Яхшы күршеләр — зур бәхет
Яхшы күршеләр — зур бәхет
«Ерактагы туганнан якындагы күршең яхшырак» (Гыйбрәтле хикәя 27:10).
БЕЗНЕҢ эраның беренче гасырында яшәгән бер канунчы Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сораган. Гайсә җавабында аның якыны кем икәнен аңлатмаган, ә чын якын булыр өчен нәрсә кирәклеген күрсәткән. Сезгә, мөгаен, Гайсә китергән мисал билгеледер. Лүк бәян иткән Инҗилдә язылган ул мисал күпләргә шәфкатьле самареяле турындагы киная кебек таныш. Кинаяне Гайсә менә ничек сөйләп биргән:
«Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аның киемнәрен салдырып алганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр. Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул шунда яткан кешене күргәч, юлның икенче ягына чыгып, үтеп киткән. Шулай ук бер левиле дә узып барышлый, бу кешене күргән һәм ул да, юлның икенче ягына чыгып, аның яныннан китеп барган. Бер самареяле исә, үтеп барганда, бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган. Янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән; аны үзенең ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан. Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: „Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен“,— дигән. Гайсә, йомгаклап, шуны әйтте: „Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була?“» (Лүк 10:29—36).
Канунчының киная мәгънәсенә төшенгәне күренеп тора, чөнки ул бер дә икеләнмичә: «Аңа шәфкать күрсәткәне»,— дип, яраланган кешенең якыны кем икәнен дөп-дөрес ачыклаган. Шунда Гайсә аңа: «Бар, син дә шулай эшлә»,— дигән (Лүк 10:37). Чынлыкта якын булу нәрсәне аңлатканын күрсәтүче нинди көчле мисал! Гайсәнең кинаясе бездә дә үзебезгә менә мондый сораулар бирергә теләк уятырга мөмкин: Мине нинди күрше дип беләләр? Минем кемнәрне үз якыннарым итеп сайлавыма аларның раса яисә милли чыгышлары тәэсир итмиме? Шулай ук бу бәла-казага юлыккан якын кешеләргә ярдәм күрсәтүемә киртә булмыймы? Яхшы күрше булыр өчен, мин мөмкин кадәрен эшләргә тырышаммы?
Нәрсәдән башларга кирәк?
Әгәр без яхшы күрше булыр өчен үзебездә үзгәртерлек әйберләр тапсак, моны үз акыл төзелешебездән башларга кирәк. Безнең өчен иң мөһиме — яхшы якын булу. Шул чакта күршеләр дә безнең белән яхшы мөнәсәбәткә керергә дәртләнер. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә бәйле булган принципка Гайсә ике мең ел элек үзенең Таудагы вәгазендә басым ясаган. Ул: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез»,— дигән (Маттай 7:12). Башкаларны ихтирам итсәк, аларга игътибарлы булсак һәм яхшылык эшләсәк, алар да безгә моның барысы белән җавап бирәчәк.
Журналист һәм язучы Лиза Фундербург «The Nation Since 1865» журналында чыккан
«Якында яшәүче үз якыныңны ярату» дигән мәкаләсендә күршеләрчә дус мөнәсәбәт урнаштырыр өчен гап-гади эш-хәрәкәтләрен әйтеп киткән. Ул болай дип язган: «Мин... күршеләр бер-берсенә эшләгән кечкенә генә бихисап яхшы эшләрнең — газеталар кертү, балаларга күз-колак булып тору, үзләренә азык-төлек сатып алганда бер уңайдан күршегә дә алып кайту — үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итүен телим. Миңа бу тора-бара бүленеп-таркалып бетә язган дөньяда, курку тойгысы һәм җинаятьчелек аркасында уртаклык җитмәгән чакта, шундый мөнәсәбәтләр бик тә кирәк». Аннары ул: «Нәрсәдән булса да башларга кирәк бит инде. Янәшәдәге ишеккә шакырга микән әллә?» — дип әйткән.Шулай ук «Canadian Geographic» журналында күршеләрнең үзара мөнәсәбәте үсешенә ярдәм булырлык файдалы уй-фикер әйтелгән. Язучы Марни Джексон: «Күршеләрне, күп очракта, гаилә әгъзаларын сайламаган кебек, сайламыйлар. Алар белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырыр өчен, безгә әдәплелек, ихтирамлылык һәм түземлелек зарури»,— дип язган.
Яхшы күршеләр бирә дә белә
Әйе, дөрес, күбебез күршеләргә мөрәҗәгать итү ягына килгәндә ниндидер кыенлык хис итәдер. Беркем белән бәйләнешкә кермичә, тыныч кына яшәү күпкә ансатрак кебек тоела. Ләкин Изге Язмада: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дип әйтелә (Рәсүлләр 20:35). Шунлыктан яхшы күрше булырга теләсәк, бу алар белән танышуны аңлата. Монда якын дуслыкка омтылу мәҗбүри түгел, әмма җае чыкканда фикерләшеп, хәл-әхвәл сорашып торырга кирәк. Моны, бәлкем, җылы елмаюдан яки ягымлы итеп баш кагудан башларга мөмкиндер.
Югарыда әйтелгәнчә, күршеләр белән җылы мөнәсәбәт урнаштырыр һәм аны саклау өчен, чыннан да, «кечкенә генә бихисап яхшы эшләр» мөһим. Шуңа күрә күршегезгә яхшы эш кылырга яисә яхшы сүз әйтергә мөмкинлекләр эзләсәгез, бу күп очракларда хезмәттәшлеккә һәм бер-береңне ихтирам итүгә китерәчәк. Моннан тыш, шулай эшләп без Изге Язмадагы: «Хәлеңнән килгәндә мохтаҗларга игелек күрсәтүдән баш тартма»,— дигән күрсәтмәне үтәрбез (Гыйбрәтле хикәя 3:27; Ягъкуб 2:14—17).
Яхшы күршеләр яхшылыкның кадерен белә
Әгәр дә бар кеше күрсәтелгән ярдәмне яисә бирелгән бүләкләрне рәхмәтен әйтеп кабул итсә, бик тә әйбәт булыр иде. Кызганычка каршы, тормышта һәрвакытта да болай булмый. Еш кына кешеләрнең аларга тәкъдим ителгән ярдәмне яки чын күңелдән бирелгән бүләкләрне кадерләве шундый була, хәтта эчкерсез бүләк бирүче: «Ахыргы яхшылыгым шушы булыр!» — дигән уйга килергә мөмкин. Сезнең очрашкан саен дусларча кул болгап күршегезне сәламләргә тырышуыгыз сүлпән баш селкү белән генә бүләкләнүе ихтимал.
Ләкин күпчелек очракларда, кешенең тышкы кыяфәте бер төрле булып күренсә дә, эчке дөньясы бөтенләй башка төрле булырга мөмкин. Бәлкем, ул тәрбиясе аркасында
оялчан булганга яки уңайсызлык тойганга, тышкы кыяфәте белән, ваемсызрак кеше сыман күренәдер. Моннан тыш, бүгенге дөньяда яхшылыкның кадерен белмәгән адәмнәр бик күп. Шунлыктан безнең җылы мөнәсәбәт кайберәүләргә сәеррәк тоелыр һәм алар саф ниятебезгә шикләнебрәк карарга мөмкин. Аларны сезнең эчкерсезлегегезгә ышандырырга кирәктер. Димәк, күрше-күләннәр белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырыр өчен, вакыт һәм түземлелек кирәк булыр. Әмма бирү һәм шөкер итеп кабул итү осталыгына ия булган кешеләр үзара тыныч һәм якты чырайлы мөнәсәбәткә юл ачачак.Бәхетсезлек туганда
Яхшы күршеләр, аеруча, бәхетсезлек килеп чыкканда кирәк. Андый вакытта күршеләрчә дус мөнәсәбәтнең рухы тагын да ныграк чагылганына дәлил буларак, риясыз үзара ярдәм күрсәтүнең бик тә күп мисаллары табыла. Бәхетсезлек күршеләрне берләштерә, бер-бере турында кайгырырга этәрә. Хәтта, элегрәк уртак тел таба алмаганнары да бердәм рәвештә янәшә эшлиләр.
Мәсәлән, «Нью-Йорк таймс» газетасы белдергәнчә, 1999 елны Төркиядә каты җир тетрәү булганда, гомер-гомергә дошманлашкан кешеләр дә бер-беренә теләктәшлек күрсәткән. Греция журналисты Анна Стергиу Афинада чыгучы бер газетада: «Еллар буена бездә төркия кешеләренә карата нәфрәт уяттылар. Ләкин аларның җан кайгы-хәсрәтләреннән бездә шатлык юк. Без алар белән бергә кайгырдык, үлгән баларын күргәндә еладык, арабызда гомер-гомергә булган дошманлык юк булып күккә очкандай тоелды»,— дип язган. Коткару эшләренең тукталуы турында рәсми рәвештә игълан ителгәч тә, Греция коткаручылары эзләнү эшләрен туктатырга баш тартканнар.
Бәхетсезлек булганнан соң коткару эшләрендә катнашу — бу күршеләрчә дус мөнәсәбәтләрне ныгытучы, һичшиксез, батырчылык һәм күркәм эш. Ләкин, күршеләрне коткарырга тырышып, аларны бәла-каза турында алдан ук кисәтеп кую тагын да мөһимрәк. Кызганычка каршы, тарих күрсәтүе буенча, күршеләрен һәм якыннарын акрынлап якынлаша башлаган бәла-каза турында искәрткән кешеләр уңай бәя ишетми, чөнки ул вакытта әле хәвеф-хәтәр ап-ачык күренми. Кисәтмәле аваз күп очракларда кешеләрнең ышанмаучанлыгына китерә. Шунлыктан кешеләрнең игътибарын янаган куркынычка юнәлдерергә тырышучыларга ныклык күрсәтергә һәм үз-үзеңне фида кылу рухына ия булырга кирәк.
Күршеләрчә дус мөнәсәбәтнең иң бөек чагылышы
Бүген кешеләргә табигый афәттән гаять зуррак нәрсәне кичерергә туры киләчәк. Ул — Зур Кодрәтле Алланың, алдан ук вәгъдә ителгән, җирдәге җинаятьчелек, явызлык һәм башка кайгы-хәсрәтләрне юк итүче эш-хәрәкәте (Ачылыш 16:16; 21:3, 4). Бу искиткеч вакыйга акылга сыймаслык нәрсә түгел, ә һичшиксез хакыйкать! Йәһвә Шаһитләре акрынлап якынлашкан барлык дөньяны тетрәтүче вакыйгада исән калырга мөмкинлек бирүче белемне күбрәк кешеләргә җиткерергә тырыша. Шунлыктан алар ныклык белән бөтен җир шары буенча вәгазьлиләр һәм шуның белән алар мәгълүм дә (Маттай 24:14). Ул эшне алар Ходайга һәм якыннарына булган зур мәхәббәт белән, үз ирекләреннән чыгып эшлиләр.
Шуңа күрә Шаһитләр өегезгә килсә яки аларны башка җирдә очратсагыз, тискәре карашыгыз һәм ярсуыгыз аларны тыңларга комачауламасын. Алар башкаларга карата яхшы күршеләр, яхшы якыннар булырга тырыша. Шунлыктан аларның Изге Язманы өйрәнергә тәкъдим итүеннән баш тартмагыз. Сез Алланың Сүзе белән танышкан саен, кешеләрнең якын киләчәктә бер-берсенә яхшы күршеләр булып, куанып яшәве турында беләчәксез. Ул вакытта без ашкынган күршеләрчә яхшы мөнәсәбәтләргә раса, дини яисә сыйныф дискриминациясе дигән нәрсәләр киртә булмаячак.