«Аллаһының бөек эшләре» белән дәртләнелгән
«Аллаһының бөек эшләре» белән дәртләнелгән
«Аллаһының бөек эшләре хакында аларның безнең телләрдә сөйләүләрен ишетәбез!» (РӘСҮЛЛӘР 2:11).
1, 2. Безнең эраның 33 елының Уңыш бәйрәмендә, Иерусалимда нинди искиткеч вакыйга булган?
БЕЗНЕҢ эраның 33 елының язгы бер иртәсендә, Гайсә Мәсих шәкертләре Иерусалимдагы шәхси бер йортта җыелган. Ир-атлар һәм хатын-кызлардан торган бу төркем белән ниндидер искиткеч хәл булган. «Күктән кинәт көчле җил искән кебек тавыш ишетелде һәм шул тавыш алар булган йортны тутырды. Иман итүчеләр арасында ялкын телләре кебек телләр күренде... Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башладылар» (Рәсүлләр 2:2—4, 15).
2 Ә өй каршында башка кешеләрнең зур төркеме җыелган булган. Алар арасында Иерусалимга Уңыш бәйрәмен үткәрер өчен килгән чит илләрдә туган «диндар яһүдләр» булган. Гайсә Мәсих шәкертләре «Аллаһының бөек эшләре хакында» аларның үз туган телләрендә сөйләүләрен ишетеп, алар шаккаткан. Шәкертләрнең барысы да гәлиләялеләр булганга күрә ничек моны аңлатырга? (Рәсүлләр 2:5—8, 11).
3. Уңыш бәйрәменә җыелган кешеләргә Петер нәрсә хәбәр иткән?
3 Бу гәлиләялеләрнең берсе рәсүл Петер булган. Ул явыз кешеләр Гайсә Мәсихне берничә атна элек җәзалап үтерделәр Рәсүлләр 2:22—24, 32, 33, 38). «Аллаһының бөек эшләре хакында» ишеткән кешеләр нәрсә эшләгән соң? Һәм ничек бу вакыйга Йәһвәгә безнең хезмәтебезне бәяләргә ярдәм итә ала?
дип сөйләгән. Ләкин Алла үз Улын үлемнән терелткән. Шуннан соң Гайсә, үз шәкертләренең күбесенә, шул ук исәптән Петергә һәм башка монда булган кешеләргә күренгән. Ун көн алдарак Гайсә күккә күтәрелгән булган. Ул үзе үз шәкертләренә изге рух биргән. Уңыш бәйрәмен үткәрергә җыелган кешеләр өчен моның берәр әһәмияте булганмы? Әлбәттә. Гайсәнең үлеме аларга гөнаһлардан кичерү алырга һәм Гайсәгә иман итсәләр «Аллаһының бүләген — Изге Рухны кабул итәргә» юл ачкан (Эшләргә дәртләндерелгән!
4. Безнең эраның 33 елының Уңыш бәйрәмендә Җаил пәйгамбәрнең нинди сүзләре үтәлгән?
4 Изге рухны алганнан соң Иерусалимдагы шәкертләр, өй алдында җыелган кешеләрдән башлап, башкаларга коткару турындагы яхшы хәбәрне ашыгыч рәвештә сөйли башлаганнар. Аларның вәгазьләре белән искиткеч пәйгамбәрлек үтәлгән. Аны сигез гасыр элек Вафуил улы Җаил әйткән булган: «Үз Рухымны һәркайсы бәндәгә коярмын һәм сезнең улларыгыз белән кызларыгыз пәйгамбәрлек итәрләр. Картларыгыз төшләр күрер һәм яшь егетләрегез күренешләр күрер. Һәм шул көннәрдә үз ир-ат колларым белән хатын-кыз колларыма Үз Рухымны шулай ук коярмын... Ходайның бөек һәм куркыныч көне килер алдыннан» (Җаил 1:1; 2:28, 29, 31; Рәсүлләр 2:17, 18, 20).
5. Беренче гасыр мәсихчеләре нинди мәгънәдә пәйгамбәрлек итәргә тиеш булганнар? (Искәрмәне карагыз.)
5 Бу сүзләр Алла Давыт, Җаил, Дебора кебек пәйгамбәрләрне гасырлар дәвамына билгеләгән һәм алар аша булачак вакыйгаларны әйтер өчен аларны куллана дигәнне аңлатамы? Юк. Алланың рухы мәсихче «уллар белән кызларны» һәм «ир-ат коллар белән хатын-кыз колларны» Йәһвә эшләгән һәм эшләячәк «бөек эшләрне» игълан итәргә дәртләндерә һәм бу мәгънәдә алар пәйгамбәрлек итәчәк. Алар Иң Югарының исеменнән сөйләрләр иде *. Өй алдында җыелган халык моңа ничек үз мөнәсәбәтен күрсәткән? (Еврейләргә 1:1, 2).
6. Петернең сүзләрен тыңлаучы кешеләрнең күбесе нәрсә эшләргә дәртләнелгән булган?
6 Җыелган кешеләрнең күпләре Петернең сүзләрен ишеткәннән соң эшләргә дәртләнәләр. Һәм Петернең «сүзләрен кабул итүчеләр чумдырылдылар, һәм ул көнне иман итүчеләргә өч меңгә якын кеше кушылды» (Рәсүлләр 2:41). Яһүдләр һәм прозелитлар буларак аларның Изге Язмадан алган белемнәре булган. Бу һәм Петер әйткәнгә иман итү «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдыруга» тиешле сәбәп булып хезмәт иткән (Маттай 28:19). Суга чуму йоласын үтәгәннән соң «рәсүлләрнең өйрәтүләрен кабул итәргә» дәвам иткәннәр. Бер үк вакытта алар яңа иманнары хакында башка кешеләргә сөйли башлаган. Чыннан да «алар һәр көн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, өйләрендә Аллаһыны мактадылар... Бар халык аларны яратты». Һәм бу шаһитлек нәтиҗәсендә «Раббы... коткарылучыларның санын һәр көн саен арттырып торды» (Рәсүлләр 2:42, 46, 47). Яңа иман итүчеләр яшәгән илләрнең күпләрендә мәсихче җыелышлары оештырылган. Әлбәттә, бу үсү, һәрхәлдә өлешчә, аларның үз өйләренә кайтып «Яхшы хәбәрне» ашкынып сөйләүләренең нәтиҗәсе булган (Көлессәйлеләргә 1:23).
Алла Сүзе «куәтле»
7. а) Йәһвә оешмасына барлык милләтләрне бүген нәрсә җәлеп итә? б) Бөтен дөнья буенча һәм сез яшәгән урында үсүнең дәвам итүенә сез нинди мөмкинлекләр күрәсез? (Искәрмәне карагыз.)
7 Ә бүген Алла хезмәтчесе булырга теләгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аларга да Алла Сүзен игътибар белән өйрәнергә кирәк. Өйрәнү аша алар Йәһвәне Чыгыш 34:6, АМТ; Рәсүлләр 13:48). Алар Йәһвәнең ярату белән Гайсә Мәсих аша биргән йолымы һәм Гайсәнең коелган каны аларны һәркайсы гөнаһтан саф итә икәне турында өйрәнәләр (1 Яхъя 1:7). Аларда, шулай ук, Алланың «тәкъва кешеләрне дә, тәкъва булмаганнарны да үледән терелтәчәк» нияте өчен рәхмәт хисләре туа (Рәсүлләр 24:15). Бу «бөек эшләр» Чыганагына карата аларның йөрәкләрен мәхәббәт тутыра һәм алар бу кадерле хакыйкатьләрне вәгазьләргә дәртләнү хис итәләр. Шуннан соң алар Аллага үзләрен багышлаган һәм аннан соң суга чуму йоласын үтәгән Алла хезмәтчеләре булалар һәм «Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә баралар» * (Көлессәйлеләргә 1:10а; 2 Көринтлеләргә 5:14).
«кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, ачуга акрын һәм шәфкатьтә вә хакыйкатьтә бөек» Алла буларак беләләр (8—10. а) Бер мәсихче хатынның мисалы Алла Сүзе «куәтле» икәнен ничек күрсәткән? б) Йәһвә һәм аның үз хезмәтчеләре белән мөгамәлә итүе турында бу мисал сезне нәрсәгә өйрәтә? (Чыгыш 4:12).
8 Алла хезмәтчеләренең Изге Язманы өйрәнүдән алган белемнәре төпле түгел — өстән-өстән генә дип әйтеп булмый. Бу белемнәр аларның йөрәкләрен дәртләндерә, фикер йөртү ысулларын үзгәртә һәм аларның өлеше булып кала (Еврейләргә 4:12). Мәсәлән, Камилла исемле хатынның эше — өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүдән торган. Алар арасында Марта исемле Йәһвә Шаһите дә булган. Марта өлкән яшьтәге авыру — акылга зәгыйфьлек белән интеккән һәм аның артыннан даими күзәтү: ашарга һәм хәтта йотарга кирәклеген исенә төшереп торырга кирәк булган. Ләкин без алда күргәнчә, Марта бер нәрсәне бик нык исендә тоткан.
9 Бер көн Марта Камилланың елап утырганын күргән. Шәхси проблемалар аркасында Камилла бик нык кайгыга баткан. Марта аны кочаклап алган да һәм Изге Язмалар өйрәнергә чакырган. Ләкин Марта хәлендә булган кеше Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә аламы соң? Әйе, аның мисалы үткәрә ала икәнен күрсәткән. Күбесен онытып бетерсә дә, Марта үзенең искиткеч Алласын онытмаган; ул, шулай ук, Изге Язмалардан белгән кыйммәтле хакыйкатьләрне дә онытмаган. Өйрәнү вакытында Марта Камиллага һәрбер абзацны укырга, Изге Язмалар шигырен карарга, битнең аскы өлешендәге сорауны укырга һәм җавап бирергә өйрәткән. Мартаның чикләнгән мөмкинлекләренә карамастан, берникадәр вакыт узганнан соң Камилла Изге Язмалар белемнәрен үзләштерә башлаган. Шул ук вакыт Марта Камиллага Аллага хезмәт иткән кешеләр белән аралашырга кирәк икәнен аңлаткан. Ул үз укучысына Патшалык Залына тиешенчә киенеп барыр өчен кием-салым һәм аяк киеме биргән.
10 Мартаның яратучан кызыксынуы, үрнәге һәм ышануы Камиллага бик нык тәэсир иткән. Марта Изге Язмалардан алган белемнәреннән башка бар нәрсәне оныткан, шуңа күрә Камилла Марта Изге Язмалардан өйрәтергә тырышкан бу белемнәр бик мөһим дигән нәтиҗәгә килгән. Соңрак Камилланы икенче кеше карарга күчкәннән
соң, ул аңлаган: аңа хәзер үзенә көч куярга кирәк. Җае чыккач ул Марта биргән киемнәрне киеп Патшалык Залына барган һәм аның белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелүен сораган. Камилла искиткеч уңышларга иреште һәм суга чуму йоласын үтте.Йәһвә нормаларын тотарга дәртләнелгән
11. Патшалык хәбәре безнең йөрәкләргә вәгазьләүдә ашкынучан булуга тәэсир итә. Ә тагын нәрсәгә ул тәэсир итә?
11 Бүген Марта һәм инде хәзер Камилла кебек алты миллион Йәһвә Шаһите бар һәм алар бөтен дөнья буенча «Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне» вәгазьлиләр (Маттай 24:14; 28:19, 20). «Аллаһының бөек эшләре» беренче гасыр мәсихчеләрен дулкынландырган кебек аларны да дулкынландыра. Алар Йәһвә исемен йөртүгә лаек булганнарын һәм ул үзенең рухын аларга бирә икәнен аңлыйлар. Нәтиҗәдә алар Йәһвә нормаларын үз тормышларының һәр ягында кулланып, «Раббыга лаеклы булып яшәргә һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырга» тырышлык куялар. Бу тырышлыкка, шулай ук, тышкы күренеш һәм киенү буенча Алла нормаларына хөрмәт күрсәтү дә керә (Көлессәйлеләргә 1:10б; Титуска 2:10).
12. 1 Тимутегә 2:9, 10 да безнең киемебезгә һәм тышкы күренешебезгә кагылышлы нинди анык үгет-нәсихәт табабыз?
12 Әйе, Йәһвә безнең тышкы күренешебезгә карата нормалар биргән. Бу турыда Алла таләпләренең кайберләрен рәсүл Паул күрсәткән. «Шулай ук хатын-кызлар да чәчләрен үрү, алтын яки энҗеләр яисә кыйммәтле киемнәр белән түгел, бәлки тыйнак киемдә оялчанлык һәм әхлаклылык белән, үзләрен Аллаһыга табынучы хатын-кызларга хас булган игелекле эшләр белән бизәсеннәр» *. Бу сүзләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (1 Тимутегә 2:9, 10).
13. а) «Тыйнак кием» дигән сүз нәрсәне аңлата? б) Ни өчен без Йәһвә нормаларын тоту авыр түгел дип әйтә алабыз?
13 Паулның сүзләре мәсихчеләр «тыйнак кием» белән үзләрен бизәргә тиешләр икәнен күрсәтә. Алар пычрак, шапшак булмаска тиеш. Чынлыкта, һәрберебез күпме генә аның акчасы булмаса да, үз киемен чиста, пакъ һәм әдәпле тотып, мондый нормаларны үти ала. Мәсәлән, Көньяк Американың бер илендәге Йәһвә Шаһитләре өлкә конгрессында булыр өчен һәр ел күпме километр джунгли аша үтәләр, аннан соң күп сәгатьләр буе каноэларда йөзеп баралар. Кайвакыт бу сәяхәт вакытында берәрсе елгага да егылып алуы яисә ботакка эләгеп киемен дә ертырга мөмкин. Нәтиҗәдә конгресс үткәрелә торган урынга барып җиткәндә, киемнәре азрак «тузган» була. Шуңа күрә алар конгресска киеп килгән киемнәренең өзелгән сәдәпләрен тегеп куярга, молнияләрен төзәтергә һәм аларны юып, үтекләргә вакыт табалар. Алар Йәһвә өстәле алдында тукланырга чакыруның кадерен беләләр һәм шулай ук киемнәре дә шуны күрсәтсен өчен тырышалар.
14. а) «Оялчанлык һәм әхлаклылык» белән киенү нәрсәне аңлата? б) «Аллаһыга табынучылар» кебек киенү безнең өчен нәрсәне аңлата?
14 Паул шулай ук без «оялчанлык һәм әхлаклылык белән» киенергә тиешбез дип әйтә. Бу безнең киемебез әдәпсез, мәзәкчән, җенси теләкләр уята торган, чиктән тыш ачык яисә мода артыннан чиксез «куа» торган булмаска тиеш икәнен аңлата. Өстәвенә, безнең киемебез без «Аллаһыга табынучылар» икәнен күрсәтергә тиеш. Бу турыда уйлар өчен сәбәпләр бар. Җыелыш очрашуларына барганда тиешенчә киенеп, ә башка вакытта бар булган әдәпне «җилгә очыру» дөрес булыр идеме? Безнең тышкы күренешебез Алладан куркуны, хөрмәтле карашыбызны чагылдырырга тиеш, чөнки без мәсихчеләр һәм Алла хезмәтчеләре булып тәүлек буена 24 сәгать калабыз. Әлбәттә, безнең эшкә һәм укуга йөргән киемебез без башкарган эшкә карап сайланырга тиеш. Ләкин безгә «оялчанлык һәм әхлаклылык» белән һәркайсы очракта киенергә кирәк. Әгәр безнең киемебездә Аллага иман итүебез чагыла икән, без мөмкинлек булганда шаһитлек бирүдән беркайчан да баш 1 Петер 3:15).
тартмаячакбыз, чөнки безнең киемебез моңа комачауламаячак («Фани дөньяны... яратмагыз»
15, 16. а) Киемебез һәм тышкы кыяфәтебез белән дөнья гадәтләренә иярмәү ни өчен бик мөһим? (1 Яхъя 5:19). б) Мода артыннан куу акыллы түгел икәненә нинди сәбәпләр бар?
15 1 Яхъя 2:15, 16 да язылган киңәш, шулай ук, безнең киемебезгә һәм тышкы кыяфәтебезгә карата җитәкчелек булып хезмәт итә. Без болай дип укыйбыз: «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атаны ярату юк. Чөнки бу дөньяда булган һәммә нәрсә: тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел, фәкать дөньядандыр».
16 Нинди урынлы бу киңәш! Тирә яктагы кешеләрнең басымы иң көчле булган гасырда яшәгәндә, без дөнья таләпләренә киемебезгә тәэсир итәргә мөмкинлек бирмәскә тиешбез. Киенү һәм тышкы күренеш стиле соңгы елларда бик нык начарланды. Хәтта эшлекле һәм профессиональ кешеләрнең киемнәре дә һәрчакта мәсихчеләр өчен яраклы нормалар бирми. Бу без «дөньяның гадәтләренә буйсынып» яшәргә тиеш түгеллеген онытмаска тагын бер сәбәп булып тора. Әгәр дә без Алла нормалары буенча яшәргә һәм шуның белән «безнең Коткаручыбыз Алла тәгълиматын бизәкләргә» теләсәк дөньяның гадәтләренә буйсынмаячакбыз (Римлыларга 12:2; Титуска 2:10, ЯД).
17. а) Үзеңә киемнәр сатып алганда я аның стилен сайлаганда без үз-үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз? б) Гаилә башлыкларына үз гаиләсе әгъзаларының тышкы кыяфәте белән ни өчен кызыксынырга кирәк?
17 Кием сатып алыр алдыннан үз-үзеңә мондый сораулар бирү яхшы булыр иде: Ни өчен бу стиль миңа ошый? Бу мин яраткан артистларның стиленә охшаш түгелме? Урамдагы яшьләрнең бәйсезлек һәм фетнә рухын хуплаучы төркемдәгеләрнең киенүенә охшаш түгелме? Без шулай ук киемнең үзенә игътибар итәргә тиешбез. Әгәр дә бу юбка я күлмәк икән, аның озынлыгы һәм тегелеше нинди? Ул әдәпле, урынлы һәм тыйнакмы яисә тәнгә ятып тора, җенси теләкләр тудыра һәм шапшакмы? Үз-үзеңнән: «Минем кигән киемем берәрсенә киртә булмасмы?» — дип сора 2 Көринтлеләргә 6:3, 4). Ни өчен без бу турыда уйларга тиешбез? Чөнки Изге Язмаларда: «Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады»,— дип әйтелә (Римлыларга 15:3). Гаилә башлыклары, шулай ук, үз гаиләсе әгъзаларының тышкы кыяфәте белән кызыксынырга тиеш. Бөек Аллаларына хөрмәт йөзеннән, гаилә башлыклары кирәк булганда яратучан һәм каты киңәшне шикләнми бирергә тиешләр (Ягъкуб 3:13).
(18. Киемебезгә һәм тышкы кыяфәтебезгә җитди карарга безне нәрсә дәртләндерә?
18 Без сөйләгән хәбәр — Йәһвәдән, ә Йәһвә — изгелек белән хөрмәт гәүдәләнешенең үзе (Исай 6:3). Изге Язмалар безне «сөекле балалары» кебек Йәһвәгә охшарга өнди (Эфеслеләргә 5:1, ЯД). Безнең киемебез һәм тышкы кыяфәтебез күктәге Атабызны я яхшы, я начар яктан күрсәтергә мөмкин. Әлбәттә, безнең аның йөрәгенә шатлык китерәсебез килә! (Гыйбрәтле хикәя 27:11).
19. «Аллаһының бөек эшләрен» башкаларга сөйләүдән нинди файда?
19 Сез өйрәнгән «Аллаһының бөек эшләре» сездә нинди хисләр тудыра? Хакыйкатьне белүебездән әллә без бәхетле түгелме? Без Гайсә Мәсихнең коелган канына иман күрсәткәнгә күрә безнең гөнаһларыбыз кичерелә (Рәсүлләр 2:38). Нәтиҗәдә, без Алла алдында сөйләү ирегенә ия булабыз. Өметләре булмаган кешеләр кебек без үлемнән курыкмыйбыз. Чөнки бездә Гайсәнең «кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак» дигән ышандыруы бар (Яхъя 5:28, 29). Йәһвә безгә бөек шәфкатен күрсәтеп бу барлык әйберләрне ачты. Өстәвенә, ул безгә үзенең изге рухын бирә. Шуңа күрә, бу барлык бүләкләр өчен рәхмәт хисе, безне, «Аллаһының бөек эшләрен» игълан итеп, аның югары нормаларын тотарга һәм Йәһвәне ашкынып данларга дәртләндерә.
[Искәрмәләр]
^ 5 абз. Йәһвә фиргавен белән сөйләшер өчен һәм аннан Алла халкын азат итүне таләп итәр өчен Муса белән Һарунны сайлаган, шуннан соң Мусага: «Мин сине фиргавенгә Алла итеп куйдым, ә синең абыең, Һарун, синең пәйгамбәрең булачак»,— дип әйткән (Чыгыш 7:1). Пәйгамбәр сыйфатында булып, Һарун булачак вакыйгаларны алдан әйтмәгән, ә Муса исеменнән сөйләгән.
^ 7 абз. Һәр ел үткәрелә торган Гайсәне искә алу Кичәсенә, 2002 елның 28 мартында Йәһвәгә әле хезмәт итмәгән кешеләрнең миллионлаган саны килде. Бу кызыксынган кешеләрнең күбесен аларның йөрәкләре яхшы хәбәр вәгазьләүчесе сыйфатында, мөмкин булганча тизрәк, хөрмәтле хезмәткә дәртләндерсен өчен без дога кылабыз.
^ 12 абз. Паул сүзләре мәсихче хатын-кызларга әйтелгән булса да, ул принциплар, шулай ук, ир-атларга һәм яшь кешеләргә кулланырлык.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Безнең эраның 33 елының Уңыш бәйрәмендә кешеләр Алланың нинди «бөек эшләре» турында ишеттеләр һәм нәрсә эшләделәр?
• Кешеләр ничек Гайсә Мәсих шәкертләре булалар һәм шәкерт булу нәрсәне үз эченә ала?
• Безнең киемебезгә һәм тышкы кыяфәтебезгә игътибарлы булу ни өчен мөһим?
• Нинди кием һәм нинди стиль сайларга дигән сорауны караганда, без нәрсәгә игътибар итәргә тиешбез?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[29 биттәге иллюстрация]
Петер Гайсә үлемнән терелтелгән булган дип игълан иткән.
[31 биттәге иллюстрацияләр]
Сезнең гаилә әгъзаларыгыз нәрсә кия? Мәсихче ата-аналар моның белән кызыксынырга тиеш.
[32 биттәге иллюстрацияләр]
Сезнең тышкы кыяфәтегез, сез, Алланы хөрмәт итәсез икәнен күрсәтәме?