Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар хакыйкатьтә йөрүләрен дәвам итәләр

Алар хакыйкатьтә йөрүләрен дәвам итәләр

Алар хакыйкатьтә йөрүләрен дәвам итәләр

«Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр» (3 ЯХЪЯ 4).

1. «Яхшы хәбәр хакыйкате» кемдә һәм нәрсәдә тупланган?

ЙӘҺВӘ аңа «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кылучы кешеләрне генә хуплый (Яхъя 4:24). Алар Алла Сүзенә нигезләнгән мәсихчеләрнең тәгълиматларын тулысынча кабул итеп хакыйкатькә буйсыналар. Бу «Яхшы хәбәр хакыйкате» Гайсә Мәсихтә һәм Йәһвә хакимлеген Патшалык ярдәмендә аклауда тупланган (Гәләтиялеләргә 2:14). Алла «зур ялгышуга» ялганны яхшырак дип күргән кешеләргә тәэсир итәргә рөхсәт итсә дә, һәрбер кешенең коткарылуы аның яхшы хәбәргә иман итүенә һәм хакыйкатьтә йөрүенә бәйле (2 Тессалуникәлеләргә 2:9—12; Эфеслеләргә 1:13, 14).

2. Рәсүл Яхъя нәрсә өчен аеруча рәхмәтле булган һәм Гәй белән аларның мөнәсәбәтләре нинди булган?

2 Патшалык вәгазьләүчеләре — бу «хакыйкатьтә хезмәттәшләр» (ЯД). Рәсүл Яхъя һәм аның дусты Гәй кебек, алар хакыйкатьтә нык торалар һәм «хакыйкатьтә йөриләр». Гәй турында Яхъя: «Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр»,— дип язган (3 Яхъя 3—8). Яхъя үзе Гәйне хакыйкатькә өйрәтмәсә дә аның яше, мәсихче буларак тәҗрибәсе һәм әти кешегә хас булган яратуы, күрәсең, үзеннән яшьрәк булган Гәйгә, үз рухи баласына кебек, карарга рөхсәт иткән.

Хакыйкать һәм мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы

3. Беренче мәсихчеләр очрашуларга нәрсә өчен җыелган һәм алар нинди файда алган?

3 Хакыйкать белән танышуны дәвам итәр өчен беренче мәсихчеләр җыелышларда очрашканнар һәм аларның очрашулары еш шәхси йортларда үткән (Римлыларга 16:3—5). Шулай итеп алар бер-берсенең рухын күтәргәннәр һәм «мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндергәннәр» (Еврейләргә 10:24, 25). Үзләрен мәсихче дип санаган кешеләр турында Тертуллиан (б. э. 155—220 еллары) соңрак болай дип язган: «Без Алла Язмасын укырга бергә җыелабыз... Бу изге сүзләр белән без үз иманыбызны тукландырабыз, өметебезне өстен итәбез, без үз ышанычыбызны ныгытабыз»,— дип язган («Apology», 39 нчы бүлек)

4. Мәсихчеләр очрашуында җырлау нинди роль уйнаган һәм хәзер нинди роль уйный?

4 Беренче мәсихчеләр очрашуында җырлар җырлау гадәттә булгандыр (Эфеслеләргә 5:19; Көлессәйлеләргә 3:16). Профессор Генри Чадвик II гасырда яшәгән тәнкыйтьче Цельс үзләрен христианнар дип санаган кешеләрнең җырларын, күрәсең, «шул хәтле матур» дип тапкан ки, хәтта җырларның «хискә нык тәэсир итүләре аның ачуын чыгарган» дип яза. Шулай ук бу профессор болай дип өсти: «Климент Александрийский, христиан язучыларының беренчесе булып, христианнарга музыканың нинди төрен кулланырга ярый дигән темага әңгәмә алып барган. Ул христианнар музыкасының төре эротик биюләрнең музыкасына охшаш булмаска тиеш дип күрсәтмә биргән» («The Early Church», 274—275 нче битләр). Беренче мәсихчеләр бергә җыелышканда җырлар җырлаган кебек, шулай ук Йәһвә Шаһитләре дә Изге Язмаларга нигезләнгән җырлар һәм шул исәптән, Алла белән аның Патшалыгын мактаучы мәдхияләр җырлыйлар.

5. а) Беренче мәсихчеләр җыелышында рухи җитәкчелек ничек бирелгән? б) Гайсәнең Маттай 23:8, 9 да язылган сүзләрен чын мәсихчеләр ничек кулланган?

5 Беренче мәсихчеләр җыелышында өлкәннәр хакыйкатькә өйрәткән, ә хезмәттәш ярдәмчеләр имандашларына төрле яклардан булышлык күрсәткән (Филиппуйлыларга 1:1). Алла Сүзенә һәм Йәһвәнең изге рухына таянып Җитәкчелек советы рухи җитәкчелек белән тәэмин иткән (Рәсүлләр 15:6, 23—31). Мәсихчеләр арасында дин титуллары кулланылмаган, чөнки Гайсә үз шәкертләренә: «Ә сезне „остаз“ дип атамасыннар, чөнки сезнең тик бер Остазыгыз бар һәм сез бер-берегезгә туганнар. Җирдә „ата“ дип беркемне дә атамагыз — сезнең тик бер Күктәге Атагыз бар»,— дип әйткән булган (Маттай 23:8, 9). Беренче мәсихчеләр белән Йәһвә Шаһитләре арасында бу һәм башка күп уртак яклар бар.

Хакыйкать вәгазьләгән өчен эзәрлекләнү

6, 7. Тынычлыкка өндәгән хәбәр игълан итсәләр дә, чын мәсихчеләргә ничек мөгамәлә итәләр?

6 Беренче мәсихчеләр игълан иткән Патшалык хәбәре тынычлыкка өндәсә дә аларны, Гайсә Мәсихне кебек, эзәрлекләгәннәр (Яхъя 15:20; 17:14). Тарихчы Джон фон Мосхайм беренче гасыр мәсихчеләрен «хөкүмәтнең иминлегенә карата дошманлык хисен беркайчан уйларында да тотмаган зыянсыз һәм имин кешеләр төркеме» дип сурәтләгән. Аның сүзләре буенча, «мәсихчеләрнең гыйбадәт кылулары гади булганга күрә, ул римлыларның ачуларын чыгарган: аларда [мәсихчеләрдә] башка халыкларда булган изге ритуаллар булмаган». Мосхайм тагын болай дип өсти: «Аларда корбан китерү, гыйбадәтханәләр, сурәтләр, жрецлар яисә руханилар җәмгыяте булмаган; һәм болар барысы белемсез күпчелеккә аларны гаепләр өчен җитәрлек булган, чөнки бу кешеләр өстә китерелгән ритуалларсыз дин — дин түгел дип санаганнар. Шулай итеп мәсихчеләргә атеистларга кебек караганнар, ә Рим кануннары буенча атеистлар җәмгыятькә зарар китерүчеләр итеп саналган».

7 Потларга табыну исәбенә яшәгән руханилар, һөнәрчеләр һәм башка кешеләр, потларга табыну йолаларында катнашмаган мәсихчеләргә каршы гади халыкны күтәргән (Рәсүлләр 19:23—40; 1 Көринтлеләргә 10:14). Тертуллиан болай дип язган: «Алар мәсихчеләрне һәрбер җәмгыять бәласенең, халыкның һәрбер уңышсызлыгының сәбәпчеләре дип санаган. Әгәр дә Тибр [елга] стеналарга кадәр күтәрелсә, Нилның ташуы басуларны каплар өчен җитмәсә, күктән яңгыр яумаса, җир тетрәү булса, әгәр дә ачлык, әгәр дә чирләр: „Мәсихчеләрне юлбарысларга!“ — дип кычкырган тавыш ишетелгән». Нинди генә эзәрлекләүләр кичерергә туры килсә дә, мәсихчеләр үзләрен «потлардан саклыйлар» (1 Яхъя 5:21).

Хакыйкать һәм дини бәйрәмнәр

8. Ни өчен хакыйкатьтә йөрүчеләр Раштуаны бәйрәм итмиләр?

8 Хакыйкатьтә йөргән кешеләр Изге Язмаларга нигезләнмәгән бәйрәмнәрне үткәрмиләр, чөнки «яктылык белән караңгылыкның» уртаклыгы юк (2 Көринтлеләргә 6:14—18). Мәсәлән, алар 25 декабрьдә яисә 7 гыйнварда Раштуа бәйрәмен үткәрмиләр. «Беркем дә Мәсихнең туган көнен төгәл белми»,— дип таный бер энциклопедия («The World Book Encyclopedia»). Ә икенчесендә: «Мәсихчеләр дине германия һәм славян халыклары арасында таралгач, Раштуа бәйрәме алардагы кояшның кышкы торгынлыгы бәйрәме белән берләшкән»,— дип әйтелә («Энциклопедический словарь русского библиографического института Гранат»). Тагын бер китапта: «Раштуа бәйрәмен Алла оештырмаган, ул, шулай ук, Я[ңа] В[асыятьтә] [Инҗилдә] дә юк»,— дип әйтелә («M’Clintock and Strong’s Cyclopædia»). Һәм «Гайсә Мәсих заманындагы көндәлек тормыш» («Daily Life in the Time of Jesus») дигән китапта болай дип билгеләнә: «[Исраилдә] кышка сарык көтүләрен... кышлау урынына япканнар, һәм бу факт бер үзе генә дә Раштуа бәйрәм иткән көн кыш көне була алмый икәнен күрсәтә, чөнки Инҗилдә [Гайсә туган вакытта] көтүчеләр кырда булган дип әйтелә» (Лүк 2:8—11).

9. Ни өчен беренче мәсихчеләр һәм Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре дә Пасханы бәйрәм итми?

9 Христиан чиркәүләре үткәргән Пасха Гайсәнең терелеп торган көнен бәйрәм итү дип санала, ләкин ышанычлы чыганаклар бу бәйрәм ялган диннәрдән килгән дип күрсәтә. Бер сүзлектә: «[Пасха] иң башта тевтоннарның яктылык һәм яз алиһәсенә багышланган язгы бәйрәм булган һәм ул англо-саксониянең Эастра [яисә Эостра] исеме белән билгеле булган»,— дип әйтелә («The Westminster Dictionary of the Bible»). Һәрхәлдә, Британия энциклопедиясендә әйтелгәнчә: «Яңа Васыятьтә [Инҗилдә] Мәсихнең үлемнән терелүен бәйрәм итүгә карата бер нәрсә дә күрсәтелми» («Encyclopædia Britannica», 11 нче редакция). Беренче мәсихчеләр Пасханы бәйрәм итмәгән һәм Йәһвә Шаһитләре дә бу бәйрәмне үткәрми.

10. Гайсә нинди бәйрәм оештырган һәм кем аны тиешенчә билгеләп үтә?

10 Гайсә үз шәкертләренә аның туган көнен яисә терелтелгән көнен бәйрәм итәргә кушмаган, ул үзенең корбан үлемен искә алу Кичәсен үткәрергә кушкан (Римлыларга 5:8). Чыннан да, бу Гайсә үз шәкертләренә үткәрергә кушкан бердәнбер бәйрәм (Лүк 22:19, 20). Елына бер тапкыр була торган бу вакыйганы Йәһвә Шаһитләре һәр ел саен билгеләп үтәләр (1 Көринтлеләргә 11:20—26).

Хакыйкать бөтен дөнья буенча игълан ителә

11, 12. Хакыйкатьтә йөрүчеләр үз вәгазь эшләренә һәрчакта да ничек булышлык күрсәткән?

11 Хакыйкатьне белгән кешеләр үз вакытларын, көчләрен һәм башка мөмкинлекләрен яхшы хәбәр вәгазьләү эшенә сарыф итү алар өчен бик зур хөрмәт дип саныйлар (Марк 13:10). Беренче мәсихчеләрнең вәгазьләү эше иганәләр ярдәмендә үткәрелгән (2 Көринтлеләргә 8:12; 9:7). Тертуллиан болай дип язган: «Бездә акча салу өчен тартма булса да, ул, динне сәүдә карамагына тулысынча биргәндәй, мактаулы исем өчен бирелгән акчалардан җыелмый. Безнең тартмага һәрбер кеше айның беренче көнендә яисә үзе теләгән вакытта, һәм ул моны әгәр дә мөмкинлеге һәм теләге булса аз гына акча китерә; беркем дә мәҗбүр итми, һәрбер кеше үз теләге буенча китерә» («Apology», 39 нчы бүлек).

12 Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөнья буенча вәгазь эше шулай ук ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла. Йәһвә Шаһитләреннән башка кызыксынган рәхмәтле кешеләр дә, бу эшкә булышлык күрсәтә, һәм алар иганәләр бирүне үзләре өчен хөрмәт дип саныйлар. Бу яктан да Йәһвә Шаһитләре белән беренче мәсихчеләр арасында уртаклык күренә.

Хакыйкать һәм шәхси тәртип

13. Йәһвә Шаһитләре Петернең тәртипкә кагылышлы нинди киңәшенә игътибар итәләр?

13 Хакыйкатьтә йөрүче буларак беренче мәсихчеләр рәсүл Петер сүзләренә буйсынганнар: «Мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк көндә Аны данласыннар өчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз» (1 Петер 2:12). Йәһвә Шаһитләре бу сүзләргә бик җитди карыйлар.

14. Мәсихчеләрдә әхлаксыз күңел ачуларга нинди караш?

14 Мөртәтлек тарала башлагач та, номиналь христианнар әхлаксыз тәртиптән читтә торганнар. Чиркәү тарихының профессоры В. Д. Киллен болай дип язган: «II һәм III гасырларда һәрбер зур шәһәрдә кешеләр театрлар белән бик нык мавыккан. Актерлар күбесенчә әхлакый яктан бик түбән булган һәм аларның тамашалары ул заман өчен хас булган җенси теләккә бирелүне канәгатьләндерергә юнәлдерелгән булган. [...] ...Барлык чын мәсихчеләр театрга җирәнеп караган. ...Аның шапшаклылыгы аларны чиркандырган, ә бертуктаусыз үз мәҗүси илаһиларына һәм алиһәләренә мөрәҗәгать итү аларның дингә ышануларын хурлаган» («The Ancient Church», 318—319 нчы битләр). Гайсәнең бүгенге шәкертләре дә шапшак һәм рухилыкка зыян китерә торган күңел ачулардан качалар (Эфеслеләргә 5:3—5).

Хакыйкать һәм «хакимлек итүче җитәкчеләр»

15, 16. Кем ул «хакимлек итүче җитәкчеләр» һәм хакыйкать юлы буенча йөргәннәр ничек аларга мөгамәлә итә?

15 Беренче мәсихчеләрнең искиткеч тәртипләренә карамастан, Рим императорларының күпчелеге алар турында дөрес фикер йөртмәгән. Э. Дж. Харди дигән тарихчы әйтүе буенча, императорлар мәсихчеләргә «ниндидер җирәнгеч фанатикларга» кебек караган. Вифиния хакимчесе Кече Плиний белән Траян императорының үзара язышкан хатлары күрсәтә: җитәкче даирәләрдә, гомумән алганда, мәсихчеләр турында дөрес күзаллау булмаган. Ә мәсихчеләрнең Дәүләткә карата карашлары нинди?

16 Гайсәнең беренче шәкертләре кебек Йәһвә Шаһитләре дә дәүләтнең «хакимлек итүче җитәкчеләренә» чагыштырмача гына буйсыналар (Римлыларга 13:1—7). Әгәр дә кешеләр таләп иткәне Алла ихтыярына каршы килсә алар: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дигән карашны тоталар (Рәсүлләр 5:29). Бер китапта болай дип әйтелә: «Мәсихчеләр императорга табынуда катнашмасалар да, алар аңа каршы фетнәгә чакырмаганнар, ә аларның диннәре аерылып торса да, һәм кайвакыт, мәҗүсиләр карашы буенча, яраксыз тоелса да, империя өчен куркыныч булмаган» («After Jesus—The Triumph of Christianity»).

17. а) Беренче мәсихчеләр нинди хөкүмәтне яклаган? б) Мәсихнең чын шәкертләре Исай 2:4 тә әйтелгән сүзләрне үз тормышларында ничек куллана?

17 Беренче мәсихчеләр Алла Патшалыгын хуплаучылар булган; ыруг башлыклары Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб та вәгъдә ителгән «төзүчесе Аллаһы булган» «шәһәргә» ышаныч белдергәннәр (Еврейләргә 11:8—10). Үзләренең Остазлары кебек Гайсә шәкертләре «дөньядан түгел» (Яхъя 17:14—16). Ә кешеләр алып барган сугышларда һәм конфликтларда алар катнашмаган, чөнки «кылычларын яңадан чүкеп сабаннар ясаганнар» (Исай 2:4). Кызык чагыштыру үткәреп чиркәү тарихы буенча лектор Джеффри Натталл мондый комментарий бирә: «Ничек кенә моны танырга авыр булмаса да, әмма беренче мәсихчеләрнең сугышларга карата карашы үзләрен Йәһвә Шаһитләре дип атаган кешеләрнең карашына бик охшаган».

18. Ни өчен бернинди хөкүмәтнең Йәһвә Шаһитләреннән куркыр өчен сәбәпләре юк?

18 Битарафлык саклаган һәм «хакимлек итүче җитәкчеләргә» буйсынган беренче мәсихчеләр бернинди сәяси система өчен дә куркыныч булмаган. Нәкъ шуны ук Йәһвә Шаһитләре турында да әйтеп була. «Йәһвә Шаһитләре сәяси режим өчен куркыныч дип кеше фикере белән исәпләшмәүчән һәм бик шикле кешеләр генә саный ала,— дип язган Төньяк Америкадагы бер басманың баш мәкаләсе авторы.— Дәүләт өчен бу иң имин һәм тынычлык яратучы дин оешмасы». Йәһвә Шаһитләре турында белгән хакимият кешеләре алардан куркыр өчен сәбәпләр юк икәнен беләләр.

19. Салымнар буенча беренче мәсихчеләр һәм Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйтеп була?

19 Беренче мәсихчеләрнең «хакимлек итүче җитәкчеләргә» хөрмәт күрсәтүенең бер чарасы — бу салымнар түләү. Рим императоры Антонину Пиюга (б. э. 138—161 еллары) хат язганда Юстин Җәфаланучы мәсихчеләр үз салымнарын «башка кешеләргә караганда теләбрәк» түлиләр дип таный («First Apology», 17 нче бүлек). Ә Тертуллиан Рим җитәкчеләренә аларның салым җыючылары вөҗдан белән салымнарны түләгән өчен «мәсихчеләргә рәхмәт белдерергә» тиешләр дип әйткән («Apology», 42 нче бүлек). Мәсихчеләр Pax Romana, яисә Рим тынычлыгыннан файда күргәннәр: кануннар һәм тәртип, яхшы юллар һәм диңгезләр буенча чагыштырмача имин сәяхәт итү. Җәмгыять алдындагы үз бурычларын танып, алар Гайсәнең: «Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дип әйткән сүзләренә игътибар иткәннәр (Марк 12:17). Бүген Йәһвә халкы бу киңәш буенча үз тормышын алып бара һәм аларны, мәсәлән, салымнар түләүдә намуслы булган өчен бик мактыйлар (Еврейләргә 13:18).

Хакыйкать — ул берләштерүче бәйләнешләр

20, 21. Беренче мәсихчеләр алар тыныч кардәшлек икәнен ничек күрсәткән һәм ничек моны Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре күрсәтә?

20 Беренче мәсихчеләр хакыйкатьтә йөргәнгә күрә аларны тыныч кардәшлекнең бәйләнешләре берләштергән булган. Нәкъ шуны ук Йәһвә Шаһитләре турында да әйтеп була (Рәсүлләр 10:34, 35). «Московское время» дигән газетада мондый эчтәлектәге хат бастырылган булган: «[Йәһвә Шаһитләре] бик күркәм, игелекле һәм юаш халык буларак яхшы билгеле, алар белән бергә эш итү бик җиңел, алар башка кешеләргә басым ясамыйлар һәм һәркайсы дин кешеләре белән тыныч мөнәсәбәтләр сакларга тырышалар... Алар арасында ришвәтчеләр, эчкечеләр яисә наркоманнар юк һәм бу бик гади аңлатыла: алар Изге Язмаларга нигезләнгән карашлар буенча үз эшләрен һәм әйткән сүзләрен алып барырга тырышалар. Әгәр дә дөньядагы бар халык Йәһвә Шаһитләре кебек Изге Язмалар буенча аз гына булса да яшәргә тырышса, безнең мәрхәмәтсез дөньябыз бик нык үзгәрер иде».

21 Бер энциклопедиядә болай диелә: «[Мәсихчеләрнең] беренче җыелышлары үз-үзләрен бердәм яңа «кешелек» дип санаган һәм аларда башта дошман булган яһүди һәм мәҗүси кешеләре хәзер бер-берсе белән тыныч кына яшәгән» («Encyclopedia of Early Christianity»). Йәһвә Шаһитләре дә тынычлык яратучы халыкара кардәшлек. Алар чыннан да яңа дөнья җәмгыяте (Эфеслеләргә 2:11—18; 1 Петер 5:9; 2 Петер 3:13). Претория шәһәренең (Көньяк Африка республикасы) «Шоу-Граунд» комплексындагы конгресска бар милләтләрдән Йәһвә Шаһитләре җыелган. Бу комплексның сакчылар офицеры Йәһвә Шаһитләрен берникадәр вакыт күзәткәннән соң болай дип әйткән: «Барысы да хөрмәтле иде, кешеләр бер-берсе белән дусларча сөйләштеләр. Һәм берничә көн рәттән монда булганнарның барысы да, оешмагызның әгъзалары искиткеч кешеләр һәм алар бер бәхетле гаилә булып яши икәнен күрсәтә».

Хакыйкатькә өйрәткән өчен фатиха алалар

22. Мәсихчеләр хакыйкатьне ачыктан-ачык белдергәнгә күрә, без нәрсә күрәбез?

22 Паул һәм башка мәсихчеләр үз тәртипләре һәм вәгазьләү эшләре белән «хакыйкатьне ачыктан-ачык белдергәннәр» (2 Көринтлеләргә 4:2). Йәһвә Шаһитләре дә шул ук эшне башкара һәм барлык халыкларны хакыйкатькә өйрәтә икәне белән сез ризамы? Бөтен җир шары буенча кешеләр Аллага хакыйкатьтә гыйбадәт кыла башлыйлар һәм «Йәһвә йортының тавына» менүчеләр саны һәр ел саен үсә (Исай 2:2, 3, АМТ). Аллага багышланып меңләгән кешеләр һәр ел суга чуму йоласын үтәләр һәм нәтиҗәдә, күп яңа җыелышлар барлыкка килә.

23. Барлык халыкларны хакыйкатькә өйрәткән кешеләргә карата сездә нинди караш?

23 Йәһвә Шаһитләре күп төрле милләт кешеләр булсалар да, алар чын гыйбадәт кылуда берләштерелгән. Аларның күрсәткән мәхәббәтләре — алар Гайсә шәкертләре икәнен күрсәтә (Яхъя 13:35). «Алла чыннан да алар арасында» икәнен сез күрәсезме? (1 Көринтлеләргә 14:25, ЯД). Барлык халыкларны хакыйкатькә өйрәткән кешеләр ягына сез бастыгызмы? Әгәр дә баскансыз икән, һәрчакта хакыйкать өчен рәхмәтләрегезне белдерегез. Сезнең хакыйкатьтә мәңге йөрү бүләген алуыгызны телибез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гыйбадәт кылу ягыннан беренче мәсихчеләр һәм Йәһвә Шаһитләре арасында нинди уртаклык бар?

• Хакыйкатьтә йөрүчеләр нинди бер дини бәйрәмне генә үткәрәләр?

• Кемнәр ул «хакимлек итүче җитәкчеләр» һәм мәсихчеләр аларга карата ничек мөгамәлә итә?

• Ничек хакыйкать берләштерү бәйләнеше була ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләрнең җыелышлары хакыйкатьтә йөрүчеләр өчен һәрчакта да фатиха булган.

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Аның корбан үлеменең искә алу Кичәсен үткәрергә дип Гайсә үз шәкертләренә боеру биргән.

[20 биттәге иллюстрация]

Беренче мәсихчеләр кебек Йәһвә Шаһитләре дә «хакимлек итүче җитәкчеләргә» хөрмәт күрсәтәләр.