Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Газап чигүчеләр өчен юаныч

Газап чигүчеләр өчен юаныч

Газап чигүчеләр өчен юаныч

ГАСЫРЛАР дәвамында ни өчен Алла газапларга юл куя дигән сорау күп кенә философларны һәм дин белгечләрен аптырашта калдырган. Кайберәүләр, Алла зур кодрәтле булгач, ахыр чиктә газаплар өчен ул җаваплы, дип раслаган. Икенче гасырда язылган «Клементины» дигән апокрифик әсәр авторының сүзләре буенча, Алла дөнья белән ике куллап идарә итә. «Сул кулы», ягъни Иблис аша, ул газап һәм кайгы китерә, ә «уң кулы», ягъни Гайсә аша, ул коткара һәм фатиха бирә.

Икенчеләр, хәтта газаплар Алладан килми дип уйласалар да, Алланың аларга юл куюын берничек тә кабул итә алмыйлар. Шуңа күрә алар газапларның барлыгын кире кага. «Явызлык — ул тик иллюзия генә, аның бернинди дә нигезе юк,— дип яза Мэри Бейкер Эдди.— Әгәр дә гөнаһ, авырулар һәм үлем ниндидер булмаган нәрсә кебек саналган булса, алар юкка чыгар иде» («Наука и здоровье. Ключ к священному писанию»).

Тарихның фаҗигале вакыйгалары, бигрәк тә Беренче бөтендөнья сугышыннан алып безнең көннәргә кадәр булган вакыйгалар сөземтәсендә күпләр Алла газапларны туктата алмый дигән нәтиҗәгә килгән. «Минем уйлавымча, Холокост [Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар тарафыннан Европадагы еврейләрнең һәм башкаларның масса-күләм үтерелүе] Аллага карата зур кодрәтле дигән төшенчәне куллануны бөтенләй юкка чыгарган»,— дип язган еврей галиме Давид Вольф Сильверман. «Алланы ничек кенә булса да аңлар өчен, аның игелеген явызлыкның булуы белән бергә сыйдырырга кирәк, ә бу Алла зур кодрәтле булмаган очракта гына мөмкин»,— дип өстәгән ул.

Әмма ләкин Алла ниндидер дәрәҗәдә газапларда катнашучы, ул газапларны юк итә алмый яисә газаплар чынбарлыкта юк, алар безнең уйда туган нәрсә генә дигән раслаулар газап чигүчеләргә юаныч бирми. Һәм аннан да мөһимрәге, мондый ышанулар Изге Язма битләрендә күрсәтелгән гадел, эшлекле һәм кайгыртучан Алланың сыйфатларына каршы килә (Әюп 34:10, 12; Йәрәми 32:17; 1 Яхъя 4:8). Ә Изге Язмада газапларга ни өчен ирек куелуы турында нәрсә әйтелә соң?

Газаплар ничек башланган?

Алла кешеләрне газапланыр өчен барлыкка китермәгән. Киресенчә, ул беренче кеше парын, Адәм белән Хауваны, камил акыллы һәм камил тәнле итеп барлыкка китергән, аларга яшәргә искиткеч бакча әзерләгән һәм кызыклы, канәгатьләнерлек эш биргән (Яшәеш 1:27, 28, 31; 2:8). Тик аларның дәвамлы бәхете Алланың идарәсен һәм аның яхшылык белән яманлыкны карар итү хокукын тануга бәйле булган. Алланың бу махсус хокукы «яхшылык һәм яманлыкны танып белү агачы» дип аталган агач белән күрсәтелгән булган (Яшәеш 2:17). Адәм белән Хаува, Алланың бу агачтан ашамаска дигән боерыгын тыңлап, Аллага буйсынуларын күрсәтә алырлар иде *.

Бәхетсезлеккә каршы, Адәм белән Хаува Алланы тыңламаган. Соңрак Шайтан Иблис дип аталган фетнәче рухи шәхес Хауваны, Аллага буйсыну синең мәнфәгатеңдә түгел, дип ышандырган. Алла янәсе аны бик теләгән нәрсәдән — бәйсезлек, яхшылык белән яманлыкны мөстәкыйль рәвештә сайлау хокукыннан — мәхрүм иткән. Шайтан, әгәр Хаува бу агачтан ашаса, аның күзләре ачылачак һәм ул, Алла кебек, яхшылыкны һәм явызлыкны беләчәк, дип белдергән (Яшәеш 3:1—6; Ачылыш 12:9). Бәйсез булу өметенә кызыгып, Хаува тыелган җимешне ашаган һәм тиздән Адәм дә шулай ук эшләгән.

Шул көнне үк Адәм белән Хаува үз фетнәсенең нәтиҗәләрен кичерә башлаган. Алла идарәсен кире кагып, алар Аллага буйсыну китергән яклау һәм фатихаларны югалткан. Алла аларны Оҗмахтан куып чыгарган һәм Адәмгә: «Синең өчен җир каһәрләнгән; гомереңнең барлык көннәрендә аннан зур кайгы белән тукланачаксың. Җиргә кире кайтканчыга кадәр тир түгеп икмәк ашаячаксың»,— дип әйткән (Яшәеш 3:17, 19). Адәм белән Хаува авыру, авырту, картаю һәм үлем кичерә башлаган. Газаплар кеше тормышының өлеше булып киткән (Яшәеш 5:29).

Бәхәсле сорауны хәл итү

Кайберәүләр: «Алла Адәм белән Хауваның гөнаһын игътибарсыз гына калдыра алмаганмы?» — дип сорый ала. Юк, чөнки аның хакимиятенә карата хөрмәт тагын да ныграк югалыр иде, ә бу яңа фетнәләргә һәм нәтиҗәдә тагы да күбрәк газапларга китерер иде (Вәгазьче 8:11). Өстәвенә, мондый тыңлаусызлыкка күз йому Алланы явызлыкта катнашучы итәр иде. Изге Язманы язучы Муса исә: «Аның эшләре камил, һәм бөтен юллары гадел; Алла тугрылыклы һәм Аңарда ялган юк, Ул гадел һәм хакыйкый»,— дип безнең искә төшерә (Икенчезаконлык 32:4). Үз-үзенә тугры булыр өчен, Алла Адәм белән Хаувага тыңлаусызлыкларының нәтиҗәсен кичерергә юл куярга тиеш булган.

Ни өчен Алла беренче кеше парын аларның күзгә күренмәс котыртучысы Шайтан белән бергә шунда ук юк итмәгән? Алланың моңа көче җиткән. Адәм белән Хаува газап һәм үлем мирас итеп алган балалар тудырмаган булыр иде. Ләкин Алла көчен шул рәвешчә күрсәткән булса, бу аның акылга ия булган затлары белән хакимлек итүенең законлы булуын исбат итмәс иде. Аннан да бигрәк, әгәр Адәм белән Хаува балалар тудырмыйча үлгән булса, бу Алланың җирне аларның камил балалары белән тутырырга дигән ниятенең уңышлы булмавын аңлатыр иде (Яшәеш 1:28). Ә «Алла кеше түгел... Улмы әйтер һәм эшләмәс? әйтер һәм үтәмәс?» (Саннар 23:19).

Камил акылга ия булган Йәһвә Алла фетнәнең ниндидер вакыт дәвам ителүенә юл куйган. Фетнәчеләрнең Алладан бәйсезлек нәтиҗәләрен кичерергә җитәрлек мөмкинлекләре булыр иде. Тарих кешелеккә Алла җитәкчелеге кирәклеген һәм Алла идарәсенең кеше я Шайтан идарәсеннән өстен булуын бик ачык күрсәтер иде. Шул ук вакытта Алла җиргә карата башлангыч ниятенең үтәлүен кайгырткан. Ул, «Шайтанның башын зарарлаячак» һәм аның фетнәсен, һәлакәтле нәтиҗәләрен мәңгегә юк итәчәк «орлык» я «токым» киләчәк дип, вәгъдә биргән (Яшәеш 3:15).

Бу вәгъдә ителгән Орлык Гайсә Мәсих булган. 1 Яхъя 3:8 дә без: «Аллаһы Улы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде»,— дип укыйбыз. Ул моны, Адәмнең балаларын мирас итеп алынган гөнаһ һәм үлемнән коткарыр өчен, үзенең камил кеше гомерен корбан итеп һәм йолым түләп эшләгән (Яхъя 1:29; 1 Тимутегә 2:5, 6). Гайсә корбанына иман итүләрен эшләре белән күрсәткән кешеләргә газаплардан мәңгелеккә котылу вәгъдә ителгән (Яхъя 3:16; Ачылыш 7:17). Бу кайчан булачак?

Газаплар бетәчәк

Алла хакимлеген кире кагу әйтеп бетергесез газаплар китергән. Шуңа күрә, кеше газапларын юк итәр һәм җиргә карата иң беренче ниятен үтәр өчен, Алланың үз хакимлеген үзенә бер төрле итеп күрсәтергә карар итүе аңлашыла. Алланың моңа нәрсә ярдәмендә ирешәчәге турында Гайсә Мәсих шәкертләрен дога кылырга өйрәткән чакта билгеләгән. Ул болай дигән: «Күктәге Атабыз!..Синең Патшалыгың килсен, күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Маттай 6:9, 10).

Алланың кешеләрнең үзләренә идарә итәргә юл куйган вакыты тиздән бетәчәк. Изге Язма пәйгамбәрлеге буенча, 1914 елда күкләрдә аның Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыгы урнаштырылган булган *. Тиздән ул бөтен кеше хөкүмәтләрен җимерәчәк һәм таркатачак (Даниел 2:44).

Гайсәнең җирдәге кыска вакытлы хезмәте Алланың торгызылган идарәсе кешелеккә нинди фатихалар алып киләчәген күз алдына китерергә ярдәм итә. Инҗил китабы Гайсәнең кешелек җәмгыятенең фәкыйрь һәм кимсетелгән әгъзаларына мәрхәмәтле булганын күрсәтә. Ул авыруларны савыктырган, ачларны ашаткан һәм үлгәннәрне терелткән. Хәтта табигать көчләре дә аңа буйсынган (Маттай 11:5; Марк 4:37—39; Лүк 9:11—16). Гайсәнең, үз йолым корбанының сафландыра торган көчен барлык Аллага тыңлаучан кешеләр файдасына кулланып, нәрсәгә ирешәчәген күз алдына китерегез! Изге Язмада, Алла Мәсих идарәсе аша «[кешеләрнең] һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак»,— дип вәгъдә ителә (Ачылыш 21:4).

Газап чигүчеләр өчен юаныч

Яратучы һәм зур кодрәтле Аллабызның, Йәһвәнең, безнең турыда кайгыртуын һәм тиздән кешелеккә җиңеллек китерәчәген белү ничек күңелне күтәрә! Гадәттә, бик нык авыру кеше, хәтта бу аңа бик нык авырттыру китерсә дә, үзе теләп дәвалана, чөнки ул моның файда китерәчәген белә. Шуның кебек, Алланың эш итү рәвеше безгә мәңгелек фатихалар китерәчәген белү, нинди генә вакытлы авырлыклар белән очрашмасак та, безгә ярдәм итәчәк.

Алдагы мәкаләдә әйтелгән Рикардо — Изге Язма вәгъдәләреннән юаныч алырга өйрәнгәннәрнең берсе. «Хатыным үлгәннән соң, минем беркемне дә күрәсем килмәде, тик бер үзем генә каласым килде,— дип исенә төшерә ул,— ләкин тиздән мин бу хатынымны кире кайтармаячагын һәм моннан миңа бары тик тагы да авыррак булачагын аңладым». Моның урынына, Рикардо мәсихчеләр очрашуына йөрүен һәм башкаларга Изге Язмада язылганнарны сөйләвен дәвам иткән. «Йәһвәнең яратып ярдәм иткәнен тойганга һәм бәләкәй генә булып күренгән сорауларда да догаларыма җавап биргәнен күргәнгә күрә, мин аңа якынлаштым,— дип әйтә Рикардо.— Нәкъ Алла яратуын тою миңа үз гомеремдәге иң авыр сынауны кичерергә ярдәм итте». Ул: «Мин һаман да хатынымны бик юксынам, ләкин хәзер мин Йәһвә юл куйган бернәрсәнең дә безгә озак вакытлы зыян китерә алмаячагына бик нык ышанам»,— дип таный.

Рикардо һәм миллионлаган башка кешеләр кебек, сез дә кешелекнең хәзерге газаплары «инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк» вакытны ашкынып көтәсезме? (Исай 65:17). Әгәр Изге Язмадагы: «Алланы табарга мөмкин булганда, аны эзләгез; Ул якын булганда, Аны чакырыгыз»,— дигән киңәшне тотсагыз, сез дә Алла Патшалыгы фатихаларына ирешә алачаксыз (Исай 55:6).

Сезгә моны эшләргә ярдәм булсын өчен, Алла Сүзен уку һәм аны җентекләп өйрәнүне тормышыгызда иң беренче урынга куегыз. Алла һәм ул җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алыгыз. Алланың нормалары буенча яшәргә омтылыгыз, шулай эшләп сез аның хакимлегенә буйсынырга әзер икәнегезне күрсәтерсез. Бу сезне, сынауларга карамастан, инде хәзер бәхетлерәк итәчәк. Ә киләчәктә бу сезгә газаплар булмаган дөньяда яшәү мөмкинлеге бирәчәк (Яхъя 17:3).

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Изге Язманың бер тәрҗемәсенең Яшәеш 2:17 гә китерелгән искәрмәсендә аңлатылганча, «яхшылык һәм яманлыкны танып белү» бу «яхшылык белән яманлыкны мөстәкыйль рәвештә карар итү һәм шуңа ярашлы итеп эш итү сәләте, тулы әхлакый бәйсезлеккә дәгъва итү. Моның белән кеше үзен иҗади эш дип санаудан баш тарта». Анда: «Беренче гөнаһ Алла хакимлегенә кул сузу булган»,— дип өстәлә (The Jerusalem Bible).

^ 17 абз. 1914 елга кагылышлы Изге Язма пәйгамбәрлекләре Йәһвә Шаһитләре бастырып чыгарган «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китапның 10, 11 нче бүлекләрендә җентекләп карала.

[6, 7 биттәге рамка]

БЕЗГӘ ГАЗАПЛАРНЫ ҖИҢӘРГӘ НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТӘЧӘК?

«Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез» (1 Петер 5:7). Без үзебез газап чиккәндә я безгә кадерле булган кешеләрнең газаплануларын күргәндә, каушау, ачу һәм көчсезлек тою табигый. Шуңа карамастан, Йәһвәнең безнең тойгыларны аңлавына ышаныгыз (Чыгыш 3:7; Исай 63:9, АМТ). Борынгы тугры ыру башлыклары кебек, без дә аңа йөрәгебезне ача һәм шик, куркуларыбызны белдерә алабыз (Чыгыш 5:22; Әюп 10:1—3; Йәрәми 14:19; Аввакум 1:13). Ул безне сынаулардан искиткеч рәвештә коткарырга вәгъдә итми, ләкин ихлас күңелдән әйтелгән догаларыбызга җавап итеп, безгә аларны җиңеп чыгарга акыл һәм көч бирә ала (Ягъкуб 1:5, 6).

«Сезнең белән ниндидер сәер хәл булган шикелле, сезне сынаучы ул авыр газапларга гаҗәпләнмәгез» (1 Петер 4:12, Хәзерге тәрҗемә). Монда Петер эзәрлекләүләр турында сөйләсә дә, аның сүзләрен Аллага ышанучы кеше кичергән һәртөрле газапларга карата әйтеп була. Кешеләр яшәү өчен иң кирәк нәрсәләрнең җитешмәвеннән, авырулардан һәм яратканнарын югалтудан газап чигә. Изге Язма, һәркем бәхетсезлек китерүче «вакыт һәм очракка» тап була, дип әйтә (Вәгазьче 9:11). Бүгенге көндәге тормышта мондый газаплар котылгысыз. Әгәр моны аңласак, безгә газап һәм кайгыларны җиңеп чыгарга җиңелрәк булачак (1 Петер 5:9). Ә «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында»,— дигән сүзләрне истә тоту безгә бигрәк тә юаныч бирәчәк (Мәдхия 33:16; Гыйбрәтле хикәя 15:3; 1 Петер 3:12).

«Өмет итеп сөенегез» (Римлыларга 12:12). Элек кичергән бәхет турында уйга бирелү урынына, Алланың бөтен газапларны юк итәм дигән вәгъдәсе турында уйлана алабыз (Вәгазьче 7:10). Бу яхшы нигезләнгән өмет безне, тимер башлык башны саклаган кебек, саклаячак. Өмет тормыштагы кайгыларны җиңеләйтә. Һәм шулай ук ул кайгыларның акыл, эмоциональ я рухи саулыгыбызга зыян китерүеннән сакларга ярдәм итә (1 Тессалуникәлеләргә 5:8).

[5 биттәге иллюстрация]

Адәм белән Хаува Алла идарәсен кире каккан.

[7 биттәге иллюстрация]

Алла газаплар булмаган дөнья вәгъдә итә.