Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөек укытучыга охшарга тырышыгыз

Бөек укытучыга охшарга тырышыгыз

Бөек укытучыга охшарга тырышыгыз

«Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз... Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (МАТТАЙ 28:19, 20).

1, 2. а) Ни өчен безнең барыбызны да укытучы дип әйтеп була? б) Һәрбер мәсихчегә өйрәтү белән бәйле нинди җаваплылык йөкләнгән?

СИН укытучымы? Бер яктан безнең барыбызны да укытучы дип атап була. Адашкан кешегә юл күрсәткәндә, хезмәттәшеңә эш тәртибен аңлатканда яисә балага ботинканы ничек бәйләргә икәнне күрсәткәндә, без өйрәтәбез. Башка кешеләргә моңа охшаш юллар белән ярдәм иткәндә без канәгатьлек кичерәбез, шулай бит?

2 Һәрбер мәсихченең өстендә өйрәтү белән бәйле җаваплылык ята. Безгә «шәкертләр булдырырга... [һәм] өйрәтергә» йөкләмә бирелгән (Маттай 28:19, 20). Вакыт-вакыт без җыелышта да өйрәтәбез. Моңа яраклы кардәшләр, җыелышларны рухи яктан ныгытыр өчен, «башлыклар һәм өйрәтүчеләр» сыйфатында хезмәт итәргә билгеләнәләр (Эфеслеләргә 4:11—13). Көндәлек мәсихче эшләрен башкарганда, тәҗрибәле мәсихче хатын-кызлар яшьрәк хатын-кызларны «яхшылыкка өйрәтергә тиеш» (Титуска 2:3—5). Безнең барыбызда да имандашларны дәртләндерергә дигән чакыру бар һәм без, Изге Язмалар ярдәмендә башкаларны рухи яктан ныгытып, бу чакыруны кабул итә алабыз (1 Тессалуникәлеләргә 5:11). Алла Сүзенең өйрәтүчесе булу һәм озак вакыт файда китерә алучы рухи кыйммәтлекләрне башкаларга сөйләү — зур хөрмәт!

3. Башкаларны өйрәткәндә уңышлырак булыр өчен без нәрсә эшли алабыз?

3 Ләкин башкаларны өйрәтүдә без ничек уңышлырак була алабыз? Иң башта Бөек Укытучы — Гайсә Мәсихкә охшарга тырышып. Әмма берәрсе: «Ничек без Гайсәгә охшарга тырыша алабыз ди? Ул бит камил булган»,— дип сорарга мөмкин. Әйе, без камил укытучылар була алмыйбыз. Ләкин сәләтләребез нинди генә булмаса да, без Гайсәнең өйрәтүдә биргән үрнәгенә намуслы иярергә тырыша алабыз. Аның өйрәтүдә кулланган дүрт ысулын — гади итеп өйрәтү, сорауларны уңышлы куллану, логикалы фикер йөртү һәм яраклы ачык мисаллар китерүне карап чыгыйк.

Гади итеп өйрәтү

4, 5. а) Ни өчен гадилек Изге Язмалар хакыйкатенең мөһим якларының берсе? б) Өйрәтүдә гади булыр өчен фикеребезне ничек белдерүебезне күзәтү ни өчен мөһим?

4 Алла Сүзенең төп хакыйкатьләре катлаулы түгел. Гайсә дога кылганда: «Атам... зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүең өчен Сиңа шөкрана итәм!» — дип әйткән (Маттай 11:25). Йәһвә үз ниятләрен эчкерсез һәм басынкы йөрәкле кешеләргә ача (1 Көринтлеләргә 1:26—29). Шулай итеп, гадилек — Изге Язмалар хакыйкатенең төп үзенчәлекләренең берсе.

5 Изге Язма өйрәнүләрен үткәргәндә һәм кызыксынган кешеләргә кабат килеп-киткәндә ничек гади итеп өйрәтергә? Бөек Укытучы үрнәге безне нәрсәгә өйрәтә? «Белемнәре дә булмаган... гап-гади кешеләр» булган тыңлаучыларның күңелләренә ятышлы итеп сөйләр өчен Гайсә гади, аларга аңлаешлы булган сүзләр һәм әйтемнәр кулланган (Рәсүлләр 4:13). Димәк, гади итеп өйрәтер өчен безгә, иң беренче, фикерләребезне ничек әйтүебезгә игътибар итәргә кирәк. Алла Сүзендәге хакыйкатьне тагын да ышанычлырак итәр өчен безгә катлаулы сүзләр һәм җөмләләр куллану кирәк түгел. Мондый «купшы сүзләр» тыңлаучыларны, аеруча белемнәре булмаган яисә сәләтләре чикле булган кешеләрне, куркытырга мөмкин (1 Көринтлеләргә 2:1, 2). Гайсә мисалы күрсәтә: гади һәм тырышып сайланган сүзләр кешеләргә хакыйкатьне аңлауда көчлерәк тәэсир итә ала.

6. Изге Язмалар өйрәнүче кешене информация белән «батырмас» өчен нәрсә эшләргә?

6 Өйрәтүдә гади булыр өчен, шулай ук өйрәнүче кешене зур күләмле информация белән «батырмас» өчен сак булырга кирәк. Гайсә шәкертләренең мөмкинлекләре чикле булганын истә тоткан (Яхъя 16:12). Без дә өйрәнүче кешенең сәләтен истә тотарга тиешбез. Мәсәлән, «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китап ярдәмендә өйрәтү алып барганда, һәрбер үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәкми *. Шулай ук ашыгу да дөрес булмас, чөнки китапның билгеле өлешен бер килүдә үтү — иң мөһим максат түгел. Өйрәнүнең тизлеген өйрәнүченең сәләтеннән һәм теләгеннән чыгып билгеләү дөрес булыр иде. Безнең максатыбыз — аңа Мәсих шәкерте һәм Йәһвә хезмәтчесе булырга ярдәм итү. Өйрәнүче кешегә белемнәрне ачык итеп аңлар өчен күпме вакыт кирәк, шулхәтле вакыт бирегез. Шул чакта хакыйкать аның күңеленә ятар һәм аны үзгәрергә дәртләндерер (Римлыларга 12:2).

7. Җыелышта чыгыш ясаганда, нинди киңәшләр безгә гади итеп өйрәтергә ярдәм итәчәк?

7 Җыелышта нотык белән чыгыш ясаганда «кеше төшенерлек» итеп сөйләр өчен нәрсә эшләргә? Әгәр залда күптән түгел генә очрашуларга килә башлаган кеше булса, бу аеруча мөһим (1 Көринтлеләргә 14:9). Түбәндәге өч файдалы киңәшне карап чыгыйк. Беренчедән, теманы ачыклар өчен кирәк булган барлык яңа сүзтезмәләрен аңлат. Изге Язмалар өйрәнгәндә без махсус лексиканы үзләштердек. Әгәр без «тугры һәм ышанычлы хезмәтче», «башка сарыклар» һәм «Бөек Бабыл» кебек сүзтезмәләрен куллансак, безгә, бәлкем, аларны кайвакытта аңлатырга да кирәктер. Икенчедән, күп сүзле булма. Кирәксез сүзләр һәм катлаулы җөмләләр аркасында тыңлаучыларның сине игътибарсыз калдыруы бар. Аңлаешлы сөйләшүгә ирешер өчен, кирәксез сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланма. Өченчедән, материалның күләме бик зур булмасын. Нотыкка әзерләнгәндә күп кызык җентекләүләр табарга мөмкин. Ләкин сөйләгәндә берничә мөһим фикергә басым ясау яхшырак һәм бирелгән вакытта ачык итеп аңлата алырлык, һәм шул фикерләрне ачыкларлык информацияне генә куллану файдалы.

Сорауларны уңышлы куллану

8, 9. Сорау сайлаганда ничек йорт хуҗасының кызыксынуын исәпкә алырга? Мисаллар китерегез.

8 Искә төшерик: Гайсә шәкертләренә үз фикерләрен ачык итеп әйтергә, уйларга дәртләндерергә һәм фикер йөртү сәләтләрен үстерергә ярдәм итәр өчен сорауларны оста итеп кулланган. Сораулар ярдәмендә ул кайгыртучанлык һәм ярату белән аларның йөрәкләренә барып җитәрлек итеп сөйләгән (Маттай 16:13, 15; Яхъя 11:26). Без сорауларны Гайсә кебек уңышлы итеп ничек куллана алабыз?

9 Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә кешене кызыксындырыр өчен без сораулар бирә алабыз һәм шуның белән Алла Патшалыгы турында сөйләшер өчен нигез салабыз. Йортта яшәүчене кызыксындырырлык сорауны ничек табарга? Игътибарлы бул. Йорт янына килгәндә тирә-юнне кара. Ишегалдында йорт хуҗасының балалары барлыгын күрсәткән уенчыклары юкмы? Әгәр булса, йорт хуҗасына мондый сорау биреп була: «Балаларыгыз үсеп җиткәч, дөньяның нинди булачагы турында уйлаганыгыз бармы?» (Мәдхия 36:10, 11). Ишекләрендә берничә йозакмы? Йортта сигнализация үткәрелгәнме? Шул чакта мондый сорау бирергә була: «Без урамда да, өйдә дә курыкмыйча йөрер вакыт килеп җитәрме, ничек уйлыйсыз?» (Михей 4:3, 4). Инвалидлар коляскасы белән керү өчен ясалган урынны күрәсеңме? Шул чакта мондый сорау биреп була: «Бар кешеләрнең дә сәламәтлеге яхшы булачак вакыт килерме?» (Исай 33:24). «Изге Язмалар темасы буенча ничек сөйләшүне башларга һәм дәвам итәргә» дигән брошюрада күп киңәшләр табып була *.

10. Сораулар биреп, без өйрәнүче кешенең йөрәгеннән ничек аның фикерләрен һәм тойгыларын «чумырып» ала алабыз, ләкин нәрсәне һәрчакта истә тотарга кирәк?

10 Ә Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә сорауларны ничек уңышлы итеп кулланырга? Гайсәдән аермалы буларак, без кешенең күңелендә нәрсә бар икәнен белмибез. Ләкин ипле һәм шул ук вакытта үткен сораулар биреп, без өйрәнүченең йөрәгеннән аның фикерләрен һәм тойгыларын «чумырып» ала алабыз (Гыйбрәтле хикәя 20:5). Мәсәлән, без «Белем» китабының «Аллага яраклы тормыш рәвеше ничек бәхет китерә» дигән бүлеген үтәбез, ди. Бу бүлектә намуссызлыкка, зина кылуга һәм моның кебек эшләргә Алланың карашы бирелә. Өйрәнгән кеше сорауларга дөрес җавап бирергә мөмкин, ләкин ул белгәне белән ризалашамы? Без аңа мондый сораулар бирә алабыз: «Сез Алланың бу сорауларга карата карашын акыллы дип саныйсызмы? Изге Язмаларның принципларын үз тормышыгызда ничек куллана алыр идегез?» Ләкин һәрчакта да өйрәнүчене хөрмәт итәргә һәм аның абруе турында уйларга кирәк. Аны кимсетә яисә оялта торган сораулар бирү дөрес булмас (Гыйбрәтле хикәя 12:18).

11. Нотык белән чыгыш ясаганда сорауларны ничек уңышлы кулланып була?

11 Чыгыш ясаганда да сорауларны уңышлы кулланып була. Эчтән генә җавап бирергә мөмкин булган риторик сораулар тыңлаучыларны уйланырга һәм фикерләргә дәртләндерә ала. Вакыт-вакыт Гайсә үзе мондый сораулар биргән (Маттай 11:7—9). Өстәвенә, нотык белән чыгыш ясаучы кереш сүзләрдән соң, нотыгының төп фикерләрен кыскача гына әйтер өчен, берничә сорау бирә алыр иде. Ул: «Бу нотыктан без менә мондый сорауларга җавап алачакбыз...»,— дип әйтә ала. Ә нотыгын тәмамлаганда, төп фикерләрне кабатлар өчен, ул бу сорауларга кабат кайта алыр иде.

12. Алла Сүзеннән имандашларына юаныч алырга ярдәм итәр өчен өлкәннәр сораулар куллана ала. Моңа мисаллар китерегез.

12 Сорауларны мәсихче өлкәннәр дә, мәсәлән, көтүче вазифасын үтәгәндә кулланырга мөмкин. Алар «кайгырган җанга» Йәһвә Сүзеннән юаныч табарга ярдәм итә алалар (1 Тессалуникәлеләргә 5:14, ЯД). Әйтик, үзен күңелсез хис иткән кешегә ярдәм итәр өчен, өлкән аңа Мәдхия 33:19 га игътибар итәргә киңәш бирә ала. Мәдхиядә болай дип әйтелә: «Боеккан йөрәкләргә Ходай якын һәм басынкы рухлыларны [«рухлары төшенке булганнарны», ХТ] коткара». Үзен күңелсез хис иткән кеше бу сүзләр аңа ничек кагылганын аңлыймы? Моны ачыклар өчен, өлкән мондый сораулар бирә ала: «Йәһвә Алла кемгә якын? Син үзеңне кайвакыт «боеккан йөрәкле» итеп хис итәсеңме? Синең «рухың төшенке» буламы? Әгәр Изге Язмалар Йәһвә мондый кешеләргә якын дип әйтә икән, бу аның сиңа да якын икәнен аңлатмыймы?» Мондый кайгыртучан ышандырулар боеккан кешенең рухын күтәрергә мөмкин (Исай 57:15).

Логик рәвештә фикерләү

13, 14. а) Күзгә күренми торган Аллага ничек иман итим дигән кеше белән без сөйләшүне ничек алып бара алабыз? б) Ни өчен барысын да ышандыра алабыз дип өметләнү дөрес түгел?

13 Аллага хезмәт иткәндә безнең максатыбыз — логикалы һәм ышандырырлык фикерләүләр белән кешеләрнең йөрәкләренә барып җитү (Рәсүлләр 19:8; 28:23, 24). Бу башкаларны Алла Сүзендәге хакыйкатькә ышанырга дәртләндерер өчен, безгә чиктән тыш акыл сатуларга бирелергә кирәк дигәнне аңлатамы? Һич тә юк. Ышандырырлык фикерләүләр катлаулы булырга тиеш дип уйлау дөрес түгел. Гади формада бирелгән логик дәлилләр еш кына иң уңышлысы була. Мисал карап чыгыйк.

14 Күзгә күренми торган Аллага ничек ышанырга дигән сорау биргән кешегә нәрсә әйтеп була? Без «сәбәп һәм нәтиҗә» канунына сылтый алабыз. Нәтиҗәне күргәндә без моның сәбәбе булырга тиеш икәнне аңлыйбыз. Без болай дип әйтә алабыз: «Сез чүлдә төзелгән яхшы йорт очраткансыз, ди. Аның эчендә ризыклар бар (нәтиҗә). Сез бу йортны кемдер төзегән (сәбәп) һәм аны ризыклар белән тутырган икәненә шикләнер идегезме? Шулай ук без дә табигатьнең тәртипле системасын һәм җирнең «амбарлары» ризык белән (нәтиҗә) тулы икәнен күргәндә, моның барысын да Кемдер (сәбәп) барлыкка китергәндер дигән фикер үз-үзеннән тумыймы?» Изге Язмаларда: «Һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган»,— дип әйтелгән сүзләрдән яхшырак әйтеп булмый (Еврейләргә 3:4). Ләкин безнең фикер йөртүебез ни дәрәҗәдә генә логикалы булмасын, без кешеләрнең барысын да ышандыра алмыйбыз. Изге Язмалар безнең искә төшерә: дөрес «теләге булган» кеше генә иман итүче була ала (Рәсүлләр 13:48, ЯД; 2 Тессалуникәлеләргә 3:2).

15. Кешеләрнең игътибарын Йәһвәнең сыйфатларына һәм юлларына юнәлдерер өчен, без сөйләшүебезне нинди тәртип буенча төзи алабыз һәм нинди ике мисал безгә моны ничек эшләргә икәнне күрсәтә?

15 Вәгазьләгәндә яисә җыелышларда башкаларны өйрәткәндә, без, кешеләрнең игътибарын Йәһвәнең сыйфатларына һәм юлларына юнәлдерер өчен, логикалы фикер йөртүне куллана алабыз. Аеруча, Гайсә вакыт-вакыт сөйләшүдә кулланган «бигрәк тә» дигән сүзтезмә уңышлы (Лүк 11:13; 12:24). Чагыштыруга нигезләнгән бу ысул кешегә нык тәэсир итә ала. Утлы тәмугъның мәгънәсез тәгълимат икәнен күрсәтер өчен болай дип әйтеп була: «Яратучы әти кеше баласына җәза биргәндә беркайчан да аның кулын утта тотмас иде. Күктә яшәүче безнең яратучы Атабыз өчен мондый уй бигрәк тә җирәнгеч!» (Йәрәми 7:31). Йәһвә хезмәтчеләренең һәрберсе турында кайгыртучанлык күрсәтә икәнне аңлатыр өчен, без болай дип әйтә алабыз: «Әгәр дә Йәһвә миллиард йолдызларның һәрберсен „исемнәре белән атый“ икән, бигрәк тә аны яраткан һәм аның Улының кадерле каны белән йолып алынган кешеләр аңа кадерле» (Исай 40:26; Рәсүлләр 20:28). Мондый ышандыручы дәлилләр кешегә аларны үз йөрәге аша үткәрергә ярдәм итәчәк.

Яраклы ачык мисаллар

16. Ни өчен ачык мисаллар өйрәтүдә ярдәм итә?

16 Уңышлы ачык мисаллар ашны тәмлерәк итүче «аш тәмләткеч» кебек: алар без сөйләгәнне «тәмлерәк» итә. Ни өчен ачык мисаллар өйрәтүдә ярдәм итә? Бер укытучы болай дип әйткән: «Абстракт фикер йөртү — бу кешеләргә иң авыр бирелә торган сәләтләрнең берсе». Ачык мисаллар безнең аңыбызда яңа фикерләрне тулысынча аңлар өчен яңа образлар барлыкка китерә. Гайсә ачык мисалларны бик оста кулланган (Марк 4:33, 34). Безнең дә бу өйрәтү ысулын ничек куллана алуыбызны карап чыгыйк.

17. Ачык мисалларны нинди дүрт фактор уңышлы итә?

17 Ачык мисалларны нәрсә уңышлы итә? Беренчедән, ул тыңлаган кешеләргә аңлаешлы булырга һәм аларның игътибарын яхшы билгеле, аларга аңлаешлы ситуацияләргә юнәлдерергә тиеш. Гайсә күп мисалларны тыңлаучыларының көндәлек тормышыннан алганын искә төшерик. Икенчедән, ачык мисал аңлаткан сүзләргә туры килергә тиеш. Әгәр дә чагыштыру дөрес булмаса, ул кешенең игътибарын читкә алып китәргә мөмкин. Өченчедән, ачык мисалда кирәкмәгән вак-төяк аңлатулар булмасын. Гайсә кирәкле якларны аңлатып, шул ук вакыт кирәксез якларны бер дә телгә алмаганын искә төшерик. Дүртенчедән, ачык мисалларны китергәндә, аны ни өчен куллануыбызны аңлатырга кирәк. Югыйсә, берәр кешегә ул аңлаешсыз да булырга мөмкин.

18. Ачык мисалларны ничек сайларга?

18 Яраклы ачык мисалларны ничек сайларга? Озын, бормалы мисаллар китерүнең кирәге юк. Кыска ачык мисаллар бик уңышлы була. Сөйләгән сүзләреңә нинди ачык мисал кулланып булганын күз алдыңа китереп кара. Әйтик, сүз Алланың гөнаһларны кичерергә әзерлеге турында бара. Без Рәсүлләр 3:19 да Йәһвә безнең гөнаһларны «бетерә» (ЯД) дип әйтелгән сүзләргә ачык мисал китерергә телибез, ди. Ул үзе инде аңлаешлы, ләкин нинди мисал белән моны ачыклап булыр иде? Бәлки бетергеч яисә сөртү өчен куллана торган чүпрәк мисалы белән? Мәсәлән, без болай дип әйтә алабыз: «Йәһвә безнең гөнаһларыбызны кичергәндә, ул аларны бетергеч яисә чүпрәк белән бетергәндәй юк итә». Ни өчен бу гади ачык мисал китерелә икәнен аңлау авыр түгел.

19, 20. а) Яхшы ачык мисалларны без кайдан таба алабыз? б) Безнең басмаларда нинди ачык мисаллар китерелә? (Шулай ук рамканы да карагыз.)

19 Яраклы ачык мисалларны кайда табып була? Аларны безнең яисә безнең имандашлар белән булган очраклардан табып була. Шулай ук башка күп чыганаклар бар: кешеләр, төрле әйберләр, өйдә кулланган кораллар һәм яхшы билгеле күптән түгел генә булган вакыйгалар. Монда иң мөһиме күзәтү, һәр көн күрә торган әйберләрне игътибар белән «күрә» алу сәләте (Рәсүлләр 17:22, 23). Оратор осталыгы буенча бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Кешеләрнең тормышларын һәм эшләрен күзәткән, төрле кешеләр белән сөйләшкән, төрле әйберләр һәм вакыйгалар белән кызыксынган һәм асылына кадәр төшенгәнче сораулар биргән кеше күп ачык мисаллар җыячак һәм ул аларны аңа кирәк вакытта куллана алачак».

20 «Күзәтү манарасы», «Уяныгыз» һәм Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган башка басмалар — ачык мисалларның тагын бер чыганагы. Бу басмаларда ачык мисалларның ничек кулланылуын күзәтеп, без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз *. Мәсәлән, «Белем» китабының 17 нче бүлегенең 11 нче абзацында кулланган мисалны алыйк. Бу мисалда җыелышның төрле әгъзалары синең белән юл буенча баручы төрле машиналар белән чагыштырыла. Бу мисалны нәрсә уңышлы итә? Беренчедән, ул безнең һәр көн күргәнне сурәтли, ә икенчедән — аңлатканга яхшы туры килә. Нәтиҗәдә, укыган кешеләргә аның ни өчен китерелгән икәне аңлашыла. Басмаларда китерелгән мисалларны без өйрәтүебездә — бәлкем, Изге Язмаларны өйрәнүченең ихтыяҗларыннан чыгып яисә чыгыш ясаганда — куллана алабыз.

21. Алла Сүзенә уңышлы өйрәткән кешеләр нинди фатихалар ала?

21 Уңышлы өйрәткән кешеләр мул фатихалар алалар. Чөнки башкаларны өйрәткәндә без башкаларга белемнәр бирәбез, аларга ярдәм итәргә тырышабыз һәм үзебезне сарыф итәбез. Ә инде биреп без бәхеткә ия булабыз, чөнки Изге Язмаларда: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дип әйтелгән (Рәсүлләр 20:35). Без чын һәм вакытлар узу белән дә үз кыйммәтлеген югалтмый торган Йәһвә турындагы хакыйкатьне башкаларга сөйлибез һәм шуны аңлау Алла Сүзенә өйрәтүчеләргә зур бәхет китерә. Шулай ук безгә Бөек Укытучы — Гайсә Мәсихкә охшарга тырышканыбызны белү канәгатьлек китерә.

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 9 абз. «Вәгазьне башлау өчен кереш сүзләр» дигән бүлекне карагыз (рус), 2—7 нче битләр. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 20 абз. Мисаллар өчен «Күзәтү Манарасы басмаларының индексы 1996—2000» дигән басманың (рус) «Ачык мисаллар» дигән бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Сезнең исегездәме?

• Өйдә Изге Язмалар өйрәнүен алып барганда, нотык белән җыелышта чыгыш ясаганда без ничек гадилек белән өйрәтә алабыз?

• Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән вакытта без ничек сорауларны уңышлы куллана алабыз?

• Логикалы фикер йөртеп, Йәһвәнең сыйфатларына һәм юлларына ничек кешенең игътибарын юнәлдереп була?

• Яраклы ачык мисалларны кайдан табып була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[32 биттәге рамка/иллюстрация]

Бу ачык мисаллар исеңдәме?

Түбәндә уңышлы мисалларның тик кайберләре генә китерелә. Ачык мисал карала торган материалга ничек басым ясый икәнен күрер өчен, күрсәтелгән китапны яисә журналны ачып карасаң ничек булыр иде?

• Гаилә тормышында бәхетле булырга теләгән кешенең, һава акробатларыныкы яисә бозда шуучы фигурачыларныкы кебек, ышанычлы партнеры булырга тиеш («Күзәтү манарасы» 2001 ел 1 август, 10 нчы бит).

• Үз хисләреңне башка кешегә белдерү — бу аңа туп ату белән бер. Аны әкрен генә яисә кешегә авырттырырлык итеп ыргытып була («Уяныгыз!» (рус) 2001 ел 8 гыйнвар, 10 нчы бит).

• Ярату күрсәтергә өйрәнү — чит ил теле өйрәнүенә тиң («Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел 15 февраль, 18, 22, 23 нче битләр).

• Гайсәнең Адәм балаларына ярдәмгә килүен бай, игелекле кешенең ширкәт (намуссыз идарә итүче аркасында барлыкка килгән) бурычын түләве һәм аның күп санлы эшчеләрен коткарыр өчен предприятиене яңадан ачуы белән чагыштырып була («Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел 15 февраль 16 нчы бит ).

• Сынлы сәнгатьне яратучылар бөек рәссамнарның картиналарын шедевр дип санаганга күрә, аларны реставрацияләү өчен бик күп көч куялар. Шулай ук, Йәһвә безнең камилсез булганыбызны белеп тә, бездә яхшы сыйфатлар күрә һәм, ахыр чиктә. Адәм аркасында югалткан камиллекне безгә кире кайтарачак («Йәһвәгә якынлаш» (рус), 246 нчы бит).

• Мирас итеп алынган гөнаһны компьютер файлыларын бозган вирус белән чагыштырып була («Кайгыртучан Иҗат Итүче бармы?» (рус), 156 нчы бит).

• Аучыларга алдавыч җим җәнлекне тозакка кертү өчен хезмәт иткән кебек, җеннәргә спиритизм кешеләрне алдалар өчен хезмәт итә («Мәңгелек тормышка алып баручы белем», 111 нче бит).

[28 биттәге иллюстрацияләр]

Чын мәсихчеләр — Алла Сүзен өйрәтүчеләр.

[29 биттәге иллюстрация]

Имандашларына Алла Сүзеннән юаныч алырга ярдәм итәр өчен, өлкәннәр сораулар куллана ала.