Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла турында төгәл белем — юаныч чыганагы

Алла турында төгәл белем — юаныч чыганагы

Алла турында төгәл белем — юаныч чыганагы

ИЗГЕ ЯЗМАДА Алланың мәхәббәте һәм рәхим-шәфкатьлеге турында әйтелгән сүзләр кайбер кешеләрдә борчулы сораулар тудыра. Алар: «Әгәр Алла явызлыкны юк итәргә теләсә, аны ничек итеп эшләргә икәнен белсә, аңа кодрәте дә җитсә, нигә соң алайса явызлык көннән-көн көчәя бара?» — дип сорый. Алар өчен бу өч фикернең эчке бердәмлеген табу мәшәкатьле булып санала: 1) Алла зур кодрәтле; 2) Алла яратучы һәм яхшылык теләүче; 3) кешеләр һаман да кайгы-хәсрәтләргә дучар ителә. Ахыргы өченче фикер шөбһәсез чынлык булганга, андый кешеләр, һәрхәлдә, калган икесенең берсе дөрес түгел диләр. Алар Алла явызлыкны туктатырга көчсез яки аңа барыбер дип исәпли.

Нью-Йорктагы Дөньякүләм сәүдә үзәге җимерелгәннән соң берничә көн узгач, Кушма Штатларның билгеле дин җитәкчеләренең берсе: «Миңа йөзләгән тапкыр Алла кайгы һәм газап чигүне нигә рөхсәт итә дигән сорау бирделәр. Ачык итеп әйткәндә, бу сорауга үзем дә канәгатьләнерлек җавап тапмыйм»,— дип әйткән.

Дин тәгълиматлары профессоры бу сүзләргә карата үзенең уй-фикерен белдереп, шул дини җитәкче вәгазьләгән «яхшы тәгълиматлар» аңа нык йогынты ясаганын язып чыккан. Моннан тыш, ул бер укымышлы кешенең: «Газап чигүнең сәбәбен аңлый алмау — Алланы аңлый алмауның бер өлеше»,— дигән карашына теләктәшлек белдергән. Чыннан да Алланың явызлыкка ни өчен юл биргәнен аңларлык түгел микән?

Явызлыкның башланышы

Дин җитәкчеләренең әйткәненнән аермалы буларак, Изге Язма Алланың явызлыкка ни өчен юл куйганын аңлаешсыз итеп сурәтләми. Явызлык белән бәйле булган сорауга җавап алыр өчен, Йәһвәнең явыз дөньяны барлыкка китермәгәнен аңлап белергә кирәк. Алла беренче кешеләрне камил, гөнаһсыз итеп яраткан. Йәһвә үзенең иҗади эшләренә күз салгач, «гаять яхшы» дип әйткән (Яшәеш 1:26, 31). Ул Адәм белән Хаувага, Едем бакчасын җир йөзе буенча киңәйтергә һәм аның мәхәббәт белән сугарылган җитәкчелеге астында җирне бәхетле кешеләр белән тутырырга, дигән ниятен белдергән (Исай 45:18).

Явызлыкның килеп чыгуы башта Аллага тугры булган, ә соңыннан башкаларның үзенә табынуын тели башлаган рухи шәхес белән бәйле (Ягъкуб 1:14, 15). Аның фетнәсе җирдә ул үз ягына беренче кешеләрне җәлеп иткәч башланган. Алланың яхшылык белән яманлыкны таный белү агачының җимешләренә тимәгез, аларны ашамагыз дигән анык күрсәтмәсен тыңлау урынына, Адәм белән Хаува агачның җимешләрен өзеп ашаган (Яшәеш 3:1—6). Моның белән алар Аллага буйсынмауларын гына түгел, шулай ук аннан бәйсез булып яшисе килгәннәрен күрсәткән.

Әхлакый сорау күтәрелгән

Едемдагы шул фетнә бөтен галәм өчен әһәмиятле әхлакый сорау күтәрде. Кешеләр Йәһвәнең үз иҗади эшләре өстеннән дөрес хакимлек иткәненә шик тудырган. Барлыкка Китерүче кешеләрдән тулысынча тыңлаучанлык таләп итәргә хокуклымы? Бәйсез яшәү кешеләргә яхшырак булмасмы?

Йәһвә үзенең хакимиятенә кагылышлы бәхәсле сорауга җавап кайтарып, үзенең мәхәббәтен, гаделлеген, акыллыгын һәм көчен камилле рәвештә тиңләштереп күрсәтә. Ул көч кулланып, фетнәчеләрне шунда ук юк итә алган. Бу гадел булып күренергә мөмкин, чөнки Алланың моңа хокукы бар. Ләкин болай эшләү күтәрелгән әхлакый сорауларга җавап бирмәс иде. Икенче яктан, Алла кылынган гөнаһка күзләрен йомып кына кала алган. Бүген кайберәүләр моны мәхәббәт белдерү дип исәпләр. Ләкин бу да Шайтанның, кешеләр үз-үзләре өстеннән идарә итсә яхшырак яшәр иде, дигән уй-фикерен җавапсыз калдыра. Моннан тыш, андый юл башкаларга да Йәһвәнең юлын калдырып китәргә этәргеч бирмәс иде мени? Бу кешелеккә чиге күренмәгән газаплар алып килер иде.

Йәһвә үзенең акыллыгы белән кешеләргә күпмедер вакыт эчендә аннан башка бәйсез яшәргә рөхсәт иткән. Моның белән яманлыкка вакытлыча юл бирелсә дә, кешеләргә, нәрсә дөрес, нәрсә дөрес түгел икәнен үзләре хәл итеп, Алладан башка бәйсез яшәп, үз-үзләре өстеннән уңышлы идарә итә алалармы, юкмы икәнен күрсәтергә мөмкинлек бирелгән. Бу нинди нәтиҗә бирде икән соң? Кешелек тарихы сугыш, гаделсезлек, җәберләү һәм газап-кайгы белән аерылып тора. Йәһвәгә каршы күтәрелгән фетнә аркасында килеп чыккан уңышсызлык Едемда барлыкка килгән бәхәсле сорауларга тулы җавап булачак.

Шул арада Алла, үзенең кешелек гомерен йолып алу корбаны сыйфатында биргән Улы Гайсә Мәсихне җибәреп, кешеләргә мәхәббәтен күрсәткән. Шуның нәтиҗәсендә кешеләргә Адәмнең тыңламаучанлыгы китергән гөнаһ белән үлемнән азат ителергә мөмкинлек бирелгән. Гайсәнең йолымы аңа иман китерүче кешеләргә мәңгелек тормышка юл ачкан (Яхъя 3:16).

Йәһвә безне адәм баласының газабы вакытлы икәненә ышандыруы белән юата. «Тагын бераздан бозык кеше юкка чыгачак, аның урынына карарсың, ә ул инде юк. Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм тынычлыкның күплеге аларга рәхәтлек китерәчәк» (Мәдхия 36:10, 11).

Борчусыз һәм бәхетле киләчәк

Изге Язмадагы пәйгамбәрлекләрнең тормышка ашуы Алланың тиздән авыруларны, кайгы-хәсрәтне һәм үлемне юк итәчәген күрсәтеп тора. Рәсүл Яхъяга киләчәктә кешеләрне нәрсә көтәчәге турында искиткеч күренеш бирелгән булган. Ул: «мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем. Чөнки әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыктылар, диңгез дә инде юк. ...Аллаһы Үзе алар [кешеләр] белән булачак, Ул аларның Аллаһысы булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте»,— дип язган. Бу вәгъдәләрнең ышанычлы икәнен күрсәтер өчен, Яхъяга: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хакыйкый»,— дип әйтелгән (Ачылыш 21:1—5).

Едемда фетнә күтәрелгәннән бирле дөньядан киткән миллиардлаган гаепсез кешеләр белән нәрсә булачак? Йәһвә үлем йокысында ятканнарны яңадан яшәр өчен терелтәчәген вәгъдә иткән. Рәсүл Паул: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип ... мин дә Аллаһыга өмет баглыйм»,— дип әйткән (Рәсүлләр 24:15). Аларга «гаделлек хакимлек итәчәк» дөньяда яшәргә мөмкинлек биреләчәк (2 Петер 3:13).

Үз баласын яраткан ата, баласының сәламәтлегенә озак вакытлы файда алып киләчәген белеп, аңа авыртулы операция ясарга рөхсәт итәр иде. Шуның кебек Йәһвә кешеләрнең җирдәге явызлыкка вакытлыча дучар ителүенә юл куеп килә. Ләкин Алланың ихтыярын үтәргә омтылганнарның барын да мәңгелек фатихалар көтә. Рәсүл Паул болай дигән: «Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе ыгы-зыгыга буйсындырылды. Бу аларның ихтыяры буенча түгел, бәлки Буйсындыручының ихтыяры буенча эшләнде. Аллаһы тарафыннан яратылганнарның бөтенесе фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаһы балаларының данлы азатлыгын уртаклашачак дигән өмет булганга бу шулай эшләнде» (Римлыларга 8:20, 21).

Бу чыннан да яхшы хәбәр дип әйтә алабыз! Моны телевизордан күрсәтелгән яки газетада басылып чыккан яңалыклардан белеп булмый. Ул — безнең турыда чын-чынлап кайгырткан «барлык юаныч Алласыннан» килгән искиткеч хәбәр (2 Көринтлеләргә 1:3, ЯД).

[6 биттәге иллюстрацияләр]

Вакыт кешеләрнең, Алладан башка бәйсез яшәп, үз-үзләре өстеннән уңышлы идарә итә алмавын күрсәткән.

[Чыганаклар]

Сомали гаиләсе: UN PHOTO 159849/M. GRANT; атом бомбасы: USAF photo; концлагерь: U.S. National Archives photo