Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Һәр көн... миңа иярегез»

«Һәр көн... миңа иярегез»

«Һәр көн... миңа иярегез»

«Сез моның өчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Шуңа күрә Аннан үрнәк алыгыз» (1 ПЕТЕР 2:21).

1, 2. Ни өчен Гайсәнең өйрәтүдә биргән камил үрнәгенә ирешә алабыз дип әйтеп була?

ГАЙСӘ МӘСИХ җирдә яшәгәндә иң бөек Укытучы булган. Моннан тыш, ул камил кеше булган һәм җирдә яшәгән чорында бер гөнаһ та эшләмәгән (1 Петер 2:22). Ләкин бу Гайсәнең өйрәтү осталыгындагы үрнәге камил булмаган кешеләр өчен ирешә алмаслык дигәнне аңлатамы? Һич тә юк.

2 Үткән мәкаләдә каралганча, Гайсәнең өйрәтүенең нигезендә мәхәббәт булган. Ә мәхәббәт без үстерә ала торган сыйфат. Алла Сүзе безне башка кешеләргә карата мәхәббәт үстерергә һәм аны тирәнәйтергә еш өнди (Филиппуйлыларга 1:9; Көлессәйлеләргә 3:14). Йәһвә үзенең барлыкка китергән затларыннан алар эшли алмаганны таләп итми. Ә «Аллаһы — мәхәббәт» булганга һәм безне үзенә охшатып барлыкка китергәнгә күрә, ул безгә ярату сәләтен биргән дип әйтеп була (1 Яхъя 4:8; Яшәеш 1:27). Шуңа күрә мәкаләнең кереш өлешендәге шигырьдән рәсүл Петернең сүзләрен укыганда, без аның сүзләренә туры китереп эшли алганыбызда шикләнмибез. Без Гайсә үрнәгенә иярергә сәләтле. Чыннан да, без Гайсәнең: «Һәр көн... Миңа иярегез»,— дигән сүзләренә буйсына алабыз (Лүк 9:23). Әйдәгез, Мәсихнең, беренчедән, үзе өйрәткән хакыйкатькә карата, аннан соң, өйрәткән кешеләренә карата күрсәткән яратуына ничек иярә алуыбызны карап чыгыйк.

Үзебез өйрәнә барган хакыйкатькә карата ярату үстерәбез

3. Ни өчен кайберәүләргә өйрәнү авыр бирелә, ләкин Гыйбрәтле хикәя 2:1—5 тәге сүзләр нәрсәгә өнди?

3 Өйрәткән хакыйкатьләребезне яратыр өчен, безнең үзебезгә аларны үзләштерүне яратырга кирәк. Бүгенге дөньяда бу бик җиңел түгел. Мәктәптәге укытуның дәрәҗәсе түбән булу һәм яшь чакта алган начар гадәтләр аркасында, күпләрдә өйрәнүгә карата күралмаучанлык тамыр җибәрә. Ләкин Йәһвә Алладан белемнәр алу безгә бик кирәк. Гыйбрәтле хикәя 2:1—5 тә болай дип әйтелә: «Улым! әгәр дә син минем сүзләремне кабул итсәң һәм васыятьләремне үзеңдә сакласаң, шулай колагыңны акыллылыкка игътибарлы итсәң һәм йөрәгеңне уйлауга исәң; әгәр дә белемне чакырсаң һәм акылга мөрәҗәгать итсәң; әгәр дә аны көмеш кебек эзләсәң һәм хәзинә кебек табарга тырышсаң, шул чакта Ходайдан куркуны аңларсың һәм Алла турында белем табарсың».

4. «Йөрәгеңне уйлауга ию» нәрсәне аңлата һәм безгә моны эшләргә Алла турындагы белемнәргә карата нинди караш ярдәм итә ала?

4 Игътибар итегез: 1 нче шигырьдән 4 нчесенә кадәр без «кабул итәргә» һәм «сакларга» гына түгел, ә шулай ук «эзләргә» һәм «табарга тырышыр» өчен көч куярга кабат-кабат чакырылабыз. Моны эшләргә безне нәрсә дәртләндерергә тиеш? «Йөрәгеңне уйлауга исәң» дигән сүзләргә игътибар итик. Бер чыганакта бу «бары тик игътибарлы булырга гына чакыру түгел, ә тиешле карашны — өйрәтүләрне аеруча тиз үзләштерүгә ия булу таләбе» дип аңлатыла. Безне нәрсә Йәһвәнең өйрәтүләренә тиз үзләштерүчән итә ала? Бу безнең карашыбыз. Безгә «Алла турындагы белемгә» «көмешкә» һәм «хәзинәгә» караган кебек карарга кирәк.

5, 6. а) Вакыт узу белән нәрсә булырга мөмкин һәм ничек моңа юл куймаска? б) Изге Язма белемнәренең хәзинәсен безгә ни өчен «үрчетергә» кирәк?

5 Андый карашны үстерү авыр түгел. Мәсәлән, син кабул иткән «Алла турындагы» белемнәр арасында мондый хакыйкать бар: Йәһвәнең нияте буенча Аллага тугры булган кешеләр җирдәге Оҗмахта мәңге яшәячәк (Мәдхия 36:28, 29). Беренче тапкыр бу хакыйкать белән танышканнан соң син аны, һичшиксез, чын хәзинә дип санагансыңдыр; аның турында белү синең уйларыңны һәм йөрәгеңне өмет һәм шатлык белән тутыргандыр. Ә хәзер нәрсә әйтеп була? Вакыт узу белән бу хәзинәләр өчен рәхмәтең «төсен югалтмадымы»? Әгәр «югалтса», түбәндәге ике киңәшне тотып кара. Беренчесе, рәхмәтеңне яңартып тор, моның өчен син Йәһвә өйрәткән хакыйкатьләрнең һәрберсен, алар белән күп еллар элек танышсаң да, ни өчен кадерлим дип үз-үзеңә даими рәвештә сорау бир.

6 Икенчесе, үз хәзинәңне «үрчет». Әгәр җирдә кыйммәтле таш тапсаң, син аны кесәңә салып һәм тапканыңа канәгать булып, китеп барыр идеңме? Яисә, бу урында тагын кыйммәтле ташлар юк микән дип, казуыңны дәвам итәр идеңме? Алланың Сүзе кыйммәтле ташлар һәм хакыйкатьнең бөртекләре белән тулы. Син күпме генә тапсаң да, һәрчакта тагын да күбрәк таба аласың! (Римлыларга 11:33). Хакыйкать бөртеген «тапканнан» соң, үз-үзеңә мондый сораулар биреп кара: ни өчен ул кыйммәтле? Ул миңа Йәһвәнең нинди шәхес булуын һәм аның ниятләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итәме? Гайсәнең «эзләре» буенча барырга ярдәм итә алырлык берәр гамәли җитәкчелек бирәме? Бу сораулар турында тирәнтен уйлау Йәһвә өйрәткән хакыйкатьләргә карата ярату үстерергә ярдәм итәчәк.

Өйрәткән хакыйкатьләребезгә ярату күрсәтәбез

7, 8. Изге Язмалардан белгән хакыйкатьләрне яратуыбызны башкаларга ничек күрсәтә алабыз? Мисал китер.

7 Башкаларны өйрәткәндә Алла Сүзеннән белгән хакыйкатьләрне яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз? Вәгазьләгәндә һәм өйрәткәндә без, Гайсә үрнәге буенча, тулысынча Изге Язмаларга таянабыз. Соңгы вакытта, бөтен дөнья буенча Алла халкы вәгазьләгәндә Изге Язмаларны күбрәк кулланырга чакырыла. Бу җитәкчелекне кабул итеп, вәгазьләгән кешегә Алла Сүзендәге хакыйкатьләрне кадерләвеңне күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзлә (Маттай 13:52).

8 Мәсәлән, Нью-Йоркта булган теракттан соң, бер мәсихче хатын вәгазьләгән вакытта очраткан кешеләргә Мәдхия 45:2, 12 дәге сүзләрне укыган. Иң башта ул аларның трагедиядән соң булган тирән борчылуны ничек җиңүләрен сорашкан. Шуннан соң игътибар белән аларның җавабын тыңлаган, кайгыларын уртаклашкан һәм: «Изге Язмалардан бу авыр көннәрдә минем үземә зур юаныч бирүче шигырьне сезгә укырга ярыймы?» — дип сораган. Шул кешеләрнең кайберләре аны тыңларга теләмәгән, ә күбесе белән искиткеч сөйләшүләр булган. Яшь кешеләргә бу кардәшебез болай дип әйткән: «Мин инде 50 елдан артык кешеләргә Изге Язмаларда булган белемнәрне сөйлим һәм беләсезме нәрсә? Бу китап чишәргә ярдәм итә алмаган авырлыкны мин әле очратмадым». Безнең эчкерсез булуыбыз һәм күтәренке рухыбыз кешеләргә Алла Сүзеннән белгәнне яратуыбызны һәм кадерләвебезне күрергә ярдәм итә ала (Мәдхия 118:97, 105).

9, 10. Иманыбызга кагылышлы сорауларга җавап биргәндә, ни өчен Изге Язмаларны куллану мөһим?

9 Ышануларыбыз турында сораулар бирелгәндә, Алла Сүзенә карата яратуыбызны күрсәтер өчен безгә уңайлы мөмкинлек туа. Җавап биргәндә без, Гайсә үрнәгенә ияреп, үз фикер йөртүебезгә нигезләнмибез (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Без Изге Язмаларны кулланабыз. Син җавабын белмәгән сораудан куркасыңмы? Әгәр куркасың икән, сиңа моны җиңүдә ике киңәш ярдәм итә ала.

10 Хәзерләнер өчен көчеңнән килгәннең барысын да эшлә. Рәсүл Петер болай дип язган: «Әмма йөрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыгыз» (1 Петер 3:15). Син иманыңны якларга әзерме? Мәсәлән, берәрсе ни өчен син Изге Язмаларга нигезләнмәгән берәр йолада яисә бәйрәмдә катнашмыйсың дип сораса, син: «Бу минем дин кануннарына каршы килә»,— дип кенә үзеңне чикләмәсәң яхшы булыр иде. Мондый җавап син башкаларга үзең өчен карар кабул итәргә рөхсәт итәсең һәм, шуңа күрә, син берәр сектаның әгъзасы дигән нәтиҗәгә китерергә мөмкин. «Бу Изге Язмаларда, Алла Сүзендә тыела»,— дию, яисә: «Минем Аллам моны хупламый»,— дип әйтү һәм аннан соң тиешле дәлилләр китерү яхшырак булыр иде (Римлыларга 12:1).

11. Алла Сүзенең хакыйкатьләренә нигезләнгән сорауларга җавап бирергә әзер булыр өчен нинди ярдәмлек бар?

11 Әгәр син үзеңне мондый сөйләшүләргә әзер түгел дип хис итәсең икән, «Изге Язмалар турында сөйләшү өчен темалар» дигән брошюраны карап чыгар өчен берникадәр вакыт бүлеп куйсаң ничек булыр иде *? Хезмәт иткән вакытта кешеләрне кызыксындырырлык берничә теманы сайла да, бу сорау буенча Изге Язмаларның берничә дәлилен истә тот. Изге Язмаларны һәм «Изге Язмалар турында сөйләшү өчен темалар» дигән брошюраны үзеңнән ерак тотма. Аларны һәрчакта да кулланырга әзер бул һәм кешеләргә Изге Язмаларга нигезләнгән сорауларга җавап табар өчен минем яраткан ярдәмлегем бар дип аңлат.

12. Изге Язмаларга нигезләнгән сорауга җавап белмәгәндә, без нәрсә әйтә алабыз?

12 Юкка борчылырга тырышма. Камил булмаган кешеләр арасында барлык сорауларга да җавап белүче кеше юк. Шуңа күрә сиңа Изге Язмаларга нигезләнгән һәм җавабын белмәгән сорау бирелгәндә, болай дип әйтеп була: «Бик кызык сорау. Дөресен генә әйткәндә, мин аңа җавап белмим, әмма Изге Язмаларда моңа җавап бар икәнен беләм. Мин Изге Язмаларны өйрәнергә яратам һәм шуңа күрә сезнең соравыгызга җавап эзләрмен. Ә соңыннан сезгә кабат кереп чыгармын». Мондый намуслы һәм басынкы җавап киләчәктәге сөйләшүләргә яхшы «сукмак» салырга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 11:2).

Өйрәткән кешеләребезгә карата ярату

13. Вәгазьләгән кешеләребезгә карата яхшы караш саклау ни өчен кирәк?

13 Гайсә өйрәткән кешеләренә карата ярату күрсәткән. Ничек без бу яктан аңа иярә алабыз? Безгә тирә яктагы кешеләргә карата каты күңелле булырга ярамый. «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендәге сугышына» вакыт тагын да азрак кала һәм безнең планетадагы миллиардлаган кешеләрнең күпләре юк ителәчәк икәне дөрес (Ачылыш 16:14; Йәрәми 25:33). Кем исән кала, ә кем үлә икәнен без белмибез. Хөкем итү киләчәктә булачак һәм аны Йәһвә үзе билгеләгән Гайсә Мәсих алып барачак. Ә суд булганчы, без һәрбер кешенең Йәһвә Алла хезмәтчесе булырга мөмкинлеге бар дип саныйбыз (Маттай 19:24—26; 25:31—33; Рәсүлләр 17:31).

14. а) Без кешеләрнең кайгыларын уртаклашабызмы икәнне ничек тикшереп була? б) Башка кешеләрнең кайгыларын уртаклашуны һәм шәхси кызыксынуны гамәлдә ничек күрсәтеп була?

14 Шуңа күрә без, Гайсә кебек, кешеләрнең кайгыларын уртаклашырга тырышабыз. Без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: бу дөньяны тәшкил итүче дин, сәяси һәм коммерция өлешләренең хәйләкәр алдалавы һәм ялганлавы аркасында корбан булган кешеләрне мин кызганаммы? Әгәр дә алар без китергән хәбәргә ваемсыз икән, мин аларның ни өчен мондый икәнен аңларга тырышаммы? Мин үземнең дә һәм Йәһвәгә хәзер хезмәт иткән кешеләрнең дә бервакыт ваемсыз булганын истә тотаммы? Шуңа күрә мин үземнең вәгаземне тиешенчә үзгәртәмме? Яисә мин бу кешеләр белән сөйләшүдән файда булмый дип саныйммы? (Ачылыш 12:9). Әгәр кешеләр аларның кайгылары белән эчкерсез уртаклашуыбызны күрсә, аларның хәбәребезне кабул итү мөмкинлеге арта (1 Петер 3:8). Кызгану, шулай ук, вәгазьдә очраткан кешеләргә карата күбрәк кызыксыну күрсәтергә дәртләндерәчәк. Без аларның сорауларын һәм борчылуларын игътибар белән тыңлый алабыз. Шул чакта, кабат килгәч, аларның әйткән сүзләре турында уйлаганыбызны күрсәтәбез. Ә без килгән чакта аларга нәрсәдер кирәк булса, безнең гамәли ярдәм күрсәтер өчен мөмкинлегебез булуы ихтимал.

15. Ни өчен безгә кешеләрнең яхшы якларын күрергә тырышырга кирәк һәм ничек без моны эшли алабыз?

15 Без, Гайсә кебек, кешеләрдә яхшы сыйфат табарга тырышабыз. Әйтик, вәгазьләгәндә безгә балаларын бер үзе генә, зур тырышлык куеп үстергән хатын-кыз, я үз гаиләсен тәэмин итәр өчен бөтен көчен куйган ир-ат очрый, ди. Яисә өлкән яшьтәге кеше рухи сорауларга кызыксыну күрсәтә. Без кешеләрдә моны билгелибезме һәм аларны тырышлыклары өчен мактыйбызмы? Әгәр без шулай эшләсәк, алар белән уртак якларыбыз булуына басым ясаячакбыз һәм бу безгә Патшалык турында вәгазьләргә мөмкинлек бирә ала (Рәсүлләр 26:2, 3).

Ярату күрсәтер өчен басынкылык кирәк

16. Ни өчен вәгазьләгән кешеләргә карата һәрчакта «басынкылык һәм ихтирам» күрсәтү мөһим?

16 Өйрәткән кешеләребезне ярату безне Изге Язмаларның: «Белем тәкәбберләндерә, ә мәхәббәт көч бирә»,— дигән акыллы кисәтүенә игътибарлы булырга дәртләндерәчәк (1 Көринтлеләргә 8:1). Гайсәдә киң белемнәр булган, ләкин ул беркайчан да тәкәбберләнеп йөрмәгән. Шуңа күрә иманың турында сөйләгәндә, бәхәсләшү яисә кешедән үзеңне югарырак кую теләгеннән баш тарт. Чөнки безнең максатыбыз — кешеләрнең йөрәкләренә барып җитәрлек итеп сөйләү һәм кешеләрне без яраткан хакыйкатьләргә җәлеп итү (Көлессәйлеләргә 4:6). Петер, мәсихчеләр үзләрен якларга әзер булырга тиеш дип әйткәндә, хакыйкатьне «басынкылык һәм ихтирам белән» якларга кирәклеген исләренә төшергәнен онытмыйк (1 Петер 3:15). Әгәр басынкылык белән ихтирам итүебезне күрсәтсәк, хезмәт иткән Аллабызга кешеләрне тизрәк җәлеп итәбез.

17, 18. а) Аллага хезмәт итәргә яраклыгыбыз тәнкыйть ителгәндә, бездә нинди караш булырга тиеш? б) Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләр өчен Изге Язмаларның төп нөсхәсе язылган борынгы телләрне белү ни өчен мөһим түгел?

17 Безнең максат кешеләрне белемнәребез яисә укымышлы булуыбыз белән шаккатыру түгел. Әгәр без вәгазьләгән җирдәге кешеләр югары белеме я гыйльми дәрәҗәсе булмаган кеше белән сөйләшергә теләми икән — боегырга сәбәп юк. Гайсә кешеләр хөрмәт иткән раввиннар мәктәбен тәмамламаган һәм кешеләрнең бу турыда әйткәннәренә игътибар итмәгән. Моннан тыш, Гайсә ул көннәрдә киң таралган карашларга да иярмәгән һәм тирә яктагы кешеләрне киң белемнәре белән шаккатырырга тырышмаган (Яхъя 7:15).

18 Һәркайсы дөньяви белемнәргә караганда басынкылык һәм ярату мәсихчеләр өчен күпкә мөһимрәк. Аллага хезмәт итәр өчен безне Йәһвә — Иң Бөек Укытучы яраклы итә (2 Көринтлеләргә 3:5, 6). Христиан дөньясы руханилары нәрсә генә әйтмәсә дә, без, Алла Сүзенең укытучылары булыр өчен, Изге Язмаларның төп нөсхәсе язылган борынгы телләрне өйрәнергә тиеш түгел. Йәһвә тарафыннан рухландырылган Изге Язмалар шулхәтле аңлаешлы һәм гади итеп язылган ки, һәрбер кеше диярлек аның кыйммәтле хакыйкатьләрен аңларга сәләтле. Бу хакыйкатьләр йөз һәм меңнәрчә телләргә тәрҗемә ителгәндә дә үзгәрешсез кала. Шуңа күрә, кайвакыт борынгы телләрне белү файда китерсә дә, аларны белү бик мөһим түгел. Әгәр кеше үзенең телләр белү сәләте белән горурлана икән, ул, киресенчә, мәсихчеләр өчен мөһим булган сәләтен — өйрәнергә әзер булу сәләтен — югалтырга мөмкин (1 Тимутегә 6:4).

19. Нинди мәгънәдә безнең мәсихче хезмәтебез басынкылык таләп итә?

19 Һичшиксез, безнең мәсихче хезмәтебез уй-фикердә басынкы булуыбызны таләп итә. Без һәрчакта каршы килүләр, ваемсызлык һәм эзәрлекләүләр белән очрашабыз (Яхъя 15:20). Ләкин үз хезмәтебезне тугры үтәп, без яшәү өчен мөһим булган эшне алып барабыз. Әгәр бу эшне башкарып башкаларга басынкылык белән хезмәт итүне дәвам итәбез икән, без Гайсә Мәсихнең кешеләргә карата күрсәткән яратуына иярәбез. Уйлап кына кара: әгәр безгә хакыйкатьне кабул иткән бер кешене генә табар өчен меңләгән ваемсыз һәм каршы килгән кешеләргә вәгазьләргә кирәк булса, әллә безнең тырышлыкларыбыз акланмаган булыр идеме? Әлбәттә, акланган булыр иде! Шуңа күрә тырышлык күрсәтеп һәм өметсезлеккә бирелмичә, без әле очратачак һәм хакыйкатьне кабул итәчәк кешеләр хакына хезмәт итик. Һичшиксез, бу системаның ахыры алдыннан бу кыйммәтле кешеләрнең күбесе табылсын һәм ярдәм алсын өчен, Гайсә һәм Йәһвә кайгыртучанлык күрсәтәчәк (Аггей 2:7, АМТ).

20. Үрнәгебез белән без башкаларны ничек өйрәтә алабыз?

20 Башкаларга хезмәт итәргә әзерлекне өйрәтүдә үз үрнәгең белән дә күрсәтеп була. Без кешеләргә Йәһвәгә, «мөбарак Аллаһыга», хезмәт итү — бу барлык булган тормыш юлларының иң яхшысы икәнен аңлатырга телибез (1 Тимутегә 1:11). Күршеләр, классташлар һәм хезмәттәшләр белән мөгамәлә итүебездән һәм үзебезне тотуыбыздан кешеләр безнең канәгать һәм бәхетле икәнебезне күрәләрме? Өстәвенә, без Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә бу мәрхәмәтсез һәм каты күңелле дөньяда мәсихчеләр җыелышы — ярату оазисы икәнен аңларга мөмкинлек бирәбез. Безнең җыелышның бар әгъзаларын да яратканыбыз һәм бер-беребез белән тынычлыкта яшәргә тырышканыбыз өйрәткән кешеләребезгә күренәме? (1 Петер 4:8).

21, 22. а) Үз-үзебезгә сынау ясап, без нинди мөмкинлекләрне куллана алабыз? б) Чираттагы мәкаләләрдә нәрсә каралачак?

21 Хезмәтебездә көчебездән килгәннең барысын эшләргә әзерлегебез кайвакыт үзебезне — яшәвебезне һәм карашларыбызны яңадан тикшереп чыгарга дәртләндерергә мөмкин. Үз-үзеңне намуслы сынау күп кешеләргә Аллага хезмәтләрен киңәйтергә ярдәм итә: алар тулы вакытлы хезмәт итә башлый яисә ярдәм кирәк булган җирләргә күчә. Башкалар үз илләрендәге иммигрантларга вәгазьләр өчен чит ил телләрен өйрәнергә карар иткән. Әгәр синдә дә мондый мөмкинлекләр бар икән, аларны дога кылып, җентекләп карап чык. Аллага хезмәт итәр өчен багышланган тормыш шатлык, канәгатьлек һәм җан тынычлыгы китерә (Вәгазьче 5:11).

22 Үзебез өйрәткән хакыйкатьләргә һәм кешеләргә карата ярату үстереп, Гайсә Мәсих үрнәгенә иярүне дәвам итик. Әгәр бу ике яратуны үстерсәк һәм тормышыбызда аны күрсәтсәк, бу безгә Мәсихкә охшаш өйрәтүчеләр булырга ныклы нигез салырга ярдәм итәчәк. Ләкин бу нигездә ничек төзергә? Чираттагы мәкаләләрдә Гайсәнең өйрәтү ысуллары каралачак.

[Искәрмә]

^ 11 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган (рус).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсәнең өйрәтүдәге үрнәге безнең өчен ирешерлек икәнендә ни өчен без ышанычлы була алабыз?

• Изге Язмалардан белгән хакыйкатьләрне яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз?

• Белемнәр «үрчеткәндә» ни өчен безгә басынкы булып калырга кирәк?

• Өйрәтергә тырышкан кешеләребезгә карата ярату күрсәтүнең нинди ысуллары бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрацияләр]

Хәзерләнер өчен көчеңнән килгәннең барысын эшлә.

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Алла турында белемнәрне кадерләсәң, Изге Язмаларны яхшы куллана алачаксың.

[14 биттәге иллюстрация]

Кешеләргә яхшы хәбәр турында сөйләп, без аларга карата ярату күрсәтәбез.