Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ул аларга ачык мисаллар кулланмыйча бернәрсә дә сөйләмәде»

«Ул аларга ачык мисаллар кулланмыйча бернәрсә дә сөйләмәде»

«Ул аларга ачык мисаллар кулланмыйча бернәрсә дә сөйләмәде»

«Гайсә халыкка ачык мисаллар китереп сөйләде. Ул аларга ачык мисаллар кулланмыйча бернәрсә дә сөйләмәде» (МАТТАЙ 13:34, ЯД).

1, 2. а) Ни өчен уңышлы ачык мисаллар озак вакыт онытылмый? б) Гайсә нинди ачык мисаллар китергән һәм аның аларны куллануы белән бәйле нинди сораулар барлыкка килә? (Шулай ук искәрмәне дә карагыз.)

БЕРНИЧӘ ел элек нотыкта китерелгән ачык мисалны син исеңә төшерә аласыңмы? Әйе, уңышлы ачык мисалларны онытуы авыр. Бер автор ачык мисаллар турында болай дип әйткән: «[Алар] колакларны күзләргә әйләндерә һәм тыңлаучыларга башларында барлыкка килгән рәсемнәр аша уйларга ярдәм итә». Без еш кына «рәсемнәр аша» яхшырак уйлаганга күрә, ачык мисаллар фикерләр аңлауны җиңеләйтә. Китерелгән мисаллар сүзләрне «җанландыра» ала, ә алардагы сабаклар озак вакыт истә кала.

2 Җирдә яшәгән укытучыларның берсе дә ачык мисалларны Гайсә кебек оста куллана алмаган. Гайсә әйткән күп санлы гыйбрәтле хикәяләрне, аларга ике мең ел булуына карамастан, хәзер дә искә төшерүе җиңел *. Ни өчен Гайсә өйрәтүнең бу ысулын еш кулланган? Һәм нәрсә аның мисалларын шундый уңышлы иткән?

Ни өчен Гайсә ачык мисаллар кулланып өйрәткән

3. а) Маттай 13:34, 35 буенча, Гайсәнең мисаллар куллануның бер сәбәбе нинди? б) Йәһвәнең мисаллар кулланып өйрәтү ни дәрәҗәдә уңышлы икәнен белүе нәрсәдән күренә?

3 Гайсәнең ачык мисаллар куллануын аңлатып, Изге Язмалар игътибарга лаек булган ике сәбәп китерә. Беренчедән, ул аларны кулланып пәйгамбәрлекне үтәгән. Рәсүл Маттай болай дип язган: «Боларның барысын Гайсә халыкка ачык мисаллар китереп сөйләде. Ул аларга ачык мисаллар кулланмыйча бернәрсә дә сөйләмәде. Бу пәйгамбәр әйткәннәр гамәлгә ашсын өчен булды: „Мин аларга мисаллар аша сөйләрмен“» (Маттай 13:34, 35, ЯД). Маттай Мәдхия 77:2 дән өземтә китерә. Ул искә алган «пәйгамбәр» мәдхияне Алла рухы тәэсире астында иҗат иткән һәм бу Гайсәнең тууына кадәр йөзләрчә ел элек булган. Йәһвәнең аның Улы ачык мисаллар кулланып сөйләр дип йөзләрчә ел алдан әйтүе шаккатырмыймы? Һичшиксез, Йәһвә бу ысулның ни дәрәҗәдә уңышлы икәнен белә!

4. Ачык мисаллар куллануын Гайсә ничек аңлаткан?

4 Икенчедән, Гайсәнең аңлатуы буенча, ачык мисаллар аңа каты йөрәкле кешеләрне «иләп» аерырга ярдәм иткән. Аның янына җыелган «күп халыкка» чәчүче турында кинаяле хикәяне сөйләгәннән соң, шәкертләре: «Син ни өчен халык белән кинаяле хикәяләр [«ачык мисаллар», ЯД] кулланып сөйләшәсең?» — дип сораганнар. Гайсә аларга болай дип җавап биргән: «Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән... Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр [«ачык мисаллар», ЯД] кулланып сөйлим: алар бит карыйлар, әмма күрмиләр, тыңлыйлар, әмма ишетмиләр һәм төшенмиләр. Шулай Ишагыйянең [Исайнең] пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты: „Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз, карап-карап та, күрмәссез. Чөнки бу халыкның йөрәген май баскан“» (Маттай 13:2, 10, 11, 13—15; Исай 6:9, 10).

5. Гайсәнең ачык мисаллары аны тыңлаган басынкы кешеләрдән горур кешеләрне ничек аерган?

5 Гайсәнең ачык мисаллары кешеләрне ничек аерган? Кайвакыт Гайсәнең тыңлаучыларына аның сүзләрен аңлар өчен тырышлык кирәк булган. Басынкы кешеләр аңардан аңлатып бирүен сораганнар (Маттай 13:36; Марк 4:34). Шуңа күрә Гайсәнең ачык мисаллары хакыйкатьне белергә теләүчеләргә аны ачкан, ә горур йөрәкле кешеләрдән яшергән. Нинди искиткеч өйрәтүче булган Гайсә! Аның ачык мисалларын шундый уңышлы иткән берничә сәбәбен игътибар белән карап чыгыйк.

Кирәкле урында җентекләп сөйләгән

6—8. а) Беренче гасырда яшәгән һәм Гайсәне тыңлаган кешеләрнең нинди мөмкинлеге булмаган? б) Гайсәнең җентекләп сөйләүдә сайланучан булуы нинди мисаллардан күренә?

6 Гайсәнең үзен тыңлаган беренче гасыр шәкертләренең нәрсә хис итүләре турында уйлаганың бар идеме? Әйе, аларның Гайсә тавышын ишетү мөмкинлекләре булган; ләкин аның сүзләре әле язылмаган булганлыктан, шәкертләр аның сүзләрен искә төшерер өчен язмаларга мөрәҗәгать итә алмаганнар. Аларга Гайсәнең сүзләрен йөрәкләрендә һәм акылларында сакларга кирәк булган. Ачык мисалларны оста кулланып, Гайсә аларга үз тәгълиматларын истә калдырырга ярдәм иткән. Ничек итеп?

7 Мәсәлән, басым ясарга яисә әйткән сүзен ачыкларга кирәк булганда ул җентекләп сөйләгән. Әйтик, Гайсә көтүченең бер сарыкны табар өчен күпме сарык калдырганын, эшчеләрнең йөзем бакчасында ничә сәгать эшләгәнен һәм хезмәтчеләргә ничә талант бирелгәнен билгеләгән (Маттай 18:12—14; 20:1—16; 25:14—30).

8 Шул ук вакытта, Гайсә ачык мисалларның мәгънәсен ачык итеп аңларга комачаулаганда җентекләп сөйләмәгән. Мәсәлән, мәрхәмәтсез хезмәтче турындагы кинаяле хикәядә Гайсә аның ничек итеп ун мең талант яисә 60 000 000 динар бурычка кергәнен аңлатып тормаган. Ул кичерү кирәклегенә басым ясаган. Монда бу хезмәтченең ничек итеп бурычка кергәне түгел, ә аның бурычы бәхилләнгәне, шулай ук, аңа күпкә азрак бирергә тиеш булган хезмәтче белән аның үзен ничек тотканы мөһим (Маттай 18:23—35). Ә әтисеннән милекнең үзенә тиешле өлешен алган һәм аны сарыф иткән угыл турында сөйләгәндә, Гайсә аның ни өчен моны таләп иткәнен һәм туздырганын аңлатып тормаган. Ләкин Гайсә әтисенең кичерешләрен һәм аның кире өенә кайткан улының йөрәгендәге үзгәрешләргә мөнәсәбәтен җентекләп сурәтләгән. Әтисенең мөнәсәбәтен җентекләп сурәтләү бик мөһим булган, чөнки бу Йәһвәнең гөнаһларны «күп кичерә» икәнен күрсәткән (Исай 55:7, АМТ; Лүк 15:11—32).

9, 10. а) Персонажларны сурәтләгәндә Гайсә нәрсәгә игътибар иткән? б) Ни өчен Гайсәне тыңлаган кешеләргә һәм башкаларга аның ачык мисалларын искә төшерү җиңел булган?

9 Вакыйгада катнашучыларны сурәтләгәндә дә Гайсә сак булган. Аларның тышкы күренешен сурәтләү урынына, ул аларның эшләренә яисә аларның төрле вакыйгаларда үзләрен ничек тотканына игътибар иткән. Мәсәлән, игелекле самареяленең тышкы күренешен сурәтләмичә, Гайсә бу кешенең юлда яткан җәрәхәтле яһүд кешесенә ярдәм иткәнен — мөһимрәк ягы турында сөйләгән. Монда якын кешене ярату башка раса һәм милләт кешеләренә дә күрсәтелергә тиешлеген өйрәтергә кирәк булган, шуңа күрә Гайсә бу урынны җентекләп аңлаткан (Лүк 10:29, 33—37).

10 Ул ачык мисалларының кирәк булмаган урыннарына җентекләп тукталып тормаган. Бу беренче гасыр тыңлаучыларына ул әйткән кинаяле хикәяләрне һәм аларда булган кыйммәтле сабакларны искә төшерергә ярдәм иткән. Алла тарафыннан рухландырылган Инҗилнең беренче дүрт китабын соңрак укыган кешеләр турында да нәкъ шуны ук әйтеп була.

Көндәлек тормыштан алынган

11. Гайсәнең кинаяле хикәяләрендә аның, һичшиксез, үскән вакытта күргәннәре ничек чагыла? Мисаллар китерегез.

11 Гайсә кеше тормышы белән бәйле булган ачык мисалларны оста кулланган. Аның күп санлы кинаяле хикәяләрендә, һичшиксез, Гәлиләядә үскән вакытта күргәннәре чагылган. Аның балачагына күз салыйк. Әнисенең ипи салганнан соң калган камыр кисәген яңа ипи салыр өчен чүпрә урынына кулланганын Гайсә ничә тапкыр күргән? (Маттай 13:33). Ул ничә тапкыр балыкчыларның Гәлиләя диңгезенең чиста суларына ятьмә салганнарын күзәтеп торган? (Маттай 13:47). Базар мәйданында уйнаган балаларны күпме күргән ул? (Маттай 11:16). Гайсә ачык мисалларында чагылган көндәлек тормышның башка якларын да күргән дип уйлау дөрес булыр. Мәсәлән, орлык чәчү, шатлыклы туй мәҗлесләре һәм кояш яктысында өлгергән игеннәр (Маттай 13:3—8; 25:1—12; Марк 4:26—29).

12, 13. Гайсәнең бодай һәм тиле бодай турында сөйләгән кинаяле хикәясе аның бу җирдәге шартлар белән таныш икәнен ничек күрсәтә?

12 Гайсәнең ачык мисалларында гадәттә көндәлек тормыш белән бәйле булган вакыйгалар һәм шартлар искә алынуына шаккатасы юк. Гайсәнең бу өйрәтү ысулын ни дәрәҗәдә оста кулланганын яхшырак аңлар өчен, аны тыңлаган яһүдләргә аның сүзләре нинди мәгънә йөрткәнен карап чыгу файдалы булыр. Әйдәгез, ике мисал карап чыгыйк.

13 Беренче мисал. Иген һәм тиле бодай турындагы кинаяле хикәясендә Гайсә басуына бодай чәчкән кеше турында һәм басуга килеп тиле бодай чәчкән «дошман» турында сөйләгән. Ни өчен Гайсә дошманның бу эш итүен сайлаган? Ул аны Гәлиләя диңгезе янында китергәнен онытмыйк, ә монда торучы кешеләр, күрәсең, күбесенчә җирдә эшләп яшәгәннәр. Басуга яшерен килгән дошман чүп үләне — тиле бодай чәчкән. Җирдә эшләгән кеше өчен нәрсә тагын да яманрак булырга мөмкин? Гайсә яшәгән көннәрдәге дөньяви законнарны карасаң, мондый хәл чыннан да булгалаган. Шуңа күрә Гайсәнең тыңлаучыларына яхшы билгеле булган мисал кулланганы ачык түгелме? (Маттай 13:1, 2, 24—30).

14. Игелекле самареяле турында сөйләгәндә, ни өчен Гайсә «Иерусалимнан Әрихәгә» барган юлны юкка гына сайламаган дип әйтеп була?

14 Икенче мисал. Игелекле самареяле турындагы кинаяле хикәяне искә төшерик. Гайсә аны мондый сүзләр белән башлый: «Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә барганда [«төшкәндә», ЯД] юлбасарлар кулына эләккән. Алар аның киемнәрен салдырып алганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр» (Лүк 10:30). Гайсә «Иерусалимнан Әрихәгә» дип юкка гына әйтми. Бу кинаяле хикәяне ул Яһүдиядә, Иерусалимга якын булган урында сөйләгән, димәк, аны тыңлаучы кешеләр нинди юл турында сүз барганын аңлаганнардыр. Бу юлның ялгыз юлчылар өчен бик куркыныч икәне билгеле булган. Ул бик бормалы һәм кеше булмаган җирләрдән үткән, шуңа күрә юлбасарлар качып торыр өчен уңайлы урын булган.

15. Игелекле самареяле турында кинаяле хикәядәге левиле белән руханиның ваемсызлыгын ни өчен беркем дә аклый алмас иде?

15 Гайсәнең «Иерусалимнан Әрихәгә» алып баручы юлны искә алуының тагын бер сәбәбе бар. Кинаяле хикәя буенча, ул юл буйлап тагын рухани, ә аннан соң левиле төшкән һәм аларның берсе дә җәрәхәтләнгән кешегә ярдәм итәр өчен туктамаган (Лүк 10:31, 32). Руханилар Иерусалим гыйбадәтханәсендә хезмәт иткәннәр, ә левилеләр аларга ярдәм иткән. Эшләре булмаганда руханиларның һәм левилеләрнең күпләре Иерусалимнан 23 километр ераклыкта булган Әрихәдә яшәгән. Шуңа күрә бу юл буенча аларга вакыт-вакыт үтәргә туры килгән. Шулай ук рухани белән левиле «Иерусалимнан» барганын, димәк гыйбадәтханәдәге хезмәтен башкарып кайтканын билгелик *. Шуңа күрә, әгәр алар үлгән кебек тоелган кешегә кагылырга ярамый, чөнки аңа кагылсалар гыйбадәтханәдә вакытлыча хезмәт итә алмыйлар дип үз ваемсызлыкларын акларга тырышсалар, моны беркем дә кабул итмәс иде (Левит 21:1; Саннар 19:11, 16). Шулай итеп, Гайсәнең кинаяле хикәясендә аны тыңлаган кешеләргә якын булган мисал китергәнен күрәбез.

Йәһвәнең иҗади эшләреннән алынган мисаллар

16. Йәһвә барлыкка китергәннең барысын Гайсә яхшы белгән икәненә ни өчен шаккатасы юк?

16 Гайсәнең кайбер ачык мисаллары һәм кинаяле хикәяләре аңарда үсемлекләр, хайваннар һәм һава торышы турында белемнәр булганын күрсәтә (Маттай 6:26, 28—30; 16:2, 3). Ул бу белемнәрне кайдан алган? Гәлиләядә үскәндә аның Йәһвәнең иҗади эшләрен күзәтергә, һичшиксез, күп мөмкинлекләре булган. Моннан тыш, Гайсә — «барлык яратылганнарның беренчесе» һәм ул бөтен бар булганны барлыкка китергәндә Йәһвәнең «оста ярдәмчесе» булып хезмәт иткән (Көлессәйлеләргә 1:15, 16, ЯД; Гыйбрәтле хикәя 8:30, 31, ХТ). Шуңа күрә Гайсәнең Йәһвә барлыкка китергәннең барысын яхшы белгәненә шаккатасы юк. Башкаларны өйрәткәндә ул бу белемнәрне ничек кулланганын карыйк.

17, 18. а) Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең 10 нчы бүлегендә язылган сүзләр Гайсәнең сарыкларны яхшы белгәнен ничек күрсәтә? б) Борынгы Исраил җирләрендә булган кешеләр көтүчеләр белән сарыклар арасында бәйләнеш бар икәненә нинди мисаллар күргәннәр?

17 Гайсәнең күңелне иң нык дулкынландыра торган мисалы Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең 10 нчы бүлегендә язылган. Анда ул үзе һәм артыннан барган кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көтүче белән сарыклар арасындагы мөнәсәбәтләр белән чагыштыра. Гайсәнең сүзләре аның йорт сарыкларын яхшы итеп белгәнен күрсәтә. Ул сарыкларның үзләрен алып барырга рөхсәт итүләрен һәм көтүчеләре артыннан тугры йөрүләрен билгеләгән (Яхъя 10:2—4). Борынгы Исраил җирләрендәге булган кешеләр сарыклар белән көтүчеләр арасында якын бәйләнеш барлыгын күргәннәр. XIX гасырда натуралист Х.Б. Тристрам болай дип язган: «Бер тапкыр көтүченең сарыклары белән уйнаганын күрергә туры килде. Көтүче сарыклардан качарга теләгән кебек чаба, ә алар аны куып җитеп чолгап алалар иде. [...] Ахыр чиктә сарыклар көтүче янында уйнаганда боҗра ясап аның янына җыелалар иде».

18 Ни өчен сарыклар көтүчегә иярәләр? «Чөнки аның тавышын таныйлар»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 10:4). Чыннан да сарыклар көтүчеләренең тавышын таныйлармы? «Изге җирнең тарихи географиясе» дигән китабында Джордж А. Смит үзенең күзәтүләре белән бүлешә: «Көндезләрен кайвакыт без яһүдләрнең коелары янында ял итә идек һәм шул вакытта аның янына өчме-дүртме көтүче көтүен китерә иде. Аларның көтүләре буталып бетә иде һәм без көтүчеләр ничек сарыкларын таба алырлар дип аптыраша идек. Ләкин сарыклар су эчкәч һәм уйнап туйгач, көтүчеләр төрле якка тарала иде дә һәм һәрберсе үзенә генә хас булган тавыш чыгара иде. Һәм һәрбер көтүченең сарыклары кушылган көтүдән аерылып үз көтүчесе янына китәләр иде. Шуннан соң көтү килгәндәге кебек үк тәртип белән таралыша иде» («The Historical Geography of the Holy Land»). Үз фикерен аңлатыр өчен Гайсә аннан да яхшырак ачык мисал таба алмас иде. Әгәр без аның тәгълиматларын таныйбыз һәм аларны үтибез, шулай ук, аның җитәкчелегенә буйсынабыз икән, безнең турыда ярату һәм ягымлылык белән «яхшы көтүче» кайгыртучанлык күрсәтәчәк (Яхъя 10:11).

Тыңлаучыларга билгеле вакыйгалардан алынган мисаллар

19. Шул җирдә булган фаҗигале вакыйганы искә төшереп, Гайсә ялган тәгълиматка ничек оста итеп каршы чыга алган?

19 Гыйбрәт алырлык вакыйгалар да уңышлы ачык мисал булып хезмәт итә ала. Бер тапкыр Гайсә күптән түгел генә булган вакыйганы искә алган. Ул аны бәхетсезлеккә эләгергә тиешле кешеләр генә аңа эләгә дигән ялган фикер йөртүне кире кагар өчен сөйләгән. Ул: «Сез Шилуахтагы манара авып басып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимда яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк [гөнаһлырак] булган дип уйлыйсызмы әллә?» — дигән сорау биргән (Лүк 13:4). Кешенең язмышы бар дигән ышануны чагылдырган фикер йөртүләргә каршы Гайсә оста мисал китергән. Ул 18 кешегә гөнаһлары өчен Алла җәза бирмәгән. Аларның фаҗигале үлемнәре «вакыт һәм очракның» нәтиҗәсе булган (Вәгазьче 9:11). Шулай итеп, Гайсә, тыңлаучыларына яхшы билгеле булган вакыйганы искә төшереп, ялган тәгълиматны кире каккан.

20, 21. а) Ни өчен фарисейләр Гайсәнең шәкертләрен хөкем иткән? б) Гайсә Изге Язмаларның кайсы урынын кулланып Алланың шимбә көн законын шулкадәр үтә вакчыл үтәүне таләп итмәгәнен күрсәткән? в) Чираттагы мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

20 Башкаларны өйрәткәндә Гайсә, шулай ук, Изге Язмалардагы вакыйгаларны кулланган. Бер вакыйганы искә төшерик: Гайсәнең шәкертләрен шимбә көн башак өзеп ашаган өчен фарисейләр гаепләгән. Чынлыкта, шәкертләр Алла Канунын бозмаган, ә фарисейләрнең шимбә көн нәрсә эшләргә ярамаганын аңлаткан таләпчән традициясен бозган. Шимбә көне турындагы законны моның кадәр кирәксез үтә вакчыл үтәүне Алланың таләп итмәгәнен күрсәтер өчен, Гайсә 1 Патшалык 21:3—6 да язылган вакыйганы китергән. Давыт һәм аның кешеләре ачыгып чатыр янында туктаганнар һәм яңа күмәчләр белән алмаштырылган, Аллага тәкъдим ителгән ипиләрне ашаганнар. Алмаштырылган күмәчләрне руханилар гына ашарга тиеш булган. Ләкин килеп чыккан шартларда Давыт һәм аның кешеләре бу ипиләрне ашаган өчен хөкем ителмәгәннәр. Кызык, ләкин алмаштырылган ипиләрне руханилардан башка икенче кешеләрнең ашавы турында Изге Язмаларның бер генә урынында искә алына. Гайсә нинди өземтә китерергә кирәк икәнен белгән һәм аны тыңлаучы яһүдләр, һичшиксез, бу өземтәне яхшы белгәннәр (Маттай 12:1—8).

21 Гайсә чыннан да Бөек Укытучы булган! Аның мөһим хакыйкатьләрне кешеләрнең күңелләренә ятышлы итеп сөйләп бирү сәләте шаккатырлык. Ә без өйрәткәндә ничек аның үрнәгенә иярә алабыз? Бу турыда сүз чираттагы мәкаләдә барачак.

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Гайсә ачык мисалларның төрле төрен кулланган. Ул аларны тирә яктагы тормыштан алган, чагыштырулар ясаган, кинаяләр кулланган. Гайсә шулай ук гыйбрәтле хикәяләр яисә кыска гына, әхлак я рухи хакыйкатьләрне үз эченә алган, уйлап чыгарылган хикәяләр куллану белән билгеле булган.

^ 15 абз. Иерусалим Әрихәдән югарырак булганга күрә «Иерусалимнан Әрихәгә» юнәлгән сәяхәтче «төшәргә» тиеш булган.

Сезнең исегездәме?

• Ни өчен Гайсә ачык мисаллар белән өйрәткән?

• Гайсәнең беренче гасырда яшәгән кешеләр өчен аңлаешлы булган мисаллар кулланганы кайдан күренә?

• Йәһвәнең иҗади эшләре турындагы белемнәрен Гайсә ачык мисалларында ничек оста кулланган?

• Тыңлаучыларына билгеле булган вакыйгаларны Гайсә ничек кулланган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең игелекле самареяле турындагы кинаяле хикәясенең мәгънәсе нәрсәдә?