Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ныклыкка Аллага тугрылыкны өстәгез

Ныклыкка Аллага тугрылыкны өстәгез

Ныклыкка Аллага тугрылыкны өстәгез

«Иманыгызга... ныклыкны, ныклыгыгызга Аллага тугрылыкны... өстәгез» (2 ПЕТЕР 1:5, 6, ЯД).

1, 2. а) Балага нинди яклардан үсәргә кирәк? б) Ни дәрәҗәдә рухи үсү мөһим?

ҮСҮ һәрбер бала өчен мөһим. Ләкин балага физик яктан гына түгел, ә фикер йөртү, акыл ягыннан үсәргә кирәк һәм аңардан балигъ булу көтелә. Тора-бара ул, балачак гадәтләрен калдырып, буйга җиткән кыз яисә ир-ат була. Бу турыда рәсүл Паул болай дип язган: «Мин бала чагында балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым» (1 Көринтлеләргә 13:11).

2 Паулның сүзләрендә рухи үсүгә кагылышлы бик мөһим фикер бар. Мәсихчеләргә рухи яктан балачакны калдырып «фикер йөртү рәвеше белән балигъ булган кешегә» үсәргә кирәк (1 Көринтлеләргә 14:20). Аларга алга омтылырга һәм «Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә» ирешергә кирәк. Шул чакта алар «бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмаячак» (Эфеслеләргә 4:13, 14).

3, 4. а) Рухи яктан «балигъ булыр» өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? б) Безгә Алла хуплаган нинди сыйфатларны күрсәтергә кирәк һәм ни дәрәҗәдә алар мөһим?

3 Ничек без рухи яктан «балигъ була» алабыз? Баланың үсүе гадәттәге шартларда үзеннән-үзе бара, ә рухи яктан үсү аңлы рәвештә тырышлык таләп итә. Бу Алла Сүзеннән төгәл белемнәр алудан һәм без өйрәнгәнне тормышта кулланудан башлана (Еврейләргә 5:14; 2 Петер 1:3). Ә бу үз чиратында Алла хуплаган сыйфатларны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Үскәндә безнең тән әгъзалары берьюлы үзгәргән кебек, шулай ук, Алла хуплаган төрле сыйфатларның үсүе бергә бара. Рәсүл Петер болай дип язган: «Шул сәбәпле, иманыгызга игелек өстәү өчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне өстәгез; белемгә тотнаклыкны; тотнаклыкка сабырлыкны [«ныклыкны», ЯД]; сабырлыкка [«ныклыкка», ЯД] Аллаһыга бирелүне [«тугрылыкны», ЯД]; Аллаһыга бирелүгә имандаш туганнарыгызны яратуны; имандаш туганнарыгызны яратуга мәхәббәт өстәгез» (2 Петер 1:5—7).

4 Петер санап чыккан һәрбер сыйфат яшәү өчен бик мөһим һәм аларның берсен дә төшереп калдырып булмый. Ул болай дип өсти: «Әгәр сездә бу хасиятләр булса, һәм алар арта барса, сезнең Раббыбыз Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас» (2 Петер 1:8). Әйдәгез, ныклыгыбызга Аллага тугрылыкны өстәргә кирәклегенә аеруча игътибар итик.

Ныклык кирәк

5. Ни өчен безгә ныклык кирәк?

5 Петер дә, Паул да Аллага тугрылык ныклык белән бәйле икәнен күрсәтәләр (1 Тимутегә 6:11, ЯД). Нык булу — бу авыр шартларда көч күрсәтү һәм тәвәккәл булып калу гына түгел. Бу түземлелек, батырлык һәм рух ныклыгын үз эченә ала, шулай ук ныклыкка ия булган кешенең сынау, каршы килү, вәсвәсә яисә эзәрлекләүләр белән очрашканда өмете өзелми. Без «Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп» һәм Аллага тугрылык саклап яшибез, шуңа күрә эзәрлекләүләргә әзер (2 Тимутегә 3:12). Әгәр дә без Йәһвәгә карата үзебезнең яратуыбызны исбатларга һәм коткарылыр өчен кирәкле сыйфатларны үстерергә телибез икән, без ныклык күрсәтергә тиешбез (Римлыларга 5:3—5; 2 Тимутегә 4:7, 8; Ягъкуб 1:3, 4, 12). Әгәр дә ныклыгыбыз булмаса, без мәңгелек тормыш ала алмыйбыз (Римлыларга 2:6, 7; Еврейләргә 10:36).

6. «Ахырга тикле чыдар» өчен нәрсә эшләргә кирәк?

6 Мәсихче тормышыбызны ничек кенә яхшы башламасак та, ахыр чиктә безнең ныклыгыбыз мөһим роль уйный. Гайсә: «Ахырга тикле чыдаган кеше котылыр»,— дип әйткән (Маттай 24:13). Әйе, безгә «ахырга тикле чыдарга» кирәк: я үзебезнең тормышыбызның, я бу әйберләр явыз системасының ахырына кадәр. Безгә Алла алдында сафлыгыбызны һәркайсы чакта да сакларга кирәк. Әмма ныклыгыбызга Аллага тугры булуыбызны өстәмичә, без Йәһвәгә яраклы була алмыйбыз һәм мәңгелек тормыш ала алмыйбыз. Нәрсә соң ул Аллага тугрылык?

Аллага тугры булу. Бу нәрсәне аңлата?

7. Нәрсә ул Аллага тугрылык һәм ул безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

7 Аллага тугры булу — бу Йәһвә Алланы тирән хөрмәт итү, аңа гыйбадәт кылу һәм хезмәт итү дигәнне аңлата, ә болар артында Алланың хакимлеген якларга кайнар теләк тора. Мондый тугрылык күрсәтер өчен безгә Йәһвә һәм аның юллары турында төгәл белемнәр кирәк. Безгә Алланы шәхес буларак белергә, аның белән якыннан танышырга кирәк. Бу безне чын күңелдән аңа якынрак булуны үстерергә дәртләндерәчәк һәм без моны үз эшләребез һәм яшәү рәвешебез белән күрсәтә алабыз. Без, мөмкин булганча, Йәһвәгә охшарга тырышырга тиешбез — аның юллары буенча йөрергә һәм аның сыйфатларын чагылдырырга (Эфеслеләргә 5:1, ЯД). Шулай итеп, Аллага тугрылык безне бар эшләребездә дә аңа яраклы булу теләге уята (1 Көринтлеләргә 10:31).

8. Аллага тугрылык һәм «тик аңа гына тугрылык» бер-берсе белән ничек бәйле икәнен күрсәтегез.

8 Аллага чын тугры булыр өчен без Йәһвәгә, аның үзенә генә гыйбадәт кылырга тиешбез, безнең йөрәкләрдә аның урынына бернәрсәгә дә урнашырга юл куярга ярамый. Безнең Барлыкка Китерүчебез буларак Алланың бездән «тик аңа гына тугрылыкны» таләп итәргә хокукы бар (Икенчезаконлык 4:24, ЯД; Исай 42:8). Шулай да Йәһвә безне аңа гыйбадәт кылырга көчләми. Ул безнең үз теләкләребез белән аңа тугры булуыбызны тели. Алла турында төгәл белемнәргә нигезләнгән Аллага карата ярату безне тормышыбызны саф итәргә һәм аңа үзебезне багышлап шул багышлану буенча яшәргә дәртләндерә.

Алла белән мөнәсәбәтләр үстерегез

9, 10. Алла белән якын мөнәсәбәтләрне без ничек үстерә һәм саклый алабыз?

9 Аллага үз багышлануыбызны суга чуму йоласын үтәү аша символлаштырганнан соң безгә аның белән мөнәсәбәтләребезне үстерергә, аның белән тагын да якынлашырга кирәк. Ә Йәһвә белән тагын да якынлашу теләге һәм аңа тугры хезмәт итү теләгебез аның Сүзен өйрәнүне һәм аның турында тирән уйлауны дәвам итәргә дәртләндерә. Алланың рухына безнең акылга һәм йөрәккә тәэсир итәргә рөхсәт иткәндә без Йәһвәгә карата яратуыбызны тагын да тирәнәйтәбез. Шул чакта аның белән мөнәсәбәтләр безнең тормышта иң мөһим урында торуын дәвам итәчәкләр. Йәһвә безнең иң яхшы Дустыбыз һәм без һәрвакыт аңа яраклы булырга телибез (1 Яхъя 5:3). Алла белән яхшы мөнәсәбәтләребезгә без тагын да күбрәк шатланабыз һәм аның яратучы үгет-нәсихәтенә һәм төзәтүләренә без рәхмәтлебез (Икенчезаконлык 8:5).

10 Әгәр дә без Йәһвә белән кадерле мөнәсәбәтләребезне тагын да ныграк итәр өчен даими адымнар ясамасак, шул чакта мөнәсәбәтләребез йомшарырга мөмкин. Әгәр дә шулай килеп чыга икән, моңарда Алланы гаепләп булмый, чөнки ул «безнең һәрберебездән ерак түгел» (Рәсүлләр 17:27). Йәһвә безнең аның белән якынлашуыбызга киртәләр куймаганына ничек без шатланабыз! (1 Яхъя 5:14, 15). Әлбәттә, Йәһвә белән шәхси якын мөнәсәбәтләрне саклар өчен, без тырышырга тиеш. Ләкин ул безгә бу яктан ярдәм итә: аңа тугрылык саклар һәм үстерер өчен безгә кирәк булганның барысын бирә (Ягъкуб 4:8). Ә ничек без яратып биргәннең барысын тулысынча куллана алабыз?

Рухи яктан көчле булыгыз

11. Аллага тугры булуыбыз, мәсәлән, нәрсәдә ачык күренә?

11 Аллага карата безнең тирән яратуыбыз аңа ни дәрәҗәдә без тугры икәнен гамәлдә күрсәтергә дәртләндерә һәм моны эшләргә рәсүл Паул чакыра: «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә» (2 Тимутегә 2:15). Бу таләпне үтәр өчен безгә яхшы тәртип — Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү, очрашуларга килү һәм вәгазьләү эшендә катнашу — кирәк. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне «бертуктаусыз дога кылу» гадәте сакларга ярдәм итә ала (1 Тессалуникәлеләргә 5:17). Боларның барысында гамәлдә Аллага карата безнең тугрылыгыбыз күренәчәк. Әгәр бу эшләрнең берәрсенә игътибар итмәсәк, без рухи яктан хәлсезләнергә һәм Иблиснең мәкерле ниятләренең корбаны булырга мөмкин (1 Петер 5:8).

12. Без сынауларны ничек уңышлы җиңә алабыз?

12 Өстәвенә, әгәр дә без үзебезне рухи яктан көчле һәм актив сакласак, безгә күп санлы сынауларны кичерергә җиңел. Сынауларның чыганагы аны көчәйтергә мөмкин. Иң авыры сиңа якын булган кешеләрдән — гаилә әгъзаларыннан, туганнардан һәм күршеләрдән — ваемсызлык, каршы килү һәм эзәрлекләүләр кичерү. Без эшебездә яисә мәктәптә мәсихче принципларыбыздан баш тартырга мәҗбүр итүче басым белән очрашырга мөмкин. Өмет өзелү, авыру һәм рухи төшенкелек безне көчсез калдырырга һәм нәтиҗәдә без очраткан сынаулар белән көрәшүне тагын да авырайтырга мөмкин. Әмма без «Йәһвә көнен исебездә нык тотып изге тәртиптә һәм Аллага тугры булуда» тырышсак, без бар булган сынауларны җиңә алабыз (2 Петер 3:11, 12, ЯД). Һәм моны эшләп, без Алла безгә фатихаларын бирәчәгендә ышанычлы була алабыз һәм шатлыгыбызны саклыйбыз (Гыйбрәтле хикәя 10:22).

13. Аллага тугры булуны саклар өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

13 Иблис үз һөҗүмнәрен Аллага тугрылык саклаган кешеләргә юнәлдерсә дә, бездә куркыр өчен сәбәпләр юк. Ни өчен? Чөнки Йәһвә «Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга» икәнен белә (2 Петер 2:9). Сынауларны кичерер өчен һәм Йәһвә безне коткарсын өчен без «алласызлыкны һәм дөньяви нәфесләрне кире кагып... бу дөньяда төпле, гадел һәм Алланы хөрмәт итеп яшәргә» тиешбез (Титуска 2:12). Мәсихчеләр буларак безгә тән теләкләре һәм эшләре белән бәйле булган һәркайсы көчсезлекләребез Аллага тугры булуыбызга зыян китермәсен һәм аны җимермәсен өчен сак булырга кирәк. Әйдәгез, хәзер бу куркынычларның кайберләрен карап чыгыйк.

Тугрылыкка куркыныч китергәннән сакланыгыз

14. Әгәр дә безне мал-мөлкәт җыю тозагы үзенә җәлеп итсә, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

14 Күпләр өчен мал-мөлкәт җыю тозакка әйләнә. Без Аллага тугры булу «табыш казануга хезмәт итә, дип уйлап», үз-үзебезне алдарга мөмкин. Ә бу имандашларның ышанычын алардан табыш алырга кулланыр өчен дәртләндерергә мөмкин (1 Тимутегә 6:5). Без хәтта, безнең кайтарып бирергә мөмкинлегебез булмас икәнен алдан ук белеп, мал-мөлкәтле мәсихчене әҗәткә акча бирергә ялварып сорарга хокукыбыз бар дип ялгыш нәтиҗә дә ясарга мөмкинбез (Мәдхия 36:21). Ләкин материаль әйберләрне туплау түгел, ә Аллага тугры булу «хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә» (1 Тимутегә 4:8). «Без дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмыйбыз» икәнен истә тотып, әйдәгез тагын да зуррак тырышлык белән Аллага тугры булырга омтылыйк һәм үзебездә «булганнар белән» — «ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк» (1 Тимутегә 6:6—11).

15. Рәхәтлек артыннан куу Аллага тугры булуны икенче урынга күчерә икән, без нәрсә эшли алабыз?

15 Ләззәткә омтылу Аллага тугры булуны икенче урынга күчерергә мөмкин. Безгә бу яктан ашыгыч рәвештә үзгәрешләр ясау кирәк түгелме? Әлбәттә, физик күнегүләрдән һәм ял итүдән берникадәр файда бар. Ләкин мәңгелек тормыш белән чагыштырганда аларның файдасы кечкенә генә (1 Яхъя 2:25). Безнең көннәрдә күп кешеләр «Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яраталар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренәләр, ә иман тотуның көчен инкяр итәләр» һәм безгә мондый кешеләрдән читләшергә кирәк (2 Тимутегә 3:4, 5). Ә Аллага тугры булып калуга төп игътибарны юнәлткән кешеләр «чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә туплый» (1 Тимутегә 6:19).

16. Алланың гадел таләпләренә туры килер өчен кайберәүләргә нинди гөнаһлы теләкләр ирек бирми һәм ничек без бу теләкләрне җиңә алабыз?

16 Эчкечелек һәм наркотикларны куллану, әхлаксызлык һәм гөнаһлы теләкләр Аллага тугры булуыбызны җимерергә мөмкин. Бу эшләргә бирелеп без Алланың гадел таләпләренә туры килә алмаячакбыз (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; 2 Көринтлеләргә 7:1). Хәтта Паулга да гөнаһлы тәне белән даими көрәш алып барырга туры килгән (Римлыларга 7:21—25). Начар теләкләрне юк итәр өчен бик катгый адымнар кирәк. Иң беренчедән, без әхлакый сафлыкны сакларга тәвәккәл булырга тиешбез. Бу турыда Паул безгә болай дип әйтә: «Үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез» (Көлессәйлеләргә 3:5). Мондый гөнаһлы эшләрне — «дөньяви теләкләрне» үтерү өчен тәвәккәл булу таләп ителә, чөнки аларны тулысынча юк итү кирәк. Начар теләкләрне кире кагарга һәм әйберләрнең бу явыз системасында Аллага тугры һәм тәкъва булуга омтылырга Алланың ярдәме турында ялварып дога кылу мөмкинлек бирәчәк.

17. Үгетләүгә карата бездә нинди караш булырга тиеш?

17 Күңел боеклыгы безнең ныклыгыбызны көчсез калдырырга һәм Аллага тугры булуыбызга зыян китерергә мөмкин. Йәһвә хезмәтчеләренең күбесе күңел боеклыгы кичергән (Саннар 11:11—15; Езра 4:4; Юныс 4:3). Әгәр дә боегу ачу килү белән өстәлсә аеруча зур зыян китерә ала. Ачу, безне берәрсе үпкәләтсә, кисәтү ясаса я үгетләсә барлыкка килергә мөмкин. Ләкин кисәтү һәм үгетләү Алланың безне яратуы һәм кызыксынуы турында дәлил булып хезмәт итә (Еврейләргә 12:5—7, 10, 11). Үгетләүгә җәзага кебек түгел, ә тәкъва юл буенча йөрергә өйрәнү өчен мөмкинлек итеп карарга кирәк. Әгәр дә без басынкы булсак, без бирелгән киңәшне кабул итәчәкбез һәм аңа югары бәя бирәчәкбез, чөнки без «үгет сүзләре — тормышка юл» икәнен аңлыйбыз (Гыйбрәтле хикәя 6:23). Бу безгә Аллага тугрылыкка омтылуда рухи яктан тиз үсәргә ярдәм итә ала.

18. Берәрсен үпкәләткән чакта безнең өстә нинди бурыч бар?

18 Аңлашылмаучылык һәм үпкәләү Аллага тугрылык күрсәтүдә кыенлыклар тудыра ала. Алар борчылуга сәбәп булырга яисә кайберәүләрне рухи кардәшләр белән аралашудан үзләрен аеруга китерергә мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 18:1, ЯД). Ләкин без истә тотарга тиешбез: башкаларга карата ачу яисә дошманлык хисен өзлексез тоту Йәһвә белән безнең мөнәсәбәтләребезгә зыян китерә ала (Левит 19:18). Өстәвенә, «үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый» (1 Яхъя 4:20). Таудагы вәгазендә Гайсә басым ясаган: шәхси каршы килүләрне ашыгыч рәвештә төзәтергә кирәк. Аны тыңлаган кешеләргә ул болай дип әйткән: «Шуңа күрә, әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, корбан китерү урынында туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир» (Маттай 5:23, 24). Явыз сүзләр яисә эшләр аркасында алынган җәрәхәтне сәламәтләндерергә гафу үтенү ярдәм итә ала. Әгәр дә без гафу үтенсәк һәм дөрес эшләмәгәнебезне танысак, мөнәсәбәтләргә китерелгән зыянны юк итәргә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен кире кайтарырга була. Төрле авырлыкларны чишүгә карата Гайсә шулай ук башка киңәш тә биргән (Маттай 18:15—17). Авырлыкларны чишүдә тырышлыкларыбыз уңышлы булганда ничек бу безне шатландыра! (Римлыларга 12:18; Эфеслеләргә 4:26, 27).

Гайсә үрнәгенә иярегез

19. Гайсә үрнәгенә иярү ни өчен шулхәтле мөһим?

19 Без сынаулар белән һәрчакта да очрашачакбыз, ләкин аларга безне мәңгелек тормыш алу өчен чабуыбызда читкә алып китәргә рөхсәт итмәскә кирәк. Йәһвә безне сынаулардан коткара ала икәнен истә тотыгыз. Без «юлыбызда торган бар киртәне алып ташлаганда» һәм «үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үткәндә», әйдәгез «Гайсәдән — иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк» (Еврейләргә 12:1—3). Әгәр дә без Гайсә үрнәген игътибар белән өйрәнәбез һәм үзебезнең сөйләшүебездә һәм эшләребездә аңа охшарга тырышсак, бу безгә Аллага тугрылык үстерергә һәм тугрылыкны төгәлрәк күрсәтергә ярдәм итәчәк.

20. Ныклык һәм Аллага тугрылык нинди бүләкләр китерә?

20 Ныклык һәм Аллага тугрылык — икесе дә тыгыз бәйләнештә безгә коткарылуга ирешергә ярдәм итә. Бу кыйммәтле сыйфатларны чагылдырып без Аллага изге хезмәтебезне үти алабыз. Аңа бар эшләребездә дә тугрылык һәм ныклык күрсәткәнгә күрә, без хәтта сынаулар белән очрашканда да бәхетне саклыйбыз, чөнки Йәһвәнең назлы яратуын хис итәчәкбез һәм фатихаларын алачакбыз (Ягъкуб 5:11). Моннан тыш, Гайсә үзе безгә: «Чыдамлыгыгыз [«ныклыгыгыз», ЯД] белән тормышыгызны коткарырсыз»,— дип әйткән (Лүк 21:19).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ныклык ни өчен мөһим?

• Нәрсә ул Аллага тугрылык һәм ничек аны күрсәтеп була?

• Алла белән без ничек якын мөнәсәбәтләрне үстерә һәм саклый алабыз?

• Аллага тугры булуыбызны нәрсә куркыныч астына куя һәм ничек без алардан кача алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Аллага тугрылык күп эшләрдә күрсәтелә.

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Аллага тугрылыкны куркыныч астына куюдан сак булыгыз.