Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бүген элеккегә караганда да уяурак булыгыз!

Бүген элеккегә караганда да уяурак булыгыз!

Бүген элеккегә караганда да уяурак булыгыз!

«Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу һәм аек булыйк» (1 ТЕССАЛУНИКӘЛЕЛӘРГӘ 5:6).

1, 2. а) Помпеи белән Геркуланум нинди шәһәр булганнар? б) Помпеида һәм Геркуланумда яшәгән кешеләрнең күпчелеге нинди кисәтүгә колак салмаган һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

БЕЗНЕҢ эраның I гасырында Везувийның тау итәгендә урнашкан Помпеи белән Геркуланум Римның гөрләп чәчәк аткан ике шәһәре булган. Рим байлары бу ике шәһәрдә күңел ачып вакыт үткәрергә бик яраткан. Шәһәр театрлары мең һәм аннан да күбрәк кеше сыярлык булган, ә Помпеиның зур амфитеатрында шәһәрнең бар кешесе диярлек сыйган. Помпеида археологик казылмалар алып барган галимнәр 118 трактир һәм таверна тапкан. Аларның кайберләре отышлы уен урыннары я фәхешханә булып хезмәт иткән. Әхлаксызлык белән материализм киң таралган булган һәм моны стеналардагы рәсемнәр һәм башка сакланган әйберләр күрсәтә.

2 Б. э. 79 елының 24 августында Везувий вулканының лавасы атылып чыга башлаган. Везувийның беренче атып чыгаруы вакытында ике шәһәр өстенә дә яңгыр кебек вулкан тузаны белән көл сибелгән, ләкин бу шәһәрләрдә яшәүче кешеләргә качарга комачауламаган һәм күпләре, күрәсең, шәһәрдән киткән, дип саный вулканологлар. Әмма куркынычка бәя биреп җиткермәгән яисә вулканның бу кисәтүен санга сукмаган башка кешеләр шәһәрдә калган. Шуннан соң төн уртасында Геркуланум өстенә ташкын булып кайнар газлар, көл һәм ташлар ишелгән һәм шәһәрдә калган барлык кеше тончыгудан һәлак булган. Икенче көнне иртән моңа охшаш ташкын Помпеида яшәгәннәрнең барысын да һәлак иткән. Кисәтүгә колак салмауның нәтиҗәсе нинди фаҗигале!

Яһүдләр дөньясының төзелеше ахырына килә

3. Иерусалимның җимерелүе һәм Помпеи белән Геркуланумның җимерелүе арасында нәрсә охшаш?

3 Помпеи белән Геркуланумның ахыры никадәр куркыныч булмасын, Иерусалимның моннан тугыз ел алданрак булган җимерелүе, ул кешеләр тарафыннан җимерелсә дә, тагы да куркынычрак булган. «Бөтендөнья тарихында булган иң куркыныч камалыш» дип аталган бу бәла миллионга якын яһүдләрнең үлеменә китергән. Әмма Помпеи белән Геркуланумда булган бәла-каза очрагындагы кебек үк, Иерусалимның җимерелүе турында да алдан ук кисәтү бирелгән булган.

4. Гайсә, үз шәкертләренә бу дөнья төзелешенең ахыры якын икәнен күрсәтер өчен, кисәтү итеп нинди билге биргән һәм ул ничек беренче тапкыр үтәлгән?

4 Гайсә Мәсих Иерусалимның җимерелүен һәм аның алдыннан нинди вакыйгалар белән шомлы хәбәрләр булачагын алдан ук әйтеп куйган: сугышлар, ризык җитмәү, җир тетрәүләр, законсызлык. Шулай ук ялган пәйгамбәрләр пәйда булачак, ләкин Алла Патшалыгы турында яхшы хәбәр бөтен дөнья буенча вәгазьләнәчәк (Маттай 24:4—7, 11—14). Гайсә сүзләренең баш үтәлүе безнең көннәрдә күзәтелсә дә, I гасырда алар бәләкәй масштабта үтәлгән. Тарих мәгълүматлары буенча Яһүдиядә зур ачлык башлана (Рәсүлләр 11:28). Яһүдләр тарихчысы Иосиф Флавий, Иерусалим җимерелер алдыннан аның әйләнә-тирәсендә җир тетрәү булган, дип яза. Иерусалимның ахыры якынлашу белән бер-берсе артыннан фетнәләр күтәрелгән, яһүдләрнең сәяси төркемнәре арасында сугышлар үткән һәм яһүдләр белән мәҗүсиләр бергә яшәгән берничә шәһәрдә күпләп кеше үтерү булган. Ләкин моңа карамастан, Патшалык турында яхшы хәбәр «дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән» (Көлессәйлеләргә 1:23).

5, 6. а) Б. э. 66 елында Гайсәнең нинди пәйгамбәрлек сүзләре үтәлгән? б) Б. э. 70 елында ахыр чиктә Иерусалим җимерелгәннән соң, ни өчен шулхәтле күп кеше үлгән?

5 Ахыр чиктә, б. э. 66 елында, яһүдләр римлыларга каршы фетнә күтәргәннәр һәм нәтиҗәдә, Иерусалимны чолгап алыр өчен үз гаскәрләре белән Цестий Гал килгән. Шул чакта Гайсәнең шәкертләре аның сүзләрен исләренә төшергән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аның җимерелү вакыты якын инде. Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр анда кермәсен» (Лүк 21:20, 21). Иерусалимнан качарга вакыт җиткән, ләкин ничек качарга? Кинәт Цестий Гал үз гаскәрләрен кире алып китә һәм Иерусалим белән Яһүдиядәге мәсихчеләргә Гайсә сүзләрен үтәр һәм тауга качар өчен мөмкинлек ачыла (Маттай 24:15, 16).

6 Моннан дүрт ел үткәннән соң, Коткарылу бәйрәме үткәрелгән вакытларда, Тит җитәкчелегендәге Рим гаскәрләре кире кайткан. Тит яһүдләрнең фетнәләрен бастырырга тулы тәвәккәл булган. Аның гаскәрләре Иерусалимны чолгап алган һәм, качарга бар юлларны каплап, «әйләнә-тирәдә чокырлар казыганнар һәм туфраклар өйгәннәр» (Лүк 19:43, 44). Сугыш куркынычын күреп тә, яһүдләр Рим империясенең бар җирләреннән Коткарылу бәйрәмен үткәрер өчен Иерусалимга җыелган. Хәзер алар тозакка эләккәннәр. Иосиф Флавий сүзләре буенча, бу килгән мескен кешеләр Рим камалышының корбаннары арасында иң күпчелеге булган *. Иерусалим кулга алынганнан соң, Рим империясендә яшәгән бөтен яһүдләр санының җидедән бер өлеше беткән булган. Иерусалимны һәм аның гыйбадәтханәсен җимерү, яһүдләрнең хөкүмәте һәм аларның Муса Канунына нигезләнгән дин төзелеше ахырына килде, дигәнне аңлаткан * (Марк 13:1, 2).

7. Ни өчен тугры мәсихчеләр Иерусалим җимерелүен кичергән?

7 Б. э. 70 елында яһүд мәсихчеләр Иерусалимда башкалар белән бергә булса, я үтерелгән, я кулга алынган булырлар иде. Ләкин тарихи фактлар буенча, алар Гайсәнең 37 ел элек бирелгән кисәтүенә игътибарлы булган. Алар шәһәрне калдырган һәм башка инде кайтмаганнар.

Рәсүлләрнең үз вакытында бирелгән кисәтүләре

8. Петер нәрсәнең кирәклегенә басым ясаган һәм Гайсәнең нинди сүзләренә ул, бәлкем, сылтагандыр?

8 Бүген тагын да зуррак җимерелү көтелә һәм ул чакта бөтен бу дөнья төзелеше ахырына киләчәк. Иерусалимның җимерелүенә 6 ел калганда рәсүл Петер вакытлы һәм мөһим киңәш биргән, ул аеруча безнең көннәрдәге мәсихчеләр өчен файдалы. Ул: «Уяу булыгыз!» — дип әйткән. Петер мәсихчеләргә Гайсә Мәсихнең, «Раббыбыз вә Коткаручыбызның», биргән әмерләрен игътибарсыз калдырмаска һәм «ачык акылларын уятырга» кирәк икәнен күргән (2 Петер 3:1, 2, ЯД). Үлеменә берничә көн калганда Гайсә рәсүлләренә: «Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәчәген сез белмисез»,— дип әйткән. Петер, мәсихчеләрне уяу булырга чакырып, бәлкем, нәкъ менә бу сүзләргә сылтагандыр (Марк 13:33).

9. а) Кайбер кешеләрдә нинди куркыныч караш үсәргә мөмкин? б) Ни өчен шикле караш аеруча куркыныч?

9 Бүген кайберләр мыскыл итеп: «Гайсә яңадан килергә вәгъдә итмәдемени? Кая соң Ул?» — дип сорый (2 Петер 3:3, 4). Күрәсең, бу кешеләр чынлыкта бернәрсә дә үзгәрми, ә дөнья барлыкка китерелгәннән бирле шулай ук бара дип саный. Мондый караш бик куркыныч. Шик-шөбһә безне үз теләкләребезне канәгатьләндерү юлына этеп, вакытның нинди чорында яшәвебезне аңлауны киметергә мөмкин (Лүк 21:34). Өстәвенә, Петер күрсәтүе буенча, мондый мыскыл итеп көлүчеләр Нух пәйгамбәр вакытындагы бөтендөнья төзелешен юк иткән туфанны оныталар. Ул вакытта дөнья үзгәрмәгән дип кем әйтер? (Яшәеш 6:13, 17; 2 Петер 3:5, 6).

10. Түземлекләрен, бәлки, югалткан кешеләрне Петер нинди сүзләр белән үгетли?

10 Петер имандашларына түземлек үстерергә ярдәм итә, моның өчен ул ни өчен Алла шул ук вакытта эшләрен башламый икәнен исләренә төшерә. Беренчедән, Петер: «Раббы өчен бер көн мең ел сыман, һәм мең ел бер көн сыман»,— дип яза (2 Петер 3:8). Йәһвә мәңге яшәгәнгә күрә, ул бар булган мәгълүматларны тулысынча карап чыга ала һәм эшен башлар өчен иң яхшы вакытны сайлый ала. Шуннан соң Петер, Йәһвәнең теләге — барлык җирдәге кешеләрнең тәүбә итүләре, дип басым ясый. Йәһвә ашыгып эш итү аркасында үләргә тиеш булган кешеләрнең күпләре Алла түземлеге аша котылу ала алалар (1 Тимутегә 2:3, 4; 2 Петер 3:9). Ләкин Йәһвәнең түземлеге, ул беркайчан да ниятләгәнен башламаячак, дигәнне аңлатмый. «Йәһвә көне исә карак кебек киләчәк»,— дип әйткән Петер (2 Петер 3:10, ЯД).

11. Безгә рухи яктан уяу торырга нәрсә ярдәм итәчәк һәм бу ничек Йәһвә көненең якынлашуын «тизләштерә»?

11 Петернең чагыштыруы игътибарга лаек. Каракны тоту бик ансат түгел, әмма вакыт-вакыт йоклап алган сакчыга караганда төне буе уяу торганга каракны күрү җиңелрәк. Ничек сакчы уяу тора ала? Уяу булу өчен төне буе утырып торуга караганда басып тору яхшырак. Нәкъ шулай ук рухи эшчәнлектә «басып тору» безгә, мәсихчеләргә, уяу булырга ярдәм итә. Шуңа күрә Петер безне «тормышыбыз изге һәм Аллаһыга багланган» икәнен күрсәтүче эшләр башкарырга дәртләндерә (2 Петер 3:11). Мондый эшчәнлек «Йәһвә көненең биредә булуын истә нык тотуны» дәвам итәргә ярдәм итәчәк. «Истә нык тоту» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турыдын-туры «тизләтү» дигән мәгънә йөртә (2 Петер 3:12, ЯД). Чыннан да, без Йәһвәнең билгеләгән тәртибен үзгәртә алмыйбыз. Аның көне ул билгеләгән сәгатьтә киләчәк. Ләкин Аллага хезмәт итүдә мәшгуль булсак, вакыт тизрәк үтәчәк (1 Көринтлеләргә 15:58).

12. Йәһвә сабырлыгы безнең һәрберебезгә нинди мөмкинлекләр бирә?

12 Димәк, Йәһвә көне озаклый дип санаган кешеләргә Петернең киңәшен кабул итәргә һәм Йәһвәнең билгеләгән көнен сабырлык белән көтәргә кирәк. Чыннан да без Алла сабырлыгы аркасында булган вакытны акыллылык белән куллана алабыз. Мәсәлән, мәсихчеләр өчен бик мөһим булган сыйфатларны үстерерүне дәвам итәргә була, шулай ук башка кешеләр белән яхшы хәбәр белән уртаклаша алабыз, әгәр ахыр килсә бу мөмкин булмас иде. Әгәр без уяу торсак, Йәһвә бу дөнья төзелешенең ахырында безне «иминлектә яшәүче, һичбер тапсыз, кимчелексез» итеп табачак (2 Петер 3:14, 15). Бу нинди фатиха булачак!

13. Паулның Тессалуникә мәсихчеләренә әйткән нинди сүзләре аеруча безнең көннәрдә кирәк?

13 Паул Тессалуникәлеләргә язган беренче хатында шулай ук уяу торуның кирәклеге турында әйткән. Ул: «Башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу һәм аек булыйк»,— дип үгетләгән (1 Тессалуникәлеләргә 5:2, 6). Бүген бөтен дөнья төзелеше җимерелүе якынлашканда бу бик мөһим! Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар рухи ваемсызлык белән тулган дөньяда яшиләр һәм бу аларга тәэсир итә ала. Шуңа күрә Паул мондый киңәш бирә: «Ә без яктылыкныкылар булганга күрә, иманны һәм мәхәббәтне көбә кием итеп, котылуга булган өметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк» (1 Тессалуникәлеләргә 5:8). Алла Сүзен регуляр рәвештә өйрәнү һәм җыелышларда кардәшләр белән өзлексез очрашу безгә рәсүл Паулның киңәшен тотарга һәм «аек булырга» ярдәм итәчәк (Маттай 16:1—3).

Миллионлаган кеше уяу

14. Петернең киңәшен күп кешеләр тота һәм уяу тора икәнен нинди саннар күрсәтә?

14 Алла тарафыннан бирелгән үгеткә игътибар иткән һәм уяу торган кешеләр бармы? Әйе. 2002 хезмәт елы дәвамында игълан итүчеләрнең иң югары саны 6 304 645 кеше тәшкил итте һәм бу, 2001 хезмәт елы белән чагыштырганда, 3,1 процентлы үсеш. Алар барысы да уяу. Бу Алла Патшалыгы турында башкаларга сөйләү өчен сарыф ителгән 1 202 381 302 сәгатьтән күренә. Бу эшләренә алар битараф түгел. Ул аларның тормышында беренче урында тора. Үз хезмәтләренә алар Сальвадорда яшәгән Эдуардо белән Ноеми кебек карыйлар.

15. Күпләр рухи яктан уяу торалар икәнен Сальвадордагы нинди мисал күрсәтә?

15 Берничә ел элек Эдуардо һәм Ноеми Паулның: «Бу дөньяның хәзерге рәвеше үтеп бара»,— дигән киңәшен кабул иткәннәр (1 Көринтлеләргә 7:31). Алар тормышларын гадиләштергән һәм тулы вакытлы пионер булып хезмәт итә башлаганнар. Вакыт узу белән алар күп төрле фатихалар алган һәм хәтта район һәм өлкә эшләре белән дә шөгыльләнгән. Җитди проблемалар белән очрашуларына карамастан, Эдуардо һәм Ноеми материаль иминлекне тулы вакытлы пионерлар булып хезмәт итү өстенлегенә алмаштырып дөрес эшләгәнбез дип саныйлар. Сальвадордагы 29 269 игълан итүченең күбесе, шул ук исәптән 2 454 пионер, шундый ук фидакарьлек күрсәтә һәм бу, үткән ел белән чагыштырганда, игълан итүчеләрнең 2 процентка үсүенең бер сәбәбе.

16. Кот-д’Ивуарда яшәгән яшь кардәшебез Аллага хезмәт итүдә нинди караш күрсәткән?

16 Моңа охшаш карашны Кот-д’Ивуардагы яшь мәсихче дә күрсәткән. Ул үз илендәге филиалга мондый хат язган: «Мин хезмәттәш ярдәмчесе булып хезмәт итәм. Ләкин әлегә мин кардәшләрне пионер хезмәтен башларга өнди алмый идем, чөнки үзем бу яктан яхшы үрнәк бирми идем. Шуңа күрә мин яхшы түләүле эштән киттем һәм үз эшемне ачтым һәм бу эш миңа Аллага хезмәт итүдә күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә». Бу яшь егет Кот-д’Ивуарда хезмәт иткән 983 пионерларның берсе булды. Үткән елны бу илдә 6 701 игълан итүче булган һәм бу 5 процентлык үсү.

17. Бельгиядагы яшь Шаһит алдан ук тискәре булган мөнәсәбәт аны куркытмый икәнен ничек күрсәткән?

17 Бельгиядә Патшалык турында вәгазьләгән 24 961 игълан итүчегә авырлыклар — дискриминация, аларга карата алдан ук тискәре мөнәсәбәт һәм түзмәүчелек — газап китерүен дәвам итә. Ләкин моңа карамастан, алар ашкынучан һәм куркуга бирешми. 16 яшьлек Шаһит кыз этика дәресендә Йәһвә Шаһитләрен секта дип атаганны ишеткәч, моның турында икенче карашны күрсәтер өчен укытучыдан чыгыш ясарга рөхсәт сораган. «Йәһвә Шаһитләре исемле оешма» дигән видеокассета һәм «Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар?» дигән брошюраны кулланып, ул Йәһвә Шаһитләренең чынлыкта кем икәнен аңлата алган. Аның чыгышын яхшы кабул иткәннәр һәм икенче атнада укучыларга сынау эше бирелгән булган: андагы сорауларның барысы да Йәһвә Шаһитләренең мәсихче диненә кагылган.

18. Мозамбик һәм Аргентина игълан итүчеләрен Йәһвәгә хезмәт итүдә икътисади проблемалар читкә алып китмәгәне нәрсәдән күренә?

18 Бу соңгы көннәрдә күп мәсихчеләр җитди проблемалар белән очраша. Ләкин алар иң мөһим эшләреннән читкә китәргә тырышмыйлар. Барлык кешеләр өчен яхшы билгеле булган икътисади проблемаларга карамастан, үткән елда Аргентинада игълан итүчеләрнең яңа иң зур саны 126 709 кеше булды. Мозамбикта әлегә кадәр фәкыйрьлек хөкем сөрә. Моңа карамастан 37 563 игълан итүче вәгазьләү эшендә катнашты һәм бу, үткән ел белән чагыштырганда, 4 процентлык үсеш. Албаниядә яшәүчеләрнең күпләре өчен тормыш бик авыр, ләкин бу илдә игълан итүчеләрнең иң зур саны 12 процентка үсте һәм 2 708 булды. Йәһвә хезмәтчеләре Патшалык эшләрен беренче урынга куйганда, Йәһвә рухына авыр шартлар комачаулый алмый икәне күренә (Маттай 6:33).

19. а) Изге Язмалар хакыйкатен кабул итәргә әзер булган эчкерсез кешеләр бар икәнен кайдан күрәбез? б) Һәр еллык отчетның тагы нинди саннары Йәһвә хезмәтчеләренең уяу торуын күрсәтә? (20—23 нче битләрдәге таблицаны карагыз.)

19 Үткән елда уртача 5 309 289 һәр ай үткәрелгән Изге Язма өйрәнүләре Изге Язма хакыйкатен кабул итәргә әзер булган эчкерсез кешеләрнең әле күп икәнен күрсәтә. Гайсә Мәсих үлемен искә алу Кичәсендә яңа иң күп сан 15 597 746 булды, аларның күпләре Йәһвәгә әле хезмәт итә башламаган. Алар белемнәрен, Йәһвә һәм кардәшлеккә карата яратуларын үстерергә дәвам итсеннәр. Рух белән майланган мәсихчеләр белән бергә «башка сарыклар» дип аталган «бихисап күп кеше» Барлыкка Китерүченең гыйбадәтханәсендә «көне-төне хезмәт итәләр» һәм бу хезмәтнең җимешләрен күрү бик шатландыра (Ачылыш 7:9, 15; Яхъя 10:16).

Лут мисалыннан үрнәк

20. Лут һәм аның хатынының мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

20 Әлбәттә, хәтта Алланың тугры хезмәтчеләре дә уяу булуларын вакытлыча югалта ала. Ибраһим абыйсының улы Лутны искә төшерик. Алланың ике фәрештәсе аңа Сәдүм белән Гамура шәһәрләренең җимереләчәге турында хәбәр китергән. Бу хәбәр Лутны шаккатырмаган, чөнки ул «анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интеккән» (2 Петер 2:7). Ләкин ике фәрештә аны Сәдүмнән озатабыз дигәндә, ул «ашыкмаган». Фәрештәләргә аны гаиләсе белән бергә шәһәрдән тартып чыгарырга туры килде дип әйтеп була. Чыкканда Лутның хатыны фәрештәләрнең боеруын тыңламаган һәм артына борылган. Аның игътибарсыз булуы аңа бик кыйбатка төшкән (Яшәеш 19:14—17, 26). «Лутның хатынын исегездә тотыгыз»,— дип кисәткән Гайсә (Лүк 17:32).

21. Элеккегә караганда бүген уяу тору ни өчен мөһимрәк?

21 Помпеи белән Геркуланум шәһәрләре дучар булган бәлаләр һәм Иерусалим җимерелүе вакытында булган вакыйгалар, шулай ук Нух көннәрендә булган Туфан һәм Лут мисалы — боларның барысы да кисәтүләргә җитди карау мөһим икәнен күрсәтә. Йәһвә хезмәтчеләре буларак без ахырның билгесен күрәбез (Маттай 24:3). Без ялган диннәрдән аерылдык (Ачылыш 18:4). Беренче гасыр мәсихчеләре кебек безгә дә «Йәһвәнең көне биредә» икәнен «истә нык тотарга» кирәк (2 Петер 3:12, ЯД). Әйе, без бүген элеккегә караганда уяу булырга тиеш! Уяу булыр өчен без нинди адымнар эшли алабыз һәм нинди сыйфатлар үстерә алабыз? Чираттагы мәкаләдә бу сораулар каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Беренче гасырда Иерусалимда 120 000 кешедән күбрәк яшәмәгәндер дип фаразлап була. Евсевий 70 елда үткәрелгән Коткарылу бәйрәменә Иерусалимга Яһүдиянең төрле өлкәләреннән 300 000 кеше килгән дип исәпли. Калганнары, күрәсең, Рим империясенең башка өлешләреннән килгән.

^ 6 абз. Йәһвә карашы буенча, Муса Кануны яңа килешү белән б. э. 33 елында алмаштырылган булган (Эфеслеләргә 2:15).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Вакыйгаларның нинди борылышы яһүди мәсихчеләргә Иерусалим җимерелгәндә һәлак булудан качарга ярдәм иткән?

• Рәсүл Петер белән рәсүл Паул язган хатлардагы үгетләүләр безгә ничек уяу булырга ярдәм итә?

• Бүген кем уяу һәм кем актив эшчәнлек белән шөгыльләнә?

• Лут һәм аның хатыны турындагы хәбәр безне нәрсәгә өйрәтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20—23 биттәге схема]

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ 2002 ХЕЗМӘТ ЕЛЫНЫҢ БӨТЕНДӨНЬЯ ОТЧЕТЫ

(Басманы кара)

[24 биттәге иллюстрацияләр]

Эштә мәшгуль булу мәсихчеләргә уяу торырга ярдәм итә.