Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хорафатлар сезнең тормышыгыз белән идарә итәме?

Хорафатлар сезнең тормышыгыз белән идарә итәме?

Хорафатлар сезнең тормышыгыз белән идарә итәме?

ЮК-БАРГА ышану дөньяның һәр җирендә бар. Кайберәүләр аны мәдәни мирас өлеше итеп ипләп кенә саклап яши. Ә башкалары аларны тик кызыклы, тормышны ямьләндерүче әйберләр дип исәпли. Көнбатыш илләрендә гадәттә хорафатларга бигрәк шикләнеп карыйлар. Әмма башка илләрдә, мәсәлән Африкада, хорафатлар кешеләрнең тормышына нык тәэсир итә ала.

Африка мәдәнияте шактый зур өлештә хорафатларга нигезләнгән. Африкада чыккан фильмнар белән радио тапшыруларында, шулай ук бастырып чыгарылган әдәбиятта мөһим урынны юк-барга ышану белән мистика — магия, үлгән борынгы ата-бабаларга табыну һәм фетишизм яулап алган. Нигә хорафатлар кешеләргә шулкадәр тәэсир итә һәм алар кайдан килеп чыккан соң?

Хорафатлар ничек килеп чыккан?

Күп хорафатлар үлгәннәрнең рухыннан яки ниндидер башка рухлардан курку нәтиҗәсендә килеп чыккан. Була торган вакыйгалар — бу рухларның кешеләрне куркытырга, аларны кисәтергә яисә үзенең хуплавын белдерергә маташулары сыман карала.

Юк-барга ышану шулай ук савыктыру һәм им-томчылык белән тыгыз бәйләнгән. Әле яңа гына үсеш алып киткән илләрнең күпчелек яшәүчеләренә хәзерге заман медицина казанышлары бик кыйммәт һәм еш ирешә алмаслык. Шунлыктан кешеләрнең күбесе савыгабыз яки авырулардан сакланабыз дип, ыруг гореф-гадәтләрен үти, юк-барга ышана яки спиритизм белән шөгыльләнә. Моннан тыш, көнбатыш медицина методларын кулланып эшләүче врачка караганда, үзләренең гореф-гадәтләрен яхшы белгән, бер телдә сөйләшкән им-том итүче кешегә мөрәҗәгать итү алар өчен уңайлырак. Шуңа күрә хорафатлар һаман әле яшәп килә.

Хорафатка нигезләнгән күзаллаулар буенча, авыру һәм вакыйгалар тикмәгә генә булмый, аларның сәбәбе рухлар дөньясында яшәгән ниндидер көчләр дип санала. Әйтик, им-том итүче булган вакыйганы ата-бабалары рухының каргышы дип аңлатып бирергә мөмкин. Яки спиритик медиум, кемдер башка им-том итүче аркылы зарар күргән кешене бозган һәм менә шул авыртуның яисә вакыйганың сәбәбе булып тора дип, аңлатуы ихтимал.

Төрле илләрдә хорафатка нигезләнгән күзаллаулар бер-берсеннән төптән аерылып торалар һәм аларның таралуы җирле фольклорга, риваятькә һәм шартларга бәйле. Ләкин хорафатларның күбесен күзгә күренмәгән рухлар дөньясында берәүнең яки берәр нәрсәнең күңелен җайларга кирәк икәненә ышану бәйли.

Зарарсызмы яисә куркынычмы?

Күп гаиләләр өчен игезәкләрнең тууы — искиткеч һәм куандыргыч вакыйга. Әмма ләкин юк-барга ышанучы кешеләр аны билге сыман аңлатырга мөмкин. Көнбатыш Африканың кайбер илләрендә күп кешеләр аны илаһилар туганына тиңләп, аларга табыналар. Әгәр берәрсе яисә икесе дә үлә калса, игезәкләрнең кечкенә генә сыннары ясала һәм гаилә әгъзалары бу потлар каршына ризык куярга тиеш була. Ә башка урыннарда исә игезәкләрне бәхетсезлек китерүчеләр итеп күрәләр, шуңа күрә хәтта кайбер ата-аналар һәрхәлдә аларның берсен үтерәләр дә. Нигә? Алар, әгәр икесен дә исән калдырсаң, бер заман бу игезәкләр үз ата-аналарын үтерәчәк дип ышаналар.

Шушы мисаллар буенча, хорафатларның кайберләре сәеррәк күренсәләр дә, зарарлы түгел, әмма башкалары куркыныч, хәтта үлемгә алып барырга мөмкин. Әгәр гадәти вакыйга дәһшәтле билге итеп аңлатып бирелсә, нәтиҗәсе бик тә котычкыч булуы ихтимал.

Асылда хорафатлар — бу ышану, үзенчә бер дин. Юк-барга ышануның зарарлы икәнен күздә тотып: хорафатка нигезләнгән күзаллауларның һәм гореф-гадәтләрнең яшәп килүе кемгә генә файда китерә икән? дигән сорауны куйсак, бик тә урынлы булыр, әлбәттә.

Хорафатлар чыганагы

Бүгенге көндә булган дәлилләргә карамастан, кайберәүләр Иблиснең һәм явыз рухларның бар икәнлеген кире кагалар. Ләкин сугыш чорында көчле дошманның барлыгын танымаска маташулар тик җиңелүгә алып бара. Бик куәтле рухи көчләр белән алып барылган сугышта да шулай, аның турында рәсүл Паул болай дигән: «Чөнки без... явыз рухи көчләргә... каршы көрәшәбез» (Эфеслыларга 6:12).

Алар безнең күзгә күренмәс булсалар да явыз рухи көчләр бар. Изге Язмада әйтелгәнчә, күзгә күренмәгән рух, беренче хатын Хаувага мөрәҗәгать итәр һәм Аллага каршы баш күтәрергә өндәү өчен, кеше эчтән сөйли алучы курчакны кулланган сыман, еланны кулланган (Яшәеш 3:1—5). Изге Язма ул рухи шәхес «бөтен дөньяны алдаучы, иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан» дип әйтә (Ачылыш 12:9). Шул ук Шайтан башка фәрештәләрне Аллага каршы күтәрелергә этәргән (Яһүд 6). Шул бозык фәрештәләр җеннәр һәм Алла дошманнарына әйләнгәннәр.

Гайсә һәм аның шәкертләре дә кешеләр эчендәге җеннәрне куып чыгарганнар (Марк 1:34; Рәсүлләр 16:18). Бу явыз рухлар үлгән ата-бабалар түгел, чөнки «үлеләр бернәрсә дә белмиләр» (Вәгазьче 9:5). Андый рухи затлар — Иблиснең алдавына килеп капкан, фетнәче фәрештәләр. Шуңа күрә без алар белән бәйләнешкә керүгә яки аларның тәэсиренә җиңел караш белән карарга тиеш түгел, чөнки алар үзләренең юлбашчысы Шайтан Иблис кебек, безне йотарга әзер булып торалар (1 Петер 5:8). Җеннәрнең максаты — безне кешелекнең бердәнбер өметеннән — Алланың Патшалыгыннан аеру.

Изге Язмада Шайтан белән аның җеннәре кулланган ысулларның берсе турында: «Шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит»,— дип ап-ачык әйтелгән (2 Көринтлеләргә 11:14). Иблис безгә ул яшәүнең иң яхшырак юлын тәкъдим иткәнен төшендермәкче була. Шунлыктан бездә явыз рухларның тыкшынуы ниндидер вакытлы файда китерә дигән фикер туарга мөмкин. Ләкин алар безгә мәңгелек бернәрсә дә тәкъдим итә алмыйлар (2 Петер 2:4). Алар һичкемгә дә мәңгелек гомер бирергә сәләтле түгел, ә тиздән үзләре дә юк ителәчәк (Римлыларга 16:20). Мәңгелек гомер белән чын бәхетнең бердәнбер чыганагы — безнең Барлыкка Китерүчебез. Һәм явыз рухи көчләрдән тик Алла гына саклый ала (Ягъкуб 4:7).

Спиритизм белән бәйле булган бар ысуллар аша ярдәм эзләүне Алла хөкем итә (Икенчезаконлык 18:10—12; 4 Патшалык 21:6). Андый эшләр дошман белән эш алып баруга, Аллага хыянәт иткәннәр белән дуслашуга бәрабәр! Әгәр кеше гороскоптан белешмәләр алса, им-том итүчегә мөрәҗәгать итсә, яисә хорафатка нигезләнгән йолаларны үтәсә, ул явыз рухларга үзенең карарлары белән идарә итәргә юл ача. Ә бу ул аларга кушылып Аллага каршы чыкканга тиң.

Явызлыктан сакланырга мөмкин микән?

Нигердә яшәүче Адэ * исемле бер кеше тулы вакытлы вәгазьче, Йәһвә Шаһите белән Изге Язманы өйрәнгән. Адэ ни өчен кибете эчендә бөти элеп куйганын болай дип аңлаткан: «Минем дошманнарым күп». Аны укытып йөргән Йәһвә Шаһите аның чын сакчысы тик Йәһвә генә була алуын күрсәткән. Ул Адэгә Мәдхия 33:8 дән: «Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала һәм коткара»,— дигән сүзләрне укып биргән. Шунда Адэ: «Йәһвә мине чыннан да саклый алса, мин бу бөтине юк итәчәкмен»,— дигән нәтиҗәгә килгән. Хәзер еллар узгач ул өлкән һәм тулы вакытлы хезмәтче булып хезмәт итә. Аңа дошманнарының берсе дә зыян китерә алмаган.

Юк-барга ышансак та, ышанмасак та, тормышыбызда һәрберебезгә көтелмән очрак һәм вакыт туры килә дип әйтелгән Изге Язмада (Вәгазьче 9:11, ЯД). Ләкин Йәһвә безне һичкайчан явызлык аша сынамый (Ягъкуб 1:13). Үлем белән камилсезлекне без Адәм гөнаһы аркасында мирас итеп алганбыз (Римлыларга 5:12). Шул сәбәптән һәрбер кеше вакыты-вакыты белән авырый яисә җитди нәтиҗәләр тудырырлык хаталар эшли. Димәк, бар авыруларны яки уңышсызлыкларны явыз рухларга аударырга, сылтарга дөрес булмас иде. Моңа ышану бездә шул рухларның күңелен җайларга дигән теләк тудырырга мөмкин *. Авырган чакта, «ялганчы һәм ялганның атасы» Шайтан Иблиснең киңәшен эзләү урынына, тиешле медицина ярдәмен алырга кирәк (Яхъя 8:44). Статистика буенча, нәселдән-нәселгә күчкән хорафатлар киң таралган илләрдә, башка илләр белән чагыштырганда, кешеләр озаграк яисә яхшырак яшәмиләр. Шулай итеп, хорафатларның сәламәтлегебезгә бернинди файдасы булмаганы ап-ачык.

Алла теләсә кайсы явыз рухи заттан куәтлерәк һәм Ул безнең иминлегебез турында кайгырта. «Раббының күзләре тәкъва кешеләргә, Аның колаклары аларның ялваруына юнәлгән» (1 Петер 3:12). Шунлыктан Аңа саклау һәм акыллылык сорап дога кылыгыз (Гыйбрәтле хикәя 15:29; 18:10). Аның Сүзен, Изге Язманы, тирәнрәк аңларга тырышыгыз. Изге Язмадан төгәл белем без ия була алган иң яхшы саклаучы. Ул белемнең ярдәме белән яманлыкның ни сәбәптән яшәп килгәнен һәм Зур Кодрәтле Алланың илтифатлылыгына ничек итеп ирешә алганыбызга төшенәчәкбез.

Алла турындагы белемнең файдасы

Йәһвә һәм аның уй-ниятләре турындагы төгәл белем, наданлыкка һәм хорафатларга капма-каршы буларак, чын саклану табар өчен ачкыч. Моны Бенинда яшәгән Жан исемле ир кешенең мисалыннан күрергә була. Жанның гаиләсе бик каты юк-барга ышана иде. Кабиләнең гореф-гадәтләре буенча, яңа гына ир баланы тудырган хатын-кыз тугыз көн дәвамында махсус төзелгән алачыкта яшәргә тиеш булган. Кыз тудырса — җиде көн.

1975 елны Жанның хатыны бик матур бер малай тудыра. Аңа Марк дигән исем кушалар. Жан һәм аның хатыны үзләренең Изге Язмадан алган белемнәренә нигезләнеп, явыз рухи затлар белән бәйләнештә булырга теләмәгән. Әмма алар, гореф-гадәтне саклап, шул алачыкта яшәргә кирәк дигән күндерүләргә һәм куркытуларга бирешкәнме? Юк, алар кабиләнең гореф-гадәтен үтәүдән баш тартканнар (Римлыларга 6:16; 2 Көринтлелләргә 6:14, 15).

Моның өчен Жанның гаиләсе зыян күрдеме? Шул көннән бирле инде бик күп вакыт узган. Марк хәзер Йәһвә Шаһитләренең җирле җыелышында хезмәттәш ярдәмчесе вазыйфасын үти. Хорафатларга үз тормышлары белән идарә итәргә һәм рухи иминлекләренә куркыныч тудырырга юл куймаганнары өчен гаилә әгъзалары барысы да куана (1 Көринтлеләргә 10:21, 22).

Чын мәсихчеләр хорафатларга бәйле булган эшләрдән сак булып, Барлыкка Китерүче Йәһвә белән аның Улы Гайсә Мәсих яудырган рухи яктылыкта йөрергә тиеш. Нәтиҗәдә, Алла каршында дөрес эшләр кылганга алар җан тынычлыгына ирешеп шатланалар (Яхъя 8:32).

[Искәрмәләр]

^ 20 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 21 абз. «Авыруларыбызда Иблис гаеплеме?» дигән мәкәләне карагыз («Күзәтү манарасы», 1 сентябрь 1999 ел, рус).

[5 биттәге иллюстрация]

Алла турындагы төгәл белем чын саклану һәм бәхет алып килә.