Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Я Алла, нигә син моңа юл куйдың?»

«Я Алла, нигә син моңа юл куйдың?»

«Я Алла, нигә син моңа юл куйдың?»

РИКАРДО хатыны Мария белән табибның кабул итү бүлмәсендә утыруын һаман да әле хәтерли *. Аларның берсенең дә Мариянең соңгы тикшеренүенең нәтиҗәләрен укырга кыюлыгы җитмәгән иде. Ниһаять Рикардо конвертны ачты һәм алар ашыгып кәгазьдәге медицина терминнарына күз йөртеп чыктылар. «Рак» дигән сүзне күрүгә, бу сүзнең тулы мәгънәсен аңлаганлыктан, икесе дә елый башлады.

«Табиб бик игелекле иде»,— дип исенә төшерә Рикардо,— ләкин ул хәлнең җитдилеген бик яхшы аңлый иде һәм безгә бертуктаусыз Аллага таяныгыз дип әйтә иде».

Нурлар белән дәвалауны башлар алдыннан, Марияне караучы табиб аның уң аяк очы белән ирексез хәрәкәтләр ясавын күреп алды. Моннан соңгы тикшерүләр рак авыруының баш миенә таралуын күрсәтте. Бер атна дәваланганнан соң, нурландыру вакытлыча туктатылды. Мария һуштан язды һәм ике айдан соң үлде. «Мин аның газаплары тәмамланганына шатландым,— дип аңлата Рикардо,— ләкин мин аны шулкадәр юксындым, хәтта үзем дә үләргә тели идем. Еш кына мин Аллага: „Я Алла, нигә син моңа юл куйдың?“ — дип кычкыра идем».

Фаҗига килгәндә, күп сораулар барлыкка килә

Бөтен җир шары буенча санап бетергесез күп кешегә, Рикардо кебек, газаплар белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә. Күп очракларда, газап чигүчеләр — бернинди гаебе булмаган кешеләр. Бертуктаусыз барган кораллы бәрелешләр кешеләргә ничаклы кайгы китерүен күз алдына китерегез. Яисә көчләү, балалар белән начар мөгамәлә итү, гаиләдә көч куллану һәм башка явызлыкларның бик күп корбаннары кичергән авырту турында уйлап карагыз. Тарих дәвамында кешеләр шулкадәр гаделсезлек кылган һәм бер-берсенә шулкадәр җәфа китергән, хәтта сөйләп тә бетерерлек түгел (Вәгазьче 4:1—3). Ә төрле бәла-каза корбаннары ничаклы кайгы кичерә, никадәр кеше күңел газапларыннан өзгәләнә, психик һәм физик авырулардан газап чигә. Күпләрнең: «Нигә Алла мондый газапларга юл куя соң?» — дип соравына гаҗәпләнерлек түгел.

Хәтта чын күңелдән дингә ышанучы кешеләргә дә газаплар белән очрашу җиңел түгел. Сезне дә, бәлки, яратучы, зур кодрәтле Алланың ни өчен кеше газапларына ирек куюы кызыксындырадыр. Бу катлаулы сорауга канәгатьләндерерлек һәм дөрес җавап табу безнең күңел тынычлыгы һәм Алла белән мөнәсәбәтебез өчен бик мөһим. Мондый җавапны Изге Язма бирә. Анда нәрсә дип әйтелүен, рәхим итеп, киләсе мәкаләдән карагыз.

[Искәрмә]

^ 2 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

[3 биттәге иллюстрацияләр]

Табиб безгә бертуктаусыз Аллага таяныгыз дип әйтә иде.