Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихчеләр рух һәм хакыйкать белән гыйбадәт кылалар

Мәсихчеләр рух һәм хакыйкать белән гыйбадәт кылалар

Мәсихчеләр рух һәм хакыйкать белән гыйбадәт кылалар

«Аллаһы Ул — Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр» (ЯХЪЯ 4:24).

1. Нинди гыйбадәт кылуны Алла хуплый?

ГАЙСӘ МӘСИХ — Йәһвәнең үзе генә барлыкка китергән бердәнбер Улы — аның күктәге Атасы нинди гыйбадәт кылуны хуплый икәнен ачык итеп күрсәткән булган. Сухар шәһәре читендәге кое янында Гайсә Самарея хатынына шатлыклы хакыйкатьләр турында сөйләгәндә, болай дип әйткән: «Сез кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдләрдән килә. Әмма вакыт җитә, һәм килеп тә җитте инде, ул вакытта чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар, чөнки Ата шундый табынучыларны эзли. Аллаһы Ул — Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр» (Яхъя 4:22—24). Безгә бу сүзләрне ничек аңларга?

2. Самареялеләр үз табынуларын нәрсәгә нигезләгән?

2 Самареядә яшәүчеләрдә ялган дини карашлар булган. Алар Изге Язмаларның беренче биш китабын гына Алла рухландырган дип санаган, әле анысын да төзәтеп кенә һәм ул Самареялеләрнең Биш Китабы дип аталган. Самареялеләр чынлыкта Алланы белмәгәннәр, ә яһүдләргә Изге Язмаларның белемнәре бирелгән булган (Римлыларга 3:1, 2). Тугры яһүдләр һәм башкалар өчен бу Йәһвә илтифатлылыгына шатланырга мөмкинлек биргән. Ләкин моның өчен алардан нәрсә таләп ителгән?

3. Аллага «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кылу өчен нәрсә кирәк?

3 Йәһвәгә яраклы булыр өчен үткән заманнарда яшәгән яһүдләргә, самареялеләргә һәм башка кешеләргә нәрсә эшләргә кирәк булган? Алар аңа «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кылырга тиеш булган. Бездән дә шул ук таләп ителә. Әлбәттә, Аллага хезмәт итәргә безне ярату һәм иман белән тулы йөрәк дәртләндерергә һәм аңа хезмәт иткәндә без күтәренке күңелле, ашкынучан булырга тиеш. Әмма Аллага «рух белән» гыйбадәт кылу өчен аеруча безнең өстә изге рухның булуы һәм бездән аның җитәкчелегенә тыңлаучан булу таләп ителә. Изге Язмаларны өйрәнеп һәм аны кулланып, без рухыбызны яисә фикер йөртүебезне Алла рухына туры китерергә тиеш (1 Көринтлеләргә 2:8—12). Йәһвә безнең гыйбадәт кылуны хупласын өчен безгә, шулай ук аны «хакыйкать» белән кылырга кирәк. Гыйбадәт кылу Алла Сүзе — Изге Язмалар Алла һәм аның ниятләре турында ачыклаганнары белән туры килергә тиеш.

Хакыйкатьне табып була

4. Хакыйкатькә карата нинди караш бар?

4 Фәлсәфә өйрәнгән кешеләрнең кайберләре кешелек беркайчан да чын хакыйкатьне таба алмый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шведлар язучысы Альф Альберг болай дип язган: «Күп кенә фәлсәфи сорауларның төп үзенчәлеге шунда ки, аларга ачык итеп җавап бирү мөмкин түгел». Ләкин хакыйкать чагыштырмача гына була дип әйтү дөресме? Гайсә Мәсих әйтүенчә, юк.

5. Ни өчен Гайсә дөньяга килгән?

5 Мондый күренешне күз алдына китереп карагыз: б. э. 33 елының башы, Гайсә Мәсих Рим хакиме Понтий Пилат каршысында тора. Гайсә Пилатка: «Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә»,— дип әйтә. Пилат: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дип сорый, ләкин Гайсәнең җавабын көтми (Яхъя 18:36—38).

6. а) «Хакыйкать» дигән сүз ничек билгеләнә? б) Гайсә үз шәкертләренә нинди йөкләмә биргән?

6 «Хакыйкать» дигән сүз «дөреслек, чынбарлык» дип билгеләнә («Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», III том). Ләкин Гайсә кешеләргә хакыйкать турында сөйләгәндә аның гомуми мәгънәсен күз алдында тотканмы? Юк. Ул махсус хакыйкать турында әйткән. Ул үз шәкертләренә: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип әйтеп аларны бу махсус хакыйкатьне игълан итәргә билгеләгән (Маттай 28:19, 20). Бу әйберләр системасының ахыры алдыннан Гайсәнең чын шәкертләре бөтен җир шары буенча «Яхшы хәбәр хакыйкатен» игълан итәчәк (Гәләтиялеләргә 2:14). Шулай итеп Гайсәнең: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер»,— дигән сүзләре тулысынча үтәләчәк (Маттай 24:14). Шуңа күрә Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләп барлык халыкларны хакыйкатькә өйрәтүче кешеләр бүген кем икәнен билгеләү бик мөһим.

Ничек без хакыйкатьне белә алабыз

7. Йәһвә хакыйкать Чыганагы икәнен сез ничек исбат итәр идегез?

7 Йәһвә рухи хакыйкатьнең Чыганагы. Чыннан да, мәдхия җырлаучы Давыт Йәһвәне «хакыйкать Алласы» дип атаган (Мәдхия 30:6; 42:3). Гайсә аның Атасының сүзе хакыйкать булуын таныган һәм ул шулай ук болай дип әйткән: «Пәйгамбәрләрнең язмаларында: „Һәммәсе дә Аллаһы тарафыннан өйрәтеләчәк“,— дип язылган. Атадан ишетеп өйрәнүче һәркем Минем янга килә» (Яхъя 6:45; 17:17; Исай 54:13). Шуңа күрә хакыйкатьне эзләгән кешеләр «Иң Бөек Нәсыйхәтче», Йәһвә Алла тарафыннан өйрәтелгән булачак икәне аңлашыла (Исай 30:20, 21, ЯД). Хакыйкатьне эзләүчеләргә «Алла турында белем» алырга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 2:5). Йәһвә аларны яратып хакыйкатькә өйрәтә һәм аны үзенең төрле ысулларын кулланып бирә.

8. Алла кешеләрне хакыйкатькә ничек өйрәткән һәм ничек аны биргән?

8 Мәсәлән, исраиллеләргә Канун биргәндә Алла фәрештәләрне кулланган (Гәләтиялеләргә 3:19). Ибраһим белән Ягъкуб кебек ыруг башлыкларына фатихаларны ул төшләрендә вәгъдә иткән (Яшәеш 15:12—16; 28:10—19). Йәһвә хәтта кешеләргә күктән дә мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, Гайсә суга чумдырылганда Алланың: «Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым»,— дигән дулкынландыргыч сүзләре җирдә ишетелгән булган (Маттай 3:17). Без шулай ук Аллага ул Изге Язмалар язучылары аша үз хакыйкатен биргәненә рәхмәтле була алабыз (2 Тимутегә 3:16, 17). Шулай итеп, без Алла Сүзен өйрәнеп «хакыйкатькә ышану» алабыз (2 Тессалуникәлеләргә 2:13).

Хакыйкать һәм Алла Улы

9. Алла үз Улы аша хакыйкатьне ничек ачыклаган?

9 Кешеләргә хакыйкатьне Алла аеруча үз Улы, Гайсә Мәсих аша ачкан (Еврейләргә 1:1—3). Чыннан да башка беркем дә хакыйкать турында Гайсә сөйләгән кебек сөйләмәгән (Яхъя 7:46). Хәтта күккә күтәрелгәч тә, ул үз Атасыннан булган хакыйкатьне ачыклауны дәвам иткән. Мәсәлән, рәсүл Яхъя «тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер өчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылышны» алган (Ачылыш 1:1—3).

10, 11. а) Гайсә шаһитлек иткән хакыйкать нәрсә белән бәйле? б) Гайсә ярдәмендә ничек хакыйкать чынбарлык булган?

10 Гайсә Пилатка ул җиргә хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен килгән дип әйткән. Аллага хезмәт иткәндә Гайсә бу хакыйкать Йәһвәнең хакимлеген аклау белән бәйле һәм бу Алла Патшалыгы ярдәмендә тормышка ашырылачак, ә аның Патшасы Мәсих булачак икәнен ачыклаган. Ләкин хакыйкать турында сөйләү Гайсә өчен өйрәтү һәм вәгазьләүдән башка тагын да күбрәк мәгънә йөрткән. Гайсә хакыйкатьне үтәп аны чынбарлык иткән. Шуңа күрә рәсүл Паул: «Шулай итеп, ризык һәм эчемлек өчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә көннәренә кагылышлы сорауларда сезне һичкем хөкем итмәсен. Болар — киләчәкнең күләгәсе генә, ә чынбарлык — Мәсихтә»,— дип язган (Көлессәйлеләргә 2:16, 17).

11 Мәсәлән, Гайсә, алдан ук әйтелгәнчә, Бәйтлехем шәһәрендә туганнан соң хакыйкать чынбарлык булган (Михей 5:2; Лүк 2:4—11). Хакыйкать, шулай ук, Даниел пәйгамбәрнең 69 «атна» яисә ел атналары азагында Мәсихнең дөньяга килүе турында алдан ук әйткән сүзләренең үтәлүе белән чынбарлык булган. Бу, пәйгамбәрлек әйтүе буенча, безнең эраның 29 елында — Гайсә үзен Аллага багышлап суга чумганда һәм ул изге рух белән майланган чагында төгәл үтәлгән (Даниел 9:25; Лүк 3:1, 21, 22). Гайсә Патшалык вәгазьләүчесе булып хезмәт иткәндә һәм кешеләргә белем биргәндә хакыйкать чынбарлык булуын дәвам иткән (Исай 9:1, 2, 6, 7; 61:1, 2; Маттай 4:13—17; Лүк 4:18—21). Һәм, ахыр чиктә, Гайсә үлгәч һәм яңадан терелгәч хакыйкать чынбарлык булган (Мәдхия 15:8—11; Исай 53:5, 8, 11, 12; Маттай 20:28; Яхъя 1:29; Рәсүлләр 2:25—31).

12. Ни өчен Гайсәнең: «Мин ...хакыйкать»,— дип әйтергә хокукы булган?

12 Хакыйкать Гайсә Мәсихтә тупланганга күрә ул: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак»,— дип әйтә алган (Яхъя 14:6). Кешеләр Гайсә ролен Алланың ниятендә танып «хакыйкать ягына» басканнан соң рухи яктан азат ителәләр (Яхъя 8:32—36; 18:37, ЯД). Изге Язмаларда «сарыклар» дип аталган кешеләр хакыйкатьне кабул иткәнгә һәм Гайсә Мәсих артыннан иман белән барганга күрә мәңгелек тормыш алачаклар (Яхъя 10:24—28).

13. Нинди өч яктан без Изге Язмаларның хакыйкатен карап чыгарбыз?

13 Гайсә һәм аның Алла тарафыннан рухландырылган шәкертләре өйрәткән хакыйкатьләр чын мәсихчеләрнең иманына нигез сала. «Итагатьлек белән иман итүчеләр» «хакыйкатьтә йөриләр» (Рәсүлләр 6:7; 3 Яхъя 3, 4). Ләкин кем бүген хакыйкатьтә йөри? Кем барлык халыкларны хакыйкатькә өйрәтә? Бу сорауларга җавап биргәндә без беренче гасыр мәсихчеләренә аеруча игътибар итәчәкбез һәм 1) дин тәгълиматларына, 2) гыйбадәт кылуга һәм 3) шәхси тәртибебезгә кагылышлы Изге Язмаларның хакыйкате нәрсәдә тора икәнен беләчәкбез.

Хакыйкать һәм тәгълиматлар

14, 15. Беренче мәсихчеләрнең һәм Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмаларга карата мөнәсәбәте турында нәрсә әйтер идегез?

14 Йәһвәнең язылган Сүзен — Изге Язманы беренче мәсихчеләр бик нык хөрмәт иткәннәр (Яхъя 17:17). Ул аларның дин тәгълиматлары һәм дини тормышлары өчен эталон булган. Безнең эраның II—III гасырларында яшәгән Климент Александрийский болай дип әйткән: «Камиллеккә омтылган кешеләр иман иткән [тәгълиматларына] Изге Язмаларда дәлилләр тапмыйча хакыйкать эзләүләрендә туктамыйлар».

15 Беренче гасыр мәсихчеләре кебек Йәһвә Шаһитләре дә Изге Язмаларны бик хөрмәт итәләр. Алар «бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү... өчен файдалы» икәненә ышаналар (2 Тимутегә 3:16, 17). Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләренең Изге Язмаларга — үзләренең өйрәтүче китабына нигезләнеп белгәннәре аша, әйдәгез, беренче мәсихчеләрнең тәгълиматларын карап чыгыйк.

Җан турында хакыйкать

16. Җан турында хакыйкать нәрсә әйтә?

16 Беренче мәсихчеләр Изге Язмада әйтелгәнгә ышанган һәм шуңа күрә җан турында хакыйкатькә өйрәткәннәр. Алла кешене барлыкка китергәннән соң «кеше тере җан булган» икәнен алар белгән (Яшәеш 2:7). Моннан тыш, алар кеше җаны үлә икәнен таныган (Йәзәкил 18:4; Ягъкуб 5:20). Алар шулай ук белгәннәр: «үлеләр бернәрсә дә белмиләр» (Вәгазьче 9:5, 10).

17. Үлеләр өчен нинди өмет бар икәнен сез ничек аңлатыр идегез?

17 Шул ук вакытта Гайсәнең беренче шәкертләрендә нык өмет булган: Алла исендә калган үлеләр яңадан терелтелгән, ягъни яшәүгә кайтарылган булачак. Бу тәгълиматны Паул ачык итеп күрсәткән: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип, алар кебек үк, мин дә Аллаһыга өмет баглыйм» (Рәсүлләр 24:15). Хәтта соңрак та, үзен мәсихче дип санаган Минуций Феликс: «Кешене барлыкка китергән Алла аны терелтеп торгыза алмый дип әйтүче надан бар микән?» — дип сораган. Беренче гасыр мәсихчеләре кебек Йәһвә Шаһитләре дә Изге Язманың кеше җаны, үлем һәм терелтеп торгызу турындагы хакыйкатьләрен кабул итәләр. Әйдәгез, хәзер Алла һәм Гайсә Мәсих турындагы хакыйкатьне карап чыгыйк.

Хакыйкать һәм Троица

18, 19. Ни өчен Троица тәгълиматы Изге Язмаларга нигезләнмәгән дип әйтеп була?

18 Беренче мәсихчеләр Алланы, Мәсихне һәм изге рухны Троица дип санамаган. Бер энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Яңа Васыятьтә [Инҗилдә] Троица сүзе дә, аның турында ачык доктрина да юк. Шулай ук Гайсә һәм аның шәкертләре дә Иске Васыятьтән [Тәүраттан]: „Тыңла Исраил: Ходай, безнең Аллабыз, бердәнбер Ходай“,— дигән өземтәдәге сүзләрне — Шма дигән [Яһүдләрнең догасын] — кире кагарга җыенмаганнар (Икен. 6:4)» («The Encyclopædia Britannica»). Мәсихчеләр Римның өч илаһисыннан торган триадасына яисә башка илаһларга табынмаганнар. Алар Гайсәнең Йәһвә бер үзе генә гыйбадәт кылуга лаеклы дигән сүзләренә туры китереп яшәгәннәр (Маттай 4:10). Өстәвенә, алар Мәсихнең: «Атам Миннән бөегрәк»,— дигән сүзләренә ышанган (Яхъя 14:28). Хәзерге Йәһвә Шаһитләре шул ук карашта тора.

19 Гайсәнең беренче шәкертләре Алла, Мәсих һәм изге рух арасындагы аерманы ачык аңлаганнар. Чыннан да алар, Троица исеменә түгел, ә 1) Ата исеменә, 2) Улы исеменә 3) изге рух исеменә шәкертләрен суга чумдырган. Йәһвә Шаһитләре дә Изге Язма хакыйкатенә өйрәтәләр һәм шуңа күрә Алла, аның Улы һәм изге рух арасындагы аермага басым ясыйлар (Маттай 28:19).

Хакыйкать һәм суга чуму

20. Суга чуму йоласын үтәргә теләүчеләр нәрсәне белергә тиеш?

20 Гайсә аның эзләре буенча барган кешеләргә башкаларны хакыйкатькә өйрәтеп аларны аның шәкертләре итәргә дип боеру биргән. Суга чуму йоласын үтәргә лаек булыр өчен, бу кешеләргә Изге Язмалардан төп белемнәр алырга: мәсәлән, Атаның һәм аның Улы, Гайсә Мәсихнең дәрәҗәсен һәм хакимиятен танырга кирәк (Яхъя 3:16). Суга чуму йоласын үтәргә теләүче кешеләргә, шулай ук, изге рух — бу шәхес түгел, ә Алланың эш итүче көче икәнен аңларга кирәк (Яшәеш 1:2).

21, 22. Суга чуму йоласын ни өчен иман иткән кешеләр генә үтә ала икәнен сез ничек аңлатыр идегез?

21 Беренче мәсихчеләр Алла ихтыярын үтәргә чын күңелдән үзләрен багышлаган, гөнаһларында тәүбә иткән һәм барысын да аңлап суга чумарга теләгән кешеләрне генә суга чумдырган. Безнең эраның 33 елында Иерусалимда Уңыш бәйрәменә җыелган яһүдләр белән прозелитларда Яһүди Язмаларыннан алган белемнәр инде булган. Петернең Гайсә Мәсих турында сөйләгәнен тыңлап 3000 гә якын кеше «аның сүзләрен кабул иткәннәр» һәм суга чумдырылганнар (Рәсүлләр 2:41; 3:19—4:4; 10:34—38).

22 Мәсихчеләр булып суга чуму йоласын иман иткән кешеләр генә үтә ала. Самареядә яшәүче кешеләр хакыйкатьне кабул иткәннәр һәм «Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә исеме хакында Филип сөйләгән Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чумдырылу йоласын үткәннәр» (Рәсүлләр 8:12). Йәһвә турында белемнәре булган һәм диндар кеше — Хәбәшстан түрәсе иң башта Филипнең Мәсих турында пәйгамбәрлекнең үтәлүе турындагы сүзләре белән ризалашкан һәм шуннан соң гына суга чуму йоласын үткән (Рәсүлләр 8:34—36). Соңыннан Петер Көрнилигә һәм башка мәҗүсиләргә Алладан «куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» һәм Гайсә Мәсихкә иман иткән һәркайсы кешенең гөнаһлары кичерелгән булачак дип әйткән (Рәсүлләр 10:35, 43; 11:18). Боларның барысы да Гайсәнең «шәкертләр булдырыгыз... кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» дигән боеруына туры килә (Маттай 28:19, 20; Рәсүлләр 1:8). Йәһвә Шаһитләре дә бу принципны тоталар һәм суга чуму йоласын үтәргә Изге Язмаларның төп белемнәре булган һәм Аллага үзләрен багышлаган кешеләргә генә рөхсәт итәләр.

23, 24. Мәсихчеләрнең суга чумдырылуның дөрес үткәрелүе нинди?

23 Суга тулысынча батырып алу — бу иман иткән кешеләр өчен суга чумдырылу йоласын тиешенчә үтәү. Гайсә Үрдүн елгасында суга чумдырылгач «судан чыкты» (Марк 1:10). Хәбәшстан түрәсе дә «су янына» килгәннән соң суга чуму йоласын үтәгән булган. «Алар Филип белән суга керделәр» һәм шуннан соң «судан чыктылар» (Рәсүлләр 8:36—40). Изге Язмаларда суга чумдырылуның символик рәвештә күмү белән чагыштырылуы, шулай ук, суга тулысынча батырып алынган булырга тиеш дип күрсәтә (Римлыларга 6:4—6; Көлессәйлеләргә 2:12).

24 Бер китапта: «Яңа Васыятьтәге суга чумдыруның сурәтләнелүе буенча, суга чумдырылган шәхес су астына батырылган булган»,— дип әйтелә («The Oxford Companion to the Bible»). Ә икенче бер чыганакта: «Беренче мәсихчеләр чумдырылу йоласын су булган һәркайсы җирдә суга батырып алу аша үтәгәннәр»,— дип әйтелә («Larousse du XXe Siècle», Paris, 1928). Һәм шулай ук бер китапта: «Суга чуму, аның иң төп мәгънәсендә, бар кеше алдында иманыңны игълан итү таләп иткән һәм шуннан соң Мәсих исеменә тулысынча су астына батыру үткәрелгән»,— дип әйтелә («After Jesus—The Triumph of Christianity»).

25. Чираттагы мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?

25 Бу мәкаләдә беренче мәсихчеләрнең Изге Язмаларга нигезләнгән тәгълиматларының һәм дини эшләренең бары тик берничә мисалы гына каралган иде. Беренче мәсихчеләр белән Йәһвә Шаһитләренең дин тәгълиматлары арасында тагын уртак яклар табып була. Чираттагы мәкаләдә без хакыйкатькә өйрәткән кешеләрне тагын нинди билгеләр буенча ачыклап була икәнен карап чыгарбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Алла нинди гыйбадәт кылуны таләп итә?

• Ничек Гайсә Мәсих аша хакыйкать чынбарлык булган?

• Җан белән үлем турындагы хакыйкать нәрсәдән гыйбарәт?

• Мәсихчеләрнең суга чумдырылуы ничек үткәрелә һәм суга чуму йоласын үтәргә теләгән кешеләрдән нәрсә таләп ителә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Гайсә Пилатка: «Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен... дөньяга килдем дә»,— дип әйткән.

[13 биттәге иллюстрация]

Гайсә: «Мин — хакыйкать»,— дип әйткән. Сез ни өчен ул алай әйткән икәнен аңлата аласызмы?

[14 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләрнең суга чумдыру йоласы турындагы хакыйкате нәрсәдән гыйбарәт?