Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешелек проблемалары тиздән чишеләчәк!

Кешелек проблемалары тиздән чишеләчәк!

Кешелек проблемалары тиздән чишеләчәк!

«ГУМАНИТАР ярдәм күрсәтү бәрелешләрнең төп сәбәбен юк итәргә юнәлгән, бөтенесен эченә ала торган һәм сәяси ярдәме булган планның аерылгысыз өлеше булмаса, кызганычка каршы, аның кыйммәтлеге чикләнә. Тупланган тәҗрибә, төбе-тамыры белән сәясәткә бәйләнгән проблемаларның, тик гуманитар эшчәнлек белән генә чишелмәвен дәлилләп тора» («The State of the World’s Refugees 2000»).

Гаять зур гуманитар эшчәнлеккә карамастан, кешелек проблемалары даими рәвештә үсә бара. Гуманитар эшчәнлек сәяси проблемаларны тулысынча юк итәр микән? Чынлап торып әйткәндә, булмастыр. Тагын нәрсәгә өмет багларга икән? Җавапны рәсүл Паулның Эфестәге мәсихчеләргә язган хатының башында табып була. Ул анда кешеләрнең барлык проблемаларын ничек Алла юк итәчәген аңлатып биргән. Ул хәтта, Алла хәзерге вакытта безне җәфалаган барлык проблемаларның төп сәбәпләрен юк итәргә нәрсә кулланачагын искә алып китә. Әйдәгез, Паулның Эфеслеләргә 1:3—10 дагы сүзләренә игътибар итик.

«Мәсихтә бер итеп берләштерү»

Рәсүл Паул сүзләре буенча, Алланың нияте «билгеләнгән вакыт җиткәч эшләр белән җитәкчелек итүгә» (ЯД) кагыла. Бу нәрсәне аңлата? Бу Алланың «күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү» өчен эш итүгә вакыт билгеләп куйганын аңлата (Эфеслеләргә 1:10). Әйе, Алла үзенең турыдан-туры идарә итүе астында күк һәм җирдә булганнарның барысын да элекке хәленә кире кайтарып, бердәмлеккә алып килер өчен махсус төзелешен хәрәкәткә китергән. «Барысын да бер итеп берләштерү» дигән тәгъбир Изге Язмалар галиме Дж. Х. Тейер сүзләре буенча «яңадан үзе өчен... (гөнаһ аркасында таркалган) барлык нәрсәләрне һәм җан ияләрен Гайсә Мәсихтә бер итеп берләштерүне» аңлата.

Алла таркалганны бер итеп берләштерер өчен, таркалуның сәбәбен игътибарга алган. Кешелек тарихының башлангычында безнең борынгы ата-анабыз, Адәм белән Хаува, Аллага каршы фетнәгә кушылып Шайтан Иблис артыннан киткәннәр. Алар бәйсезлекне яки үзләре өчен нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен карар итү хокукын теләгәннәр (Яшәеш 3:1—5). Алланың гаделлеге буенча, алар аның гаиләсеннән куылган булган һәм аның белән мөнәсәбәтне югалткан. Алар аркасында барлык кешелек камилсезлеккә дучар ителгән һәм аның нәтиҗәсен без бүгенге көндә дә сизәбез (Римлыларга 5:12).

Явызлык вакытлыча гына рөхсәт ителгән

Кемдер: «Алла аларга мондый эш кылырга ни өчен юл куйган соң? Нигә соң ул зур кодрәтле көчен кулланмаган һәм аларны үз ихтыярына буйсындырмаган, шулай итеп ул хәзерге вакытта без кичергән кайгы-хәсрәткә юл бирмәс иде?» — дип сорарга мөмкин. Бер караганда мондый караш дөрестер дә. Ләкин бөтен нәрсәне җимерә торган көчне куллану, чынлыкта нәрсәне аңлатыр иде? Әгәр кемдер үзенең дошманын, аны юк итәргә көче булганга гына, беренче үк каршылык чыгу белән моны эшләсә, сезгә ошар идеме? Әлбәттә, юк.

Асылда, фетнәчеләр Алланың зур кодрәтен түгел, ә аның идарә итү хокукын һәм гаделлеген шик астына куйганнар. Күтәрелгән мөһим сорауларны берьюлы бөтенләйгә чишәр өчен, Йәһвә кешеләрнең ниндидер вакыт эчендә, аның турыдан-туры катнашыннан башка яшәвен рөхсәт итә (Вәгазьче 3:1; Лүк 21:24). Билгеләнгән вакыты җиткәч, Алла җир өстеннән идарә итүне яңадан үз кулына алачак. Ул вакытта Алланың идарә итүе генә җирдә яшәүчеләрнең барысы өчен дә чын иминлек, бәхет һәм иркен тормыш китерәчәге ап-ачык билгеле булачак. Ул чакта бернинди җәберләү булмаячак (Мәдхия 71:12—14; Даниел 2:44).

«Дөнья яратылганга кадәр үк»

Йәһвә моны әллә кайчаннан бирле ниятләп куйган. Паул әйтмешли, «дөнья яратылганга кадәр үк» (Эфеслеләргә 1:4). Бу җир һәм Адәм белән Хауваны барлыкка китергәнче дигәнне аңлатмый. Фетнә күтәрелгәнгә кадәр ул дөнья «гаять яхшы» булган (Яшәеш 1:31). Алайса рәсүл Паул нинди «дөнья» турында әйткән соң? Ул — Адәм белән Хаува балаларыннан торган, йолып алырлык, камилсез гөнаһлы кешеләр дөньясы. Йәһвә, әле беренче кеше парының балалары туганга кадәр, ничек итеп йолып алынуга өметләнгән Адәм балаларын коткарырга белгән (Римлыларга 8:20).

Әлбәттә, Галәмнең иң югары Хакиме кешеләр кебек, көтелмәгән очраклар килеп чыгуын күздә тотып, алдан ук җентекле планнар кормый. Юк, Зур Кодрәтле Алла үз ниятен тормышка ашыра гына. Паул ничек Йәһвә проблеманы юк итәргә һәм бөтенләйгә кешелекне гөнаһтан азат итәргә карар иткәнен аңлатып бирә. Ул нинди тиешле чаралар күргән икән?

Кем коткарыр икән?

Паул Гайсәнең рух белән майланган шәкертләре Адәм гөнаһының нәтиҗәсен юк итүдә мөһим роль уйнавын аңлатып биргән. Паул сүзләре буенча, Йәһвә, үзенең күк Патшалыгында Гайсә Мәсих белән бергә идарә итәр өчен, «безне Мәсих аркылы сайлап алды». Аннан соң Паул Йәһвә «Гайсә Мәсих аркылы безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды» дип аңлата (Эфеслеләргә 1:4, 5). Әлбәттә, Йәһвә аларны һәрберсен аерым түгел, ә аңа тугры булган кешеләр төркеме буларак — Шайтан Иблис, шулай ук Адәм һәм Хаува аркасында кешелек кичергән зарарны Мәсих белән бергә юк итәргә — Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйган (Лүк 12:32; Евр. 2:14—18).

Шаккатырлык түгелме соң! Шайтан Аллага каршы чыгып, Алла кешеләрне кимчелек белән барлыкка китергән һәм басым яисә коткы астында булганда аларның барысы да Алланың хакимиятен танымас дип ишарә иткән (Әюп 1:7—12; 2:2—5). Йәһвә Алла искиткеч итеп «бөек мәрхәмәтен» белдереп, Адәмнең гөнаһлы кайбер балаларын үзенең рухи балалары итеп аларга ышаныч күрсәткән. Алла ул зур булмаган төркемне күккә алырга ниятләгән. Нинди максат белән? (Эфеслеләргә 1:3—6; Яхъя 14:2, 3; 1 Тессалуникәлеләргә 4:15—17; 1 Петер 1:3, 4).

Рәсүл Паул әйткәнчә, Алланың сайлап алган бу балалары күк Патшалыгында «Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булалар» (Римлыларга 8:14—17). Патшалар һәм руханилар буларак, алар кешелек гаиләсенең хәзерге кайгы-хәсрәтен һәм газап чигүләрен юк итүдә катнашачак (Ачылыш 5:10). Чыннан да, «Аллаһы тарафыннан яратылганнарның һәммәсе хәзергә кадәр... газапларны кичерә». Ләкин тиздән бу сайланган Алланың уллары Гайсә Мәсих белән бергә эшкә керешәчәк һәм барлык тыңлаучан кешеләр «фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаһы балаларының данлы азатлыгын уртаклашачак» (Римлыларга 8:18—22).

«Йолып алынабыз»

Моның барысы Алланың йолып алынырга өмет баглаган кешеләргә карата дөньядагы иң күренекле һәм иң югары чиксез мәрхәмәте — Гайсә Мәсихнең йолым корбаны — аркасында мөмкин булды. Паул: «Без, Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте»,— дип яза (Эфеслеләргә 1:7).

Гайсә Мәсих Алланың уй-ниятләрен тормышка ашырылышында төп роль уйный (Еврейләргә 2:10). Аның йолым корбаны Йәһвәгә, үзенең кануннары белән принципларына ышанычны киметмичә, Адәмнең кайбер балаларын үзенең күктәге гаиләсенә кабул итәр һәм кешелекне Адәм гөнаһы нәтиҗәсеннән азат итәр өчен хокуклы нигез булды (Маттай 20:28; 1 Тимутегә 2:6). Йәһвә үзенең дөреслеге һәм камил гаделлеге буенча эш кыла (Римлыларга 3:22—26).

Алланың «яшерен максаты»

Алла меңләгән еллар дәверендә үзенең җиргә карата уй-ниятен ничек итеп тормышка ашырачагын бер дә белдермәгән. Тик ул б.э. I гасырында гына мәсихчеләргә «Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде» (Эфеслеләргә 1:9). Паул һәм башка майланган мәсихчеләр Алланың уй-ниятен тормышка ашырылышында Гайсә Мәсих нинди мөһим роль уйнавын ап-ачык төшенгән. Шулай ук алар үзләренең махсус ролен — күк Патшалыгында Гайсәнең варисташлары булачагын — аңлый башладылар (Эфеслеләргә 3:5, 6, 8—11). Әйе, Алла Гайсә Мәсих һәм аның кардәшләренең кулындагы Патшалык хөкүмәте аша — күктә генә түгел, җирдә дә какшамас тынычлык урнаштырачак (Маттай 6:9, 10). Шул күк хөкүмәте ярдәмендә Йәһвә җир өчен, иң башта ук ниятләгән шартларны торгызачак (Исай 45:18; 65:21—23; Рәсүлләр 3:21).

Озакламый, Алла җирдән барлык җәбер-золымны һәм гаделсезлекне билгеләнгән вакытта юк итәчәк. Әмма Йәһвә җирнең төзәтү процессын чынлыкта б. э. 33 елының Уңыш бәйрәме вакытында ук башлап җибәргән дип әйтеп була. Ничек итеп? Ул шул вакыттан алып «күктә... булганнарны», Мәсих белән күктә идарә итүчеләрне җыя башлаган. Алар арасында Эфестә яшәүче мәсихчеләр дә булган (Эфеслеләргә 2:4—7). Соңыннан, безнең вакытта, Йәһвә «җирдә булганнарны» җыя башлаган (Эфеслеләргә 1:10). Алланың бөтен дөньякүләм вәгазьләү эше аркылы Гайсә Мәсих кул астындагы Патшалык хөкүмәте турында яхшы хәбәрне барлык халыклар беләчәк. Хәбәрне кабул итүчеләр хәзерге вакытта да рухи саклау һәм савыгу алып Алла тарафыннан җыела бара (Яхъя 10:16). Тиздән алар чистартылган, оҗмахка әверелгән җирдә гаделсезлектән һәм газап чигүләрдән тулысынча азат ителәчәк (2 Петер 3:13; Ачылыш 11:18).

Мохтаҗ булган кешеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә «алга таба бик зур адым ясалды» дип язылган бер отчетта («The State of the World’s Children 2000»). Ләкин алга таба иң зур адымны тиздән җирдәге эшләргә керешеп, күк Патшалыгындагы Гайсә Мәсих белән бергә идарә итүчеләр «атлаячак». Алар кайгыларның төп сәбәпләрен һәм безне җәберләгән бөтен явызлыкны юк итәчәк. Шул чакта кешелекнең барлык проблемалары бөтенләйгә чишеләчәк (Ачылыш 21:1—4).

[4 биттәге иллюстрацияләр]

Гуманитар эшләр кешелек проблемаларын чишә алмады.

[6 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең йолым корбаны Адәмнең гөнаһы аркасында интегүче кешеләрнең авырлыкларын җиңеләйтә.

[7 биттәге иллюстрация]

Бүген рухи яктан савыгырга һәм сакланырга мөмкин.

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсих Патшалыгы тиздән кешеләрнең барлык проблемаларын чишәчәк.