Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһыга якын килегез»

«Аллаһыга якын килегез»

«Аллаһыга якын килегез»

«Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер» (ЯГЪКУБ 4:8).

1, 2. a) Кешеләр еш кына нәрсәгә дәгъва белдерә? б) Ягъкуб нинди үгет биргән һәм ул ни өчен кирәк булган?

«АЛЛА безнең белән». Мондый сүзләр милли символларны һәм хәтта гаскәрләрнең киемнәрен бизәгән һәм әле дә бизи. Хәзерге бик күп төрле һәм бик күп сандагы акчаларда «Без Аллага өмет баглыйбыз» дип язылган. Алла белән якын мөнәсәбәтләрне дәгъвалау кешеләрнең гадәтенә кергән. Ләкин мөнәсәбәтләр чыннан да булсын өчен, алар турында сөйләү я аларны лозунгларда язуга караганда шактый күбрәк таләп ителә икәне белән ризалашмассызмы?

2 Изге Язмалар, Алла белән мөнәсәбәткә ия булу мөмкин, дип күрсәтә. Әмма бу тырышлык таләп итә. Хәтта I гасырда яшәгән кайбер майланган мәсихчеләргә дә Йәһвә Алла белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга кирәк булган. Мәсихчеләр күзәтчесе Ягъкуб, кайберәүләрне тән теләкләренә бирелүчәнлектән һәм рухи сафлыкны югалту куркынычыннан кисәтергә кирәк, дип санаган. Аларга бирелгән үгетләүләр арасында уйларга дәртләндерүче мондый үгет тә бар: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер» (Ягъкуб 4:1—12). «Якын килегез» дип Ягъкубның нәрсә әйтәсе килгән?

3, 4. а) Аллага «якын килегез» дигән гыйбарә Ягъкубның хатын укыган кайбер I гасыр мәсихчеләренең исләренә нәрсәне төшерә алган? б) Ни өчен безгә Аллага якынлашу юлы ачык икәнендә шикләнмәскә була?

3 Ягъкуб үз хатында аны укыган кешеләр өчен якын булган гыйбарәне кулланган. Муса Канунында руханиларга халык өчен сораганда ничек Йәһвәгә «якын килергә» яисә якынаерга икәне турында конкрет күрсәтмәләр бирелгән булган (Чыгыш 19:22). Шулай итеп, Ягъкуб аның хатын укыган кешеләрнең Йәһвәгә якынлашу мөмкинлегенә тиеш булган кебек карарга ярамый икәнлеген исләренә төшергән. Йәһвә Галәмдәге хөрмәтнең иң югары дәрәҗәсенә лаек.

4 Икенче яктан, Изге Язмаларның бер белгече әйтүенчә «Бу [Ягъкуб 4:8 дәге] үгет оптимизм белән тулы». Ягъкуб Йәһвәнең камил булмаган кешеләрне Аңа якынлашырга һәрчакта яратып чакырганын белгән (2 Паралипоменон 15:2). Гайсәнең корбаны кешеләргә Йәһвәгә якынлашырга зуррак дәрәҗәдә мөмкинлек биргән (Эфеслеләргә 3:11, 12). Бүгенге көндә Аллага якынлашу юлы миллионлаган кешеләр өчен ачык! Ләкин без бу искиткеч мөмкинлекне ничек куллана алабыз? Кыскача гына Йәһвә Аллага якынлашуның өч ысулын карап чыгыйк.

Алланы «танып белүеңдә» өзлексез бул

5, 6. Самуилның балачак мисалы Алланы «танып белү» дигән сүзләрнең үз эченә нәрсәне алганын ничек күрсәтә?

5 Яхъя 17:3 буенча, Гайсә: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип әйткән. Күп тәрҗемәләрдә бу шигырь «Инҗил» тәрҗемәсеннән аерылып тора. Алланы «танып белү» дип әйтү урынына алар я Алланы «белсеннәр», я Алланы «белсеннәр өчен» дип тәрҗемә итәләр. Ләкин белгечләрнең кайберләре, грек телендәге төп нөсхәдә кулланылган сүзнең мәгънәсе киңрәк: ул башка шәхес белән якын танышлыкка китерә ала торган дәвамлы процессны исәптә тота, дип билгелиләр.

6 Алланы якын белү мөмкин дигән фикер Гайсә көннәрендә яңа булмаган. Мәсәлән, Яһүд Язмаларында, Самуил бала чагында «әле Ходайны белмәгән», дип укыйбыз (1 Патшалык 3:7, АМТ). Бу Самуил Алла турында аз белгән дигәнне аңлатканмы? Юк. Аның әти-әнисе һәм руханилар, һичшиксез, аны күп нәрсәгә өйрәткән. Ләкин бу шигырьдә кулланылган яһүд сүзен, бер галим әйтүе буенча, «бик якын танышлыкка карата кулланырга» мөмкин. Самуил Йәһвәне әле бик якын, соңрак аның вәкиле булып хезмәт иткән чагында белгән кебек, белмәгән. Әмма үскәч, Самуил, Йәһвә белән якын, җылы мөнәсәбәтләр үстереп, аны бик яхшы белгән (1 Патшалык 3:19, 20).

7, 8. а) Изге Язмаларның тирән тәгълиматлары ни өчен безне куркытырга тиеш түгел? б) Безгә Алла Сүзендәге нинди тирән хакыйкатьләрне өйрәнү файдалы булыр иде?

7 Син, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрең булсын өчен, аны «танып белергә» тырышасыңмы? Моны эшләр өчен, сиңа Алла биргән рухи ризыкка карата «омтылырга» яисә аларны бик нык теләргә кирәк (1 Петер 2:2). Изге Язмалардан алган төп белемнәр белән генә канәгатьләнмә. Изге Язмаларның тирәнрәк тәгълиматларын аңларга тырыш (Еврейләргә 5:12—14). Бәлкем мондый тәгълиматлар сине катлаулылыгы белән куркытадыр? Куркытса, Йәһвә Алла — «Бөек Укытучы» икәнен исеңдә тот (Исай 30:20, ЯД). Ул камил булмаган кешеләргә тирән хакыйкатьләрне ничек өйрәтергә икәнен белә. Һәм ул үзе өйрәткәнне аңлар өчен синең эчкерсез тырышлыкларыңа фатихалар бирә ала (Мәдхия 24:4).

8 Алланың кайбер «тирәнлекләре» буенча үзеңне сынап чыксаң ничек булыр иде? (1 Көринтлеләргә 2:10). Алланың «тирәнлекләре» бу дин белгечләре белән руханиларның бәхәсләрендәге кызыксыз темалар түгел. Алар — кирәкле һәм файдалы тәгълиматлар һәм алар яратучы Атабызның акылын һәм йөрәген аңларга рөхсәт итә. Мәсәлән, төрле васыятьләр, алар аша Йәһвә халкына фатиха биргән һәм үз ниятләрен үтәгән, йолып алу, «яшерен сер» кебек темаларны һәм моңа охшаш башка темаларны шәхси өйрәнү сиңа рәхәтлек һәм зур файда китерәчәк (1 Көринтлеләргә 2:7, ЯД).

9, 10. а) Тәкәбберлекнең нәрсәсе куркыныч һәм безгә аннан качарга нәрсә ярдәм итәчәк? б) Йәһвә турында белемнәргә килгәндә, безгә нигә басынкы булып калыр өчен тырышырга кирәк?

9 Рухи хакыйкатьнең тирәнлекләрен белүдә үскәндә, белемнәр белән килә ала торган куркынычтан — тәкәбберләнүдән саклан (1 Көринтлеләргә 8:1). Тәкәбберлек кешеләрне Алладан читләштергәнгә күрә, ул куркыныч (Гыйбрәтле хикәя 16:5; Ягъкуб 4:6). Исеңдә тот: бер кешенең дә үз белемнәре белән мактаныр өчен сәбәбе юк. Ачык мисал итеп бер китапның кереш сүзләрен карап чыгыйк. Анда кешелекнең соңгы фән ачылышларына болай дип бәя бирелә: «Белем арту белән аз белгәнебезне күбрәк аңлыйбыз... Белгәнебез, без әле белергә тиеш белән чагыштырганда, берни түгел». Мондый басынкылык бик шатландыра. Һәм белемнәрнең иң бөек өлкәсен — Йәһвә Алла турында белемнәрне — алсак, басынкы булыр өчен тагын да күбрәк сәбәпләр табып була. Ни өчен?

10 Изге Язмалардагы Йәһвә Алла турында әйтелгән шигырьләргә игътибар итик. «Синең уйларың бик тирән» (Мәдхия 91:6). «[Йәһвә] акылының чиге юк» (Мәдхия 146:5). «[Йәһвә] акылы тикшереп бетермәслек» (Исай 40:28). «Әй, Аллаһының байлыгы... зирәклеге һәм белеме ничек тирән!» (Римлыларга 11:33). Безнең Йәһвә турында бөтен нәрсәне дә беркайчан да белеп бетерә алмаганыбыз аңлашыла (Вәгазьче 3:11). Ул безне күп искитәрлек нәрсәләргә өйрәткән һәм безнең алдыбызда һәрчакта да белемнәрнең чиксез күләме булачак. Бу безне сокландырмыймы һәм басынкы булырга дәртләндермиме? Шуңа күрә, әйдәгез, алган белемнәребезне һәрчакта, үзеңне башкалардан югары күтәрер өчен түгел, ә Йәһвәгә якынаер өчен һәм башкаларга моны эшләргә ярдәм итәр өчен кулланыйк (Маттай 23:12; Лүк 9:48).

Йәһвәгә яратуыңны күрсәт

11, 12. а) Без Йәһвә турында ала торган белемнәр безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? б) Кешенең Аллага карата яратуы чынмы икәнлеге нәрсә белән билгеләнә?

11 Рәсүл Паул белем һәм мәхәббәт арасындагы бәйләнешне юкка гына күрсәтмәгән. Ул болай дип язган: «Мәхәббәтегез белемдә дә һәм һәртөрле зирәклектә дә артканнан арта барсын... дип дога кылам» (Филиппуйлыларга 1:9—11). Шуңа күрә Йәһвә һәм аның ниятләре турында белгән һәрбер кыйммәтле хакыйкать тәкәбберләнергә сәбәп түгел, ә күктәге Атабызга безнең яратуыбызны үстерер өчен ярдәм.

12 Әлбәттә, Алланы яратабыз дип әйткән кешеләрнең күбесендә чынлыкта ярату юк. Бәлкем, алар үз хисләрендә эчкерсездер дә. Әгәр мондый тойгылар төгәл белемнәр белән туры килә икән, алар — яхшы, хәтта мактаулы да. Ләкин алар үзләре генә кешенең Алланы чыннан да ярата икәнен күрсәтми әле. Ни өчен? Бу яратуны Алла Сүзе ничек билгеләгәненә игътибар итик: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез» (1 Яхъя 5:3). Димәк, Алланы ярату, тыңлаучанлык күрсәтүче эшләрдә чагылса гына, чын була.

13. Безгә Алладан курку Йәһвәгә карата яратуыбызны күрсәтергә ничек ярдәм итә ала?

13 Йәһвәгә тыңлаучан булырга безгә Алладан курку ярдәм итәчәк. Бу курку, Йәһвәгә карата зур ихтирам һәм тирән хөрмәт, аның чиксез изгелеге, даны, көче, гаделлеге, акыллылыгы һәм яратуы турында өйрәнеп, аны танып-белүдән барлыкка килә. Алладан курку булмаса, аңа якынаю мөмкин түгел. Чыннан да Мәдхия 25:14 тә (ЯД, [24:14]): «Йәһвәдән куркучыларда аның белән якын мөнәсәбәт»,— дип әйтелә. Шуңа күрә, бездә күктәге яратучы Атабызга яраксыз булудан файдалы курку булса, без аңа якыная алабыз. Алладан курку Гыйбрәтле хикәя 3:6 да язылган акыллы киңәшкә игътибарлы булырга ярдәм итәчәк: «Бөтен булган юлларыңда Алланы таны [«аны исәпкә ал», ЯД], һәм Ул синең юлларыңны юнәлтер». Бу сүзләр нәрсәне аңлата?

14, 15. а) Көндәлек тормышта безгә нинди карарлар хәл итәргә туры килә? б) Кабул иткән карарларыбызда Алладан курку ничек чагыла ала?

14 Без һәр көн кечеме яисә зурмы карарлар кабул итәргә мәҗбүр. Мәсәлән, хезмәттәшең, классташың я күршең белән нәрсә турында сөйләшәчәксең? (Лүк 6:45). Сиңа бирелгән эшне тырышып башкарачаксыңмы я аңардан тизрәк котылу юлын эзләрсеңме? (Көлессәйлеләргә 3:23, 24). Син Йәһвәне яратмаган яисә аңа кечкенә ярату күрсәткән кешеләр белән якынлашачаксыңмы я рухи кешеләр белән мөнәсәбәтләреңне ныгытачаксыңмы? (Гыйбрәтле хикәя 13:20). Алла Патшалыгы хакына, аз булса да, нәрсә эшли алыр идең? (Маттай 6:33). Әгәр монда китерелгән Изге Язма принциплары синең һәр көн кабул иткән карарларың белән җитәкчелек итсә, шул чакта син чыннан да «бөтен булган юлларыңда» Йәһвәне «исәпкә аласың».

15 Кабул иткән һәрбер карарыбыз белән: «Йәһвә миннән нәрсә көтә? Минем нинди тәртибем аңа иң зур рәхәтлек китерәчәк?» — дигән фикер йөртү җитәкчелек итәргә тиеш (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Алладан куркуны мондый ысул белән күрсәтү — бу Йәһвәгә яратуыңны чагылдыруның иң яхшы юлы. Алладан курку шулай ук безне рухи, әхлакый һәм физик яктан чисталык сакларга дәртләндерәчәк. Ягъкубның, шигырендә мәсихчеләрне «Аллаһыга якын килегез» дип дәртләндергәндә, шунда ук: «Гөнаһлылар, кулларыгызны чистартыгыз, икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне сафландырыгыз!» — дип чакырганын искә төшерик (Ягъкуб 4:8).

16. Йәһвәгә биреп, без нәрсәгә ирешә алмыйбыз, ләкин нәрсәдә һәрчакта уңышлы булачакбыз?

16 Әлбәттә, Йәһвәгә үз яратуыбызны күрсәтү бу бары тик үзеңне начарлыктан гына тыю түгел. Ярату шулай ук безне яхшылык эшләргә дә дәртләндерә. Мәсәлән, без Йәһвәнең чиксез юмартлыгына ничек мөгамәлә итәбез? Ягъкуб: «Һәртөрле игелекле һәм камил бүләк югарыдан, яктылыклар Атасыннан килә»,— дип язган (Ягъкуб 1:17). Чыннан да, Йәһвәгә үз мал-мөлкәтебездән нәрсәне дә булса биргәндә, без аны баетмыйбыз. Бөтен бар булган нәрсә болай да аныкы (Мәдхия 49:12). Һәм Йәһвәгә вакытыбызны һәм көчебезне биргәндә, без аның имеш ул үзе икенче төрле канәгатьләндерергә сәләтле булмаган ихтыяҗларын канәгатьләндермибез. Әгәр без Алла Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүдән баш тартсак, ул хәтта ташларны да кычкырта алыр иде! Алай булгач, ни өчен безгә мөлкәтебезне, вакытыбызны һәм көчебезне Йәһвәгә бирергә соң? Иң мөһиме: без моның аша аңа бөтен йөрәгебез, җаныбыз, акылыбыз һәм көчебез белән үз яратуыбызны күрсәтәбез (Марк 12:29, 30).

17. Йәһвәгә шатлык белән бирергә безне нәрсә дәртләндерә ала?

17 Йәһвәгә биргәндә, без моны шатлык белән эшләргә тиешбез, чөнки «Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көринтлеләргә 9:7). Безгә шатлык белән бирергә Икенчезаконлык 16:17 дә язылган принцип ярдәм итәчәк: «Һәркем, Ходай, синең Аллаң, сиңа биргән фатихасына туры килә торган кулындагы бүләге белән». Йәһвәнең безгә карата нинди юмарт икәне турында уйланганда, үзебездә аңа әзерлек белән бирү теләге хис итәбез. Мондый бирү аның йөрәген шатландыра. Бу яраткан баланың кечкенә бүләге ата-анасын шатландырганга бик охшаш. Яратуның мондый чагылышы безгә Йәһвәгә якынаерга ярдәм итәчәк.

Дога аша якын мөнәсәбәтләргә омтыл

18. Догаларыбызны ничек яхшыртырга икәне турында уйлану ни өчен файдалы булыр иде?

18 Безнең, берүзебез генә дога кылган вакытта, күктәге Атабызга гына белдерерлек иң яшерен серләребез турында сөйләр өчен кадерле мөмкинлегебез бар (Филиппуйлыларга 4:6). Эчкерсез дога Аллага якынаер өчен бик мөһим юл, шуңа күрә, тукталып, догаларыбызның сыйфатын карап чыгу бик файдалы. Догаларыбыз матурлык һәм дөрес төзелү үрнәге түгел, ә чын йөрәктән чыгарга, эчкерсез булырга тиеш. Догаларыбызны бу яктан ничек яхшырта алабыз?

19, 20. Ни өчен дога кылыр алдыннан уйланырга кирәк һәм нәрсә турында уйларга була?

19 Дога кылыр алдыннан уйлану яхшы булыр иде. Әгәр алдан уйлансак, догабызны конкрет һәм мәгънәле итә алабыз һәм нәтиҗәдә һәрчакта әйтә торган һәм искә тиз төшкән сүзләрне кабатлаудан кача алабыз (Гыйбрәтле хикәя 15:28, 29). Бәлкем, Гайсә үрнәк догасында әйткән кайбер темалар турында уйлау һәм аларның ничек безнең шартларыбызга бәйле икәнен карап чыгу файдалы булыр (Маттай 6:9—13). Мәсәлән, үз-үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: без Йәһвә ниятенең монда, җирдә, үтәлүенә нинди кечкенә өлеш кертергә теләр идек? Аңа тагын да файдалырак булырга теләгәнебезне белдерсәк һәм ул безгә билгеләгән һәркайсы йөкләмәне үтәргә аның ярдәмен сорасак, ничек булыр иде? Материаль ихтыяҗлар турында кайгырту безне борчыймы? Нинди гөнаһлар өчен без кичерүгә мохтаҗ һәм үз чиратында безнең үзебезгә кемне чын күңелдән кичерергә кирәк? Без нинди вәсвәсәләргә дучар булабыз һәм бу яктан Йәһвәнең саклавына никадәр мохтаҗ икәнебезне аңлыйбызмы?

20 Шулай ук, Йәһвә ярдәменә аеруча мохтаҗ булган безгә таныш кешеләр турында уйлый алабыз (2 Көринтлеләргә 1:10, 11). Әмма ләкин рәхмәтләр турында да онытмаска кирәк. Әгәр туктап моның турында уйласак, без, Йәһвәнең һәр көн биргән юмарт игелеге өчен, әлбәттә, аңа рәхмәтләр әйтер һәм данлар өчен сәбәпләр таба алабыз (Икенчезаконлык 8:10; Лүк 10:21). Моны эшләсәк, өстәмә файда алабыз: тормышыбызда тагын да шатлыклырак һәм рәхмәтлерәк булабыз.

21. Йәһвәгә догада мөрәҗәгать иткәндә Изге Язмаларның нинди мисалларын өйрәнү ярдәм итәчәк?

21 Догаларыбызны өйрәнү аша да яхшыртып була. Изге Язмаларда тугры ир-атларның һәм хатын-кызларның бик гыйбрәтле догалары язып калдырылган. Мәсәлән, безнең алдыбызда авыр проблемалар барлыкка килсә һәм алар безнең я якыннарыбызның иминлеге турында шомлануга һәм хәтта куркытуга китерсә, без Ягъкубның үч алырга әзер булган абыйсы Эсау белән очрашыр алдыннан әйткән догасын укый алабыз (Яшәеш 32:9—12). Яисә без Аса патшаның догасын игътибар белән карап чыга алабыз. Ул аны миллионга якын хәбәш гаскәре Алла халкына каршы чыккач әйткән (2 Паралипоменон 14:11, 12). Әгәр безне Йәһвәнең изге исеменә хурлык китерә алырлык авырлыклар газапласа, Ильясның Кармил тавында Баалга табынучылар алдында кылган догасын һәм шулай ук Иерусалимның кызганыч хәле турында Нихаминың догасын карап чыгу файдалы булыр иде (3 Патшалык 18:36, 37; Нихами 1:4—11). Мондый догаларны укып һәм алар турында уйланып, иманыбызны ныгыта алабыз һәм авырлыкларыбыз турында Йәһвәгә ничек яхшырак мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлый алабыз.

22. 2003 елның еллык тексты нинди һәм безгә ел дәвамында үз-үзебездән нәрсә турында вакыт-вакыт сорарга кирәк?

22 Әйе, Ягъкубның «Аллаһыга якын килегез» дигән киңәшен тотудан да зуррак хөрмәт белән яхшырак максат юк (Ягъкуб 4:8). Моны Алла турында белемнәр алуыбыз белән, аңа үз яратуыбызны тагын да күбрәк чагылдырырга омтылып һәм аның белән догада якын мөнәсәбәтләр үстереп эшли алабыз. 2003 елда, Ягъкуб 4:8 дә язылган еллык текстны истә тотып, әйдәгез, чыннан да без «Аллаһыга якын киләбезме» икәнне күрер өчен, үз-үзебезне күзәтик. Ләкин бу шигырьнең икенче өлеше турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә безгә нинди мәгънәдә «якынаер» һәм бу нинди фатихалар китерәчәк? Бу турыда чираттагы мәкаләдә сүз барачак.

Исегезгә төшерә аласызмы?

• Йәһвәгә якынлашу мөмкинлегенә ни өчен җитди карарга кирәк?

• Йәһвә турында белемнәр алуга карата үз алдыбызга нинди максатлар куя алабыз?

• Йәһвәне чыннан да яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз?

• Йәһвәгә догада тагын да якынаер өчен безгә нәрсә ярдәм итә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге өстәмә сүзләр]

2003 елның еллык тексты мондый булачак: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер» (Ягъкуб 4:8).

[9 биттәге иллюстрация]

Үскәч Самуил Йәһвәне якыннан белгән.

[12 биттәге иллюстрация]

Ильясның Кармил тавында әйтелгән догасы безнең өчен яхшы үрнәк.