Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйрәнгәнне тормышта кулланып яшәгез

Өйрәнгәнне тормышта кулланып яшәгез

Өйрәнгәнне тормышта кулланып яшәгез

«Нәрсәгә өйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез һәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез — боларның барын да тырышып башкарыгыз һәм иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр» (ФИЛИППУЙЛЫЛАРГА 4:9).

1, 2. Тулаем алганда, Изге Язмалар үзләрен Аллага ышанучы дип исәпләүче кешеләрнең тормышына тәэсир итәме? Аңлатып бирегез.

«ДИНДАРЛЫК үсеш ала, әдәп-әхлак түбәнәя». Шулай итеп бер белдермәдәге исем Кушма Штатлар буенча үткәрелгән сорашуны йомгаклаган («Emerging Trends»). Күрәсең, ул илдә чиркәүгә йөрүче һәм аларның тормышында дин мөһим урын яулый дип әйтүче кешеләрнең саны арткандыр. Әмма, белдермәдә әйтелгәнчә, «тәэсирле мәгълүматларга карамастан, күп америкалылар диннең аерым кешеләргә һәм гомумән җәмгыятькә тәэсир иткәнен шик астына куя».

2 Моңа охшаш хәл бер ил белән генә чикләнми. Җир йөзендә яшәгән күп кешеләр үзләрен Аллага ышанучы һәм Изге Язмаларда язылганнар белән риза дип әйтә, ләкин Изге Язма аларга тәэсир итсен өчен һичнәрсә дә эшләми (2 Тимутегә 3:5). Бер тикшерүчеләр төркеменең башлыгы болай дигән: «Изге Язмалар һаман әле югары бәяләнә, әмма аны уку, өйрәнү һәм анда әйтелгән-язылганнарны куллану ягына килгәндә — бу инде үткән заман».

3. а) Изге Язма чын мәсихчеләргә ничек тәэсир итә? б) Гайсә эзеннән баручылар Паулның Филиппуйлыларга 4:9 да язылган киңәшен ничек кулланып яши?

3 Чын мәсихчеләрне телгә алсак, аларның хәле башкача. Алла Сүзендәге киңәшләрне кулланганга, аларның гадәт-тәртипләре һәм уй-фикер йөртү рәвешләре үзгәргән. Аларның «яңа кеше булып киенгәне» тирә-яктагы бар кешегә ап-ачык күренә (Көлессәйлеләргә 3:5—10). Изге Язма Гайсә эзеннән баручыларның өендәге китап киштәләрендә тузанга батып ятмый. Киресенчә, рәсүл Паул Филиппуйда яшәгән мәсихчеләргә: «Нәрсәгә өйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез һәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез — боларның барын да тырышып башкарыгыз һәм иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр»,—дигән (Филиппуйлыларга 4:9). Мәсихчеләр Алла Сүзендәге хакыйкатьләрне кабул итүчеләр генә түгел. Алар, укып өйрәнгән буенча, Изге Язма киңәшләрен гаиләдә, эш урынында, җыелышта һәм тормышларының барлык өлкәсендә һәрдаим кулланып яши.

4. Алла кануннарын тормышта куллану ни өчен җиңел түгел?

4 Алланың кануннары белән принципларын тормышта куллану җиңел түгел. Чөнки без Изге Язмада «бу гасырның илаһисы» дип аталган Шайтан Иблиснең хакимлеге астында яткан дөньяда яшибез (2 Көринтлеләргә 4:4; 1 Яхъя 5:19). Шунлыктан Йәһвә Алла каршында саф булып калырга теләсәк, моңа комачаулаучы барлык нәрсәләрдән тайпылырга кирәк. Ничек итеп саф булып калырга?

«Дөрес сүзләрне үрнәк итеп» тотыгыз

5. Гайсәнең «Минем артымнан даими рәвештә барсын» дигән сүзләре нәрсәне аңлата?

5 Әгәр укып өйрәнгәнебезне кулланып яшәсәк, башкаларның каршы килүләренә карамастан, чын гыйбадәт кылуны ихлас күңелдән бирелеп якларбыз. Моның өчен чыдамлык кирәк, ә ул тырышлык таләп итә. Гайсә: «Кем минем арттан барырга тели икән, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәзалау баганасын алып, минем артымнан даими рәвештә барсын»,— дип әйткән (Маттай 16:24, ЯД). Гайсә без аның артыннан бер атна, бер ай яки бер ел гына барырга тиеш димәгән. Киресенчә: «Минем артымнан даими рәвештә барсын»,— дигән. Гайсәнең сүзеннән аның шәкерте булу вакытлыча түгел яки очраклы гына Аллага ышанып йөрүне белдермәве ачык күренеп тора. Чын гыйбадәт кылуны ихлас күңелдән бирелеп яклау сайлап алган юлыбызны бернәрсәгә дә карамыйча тугрылык белән дәвам итү дигәнне аңлата. Моны без ничек эшли алабыз?

6. Беренче гасыр мәсихчеләре рәсүл Паулдан өйрәнгән «дөрес сүзләр үрнәге» нәрсәне аңлата?

6 Рәсүл Паул хезмәттәше Тимутене: «Мәсих Гайсәгә иман итеп һәм Аның мәхәббәтендә торып, миннән ишеткән дөрес сүзләрне үрнәк итеп тот»,— дип өндәгән (2 Тимутегә 1:13). Паулның моның белән нәрсә әйтәсе килгән? Монда «үрнәк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турыдан-туры рәссам ясаган эскизны аңлата. Мондый сурәт тулысынча ясалып бетмәсә дә, аның ап-ачык билгеләнгән сызыклары бар. Шуңа карап зирәк кеше рәсемнең нинди булачагына төшенә алачак. Шулай ук, Паул Тимутегә һәм башкаларга өйрәткән хакыйкать үрнәге дә уебызга килгән һәрбер сорауга туп-туры җавап бирергә билгеләнмәгән. Бу тәгълиматларның җыелмасы, эскиз кебек, җитәкчелекне гомуми рәвештә бирә, ләкин бу җитәкчелек эчкерсез кешеләргә Йәһвәнең таләпләренә төшенер өчен җитәрлек ярдәм булып тора. Әмма Алланың күңеленә хуш килер өчен, аларга, әлбәттә, өйрәнгәннәрен кулланып, хакыйкать үрнәге буенча барырга кирәк.

7. Мәсихчеләр «дөрес сүзләр үрнәген» ничек тота?

7 Беренче гасырда Һүменәй, Искәндәр һәм Филит исемле адәмнәр «дөрес сүзләрнең үрнәгенә» капма-каршы килгән уй-фикерләр тараткан (1 Тимутегә 1:18—20; 2 Тимутегә 2:16, 17). Беренче мәсихчеләр мөртәтләрдән ничек саклана алганнар? Алла тарафыннан рухландырылган Язмаларны тирәнтен өйрәнеп, тормышта кулланып яшәү белән. Паулдан һәм башка ышанычлы мәсихчеләрдән үрнәк алучылар үзләре өйрәнгән хакыйкать үрнәгенә капма-каршы килгән өйрәтмәләрне аңлап, аларны читкә кага алган (Филиппуйлыларга 3:17; Еврейләргә 5:14). Алар, «бәхәсләшергә һәм сүз көрәштерергә һәвәслек белән агуланган булу» урынына, тайпылмыйча Аллага тугрылык белән хак юлларын дәвам иткән (1 Тимутегә 6:3—6). Белгәннәребезне һәр көн тормышта кулланып яшәсәк, ул чакта без дә алар кебек эш итәрбез. Җир йөзендә Йәһвәгә хезмәт итүче миллионлаган кешеләрнең Изге Язмадан өйрәнгән хакыйкать үрнәген ныклык белән тотып яшәгәне иманыбызны ничек ныгыта (1 Тессалуникәлеләргә 1:2—5).

«Кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салмагыз»

8. а) Шайтан иманыбызны ничек какшатырга тырыша? б) 2 Тимутегә 4:3, 4 тә Паул нәрсә турында кисәткән?

8 Шайтан өйрәнгәнебезнең дөреслегенә шик тудырып, безне туры юлдан читкә алып китәргә маташа. Хәзер дә, беренче гасырдагы кебек, мөртәтләр һәм башкалар беркатлы кешеләрнең иманын какшатырга омтыла (Гәләтиялеләргә 2:4; 5:7, 8). Аның өчен алар, масса-күләм мәгълүмат чараларын кулланып, Йәһвә хезмәтчеләренең эше һәм максатлары турында булмаганны, ә кайчакта көн кебек ачык ялган мәгълүматлар тараталар. Хакыйкатьтән кемнеңдер баш тартып, аны ташлап китәчәге турында әле рәсүл Паул кисәткән иде. Ул: «Шундый вакыт килер, дөрес тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган [«үз нәфес теләкләре буенча», ЯД], колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар, һәм, хакыйкатьне тыңламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар»,— дип язган (2 Тимутегә 4:3, 4).

9. Паул «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» дип нәрсә әйтергә теләгән?

9 Дөрес сүзләрне үрнәк итеп тоту урынына кайберәүләр «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» белән мавыгып киткән. Нәрсә соң ул «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр»? Бәлкем, Паул Товитның апокрифик китабындагы акылга сыймаслык уйдырмалар турында әйткәндер *. «Кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» шаккатырлык, дөреслеккә якын да килмәгән имеш-мимешне үз эченә алуы да мөмкин. Башкалар исә, Алланың нормаларына карата җиңел карашлы мөгамәлә итүне өндәүче яки җыелышта үз өстенә җитәкчелек алганнарны тәнкыйтьләүче кешеләрнең йогынтысына бирелеп, «үз нәфес теләкләре буенча» алдана алганнар (3 Яхъя 9, 10; Яһүд 4). Нәрсә генә абыну ташы булмасын, кайберәүләр Алла Сүзендәге хакыйкатьләргә караганда, уйдырмаларга ышануны артыграк күрә башлаган. Тиздән алар өйрәнгәннәрен тормышта кулланмый башлаган, үзләренә рухи яктан зыян китергән (2 Петер 3:15, 16).

10. Хәзерге көндә нинди «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» бар һәм барыбызга да саграк булырга кирәклегенә рәсүл Яхъя ничек басым ясаган?

10 Нәрсә укырга һәм нәрсә тыңларга икәнен сайлаганда зур саклык белән эш итсәк, хәзерге вакыттагы «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» ягына авышмабыз. Мәсәлән, масса-күләм мәгълүмат чаралары бик еш әдәп-әхлаксызлык тарата. Күпләр агностицизмны яисә атеизмны яклый. Изге Язма китапларын тәнкыйтьләүче кешеләр, Изге Язма Алла тарафыннан рухландырылган, дигән раслаудан көләләр. Хәзерге мөртәтләр исә мәсихчеләрнең иманын какшатырга тырышып, аларга бертуктаусыз шик-шөбһә орлыгы чәчә. Беренче гасырдагы ялган пәйгамбәрләр тараткан шуңа охшаш куркынычлык турында искәртеп, рәсүл Яхъя: «Сөеклеләрем! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз. Чөнки дөньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар»,— дип әйткән (1 Яхъя 4:1). Шунлыктан барыбызга да уяу-сак булырга кирәк.

11. Иманыбызны тикшерүнең бер юлы нинди?

11 Паул да: «Иман белән яшибез микән? — дип үзегезне үзегез сынагыз»,— дигән (2 Көринтлеләргә 13:5). Аның бу сүзләре безне мәсихче тәгълиматларының барысын да үтәп барабызмы яки юкмы икәнен тикшереп торырга өнди. Әгәр һәрдаим ризасызлык белдергән кешеләрнең әйткәннәренә колак салучан булсак, шулчак догада үзебезне тикшереп чыгарга кирәк (Мәдхия 138:23, 24). Йәһвә халкыннан кимчелек эзләргә яратабызмы? Ни сәбәптән? Кемнеңдер сүзенә яисә кылган эшенә үпкәләгән чаклар булгалыймы? Әгәр шулай икән, килеп чыккан очракны дөрес бәяләргә тырышабызмы? Дөньяның бу төзелешендә кичергән газаплар барысы да вакытлыча (2 Көринтлеләргә 4:17). Җыелышта да сынаулар белән очрашсак, аның өчен Аллага хезмәт итүне туктатырга кирәкме? Безне әгәр берәр нәрсә борчыса, аны чишәр өчен кулыбыздан килгәнен эшләп, аннан калганын Йәһвәгә тапшырып, аңа таянсак дөрес булмасмы? (Мәдхия 4:5; Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6; Эфеслеләргә 4:26).

12. Беруя шәһәренең яшәүчеләре безгә кайсы яктан яхшы мисал булып тора?

12 Әйдәгез, тәнкыйтьчел караштан читләшеп, шәхси өйрәнү һәм җыелыш очрашулары аркылы белгәннәребезгә карата аек рухи караш саклыйк (1 Көринтлеләргә 2:14, 15). Алла Сүзен шик астына куйганчы, Язманы тирәнтен өйрәнеп-тикшергән беренче гасыр Беруя шәһәре яшәүчеләренә охшарга тырышу никадәр акыллырак! (Рәсүлләр 17:10, 11). Шуңа күрә әйдәгез, «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләрне» читкә кагып, өйрәнеп белгәннәребезне тормышта кулланып, хакыйкать буенча яшик.

13. Ничек аңсыз рәвештә ялган таратучылар булып китүебез мөмкин?

13 Без сакланырга тиешле «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләрнең» тагы бер төре бар. Бу — еш кына электронпочта аша тарала торган шаккатыргыч хәбәрләр. Андый мәгълүматларны кабул иткәндә, аеруча, аларның беренче чыганагын белмәсәк, саклык турында онытмасак акыллырак булыр иде. Мондый хәбәрләрне җибәргән мәсихче ихтирамга лаек булса да, бәлкем, ул тасвирланган вакыйгаларны яисә очракларны үз күзләре белән күрмәгәндер. Шунлыктан тикшерелмәгән мәгълүматны куллануда яки таратуда сак булу бик тә мөһим. Без, әлбәттә, «имансыз һәм юк-бар риваятьләрне» кабатларга теләмибез, «чөнки ул юк-бар риваятьләрдә Алланың дөреслеге юк» (ХТ) (1 Тимутегә 4:7). Безнең бурычыбыз бер-беребезгә хакыйкать сөйләү булганлыктан, безне ялган таратучылар рәтенә, хәтта моны аңлы рәвештә эшләмәсәк тә, кертерлек һәр эштән читләшсәк акыллырак булыр иде (Эфеслеләргә 4:25).

Хакыйкатьне кулланып яшәүнең җимешләре

14. Алла Сүзеннән белгәннәребезне куллану нинди файда китерә?

14 Изге Язманы шәхси өйрәнүдән һәм җыелыш очрашуларыннан белгәннәребезне куллану зур файда китерә. Мәсәлән, «имандашлар» белән мөнәсәбәтләребез яхшыра барганын сизәрбез (Гәләтиялеләргә 6:10). Изге Язманың принципларын куллану безне шат күңелле итә (Мәдхия 18:9). Моннан тыш, өйрәнгәнне кулланып, без «Алланың... тәгълиматын бизәклибез» һәм бу башкаларны да чын гыйбадәт кылуга җәлеп итәргә мөмкин (Титуска 2:6—10, ЯД).

15. а) Мәктәптә шаһитлек итәр өчен, бер кыз ничек кыюлык күрсәткән? б) Бу мисалдан сез нәрсәгә өйрәндегез?

15 Йәһвә Шаһитләре арасында Изге Язмадан, аңа нигезләнгән әдәбияттан өйрәнгәнне һәм, шулай ук, җыелыш очрашуларына өзлексез рәвештә килеп йөргәнгә күрә, анда өйрәнгәнне кулланган күп яшьләр бар. Алар үрнәк тәртипләре белән укытучыларга һәм мәктәптәге дусларына яхшы шаһитлек бирә (1 Петер 2:12). Кушма Штатларда яшәүче 13 яшьлек Лесли исемле кыз белән менә нәрсә килеп чыккан. Үзе әйтмешли, элек сыйныфташларына иманы турында сөйләү аңа кыен булган, ләкин бер хәл моны үзгәрткән. Ул болай ди: «Без сыйныфта сатучыларның саткан әйберләрен көчләп тагулары турында сөйләшеп утыра идек. Сыйныфтагы бер кыз кулын күтәреп Йәһвә Шаһитләрен мисал итеп китерде». Йәһвәгә хезмәт итүче Лесли моңа үз карашын ничек белдергән? «Мин иманымны яклый башладым,— дип сүзен дәвам итә ул,— бу барын да таң калдырды булса кирәк, чөнки мәктәптә мин бик юаш саналам». Леслинең кыюлыгы нинди җимеш китергән? «Ул кыз кызыксынып сораулар биргәнгә күрә, аңа брошюра һәм трактат биреп калдырдым»,— ди Лесли. Белемнәрен кулланып, мәктәптә кыюлык белән шаһитлек итеп йөргән яшьләрне күреп Йәһвә ничек сөенәдер! (Гыйбрәтле хикәя 27:11; Еврейләргә 6:10).

16. Хакыйкать юлында йөргән бер үсмер кызга Теократик хезмәт мәктәбе нинди файда китергән?

16 Элисабет мисалын да карап китик. Ул җиде яшеннән башлап мәктәпне бетергәнче, Теократик хезмәт мәктәбендә чыгыш ясаган чакта, һәрдаим укытучыларын Патшалык залына чакырган. Әгәр мөгаллим кеше бара алмый калса, Элисабет дәресләрдән соң калып, аның каршында биреме белән чыгыш ясаган. Ахыргы сыйныфта укыганда ул Теократик хезмәт мәктәбенең файдасы турында язылган 10 битле докладын дүрт мөгаллимнән торган комиссия әгъзалары каршында укып биргән. Бу мөгаллимнәр аннан Теократик хезмәт мәктәбендә биремнәр белән ничек итеп чыгыш ясавын күрсәтеп бирергә үтенгәч, ул «Ни өчен Алла явызлыкны рөхсәт итә?» дигән теманы сайлап алган. Бу мисалдан күренгәнчә, Элисабетка Йәһвә Шаһитләренең Теократик хезмәт мәктәбеннән алган белем ярдәм иткән. Бу — хакыйкать юлында йөргән яшьләрнең Алла Сүзеннән өйрәнгәннәрен кулланып, Йәһвәне данлап яшәүләрен күрсәтүче күпләгән мисалларның берсе генә.

17, 18. а) Изге Язмада намуслылык турында нәрсә әйтелә? б) Йәһвә Шаһитенең намуслылыгы бер кешегә ничек тәэсир иткән?

17 Изге Язмалар мәсихчеләрне һәрнәрсәдә үзләрен намуслы тотарга чакыра (Еврейләргә 13:18). Ялганлау башкалар белән, һәм, иң мөһиме, Йәһвә белән булган мөнәсәбәтләргә зыян китерергә мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 12:22). Яхшы тәртибебез исә өйрәнгәнне кулланганыбызны дәлилли һәм аның аркасында күп кешеләрнең Йәһвә Шаһитләренә карата ихтирамы тагын да үсә.

18 Мәсәлән, хәрби хезмәтче Филип белән мондый хәл килеп чыккан. Филип тутырылмаган, әмма имзасы куелган чегын югалтканын, тапкан кеше аны почта аша хатка салып җибәргәнчегә хәтле, белми торган. Ул чек белән кыскача язылган хат теркәлгән булган. Анда бу кыйммәтле кәгазьне кире кайтарырга бу кешенең дини ышанулары этәргеч биргәне турында әйтелгән иде. Хатны җибәрүче кеше Йәһвә Шаһите булып чыккан. Филип хәйран калган. Ул: «Минем 9 мең доллар акчамны урлый алырлар иде!» — дип әйткән. Бер тапкыр чиркәүдә Филипнең эшләпәсен урлап китеп, мөгаен, бу аның танышларының берсе булгандыр, аны кайгыга салганнар иде. Ә хәзер менә берничә мең доллар алырга мөмкинлек биргән чекны бөтенләй таныш булмаган кеше кире кайтарып бирә! Һичшиксез, намуслы мәсихчеләр Йәһвә Аллага дан китереп яши!

Өйрәнгәннәрегезне моннан ары да кулланып яшәгез

19, 20 Үзебез өйрәнгән Изге Язма хакыйкатьләрен кулланып яшәсәк, бу нинди файда китерәчәк?

19 Ходай Сүзеннән өйрәнгәннәрен кулланып яшәүчеләр бик күп файда күрә. Шәкерт Ягъкуб: «Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак»,— дип язган (Ягъкуб 1:25). Әгәр үзебез өйрәнгән Изге Язма хакыйкатьләре буенча яшәсәк, без чынлап та бәхетле һәм тормышның кайгы-хәсрәтләрен җиңәргә тагы да сәләтлерәк булырбыз. Ләкин, барыннан да әһәмиятлесе, Йәһвәдән фатиха алып, мәңгелек тормышка өметләнә алачакбыз (Гыйбрәтле хикәя 10:22; 1 Тимутегә 6:6).

20 Шуңа күрә Алла Сүзен, бар тырышлыгыгызны җигеп, моннан ары да өйрәнегез. Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар белән даими җыелыгыз һәм җыелыш очрашулары барышында игътибарлы булыгыз. Өйрәнгәнегезне көн саен кулланып яшәвегезне дәвам итегез, шулчак «иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр» (Филиппуйлыларга 4:9).

[Искәрмә]

^ 9 абз. Якынча б. э. к. III гасырда язылган Товит китабы Товий исемле яһүди турындагы хорафатлар тулы хикәяләрдән тора. Анда Товийның зур балыкның йөрәген, үт суын, бавырын кулланып авыруларны савыктырырга һәм җеннәрне куып чыгарырга сәләтле булганы турында әйтелә.

Хәтерегездәме?

• «Дөрес сүзләр үрнәге» нәрсәне аңлата һәм без аларны ничек тота алабыз?

• Нинди «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләрне» читкә кагарга кирәк?

• Алла Сүзеннән өйрәнгәннәрне куллану нинди файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Беренче мәсихчеләр мөртәтләрдән ничек саклана алган?

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Шик орлыклары масса-күләм мәгълүмат чаралары, Интернет һәм мөртәтләр аркылы чәчелүе мөмкин.

[17 биттәге иллюстрация]

Тикшерелмәгән мәгълүматларны тарату — акылсызлык.

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә Шаһитләре Алла Сүзеннән укып өйрәнгәннәрен эш урыннарында, мәктәптә һәм башка бар җирдә куллана.