Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ахыр якынайган чакта тыңлаучанлык үстер

Ахыр якынайган чакта тыңлаучанлык үстер

Ахыр якынайган чакта тыңлаучанлык үстер

«Халыклар буйсынуы аныкы [Шилоныкы] булачак» (ЯШӘЕШ 49:10, ЯД).

1. a) Борынгы вакытта Йәһвәгә тыңлаучан булу еш кына нәрсәне белдергән? б) Буйсыну турында Ягъкуб ничек пәйгамбәрлек иткән?

ЙӘҺВӘГӘ тыңлаучан булу еш кына аның вәкилләренә тыңлаучанлык белдерүне аңлаткан. Алар рәтенә фәрештәләр, ыру башлыклары, хакимнәр, руханилар, пәйгамбәрләр һәм патшалар кергән. Исраил патшалары утырган тәхет хәтта Йәһвә тәхете дип аталган (1 Паралипоменон 29:23). Кызганычка каршы, Исраилдәге күп ил башлыклары Алланы тыңламаган һәм шуңа күрә үзләрен һәм аларның кул астындагы халыкны бәла-казага дучар иткән. Ләкин Йәһвә җаны-тәне белән бирелгән хезмәтчеләрен өметсез калдырмаган, ул аларны, гадел кешеләр шатлык белән буйсыначак үлмәс Патша бирәм, дигән вәгъдә белән юаткан (Исай 9:6, 7). Шул булачак хөкемдар турында үләр алдыннан ыру башлыгы Ягъкуб болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Яһүдтән скипетр [патшалык билгесен белдерүче таяк] һәм аның табаннары арасында торучы башлыклар таягы, Шило килгәнче, китмәячәк; Һәм халыклар буйсынуы аныкы булачак» (Яшәеш 49:10, ЯД).

2. «Шило» дигән сүзнең мәгънәсе нинди һәм Шилоның патша идарәсе кемгә таралачак?

2 «Шило» дигән борынгы яһүд сүзе «Кемнеке бу, Шул» дигән мәгънәне аңлата. Әйе, Шило идарә итү хокукын (символик рәвештә скипетр белән күрсәтелгән) һәм чын хакимлекне (башлыклар таягы белән сурәтләнгән) мирас итеп алачак. Моннан тыш, аның патша идарәсе Ягъкубның токымнарына гына түгел, барлык «халыкларга» да таралачак. Бу Йәһвәнең Ибраһимга: «Синең орлыгың үз дошманнарының шәһәрләрен кулга төшерәчәк; һәм... синең орлыгыңда җирнең барлык халыклары фатиха алачаклар»,— дип биргән вәгъдәсе белән туры килә (Яшәеш 22:17, 18). Йәһвә бу «орлыкның» кем икәнен б. э. 29 елында Насара шәһәреннән килгән Гайсәне изге рух белән майлаганда раслаган (Лүк 3:21—23, 34; Гәләтиялеләргә 3:16, ЯД).

Гайсәнең беренче Патшалыгы

3. Гайсә күккә күтәрелгәч нинди идарә итүне кабул иткән?

3 Гайсә күккә күтәрелгәч тә дөнья халыклары өстеннән идарә итү скипетрын үз кулына алмаган (Мәдхия 109:1). Шуңа карамастан ул үзенә буйсынган гражданнар белән бергә «патшалык» кабул иткән. Рәсүл Паул аның нинди патшалык икәнен болай дип белдергән: «[Алла] безне [изге рух белән майланган мәсихчеләрне] караңгылык хакимлегеннән коткарып, Үзенең сөекле Улы Патшалыгына алып керде» (Көлессәйлеләргә 1:13). Бу коткарылу б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Гайсәнең ышанычлы шәкертләренә изге рух бирелгән чакта башланган (Рәсүлләр 2:1—4; 1 Петер 2:9).

4. Гайсәнең беренче шәкертләре тыңлаучанлыкны ничек белдергән һәм Гайсә аларга төркем буларак нинди исем биргән?

4 «Мәсихнең вәкилләре» буларак, изге рух белән майланган шәкертләр, тыңлаучанлык белдереп, шул рухи патшалыкта үзләренең «милләттәшләре» булырга тиешле башкаларны җыя башлаган (2 Көринтлеләргә 5:20; Эфеслеләргә 2:19; Рәсүлләр 1:8). Өстәвенә, алар, үзләренең Патшасы Гайсә Мәсихнең күңеленә хуш килер өчен, «уй-фикерләрендә бердәм булырга» тиеш иде (1 Көринтлеләргә 1:10). Алар, төркем буларак, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» яисә ышанычлы идарә итүче сыйныфы булган (Маттай 24:45; Лүк 12:42).

Алла куйган «идарә итүчене» тыңлаган өчен фатиха алганнар

5. Йәһвә үз халкын борынгы заманнан алып ничек өйрәткән?

5 Йәһвә үз халкына һәрдаим укытучылар биргән. Мәсәлән, яһүдләр Бабылдан кайтканнан соң, Езра һәм башка белемле кешеләр Алла Канунын халыкка уку белән генә чикләнмәгән, алар Алла Сүзен «аңлатып биргәннәр һәм халык укыганны төшенгән» (Нихами 8:8).

6, 7. Хезмәтче сыйныфы үзенең Җитәкче советы аркылы үз вакытында рухи азыкны ничек өләшеп тора һәм ни өчен ул хезмәтче сыйныфына буйсыну зарури?

6 Беренче гасырда, б. э. 49 елында сөннәткә утыртуга бәйле сорау тугач, шул чордагы ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең җитәкче советы мәсьәләне дога белән тикшереп чыгып, Изге Язмага нигезләнгән нәтиҗәгә килгән. Алар үзләренең шул карарын хат аша белдергәч, җыелышлар бирелгән җитәкчелеккә колак салган һәм Алладан мул фатихалар алган (Рәсүлләр 15:6—15, 22—29; 16:4, 5). Шул рәвешчә, хәзерге вакытта да ышанычлы хезмәтче үзенең Җитәкче советы аркылы мәсихчеләр битарафлыгы, канның изгелеге, наркотиклар куллану һәм тәмәке тарту белән бәйле булган мөһим мәсьәләләрне ап-ачык итеп аңлатып биргән (Исай 2:4; Рәсүлләр 21:25; 2 Көринтлеләргә 7:1). Йәһвә үз халкына, Аның Сүзенә һәм ышанычлы хезмәтчегә тыңлаучанлык белдергән өчен, фатихасын биргән.

7 Алла халкы, хезмәтче сыйныфына тыңлаучанлык күрсәтеп, Хуҗасы Гайсә Мәсихкә дә буйсынганын белдерә. Хәзерге вакытта мондый буйсыну тагын да күбрәк мәгънә алган, чөнки Ягъкубның үлем түшәгендә әйтелгән пәйгамбәрлеге буенча, Гайсәнең хокуклары шактый арткан.

Шило җирнең хокуклы Хакиме була

8. Мәсихнең хакимлеге ничек һәм кайчан киңәйгән?

8 Ягъкубның пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, «халыклар буйсынуы» Шилоныкы булачак. Моннан күренә: Мәсих идарәсе рухи Исраил өстенә генә таралмый. Аның идарәсе никадәр киң булачак? Ачылыш 11:15 тә: «Дөнья патшалыгы инде Раббыбызның һәм Аның Мәсихенең Патшалыгы булды. Раббы мәңге патшалык итәчәк!» — дип җавап бирелә. Изге Язмада күрсәтелгәнчә, Гайсә бу хакимиятне 1914 елда, пәйгамбәрлек итеп әйтелгән «җиде вакыт» азагында — «мәҗүсиләрнең вакыты үткәч» алган * (Даниел 4:13, 14; Лүк 21:24). Ул елны Мәсихнең дөньяны коткарырга Алла тарафыннан майланган Патша булып күзгә күренмәс идарә итүе башланган һәм аңа «Үз дошманнары арасында хакимлек итәргә» вакыт килгән (Маттай 24:3; Мәдхия 109:2).

9. Гайсә Патшалык алганнан соң нәрсә эшләгән һәм аның нәтиҗәләре кешелек, аеруча, аның шәкертләре өчен нинди булган?

9 Патша хакимиятен алганнан соң, иң беренче Гайсә — тыңламаучанлыкның гәүдәләнеше — Шайтанны җеннәре белән бергә «җиргә» бәреп төшергән. Шуннан бирле бу явыз рухлар кешелеккә моңа хәтле күрелмәгән кайгы-хәсрәт яудыра, өстәвенә Йәһвәгә тыңлаучанлык белдерүне кыенлаштыручы шартлар тудыра (Ачылыш 12:7—12; 2 Тимутегә 3:1—5). Шайтанның рухи сугышы иң элек «Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче» майланганнарга һәм аларның юлдашлары «башка сарыкларга» юнәлгән (Ачылыш 12:17; Яхъя 10:16).

10. Изге Язманың нинди пәйгамбәрлекләренең тормышка ашуы Шайтанның чын мәсихчеләргә каршы сугышы уңышсызлыкка дучар ителүенә ышаныч булып тора?

10 Ләкин Шайтанның маташулары уңышсызлыккка дучар ителгән, чөнки хәзер инде «Раббының көне» һәм Гайсәгә җиңеп чыгарга һичнәрсә комачаулый алмый (Ачылыш 1:10; 6:2). Мәсәлән, ул 144 000 рухи исраиллеләрнең маңгаена мөһер сугылып бетүен кайгыртачак. Шулай ук Гайсә «һичкем санап чыга алмас... һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» «бихисап күп кешене» саклап калачак (Ачылыш 7:1—4, 9, 14—16). Әмма алар, үзләренең майланган юлдашларыннан аермалы буларак, Гайсәнең җирдәге тыңлаучан гражданнары булачак (Даниел 7:13, 14). Аларның бүген үк җирдә булулары Шилоның «Дөнья патшалыгы» белән идарә итүенә ап-ачык билге булып тора (Ачылыш 11:15).

«Яхшы хәбәрне тыңлаучан» булырга вакыт

11, 12. а) Хәзерге дөнья төзелешенең ахырын кемнәр генә кичерәчәк? б) Бу «дөньяның рухы» белән сугарылган кешеләрдә нинди үзенчәлекләр барлыкка килә?

11 Мәңге яшәргә теләүчеләр барысы да тыңлаучан булырга өйрәнергә тиеш, чөнки Изге Язмада ап-ачык әйтелгәнчә, «Аллаһыны белмәүчеләр һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучылар» Алланың үч алу көнендә исән калмаячак (2 Тессалуникәлеләргә 1:8, ЯД). Ләкин хәзерге бозылган тирәлек һәм Изге Язманың кануннары белән принципларына буйсынмаучанлык рухы Яхшы хәбәргә тыңлаучанлык белдерүне кыенлаштыра.

12 Бу Аллага тыңламаучанлык рухы Изге Язмада «дөньяның рухы» дип атала (1 Көринтлеләргә 2:12). Аның кешеләргә ничек тәэсир иткәнен аңлатырга тырышып, рәсүл Паул Эфестә яшәгән мәсихчеләргә болай дип язган: «Шул вакытта сез бу дөньядагы явыз гадәтләргә, һавадагы рухи көчләр белән идарә итүчегә, Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез. Кайчандыр барыбыз да алар кебек тәнебез һәм фикерләребезнең теләкләре буенча табигатебезнең теләкләрен үтәп яшәдек. Без дә, калган башкалар кебек үк, табигый хәлебез буенча Аллаһының каһәрен алырга тиеш идек» (Эфеслеләргә 2:2, 3).

13. Мәсихчеләр дөнья рухына ничек итеп каршы тора ала һәм бу нинди файдалы нәтиҗәләр китерә?

13 Бәхеткә каршы, Эфестәге мәсихчеләр шул тыңламаучанлык рухының коллары булып калмаган. Киресенчә, алар Алланың рухына буйсынып һәм рухның мул һәм файдалы җимешләрен урып, аның тыңлаучан балалары булган (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Бүген дә Алланың рухы — Галәмдәге иң куәтле көч — миллионлаган кешеләргә Йәһвәгә тыңлаучанлык күрсәтергә булыша. Моның нәтиҗәсендә алар «өметләренең тулысынча тормышка ашуына» инана (Еврейләргә 6:11; Зәкәрия 4:6).

14. Гайсә ахыргы көннәрдә яшәгән барлык мәсихчеләрне аларның тыңлаучанлыгын сынаячак анык авырлыклар турында ничек итеп кисәткән?

14 Шуның өстенә, Шилоның безнең иң куәтле таянычыбыз булып торганын истән чыгармыйк. Ул Атасы белән бергә һичбер дошманга — җеннәргә яки кешеләргә — тыңлаучанлыгыбызны без чыдый алмаслык итеп сынарга юл куймас (1 Көринтлеләргә 10:13). Безгә рухи сугышта ярдәм бирер өчен, Гайсә шул ахыргы көннәрдә без дучар булачак анык кыенлыкларның кайберләрен сөйләп биргән. Ул аларны рәсүл Яхъяга күренеш итеп бирелгән җиде хатта тасвирлаган (Ачылыш 1:10, 11). Әлбәттә, ул хатларда шул вакыттагы мәсихчеләр өчен бик әһәмиятле киңәшләр язылган, ләкин алар, нигездә, 1914 елда башланган «Раббының көненә» кагыла. Шунлыктан ул хәбәрләргә игътибар итик *.

Ваемсызлыктан, әхлаксызлыктан, байлык җыюдан тайпыл

15. Ни өчен без Эфестәге җыелышта булган хәлдән сакланырга тиеш һәм аны без ничек эшли алабыз? (2 Петер 1:5—8).

15 Гайсәнең беренче хаты Эфестәге җыелышка юлланган. Җыелышны сабырлыгы өчен мактагач, Гайсә: «Әмма сиңа каршы шелтәм бар: син беренче мәхәббәтеңне калдырдың!» — дигән (Ачылыш 2:1—4). Бүгенге көндә дә, кайчандыр янып торган мәсихчеләрнең кайберләре Аллага элек булган ялкынлы мәхәббәтләрен югалткан. Андый югалту нәтиҗәсендә Алла белән булган мөнәсәбәтнең какшавы мөмкин һәм андый хәлгә тиз арада игътибар итү зарури. Элекке мәхәббәтне ничек яңартып җибәрергә? Изге Язманы өзлексез рәвештә өйрәнү, җыелыш очрашуларына йөрү, дога кылу һәм фикер йөртү ярдәмендә (1 Яхъя 5:3). Дөрес, моның өчен «хәлебездән килгән бар нәрсәне» эшләргә кирәк, ләкин тырышуыбыз бушка гына узмас (2 Петер 1:5—8). Әгәр үзеңне намуслы рәвештә тикшереп карагач, мәхәббәтең суына барганын сизсәң, шулчак Гайсәнең: «Кайдан егылганыңны исеңә төшер һәм, тәүбә итеп, элеккеге эшләреңне эшлә»,— дигән өндәвенә буйсынып, хәлне тизрәк төзәтергә кереш (Ачылыш 2:5).

16. Пергәмдәге һәм Түәтәйрәдәге җыелышларда рухи яктан нинди куркыныч йогынтылар хөкем сөргән һәм ни өчен Гайсәнең аларга әйткән сүзләре бүген дә әһәмиятле?

16 Пергәм һәм Түәтәйрәдәге яшәүче мәсихчеләр үзләренең сафлыгы, сабырлыгы, ашкынуы өчен мактауга лаек булган (Ачылыш 2:12, 13, 18, 19). Алай да алар Бильям белән Изебелнең бозык рухын чагылдырган кешеләрнең йогынтысында булган. Бильям белән Изебел җенси әхлаксызлык һәм Баалга табыну аркылы борынгы Исраилне аздырып яткан (Саннар 31:16; 3 Патшалык 16:30, 31; Ачылыш 2:14, 16, 20—23). Әмма безнең вакыт, «Раббы көне», турында нәрсә әйтеп була? Андый бозык йогынты бүген дә бармы? Әйе, әхлаксызлык бу Алла халкы арасында җыелыштан чыгаруның бик еш очрый торган сәбәбе ләбаса. Шунлыктан җыелышта да, җыелыштан читтә дә әдәп-әхлак ягыннан бозык йогынты ясарга маташучы адәмнәр белән аралашудан баш тарту ничек мөһим! (1 Көринтлеләргә 5:9—11; 15:33). Шилога буйсынырга, аның кул астында калырга теләгән кешеләр шулай ук шикле күңел ачулардан, басылган яки Интернеттагы порнографиядән тайпылачак (Амос 5:15; Маттай 5:28, 29).

17. Сәрдәйс белән Лаудикеядәге мәсихчеләрнең карашы һәм үз-үзләрен бәяләве Гайсәнең аларның рухи хәленә булган карашыннан ничек аерылып торган?

17 Берничә кешене исәпкә алмаганда, Сәрдәйстәге җыелышка карата һичнинди мактау сүзләре әйтелмәгән. Ул «тере исемен» йөрткән яисә тышкы яктан тере булып күренгән, ләкин рухи яктан шул хәтле ваемсызлык сазлыгына баткан, Гайсә ул җыелышны «үле» дип санаган. Яхшы хәбәргә буйсыну өстән-өстән генә эшләнгән булган. «Син үле» дигәнне ишетү нинди каты шелтә! (Ачылыш 3:1—3). Лаудикеядәге җыелыш та шундый хәлдә булган. Ул: «Мин бай»,— дип матди байлыгы белән мактанган, ләкин Гайсә өчен ул «бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач» булган (Ачылыш 3:14—17).

18. Алла алдында рухи яктан җылымса гына булып калудан ничек итеп качарга була?

18 Бүген кайчандыр ышанычлы булган кайбер мәсихчеләр тыңламаучанлык юлы белән киткән. Бәлкем, алар, дөнья рухы белән җиңелеп, нинди вакытта яшәгәнебезне онытып җибәргәндер һәм Изге Язманы өйрәнүгә, дога кылуга, җыелыш очрашуларына һәм хезмәт итүгә рухи яктан җылымса гына мөнәсәбәт белдерә башлаган (2 Петер 3:3, 4, 11, 12). Андый хезмәтчеләргә, Мәсихкә тыңлаучанлык белдереп, файда алыр өчен рухи байлыклар җыю — Гайсәдән «утта чистартылган алтын... сатып алу» — ничек әһәмиятле! (Ачылыш 3:18). Мондый чын байлык «игелекле эшләр аркылы бай һәм юмарт булырга... башкалар белән бүлешергә әзер» дигәнне үз эченә ала. Чыннан да шундый рухи байлыкларны җыеп, без «чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларбыз» (1 Тимутегә 6:17—19).

Тыңлаучанлыклары өчен мактауга лаек булган

19. Гайсә Смурна белән Филаделфеядәге мәсихчеләрне ничек итеп мактаган һәм нәрсәгә өндәгән?

19 Смурна белән Филаделфеядәге җыелышлар искиткеч тыңлаучанлыгы белән аерылып торган, чөнки Гайсә аларга җибәргән хатларда һичнинди шелтә белдермәгән. Смурналыларга ул: «Синең хәсрәт чигүеңне һәм фәкыйрьлегеңне беләм, әмма син бай»,— дигән (Ачылыш 2:9). Үзләренең дөньядагы байлыклары белән мактанган, ләкин чынлыкта фәкыйрь булган лаудикеялеләрдән алар ничек аерылып торган! Әлбәттә, Мәсихкә тугрылык һәм тыңлаучанлык белдереп яшәүче хезмәтчеләр Шайтанга охшамаган. Шуңа күрә Гайсә мондый искәртү биргән: «Алда сине көткән һичнәрсәдән курыкма. Синең кешеләреңне сынар өчен, арагыздан кайберләрегезне иблис төрмәгә утыртачак һәм ун көн буе алар хәсрәт кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен» (Ачылыш 2:10). Шулай ук, Гайсә Филаделфеядәге җыелышны мактап: «Син Минем сүземне үтәдең [ягъни миңа буйсындың], Минем исемемнән ваз кичмәдең. Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын өчен, үзеңдә булганны нык тот»,— дип әйткән (Ачылыш 3:8, 11).

20. Бүген миллионлаган кешеләр Гайсәнең сүзен ничек һәм нинди шартларга карамастан саклап яши?

20 «Раббы көнендә», 1914 елдан башлап, ышанычлы калдык белән аның юлдашлары, хәзер миллионнарча исәпләнгән башка сарыклар, эчкерсез хезмәт кылып, үзләренең сафлыгын саклап, шулай ук Гайсәнең әйткәннәрен үтәп яшәргә тырыша. Беренче гасырдагы рухи кардәшләргә охшап, кайберләре Мәсихкә буйсынган өчен газап чиккән, аларны хәтта төрмәләргә утыртканнар һәм концлагерьләргә җибәргәннәр. Бүтәннәре исә, дөньядагы артык муллыкка һәм саранлыкка карамастан, «күзләрен гади» итеп саклап, Гайсәнең сүзләренә буйсынып яши (Маттай 6:22, 23, ЯД). Әйе, барлык очракларда һәм шартларда чын мәсихчеләр Йәһвәнең йөрәген тыңлаучанлык белән сөендерергә дәвам итә (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

21. а) Хезмәтче сыйныфы моннан ары да нинди рухи вазифаны башкарачак? б) Шилога чыннан да тыңлаучанлык белдерергә теләгәнебезне ничек итеп күрсәтә алабыз?

21 Зур газап якынлашып килгән чорда «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» үзенең Хуҗасы Мәсихкә киләчәктә дә үзгәрми торган тыңлаучанлыгын белдереп торырга нык тәвәккәл булырга омтыла. Моңа Алла халкына үз вакытында рухи азык өләшеп тору керә. Әйдәгез, шунлыктан Йәһвәнең искиткеч теократик оешмасын һәм аның тәэмин иткәнен моннан ары да кадерлик. Моның белән без үзенең барлык тыңлаучан хезмәтчеләренә мәңгелек гомер бирәчәк Шилога буйсынганыбызны күрсәтербез (Маттай 24:45—47; 25:40; Яхъя 5:22—24).

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. «Җиде вакыт» турындагы сорау Йәһвә Шаһитләре бастырып чыгарган «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китапның 10 нчы бүлегендә карала.

^ 14 абз. Бу җиде хатның барысы да Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырып чыгарылган «Ачылыш: аның иң югары ноктасына күп калмады!» дигән китапта (рус) 33 нче биттән башлап җентекләп карала.

Хәтерегездәме?

• Ягъкубның үлем түшәгендә әйткән пәйгамбәрлеге буенча, Гайсә нинди роль башкарырга тиеш булган?

• Гайсәнең Шило икәнен ничек итеп таныйбыз һәм безгә нинди рухтан тайпылырга кирәк?

• Ачылыш китабындагы җиде җыелышка җибәрелгән хатларда безгә дә бик әһәмиятле нинди үгет-нәсихәт бирелгән?

• Борынгы Смурна белән Филаделфея җыелышларындагы мәсихчеләрдән без нинди үрнәк ала алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә үз халкына, ышанычлы «идарә итүчене» тыңлаганы өчен, фатиха бирә.

[27 биттәге иллюстрация]

Шайтанның тәэсире аркасында Аллага тыңлаучан булу җиңел түгел.

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә белән тыгыз мөнәсәбәтләр безгә аңа тыңлаучанлык белдерергә ярдәм итә.