Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла урнаштырган хакимияткә тугры буйсыныгыз

Алла урнаштырган хакимияткә тугры буйсыныгыз

Алла урнаштырган хакимияткә тугры буйсыныгыз

«Ходай безнең хакимебез, Ходай безнең кануннар чыгаручыбыз, Ходай безнең патшабыз» (ИСАЙ 33:22).

1. Борынгы Исраил халкы башка халыклардан нәрсәсе белән аерылып торган?

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 1513 елда Исраил халкы барлыкка килгән. Ул вакытта аларның калалары да, яшәгән җирләре дә һәм сайланган патшалары да булмаган, бу халыкның гражданнары күптән түгел генә коллыктан азат ителгән. Ләкин бу яңа халыкның тагын бер махсус ягы — Йәһвә Алла аларның күзгә күренмәс Хакимчесе, Канун Чыгаручысы һәм Патшасы булган (Чыгыш 19:5, 6; Исай 33:22). Моны үзе турында башка бер халыкта да әйтә алмаган!

2. Исраил оештырылуы буенча нинди сорау күтәрелә һәм ни өчен аңа җавап табу безнең өчен мөһим?

2 Йәһвә тәртип Алласы һәм шулай ук тынычлык Алласы булганга күрә, ул идарә иткән һәркайсы халык яхшы оештырылган булачак дип уйларга кирәк (1 Көринтлеләргә 14:33). Әлбәттә, Исраил очрагында да бу шулай булган. Ләкин ничек җирдәге күренә торган оешма күзгә күренмәс Алла тарафыннан идарә ителә ала ди? Алла бу борынгы халык белән ничек идарә иткәнен карап чыгу безнең өчен файдалы булыр иде. Шулай ук Алланың Исраил белән эшләр алып баруы ул урнаштырган хакимияткә тугры буйсынуның мөһимлегенә ничек басым ясый? Бу сорау аеруча, безнең игътибарыбызны җәлеп итә.

Борынгы Исраил белән ничек идарә иткәннәр

3. Йәһвә үз халкы белән идарә итәр өчен кемнәрне билгеләгән?

3 Йәһвә Исраилнең күзгә күренмәс Патшасы булса да, ул үзенең күренә торган вәкилләре итеп тугры ир-атларны билгеләгән. Исраилдә халык өчен үгетчеләр һәм хакимнәр булып хезмәт итүче начальниклар, ыруг башлыклары һәм өлкәннәр булган (Чыгыш 18:25, 26; Икенчезаконлык 1:15). Алла җитәкчелегенә таянмыйча, бу җаваплы ир-атлар барысын да камил төгәллек һәм аңлау белән хөкем итә алырлар иде дип уйлау дөрес булмас иде. Чөнки алар камил булмаган һәм имандашларының йөрәкләрен күрә алмаган. Ләкин Алладан куркучы хакимнәр үз имандашларына файдалы киңәшләр бирә алган, чөнки бу киңәшләр Йәһвә Канунына нигезләнгән булган (Икенчезаконлык 19:15; Мәдхия 118:97—100).

4. Исраилнең тугры хакимнәре үзләренең нинди начар якларын тыярга тиеш булган һәм ни өчен?

4 Ләкин хакимнәрдән Канунны гына белүдән күбрәк таләп ителгән. Камилсез буларак, өлкәннәргә эгоистлык, кешегә карап хөкем итү һәм комсызлык кебек үзләренең начар якларын тыярга кирәк булган, югыйсә алар дөрес карар кабул итә алмаслар иде. Муса аларга болай дип әйткән: «Йөзгә карап хөкем итмәгез, кечене дә һәм бөекне дә тыңлагыз: кеше йөзеннән курыкмагыз, чөнки хөкем итү — бу Алла эше». Әйе, Исраил хакимнәре Алла исеменнән хөкем иткәннәр. Мондый йөкләмә хөрмәтле һәм куркыныч уята торган булган! (Икенчезаконлык 1:16, 17).

5. Йәһвә үз халкы өчен хакимнәрдән башка тагын нинди чаралар күргән?

5 Йәһвә үз халкын рухи яктан тәэмин итәр өчен, башка чаралар да кулланган. Әле Вәгъдә ителгән җиргә кергәнче ул аларга чатыр — чын гыйбадәт кылуның үзәген — корырга боеру биргән. Ул, шулай ук, халыкны Канунга өйрәтергә, корбан китерергә һәм кич белән иртән хуш исле сумалалар яндырыр өчен руханилар билгеләгән. Алла Мусаның олы абыйсын Исраилнең беренче баш рухание итеп куйган һәм аның улларына үз атасына аның бурычларын үтәргә ярдәм итәргә кушкан (Чыгыш 28:1; Саннар 3:10; 2 Паралипоменон 13:10, 11).

6, 7. а) Руханилар һәм рухани булмаган левитлар арасында эш ничек бүленгән? б) Левитларның төрле йөкләмә үтәүләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Көлессәйлеләргә 3:23).

6 Берничә миллион кешенең рухи ихтыяҗлары турында кайгыртучанлык күрсәтү — бу бик зур эш, ә руханиларның саны бик аз булган. Шуңа күрә аларга ярдәм итәр өчен Леви буыныннан башка кешеләр билгеләнгән. Йәһвә Мусага: «Левитларны Һарун һәм аның уллары карамагына бир: алар аңа Исраил улларыннан бирелгән булсын»,— дип әйткән (Саннар 3:9, 39).

7 Левитлар яхшы оештырылган булган. Алар өч гаиләгә бүленгән — Гирсон уллары, Кааф уллары һәм Мерари уллары. Аларның һәрберсенә билгеле бер эш бирелгән (Саннар 3:14—17, 23—37). Кайбер эшләр башкалардан әһәмиятлерәк кебек тоелса да, аларның барысы да бик мөһим булган. Килешү сандыгы һәм чатырның барлык әйберләре белән бәйле булган эшне левитлар — Кааф уллары башкарган. Әмма ләкин һәрбер левитның, Кааф улларыннан булуына яисә булмавына, карамастан, искиткеч йөкләмәсе булган (Саннар 1:51, 53). Кызганычка каршы, аларның кайберләре үзләренә билгеләнгән эшләрнең кадерен белмәгән. Алла урнаштырган хакимияткә тугры буйсыну урынына алар канәгатьсезлек күрсәткән һәм горурлана башлаганнар, зуррак дәрәҗәле йөкләмә теләгәннәр һәм көнләшкәннәр. Бу кешеләрнең берсе Корах исемле левит булган.

«Сез тагын руханилыкны да алырга тырышасыз»

8. а) Корах кем булган? б) Корахның руханиларга кеше карашыннан чыгып каравына нәрсә сәбәп булгандыр?

8 Корах левитлар нәселенең дә, Кааф буынының да башы булмаган (Саннар 3:30, 32). Шулай да ул Исраилдә хөрмәт ителгән начальник булган. Бәлкем, Корахка, үз йөкләмәләрен үтәгәндә, Һарун һәм аның уллары белән бергә эш алып барырга туры килгәндер (Саннар 4:18, 19). Үз күзләре белән аларның камил булмауларын күреп Корах бәлкем болай дип уйлагандыр: «Әллә бу руханиларның камилсез икәне күренми мени? Ә мин аларның сүзен тыңларга тиешмен! Күптән түгел генә Һарун алтыннан бозау ясаган иде һәм бу безнең халыкның потка табынуына китерде. Ә хәзер нәкъ шул Һарун, Мусаның абыйсы, баш рухани булып хезмәт итә! Бу бит туганыңны сайлау! Ә Һарунның уллары — Надав белән Авиуд? Алар билгеләнгән эшләренә карата шундый хөрмәтсезлек күрсәттеләр ки, хәтта аларны Йәһвә үлемгә дучар итте!» * (Чыгыш 32:1—5; Левит 10:1, 2). Корах болай дип уйлаганмы яисә юкмы — без белмибез, ләкин аның руханиларга кеше карашыннан чыгып карый башлавы ачык. Нәтиҗәдә ул Муса белән Һарунга, ә асылда Йәһвә Аллага каршы фетнә күтәргән (1 Патшалык 15:23; Ягъкуб 1:14, 15).

9, 10. Корах һәм аңа фетнәдә кушылган кешеләр нәрсәдә Мусаны гаепләгән һәм моны эшләргә ярамый икәнен алар каян белгән?

9 Корах зур дәрәҗәле кеше булганга күрә, аның карашына охшаш караш йөрткән кешеләрне табу авыр булмаган. Ул һәм Датан белән Авирон үзләренә 250 фикердәш җыйганнар һәм алар да җәмгыять начальниклары булган. Алар барысы да Муса белән Һарун янына килгәннәр дә: «Барлык җәмгыять, барысы да изге һәм алар [Исраил халкы] арасында да Ходай! Ни өчен соң сез үзегезне Ходай халкыннан югарырак куясыз?» — дип әйткәннәр (Саннар 16:1—3).

10 Фетнә күтәрүчеләр Муса хакимлегенә каршы күтәрелергә ярамый икәнен белгән. Чөнки күптән түгел генә Мәрьям белән Һарун Мусага каршы чыккан булган. Алар нәкъ Корах кебек үк фикерләгәннәр! Саннар 12:1, 2 дә язылганча алар: «Әллә Ходай Мусаның бер үзенә генә сөйләгәнме? Әллә безгә дә сөйләмәгәнме?» — дип сораганнар. Йәһвә моның барысын ишеткән. Ул Мусага, Мәрьямгә һәм Һарунга кемне ул җитәкче итеп сайлаганын күрсәтер өчен җыелыш чатырының керү ягына килергә кушкан. Шуннан соң Йәһвә ачык итеп әйткән: «Әгәр дә сездә Ходай пәйгамбәре булса Мин аңа күренештә ачылам, төшендә аның белән сөйләшәм. Ләкин Минем колым Муса белән гел икенче! Ул Минем барлык йортымда тугры [«Мин аңа Үземнең барлык йортымны ышанып тапшырам», ХТ]». Шуннан соң Йәһвә Мәрьямгә, җәза итеп, берникадәр вакытка махау авыруы биргән (Саннар 12:4—7, 10).

11. Корах белән Муса үзен ничек тоткан?

11 Корах һәм аңа кушылган исраиллеләр бу вакыйга турында белгәннәр. Аларның фетнәләрен аклау өчен дәлил булмаган. Моңа да карамастан, Муса түземлек күрсәтеп аларны тынычландырырга тырышкан. Ул аларны аларга бирелгән эшнең кадерен белергә дәртләндергән һәм: «Исраил Алласы сезне Исраил җәмгыятеннән аерып Үзенә якынлаштырды, әллә бу сезгә әзме?» — дип сораган. Әлбәттә, бу әз түгел. Левитларга болай да күп бирелгән булган. Аларга тагын нәрсә кирәк булган соң? Мусаның сүзләре аларның йөрәкләрендәге уйларын ачыклый: «Сез тагын руханилыкны да алырга тырышасыз» * (Саннар 12:3; 16:9, 10). Ләкин үзе урнаштырган хакимияткә каршы күтәрелгән фетнәгә Йәһвә ничек караган?

Бу эшкә Исраил Хакиме катнаша

12. Исраиллеләрнең Алла белән яхшы мөнәсәбәттә калулары нәрсәгә бәйле булган?

12 Йәһвә Исраилгә, аларга Канун биргәннән соң әгәр дә алар аны тыңласалар, «изге халык» булачак һәм аның тәртибен тотарга дәвам итсәләр генә изге булып калачак дип әйткән (Чыгыш 19:5, 6). Хәзер, ачык фетнә вакытында, Исраилнең Хакиме һәм Канун Чыгаручысы өчен эшкә катнашырга вакыт җитте! Муса Корахка болай дип әйткән: «Иртәгә син һәм сиңа кушылган кешеләр Ходай алдында булыгыз, син, алар һәм Һарун; һәрберегез алыгыз үзегезнең төтәсләү савытын һәм эченә хуш исле сумала салыгыз һәм Ходай алдына һәрберегез үз төтәсләү савытын алып килегез, ике йөз илле төтәсләү савыты; син һәм Һарун, һәрберегез үз төтәсләү савытын [алып килегез]» (Саннар 16:16, 17).

13. а) Йәһвә алдында хуш исле сумала төтәсләү фетнәчеләр ягыннан ни өчен тәкәбберлек булган? б) Йәһвә фетнәчеләр белән нәрсә эшләгән?

13 Алла Кануны буенча бары тик руханилар гына хуш исле сумала төтәсләргә тиеш булган. Рухани булмаган левитларга Йәһвә алдында хуш исле сумала төтәсләү — бу фикер үзе фетнәчеләрне аңнарына кайтарырга тиеш булган (Чыгыш 30:7; Саннар 4:16). Ләкин Корах һәм аның ягында булган кешеләрне бу туктатмаган! Икенче көнгә Корах Муса белән Һарунга каршы «барлык җәмгыятьне җыелыш чатырының керү ишеге янына җыйган». Һәм Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ходай Муса белән Һарунга: „Бу җыелыштан читкә китегез һәм Мин аларны шунда ук юк итәчәкмен“,— дип әйткән». Шул чакта Муса белән Һарун халыкны үтермәсен дип Йәһвәдән ялварып сорый башлаганнар. Йәһвә аларның сүзләрен тыңлаган. Әмма Корах һәм аның янында җыелган халык өстенә «Ходайдан ялкын чыккан һәм хуш исле сумала алып килгән ике йөз илле кешене юк иткән» (Саннар 16:19—22, 35) *.

14. Исраил җәмгыятенә Йәһвә ни өчен җәза биргән?

14 Шаккатырлык, ләкин Йәһвәнең фетнәчеләргә каршы эшләгәнен күргән исраиллеләр өчен бу сабак булмаган. «Икенче көнгә Исраил улларының барлык җәмгыяте Муса белән Һарунга сез Ходай халкын үтердегез дип сукранды». Исраиллеләр фетнәчеләр ягына баскан! Ахырда Йәһвә түземлегенә чик килгән. Беркем дә — Муса да, Һарун да халыкны хәзер яклый алмаган. Каршы чыккан халыкка Йәһвә җәза биргән һәм нәтиҗәдә «Корахка кушылып үлгән кешеләрдән башка ундүрт мең җиде йөз кеше һәлак булган» (Саннар 16:41—49).

15. а) Исраиллеләргә, шикләнмичә, Мусаның һәм Һарунның җитәкчелеген ни өчен кабул итәргә кирәк булган? б) Бу вакыйгадан Йәһвә турында без нәрсә беләбез?

15 Әгәр дә алда булган вакыйга турында бу кешеләр уйласалар, алар исән калырлар иде. Алар үз-үзләренә: кем үз тормышын куркыныч астына куеп фиргавен алдына барган? Исраиллеләрнең азат ителүен кем таләп иткән? Исраилнең коткарылуыннан соң Алла фәрештәсе белән Хорив тавында сөйләшер өчен кем бердәнбер чакырылган булган? дигән сораулар бирсә яхшы булыр иде. Муса белән Һарун кылган эшләр, алар Йәһвәгә тугры булганнарына һәм халыкны яратканына, һичшиксез, шаһитлек биргән (Чыгыш 10:28; 19:24; 24:12—15). Кешеләрне юк иткәндә Йәһвә рәхәтлек кичермәгән. Ләкин үзсүзле халык үз фетнәсендә каты тора икәне ачыкланганнан соң, Йәһвә эшне тәвәккәл алып барган (Йәзәкил 33:11). Моның барысы безнең өчен бик әһәмиятле. Ни өчен?

Бүгенге канал булып хезмәт итүчеләр

16. а) Беренче гасыр яһүдләрен Йәһвәнең вәкиле — Гайсә икәнен нинди дәлил ышандырырга тиеш булган? б) Ни өчен Йәһвә левит руханиларны алмаштырган һәм кем белән?

16 Бүген җирдә яңа «халык» бар һәм алар өчен Йәһвә күзгә күренмәс Хаким, Канун Чыгаручы һәм Патша (Маттай 21:43). Бу халык безнең эраның I гасырында барлыкка килгән. Бу көннәргә борынгы чатыр Иерусалимдагы матур гыйбадәтханә белән алмаштырылган булган һәм анда, шулай ук, левитлар хезмәт иткән (Лүк 1:5, 8, 9). Ләкин безнең эраның 29 елында башка — рухи гыйбадәтханә барлыкка килгән һәм аның Баш Рухание — Гайсә Мәсих (Еврейләргә 9:9, 11). Алла хакимияте турында сорау кабат күтәрелгән булган. Яңа «халык» белән җитәкчелек итәр өчен Йәһвә кемне кулланачак? Гайсә үзен ул Аллага тулысынча тугры икәнен исбат иткән. Ул кешеләрне яраткан. Шулай ук ул күп могҗизалы эшләр башкарган. Ләкин левитларның күпчелеге үзләренең үзсүзле бабалары кебек Гайсәне кабул итмәгән (Маттай 26:63—68; Рәсүлләр 4:5, 6, 18; 5:17, 18). Ахыр чиктә, Йәһвә левитлардан сайланган руханиларны гел икенче — «патша-руханилар» белән алмаштырган. «Патша-руханилар» безнең көннәргә кадәр үз эшләрен башкаралар.

17. а) «Патша-руханилар» төркеме булып кем бүген хезмәт итә? б) Йәһвә аларны ничек куллана?

17 Бу «патша-руханилар» булып безнең көннәрдә кем хезмәт итә? Рәсүл Петер үзенең Алла тарафыннан язылган беренче хатында бу сорауга җавап бирә. Мәсих тәненең майланган әгъзаларына Петер болай дип яза: «Әмма сез — караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы» (1 Петер 2:9). Бу сүзләрдән ачыклана: Гайсә «эзләре» буенча барган майланган имандашлар «патша-руханилар» булып хезмәт итә, Петер аларны, шулай ук, «изге халык» дип атый. Йәһвә, үз халкына үгет-нәсихәт бирер өчен һәм аның белән рухи җитәкчелек алып барыр өчен, бу төркемне канал итеп куллана (Маттай 24:45—47).

18. Билгеләнгән өлкәннәр һәм «патша-руханилар» арасында нинди бәйләнеш бар?

18 «Патша-руханиларның» вәкилләре булып өлкәннәр хезмәт итә, алар бөтен җир шары буенча Йәһвә халкының җыелышларында бурычлы эшләрне үтиләр. Бу кешеләр — майланганмы алар яисә юкмы — безнең хөрмәткә һәм чын күңелдән аларга ярдәм итүгә лаек. Ни өчен? Чөнки Йәһвә үзе аларны үзенең изге рухы белән өлкәннәр итеп билгеләгән һәм аларга бу я икенче эш биргән (Еврейләргә 13:7, 17). Бу билгеләүнең тәртибе нинди?

19. Өлкәннәр изге рух белән билгеләнгән дип ни өчен әйтеп була?

19 Бу ир-атлар Алланың изге рухы тәэсире астында язылган Алла Сүзенең таләпләренә туры киләләр (1 Тимутегә 3:1—7; Титуска 1:5—9). Димәк, аларның билгеләнүләре изге рух белән башкарылган дип әйтеп була (Рәсүлләр 20:28). Өлкәннәр Алла Сүзен бик яхшы аңларга тиеш. Аларны билгеләгән Югары Хаким кебек, өлкәннәр дә, хөкем иткәндә аларның карарларына тәэсир итә алган һәркайсы нәрсәдән баш тартырга тиеш (Икенчезаконлык 10:17, 18).

20. Өлкәннәрнең авыр эшләрендә сез нәрсәне кадерлисез?

20 Өлкәннәрнең хакимиятен шик астына кую урынына, без аларның авыр эшләрен бик кадерлибез! Аларның, кайвакыт берничә дистә ел, тугры хезмәтләре безне аларга ышанырга өнди. Өлкәннәр җыелыш очрашуларына намуслы әзерләнәләр һәм үткәрәләр, шулай ук, «Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне» безнең белән вәгазьләүдә катнашалар һәм кирәк булса, Изге Язмага нигезләнгән киңәшләр бирәләр (Маттай 24:14; Еврейләргә 10:23, 25; 1 Петер 5:2). Без авырганда безнең янга киләләр һәм кайгы-хәсрәттә булганда юаныч бирәләр. Алар Патшалык эшләренә тугры һәм риясыз ярдәм итә. Йәһвә рухы аларның өстендә һәм Йәһвә аларны хуплый (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

21. Өлкәннәр нәрсәне истә тотарга тиеш һәм ни өчен?

21 Әлбәттә, өлкәннәр камил кеше түгел. Үз мөмкинлекләренең чиген истә тотып алар «Алла мөлкәте» (ЯД) яисә «көтүе» өстеннән «хакимлек итәргә» тырышмыйлар ә, киресенчә, имандашларның «куануын теләп» көч куялар (1 Петер 5:3; 2 Көринтлеләргә 1:24). Басынкы, күп эшләүче өлкәннәр Йәһвәне яраталар һәм, шулай ук, беләләр: ни дәрәҗәдә алар аңа охшарга тырышсалар, шул ук дәрәҗәдә җыелышларга файда китерә алачаклар. Моны истә тотып алар Алла хуплаган ярату, кызгану һәм түземлек кебек сыйфатларны даими үстерергә тырышалар.

22. Корах турындагы вакыйганы уку Йәһвәнең җирдәге оешмасына иманыгызны ничек ныгытты?

22 Йәһвә безнең күзгә күренмәс Хакимебез, Гайсә Мәсих — Баш Руханиебыз, майланган «рухани-патшалар» әгъзалары — укытучыларыбыз, ә тугры мәсихче өлкәннәр — киңәшчеләребез булганына без шат! Кешеләр җитәкчелек иткән оешманың берсе дә камил була алмый һәм моңа да карамастан, без Алла урнаштырган хакимияткә шатлык белән буйсынган тугры имандашлар белән бергә Аллага хезмәт итүдә бәхет табабыз.

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Һарунның тагы ике улы, Елеазар белән Ифамар, Йәһвәгә хезмәт итүдә үрнәк булганнар (Левит 10:6).

^ 11 абз. Корахка фетнәдә кушылган Датан һәм Авирон Рубим буыныннан булган. Шуңа күрә алар руханилыкны таләп итмәгәннәрдер. Алар, Мусаның җитәкчелегенә һәм алар көткән Вәгъдә ителгән җиргә һаман барып җитмәгәнгә күрә, ризасызлык күрсәткән (Саннар 16:12—14).

^ 13 абз. Борынгы заманнарда гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен Алла алдына үзе барган һәм хәтта корбаннарны да үзе китергән (Яшәеш 8:20; 46:1; Әюп 1:5). Ләкин Канун бирелгәннән соң Йәһвә Һарун гаиләсенең ир-атларын руханилар итеп билгеләгән һәм алар корбаннар китерергә тиеш булган. 250 фетнәче Йәһвәнең бу үзгәртүләре белән ризалашырга әзер булмаган, күрәсең.

Сез нәрсә белдегез?

• Йәһвә Исраил халкы турында ничек ярату белән кайгыртучанлык күрсәткән?

• Корахның Мусага һәм Һарунга каршы фетнәсен ни өчен аклап булмый?

• Йәһвәнең фетнәчеләр белән ничек эш иткәненнән без нәрсәгә өйрәнәбез?

• Йәһвә урнаштырган тәртипне хөрмәт итүебезне без бүген ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә хезмәт итүдәге һәркайсы эшне дә сез хөрмәтле дип саныйсызмы?

[24 биттәге иллюстрация]

«Ни өчен соң сез үзегезне Ходай халкыннан югарырак куясыз?»

[26 биттәге иллюстрация]

Билгеләнгән өлкәннәр «патша-руханиларның» вәкилләре булып хезмәт итәләр.