Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хакыйкатьне сөюче яшьләр

Хакыйкатьне сөюче яшьләр

Хакыйкатьне сөюче яшьләр

«ЯШЬ кешегә үз юлын ничек итеп чиста йөртергә?» Бу сорауны меңләгән еллар элек яшәгән яһүд мәдхия җырлаучысы биргән (Мәдхия 118:9). Шул сорау исә бүгенгесе көндә дә көчен югалтмаган, чөнки хәзерге яшьләр күп төрле кайгы-хәсрәтләргә дучар ителә. Мәсәлән, бертуктаусыз җенси мөнәсәбәткә кергәнлектән яшьләрнең күбесе СПИД авыруы белән зарарлана. Якынча шул коточкыч авыру белән интекәннәрнең яртысы 15—24 яшьтәгеләр. Яшьләр арасында вакытыннан элек үлемгә китерүче тагы бер сәбәп — наркотикларга һәвәслек. Түбән сыйфатлы музыка, җәбер-золым белән әдәп-әхлаксызлыкка бай эчтәлекле кинофильмнар, телешоу, видео тасмалар һәм Интернеттагы порнография яшьләрнең уйларына коточкыч тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә кайчандыр мәдхия җырлаучы тарафыннан бирелгән сорау бүгенгесе көндә күпләгән ата-аналарны һәм яшьләрне борчый.

Үз соравына үзе җавап биреп, мәдхия җырлаучы: «Үзен Синең сүзең буенча саклап»,— ди. Әйе, Алла Сүзендә, Изге Язмада, яшәү өчен иң яхшы җитәкчелек бирелә. Шул җитәкчелеккә баш игән күпләгән яшьләр үз тормышында уңышка ирешә (Мәдхия 118:105). Әйдәгез, рәхәтлеккә һәм байлыкка омтылган дөньяда Алланы яратып, рухилыгын саклап кала алган яшьләрнең бер ничә мисалын карап китик.

Алар ата-ана үгет-нәсихәтенең кадерен белә

Якуп Эммануэль Йәһвә Шаһитләренең Мексикадагы филиалында хезмәт итүгә билгеләнгәнче күп еллар буе тулы вакытлы пионер булып хезмәт иткән. Үзенең Аллага хезмәт итүенә карата ничек ярату үскәнен ул бик җылы итеп, болай дип искә ала: «Кайбер тәҗрибәле рухи кардәшләр белән нык аралашу миңа зур йогынты ясаса да, ләкин барыннан да моңа әти белән әнинең тәэсире зур булды. Алар барысы да миңа вәгазьләү эшен яратырга этәргеч булды. Алар мине йомшак кына итеп туры юлга кертергә тырышты, һичкайчан мәҗбүр итмәде».

Берничә ел тулы вакытлы хезмәт башкарып килгән Дейвид, әле алар абыйсы белән кечкенә чакта, ата-анасының махсус пионер булып хезмәт итә башлаганы аңа нык тәэсир калдырганын хәтерли. Атасы үлгәннән соң да әнисе махсус пионер булып хезмәт итүен дәвам иткән. Ул яхшы хәбәр вәгазьләргә дә һәм балалары турында кайгыртырга да өлгергән. «Алар миңа пионер бул дип беркайчан да басым ясамады,— ди Дейвид,— ләкин гаиләбез белән пионер булып хезмәт итүдән зур рәхәтлек тоя идек. Шундый хезмәттәшлек рухы һәм теләктәшлек булган гаиләдә тәрбияләнү миндә тулы вакытлы хезмәт итәргә теләк уятты». Ата-ана үгет-нәсихәте белән кайгыртучанлыкның әһәмиятлелеге турында әйтеп, Дейвид болай дип дәвам итә: «Һәр көн кичен әнием безгә „Югалтылган оҗмахтан кире кайтарылган оҗмахка хәтле“ дигән китаптан хикәяләр укый иде *. Әни ул хикәяләрне аеруча кызыклы итеп укыганга, без рухи азыкны яратырга өйрәндек».

Җыелыш очрашуларының кадерен белү

Кайбер яшьләр мәсихчеләр җыелышына теләп йөрмиләр. Алар җыелышка ата-анасы барырга кушканга гына килә. Шулай да, алар, җыелышларга йөрүләрен дәвам итсә, мөгаен, вакыт узу белән бу очрашуларның кадерен белә башлар. Мисал өчен, инде унбер яшеннән тулы вакытлы хезмәт итүне башлаган Алфредоны алыйк. Биш яшендә чагында ул җыелышларга йөрергә яратмаган, чөнки җыелышта аның йокысы килгән, ә ата-анасы аңа йокларга ирек бирмәгән. Алфредо: «Үсә барган саен, аеруча укырга һәм язарга өйрәнгәч, миңа очрашуларда кызыграк була башлады, чөнки шул вакыттан мин үз сүзләрем белән җавап бирә башладым»,— дип исенә төшерә.

Унҗиде яшьлек тулы вакытлы пионер булып хезмәт итүче Синтия исемле кыз яхшы аралашуның аның Аллага хезмәт итүенә ярату үстерүгә ничек тәэсир иткәнен болай аңлата: «Җыелыштагы кардәшләрем белән яхшы мөнәсәбәттә булуым һәм җыелышларга һәрдаим барып йөрүем аркасында, дөньяви дусларымны, шулай ук яшьләр арасында киң танылган дискотека дигән күңел ачуларны юксынмыйм. Җыелышларда ишеткән вакыйгалар һәм башкаларның биргән җаваплары булганымның барысын да Йәһвәгә бирергә дәрт уятты. Мин беләм, хәзер мин бирә алырлык нәрсәләрнең иң яхшысы — бу минем яшьлегем. Шунлыктан яшьлек елларымны Аллага хезмәт итүгә багышларга карар иттем».

Шулай да ул: «Суга чумганчы мин җиңел генә төрле сәбәпләр табып, мәсәлән, өй эшен яки мәктәпнең башка эшләрен башкарасым бар дип, җыелышларга бармый кала идем. Һәм бу минем рухилыгыма йогынты ясады. Мин Изге Язманы өйрәнмәгән бер егет белән дуслашып киттем. Рәхмәт Йәһвә Аллама миңа үз вакытында җайга салырга ярдәм иткәне өчен»,— дип икърар итә.

Шәхси карар кылу

Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итүче Пабло дигән бер яшүсмердән, аның уенча, Алла Сүзендәге хакыйкатькә яратуны үстерер өчен иң әһәмиятле нинди шарт бар дип сорагач, ул болай дигән: «Ике шартны әһәмиятле дип уйлыйм: өзлексез рәвештә шәхси өйрәнү һәм вәгазьләү эшендә ихлас күңелдән катнашу. Әти белән әниемә Йәһвә турында хакыйкатькә өйрәткәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Һәм бу алар бирә алган бүләкләрнең иң яхшысы дип саныйм. Ләкин Йәһвәне ни өчен яратуымны үзем тикшереп белергә тиешмен. Аның өчен Изге Язмадагы хакыйкатьнең „киңлеген вә озынлыгын“ белергә кирәк. Шулчакта гына Йәһвә Сүзен укырга ашкынып торырбыз. Шул ашкыну йөрәкләребездә „янган ялкын кебек“, башкаларга хакыйкать турында сөйләргә этәргеч бирер. Вәгазьләү эшендә ихлас күңелдән катнашу хакыйкать өчен рәхмәтле булырга ярдәм итәр» (Эфеслеләргә 3:18; Йәрәми 20:9).

Югарыда әйтелгән Якуп Эммануэль да Йәһвәгә хезмәт итәргә һәркем үзе карар чыгарырга тиеш дип исәпли. Ул ата-анасы һичкайчан да аны суда чумарга мәҗбүр итмәде дип әйткән. «Алар бик дөрес эшләгән дип уйлыйм, чөнки моның яхшы нәтиҗә китергәнен вакыт күрсәтте. Мәсәлән, мин дуслашып йөргән яшьләрнең күбесе бөтенебез берьюлы суга чумып алырбыз дип сүз беркеткән иде. Моның бер караганда зыяны да юк шикелле, әмма аларның кайберләре, хисләргә бирелеп, тирәнтен уйланмыйча суга чумды һәм, күпмедер вакыт узгач, аларның Патшалык эшләренә карата ихласлыгы суына башлады. Ә минем әти-әнием Йәһвәгә багышлан дип мине беркайчан да мәҗбүр итмәде. Мин үзем карар иттем»,— ди Якуп.

Җыелышның роле

Кайбер яшьләр Алла Сүзендәге хакыйкатьне ата-анасы ярдәменнән башка танып белгән. Әлбәттә, аларга дөрес эш кылырга өйрәнергә һәм сайлап алган юлларын дәвам итәргә аеруча авыр.

Ноэ хакыйкатьнең аңа ничек күп файда китергәне турында исенә төшерә. Ул бала чагыннан үк ачуга бирелүчән һәм каты күңелле булып үскән. Ундүрт яшендә Изге Язманы өйрәнә башлагач, аның холкы нык үзгәрә башлый. Моңа әле ул вакытта хакыйкатьне өйрәнмәгән ата-анасы бик тә шатланган. Ноэ рухи яктан үсә барган саен, аның гомерен Аллага тагын да күбрәк хезмәт итүгә багышлау теләге барлыкка килгән. Ул хәзер тулы вакытлы хезмәтче.

Нәкъ шулай ук Алехандро да әле бик яшь чагында, ата-анасының кызыксынмаучанлыгына карамастан, үзе теләп хакыйкать белән кызыксына башлаган. Хакыйкатьне танып белгәнгә рәхмәтен белдереп, ул болай ди: «Мин буыннан буынга католик динен тотып килгән гаиләдә тәрбияләндем. Әмма бала чагымнан бирле миңа тынгылык бирмәгән сорауларга чиркәүдә җавап тапмагач, коммунистик атеизмга күбрәк тартыла башладым. Ә менә Йәһвә оешмасы Алла турында белем алырга булышты. Шул белем минем гомеремне саклап калды. Чөнки Изге Язманы өйрәнмәсәм, бәлкем, әдәп-әхлаксызлыкка, эчкечелеккә, наркоманияга чумып китәр идем. Яки мин берәр революцион төркемгә кушылып, азагы аяныч хәл белән беткән булыр иде».

Ата-анасы теләктәшлек күрсәтмәгән һәм бер нәрсәгә карамыйча хакыйкатьне тырышлык белән эзләүче яшь кеше, ничек аны кулланып яши ала? Өлкәннәр һәм башка җыелыш әгъзалары ягыннан булышлык мөһим урын алып тора. «Мин үземне беркайчан да ялгыз тоймый идем, чөнки Йәһвә һәрвакытта минем белән булды. Шулай ук миңа рухи ата-аналарым, абый-апаларым булган күпләгән яратучан кардәшләрем таяныч иде»,— дип искә ала Ноэ. Ул хәзер Вефильдә хезмәт итеп, вакытын Алла эшен башкаруга сарыф итә. Ә Алехандро менә нәрсә дип искә ала: «Мин, ярату белән кайгыртучанлык белдереп, минем белән кызыксынган җыелыш өлкәннәренә мең рәхмәтлемен. Чөнки 16 яшемдә Изге Язманы өйрәнә башлагач, күпләгән яшьтәшләрем кебек мин дә тормышта үз урынымны таба алмаган чакта, алар миңа аерата ярдәмчел иде. Моннан тыш, җыелыштагы гаиләләр миңа һәрдаим күңел азыгы булырга тырышты һәм өйләренә чакырып кунакчыллык күрсәтте, үзләренең йөрәк җылысын кызганмады». Алехандро хәзерге вакытта менә инде 13 елдан артык тулы вакытлы хезмәтче эшен башкара.

Кайберәүләр дин картлар өчен кирәк дип уйлый. Ләкин күпләгән яшьләр бала чактан үк Изге Язманың хакыйкатен танып, Йәһвәне яратып, аңа тугрылык саклап хезмәт итә. Давытның Мәдхия 109:3 тәге: «Куәтеңне күрсәтер көнне, Синең халкың изгеләрнең яктысы алдында әзер; Синең яшьлегең чыгы Синең чәчәк атуың булды»,— дигән сүзләрен шул яшьләргә карата әйтергә була.

Яшьләргә хакыйкатьне өйрәнергә һәм, тугрылык саклап, сайлап алган юлларын дәвам итәргә җиңел түгел. Алай да Йәһвә оешмасы белән бергә хезмәт итеп, җыелышларга һәрдаим йөреп, Изге Язманы бар тырышлыгын җигеп өйрәнгән яшьләрне күзәтү нинди куаныч тудыра. Шулай эшләп алар Алла Сүзенә һәм изге хезмәткә карата ярату үстерә алды (Мәдхия 118:15, 16).

[Искәрмә]

^ 6 абз. 1958 елны Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган; хәзер бастырылмый.