Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Патшаларга бирелгән күрсәтмәне тотыгыз

Патшаларга бирелгән күрсәтмәне тотыгыз

Патшаларга бирелгән күрсәтмәне тотыгыз

«Үзе өчен бу канунны күчереп язарга тиеш... ул [канун] аңарда булсын һәм ул аны тормышының һәр көнендә укысын» (ИКЕНЧЕЗАКОНЛЫК 17:18, 19).

1. Мәсихче кемгә охшарга тиеш?

СЕЗГӘ үзегезне патша яисә патша хатыны итеп күз алдына китерүе авырдыр. Тугры мәсихчеләрнең я Изге Язмалар өйрәнүчеләрнең кайсысы үзен Аллага буйсынган Давыт, Йоси, Езеки яисә Йосафат патша урынына куя ала? Ләкин ким дигәндә бер яктан без аларга охшый алабыз һәм охшарга тиешбез. Нинди яктан? Һәм ни өчен?

2, 3. Кеше арасыннан сайланачак патша турында Йәһвә нәрсәне алдан күргән һәм бу патша нәрсә эшләргә тиеш булган?

2 Алла, Муса пәйгамбәр көннәрендә, аның халкы арасында үзләренә патша сайлап куярга теләк туачагын алдан ук күргән. Бу Исраил халкына үз өсләреннән патша сайлап куярга рөхсәт иткәнче күпкә алдарак булган. Шуңа күрә ул Мусаны Канун килешүенә тиешле күрсәтмәләр язарга дәртләндергән һәм бу булачак патшалар өчен җитәкчелек булган.

3 Алла болай дип әйткән: «Син Ходай, синең Аллаң бирә торган җиргә килгәннән соң... һәм: „Минем тирә яктагы башка халыклар кебек үз өстемнән куям әле мин патша“,— дип әйткәннән соң, үз өстеңнән Ходай синең Аллаң сайлаган патшаны куй... Ул үз патшалыгының тәхетенә утыргач, ...үзе өчен бу канунны күчереп язарга тиеш... һәм бу канунның барлык сүзләрен һәм карарларын үтәргә тырышсын өчен һәм Ходайдан, үзенең Алласыннан куркырга өйрәнсен өчен ул аңарда булсын һәм ул аны тормышының һәр көнендә укысын» (Икенчезаконлык 17:14—19).

4. Патшаларга бирелгән Алланың күрсәтмәләре үз эченә нәрсәне алган?

4 Әйе, Йәһвә үз халкына сайлаган патша язмаларны үзе өчен күчереп язарга тиеш булган. Без аларны Изге Язмаларда укый алабыз. Күчереп язган язмаларны патша һәр көн, кабат-кабат укырга тиеш иде. Бу хәтерне камилләштерү түгел, бу өйрәнү һәм өстәвенә файда китерүче өйрәнү булган. Йәһвә хуплаган патшага мондый өйрәнүне нык тотарга кирәк булган һәм бу дөрес рухлы йөрәкне сакларга, аны үстерергә ярдәм иткән. Патшага шулай ук Алла тарафыннан бирелгән бу язмаларны уңышлы һәм зирәк патша булыр өчен өйрәнергә кирәк булган (4 Патшалык 22:8—13; Гыйбрәтле хикәя 1:1—4).

Патшалар кебек өйрәнегез

5. Давыт Изге Язмаларның нинди өлешләрен күчереп яза һәм укый алган һәм бу аңарда нинди хисләр тудырган?

5 Давыт Исраил патшасы булгач алда китерелгән сүзләр, сезнеңчә, аның өчен нәрсәне аңлаткан? Аңа Муса Канунын, биш китапны, (Яшәеш, Чыгыш, Левит, Саннар, Икенчезаконлык) үзенә күчереп язарга кирәк булган. Давытның үз куллары белән Канунны күчереп язганы һәм үз күзләре белән аны күргәне ничек аның акылына һәм йөрәгенә тирән тәэсир иткәне турында уйлап кына карагыз. Муса шулай ук 89 нчы һәм 90 нчы Мәдхияләрне һәм Әюп китабын язгандыр, ихтимал. Аларны да Давыт күчереп язганмы? Бәлкем шулайдыр. Аңарда Ешу, Хакимнәр һәм Рут китаплары да булган дип уйлау дөрес булыр. Шулай итеп без Давытта Изге Язмаларның шактый зур өлеше булганын күрәбез. Әйе, аңарда укырга һәм аны үзләштерергә күп материал булган. Һәм Алла Кануны турында Мәдхия 18:8—12 дә язылган Давытның сүзләре безгә ул нәкъ шулай эшләгәненә ышанырга нигез булып тора.

6. Гайсәнең Изге Язма белән үзенең борынгы бабасы кебек кызыксынганы безгә кайдан билгеле?

6 Бөегрәк Давыт, Гайсә — Давыт Улы — үзен охшаш рәвештә тоткан. Үз шәһәрендә урнашкан гыйбадәтханәгә атна саен йөрү Гайсәнең гадәтендә булган. Анда ул Изге Язмаларның укылуын һәм аңлатылуын тыңлаган. Моннан тыш, Гайсә үзе кешеләргә Алла Сүзен укыган һәм аңлаткан (Лүк 4:16—21). Аның Изге Язманы яхшы белүе ачык күренеп торган. Инҗил китапларын укыганда Гайсәнең «Изге Язмада язылган» дип әйткәнен яисә башкача итеп Язманың төрле шигырьләренә игътибарны юнәлдергәнен искә төшерегез. Мәсәлән, Маттай китабында язылган Таудагы вәгазендә Гайсә Яһүди Язмаларыннан 21 тапкыр өземтә китергән (Маттай 4:4—10; 7:29; 11:10; 21:13; 26:24, 31; Яхъя 6:31, 45; 8:17).

7. Гайсә дин җитәкчеләреннән нәрсәсе белән аерылып торган?

7 Гайсә Мәдхия 1:1—3 тә язылган сүзләр буенча эш иткән: «Бозыкларга киңәшкә бармаган... кеше бәхетле. Ходай канунында аның рәхәтлеге һәм ул көнен-төнен Аның кануны турында уйлый! ...Ни генә эшләсә дә барысы да уңышлы булыр». Ничек соң бу Гайсә көннәрендәге дин җитәкчеләренә туры килми, чөнки алар «Муса урынына» утырганнар, әмма Йәһвә Канунын санга сукмаганнар! (Маттай 23:2—4).

8. Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү яһүдләрнең дин җитәкчеләренә ни өчен файда китермәгән?

8 Ләкин кайберәүләрне Изге Язмалардагы бер шигырь аптырашта калдырырга мөмкин, чөнки ул шигырьдә Гайсә кешеләрне Изге Язмаларны өйрәнмәскә күндерә кебек тоела. Яхъя 5:39, 40 та без Гайсәнең үз замандашларының кайберләренә әйткән сүзләрен укыйбыз: «Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлек бирәләр. Әмма сез тормыш алу өчен Минем яныма килергә теләмисез». Ләкин бу сүзләр белән Гайсә аны тыңлаган яһүдләргә Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк түгел дип әйтәсе килмәгән. Дөресен генә әйткәндә, ул аларның икейөзле яисә эзлексез булуларына күрсәткән. Изге Язмалар аларны мәңгелек тормышка алып бара икәнен алар ачык итеп аңлаган, ләкин алар җентекләп тикшергән шул ук Изге Язмалар аларны шулай ук Мәсихкә, Гайсәгә дә алып барган. Ләкин алар аны Мәсих итеп кабул итәргә баш тартканнар. Алар икейөзле һәм аңларга сәләтсез булганга күрә аларның өйрәнүләре аларга файда китермәгән (Икенчезаконлык 18:15; Лүк 11:52; Яхъя 7:47, 48).

9. Рәсүлләр һәм борынгы пәйгамбәрләр нинди искиткеч үрнәк калдырган?

9 Никадәр Гайсәнең шәкертләре, шул ук исәптән рәсүлләре дә, бу дин җитәкчеләреннән аерылып торган! Алар «котылуга китерүче зирәклек бирә ала» торган Изге Язмаларны өйрәнгәннәр (2 Тимутегә 3:15). Моның белән алар «уйланган һәм җентекләп тикшергән» борынгы пәйгамбәрләргә охшаш булганнар. Ул пәйгамбәрләр бу өйрәнүләргә бер генә мәртәбә берничә айга яисә елга тулысынча бирелү җитә дип уйламаган. Рәсүл Петер алар даими тикшерүләр алып барган дип әйтә, аеруча аларны Мәсих һәм аның кешелекне коткару роле белән бәйле булган данлыклы эшләре турында мәгълүматлар кызыксындырган. Үзенең беренче хатында Петер Изге Язмаларның 10 китабыннан 34 өземтә китерә (1 Петер 1:10, 11).

10. Ни өчен безнең һәрберебезгә дә Изге Язмалар өйрәнүе белән кызыксынырга кирәк?

10 Шулай итеп борынгы Исраилдә патшаларга Алла Сүзен игътибар белән өйрәнергә дигән боеру бирелгәне ачык. Гайсә дә шул үрнәк буенча эшләгән. Бу йөкләмә шулай ук Гайсә белән күктә патшалык итәргә тиеш булган кешеләрнең өстендә дә булган (Лүк 22:28—30; Римлыларга 8:17; 2 Тимутегә 2:12; Ачылыш 5:10; 20:6). Патшаларга бирелгән күрсәтмәләрне бүген Патшалык идарәсе астында җирдәге булачак фатихаларны алырга теләгән барлык кешеләргә дә тотарга кирәк (Маттай 25:34, 46).

Патшалар өчен һәм синең өчен шөгыль

11. а) Мәсихчеләр шәхси өйрәнүләрен дәвам итмәсә, нәтиҗәсе нинди булачак? б) Без үз-үзебезгә нинди сораулар бирсәк яхшы булыр иде?

11 Һәрбер чын мәсихче Изге Язмаларны үзе шәхси өйрәнергә тиеш дип ныклы ышаныч һәм кыюлык белән әйтеп була. Бу Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганда гына эшләнә торган эш түгел. Безгә һәрберебезгә рәсүл Паул көннәрендәге кайбер кешеләр кебек булмаска нык ниятләнергә кирәк: алар вакыт узу белән үз шәхси өйрәнүләренә игътибар итмәгән. Алар «Аллаһы тәгълиматының иң беренче дәресләрен», әйтик, «Мәсих тәгълиматының иң башлангыч өлешен» белгәннәр, ләкин үз өйрәнүләрен дәвам итмәгәннәр, нәтиҗәдә «алга таба китмәгәннәр» (Еврейләргә 5:12—6:3). Шуңа күрә, без үз-үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: Алла Сүзен шәхси өйрәнү турында мин нәрсә уйлыйм? Бу мәсихче җыелышына күптән түгел генә кушылганнарга да, һәм инде берничә дистә ел җыелыш белән Аллага хезмәт иткәннәргә дә кагыла. Паул мәсихче замандашлары Алланы төгәл «танып белүдә үскәннән-үсә» баруын дәвам итсеннәр дип дога кылган. Мин дә шуны ук теләгәнемне күрсәтәмме? (Көлессәйлеләргә 1:9, 10).

12. Ни өчен Алланың Сүзенә даими ярату кирәк?

12 Изге Язмаларны өйрәнү безнең яхшы гадәтебез булсын өчен, Алла Сүзенә карата нык ярату үстерергә кирәк. Мәдхия 118:14—16 нчы шигырьләр Алла Сүзен өйрәнүдә шатлык табар өчен аны даими рәвештә һәм максатчан тирәнтен уйлау аша өйрәнергә кирәк икәненә күрсәтә. Һәм без моны ничә ел мәсихче булганыбызга карамастан башкарырга тиешбез. Бу сүзләргә Тимуте мисалы басым ясый. Бу мәсихче өлкән «Мәсих Гайсәнең яхшы сугышчысы» булып инде хезмәт итсә дә, Паул аны «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтер» өчен көченнән килгәннең барысын эшләргә өндәгән (2 Тимутегә 2:3, 15; 1 Тимутегә 4:15). Безгә дә «көчтән килгәннең барысын» эшләр өчен Изге Язмаларны даими һәм тырышып шәхси өйрәнергә кирәк.

13. а) Изге Язмаларны өйрәнер өчен ничек күбрәк вакыт табарга була? б) Өйрәнергә күбрәк вакыт булсын өчен, сез нинди үзгәрешләр ясый аласыз?

13 Изге Язмаларны даими һәм тырышып өйрәнү гадәте бездә булсын өчен, Алла Сүзен өйрәнергә аерым вакыт бүлеп куярга кирәк. Бу яктан сезнең эшләр ничек? Бу сорауга ничек кенә җавап бирмәсәгездә, шәхси өйрәнүгә күбрәк вакыт бирер өчен сездә мөмкинлек юкмы? «Ул вакытны кайдан табарга соң?» — дип сез сорарсыз. Кайберәүләр Изге Язмаларның файдалы өйрәнү вакытын тагын да арттыру өчен иртән иртәрәк торалар. Алар Изге Язмаларны 15 минут укыйлар яисә Алла Сүзенең берәр темасын өйрәнәләр. Икенче мөмкинлек — бу үзеңнең атналык тәртибеңдә кечкенә үзгәрешләр ясау. Мәсәлән, сез үзегезнең газета уку яисә кич белән телевизордан яңалыклар карау гадәтен атнаның бер көнендә үзгәртергә мөмкинлек таба алыр идегезме? Сез бу көнне Изге Язмаларны өйрәнү вакытын киңәйтер өчен куллана алыр идегез. Әгәр дә сез атнаның бер көнендә яңалыкларны карамыйча калсагыз һәм шәхси өйрәнү өчен 30 минуттан артык вакыт сарыф итсәгез, сез елына 25 сәгать өстәмә өйрәнү вакыты аласыз. Уйлап кына карагыз: Изге Язмаларның өйрәнүенә яисә укуына өстәмә 25 сәгать нинди файда китерә ала сезгә! Изге Язмаларны өйрәнергә өстәмә вакыт табар өчен тагын бер мөмкинлек — бу икенче атнадан башлап һәрбер көнегезнең ахырында көне буе нәрсә эшләгәнегезгә анализ ясау. Әгәр дә сез берәр нәрсә эшләмәскә яисә аңа игътибар итмәскә була икәнен күрсәгез, шул чакта Изге Язмаларны укыр һәм өйрәнер өчен күбрәк вакыт булачак (Эфеслеләргә 5:15, 16).

14, 15. а) Шәхси өйрәнүебездә максатлар булу ни өчен мөһим? б) Изге Язмаларны укыганда нинди максатлар куярга мөмкин?

14 Изге Язмалар өйрәнүне нәрсә җиңелрәк һәм кызыграк итә ала? Максатлар. Үзеңә ирешерлек нинди максатлар куеп була? Күп кешеләр өчен иң беренче һәм мактаулы максат — бу тулысынча Изге Язмаларны укып чыгу булган. Бәлкем, сез, хәзерге вакытта үзегез өчен файдалы итеп Изге Язмаларның кисәкләрен укып чыккансыздыр. Ә үзеңә тулысынча Изге Язмаларны укып чыгу максаты куйсаң ничек булыр иде? Иң беренче итеп син Грек Язмаларының беренче дүрт китабын укып чыгарга, ә аннан соң калган өлешен укып чыгарга максат куя аласың. Канәгатьлек кичереп файда алганнан соң сезнең чираттагы максатыгыз — Муса язган китаплардан башлап Эстер китабына кадәрге барлык тарихи китапларны укып чыгу. Моны тәмамлаганнан соң сез тулысынча Изге Язмаларны укып чыгу тормышка ашырырлык икәнен күрәсез. 65 яшендә мәсихче булган бер хатын-кыз Изге Язмалар тышлыгының эчке ягына Изге Язмаларны укый башлаган көненең һәм тәмамлаган көненең датасын куеп барган. Хәзер тышлыкның эчке ягындагы андый парлы санның исәбе 5! (Икенчезаконлык 32:45—47). Һәм Изге Язмаларны компьютер экраныннан яисә принтерда бастырылган битләрдән укуга караганда, ул Алла Сүзен кулда тотып укуны яхшырак дип таба.

15 Изге Язмаларны тулысынча укып чыккан кешеләр үзләренең даими өйрәнүләрен тагын да уңышлырак һәм баерак итәр өчен башка адымнар ясыйлар. Бу адымнарның берсе: Изге Язмаларның чираттагы китабын укыр алдыннан аның турында берәр аерым өстәмә материал уку. «Барлык Язма Алла тарафыннан һәм фатихалы» һәм «Изге Язманы аңлау» кебек китапларда Изге Язмаларның һәрбер китабы турында тарихи урыннар, китапның стиле һәм аннан нинди файда барлыгы турында искиткеч материал табып була *.

16. Изге Язмаларны өйрәнгәндә нинди үрнәккә без иярмәскә тиеш?

16 Өйрәнгән вакытта үзләрен Изге Язмаларның белгечләре дип атаган кешеләрнең үрнәгенә иярмәгез. Алар Изге Язмаларның, әйтерсең ул кеше язган китап, текстын җентекләп тикшерергә чиктән күп көч куялар. Аларның кайберләре һәрбер китап үз укучылары өчен билгеләнгән дип саныйлар яисә бу китапны язган кеше нәрсә әйтергә теләгән, нинди карашны яклаган икәнен үзләре теләгәнчә аңлаталар. Кешеләрчә мондый фикер йөртүләрнең нәтиҗәсе — Изге Язмаларны бары тик тарих китабы яисә дини фикернең үсүен һәм үзгәрүен чагылдыручы хезмәт дип карау булырга мөмкин. Изге Язмаларның башка белгечләре филология белән шөгыльләнеп, сүзләрне тикшерүгә чумалар. Алар Алла хәбәренең мөһимлегенә игътибар итү урынына, күбрәк Яһүди һәм Грек сүзләренең яисә сүзтезмәләренең барлыкка килүен җентекләп тикшерәләр. Изге Язмаларны өйрәнгәндә кулланган мондый ысуллар эшләргә дәртләндерүче көчле иманны үстерергә ярдәм итәме? (1 Тессалуникәлеләргә 2:13).

17. Изге Язмалар барлык кешеләр өчен язылган дип уйларга бездә нинди нигезләр бар?

17 Белгечләр ясаган нәтиҗәләр белән ризалашып буламы соң? Изге Язмаларның һәрбер китабының бер генә төп фикере бар һәм һәрбер китабы бары тик махсус кеше төркемнәре өчен генә билгеләнгән дип санау дөресме? (1 Көринтлеләргә 1:19—21). Алла Сүзе китапларында кешеләрнең яшенә дә, эшенә дә һәм яшәгән җиренә дә карамастан үзгәрмәс кыйммәтлек бар. Аның берәр китабы язылганда берәр кешегә, мәсәлән Титуска я Тимутегә дип яисә берәр шәһәрдә мәсәлән Гәләтия я Филиппуйдагы яшәүчеләргә дип аталган булса да, безнең барыбызга да бу китапларны уку файдалы булыр иде һәм без аларны хәтта өйрәнергә дә тиешбез. Алар безнең һәрберебезгә бик мөһим. Моннан тыш, Изге Язмаларның аерым китабында бер генә түгел, ә берничә тема булырга мөмкин һәм алар төрле кешеләргә файдалы була ала. Әйе, Изге Язмалар барлык кешеләр өчен язылган, шуңа күрә ни өчен ул җир шарының барлык телләренә диярлек тәрҗемә ителгәне безгә аңлашыла (Римлыларга 15:4).

Сезнең өчен һәм башкалар өчен файда

18. Изге Язмаларны укыганда безгә нәрсә турында уйлау файдалы?

18 Изге Язмаларны өйрәнгәндә аны аңларга һәм аның детальләре арасындагы бәйләнешне дөрес ачыкларга сезнең тырышуыгызның ни дәрәҗәдә файдалы икәнен күрәчәксез (Гыйбрәтле хикәя 2:3—5; 4:7). Йәһвәнең үз Сүзендә ачканы аның нияте белән якын бәйләнештә. Укыган вакытта бирелгән киңәшләр һәм Изге Язмаларның вакыйгалары аның нияте белән ничек бәйле икәненә игътибар итегез. Бу вакыйга, фикер яисә пәйгамбәрлек Йәһвә ниятенә ничек кагылганы турында тирәнтен уйланыгыз. Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: бу миңа Йәһвә турында нәрсә әйтә? Ничек бу Алланың Патшалык аша башкарыла торган нияте белән бәйле? Сез шулай ук: ничек мин бу белемнәрне куллана алам? Мин моны өйрәткән вакытта яисә башкаларга Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш биргәндә куллана аламмы? — дигән сораулар турында уйлый аласыз (Ешуа 1:8).

19. Өйрәнгән әйберләрне башкаларга сөйләгәндә кем файда ала? Аңлатыгыз.

19 Башка кешеләр турында уйлау тагын бер сәбәп буенча файдалы. Изге Язмаларны укыганда һәм өйрәнгәндә сез яңа әйберләр беләчәксез һәм үзегез өчен нәрсәнедер яңаны ачачаксыз. Аларны үз гаилә әгъзалары яисә башка кешеләр белән сөйләшкәндә кулланырга тырышыгыз. Әгәр дә сез моны уңайлы вакытта һәм ипләп кенә эшлисез икән, шул чакта мондый сөйләшүләр, һичшиксез, уңышлы булачак. Өйрәнгән әйберләрне яисә сез кызык дип тапкан үзенчәлекләрне эчкерсез һәм дәртле итеп сөйләп бирү башкаларга көчлерәк тәэсир итәчәк. Моннан тыш, бу сезнең үзегезгә файда китерәчәк. Ни өчен? Чөнки экспертлар болай дип билгели: әгәр дә кеше үзе әле генә өйрәнгәнне һәм укыганны башкаларга сөйләгәндә кулланса яисә кабатласа аны истә озак тотачак *.

20. Изге Язмаларны кабат уку ни өчен файда китерә?

20 Изге Язмаларның китапларын яңадан укыган чакта сез һәрчак үзегез өчен яңа булганны табачаксыз. Элек укыган һәм сез игътибар итмәгән өзекләр сезгә тагын да ныграк тәэсир итәчәк. Бу өземтәдә сезнең өчен яңа булганның икенче ягы ачылачак. Моның барысы да Изге Язмалар кеше язган әдәбият түгел, ә сезнең өчен билгеләнгән хәзинә икәненә басым ясый. Изге Язмаларны кабат-кабат өйрәнергә кирәк һәм һәрчак нәрсәдер яңаны табып була. Патшаларга, мәсәлән Давытка, Алла Сүзен «тормышының һәр көнендә укырга» дигән боеру бирелгәнен исегездә тотыгыз.

21. Алла Сүзен өйрәнүне дәвам итсәгез, сезне нинди фатихалар көтә?

21 Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнер өчен вакыт бүлеп куйган кешеләр зур файда алалар. Алар рухи энҗеләр табалар һәм ниндидер якларын тирәнрәк аңлый башлыйлар. Алла белән аларның мөнәсәбәте тагын да ныграк һәм якынрак була. Алар шулай ук гаилә әгъзалары, җыелыштагы кардәшләр һәм Йәһәвәгә әле хезмәт итә башламаган кешеләр өчен тагын да кыйммәтлерәк кеше булалар (Римлыларга 10:9—14; 1 Тимутегә 4:16).

[Искәрмәләр]

^ 15 абз. Бу китаплар Йәһвә Шаһитләре тарафыннан күп телләрдә бастырылган.

^ 19 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1993 ел 15 август санының 13, 14 нче битләрен карагыз.

Сез исегезгә төшерә аласызмы?

• Исраил патшалары нәрсә эшләргә тиеш булган?

• Гайсә һәм аның рәсүлләре Изге Язмалар өйрәнүдә нинди үрнәк калдырган?

• Шәхси өйрәнүебез өчен күбрәк вакыт бүлеп куяр өчен нинди үзгәрешләр ясарга мөмкин?

• Алла Сүзен өйрәнүдә нинди ысуллар кулланырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 нче биттәге рамка]

Кулда тотарга

«Әгәр дә безгә Изге Язмалар буенча берәр мәгълүмат кирәк икән, моның өчен иң яхшы корал — бу Интернет. Ләкин без Изге Язмаларны укырга, өйрәнергә, аның турында уйларга, аңарда булганны күз алдына китерергә телибез икән, шул чакта ул безнең кулыбызда булырга тиеш, чөнки шулай гына ул безнең акылыбызга һәм йөрәгебезгә ятачак» (Гертруд Химмельфарб, отставкадагы Нью-Йорк штатының Сити университетында эшләгән атаклы профессор).