«Уяу булыгыз»!
«Уяу булыгыз»!
«Мин сезгә әйткәннәремне кешеләрнең барысына да әйтәм: уяу булыгыз!» (МАРК 13:37).
1, 2. а) Бер кеше үз мал-мөлкәтен саклау буенча нинди сабак алган? б) Гайсәнең карак турындагы мисалыннан уяу булу турында без нәрсәгә өйрәнәбез?
ХУАН кыйммәтле әйберләрен өендә тоткан. Ул аларны караваты астында саклаган. Аның фикеренчә, бу саклау өчен өйләрендәге иң яхшы урын булган. Ләкин төннәрнең берсендә, алар хатыны белән йоклаган вакытта, аларның йокы бүлмәсенә карак кергән. Күрәсең, ул кайдан эзләргә икәнен яхшы белгән. Карак карават астыннан әкрен генә һәрбер кыйммәтле әйберне чыгарган, өстәвенә, Хуанның карават алдындагы тумбочкада тоткан акчаларын да алган. Иртән Хуан аларны талаганнар икәнен ачыклаган. Бу аяныч хәлдән өйрәнгәнне ул озак вакыт исенә төшерәчәк: йоклаган кеше үз мөлкәтен саклап кала алмый.
2 Рухи мәгънәдә дә шуны ук әйтеп була. Әгәр йокыга китсәк, без өметебезне һәм иманыбызны саклый алмыйбыз. Шуңа күрә Паул: «Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу һәм аек булыйк»,— дип өндәгән (1 Тессалуникәлеләргә 5:6). Уяу булуның яшәү өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен күрсәтер өчен, Гайсә карак турында мисал китергән. Ул, үзенең Хөкемче сыйфатында килүе алдыннан булачак вакыйгаларны сурәтләгәннән соң, болай дип кисәткән: «Шуңа күрә, уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит. Шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, ул йокламаган булыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. Шуңа күрә, сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез көтмәгән сәгатьтә киләчәк» (Маттай 24:42—44). Карак үзенең килүен алдан әйтеп куймый. Аның максаты — беркем дә көтмәгәндә килү. Нәкъ шулай ук, Гайсәнең әйткәне буенча, бу төзелешнең ахыры да без «көтмәгән сәгатьтә киләчәк».
«Иманда торыгыз, уяу» булыгыз
3. Хуҗаларының туйдан кайтуын көткән хезмәтчеләр мисалын кулланып, Гайсә уяу булуның мөһимлеген ничек күрсәткән?
3 Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр китабында, Гайсә мәсихчеләрне хуҗаларының туйдан кайтуын көткән хезмәтчеләр белән чагыштыра, дип әйтелә. Аларга хуҗалары кайтканда йокламас һәм аны каршы алыр өчен уяу булырга кирәк булган. Шуңа күрә Гайсә: «Сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк»,— дип әйткән (Лүк 12:40). Йәһвә Аллага күптән хезмәт иткән кайберәүләр нинди вакытта яшәвебезне онытырга һәм саклыкларын югалтырга мөмкин. Алар хәтта бу дөньяның ахыры әле ерак дигән нәтиҗәгә дә килергә мөмкин. Ләкин мондый фикер йөртү безнең игътибарны рухи әйберләрдән читкә борырга һәм аны материаль максатларга алып китәргә мөмкин һәм бу безне рухи яктан йоклата ала (Лүк 8:14; 21:34, 35).
4. Уяу булырга безне нәрсәдә ышаныч дәртләндерәчәк һәм Гайсә моңа ничек күрсәткән?
4 Гайсә китергән мисалдан без үзебез өчен, тагы бер сабак ала алабыз. Хезмәтчеләр хуҗаларының кайсы сәгатьтә кайтасын белмәсә дә, күрәсең, кайсы төнне кайтырга тиеш икәнен белгәннәр. Хуҗалары башка төнне кайта ала дип уйласалар, аларга төне буе уяу булу бик авыр булыр иде. Ләкин алар аның кайсы төнне кайтырга тиешлеген белгән һәм бу уяу булыр өчен көч биргән. Бүген дә нәкъ шулай ук: Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре ахыр вакытында яшәвебезне ачык итеп аңлата, ләкин алар ахырның көнен яисә сәгатен ачыкламый (Маттай 24:36). Без ахыр килүенә ышанабыз һәм бу рухи яктан уяу булырга ярдәм итә, ләкин Йәһвә көне чыннан да якын икәнендә ышанычлы булсак, безнең уяу булырга теләгебез тагы да көчлерәк булачак (Софония 1:14).
5. Паулның уяу булырга дигән өндәвен без ничек үти алабыз?
5 Паул көринтлеләргә язганда, аларны: «Иманда торыгыз, уяу... булыгыз»,— дип өндәгән (1 Көринтлеләргә 16:13). Әйе, уяу булуыбыз мәсихчеләр иманында ни дәрәҗәдә нык торабыз икәне белән бәйле. Безгә уяу булырга нәрсә ярдәм итә ала? Алла Сүзеннән тагы да тирәнрәк белемнәр алу (2 Тимутегә 3:14, 15). Тырышып Изге Язмаларны өйрәнү һәм җыелыш очрашуларына регуляр килү иманыбызны ныгытырга ярдәм итә. Шулай ук иманыбыз Йәһвә көнен исебездә нык тоту белән бәйле. Шуңа күрә, бу дөнья төзелешенең киләчәк ахыры турында мөһим хакыйкатьләрне онытмас өчен, аның якынлыгын искә төшерүче Изге Язма дәлилләрен вакыт-вакыт карап чыгу файдалы булыр *. Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләрен үти торган дөнья вакыйгалары ничек бара икәнен күзәтү шулай ук яхшы булыр иде. Германиядә яшәүче бер кардәш болай дип язган: «Яңалыкларны караганда һәм сугышлар, җир тетрәүләр, көчләү һәм тирә-як мохитнең пычрануы турында ишеткәндә, мин ахырның якынлыгына тагын да күбрәк инанам».
6. Вакыт узу белән уяу булуны югалтырга тартымлык бар икәнен Гайсә ничек күрсәткән?
6 Гайсәнең шәкертләрен уяу булыгыз дип чакырган сүзләрен без шулай ук Марк бәян иткән Яхшы хәбәрнең 13 нче бүлегендә табабыз. Бу бүлектә Гайсә шәкертләренең хәлен хуҗасын чит ил сәяхәтеннән көтүче «капка сакчысы»ның хәле белән чагыштыра. Капка сакчысы хуҗаның ничәдә кайтачагын белми. Шуңа күрә аңа уяу булырга кирәк. Гайсә хуҗа кайта алган дүрт вакыт турында әйтә. Аларның дүртенчесе якынча төнге сәгать өчләрдән кояш чыкканчыга кадәр дәвам иткән. Төннең бу вакытында йокы капка сакчысын җиңел җиңә алган. Бу вакытны гаскәрләрнең, дошман көтмәгәндә аны кулга алу өчен, иң уңайлы вакыт дип санаганнары билгеле. Нәкъ шулай ук бүген дә, соңгы көннәрнең ахырында, бөтен дөнья рухи яктан тирән йокыда булганда, безгә уяу булыр өчен бөтен тырышлылыгыбызны куярга кирәк (Римлыларга 13:11, 12). Шуңа күрә Гайсә ачык мисал китергәндә кат-кат кабатлый: «Карагыз аны, уяу булыгыз!.. Шуңа күрә сез уяу булыгыз!.. Мин сезгә әйткәннәремне кешеләрнең барысына да әйтәм: уяу булыгыз!» (Марк 13:32—37).
7. Нинди зур куркыныч бар һәм шуңа күрә без Изге Язмаларда еш кына нинди өндәү укыйбыз?
7 Хезмәт иткән вакытында һәм кире терелтелгәннән соң, Гайсә күп тапкыр уяу булырга өндәгән. Моннан тыш, Изге Язмада бу дөнья төзелешенең ахыры турында укыганда, без уяу тору турында кисәтүләр табабыз * (Лүк 12:38, 40; Ачылыш 3:2; 16:14—16). Рухи яктан йоклау бик зур куркыныч икәне аңлашыла. Шуңа күрә безнең барыбыз да мондый искә төшерүләргә мохтаҗ! (1 Көринтлеләргә 10:12; 1 Тессалуникәлеләргә 5:2, 6).
Уяу тора алмаган өч рәсүл
8. Гетсимәни бакчасында рәсүлләр Гайсәнең уяу булыгыз дигән үтенечен ничек үтәгән?
8 Уяу булыр өчен яхшы ниятләрнең булуы гына аз. Моны Петер, Ягъкуб һәм Яхъя мисалыннан күреп була. Аларның өчесе дә рухи кеше, Гайсәнең тугры шәкертләре булган һәм аны тирән яратканнар. Ләкин моңа карамастан б. э. 33 елының 14 нисанындагы төнендә алар уяулыгын саклап кала алмаган. Өске бүлмәдә коткарылу бәйрәмен үткәргәннән соң, бу өч рәсүл Гайсәне Гетсимәни дип аталган бакчага озата барган. Монда Гайсә аларга: «Минем җаным чиктән тыш газап кичерә, монда көтегез һәм Минем белән бергә уяу булыгыз!» — дип әйткән (Маттай 26:38). Өч тапкыр Гайсә күктәге Атасына кайнар дога кылган һәм, дусларына өч тапкыр борылып кайтканда, һәрбер тапкыр аларның йоклаганын күргән (Маттай 26:40, 43, 45).
9. Рәсүлләрнең йоклавына, бәлкем, нәрсә сәбәп булган?
9 Ни өчен тугры шәкертләр бу төнне Гайсәнең сүзләрен үти алмаган? Моның сәбәбе — аларның арыганлыгы. Вакыт бик соң, бәлки, төн урталарыннан соң булгандыр һәм «аларның күзләрен йокы баскан иде» (Маттай 26:43). Шулай да Гайсә: «Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз. Рух көчле, ә тән хәлсез!» — дип әйткән (Маттай 26:41).
10, 11. а) Арыганлыкка карамастан, Гайсәгә Гетсимәни бакчасында нәрсә уяу булырга ярдәм иткән? б) Гайсә уяу булыгыз дип сораган өч рәсүл мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
10 Һичшиксез, Гайсә дә бу тарихи төндә арыган булган. Ләкин арыганлыкка бирелер урынына, ул азатлыкта булган бу соңгы бик кадерле мизгелләрне дога кылыр өчен сарыф иткән. Берничә көн элек ул шәкертләрен дога кылырга өндәгән һәм болай дип әйткән: «Шулай итеп, һәрвакыт уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга һәм Адәм Улы каршына килеп басарга көчегез булсын өчен, дога кылыгыз» (Лүк 21:36; Эфеслеләргә 6:18). Әгәр без Гайсәнең киңәшенә игътибарлы булсак һәм аның дога кылуда биргән искиткеч үрнәген кабул итсәк, Йәһвәгә әйтелгән эчкерсез догаларыбыз безгә рухи яктан уяу булырга ярдәм итәчәк.
11 Әлбәттә, Гайсә ул вакытта аның шәкертләре аңламаган нәрсәне аңлаган: озакламыйча аны кулга алачаклар һәм үлемгә хөкем итәчәкләр. Ул аны сынаулар һәм җәзалау баганасында газаплы үлем көткәнен белгән. Гайсә рәсүлләрен моның турыда кисәткән, ләкин алар аның әйткән сүзләрен аңламаган. Нәтиҗәдә, алар йоклап киткән, ә ул уяу калып дога кыла алган (Марк 14:27—31; Лүк 22:15—18). Рәсүлләр кебек без дә физик яктан хәлсез һәм безнең дә әлегә белмәгән әйберләребез күп. Әмма нинди вакытта яшәгәнебезне истә тотмасак, без рухи яктан йоклап китәргә мөмкин. Сак булсак кына, уяу булып кала алабыз.
Өч кирәкле сыйфат
12. Уяулык саклауны Паул нинди өч сыйфат белән бәйли?
12 Безгә уяу булып калырга нәрсә ярдәм итә ала? Без өстә доганың мөһим булуын һәм Йәһвә көнен истә тотуның кирәклеген карап киткән идек инде. Моңа өстәп, Паул безгә үстерергә кирәк булган өч мөһим сыйфатны искә ала. Ул: «Ә без яктылыкныкылар булганга күрә, иманны һәм мәхәббәтне көбә кием итеп, котылуга булган өметне тимер башлык итеп киик»,— дип әйтә һәм уяулык сакларга чакыра (1 Тессалуникәлеләргә 5:8). Әйдәгез, кыскача гына иман, өмет һәм мәхәббәтнең рухи яктан уяу булуыбыздагы ролен карап чыгыйк.
13. Уяулыкны сакларга иманыбыз ничек ярдәм итә?
13 Безнең Йәһвәнең барлыгына һәм ул «Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына» какшамас иманыбыз булырга тиеш (Еврейләргә 11:6). Гайсәнең ахыр турындагы пәйгамбәрлегенең I гасырда үтәлүе бу пәйгамбәрлекнең зуррак масштабта безнең көннәрдә үтәлевенә ышануыбызны ныгыта. Һәм иманыбыз безне Йәһвә көнен пәйгамбәрлек күренешенең үтәлеве «һичшиксез киләчәк, соңга калмаячак» икәненә ышаныч белән көтәргә дәртләндерә (Аввакум 2:3).
14. Уяу тору өчен нигә өметнең булуы мөһим?
14 Безнең нык өметебез җан өчен «якорь» кебек: ул Алла вәгъдәләренең һичшиксез үтәлевен озак вакыт көтәргә туры килсә дә, безгә авырлыкларны кичерергә ярдәм бирә (Еврейләргә 6:18, 19). Маргарет исемле рух белән майланган бер рухи апабызга 90 нан артык яшь; ул 70 ел элек суга чуму йоласын үтәгән һәм болай дип әйтә: «Минем тормыш иптәшем 1963 елда рактан үлгәндә, мин ахыр тизрәк килсә яхшы булыр иде дип уйлаган идем. Ләкин хәзер аңлыйм: мин үз ихтыяҗларымнан гына чыгып уйлаганмын. Без ул чакта ничек эшебез бөтен дөнья буенча таралачак икәнен күз алдына да китерә алмый идек. Хәтта хәзер дә эшебез әле яңа гына башланган урыннар күп. Йәһвәнең түземлек күрсәтүенә мин шундый шатмын». Рәсүл Паул безне мондый сүзләр белән ышандыра: «[«Ныклык... хуплау китерә; хуплау — өметне», ЯД]. Ә өмет алдамый» (Римлыларга 5:3—5).
15. Безгә инде озак вакыт көтәбез кебек тоелса да, ничек итеп мәхәббәт безне эш итүгә дәртләндерәчәк?
1 Көринтлеләргә 13:13). Ярату безгә нык булып калырга һәм уяу торырга ярдәм итә. Мәхәббәт «һәрнәрсәгә өметләнә һәм сабыр итә... Мәхәббәт беркайчан да бетмәс» (1 Көринтлеләргә 13:7, 8).
15 Мәсихче ярату иң мөһим сыйфат, чөнки ул һәрбер башкарган эшебезнең төп сәбәбе. Йәһвә вәгъдәләренең үтәлүен күпме вакыт көтәргә туры килмәсә дә, без аңа хезмәт итәбез, чөнки аны яратабыз. Безгә Алла ихтыяры буенча Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне күпме вәгазьләргә һәм кайбер йортларга күпме кабат килеп китәргә туры килсә дә, якыннарны ярату моны эшләргә дәртләндерәчәк. Паул язганча «һәрвакыт булачак өч нәрсә: иман, өмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт аларның иң бөеге» («Үзеңдә булганны нык тот»
16. Эшебезне акрынайту урынына, без нинди караш үстерергә тиеш?
16 Без вакытның иң мөһим чорында яшибез. Дөнья вакыйгалары без соңгы көннәрнең иң азагында икәнен даими рәвештә безнең искә төшереп торалар (2 Тимутегә 3:1—5). Хәзер эшебезнең тизлеген акрынайтыр вакыт түгел, без «булганны нык тотарга» тиешбез (Ачылыш 3:11). Әгәр «дога кылу»да уяу булсак һәм иман, өмет һәм мәхәббәт үстерсәк, без сынау сәгате килгәндә әзер булачакбыз (1 Петер 4:7). Раббы эшендә безнең әле күп башкарасы эш бар. Аллага яраклы булган эшләрдә мәшгуль булу уяу торырга һәм сак булырга ярдәм итәчәк (2 Петер 3:11).
17. а) Тормышка ашмаган өметләр ни өчен безне боектырмаска тиеш? (31 нче биттәге рамканы карагыз.) б) Без Йәһвәнең нинди үрнәгенә иярә алабыз һәм моны эшләгән кешеләрне нинди фатихалар көтә?
17 «Ходай минем өлешем,— дип язган Йәрәми,— шуңа күрә Аңа өмет баглармын. Ходай Аңа өмет баглаганнарга, Аны эзләгән җанга игелекле. Ходайдан түземлек белән коткару көткәнгә игелек» (Йәрәминең елавы 3:24—26). Безнең кайберләребез Йәһвә коткаруын күптән түгел генә көтә башлаган, ә кайберәүләр инде күп еллар көтә. Әгәр бу көткән вакытны алдагы мәңгелек белән чагыштырсаң, ул нинди кыска булып күренә! (2 Көринтлеләргә 4:16—18). Ә Йәһвәнең билгеләгән сәгатен көткәндә без мәсихче өчен бик мөһим сыйфатларны үстерә алабыз һәм кешеләргә Йәһвәнең түземлеге белән файдаланырга һәм хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм итә алабыз. Шуңа күрә уяу булырга дәвам итик. Әйдәгез, безгә биргән өмет өчен, Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдерик һәм түземлектә аңа охшаш булырга тырышыйк. Сак булып калуыбызны тугры рәвештә саклавыбызны дәвам итеп, мәңгелек тормыш өметенә нык тотынып торыйк. Шул чакта шушы пәйгамбәрлекнең вәгъдәләре безнең очракта дөрес булачак: «Син җирне мирас итеп алсын өчен Ул [Йәһвә] сине югары күтәрер. Явызлар юк ителгән чагын син күрәчәксең» (Мәдхия 36:34).
[Искәрмәләр]
^ 5 абз. «Соңгы көннәрдә» яшәвебезне күрсәтүче 6 дәлилне карап чыгу файдалы булыр иде; алар «Күзәтү манарасы»ның 2000 ел 15 нче гыйнвар санының (рус) 12—13 битләрендә китерелгән (2 Тимутегә 3:1).
^ 7 абз. «Уяу булыгыз» дигән Грек фигыле турында әйткәндә, лексикограф У. Е. Вайн, бу сүз турыдан-туры «йокыны куу» дигән мәгънә йөртә һәм «бары тик йокысыз булуны гына түгел, ә берәр нәрсәгә игътибарын юнәлдергән кешеләрнең саклык күрсәтүен чагылдыра», дип аңлата.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Без бу дөнья төзелешенең ахыры якын икәненә инанганлыгыбызны ничек ныгыта алабыз?
• Петер, Ягъкуб һәм Яхъя мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
• Рухи яктан сак булыр өчен, безгә нинди өч сыйфат ярдәм итә?
• Ни өчен безнең вакыт — «үзеңдә булганны нык тоту» вакыты?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[31 биттәге рамка/иллюстрация]
«Көткән кеше бәхетле» (Даниел 12:12)
Сакчының ул саклаган йортка карак керергә җыена дип уйлар өчен сәбәпләре бар икәнен күз алдына китерегез. Төн җиткәч, сакчы каракның килгәнен күрсәтә алучы һәркайсы тавышны зур игътибар белән тыңлый. Вакыт уза, ул күзләре белән дә күзәтә һәм колаклары белән дә тырышып тыңлый. Әлбәттә, ялган тавышлар — агачларга тиеп киткән җил, сикереп төшкән мәче — аны алдатырга мөмкин икәне аңлашыла (Лүк 12:39, 40).
Моңа охшаш хәл «Раббыбыз Гайсә Мәсихнең килүен көткән» кешеләр белән булырга мөмкин (1 Көринтлеләргә 1:7). Рәсүлләр, Гайсә үзенең кире терелүеннән соң, «Исраил патшалыгын... яңадан торгызачак», дип уйлаганнар (Рәсүлләр 1:6). Еллар үткәннән соң, Тессалуникә мәсихчеләренең исләренә шуны төшерергә кирәк булган: Гайсәнең патша булып идарә итүе берникадәр вакыт үткәннән соң, киләчәктә генә булачак (2 Тессалуникәлеләргә 2:3, 8). Шулай да, Гайсәнең беренче шәкертләре, аларның Йәһвә көне турындагы өметләре үтәлмәсә дә, тормышка алып баручы юлдан читкә китмәгән (Маттай 7:13).
Безнең көннәрдә, бу дөнья төзелешенең ахыры һаман да килми кебек тоелганда, өмет өзелү сак булуыбызга тәэсир итмәсен. Ялган тавышлар сак булган сакчыны алдата алса да, аңа сак булуны дәвам итү яхшырак! Бу аның эше. Нәкъ шуны ук мәсихчеләр турында да әйтеп була.
[28 биттәге иллюстрация]
Син Йәһвә көне якын икәненә инанасыңмы?
[29 биттәге иллюстрацияләр]
Җыелыш очрашулары, дога һәм тырышып өйрәнү безгә уяу торырга ярдәм итә.
[32 биттәге иллюстрация]
Әйдәгез, Маргарет кебек түземлек күрсәтик һәм актив рәвештә уяу булыйк.