Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә синең хакта кайгырта

Йәһвә синең хакта кайгырта

Йәһвә синең хакта кайгырта

«Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 ПЕТЕР 5:7).

1. Алла белән Иблис нинди мөһим яктан тулысынча капма-каршы торалар?

ЙӘҺВӘ АЛЛА тулысынча Иблиснең капма-каршысы. Йәһвәгә якынлашырга теләгән кешегә Иблис зур нәфрәт белән карый. Бу капма-каршылыкка «Британия энциклопедиясе» (1970 елда бастырылган) игътибар итә. Бу яхшы билгеле белешмәлектә Әюп китабында сурәтләнгән Иблиснең эшләре турында болай дип билгеләнә: «Иблиснең максаты — бөтен җир шарын әйләнеп чыгып, яманлыкта гаепләр өчен берәр кешене, я берәр кылган эшне табу. Ә „Ходай күзләре“ бөтен җир шарын бар булган яхшылыкны ныгыту максаты белән күзәтә, шулай итеп Иблиснең максаты Ходай максатына каршы килә (2 Пар. XVI, 9). Кешеләрнең риясыз игелегенә Иблис нәфрәтле шикләнү белән карый һәм аның, Алла рөхсәтеннән һәм аның күзәтүе астында, ул урнаштырган чикләрдә, кешеләрнең игелеккә омтылуларын сынарга мөмкинлеге бар». Нинди зур аерма Иблис белән Алла арасында! (Әюп 1:6—12; 2:1—7).

2, 3. а) Әюп белән булган хәл «Иблис» дигән сүзнең мәгънәсен ничек ачыклый? б) Иблиснең җирдәге Йәһвә хезмәтчеләрен гаепләвен дәвам иткәнен Изге Язмалар ничек күрсәтә?

2 «Иблис» дигән сүз «ялган гаепләүче», «ялганчы» дигән мәгънә йөрткән грек сүзеннән алынган. Иблиснең, Әюп Аллага үз ихтыяҗларыннан гына чыгып хезмәт итә, дип Йәһвәнең тугры хезмәтчесен гаепләгәне Әюп китабында ачыклана. Иблис: «Әллә юкка Әюп Алладан куркамы?» — дип сораган (Әюп 1:9). Әюп китабында сынаулар һәм авырлыклар Әюпне Йәһвәгә якынлаштырган гына дип әйтелә (Әюп 10:9, 12; 12:9, 10; 19:25; 27:5; 28:28). Авыр сынаулардан соң Әюп Аллага: «Мин Синең турыда колагым белән ишеткән идем, хәзер исә минем үз күзләрем Сине күрә»,— дип әйткән (Әюп 42:5).

3 Әюп яшәгән көннәрдән соң, Иблис Алланың тугры хезмәтчеләрен гаепләвен туктатканмы? Юк. Ачылыш китабы күрсәтүенчә, без яшәгән соңгы көннәрдә дә Иблис Гайсә Мәсихнең майланган кардәшләрен һәм, һичшиксез, аларның тугры юлдашларын гаепләвен дәвам итә (2 Тимутегә 3:12; Ачылыш 12:10, 17). Шуңа күрә, чын мәсихчеләргә, ягъни безнең барыбызга да, кайгыртучан Аллабыз, Йәһвәгә, тулысынча буйсынырга кирәк. Без аңа чын күңелдән хезмәт итеп, Иблиснең гаепләүләре ялган икәнен күрсәтәбез. Моның белән без Йәһвә Алланың йөрәген шатландырабыз (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

Йәһвә безгә ярдәм итүне эзли

4, 5. а) Иблистән аермалы буларак, Йәһвә җирне ни өчен күзәтә? б) Йәһвә илтифатлылыгын күрер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

4 Иблис берәрсен гаепләп йотар өчен җир шары буйлап йөри (Әюп 1:7, 9; 1 Петер 5:8). Йәһвә, киресенчә, аның көченә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итүне эзли. Ананий пәйгамбәр Аса исемле патшага: «Йөрәкләре Аңа [Йәһвәгә] тулысынча тугры булганнарга таяныч бирер өчен, Ходай күзләре барлык җирне күзәтә»,— дип әйткән (2 Паралипоменон 16:9). Иблиснең явыз эзләнүләре һәм Йәһвәнең яратучан кайгыртулары арасында нинди зур аерма!

5 Йәһвә безне барлык хаталарыбызны билгеләр өчен күзәтми. Мәдхия җырлаучы: «Әгәр дә Син, Ходай, канунсызлыкларны билгеләп барсаң, — Ходай! кем аумыйча кала ала?» — дип сораган (Мәдхия 129:3). Бу сорауның җавабы билгеле: беркем дә аумыйча кала алмый (Вәгазьче 7:20). Әгәр Йәһвәгә тугры йөрәк белән якынлашабыз икән, аның күзләре безне күзәтәчәк — хөкем итәр өчен түгел, ә тырышлыкларыбызны билгеләр һәм ярдәм турындагы, гөнаһларыбызны кичерү турындагы догаларыбызга җавап бирер өчен. Рәсүл Петер болай дип язган: «Раббының күзләре тәкъва кешеләргә, Аның колаклары аларның ялваруына юнәлгән; әмма Ул яманлык кылучыларга каршы тора» (1 Петер 3:12).

6. Давыт белән булган вакыйга безнең өчен ничек юату да, кисәтү дә булып хезмәт итә?

6 Давыт камил булмаган һәм авыр гөнаһ эшләгән (2 Патшалык 12:7—9). Ләкин ул йөрәгендә булганның барысын Йәһвәгә сөйләгән һәм чын күңеленнән дога кылып аңа якынлашкан (Мәдхия 50:3—14). Давыт үзе эшләгән гөнаһы аркасында авыр нәтиҗәләр урса да, Йәһвә аның догасын тыңлаган һәм аны кичергән (2 Патшалык 12:10—14). Давыт белән булган хәл безнең өчен юату да, кисәтү дә булып хезмәт итәргә тиеш. Әгәр без чын күңелдән тәүбә итсәк, Йәһвәнең безне кичерергә әзер икәнен белү безне юата, ләкин гөнаһларның авыр нәтиҗәләргә китергәнен аңлау безне уйланырга мәҗбүр итә (Гәләтиялеләргә 6:7—9). Әгәр без Йәһвәгә якынлашырга телибез икән, безгә ул яратмаган бар нәрсәләрдән мөмкин булганча ераграк торырга кирәк (Мәдхия 96:10).

Йәһвә үз халкын үзенә якынлаштыра

7. Йәһвә нинди кешеләрне эзләп таба һәм ничек ул аларны үзенә якынлаштыра?

7 Давыт бер мәдхиясендә: «Ходай югары, юашларны да күрә, тәкәбберләрне дә ерактан таный»,— дип язган (Мәдхия 137:6). Башка мәдхиядә дә моңа охшаш итеп әйтелә: «Ходай, безнең Аллабыз кебек кем, югарыда яшәп, күккә дә, җиргә дә күз салыр өчен иелә; туфрактан ярлыны күтәрә» (Мәдхия 112:5—7). Әйе, Галәмнең зур кодрәтле Барлыкка Китерүчесе «җиргә күз салуны» үз абруеңны төшерү дип санамый һәм аның күзләре «эшләнгән барлык әшәкелекләр турында хәсрәтләнгән, зарланган» «юашларны» һәм «ярлыларны» күрә (Йәзәкил 9:4). Андый кешеләрне ул Улы аша үзенә якынлаштыра. Җирдә яшәгәндә Гайсә: «Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый [...] Атам җибәрмәсә, Минем янга беркем дә килә алмаячак»,— дип әйткән (Яхъя 6:44, 65).

8, 9. а) Ни өчен безнең барыбызга да Гайсә янына килергә кирәк? б) Алланың йолым бирүендә нәрсә гаҗәпләндерә?

8 Бөтен кешеләргә дә, алар гөнаһлы булып туганга һәм Алладан ераклашкан булганга күрә, Гайсә янына килергә һәм аның йолып алучы корбанына иман итәргә кирәк (Яхъя 3:36). Алар Алла белән «татулануга» мохтаҗ (2 Көринтлеләргә 5:20). Алла гөнаһлы кешеләрнең алар ничек аның белән «татулана» алалар дип аңардан үтенеп сорауларын көтеп тормаган. Рәсүл Паул: «Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гөнаһлылар булган чакта ук безнең өчен үлде. [...] Чөнки без Аллаһыга дошман булган вакытта, Улының үлеме аркылы Аллаһы белән татуланганбыз икән, бигрәк тә хәзер, татулангач, Аның тормышы белән котылачакбыз»,— дип язган (Римлыларга 5:8, 10).

9 Алла үзе белән кешеләрне «татуландыра», бу турыда бөек хакыйкатьне рәсүл Яхъя мондый сүзләр белән раслаган: «Аллаһы безгә мәхәббәтен күрсәтте: Үзенең Улы аша безгә яшәү булсын өчен, Аллаһы бердәнбер Улын дөньяга җибәрде. Мәхәббәт менә шуннан гыйбарәт: без Аллаһыны яратканнан түгел, бәлки Ул безне яратты һәм безнең гөнаһларыбызның кичерелүен алып килүче һәм безне Аллаһы белән татулаштыручы корбан рәвешендә Үзенең Улын җибәрде» (1 Яхъя 4:9, 10). «Татуландыруга» беренче адымны кеше түгел, ә Алла ясаган. Безгә, «гөнаһлы» һәм хәтта Аллага «дошман» булган кешеләргә шундый яратуын күрсәткән Аллага син якынлашырга теләмисеңме? (Яхъя 3:16).

Йәһвәне эзләргә кирәклек

10, 11. а) Йәһвәне эзләр өчен без нәрсә эшләргә тиеш? б)  Иблиснеке булган дөньяның явыз төзелешенә карата без нинди карашта булырга тиеш?

10 Әлбәттә, Йәһвә безне аңа килергә мәҗбүр итми. Без аны үзебез эзләргә тиешбез, «Аны капшанып эзләп тапмасбызмы... Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел» (Рәсүлләр 17:27). Без Йәһвәнең бездән буйсыну таләп итәргә хокукы бар икәнен танырга тиешбез. Гайсәнең шәкерте Ягъкуб болай дип язган: «Шуңа күрә үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар. Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер. Гөнаһлылар, кулларыгызны чистартыгыз, икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне сафландырыгыз!» (Ягъкуб 4:7, 8). Без шикләнмичә, нык һәм тәвәккәл рәвештә Иблискә каршы торырга һәм Йәһвә ягына басарга тиешбез.

11 Бу Иблиснеке булган дөньяның явыз төзелешеннән читтә тору дигәнне аңлата. Ягъкуб шулай ук: «Сез дөньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә? Дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була»,— дип язган (Ягъкуб 4:4). Һәм киресенчә, әгәр Йәһвә дуслары булырга телибез икән, безгә Иблис дөньясының безне нәфрәт итүенә әзер булырга кирәк (Яхъя 15:19; 1 Яхъя 3:13).

12. а) Давыт нинди юатучы сүзләр язган? б) Азария пәйгамбәр аша Йәһвә нинди кисәтү биргән?

12 Иблис дөньясының безгә каршы ясаган басымы берәр конкрет форма алган чакта, безгә Йәһвәдән ярдәм сорап, аңа догада аеруча якынлашырга кирәк. Йәһвә күп тапкыр Давытны бәладан коткарган һәм ул безгә юату итеп болай дип язган: «Ходай аны чакырган кешеләргә, аны хакыйкатьтә чакырган кешеләргә якын. Үзеннән куркучыларның теләкләрен тормышка ашыра, ачы тавышларын ишетә һәм аларны коткара. Аны яратучыларның барысын да саклый, ә бозыкларның барысын да юк итәчәк» (Мәдхия 144:18—20). Мәдхиядән күрүебезчә, без авырлыклар белән очрашканда Йәһвә безне саклый ала һәм ул үзенең халкын, тулаем алганда, булачак «зур газап» вакытында саклаячак (Ачылыш 7:14). Әгәр без Йәһвәгә якын булсак, ул да безгә якын булачак. «Алланың Изге Рухы» белән дәртләндерелгән Азария пәйгамбәр без төп хакыйкать итеп кабул итәргә тиеш фикерне болай дип әйткән: «Сез Ходай белән булганда Ул да сезнең белән; һәм аны эзләсәгез, сез аны табачаксыз; һәм әгәр аны калдырсагыз, Ул сезне калдырачак» (2 Паралипоменон 15:1, 2).

Йәһвә безнең өчен чын булырга тиеш

13. Йәһвә безнең өчен чынбарлык икәнен без ничек күрсәтә алабыз?

13 Рәсүл Паул Муса турында «күзгә күренми торган Аллаһыны күргән кебек булганлыктан, ул түзде» дип язган (Еврейләргә 11:27). Әлбәттә, Муса чынлыкта беркайчан да Йәһвәне үз күзе белән күрмәгән (Чыгыш 33:20). Ләкин Йәһвә аның өчен шулкадәр чын булган, хәтта Муса үзен аны күргән кебек хис иткән. Нәкъ шулай ук Әюпнең иман күзләре дә сынаулардан соң Йәһвәне ачыграк итеп, үзенең тугры хезмәтчеләренә сынаулар кичерергә рөхсәт итә торган, әмма беркайчан да аларны ташламый торган Алла дип күрә башлаган (Әюп 42:5). Ханух белән Нух турында алар «Алла белән йөргәннәр» дип әйтелгән булган. Ягъни алар Аллага яраклы булырга омтылганнар һәм аңа буйсынганнар (Яшәеш 5:22—24; 6:9, 22; Еврейләргә 11:5, 7). Алла Ханух, Нух, Әюп һәм Мусага чынбарлык булган кебек, безнең өчен дә шул ук дәрәҗәдә чынбарлык булса, без бар булган юлларыбызда «Алланы игътибарга алачакбыз» һәм ул безнең «юлларыбызны туры итәчәк» (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6, ЯД).

14. Йәһвәгә «ябышырга» дигән сүз нәрсәне аңлата?

14 Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан, Муса аларга мондый киңәш биргән: «Ходайга, сезнең Аллагызга иярегез һәм Аңардан куркыгыз, Аның әмерләрен үтәгез һәм Аның тавышын тыңлагыз, һәм Аңа хезмәт итегез һәм Аңа ябышыгыз» (Икенчезаконлык 13:4). Аларга Йәһвәгә иярергә, аннан куркырга, аны тыңларга һәм аңа ябышырга кирәк булган. «Ябышыгыз» дип тәрҗемә ителгән сүз турында Изге Язмаларның бер белгече, яһүд телендә ул «бик якын булуны һәм тирән мөнәсәбәтләрне күздә тота», дип әйткән. Мәдхия җырлаучы: «Ходайның сере [«Йәһвә белән якын дуслык», ЯД (25:14)] Аннан куркучыларга»,— дип язган (Мәдхия 24:14). Әгәр Йәһвә безнең өчен чынбарлык икән һәм без аны шулкадәр яратабыз һәм аңа яраклы булмаган һәркайсы юллардан куркабыз икән, без дә Йәһвә белән кадерле, якын дуслыкка ия булачакбыз (Мәдхия 18:10—15).

Йәһвәнең кайгыртучанлыгын күрәсеңме?

15, 16. а) Алланың безнең турыда кайгыртуын 33 нче Мәдхия ничек күрсәтә? б) Йәһвәнең безгә карата игелекле эшләрен искә төшерергә авыр булса, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

15 Безнең Аллабыз, Йәһвә, үзенең тугры хезмәтчеләре турында кайгыртучанлык күрсәтә, һәм Иблиснең хәйләле эшләренең берсе — безне моның турында онытырга мәҗбүр итү. Исраил патшасы Давыт, хәтта бик куркыныч вакытларда да, Йәһвәнең аны саклавын онытмаган. Геф шәһәренең патшасы Анхус алдында үзен акылдан шашкан кеше итеп тотканда, Давыт үзенең иманын искиткеч мәдхиядә, җырда чагылдырып болай дип язган: «Минем белән Ходайны бөек итегез һәм Аның исемен бергә югары күтәрик. Мин Ходайны эзләдем һәм Ул мине ишетте һәм бар булган куркынычларымнан мине коткарды. Ходай фәрештәсе Аннан курыккан кешеләрне чолгап ала һәм аларны коткара. Татыгыз, һәм Ходайның нинди игелекле икәнен күрерсез! Аңа өметләнүче кеше бәхетле! Йөрәкләрендә басынкы булганнарга Ходай якын һәм басынкы рухлыларны коткара. Тәкъва кешенең кайгылары күп һәм аларның барысыннан Ходай аны коткарачак» (Мәдхия 33:4, 5, 8, 9, 19, 20; 1 Патшалык 21:10—15).

16 Син Йәһвәнең сине коткарырлык көче барына ышанасыңмы? Фәрештәләр аша бирелгән саклауны исеңдә тотасыңмы? Синең үзеңә Йәһвәнең «игелекле» икәнен кичерергә һәм күрергә туры килдеме? Йәһвә «игелеген» син кайчан соңгы тапкыр аеруча сиздең? Исеңә төшереп кара. Бәлкем вәгазь вакытында син, башка көчем юк, соңгы ишеккә генә шалтыратам, дип торганда сизгәнсеңдер? Һәм шуннан соң син йорт хуҗасы белән яхшы гына сөйләшеп алгансыңдыр. Син, Йәһвәнең «кирәгеннән артык көч» белән фатиха биргәне өчен, аңа рәхмәтеңне белдерергә онытмадыңмы? (2 Көринтлеләргә 4:7). Яисә Йәһвә сиңа игелеген күрсәткән берәр очракны исеңә төшерергә авырмы? Атна, ай яисә еллар һәм тагын күбрәк элек булганны искә төшерергә туры киләдер. Әгәр бу синең очракта дөрес икән, Йәһвәгә тагын да якынлашыр өчен һәм аның сиңа ничек җитәкчелек бирүен һәм ничек юлларыңны юнәлдерүен күрер өчен тырышлык куйсаң ничек булыр иде? Рәсүл Петер мәсихчеләрне мондый сүзләр белән өндәгән: «Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз... Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:6, 7). Чыннан да, синең турыда аның кайгыртуына син шаккатырсың! (Мәдхия 72:28).

Өзлексез Йәһвәне эзлә

17. Йәһвәне өзлексез рәвештә эзләр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

17 Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне саклау — бу өзлексез процесс. Гайсә Атасына дога кылганда: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип әйткән (Яхъя 17:3). Йәһвә һәм аның Улы турында белемнәр алу өчен безнең яктан даими тырышлык кую таләп ителә. «Аллаһының тирәнлекләрен» аңлар өчен, безгә дога һәм изге рухның ярдәме кирәк (1 Көринтлеләргә 2:10; Лүк 11:13). Акылыбызны «үз вакытында» рухи ризык белән тәэмин итәр өчен, безгә шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»нең җитәкчелеге кирәк (Маттай 24:45). Бу канал аша Йәһвә безне Изге Язмаларны һәр көн укырга, мәсихчеләр очрашуларына регуляр йөрергә һәм «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» башкаларга вәгазьләүдә чын күңелдән катнашырга чакыра (Маттай 24:14). Моның барысын эшләп, без кайгыртучан Аллабыз Йәһвәне өзлексез рәвештә эзләгәнебезне күрсәтәчәкбез.

18, 19. а) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш? б) Әгәр дә без Иблискә каршы нык торсак һәм Йәһвәне эзләүне дәвам итсәк, нинди фатихалар алачакбыз?

18 Йәһвә халкын бөтен яклардан эзәрлекләү өчен, каршылыкларга дучар итәр һәм аңа басым ясар өчен, Иблис көченнән килгәннең барысын да эшли. Ул безнең тынычлыгыбызны җимерергә тырыша һәм без Алла хуплавын югалтсын өчен көч куя. Без эчкерсез йөрәкле кешеләрне эзләргә дәвам итәбез һәм аларга югары хакимлеккә кагылышлы сорауда Йәһвә ягына басарга ярдәм итәбез, ә Иблис моны теләми. Ләкин без, Йәһвә безне явыздан саклавына ышанып, аңа тугры калуда тәвәккәл булырга тиешбез. Алланың җирдәге оешмасы белән бергә хезмәттә актив булып калсак һәм аның Сүзен тормышыбызда җитәкче итсәк, ул һәрчакта да безгә таяныч булырга әзер икәнендә ышанычлы була алабыз (Исай 41:8—13).

19 Шуңа күрә, әйдәгез, Иблискә һәм аның хәйләле эшләренә каршы нык торыйк, шул ук вакыт кадерле Алла, «куәт бирәчәк вә ныгытачак» Йәһвәне һәрчакта эзлик (1 Петер 5:8—11). Шулай итеп, без «Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә безгә мәңгелек тормыш бирәчәген көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтебездә калачакбыз» (Яһүд 21).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• «Иблис» дигән сүз нәрсәне аңлата һәм Иблис бу сүзнең мәгънәсенә ничек туры килә?

• Җирдә яшәүчеләрне күзәтүдә Йәһвә Иблистән ничек аерылып тора?

• Ни өчен Йәһвәгә якынлашыр өчен кешеләр йолым корбанына иман итәргә тиеш?

• Йәһвәгә «ябышу» дигән сүз нәрсәне аңлата һәм ничек без Йәһвәне даими рәвештә эзли алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Сынауларга карамастан, Әюп Йәһвә аның турында кайгырта икәнен аңлаган.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмаларны һәр көн уку, мәсихчеләр очрашуларында регуляр булу һәм вәгазьләүдә ашкынып катнашу Йәһвә безнең турыда кайгырта икәнен исебезгә төшерә.