Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авыр вакытларда юаныч

Авыр вакытларда юаныч

Авыр вакытларда юаныч

ХӘЗЕРГЕ яңалыклар кешеләрне юатырлык түгел. Бер кеше: «Көндәлек вакыйгалар шулкадәр ямансу булганлыктан, күп очракта без кичке яңалыкларны карарга йөрәгебез җитәр микән дип уйланабыз»,— дип язган. Дөнья сугыш, террорчылык актлары, газап чигү, җинаятьчелек һәм авырулар кебек зыян китерүче әйберләр белән тулы. Алар барысы да безгә теләсә кайсы вакытта «китереп бәрергә» мөмкин, бәлки, шулай булгандыр да инде.

Хәзерге шартлар Изге Язмада алдан ук төгәл әйтелгән. Гайсә безнең көннәрне сурәтләп зур сугышлар, йогышлы авырулар, азык-төлек җитмәве һәм җир тетрәүләр булачагы турында әйткән (Лүк 21:10, 11). Нәкъ шулай ук, рәсүл Паул кешеләр шәфкатьсез, байлык яратучан, яхшылыкның кадерен белмәячәк «авыр вакытлар» турында язган. Бу вакытны ул «соңгы көннәр» дип атаган (2 Тимутегә 3:1—5).

Димәк, дөньядагы хәлләрне белдерүче бүгенге яңалыклар бераз Изге Язмада алдан әйтелгәннәргә охшаш. Ләкин аларның охшашлыгы шуның белән тәмам. Изге Язма киләчәккә карата өмет бирә, ә яңалыклар андый өмет турында бернәрсә дә әйтми. Алланың рухландырылган Сүзе аркылы явызлыкның ни өчен киң таралганын гына түгел, ә безне нинди киләчәк көткәнен дә белергә була.

Алланың явызлыкка карата карашы

Изге Язмада Алланың бүгенге көндәге мәшәкатьле шартларга карата карашы нинди икәне аңлатыла. Алла хәзерге мәшәкатьләрне алдан үк күрә белгән булса да, аларны хупламый һәм аларның чиксез хөкем сөрешенә юл куймаячак. Рәсүл Яхъя: «Аллаһы — мәхәббәт»,— дип язган (1 Яхъя 4:8). Йәһвә кешеләрне чынлап та ярата һәм явызлыкның һәр төреннән җирәнә. Юаныч эзләп Аллага ышаныч белән мөрәҗәгать итә алабыз, чөнки ул безгә яхшылык тели, безгә карата кызганучан, моннан тыш җир йөзендәге явызлыкны юк итәргә җыена һәм аны эшләр өчен кодрәтле көчкә ия. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «[Алла билгеләгән күк Патшасы] ярлыны, булышучысы юк мескенне коткарыр. Ярлыны, мескенне кызганыр, һәм мескеннәрнең җаннарын коткарыр. Аларның җаннарын мәкерлектән һәм көчләүдән саклар, һәм аның күзләре алдында аларның каны кадерле булыр» (Мәдхия 71:12—14).

Җәфа чигүчеләргә карата сездә кызгану хисе туамы? Әлбәттә, туадыр. Моның сәбәбе кызгану хисен Йәһвә йөрәгебезгә салып, безне үзенә охшатып яраткан (Яшәеш 1:26, 27). Шунлыктан Йәһвәнең кешеләрнең газап-кайгыларына ваемсыз түгел икәнендә шикләнергә кирәкми. Йәһвәне барыбыздан яхшырак белгән Гайсә аның безнең белән бик тә кызыксынуы һәм тирән кызгануы турында әйткән (Маттай 10:29, 31).

Алланың кешеләргә карата кайгыртучан икәнен аның бар иҗади эшләре дәлилләп тора. Гайсә белдергәнчә, «Аллаһы кояшын рәхимлеләр өчен дә, явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Маттай 5:45). Листра шәһәрендәге халыкка рәсүл Паул: «[Алла] яхшылыклар кылып үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яңгыр яудырып һәм мул уңыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте һәм йөрәкләребезне куаныч белән тутырып торды»,— дигән (Рәсүлләр 14:17).

Явызлык өчен кем гаепле?

Паулның Листра шәһәрендә торучы кешеләргә шулай ук: «Үткән буыннарда ...[Алла] барлык халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирде»,— дип әйткәненә игътибар итегез. Димәк, халыклар, яки кешеләр, үз башыннан кичергән газап-кайгылары өчен күп очракта үзләре гаепле. Моның өчен Алланы гаепләргә ярамый (Рәсүлләр 14:16).

Йәһвә явыз эшләрнең хөкем сөрүенә ни сәбәптән юл куеп килә? Ул ниндидер чара күрерме? Бу сорауларга җавапны Алла Сүзеннән генә алырга була. Чөнки ул җавап икенче бер рухи шәхес белән һәм бу шәхес күзгә күренмәс рухи сферада күтәргән бәхәсле сорау белән тыгыз бәйләнештә.

[4 биттәге иллюстрацияләр]

Әгәр Алла кешеләрнең йөрәгенә кызгану хисе салып барлыкка китергән икән, газап чиккән кешеләргә карата ваемсыз була аламы соң?

[2 биттәге иллюстрация]

ТЫШЛЫК: танк: UN PHOTO 158181/J. Isaac; җир тетрәү: San Hong R-C Picture Company

[3 биттәге иллюстрация]

Ачлыктан газап чиккән бала: UN PHOTO 146150 BY O. MONSEN