Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Иблискә каршылык күрсәтегез»

«Иблискә каршылык күрсәтегез»

«Иблискә каршылык күрсәтегез»

«Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар» (ЯГЪКУБ 4:7).

1. Бүгенге дөнья турында нәрсә әйтеп була һәм ни өчен майланган мәсихчеләргә һәм аларның юлдашларына уяу булырга кирәк?

«АЛЛА югалды, ә Иблис калды». Бу сүзләрне Франция язучысы Андре Малро әйткән һәм аларны без яшәгән дөньяны сурәтләр өчен кулланып була. Кешеләрнең эшләрендә Алла ихтыярына караганда күбрәк Иблис хәйләләре чагыла. Шайтан «ялган галәмәтләр, ялган могҗизалар күрсәтеп... һәртөрле явыз ялганнарны һәлакәткә баручыларга каршы кулланып» кешеләрне юлдан яздыра (2 Тессалуникәлеләргә 2:9, 10). Ләкин бу «соңгы көннәрдә» ул үзенең көчен Алланың үзләрен аңа багышлаган хезмәтчеләренә юнәлдерә һәм майланган мәсихчеләр — «Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүчеләр» — белән сугыш алып бара (2 Тимутегә 3:1; Ачылыш 12:9, 17). Шуңа күрә Алланың майланган хезмәтчеләренә һәм аларның җирдә мәңге яшәргә өметләнгән юлдашларына уяу булырга кирәк.

2. Ничек Иблис Хаувага вәсвәсә салган һәм рәсүл Паул нинди куркыныч турында әйтә?

2 Иблис мәкерле һәм төзәлмәслек алдакчы. Ул, үзен белдермәс өчен еланны кулланып, Хауваның күңеленә Алладан бәйсезлек аны бәхетлерәк итә дигән фикер салган (Яшәеш 3:1—6). Дүрт мең елга якын вакыт үткәннән соң, рәсүл Паул Көринт шәһәренең майланган мәсихчеләренә, алар Шайтан хәйләләренең корбаны була алалар, дип үзенең куркуын белдергән. Ул аларга: «Шуннан куркам: елан Хауваны үзенең хәйләсе белән алдаган кебек, Мәсихкә карата ихлас күңелдән булган сафлыктан читкә тайпылып, фикерләрегез чуалып китмәсен иде»,— дип язган (2 Көринтлеләргә 11:3). Иблис кешеләрнең акылларына начар йогынты ясый һәм аларның фикер йөртүләрен үзгәртә. Хаувага вәсвәсә салыр өчен кулланган ысулны файдаланып, Иблис мәсихчеләрне, аларның бәхетләре Йәһвә һәм аның Улы хупламаган эшләргә бәйле, дип уйларга һәм дөрес булмаган нәтиҗә ясарга дәртләндерергә мөмкин.

3. Йәһвә Иблискә каршы торыр өчен нинди саклау чарасы бирә?

3 Шайтанны кош аулаучы белән чагыштырып була, чөнки ул да үзенең бер дә шикләнмәгән корбанын тотар өчен тозаклар куя. Шайтан тозакларыннан качар өчен безгә «Иң Югарының түбәсе астында» яшәргә кирәк. Бу образлы «түбәне» Йәһвә кешеләргә алар эшләре белән аның югары хакимлеген тануларын күрсәтсә генә бирә (Мәдхия 90:1—3). «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен», безгә Алла үзенең Сүзе, рухы һәм оешмасы аша биргән саклау чараларының барысы да кирәк (Эфеслеләргә 6:11). «Мәкерле ниятләр» дип тәрҗемә ителгән Грек сүзе шулай ук «хәйләле эшләр» яисә «алдау» дигән мәгънә дә йөртергә мөмкин. Һичшиксез, Иблис, Йәһвә хезмәтчеләрен тозакка эләктерергә тырышып, күп төрле алдау һәм хәйләле эшләр куллана.

Иблиснең беренче мәсихчеләр өчен куелган тозаклары

4. Беренче мәсихчеләр нинди шартларда яшәгән?

4 Беренче һәм икенче гасыр мәсихчеләре Рим империясенең чәчәк аткан чорында яшәгән. Pax Romana яисә Рим тынычлыгы сәүдә итүгә гөрләп алга барырга мөмкинлек биргән. Хакимлек итүче сыйныфларның ял итәргә вакыты күп булган һәм хакимнәр, халык фетнә күтәрмәсен өчен, төрле күңел ачуларның күп булуын кайгырткан. Кайвакыт бәйрәм көннәренең саны эш көннәренә тиң булган. Җитәкчеләр халыкның «ипи һәм күңел ачу» теләген җәмәгать куллануы фондлары хисабына канәгатьләндергән, нәтиҗәдә, халык тук булган һәм бернәрсә турында да уйламаган.

5, 6. а) Ни өчен мәсихчеләрнең Рим театрларына һәм амфитеатрларга йөрү гадәте булмаса, яхшырак булыр иде? б) Иблис нинди хәйлә кулланган һәм ничек мәсихчеләр аннан кача алган?

5 Мондый шартларда яшәү беренче мәсихчеләр өчен куркыныч булганмы? Рәсүлләр үлгәннән соң яшәгән язучыларның (мәсәлән Тертуллиан) хезмәтләрендә кисәтүләр бар. Аларның әйтүенчә, ул көннәрдәге күңел ачуларның күпчелегендә чын мәсихчеләр өчен төрле куркынычлар: рухи һәм әхлакый куркынычлар булган. Мәсәлән, бәйрәмнәрнең һәм уеннарның күбесе мәҗүси илаһиларга багышлап үткәрелгән (2 Көринтлеләргә 6:14—18). Театрларда хәтта классик әсәрләрнең күпләре я тирән әхлаксызлык, я кан түгү һәм көчләү белән тулган булган. Вакыт узу белән кешеләрнең бу классик әсәрләргә карата зәвыгы үзгәргән һәм алар оятсыз тамашалар — пантомима күренешләре белән алмаштырылган. Тарихчы Жером Каркопино «Борынгы Римдагы көндәлек тормыш» («Daily Life in Ancient Rome») дигән китабында болай дип яза: «Бу тамашаларда уйнаган актрисаларга тулысынча чишенергә рөхсәт ителгән... Күп итеп кан коелган. [...] [Мимнарда — ымнар белән генә уйный торган уеннарда] калада яшәүчеләрне яулап алган бозыклык чиктән ашкан. Ләкин мондый әдәпсезлектән кешеләр җирәнмәгән, чөнки амфитеатрда үткәрелгән көчләү белән кан кою аларның тойгыларын күптән инде ваемсыз иткән һәм кешегә хас булган сыйфатларны юкка чыгарган» (Маттай 5:27, 28).

6 Амфитеатрларда гладиаторлар үлгәнгә кадәр бер-берсе белән, яисә кыргый хайваннар белән сугышкан. Үлемгә хөкем ителгән җинаятьчеләр, ә соңыннан күп мәсихчеләр кыргый хайваннар янына ябылган булган. Инде ул көннәрдә Иблиснең хәйләсе кешеләрнең әхлаксызлыкка һәм көчләүгә карата җирәнү хисен тупасландыруда булган һәм хәтта алар халык өчен гадәтләнгән һәм теләп алынган күңел ачуларга әверелгән. Шайтанның бу тозагыннан качуның бер генә юлы булган — ул да булса театрларга һәм амфитеатрларга килмәү (1 Көринтлеләргә 15:32, 33).

7, 8. а) Мәсихчегә арбалы ат чабышына бару ни өчен акылсызлык булыр иде? б) Иблис Рим мунчаларын мәсихчеләргә куелган тозак итеп ничек куллана алыр иде?

7 Арбалы ат чабышы цирк дип аталган озынча мәйданнарда үткәрелгән һәм, һичшиксез, бик кызык күренеш булган, ләкин мәсихчеләр өчен алар яраклы булмаган, чөнки еш кына андагы тамашачылар котырынган. Өченче гасыр язучысы кайбер тамашачылар бер-берсе белән сугышкан дип яза, ә тарихчы Карполино цирк аркадасының астында «үз хезмәтен астрологлар белән уйнаш хатыннар тәкъдим итеп торган» дип билгели. Рим цирклары мәсихчеләр өчен яраклы урын булмаган икәне аңлаешлы (1 Көринтлеләргә 6:9, 10).

8 Ә римлыларның атаклы мунчалары турында нәрсә әйтеп була? Әлбәттә, чиста булыр өчен юынуның бернинди дә гаебе юк. Ләкин Рим мунчаларының күбесе — массаж ясау, гимнастика, отышлы уен һәм ашау-эчү бүлмәләре урнашкан зур биналар булган. Бер яктан, юыну өчен ир-атлар белән хатын-кызларга төрле вакыт билгеләнгән булса да, икенче яктан, аларның бергә юынуы тыелмаган. Климент Александрийский болай дип язган: «Мунчалар хатын-кыз һәм ир-атлар өчен дә аермасыз, һәрвакыт ачык; анда алар чишенеп азгынлыкка биреләләр». Шулай итеп, Иблис җиңел генә закон белән рөхсәт ителгән урыннарны мәсихчеләр өчен тозак итеп куллана алган. Акыллы мәсихчеләр андый урыннарга бармаган.

9. Беренче мәсихчеләргә нинди тозаклардан качарга кирәк булган?

9 Рим империясе чәчәк аткан чорда отышлы уеннар халык өчен иң яраткан уеннарның берсе булган. Арбалы ат чабышында кешеләр акчага бәхәсләшкән һәм беренче мәсихчеләр бу чабышларга бармыйча аннан кача алган. Таверналарның һәм кунакханәләрнең эчке бүлмәләрендә закон рөхсәт итмәгән отышлы уеннар оештырылган. Уйнаучыларның берсе кулына җөп һәм так саннар сугылган ташлар тоткан, ә башкалары берәр санга, шул сан чыгар дип өметләнеп, акча куйган. Уеннар кешеләрнең тормышларына ямь керткән, чөнки җиңел юл белән акча ясарга өмет биргән (Эфеслеләргә 5:5). Моннан тыш, бу таверналарның хуҗалары, хатын-кызлар, еш кына уйнаш хатын булганнар; шулай итеп, бу урыннар шулай ук җенси әхлаксызлыкка китерә алган. Моның барысы да Иблиснең Рим империясендә яшәгән мәсихчеләргә куйган кайбер тозаклары. Безнең көннәрдә алар үзгәргәнме?

Иблиснең бүгенге тозаклары

10. Бүгенге шартлар Рим империясендә хөкем сөргән чорга нәрсәсе белән охшаш?

10 Тулаем алганда, Иблиснең хәйләләре гасырлар үтү белән үзгәрмәгән. Көринт шәһәрендә яшәүче мәсихчеләргә, Иблис «зыян китермәсен» өчен, рәсүл Паул җитди киңәш биргән. Ул: «Шайтанның ниятләре безгә билгеле»,— дип әйткән (2 Көринтлеләргә 2:11). Рим империясе чәчәк аткан чорда булган хәлне бүгенге зур үсеш алган күп илләрдә күреп була. Күп кешеләрнең башка заманнарга караганда ял итәргә вакытлары күбрәк. Хәтта ярлы кешеләргә дә дәүләт лотереялары кечкенә булса да өмет бирә. Күп санлы һәм арзан күңел ачу кешеләрнең фикерләрен чолгап алган. Спорт стадионнары тулы, кешеләр акчага уйныйлар, кайвакыт шул кешеләр дә һәм еш кына спортсменнар да котырына. Түбән дәрәҗәле музыка кешеләрнең колакларын чолгап алган, азгын тамашалар театр сәхнәләрен, кинотеатрларны һәм телевизор экраннарын тутырган. Кайбер илләрдә хатын-кызлар белән ирләрнең бергә юынуы, сауналарда һәм җир астыннан чыккан кайнар суда бергә су керү бик популяр һәм инде кайбер пляжларда нудистларның су керүе турында әйтәсе дә юк. Иблис, беренче мәсихчеләргә вәсвәсә салган кебек, дөньяви күңел ачулар белән бүгенге Алла хезмәтчеләрен дә вәсвәсәләндерергә тырыша.

11. Ял итеп алу яисә көндәлек эшләрдән качу теләгендә нинди тозаклар бар?

11 Авырлыклар гадәти хәлгә әверелгән дөньяда яшәгәнлектән, аз гына ял итеп алу я көндәлек эшләрдән качу теләге — табигый. Әмма ләкин беренче мәсихчеләр өчен Рим мунчалары куркыныч булган кебек, кайбер ял итү урыннары һәм курортлар Иблиснең тозаклары булып хезмәт иткән һәм ул аларны бүгенге мәсихчеләрне әхлаксызлыкка яисә эчкечелеккә тартыр өчен куллана. Паул Көринт мәсихчеләренә болай дип язган: «Алданмагыз: „азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза“. Кирәгенчә айныгыз һәм гөнаһ кылмагыз. Чөнки... кайберләрегез Аллаһыны белми» (1 Көринтлеләргә 15:33, 34).

12. Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләрен тозакка эләктерер өчен, Иблис нинди хәйләләр куллана?

12 Без Иблиснең хәйлә белән Хауваның фикер йөртүен ничек үзгәрткәнен карап чыктык (2 Көринтлеләргә 11:3). Бүген Иблиснең моңа охшаш тозагы бар. Ул аларны болай дип уйларга мәҗбүр итә: әгәр Йәһвә Шаһитләре башка кешеләргә үзләренең алардан берничек тә аерылмаганын күрсәтергә теләп тирәнрәк керсәләр, мәсихче хакыйкатенә күбрәк кеше җәлеп итә алырлар. Кайвакыт мондый мәсихчеләр бик тирәнгә кереп китәләр һәм киресенчә килеп чыга (Аггей 2:12—14). Иблиснең икенче хәйләсе — үзләрен Аллага багышлаган мәсихчеләрне, яшьләрне дә, картларны да, ике тормыш алып барырга һәм «Аллаһының Изге Рухын кайгыга салырга» дәртләндерү (Эфеслеләргә 4:30). Кайберәүләр Интернет белән акылсыз кулланып бу тозакка эләгә.

13. Иблиснең хәйләле эшләре арасында нинди яшерен тозак бар һәм моңа карата Гыйбрәтле хикәя китабында нинди киңәш бирелә?

13 Иблис тозакларының тагын берсе — яшерен оккультизм. Чын мәсихчеләрнең берсе дә белә торып спиритизм һәм сатанизм белән мавыкмас иде. Ләкин кайберәүләр фильмнар, телесериаллар, видеоуеннар караганда, хәтта көчләү яисә могҗизалы вакыйгалар турында балалар өчен кызыклы һәм маҗаралы итеп тасвирланган китапларны укыганда, үзләре дә сизмичә, сак булуны оныталар. Сихерле көчләр белән бәйле булган һәркайсы әйберләрдән үзеңне ераграк тотарга кирәк. Гыйбрәтле хикәядә болай дип әйтелә: «Мәкерле кешенең юлында тозаклар һәм чәнечкеләр; үз җаныңны саклаган кеше алардан ераклаш» (Гыйбрәтле хикәя 22:5). Иблис «гасырның илаһысы» булганга күрә, бик популяр булган һәркайсы әйбердә аның берәр тозагы яшерелеп куелган булырга мөмкин (2 Көринтлеләргә 4:4; 1 Яхъя 2:15, 16).

Гайсә Иблискә каршы торган

14. Иблиснең беренче вәсвәсәсен Гайсә ничек җиңгән?

14 Иблискә каршы торуда һәм аны качарга мәҗбүр итүдә Гайсә яхшы үрнәк биргән. Гайсә суга чуму йоласын үтеп, 40 көн ач торганнан соң, Иблис аңа вәсвәсә салган (Маттай 4:1—11). Беренче вәсвәсәне ул Гайсәнең ашыйсы килгәнен исәпкә алып кулланган. Иблис Гайсәгә үзенең физик ихтыяҗын канәгатьләндерер өчен беренче могҗизасын эшләргә тәкъдим иткән. Икенчезаконлык 8:3 тән өземтә китереп Гайсә мөмкинлекләрен үз файдасы өчен кулланудан баш тарткан һәм рухи ризыкның физик ризыктан өстенрәк икәнен күрсәткән.

15. а) Гайсәгә вәсвәсә салганда, Иблис нинди табигый теләкне кулланган? б) Иблиснең бүген Алла хезмәтчеләренә каршы еш кулланган мөһим мәкерле чараларының берсе нинди һәм без Иблискә ничек каршы тора алабыз?

15 Кызык, ләкин Иблис Гайсәне җенси теләк белән бәйле булган гөнаһ эшләргә тартмаган. Иблиснең бу очракта Гайсәгә вәсвәсә салыр өчен аның ач булуыннан, ашарга теләге көчлерәк булуыннан файдалануы аңлаешлы. Ә бүген Йәһвә халкына вәсвәсә салыр өчен Иблис нәрсә куллана? Ул кулланган вәсвәсәләр бик күп төрле, ләкин Йәһвә халкының сафлыгын җимерергә тырышуының иң мөһим хәйләләренең берсе — җенси әхлаксызлык. Гайсәгә охшарга тырышып, без Иблискә каршы тора һәм вәсвәсәләрне җиңә алабыз. Гайсә Изге Язмаларның тиешле урыныннан өземтә китереп, Иблиснең гөнаһка тартырга тырышуларын җимергән кебек, без дә вәсвәсәгә очраганда, Яшәеш 39:9 һәм 1 Көринтлеләргә 6:18 дә әйтелгән сүзләрне искә төшерә алабыз.

16. а) Иблис Гайсәне икенче тапкыр ничек вәсвәсәгә тарткан? б) Йәһвәне сынарга дәртләндереп, Иблис безгә ничек вәсвәсә салырга мөмкин?

16 Иблис икенче вәсвәсә итеп Гайсәгә гыйбадәтханә түбәсенең читеннән сикерергә һәм шуның белән Алланың, фәрештәләре аша, аңа ярдәм итә алуын сынарга тәкъдим иткән. Икенчезаконлык 6:16 дан өземтә китереп, Гайсә Атасын сынарга дигән тәкъдимне кире каккан. Иблис безгә мондый вәсвәсә бирмәсә дә, ул безне икенче төрле сынауга, Йәһвәне сынарга, дәртләндерергә мөмкин. Өлкәннәр белән киңәшләшмичә, киенүдә һәм тышкы күренешебездә дөньяга ни дәрәҗәдә якынлаша алуыбызны белү теләге безне вәсвәсәгә салмыймы? Яисә шикле күңел ачуларда катнашу безне вәсвәсәләндермиме? Без шул чакта, бәлки, Йәһвәне сыныйбыздыр. Әгәр бездә мондый теләкләр бар икән, Иблис бездән качасы урынга, безнең янда калачак һәм өзлексез рәвештә безне үз ягына авыштырырга тырышачак.

17. а) Өченче тапкыр Иблис Гайсәгә ничек вәсвәсә салган? б) Ягъкуб 4:7 дәге сүзләр безнең очракта ничек дөрес була ала?

17 Иблис Гайсәгә, әгәр миңа бер генә мәртәбә гыйбадәт кылсаң барлык патшалыкларны сиңа бирәм, дип әйткәннән соң, Гайсә Изге Язмалардан өземтә китереп аңа каршы чыккан — ул бары тик үз Атасына гына гыйбадәт кылырга тәвәккәл икәнен күрсәткән (Икенчезаконлык 5:9; 6:13; 10:20). Иблис барлык патшалыкларны безгә тәкъдим итмәсә дә, материаль әйберләрнең тышкы ялтыравык күренеше белән безгә даими рәвештә вәсвәсә сала — бу безнең кечкенә патшалыгыбызның күренешен күрсәтүгә охшаш. Йәһвәгә генә тугрылык күрсәтеп, без дә Гайсә кебек эшлибезме? Әгәр шулай эшләсәк, безнең очракта да Гайсә белән булган хәл булачак. Маттай болай дип яза: «Шуннан соң иблис Аны калдырып китте» (Маттай 4:11). Әгәр без Изге Язмаларның тиешле принципларын искә төшереп, аларны кулланып Иблискә тәвәккәл каршы торабыз икән, ул безне калдырачак. Шәкерт Ягъкуб: «Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар»,— дип язган (Ягъкуб 4:7). Йәһвә Шаһитләренең Франциядәге филиалына бер мәсихче болай дип яза: «Иблис бик мәкерле. Иң яхшы максатларыма карамастан, мин тойгыларымны һәм теләкләремне кулга алуда бик зур авырлыклар кичерәм. Ләкин батырлык, түземлек һәм, иң мөһиме, Йәһвә ярдәме белән мин барысын да җиңә алам һәм хакыйкатьтә нык торам».

Иблискә каршы торыр өчен тулысынча коралланган

18. Иблискә каршы торыр өчен безгә нинди рухи хәрби киемнәр һәм кораллар бирелгән?

18 «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен» Йәһвә безгә барлык рухи киемнәрне бирә (Эфеслеләргә 6:11—18). Хакыйкатькә карата яратуыбыз белән без билебезне буабыз һәм ул безне мәсихче эшенә әзерли. Безнең Йәһвә урнаштырган тәкъвалык нормаларын тотарга тәвәккәллегебез көбә яисә күкрәкчә булып, йөрәгебезне саклаячак. Әгәр аякларыбызга яхшы хәбәр киелгән булса, алар безне вәгазьләү эшенә регуляр алып барачак һәм бу безне рухи яктан саклый һәм ныгытачак. Безнең көчле иманыбыз зур калкан кебек була, ул безне «явыз иблиснең утлы укларыннан» — аның хәйләле һөҗүмнәреннән һәм вәсвәсәләреннән саклаячак. Йәһвәнең вәгъдәләренә безнең ныклы өметебез тимер башлык кебек уйларыбызны саклаячак һәм җан тынычлыгы бирәчәк (Филиппуйлыларга 4:7). Әгәр без Алла Сүзен куллануда оста булсак, ул безнең кулыбызда кылыч кебек булачак һәм без аны кешеләргә Иблиснең рухи коллыгыннан иреккә чыгарга ярдәм итәр өчен файдалана алабыз. Гайсәгә вәсвәсә бирелгән чакта, ул Изге Язманы кулланган кебек, без дә үзебезне яклар өчен аны куллана алабыз.

19. «Иблискә каршылык» күрсәтүдән тыш, тагын нәрсә кирәк?

19 «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланып» һәм догада даими булып, безгә, Иблис безгә каршы чыкканда, Йәһвә яклавында шикләнмәскә була (Яхъя 17:15; 1 Көринтлеләргә 10:13). Ләкин Ягъкуб күрсәткәнчә, «иблискә каршылык» күрсәтү генә аз. Моннан да мөһимрәге безнең турыда кайгыртучанлык күрсәткән «Аллаһыга буйсыну» (Ягъкуб 4:7, 8). Безнең моны ничек эшли алуыбыз чираттагы мәкаләдә каралачак.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Беренче гасыр мәсихчеләренә Иблиснең нинди тозакларыннан качарга кирәк булган?

• Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләрен тозакка эләктерер өчен Иблис нинди хәйләле эшләр куллана?

• Гайсә Иблис вәсвәсәләренә ничек каршы торган?

• Иблискә каршылык күрсәтер өчен, безнең нинди рухи хәрби киемнәребез бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Гайсә Иблискә каршы нык торган.

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Беренче гасыр мәсихчеләре мәрхәмәтсез һәм әхлаксыз күңел ачуларны кире каккан.

[Чыганак]

The Complete Encyclopedia of Illustration/J. G. Heck