Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аеруча игътибарлы булыгыз»

«Аеруча игътибарлы булыгыз»

«Аеруча игътибарлы булыгыз»

«Туры юлдан чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 2:1).

1. Игътибарны читкә юнәлтү ничек үлемгә китерә алуын аңлатып бирегез.

КУШМА ШТАТЛАРДА ел саен юл һәлакәтендә 37 меңгә якын кеше һәлак була. Әгәр машина йөртүчеләр аз гына саграк булса, алар бу бәла-казаларның күбесенә юлыкмас иде, ди тикшерүчеләр. Кайберләрен юл кырындагы белдермәләр яки реклама такталары, башкаларын телефон аша сөйләшеп бару бүлдерә. Тагы берәүләре руль артында ашап бара. Игътибарны читкә юнәлдергән шушы очракларның һәрберсе үлемгә китерергә мөмкин.

2, 3. Паул мәсихче-еврейләргә нинди үгет-нәсихәт биргән һәм ул нигә урынлы булган?

2 Кешеләр машина уйлап чыгарганга кадәр якынча ике мең ел элек рәсүл Паул мәсихче-еврейләрнең игътибарын читкә юнәлдергән һәм кайберләрен үлемгә китергән әйберләр турында язган. Башта Паул терелтелгән Гайсә Мәсихнең Алланың уң ягына утыртылып, барлык фәрештәләрдән югары урын алганына басым ясаган. Аннан соң ул болай дигән: «Шуңа күрә, туры юлдан чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез» (Еврейләргә 2:1).

3 Мәсихче-еврейләр ни өчен Мәсих турында ишеткәннәренә аеруча игътибарлы булырга тиеш иде соң? Сәбәбе: Гайсәнең җирне калдырып киткәненә якынча 30 ел узган һәм аларның кайберләре, Хуҗалары булмаганда, чын гыйбадәт кылудан читкә тайпылган. Шул мәсихчеләрнең игътибарын аларның борынгы яһүди дине яулаган.

Аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк иде

4. Кайбер мәсихче еврейләрнең ни өчен иудаизмга кире борылып кайту коткысына бирелүе ихтимал иде?

4 Нигә мәсихче иудаизмга кире борылып кайту коткысына бирелә алган? Уйлап карыйк. Канун буенча билгеләнгән гыйбадәт кылу күренә торган нәрсәләр белән бәйле булган. Мәсәлән, алар руханиларны күрә алган һәм янган корбаннарның хуш исен тойган. Ә мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы күп яктан аерылып торган. Әйе, мәсихчеләрнең Баш Рухание Гайсә Мәсих иде, ләкин аның җирдән күккә күтәрелүенә инде утыз ел вакыт узган булган (Еврейләргә 4:14). Аларның гыйбадәтханәләре булса да, әмма ләкин аның изге урыны күкнең үзендә иде (Еврейләргә 9:24). Канун буенча таләп ителгән тәндәге сөннәтләнүдән аермалы буларак, мәсихченең сөннәте «Рух китергән, йөрәк түрендә булган» (Римлыларга 2:29). Шунлыктан мәсихче-еврейләргә аларның яңа ышанулары ниндидер дәрәҗәдә тормышка ашмаслык кебек тоела башлавы мөмкин иде.

5. Гайсә Мәсих нигез салган гыйбадәт кылу төзелеше Канун аркылы бирелгән гыйбадәт кылу төзелешеннән күпкә өстен булганын Паул ничек аңлатып биргән?

5 Мәсихче-еврейләргә Гайсә Мәсих үзе нигез салган гыйбадәт кылу төзелеше белән бәйле булган бер бик мөһим нәрсәне ачык аңларга кирәк иде. Ул күренә торган нәрсәләргә түгел, күбесенчә инануга нигезләнсә дә, Муса пәйгамбәр аркылы Канун белән бирелгән гыйбадәт кылу төзелешеннән өстен булган. Паул: «Чөнки әгәр дә үгез һәм кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау көле, хәрәм булганнар өстенә сибелеп, тәнне тышкы яктан чистарта икән, Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын өчен, Аның каны безнең вөҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр»,— дип язган (Еврейләргә 9:13, 14). Муса кануны буенча китерелгән корбаннар аркасында бирелгән кичерүгә караганда, Гайсә Мәсихнең йолым корбанына ышанып алынган кичерү күп яктан бик өстен чыга (Еврейләргә 7:26—28).

6, 7. а) Ни сәбәпле мәсихче-еврейләр ишеткәннәренә «аеруча игътибарлы булырга» тиеш иде? б) Паул Еврейләргә хат язганда Иерусалимның җимерелүенә күпме вакыт калган? (Искәрмәне карагыз.)

6 Мәсихче-еврейләргә Гайсә турында ишеткән нәрсәләргә аеруча игътибарлы булырга кирәклегенә тагын бер сәбәп бар иде. Гайсә Иерусалимның җимерелүе турында алдан ук әйткән. Ул болай дигән: «Сиңа шундый көннәр килер, дошманнарың, әйләнә-тирәңдә чокырлар казып һәм туфраклар өеп, сине чолгап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар. Сине бөтенләй җимереп бетерерләр, синдә яшәүче кешеләрне кырырлар һәм синдәге бер ташны да үз урынында калдырмаслар, чөнки син Аллаһы яныңа килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдең» (Лүк 19:43, 44).

7 Бу кайчан тормышка ашырга тиеш иде? Гайсә көнен, сәгатен әйтмәгән. Аның урынына ул менә мондый искәрмә биргән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аның җимерелү вакыты якын инде. Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр анда кермәсен» (Лүк 21:20, 21). Гайсә шул сүзләрне әйткәннән бирле утыз ел үтеп киткән һәм ул арада, күрәсең, Иерусалимда яшәгән кайбер мәсихчеләр сизгерлекләрен югалтып, игътибарларын башка нәрсәгә юнәлтә башлаган. Алар, машина йөртүчегә охшап, юлны игътибарсыз калдырган. Уй-фикерләрен үзгәртмәсәләр, бу аларны үлемгә дучар итәр иде. Мәсихчеләр моңа төшенгәнме, юкмы, әмма Иерусалимның җимереләчәге котылгысыз булган! * Паулның киңәшләре Иерусалимдагы рухи яктан йокымсырап яткан мәсихчеләрне айныткан булса кирәк.

«Аеруча игътибарлы булу» бүген нәрсәне аңлата

8. Ни өчен безгә Алла Сүзендәге хакыйкатьләргә «аеруча игътибарлы булырга» кирәк?

8 Беренче гасыр мәсихчеләре кебек, без дә Алла Сүзендәге хакыйкатьләргә «аеруча игътибарлы булырга тиешбез». Ни өчен? Сәбәбе: бер генә халыкның түгел, ә бөтен дөнья төзелешенең җимерелүе якынлашып килә (Ачылыш 11:18; 16:14, 16). Әлбәттә, Йәһвәнең кайчанрак эш-хәрәкәт кыла башлавының төгәл көнен, сәгатен белмибез (Маттай 24:36). Ләкин «соңгы көннәрдә» яшәвебезне ап-ачык раслаучы Изге Язма пәйгамбәрлекләренең тормышка ашканын үз күзләребез белән күреп торабыз (2 Тимутегә 3:1—5). Шунлыктан безнең игътибарны читкә юнәлдерүче һәрнәрсәдән сакланырга кирәк. Алла Сүзенә игътибарлы булу һәм нинди чорда яшәвебезне анык белеп тору зарури. Шул чакта гына «булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырбыз» (Лүк 21:36).

9, 10. а) Без игътибарыбызны ничек рухи әйберләргә таба юнәлдерә алабыз? б) Ничек итеп Алла Сүзе «юлыбызга яктылык» һәм «аягыбызга яктырткыч» булып тора?

9 Хәзерге үтә мөһим вакытта яшәп, рухи әйберләргә «аеруча игътибарлы» икәнебезне ничек итеп күрсәтә алабыз? Беренче юл, җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга һәрдаим йөрергә кирәк. Шулай ук Изге Язманы, аның Авторы, Йәһвәгә, якынлашу максаты белән, бар тырышлыкны эшкә җигеп тирәнтен өйрәнергә тиешбез (Ягъкуб 4:8). Әгәр шәхси өйрәнү аша һәм җыелышка йөреп Йәһвә турында белемнәр алабыз икән, шул чакта мәдхия җырлаучы кебек без Аллага: «Синең сүзең минем аягыма яктырткыч һәм минем юлыма яктылык»,— дип әйтә алырбыз (Мәдхия 118:105).

10 Изге Язма Алланың киләчәккә карата уй-ниятләрен ачыклап, «юлыбызга яктылык» булып хезмәт итә. Ул шулай ук «аягыбызга яктырткыч». Башкача әйтсәк, без авыр шартларга юлыксак, ул безгә алдагы адымны атларга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә имандашларыбыз белән үгет-нәсихәт алыр өчен җыелышабызмы яисә Алла Сүзен шәхси рәвештә укыйбызмы, безгә «аеруча игътибарлы булырга» бик тә зарури. Алган белемнәребез үзебезгә файда китерерлек һәм Йәһвәнең йөрәген сөендерерлек зирәк, Аллага яраклы карарлар кылырга булышачак (Гыйбрәтле хикәя 27:11; Исай 48:17). Алланың үгет-нәсихәтләреннән тагын да күбрәк файда алыр өчен, жыелышларда һәм шәхси өйрәнү вакытында игътибарлырак булырга ничек өйрәнә алабыз?

Җыелышларда ничек итеп игътибарлырак булырга

11. Ни өчен кайчакта җыелыш очрашуларында игътибарлылык саклап калуы авыр?

11 Мәсихчеләр җыелышында игътибарлылык саклап калу өчен, кайчагында безнең яктан тырышлык таләп ителә. Безне, мәсәлән, елаган бала яки соңга калып килүченең урын эзләве бик ансат бүлдерергә мөмкин. Бәлкем, иртәдән кичкә хәтле эшләп, арып килгәнбездер. Сәхнәдә сүзгә оста булмаган кардәш чыгыш ясыйдыр, аны-моны абайламыйча башка уйларга бирелеп, хәтта йокымсырап та утыра башлыйбыздыр! Җыелыш очрашуларында әһәмиятле мәгълүматлар бирелгәнлектән, безгә игътибарыбызны тагын да яхшырак тупларга бар көчебезне җигәргә кирәк. Моңа нәрсә ярдәм итәчәк?

12. Җыелыш очрашуларында карала торган материалны игътибар белән өйрәнергә нәрсә булышачак?

12 Гадәттә, яхшы әзерләнеп килсәк, җыелышта игътибарны тупларга җиңелрәк була. Шунлыктан каралачак материал турында алдан азрак уйланырга вакыт бүлеп куйсак, ничек булыр икән? Изге Язманың һәр атна саен каралган бүлекләрен укып чыгарга һәм укыганың турында фикер йөртергә берничә минут та җитәчәк. Шуның өстенә азрак тәртиплерәк булсак, җыелышның китап өйрәнүенә һәм «Күзәтү манарасы» өйрәнелгән очрашуларга әзерләнергә вакыт табарбыз. Нинди генә көн тәртибен сайласак та, алдан әзерләнү җыелыш очрашуында карала торган материалны игътибар белән өйрәнергә булышачак.

13. Безгә җыелышта каралган материалга игътибарлы булырга нәрсә ярдәм итәчәк?

13 Игътибарлылык саклап калырга яхшы әзерләнеп килүдән башка тагы нәрсә ярдәм итәчәк? Кайберәүләр җыелышта алгы рәтләрдә, сәхнәгә якын утыруның, тагы да игътибарлырак булырга ярдәм иткәнен абайлаган. Шулай ук, нотык белән чыгыш ясаган кардәшкә карап, Изге Язмадан укылган шигырьләрне ачып һәм язып барсак, бу безгә башка кирәкмәгән фикерләрдән арынырга булышыр. Ләкин игътибарны туплау өчен бар булган алымнардан да мөһимрәге — йөрәкне көйләү. Без җыелыш очрашуларының максатын аңлап җиткерергә тиеш. Имандашларыбыз белән очрашуның төп сәбәбе — Йәһвәгә гыйбадәт кылу (Мәдхия 25:12; Лүк 2:36, 37). Рухи яктан туклану өчен дә җыелышларга йөрү әһәмиятле (Маттай 24:45—47). Моннан тыш, җыелышлар «бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик» дигән киңәшне үтәргә мөмкинлек тудыра (Еврейләргә 10:24, 25).

14. Очрашуларны чынлыкта нәрсә уңышлы итә?

14 Кемдер җыелышның сыйфатына анда катнашучы кешеләрнең укыту сәләтенә карап бәһа бирергә маташадыр. Әгәр сәләтле кардәшләр чыгыш ясаса, шунда очрашу «кызыклы» дип исәпләнә. Әмма чыгыш ясаучы, безнең уебызча, тәҗрибәсез күренсә, шул чакта бездә капма-каршы фикер туарга мөмкин. Әлбәттә, чыгыш ясаучылар укытучылык осталыгын кулланырга һәм аерата тыңлаучыларның йөрәгенә барып җитәрлек итеп сөйләргә тиеш (1 Тимутегә 4:16). Ләкин без, тыңлаучылар, чамасыз тәнкыйтьчел булмыйк. Чыгыш ясаучыларның укытучылык сәләте мөһим булса да, очрашудан файда алуыбыз яки алмавыбыз аларның булдыклылыгыннан гына тормый. Безне беренче чиратта чыгыш ясаучының никадәр яхшы сөйләве түгел, ә безнең аны ничек тыңлавыбыз кызыксындырырга тиеш түгелмени? Очрашуга килеп, әйтелгән-өйрәтелгәнне игътибар белән тыңлап, без Аллага аның ихтыяры буенча гыйбадәт кылачакбыз. Нәкъ менә шул очрашуны уңышлы итә. Әгәр Алла турында белем алырга һәвәс булсак, без, чыгыш ясаучыларның сәләтенә карамастан, очрашулардан файда алырбыз (Гыйбрәтле хикәя 2:1—5). Әйдәгез шуңа, очрашуларда даими рәвештә «аеруча игътибарлы булырга» омтылыйк!

Шәхси өйрәнүдән ничек итеп тулы файда алып була

15. Шәхси өйрәнү һәм укыган турында фикер йөртү ничек безгә файда китерә ала?

15 Шәхси өйрәнү вакытында һәм укыган турында фикер йөрткәндә «аеруча игътибарлы булырга» тырышсак, бу безгә бәя биреп бетергесез файда китерәчәк. Изге Язманы һәм аңа нигезләнгән әдәбиятны тирәнтен уйланып укысак, Алла Сүзендәге хакыйкатьләр йөрәгебез түрендә тамыр җәячәк. Ә бу фикер йөртүебез эш-хәрәкәтебезгә бик көчле тәэсир итәчәк. Һәм бездә Йәһвәнең ихтыярын үтәргә теләк үсәчәк (Мәдхия 1:2; 39:9). Шуңа күрә, өйрәнүдән файда аласыбыз килсә, игътибарны тагын да яхшырак тупларга өйрәнергә кирәк. Безнең игътибар ансат кына башка нәрсәгә юнәлергә мөмкин! Телефон шалтырадымы яисә дөбердәгән тавыш ишетелдеме, безнең фикеребез тиз генә чуалып та китә. Әмма читкә юнәлдерүче әйберләрне күреп ишетмәсәк тә, бәлкем, безгә игътибарны тупларга тырышу бик авырдыр. Өйрәнүгә рухи яктан тукланабыз дип тотынсак та, күпмедер вакыт узгач, кирәкмәгән башка нәрсәләр турында уйланып китүебез мөмкин. Алла Сүзен шәхси рәвештә өйрәнгән чакта аңа ничек «аеруча игътибарлы» булырга?

16. а) Шәхси өйрәнү өчен вакыт бүлеп кую нигә әһәмиятле? б) Сез ничек Алла Сүзен өйрәнергә вакыт табасыз?

16 Өйрәнүне үткәрер өчен график төзеп, җайлы урын сайласак бик тә әйбәт булыр иде. Безгә үзебез өчен вакыт эзләп табу җиңел түгел. Ыгы-зыгы килгән көннәрдә, без үзебезне ургылып аккан ташкын сулары өстендәге чыра сыман тоябыздыр. Шунлыктан, күчерелмә мәгънәдә әйткәндә, агым белән көрәшеп, үзебезгә тыныч утраучык эзләп табарга талпынырга кирәк. Өйрәнүгә уңайлы вакыт үзеннән-үзе килеп чыгар әле дип көтеп утыру дөрес түгел. Аның урынына, шартларны үзебезгә буйсындырып, өйрәнүгә кирәкле вакытны бүлеп куярга тиешбез (Эфеслеләргә 5:15, 16). Берәүләр иртән аз гына вакыт таба, бу вакытта аларны беркем дә, бернәрсә дә өйрәнүдән бүлдерми. Икенчеләр кичен уңайлы дип саный. Ничек кенә булмасын, иң мөһиме безгә Алла һәм аның Улы турында төгәл белем алу мохтаҗлыгын игътибарсыз калдырмаска кирәк (Яхъя 17:3). Шуңа күрә график төзеп, шәхси өйрәнүне нинди вакытка билгеләсәгез, шул вакытта үткәрегез.

17. Фикер йөртү нәрсә ул һәм аның нинди файдасы бар?

17 Фикер йөртү, өйрәнү аркылы белгәннәрең турында уйлану, безгә бәя биреп бетергесез файда китерәчәк. Фикер йөртү Алланың уй-фикерләрен китап битләреннән йөрәгебезгә күчереп куярга ярдәм итәчәк. Аның ярдәмендә без Изге Язмадагы үгет-нәсихәтләрне ничек итеп кулланырга һәм ничек «ишетүчеләр генә түгел, ә сүзне үтәүчеләр булырга» икәненә төшенәчәкбез (Ягъкуб 1:22—25, ЯД). Иң мөһиме, Йәһвәнең сыйфатлары һәм аларның өйрәнгән материалда ничек чагылуы турында уй-фикер йөртү безне күктәге Атабызга тагы да якынайтыр.

18. Фикер йөртүдән файда алыр өчен нинди шартлар булдырырга кирәк?

18 Өйрәнүдән һәм фикер йөртүдән тулы файда алырга теләсәк, фикеребезне бернәрсә дә чуалтмаска тиеш. Фикер йөрткән чакта акылыбызны тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, яңа белем алуга әзерләп куярга кирәк. Әлбәттә, моның өчен вакыт һәм аулак урын эзләп табарга кирәк булса да, Алла Сүзендәге рухи азык һәм хакыйкать сулары безне ничек ныгыта!

19. а) Кайберәүләргә шәхси өйрәнү барышында игътибарны тупларга нәрсә ярдәм иткән? б) Өйрәнүгә карашыбыз нинди булырга тиеш һәм бу әһәмиятле эш нинди файда китерә?

19 Әгәр игътибарны тупларга авыр булса һәм өйрәнүне башламас борын акылыбызга кирәкмәгән уйлар керә башласа? Кайберәүләр аз вакытлы өйрәнүдән башлап, бара-бара аның дәвамлыгын арттырып, игътибарны тупларга өйрәнергә мөмкин икәнен тойган. Безнең максатыбыз ашыкмыйча, тирәнтен уйланып өйрәнү үткәрү булырга тиеш. Карала торган темага ялкынлы кызыксыну үстерергә кирәк. Өйрәнгәндә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче биргән күптөрле материалны куллана алабыз. «Аллаһының тирәнлекләрен» өйрәнү бик тә файдалы (1 Көринтлеләргә 2:10). Шуның белән Алла турындагы белемебезне тирәнәйтеп, яхшылык белән яманлыкны аерырга тормыш итү тәҗрибәбезне үстерәбез (Еврейләргә 5:14). Әгәр Алла Сүзен бар тырышлыгыбызны җигеп өйрәнсәк, «башкаларны да өйрәтергә сәләтле» булырбыз (2 Тимутегә 2:2).

20. Ничек Йәһвә Алла белән яхшы мөнәсәбәтне үстереп, аны саклап калырга?

20 Мәсихче очрашулары һәм шәхси өйрәнү — Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәт үстерүдә һәм аны саклап калуда бәя биреп бетергесез ярдәм. Мәдхия җырлаучының да Ходай белән шундый мөнәсәбәте булганлыгы ап-ачык, ул: «Мин Синең кануныңны ничек яратам! Көне буе аның турында уйланам»,— дигән (Мәдхия 118:97). Шунлыктан әйдәгез, җыелыш очрашулары белән конгрессларга өзлексез рәвештә йөрик. Изге Язманы өйрәнергә һәм аның өстеннән фикер йөртергә вакыт бүлеп куйыйк. Шулай итеп без Алланың Сүзенә «аеруча игътибарлы» булып, мул итеп бүләкләнербез.

[Искәрмә]

^ 7 абз. Еврейләргә җибәрелгән бу хат б. э. 61 елында язылгандыр. Алай булса, якынча биш ел үткәч кенә Иерусалим Цестий Галның хәрби лагерьлары белән урап алына. Озакламый сугышчылар артка чигенгәч, сизгер мәсихчеләргә качып китәргә мөмкинлек туа. Тагы дүрт елдан соң, шәһәр гаскәр башлыгы Титның кул астындагы римлыларның гаскәрләре тарафыннан җимерелә.

Сезнең хәтерегездәме?

• Ни өчен мәсихче-еврейләрнең кайберләре чын иманнан читкә тайпылган?

• Җыелыш очрашулары вакытында игътибарны ничек саклап калырга?

• Безгә Изге Язманы шәхси рәвештә өйрәнүдән һәм фикер йөртүдән файда алырга нәрсә ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Мәсихче-еврейләргә Иерусалимның котылгысыз җимерелүен көтеп сизгер булырга кирәк иде.

[11 биттәге иллюстрация]

Ата-аналар балаларына җыелыш очрашуларыннан файда алырга ярдәм итә ала.