Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мактау сүзе һәркемгә кирәк

Мактау сүзе һәркемгә кирәк

Мактау сүзе һәркемгә кирәк

КЕЧКЕНӘ кыз өчен ул көн күңелле үткән. Башка көннәрдә кисәтү алса да, ул көнне кыз үзен аеруча әйбәт тоткан. Шулай да, кич җитеп, бәләкәй кыз йокларга яткач, әнисе аның елаганын ишеткән. Ни өчен кәефе киткәнен сорагач, ул үксеп елый-елый: «Мин бүген әйбәт кыз булдыммы?» — дип сораган.

Бу сорау ана йөрәгенә ук булып кадалган. Ул кызын һәрвакыт төзәтергә ашыккан. Ләкин ул көнне ана, бәләкәй кызының үзен никадәр яхшырак тотарга тырышканын күрсә дә, хәтта бер тапкыр да мактау сүзе әйтмәгән.

Мактау һәм дәртләндерүгә бәләкәй кызлар гына мохтаҗ түгел. Безнең барыбызга да, киңәш һәм төзәтү кирәк булган кебек, мактау да бик кирәк.

Безне чын күңелдән мактасалар, үзебезне ничек хис итәбез? Әллә ул безнең йөрәкне эретмиме һәм кәефне күтәрмиме? Кемдер безгә игътибар иткәнгә, кемдер безнең белән кызыксынганга, без үзебезне шулай шат хис итәбез. Бу безне тырышуларыбыз файдасызга китмәгәнлегенә ышандыра, һәм киләчәктә дә тырышлык белән эшләргә теләк тудыра. Ихлас күңелдән мактауның бездә дәртләндергеч сүз әйтергә вакыт тапкан кешегә еш кына җылы хисләр уятуы бер дә гаҗәп түгел (Гыйбрәтле хикәя 15:23).

Гайсә Мәсих кешеләрне мактарга кирәк икәнен аңлаган. Талантлар турындагы гыйбрәтле хикәядә хуҗа (Гайсәнең үзен сурәтли) ике тугры хезмәтченең һәрберсен ихлас күңелдән болай дип мактый: «Яхшы эшләгәнсең, син — яхшы һәм тугры хезмәтче». Нинди куандыргыч сүзләр! Аларның сәләтләре һәм уңышлары төрле булуга карамастан, икесенә дә бертөрле мактау бирелә (Маттай 25:19—23).

Шулай итеп, әйдәгез теге бәләкәй кызның әнисен истә тотыйк. Безгә кешеләрне мактар өчен, аларның елый башлавын көтәргә кирәкми. Аның урынына без мактау өчен мөмкинлекләр табарга омтылыйк. Чынлап та, һәр уңайлы очракта ихлас күңелдән мактау сүзләре әйтергә безнең барлык сәбәпләр бар.