Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Берәүнең дә һичкайчан ул кеше... кебек Сөйләгәне Юк»

«Берәүнең дә һичкайчан ул кеше... кебек Сөйләгәне Юк»

«Берәүнең дә һичкайчан ул кеше... кебек Сөйләгәне Юк»

«Барысы да Гайсәне мактадылар һәм, Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калдылар» (ЛҮК 4:22).

1, 2. а) Гайсәне кулга алырга дип җибәрелгән сакчылар ни өчен үзләре генә кайтканнар? б) Гайсәнең өйрәткәннәре сакчыларга һәм башка кешеләргә тәэсир иткәне нәрсәдән күренә?

САКЧЫЛАР бирелгән боеруны үтәмәде. Аларны Гайсә Мәсихне кулга алырга дип җибәргәннәр иде, ә алар үзләре генә кайтты. Баш руханилар белән фарисейләр: «Ни өчен Аны тотып китермәдегез?» — дип аларны җавапка тарттылар. Чыннан да, ни өчен алар хәтта каршылык та күрсәтмәгән Гайсәне кулга алмаган? «Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк»,— дип җавап бирде сакчылар. Гайсәнең өйрәтүе аларга шундый нык тәэсир иткән ки, хәтта бу тыныч кешене кулга алырга аларның батырчылыклары җитмәгән * (Яхъя 7:32, 45, 46).

2 Гайсәнең өйрәткәннәре сакчыларга да, башка кешеләргә дә тәэсир иткән. Изге Язмаларда, кешеләр Гайсә янына, аны тыңлар өчен генә, күп итеп җыелган, диеп әйтелә. Аның туган шәһәренең кешеләре Гайсәнең «мәрхәмәт тулы сүзләреннән» таң калганнар (Лүк 4:22). Гайсә күп тапкыр көймәдән Гәлиләя диңгезе ярында җыелган халыкны өйрәткән (Марк 3:9; 4:1; Лүк 5:1—3). Бер тапкыр «күп кеше», үзләре белән ашарларына булмаса да, аның янында берничә көнгә калган (Марк 8:1, 2).

3. Иң беренче булып, нәрсә Гайсәне бөек укытучы иткән?

3 Гайсәне нәрсә бөек укытучы иткән соң? Иң беренче, мәхәббәт *. Гайсә үзе сөйләгән хакыйкатьләрне дә, өйрәткән кешеләрне дә яраткан. Ләкин шулай ук, Гайсә укытучы алымнары белән искиткеч эш итә белгән. Бу өйрәнү мәкаләләрендә без Гайсә кулланган кайбер нәтиҗәле алымнарны һәм без аларны ничек куллана алуыбызны карап чыгарбыз.

Гадилек һәм ачыклык

4, 5. а) Башкаларны өйрәткәндә ни өчен Гайсә аңлаешлы сүзләр кулланган һәм нәрсә моңарда игътибарга лаек? б) Гайсәнең өйрәтүендәге гадилек Таудагы вәгазь мисалыннан ничек күренә?

4 Югары белемле кешеләр, башкалар өчен аңлаешлы булмаган сүзләр һәм тәгъбирләр кулланып, еш кына артык катлаулы телдә сөйләшәләр. Ләкин безне башка кешеләр аңламаса, ничек алар безнең белемнәрдән файда алсын ди? Башкаларны өйрәткәндә Гайсә беркайчан да артык хикмәтле сүзләр кулланмаган. Шул арада, аның сүзгә никадәр бай булганын күз алдына китереп карагыз. Ләкин киң белемнәре булуына карамастан, Гайсә үзе турында түгел, ә аны тыңлаган кешеләр турында уйлаган. Аларның күпләренең «белемнәре дә булмаган» һәм аларның «гап-гади» кеше булганын ул белгән (Рәсүлләр 4:13). Аларның йөрәкләренә барып җитәрлек булсын өчен, ул бу кешеләргә таныш булган сүзләрне кулланган. Гайсәнең сүзләре гади булуына карамастан, ул аларны кулланып тирән мәгънәле хакыйкатьләрне аңлата алган.

5 Мәсәлән, Маттай 5:3—7:27 дә язылган Гайсәнең Таудагы вәгазен алыйк. Бәлкем, ул аны 20 минут эчендә әйтеп биргәндер. Ләкин бу вәгазьдә әйтелгән тәгълиматлар тирән мәгънәле һәм зина кылу, аерылышу, мал-мөлкәт җыю теләге кебек бозыклыкларның төп сәбәпләрен күрсәтә (Маттай 5:27—32; 6:19—34). Әмма аны сөйләгәндә Гайсә катлаулы җөмләләр кулланмаган. Моннан тыш, бу вәгазьдә бала аңламаган сүз дә юк! Шуңа күрә, Гайсә вәгазен тәмамлагач, арасында игенчеләр, көтүчеләр һәм балыкчылар булган халык «Аның өйрәтүенә... хәйран калды» (Маттай 7:28).

6. Гайсәнең гади, әмма тирән мәгънәле җөмләләренең кайбер мисалларын китерегез.

6 Кайвакыт Гайсә кыска, аңлаешлы җөмләләр кулланган. Гади булуына карамастан, мондый җөмләләр тирән мәгънәле булган. Ул көннәрдә китап бастыру булмаса да, Гайсә әйткән фикерләр аны тыңлаган кешеләрнең йөрәкләрендә һәм уйларында мәңгегә калган. Менә кайбер мисаллар: «Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас... Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз». «Берәүне дә хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс». «Ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз». «Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк». «Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр». «Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез». «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» * (Маттай 6:24; 7:1, 20; 9:12; 26:52; Марк 12:17; Рәсүлләр 20:35). 2000 елдан артык әйтелгән Гайсәнең бу сүзләрендә шулхәтле көч ки, хәтта безнең көннәрдә дә алар истә җиңел калалар.

Сораулар куллану

7. Ни өчен Гайсә сораулар кулланган?

7 Гайсә сорауларны искиткеч итеп кулланган. Ул аларны, вакытны юкка әрәм итмичә, эшнең асылын гына әйтергә мөмкинлек булганда да файдаланган. Ни өчен соң Гайсә сораулар биргән? Кайчакта ул фаш итүче сораулар кулланган: аңа каршы килгән кешеләрнең чын уйларын ачыклаган һәм шуның белән аларны сүзсез калдырган (Маттай 12:24—30; 21:23—27; 22:41—46). Ләкин күп очракларда сорауларны Гайсә аны тыңлаган кешеләр хакыйкатьне үзләштерсен өчен, шәкертләрен уйларга дәртләндерер һәм аларның фикер йөртү сәләтен үстерер өчен биргән. Рәсүл Петер белән бәйле булган ике мисалны карап чыгыйк.

8, 9. Петергә гыйбадәтханәгә салым түләү белән бәйле сорау турында дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итәр өчен, Гайсә аңа сорауларны ничек итеп биргән?

8 Башта салым җыючыларның Петердән, Гайсә гыйбадәтханәгә салым түлиме, дип сораганнарын искә төшерик *. Кайвакыт уйламыйча эшләгән Петер: «Әйе, түли»,— дип җавап биргән. Ләкин берникадәр вакыт үткәннән соң, Гайсә Петердән болай дип сораган: «Петер, син ничек уйлыйсың: җирдәге патшалар салымны һәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз халкыннанмы [«улларыннанмы», ЯД], әллә чит җир кешеләреннәнме?» Петер: «Чит җир кешеләреннән»,— дип җавап кайтаргач, Гайсә аңа: «Алай булгач, үзенекеләре [«уллары», ЯД] түләүдән ирекле»,— дигән (Маттай 17:24—27). Петергә Гайсәнең, бу сорауларны биреп, нәрсә әйтәсе килгәне аңлашылгандыр. Ни өчен?

9 Гайсә яшәгән көннәрдә билгеле булган: патша гаиләсенең әгъзалары салым түләүдән ирекле. Бу гыйбадәтханәдә күктәге Патшага гыйбадәт кылганнар, шуңа күрә Гайсә, аның бердәнбер Улы буларак, салым түләргә тиеш булмаган. Ләкин Петергә турыдан-туры җавап бирү урынына Гайсә, ул дөрес нәтиҗәгә килсен өчен, сорауларны уңышлы һәм, шул ук вакытта, әдәпле итеп биргән һәм, бәлкем, аңа әйтер алдыннан яхшырак уйларга кирәк икәнен аңларга ярдәм иткәндер.

10, 11. Безнең эраның 33 елының Коткарылу бәйрәменең төнендә Петер бер кешенең колагын чабып өзгәч, Гайсә нәрсә дип җавап кайтарган, һәм ничек бу вакыйга Гайсәнең сораулар бирүенең мөһимлеген аңлаган икәнен күрсәтә?

10 Безнең эраның 33 елының Коткарылу бәйрәмендә булган икенче мисалга игътибар итик. Бу көннең төнендә бер төркем кеше Гайсәне кулга алырга килгән. Аның шәкертләре, алар аны якларга тиешме, дип сораган (Лүк 22:49). Гайсәнең җавабын көтмичә, Петер кылычы белән бер кешенең колагын чабып өзгән (бәлкем, аның бу кешегә катырак җәрәхәт китерергә нияте булгандыр). Ул остазының ихтыярына каршы килеп эш иткән, чөнки Гайсә үзен дошманнар кулына бирергә әзерләнгән иде. Моңа Гайсә ничек җавап кайтарган? Гадәттәгечә түземлек белән Гайсә аңа мондый өч сорау биргән: «Атам биргән касәне Мин эчмәм дип уйлыйсыңмы әллә?», «Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмыйммы? Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде!» һәм «Әмма Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын?» (Яхъя 18:11; Маттай 26:52—54).

11 Уйлап кына карагыз: Гайсәне ачу белән тулы кешеләр чолгап алган, һәм ул үлеменең якынлашуын, аңа Атасының исемен изгеләндерү һәм кешелекне коткару белән бәйле булган бик мөһим эшне башкарырга кирәк икәнен белгән. Ләкин моңа да карамастан, нәкъ шушы вакытта, Петергә сораулар ярдәмендә мөһим хакыйкатьләрне үзләштерергә ярдәм итәргә кирәк, дип санаган. Шуңа күрә, моңардан Гайсә сорауларның мөһимлеген аңлаган икәне күренмиме?

Истә кала торган гиперболалар

12, 13. а) Нәрсә ул гипербола? б) Үз кардәшләребезне кечкенә хаталары өчен хөкем итү — бу акылсызлык икәненә басым ясар өчен Гайсә ничек гипербола кулланган?

12 Аллага хезмәт иткәндә Гайсә тагын бер уңышлы укытучылар ысулын — гиперболаларны кулланган. Бу — тәэсир итү көчен арттыру максаты белән, юри чиктән тыш зурайтып күрсәтү. Гиперболалар кулланып, Гайсә уйларда онытылмаслык образлар барлыкка китергән. Берничә мисал карап чыгыйк.

13 Таудагы вәгазендә, Гайсә «хөкем итмәгез» дигән сүзләргә басым ясап: «Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?» — дип сораган (Маттай 7:1—3). Күз алдына мондый күренешне китереп карагыз. Тәнкыйтьчел карашлы кеше үз кардәшенең «күзеннән» чүп бөртеген алырга тәкъдим итә. Аның кардәше ачык күрми һәм шуңа күрә ул дөрес хөкем итә алмый, дип әйтәсе килә тәнкыйтьченең, ләкин аның үзенә дөрес хөкем итәргә төгәл бер «бүрәнә» комачаулый. Чыннан да бу истә кала торган мисал һәм ул кардәшләребезне кечкенә хаталары өчен тәнкыйть итеп, шул ук вакыт үзеңә зур хаталар эшләү — бу акылсызлык икәненә басым ясый.

14. Гайсәнең черкине сөзү һәм дөяне йоту турындагы гиперболаны кулланганы ни өчен аеруча файдалы булган?

14 Икенче очракта Гайсә фарисейләрне «черкине сөзеп алучы, ә дөяне йота» торган «сукыр юлбашчылар» булганга күрә хөкем иткән (Маттай 23:24). Бу гиперболаны куллану аеруча көчле булган. Ни өчен? Чөнки Гайсәне тыңлаган кешеләр белгән иң зур хайванны, дөяне, кечкенә черки белән чагыштыру аларда бик зур тәэсир калдырган. Исәпләү буенча, дөянең авырлыгы 70 миллион черки авырлыгына тиң! Өстәвенә, фарисейләрнең шәрабны сөзеп эчкәннәрен Гайсә белгән. Кагыйдәләрнең төгәл үтәлүен күзәтеп торучы фарисейләр ялгыш черкине йотмас һәм церемониаль чисталыкны югалтмас өчен аны сөзгәннәр. Шул ук вакытта, образлы рәвештә әйткәндә, алар шулай ук пычрак дип саналган дөяне йотканнар (Левит 11:4, 21—24). Гайсәнең әйтәсе килгәне аңлаешлы булган. Фарисейләр Канунның иң кечкенә таләпләрен җентекләп үтәгән, әмма мөһимрәк булган эшләрне — гаделлек, шәфкатьлек һәм тугрылык турында онытканнар (Маттай 23:23). Гайсә аларның төп асылын никадәр ачык итеп күрсәткән!

15. Гиперболалар кулланып, Гайсә нәрсәгә өйрәткән?

15 Аллага хезмәт иткәндә Гайсә еш кына гиперболалар да кулланган. Шуларның кайбер мисалларын карап чыгыйк. Гайсә тауны урыныннан күчерә алган «горчицаның [кечкенә] орлыгы кадәр» иманыгыз булса дигән һәм аның бу сүзләре кечкенә иман күп эшли ала икәнен бик яхшы сурәтли (Маттай 17:20). Зур дөя энә күзе аша үтәргә тырыша — бу мал-мөлкәт җыю белән мавыккан һәм Аллага хезмәт итәргә тырышкан бай кешегә ни дәрәҗәдә авыр икәнен ачык итеп күрсәтә (Маттай 19:24). Гайсә истә кала торган образлар барлыкка китергән һәм аңарда, берничә сүз генә кулланып, зуррак уңышка ирешү сәләте булган. Бу образлар һәм аның сәләте безне сокландырмыймыни?

Кире какмаслык логика

16. Үзенең зирәк акылын Гайсә нинди бер генә максат өчен кулланган?

16 Камил акыллы Гайсә кешеләр белән логикалы фикер алыша алган. Ул беркайчан да үзенең бу сәләтен зыян китерер өчен кулланмаган. Башкаларны өйрәткәндә ул үзенең акылын бары тик хакыйкать турында сөйләр өчен генә кулланган. Кайвакыт ул логикалы фикер алышу ярдәмендә дини дошманнарның гаепләүләрен кире каккан. Ләкин күп очракларда бу ысул ярдәмендә ул шәкертләренә мөһим дәресләр биргән. Гайсәнең бу ысулны ничек оста кулланганын карап чыгыйк.

17, 18. Фарисейләрнең гаепләүләрен кире кагар өчен Гайсә логиканы ничек кулланган?

17 Гайсә сукыр һәм сөйләшә алмаган җенле кешене савыктырган очракны карап чыгыйк. Савыктыру турында ишеткәннән соң фарисейләр: «Аңа җеннәр башлыгы Белзебул [Иблис] көч биргәнгә күрә генә Ул җеннәрне куып чыгара»,— дип әйткәннәр. Фарисейләр Иблис җеннәрен куып чыгарыр өчен табигатьтән өстен көч кирәклеген таныганнарына игътибар ит. Ләкин кешеләр Гайсәгә ышанмасын өчен, алар бу көч аңарда Иблистән дип әйткәннәр. Гайсә исә, алар үз сүзләрен тулысынча уйлап бетермәгән икәнен күрсәтеп, болай дип әйткән: «Әгәр патшалык эчендә бүленү булса, ул җимерелер. Шулай ук эчендә ызгыш-талаш булган шәһәр яки йорт тора алмас. Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үзен-үзе тарката. Аның патшалыгы ничек торыр икән?» (Маттай 12:22—26). Асылда Гайсә: «Әгәр дә мин (сезнең сүзләрегез буенча) Иблиснең вәкиле буларак аның ук эшләрен җимерәм икән, димәк Иблис үз-үзенә зыян китерә һәм озакламыйча юк булачак»,— дип әйткән. Көчле логика, шулаймы?

18 Гайсә сөйләвен дәвам итә. Фарисейләрнең кайберләре үзләре җеннәрне куып чыгара икәнен белеп, Гайсә гади, әмма фаш итә торган сорау бирә: «Мин җеннәрне Белзебул көче белән куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез [яисә шәкертләрегез] кемнең көче белән куып чыгара соң?» (Маттай 12:27). Гайсә сүзләрен болай дип аңлатып була: «Әгәр мин җеннәрне Иблис көче белән куып чыгарам икән, димәк, сезнең шәкертләрегез шул ук көчне куллана». Моңа каршы фарисейләр нәрсә әйтә алган? Аларның шәкертләре Иблис көче белән куллана икәнен алар беркайчан да танымаслар иде. Шулай итеп, кире какмаслык логика кулланып, ул аларның гаепләүләре нигезсез икәнен күрсәткән.

19, 20. а) Гайсә логиканы тагын ничек кулланган? б) Гайсә, шәкертләренең дога кылырга өйрәт дигән үтенечләренә җавап биргәндә, ничек «бигрәк тә» дигән сүзне кулланып сөйләгән?

19 Гайсә ышандыручы дәлилләрне аңа каршы килгән кешеләрнең авызын ябар өчен генә түгел, ә кешеләрне Йәһвә турында дәртләндерүче һәм җанга җылы бирүче хакыйкатьләргә өйрәтер өчен кулланган. Тыңлаучыларына таныш хакыйкатьтән яңа хакыйкатьне үзләштерергә ярдәм итәр өчен, ул вәгазьләрендә «бигрәк тә» дигән сүзләрне берничә тапкыр кулланган. Түбәндәге ике мисалны карап чыгыйк.

20 Шәкертләр Гайсәдән аларны дога кылырга өйрәтергә сорагач, ул аларга җавап итеп бер кеше мисалын китергән. Бу кеше үз дустыннан шулхәтле үтенгән ки, хәтта нәтиҗәдә дусты аның сүзләрен үтәгән. Гайсә шулай ук ата-аналарның үз «балаларына яхшы нәрсәләр бирергә» әзер булуларына игътибар иткән. Шуннан соң ул мондый нәтиҗә ясаган: «Шулай итеп, сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк» (Лүк 11:1—13). Монда Гайсә үз фикерен чагыштыру белән түгел, ә бер-берсенә каршы кую белән аңлаткан. Әгәр дус башта үз якынының йомышын канәгатьләндерергә теләмәсә дә, ахыр чиктә аңа барыбер ярдәм иткән икән, әгәр камил булмаган ата-аналар үз балаларының мохтаҗлыклары турында уйлыйлар икән, бигрәк тә безнең күктәге яратучы Атабыз үзенең тугры хезмәтчеләренә, догада басынкылык белән аннан сораганда, үзенең изге рухын бирәчәк!

21, 22. а) Мал-мөлкәт турында борчылуга карата үгет-нәсихәт биргәндә Гайсә ничек фикер йөрткән? б) Гайсә өйрәтүенең берничә ысулын карап чыгып, без нинди нәтиҗәгә киләбез?

21 Мал-мөлкәт турында чиктән тыш кайгыртучанлык күрсәтүгә карата үгет-нәсихәт биргәндә дә, Гайсә моңа охшаш фикер йөртү кулланган. Ул болай дип әйткән: «Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда никадәр кыйммәтлерәк бит. Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә;... Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, әй сез, аз иманлылар, сезне бигрәк тә киендерер» (Лүк 12:24, 27, 28). Чыннан да, әгәр Йәһвә кошлар һәм чәчәкләр турында кайгырта икән, бигрәк тә үз хезмәтчеләре турында кайгыртучанлык күрсәтәчәк! Ярату белән тулы һәм ышандыручан бу сүзләр, һичшиксез, Гайсәне тыңлаган кешеләрнең күңелләренә яткан.

22 Гайсә өйрәткәндә кулланган берничә ысулны карап чыкканнан соң, без мондый нәтиҗәгә киләбез: аны кулга алырга дип килгән сакчылар: «Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк»,— дип әйткәндә бер дә арттырып әйтмәгәннәр. Ләкин Гайсәнең иң билгеле өйрәтү ысулы — бу ачык мисаллар яисә гыйбрәтле хикәяләр. Ни өчен ул бу ысулны кулланган? Һәм ул биргән ачык мисалларны нәрсә шундый файдалы иткән? Бу сораулар чираттагы мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Сакчылар, күрәсең, Синедрион карамагында хезмәт иткәннәр һәм баш руханиларга буйсынганнар.

^ 3 абз. Бу журналда булган алдагы мәкаләләрне карагыз.

^ 6 абз. Рәсүлләр 20:35 тән алынган өземтәне рәсүл Паул гына китерсә дә, ул сүзләрнең асылы Инҗилнең беренче дүрт китабында чагыла. Бәлкем, бу җөмләне Паулга аны Гайсәдән ишеткән берәр шәкерт әйткәндер, я ул аны терелгән Гайсәнең үзеннән ишеткәндер. Яисә аның Паулга Алла ачылышы итеп бирелүе дә мөмкин (Рәсүлләр 22:6—15; 1 Көринтлеләргә 15:6, 8).

^ 8 абз. Яһүдләр һәр ел гыйбадәтханә файдасына ике драхма (ике көнлек эш хакы) түләргә тиеш булган. Алынган акчалар гыйбадәтханә бинасын тиешле итеп тотуга, андагы хезмәтне үтәүгә һәм һәр көн халык хакына китерелергә тиеш булган корбаннар өчен түләүгә кулланылган.

Сезнең исегездәме?

• Гайсәнең гади һәм ачык итеп өйрәткәнен нинди мисаллар күрсәтә?

• Башкаларны өйрәткәндә ни өчен Гайсә аларга сораулар биргән?

• Нәрсә ул гипербола һәм Гайсә бу өйрәтү ысулын ничек кулланган?

• Үз шәкертләрен Йәһвә турында җанга җылы бирүче хакыйкатьләргә өйрәтер өчен, Гайсә логиканы ничек кулланган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Фарисейләр «черкине сөзеп алганнар, ә дөяне йотканнар».