Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мин... сезгә үрнәк күрсәттем»

«Мин... сезгә үрнәк күрсәттем»

«Мин... сезгә үрнәк күрсәттем»

«Узган вакытка карасак, сез инде үзегез өйрәтүче булырга тиеш идегез» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 5:12).

1. Еврейләргә 5:12 дә язылган сүзләр ни өчен мәсихченең берникадәр борчылуына сәбәп булырга мөмкин?

БУ МӘКАЛӘНЕ ачучы, Алла тарафыннан рухландырылган шигырьне укыганда син берникадәр борчылу хис итмәдеңме? Әйе, мондый борчылуны хис итүдә син бер үзең генә түгел. Гайсә Мәсих шәкертләре буларак, без өйрәтүчеләр булырга тиеш икәнебезне беләбез (Маттай 28:19, 20). Безнең көннәрдә бу өйрәтүнең сыйфаты тагын да югарырак булырга тиеш икәнен дә һәм безнең өйрәтүебезгә аны тыңлаган кешеләрнең яшәве бәйле икәнен дә без беләбез (1 Тимутегә 4:16). Шуңа күрә, без: «Мин чыннан да тиешле өйрәтүчеме? Ничек мин үземнең өйрәтү осталыгымны тагын да яхшырта алам?» — дип үз-үзебездән сорый алабыз.

2, 3. а) Бер укытучы уңышлы укытуның нигезе нәрсәдә дигән? б) Гайсә укыту ягыннан безгә нинди үрнәк калдырган?

2 Мондый борчылулар безнең боегуга сәбәп булмаска тиеш. Әгәр дә өйрәтүгә махсус осталык һәм тәҗрибә таләп итүче эшкә кебек кенә карасаң, аны камилләштереп булмый яисә камилләштерергә бик авыр кебек тоелырга мөмкин. Уңышлы өйрәтүнең нигезе тәҗрибә белән махсус осталык түгел, ә нәрсәдер тагын да мөһимрәк. Бу турыда тәҗрибәле бер укытучының язган сүзләренә игътибар ит: «Уңышлы укыту аның алымнарына, методикасына я укыту планнарына бәйле түгел... Укытуда иң мөһиме — ярату». Әлбәттә, ул укытучы дөньяви укыту турында әйтә. Ләкин аның сүзләре безнең — мәсихчеләр өйрәтүенә тагын да яраклырак булырга мөмкин. Ни өчен?

3 Укыту ягыннан безнең өчен иң яхшы Үрнәк — бу Гайсә Мәсих. Ул үз шәкертләренә: «Мин... сезгә үрнәк күрсәттем»,— дип әйткән (Яхъя 13:15). Бу очракта басынкылык үрнәге турында сүз барса да, безгә Гайсәнең үрнәгенә — җирдә кеше буларак иң мөһим эшне башкарганына — Алла Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп кешеләрне өйрәткәненә дә, һичшиксез, иярергә кирәк (Лүк 4:43). Әгәр дә синнән нинди сыйфат Гайсә хезмәтендә аеруча күренгән дип сорасалар, син, бәлкем, «мәхәббәт» дип әйтер идең (Көлессәйлеләргә 1:15; 1 Яхъя 4:8). Иң беренче Гайсә күктәге Атасын — Йәһвәне яраткан (Яхъя 14:31). Ләкин укытучы буларак Гайсә мәхәббәтне тагын ике яктан күрсәткән. Ул үзе өйрәткән хакыйкатьләрне һәм бу хакыйкатькә өйрәткән кешеләрне яраткан. Әйдәгез, Гайсә безгә биргән үрнәкнең бу ике ягы белән якынрак танышыйк.

Алла хакыйкатьләренә карата элеккедән килгән ярату

4. Йәһвә өйрәтүләренә карата Гайсә ничек ярату үстергән?

4 Укытучының үз эшенә карата мөнәсәбәте укытуының сыйфатына бик нык тәэсир итә. Аның үз эше белән һәркайсы кызыксынмавы аның укучылары белән билгеләнә һәм аларга да йогачак. Гайсә исә Йәһвә һәм аның Патшалыгы турында кадерле хакыйкатьләргә карата ваемсыз булмаган. Киресенчә, Гайсә өйрәткән хакыйкатьләрен бик тирән яраткан. Ул үзе укучы булганда бу яратуны үстергән. Кеше булып җирдә яшәгәнче, миллионлаган еллар дәвамында Алланың бердәнбер Улы тырышучан шәкерт булган. Исай 50:4, 5 тә (АМТ) мондый дөрес сүзләр язылган: «Ходай Йәһвә хәлсезләнгәнне Мин сүз белән юата алыр өчен Миңа үз шәкертләренең телен биргән; шәкертләр кебек Мин тыңлар өчен һәр иртә ул Мине уята, Ул Минем колагымны уята. Ходай Йәһвә Минем колагымны ачты һәм Мин каршы килмәдем һәм Мин артка чигенмәдем».

5, 6. а) Суга чумганда Гайсә нәрсә, күрәсең, кичергән һәм бу аңа ничек тәэсир иткән? б) Алла Сүзен куллануда Гайсә белән Иблис арасында без нинди аерма табабыз?

5 Кеше булып җирдә яшәгән вакытында да Гайсә Алла тарафыннан бирелгән акыллылыкны яратуын дәвам иткән (Лүк 2:52). Шуннан соң, суга чуму вакытында, ул беркем дә кичермәгәнне кичергән. «Күкләр ачылды»,— дип әйтелә Лүк 3:21 дә. Гайсә, күрәсең, кеше булып җирдә туганчы яшәгән тормышын искә төшергәндер. Шуннан соң ул 40 көн ашамыйча чүлдә үткәргән. Күктә яшәгән вакытта Йәһвә Алладан алган «дәресләр» турында тирән уйлау аңа рәхәтлек китергән, күрәсең. Ләкин озакламыйча Алла хакыйкатенә карата аның яратуы сынау аша үтәргә тиеш булган.

6 Хәлсезләнгән һәм ачыккан Гайсәне Иблис вәсвәсәгә тарта башлаган. Нинди зур аерма Алланың бу ике улы арасында! Икесе дә Яһүди Язмаларыннан өзекләр китерә, ләкин Изге Язмаларга карата аларның карашлары аерылып тора. Иблис үз ихтыяҗларыннан чыгып Алла Сүзен хөрмәт итмәгән һәм аны бозган. Чыннан да бу фетнәче Алла хакыйкатьләренә нәфрәт белән генә караган. Гайсә, киресенчә, Иблискә биргән һәрбер җавабында Алла Сүзенә карата ярату белән хөрмәт күрсәткән. Гайсә Алла Сүзе язылганчыга кадәр күпкә элек яшәгән, ләкин ул аны хөрмәт иткән. Аның өчен Алла Сүзе — бу күктәге Атасыннан кадерле хакыйкатьләр булган! Йәһвәдән бирелгән сүзләр ризыкка караганда күпкә мөһимрәк дип әйткән Гайсә Иблискә (Маттай 4:1—11). Әйе, Гайсә Йәһвә аны өйрәткән хакыйкатьләрнең барысын яраткан. Ләкин, укытучы буларак, Гайсә бу яратуны ничек күрсәткән?

Өйрәткән хакыйкатьләренә карата ярату

7. Ни өчен Гайсә үз тәгълиматларын уйлап чыгармаган?

7 Гайсәнең үзе өйрәткән хакыйкатьләргә карата яратуы һәрчакта да ачык күренеп торган. Гомумән алганда, ул үз идеяләрен дә үстерә алыр иде. Аңарда киң белемнәр һәм акыл булган (Көлессәйлеләргә 2:3). Моңа карамастан, ул аны тыңлаган кешеләрнең аның сүзләре аныкы түгел, ә күктәге Атасының сүзләре дип исләренә кабат-кабат төшергән (Яхъя 7:16; 8:28; 12:49; 14:10). Ул беркайчан да Алла хакыйкатьләрен үз фикер йөртүләре белән алмаштырырга уйламаган да — шулхәтле аларны яраткан.

8. Хезмәтенең башында ук Гайсә Алла Сүзенә таянырга ниятләнә икәнен ничек күрсәткән?

8 Гайсә үз эшен ничек алып барачак икәнен Аллага хезмәт итүенең башында ук күрсәткән. Үзен вәгъдә ителгән Мәсих булуын Алла халкына ничек күрсәткәненә игътибар итик. Ул кешеләр алдына чыгып, үзен Мәсих дип игълан итеп һәм моны исбатлар өчен берничә могҗиза күрсәтеп эшен алып барганмы? Юк. Ул Алла халкы гадәттәгечә Изге Язма укыган урынга — гыйбадәтханәгә барган. Монда барлык халык алдында Исай 61:1, 2 дә язылган пәйгамбәрлекне укыган һәм шуннан соң бу пәйгамбәрлек хакыйкатьләр аңа кагыла дип аңлаткан (Лүк 4:16—22). Аның күп санлы могҗизалары аңа Йәһвә ярдәм итә икәнен күрергә өстәмә дәлил булган. Моңа да карамастан, ул үз өйрәтүләрендә һәрчакта да Алла Сүзенә таянган.

9. Алла Сүзенә карата үзгәрмәс яратуын фарисейләр белән сөйләшкәндә Гайсә ничек күрсәткән?

9 Дини дошманнарның аңа каршы чыгулары белән очрашканда Гайсә алар белән интеллектуаль бәхәсләргә —аларны җиңә алса да — кермәгән. Моның урынына ул Алла Сүзенең үзенә алар хак түгел икәнен күрсәтергә мөмкинлек биргән. Бер вакыйганы искә төшерик. Гайсәнең шәкертләре иген кырлары аша үткәндә башак өзеп алып, кулларында уып ашаганнар һәм фарисейләр, алар моның белән шимбә көнен бозалар дип, Гайсәне гаепләгәннәр. Гайсә җавап итеп: «Давыт һәм аның белән булган кешеләр ачыккач, аның нәрсә эшләгәне хакында укымадыгызмыни»,— дип әйткән (Маттай 12:1—5). Әлбәттә, үз алларында тәкъва булган бу кешеләр 1 Патшалык 21:1—6 да язылган бу вакыйганы укыган. Һәм монда булган бик мөһим үрнәкне күрә алмаганнар. Гайсә исә бу вакыйганы бары тик уку белән генә чикләнмәгән. Ул аның турында тирәнтен уйланган һәм асылын үзләштергән. Йәһвә бу өзек аша өйрәткән принципларны Гайсә яраткан. Изге Язманың бу урыны һәм Муса канунындагы мисал ярдәмендә Гайсә Канунга хас булган тигезләшү рухын күрсәткән. Нәкъ шулай ук Алла Сүзенә карата тугры ярату Гайсәне дини җитәкчеләрнең Алла Сүзен үз ихтыяҗларыннан чыгып үзгәртергә яисә аны кеше гореф-гадәтләренең сазына батырырга тырышуларыннан аны якларга дәртләндергән.

10. Гайсә үзенең укытуы турында пәйгамбәрлекләрне ничек тулысынча үтәгән?

10 Гайсә үзе өйрәткән хакыйкатьне яраткан һәм бу ярату кешеләрне күңелсез һәм җансыз өйрәтергә аңа рөхсәт итмәгән. Алла тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрлектә Мәсих «матур сүзләр» кулланып, «рәхәтлек» белән сөйләячәк дип алдан ук әйтелгән булган (Яшәеш 49:21, ЯД; Мәдхия 44:3). Гайсә бу пәйгамбәрлекне тулысынча үтәгән: аның сөйләве кызык һәм илһамлы булган, ул яраткан хакыйкатенә «күңелгә ятышлы сүзләр» белән өйрәткән (Лүк 4:22, ЯД). Һичшиксез, аның илһамлы сөйләве йөзендә чагылган һәм өйрәткәненә кызыксыну аның күзләрендә күренгән. Аны тыңларга шундый рәхәт булгандыр һәм, белгәнебезне башкаларга сөйләүдә, нинди бу искиткеч үрнәк безнең өчен!

11. Гайсә, укытучы буларак, ни өчен үзенең сәләтләре белән горурланып китмәгән?

11 Алла хакыйкатьләренең бөек белгече һәм искиткеч ораторы булса да, Гайсә горурланып киткәнме? Камил булмаган укытучылар арасында бу еш була. Ләкин Гайсә акылы Алла хуплаган куркуны чагылдырган икәнен онытмагыз. Мондый акыллылык тәкәбберләнер өчен урын калдырмый, чөнки «тыйнаклылар белән акыллылык» (Гыйбрәтле хикәя 11:2, ЯД). Гайсәгә горур һәм тәкәббер булмас өчен тагын бер нәрсә ярдәм иткән.

Гайсә үзе өйрәткән кешеләрне яраткан

12. Гайсә шәкертләренең үзеннән курыкмауларын теләвен ничек күрсәткән?

12 Гайсәнең кешеләрне тирәнтен яратуы аның өйрәтүе аша һәрчакта күренгән. Ул, горур кешеләрдән аермалы буларак, кешеләрне беркайчан да куркытмаган (Вәгазьче 8:9). Петер Гайсәнең бер могҗизасын күргәннән соң шаккаткан һәм Гайсә «алдында тезләнергә егылган». Ләкин Гайсә шәкертләре аңа карата зыянлы курку кичерүләрен теләмәгән һәм: «Курыкма»,— дип Петергә әйткән. Шуннан соң Гайсә аңа ул шәкертләр әзерләвенең искиткеч эшендә катнашачак дип аңлаткан (Лүк 5:8—10). Гайсә аның шәкертләре өчен аннан курку түгел, ә Алла турында кадерле хакыйкатьләргә карата ярату этәргеч көч булуын теләгән.

13, 14. Ничек итеп Гайсә кешеләрнең кайгыларын уртаклашкан?

13 Гайсәнең өйрәткән кешеләренә карата яратуы шулай ук аларның кайгыларын уртаклашуда күренгән. «Ул халык төркемнәрен күреп кызганды: алар, көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган иделәр» (Маттай 9:36). Ул аларның кызганыч хәлләрен күргән һәм аларга ярдәм итәргә теләгән.

14 Бер очракта Гайсәнең ничек кайгы уртаклашканын карап чыгыйк. «Кан китүдән» җәфаланган бер хатын кешеләр арасыннан Гайсә янына килеп аның киеменә кагылган һәм могҗизалы рәвештә сәламәтләнгән. Гайсә үзеннән «көч чыкканын тойды», ләкин сәламәтләнгән кешене күрмәде. Ул хатынны эзли башлады. Ни өчен? Әлбәттә, аны Муса Канунын яисә канунчылар белән фарисейләр куйган кагыйдәләрне бозуда гаепләр өчен түгел, бәлки бу хатын шуннан куркып качкандыр да. Моның урынына ул: «Кызым, ышануың сине савыктырды, имин йөр, [«авыр чиреңнән», ЯД] исән-сау бул»,— дип аңа әйткән (Марк 5:25—34). Игътибар ит: бу сүзләрдә кайгы уртаклашу хисе сизелә. Ул аңа: «Сәламәт бул»,— дип кенә әйтмәгән, ә: «Имин йөр, авыр чиреңнән исән-сау бул»,— дип әйткән. Марк «авыр чир» дип язганда кулланган сүз турыдан-туры «камчы белән кыйнау» дигән мәгънә йөртә. Камчы белән кыйнауны җәза биргәндә еш кулланганнар. Шулай итеп, бу хатынның чире нинди физик һәм җан авыртуы китергәнен аңлый икәнен Гайсә күрсәткән. Ул аның кайгысын уртаклашкан.

15, 16. Гайсәнең кешеләрдән яхшы сыйфатлар эзләвен, аның нинди хезмәте вакытында булган вакыйгалар күрсәтә?

15 Гайсә кешеләргә карата яратуны, шулай ук аларда яхшы сыйфатларны эзләп күрсәткән. Соңрак аның рәсүле булган Натанаилне очраткач нәрсә булганын карап чыгыйк. «Гайсә, Үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аның хакында: „Менә чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк“,— диде». Могҗизалы рәвештә Гайсә Натанаилнең эчке сыйфатларын күреп аның турында бик күп белгән. Әлбәттә, Натанаил камил кеше булмаган. Ул да безнең һәрберебез кебек хаталар эшләгән. Чыннан да, Гайсә турында ишеткәннән соң Натанаил: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән?» — дип каты әйткән (Яхъя 1:45—51). Ләкин Натанаил турында барлык әйтә алырлык әйберләрдән Гайсә аның намуслы булуына — бик мактаулы сыйфатына — аеруча игътибар иткән.

16 Гаскәрләр офицеры — бәлкем мәҗүси, римлылы — Гайсәнең янына килеп аның авыру хезмәтчесен савыктырырга сорагач, Гайсә бу офицер бик күп эшләрдә гаепле икәнен, шулай ук белгән. Ул көннәрдә офицерлар күп мәрхәмәтсез эшләрдә, кеше канын түгүдә катнашкандыр, өстәвенә, бу офицер ялган илаһиларга табынган. Гайсә исә бу кешенең яхшы ягына — искиткеч иманына игътибар иткән (Маттай 8:5—13). Ә соңрак Гайсә, аның белән бергә күрше баганага кадаклап куелган явыз кеше белән сөйләшкәндә, аны җинаятьче булганында гаепләмәгән, ә киләчәккә өмет белән аның рухын күтәргән (Лүк 23:43). Тәнкыйтьчел рух белән башкаларны хөкем итү бу кешеләрдә өмет өзелүгә генә китерә икәнен Гайсә белгән. Һичшиксез, аның башкаларда яхшыны эзләргә тырышуы бу кешеләрне тагын да яхшырак эшләргә дәртләндергән.

Кешеләр өчен хезмәт итәргә әзерлек

17, 18. Гайсә җиргә килергә ризалыгын биреп башкаларга хезмәт итәргә әзер икәнен ничек күрсәткән?

17 Гайсәнең үзе өйрәткән кешеләренә карата яратуына тагын бер көчле дәлил — бу аның алар өчен хезмәт итәргә әзерлеге. Җирдә кеше булып яшәгәнгә кадәр Алла Улы кешеләрне һәрчакта яраткан (Гыйбрәтле хикәя 8:30, 31). Йәһвәнең «Сүзе» яисә билгеләнгән хәбәрчесе буларак, Гайсә кешеләр белән аралашудан шатлык тапкандыр (Яхъя 1:1). Ләкин аның кешеләрне турыдан-туры үзе өйрәтергә теләве, «кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартып», күктәге югары дәрәҗәсен калдыруының бер сәбәбе булган (Филиппуйлыларга 2:7; 2 Көринтлеләргә 8:9). Ләкин җирдә яшәгәндә ул аңа хезмәт итәрләр дип көтмәгән. Киресенчә, Гайсә: «Адәм Улы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәде, ә Үзе, хезмәт итеп, күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә дип килде»,— дип әйткән (Маттай 20:28). Гайсә үз тормышын бу сүзләргә тулысынча туры китереп яшәгән.

18 Гайсә, үзе өйрәткән кешеләре хакына үзен сарыф итеп, басынкылык белән аларга хезмәт иткән. Аның вәгазе күбрәк кешеләргә ирешсен өчен Гайсә йөзләрчә километрлар, җәяү, Вәгъдә ителгән җирне аркылыга-буйга үткән. Горур фарисейләр һәм канунчылардан аермалы буларак, ул басынкы һәм кешеләргә карата игътибарлы булган. Кешеләрнең төрле төрләре — югары дәрәҗәле кешеләр, гаскәрләр, закончылар, хатын-кызлар, балалар, ярлылар, авырулар, хәтта җәмгыять үзеннән читләткән кешеләр дә — Гайсәгә якынлашкан, алар аннан курыкмаган. Камил булуына карамастан, Гайсә шулай да кеше булган һәм ару белән ачлык аңа хас булган. Әмма ул арыган яисә аңа ял, я дога кылыр өчен тыныч вакыт кирәк булганда да ул кешеләрнең ихтыяҗларын үзенекеннән өстенрәк дип санаган (Марк 1:35—39).

19. Үз шәкертләре белән юаш, түземле һәм гадел эш итүдә Гайсә ничек үрнәк калдырган?

19 Гайсә шулай ук үз шәкертләренә дә хезмәт итәргә әзер булган. Ул моны аларны игелек һәм түземлелек белән өйрәтеп эшләгән. Алар аның кайбер мөһим мисалларын тиз генә аңлый алмаганда, ул өметсезлеккә бирелмәгән, ярсымаган һәм аларга ачуланмаган. Гайсә, алар аңласын өчен, яңа чаралар эзләгән. Мәсәлән, ничә тапкыр аның шәкертләре алар арасында кем иң бөек дигән бәхәс алып барганнарын искә төшерегез. Гайсә үз үлеменең соңгы төненә кадәр аларны бер-берсе белән басынкы рәвештә эш итәргә өйрәтер өчен яңа чаралар эзләгән. Гайсә юаш булу һәм башка сыйфатлар күрсәтү ягыннан үзе турында: «Сезгә үрнәк күрсәттем»,— дип үз шәкертләренә әйтә алган (Яхъя 13:5—15; Маттай 20:25; Марк 9:34—37).

20. Гайсә өйрәтүенең нинди алымы аны фарисейләрдән аерылып тора алырлык иткән һәм ни өчен бу алым бик уңышлы булган?

20 Игътибар ит: Гайсә үз шәкертләренә нинди үрнәк буенча алар яшәргә тиеш икәне турында сөйләп кенә калмаган, ә аларга «үрнәк күрсәткән». Ул аларны үз үрнәге буенча өйрәткән. Гайсә алар эшләргә тиеш эшне аңа эшләргә дәрәҗәсе рөхсәт итмәгән кебек, алар белән түрәләр кебек үзен өстен куеп сөйләшмәгән. Ә фарисейләр үзләрен шушы тәртип буенча тоткан. Гайсә алар турында: «Алар үзләре өйрәткәннәре буенча гамәл кылмыйлар»,— дип әйткән (Маттай 23:3). Гайсә үз шәкертләренә аның өйрәтүе нинди мәгънә йөртә икәнен басынкылык белән күрсәткән: ул үз өйрәтүләре буенча үзе яшәгән. Мәсәлән, аларга гади һәм материализмнан азат булган тормыш алып барырга өндәгәндә, аның шәкертләренә бу нәрсәне аңлата микән дип төрле фаразлар төзергә кирәк булмаган. Алар аның сүзләренең нәрсәне аңлата икәнен үз күзләре белән күрә алганнар: «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының баш төртер урыны да юк» (Маттай 8:20). Гайсә үз шәкертләренә басынкы рәвештә үрнәк биреп хезмәт иткән.

21. Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралыр?

21 Һичшиксез, Гайсә җирдә яшәгән барлык кешеләр арасында иң бөек Укытучы булган! Гайсәнең үзе өйрәткәненә һәм өйрәткән кешеләренә карата яратуы аны тыңлаган һәм күргән чын күңелле барлык кешеләр өчен ачык булган. Аның үрнәген бүген өйрәнгән барлык кешеләр — безнең өчен дә бу шулай ук ачык. Ләкин ничек без Гайсәнең камил үрнәгенә иярә алабыз? Бу сорауны чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Уңышлы өйрәтүнең нигезе нәрсәдә һәм кем үрнәгендә моны күреп була?

• Гайсә үзе өйрәткән хакыйкатьләргә карата ничек ярату күрсәткән?

• Өйрәткән кешеләренә карата яратуны Гайсә ничек күрсәткән?

• Өйрәткән кешеләренә хезмәт итәргә Гайсәнең басынкы әзерлеге нинди мисаллардан күренә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Алла Сүзендәге принципларга карата яратуын Гайсә ничек күрсәткән?