Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Моннан ары халыклар арасында тәртибегез үрнәк булсын»

«Моннан ары халыклар арасында тәртибегез үрнәк булсын»

«Моннан ары халыклар арасында тәртибегез үрнәк булсын»

«Һәммә кешеләрне хөрмәт итегез, имандашларны яратыгыз» (1 ПЕТЕР 2:17).

1, 2. а) Йәһвә Шаһитләре турында бер газетаның корреспонденты нәрсә дип язган? б) Ни өчен Йәһвә Шаһитләре һәрчакта тәртипнең югары нормаларын тотарга тырыша?

БЕРНИЧӘ ел элек Амарилло (АКШ, Техас) шәһәре газетасының корреспонденты, төрле диннәрнең гыйбадәт итүләрен карап чыгып, үзенең тикшеренүләре турында репортаж ясаган. Аеруча бер оешма аңа нык тәэсир иткән. Ул болай дип язган: «Өч ел дәвамында мин Йәһвә Шаһитләренең һәр ел үткәрелә торган, Амариллоның шәһәр Үзәгендә үткән, конгрессларына бардым. Алар белән бергә булганда, мин беркайчан да берәрсенең тәмәке тартканын, сыра банкасы ачканын яисә сүгенгәнен күрмәдем дә, ишетмәдем дә. Минем чиста, шундый инсафлы, тыйнак итеп киенгән һәм үзләрен бер-берсе белән дусларча тоткан шулхәтле кешеләрне беркайчан да күргәнем юк иде». Йәһвә Шаһитләре турындагы моңа охшаш сүзләрне еш очратып була. Ни өчен аларның ышануларын кабул итмәгән кешеләр аларны еш мактый?

2 Гадәттә Алла халкын яхшы тәртипләре өчен мактыйлар. Тәртип нормалары барлык җирләрдә дә бозылган чакта, Йәһвә Шаһитләре тәртипнең югары нормаларына гыйбадәт кылуларының бер өлешенә, үз бурычларына караган кебек карый. Йәһвә Шаһитләре, аларның эшләре башкаларның Йәһвә һәм аларның мәсихче кардәшләре турындагы фикеренә тәэсир итүен һәм яхшы тәртипләре алар вәгазьләгән хакыйкатькә җәлеп итүен беләләр (Яхъя 15:8; Титуска 2:7, 8). Шуңа күрә, әйдәгез, яхшы тәртибебезне ничек саклый алуыбызны һәм шуның белән ничек Йәһвә һәм аның Шаһитләренең яхшы репутациясен күтәрүне дәвам итүебезне һәм бу тәртип безнең үзебезгә ничек файда китерүен карап чыгыйк.

Мәсихчеләр гаиләсе

3. Мәсихчеләр гаиләсен нәрсәдән сакларга кирәк?

3 Гаиләдәге тәртибебезне карап чыгыйк. Герхард Безир һәм Эрвин Шойх язган китапта: «[Йәһвә Шаһитләре] фикеренчә, гаилә яклауга аеруча мохтаҗ»,— дип әйтелә («Die Neuen Inquisitoren: Religionsfreiheit und Glaubensneid»). Бу сүзләр дөрес һәм безнең көннәрдә гаиләне күп нәрсәләрдән сакларга кирәк. «Ата-аналарына буйсынмаган» балалар һәм туганнарына карата «мәхәббәтсез» булган һәм «тотнаксыз» олылар бар (2 Тимутегә 3:2, 3). Гаиләләр ир белән хатын бер-берсен кыйный торган урынга әверелде; ата-аналар балалары белән мәрхәмәтсез мөгамәлә итә, аларны көчли яисә игътибарсыз калдыра, ә балалар ата-аналарын тыңламый, наркотиклар куллана, әхлаксызлык юлына баса яисә өйләреннән кача. Болар барысы да бу дөнья рухының бозучы тәэсиренең нәтиҗәсе (Эфеслеләргә 2:1, 2). Безгә бу рухтан гаиләләребезне сакларга кирәк. Ничек итеп? Йәһвәнең гаилә әгъзаларына бирелгән киңәшләренә һәм җитәкчелегенә игътибарлы булып.

4. Мәсихче гаилә әгъзаларының бер-берсенә карата нинди йөкләмәләре бар?

4 Мәсихче ир белән хатын аларның бер-берсе алдында эмоциональ, рухи һәм табигый бурычлары бар икәнен таныйлар (1 Көринтлеләргә 7:3—5; Эфеслеләргә 5:21—23; 1 Петер 3:7). Аларның шулай ук балалары алдында бик җитди йөкләмәләре бар (Гыйбрәтле хикәя 22:6; 2 Көринтлеләргә 12:14; Эфеслеләргә 6:4). Һәм мәсихче гаиләсендә үскән балалар, балигъ булу белән, аларның да йөкләмәләре барлыгын аңлый башлыйлар (Гыйбрәтле хикәя 1:8, 9; 23:22; Эфеслеләргә 6:1; 1 Тимутегә 5:3, 4, 8). Гаиләдәге йөкләмәләрне тулысынча үтәү — бу көч кую, тәвәккәллек һәм ярату белән үз-үзеңне корбан итү рухы таләп итә. Әмма гаиләнең бар әгъзалары да Алла биргән йөкләмәләрне ни дәрәҗәдә үтәве белән, аларның бер-берсе һәм җыелыш өчен фатиха булулары бәйле. Иң мөһиме исә, алар гаиләнең Барлыкка Китерүчесен — Йәһвә Алланы данлый (Яшәеш 1:27, 28; Эфеслеләргә 3:15).

Мәсихчеләр кардәшлеге

5. Мәсихчеләр кардәшлеге безгә нинди фатихалар бирә?

5 Мәсихчеләр буларак, безнең шулай ук җыелыштагы имандашларыбызга һәм, ахыр чиктә, «дөньядагы барлык кардәшлеккә» карата йөкләмәбез бар (1 Петер 5:9, ЯД). Җыелыш белән мөнәсәбәтебез безнең рухи сәламәтлек өчен бик мөһим. Мәсихчеләр белән очрашканда, без алар белән аралашып ныгыйбыз һәм шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән тук рухи ризыкны кабул итәбез (Маттай 24:45—47). Әгәр авырлыкларыбыз булса, без, Изге Язмаларның принципларына нигезләнгән киңәш алыр өчен, кардәшләребез янына бара алабыз (Гыйбрәтле хикәя 17:17; Вәгазьче 4:9; Ягъкуб 5:13—18). Без мохтаҗлыкта булганда, кардәшләр безне ташламаячак. Алла оешмасында булу бу зур фатиха!

6. Башка мәсихчеләргә карата безнең бурычыбыз бар икәнен Паул ничек күрсәткән?

6 Әмма җыелышка без алыр өчен генә түгел, ә бирер өчен дә киләбез. Чыннан да, Гайсә: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дип әйткән (Рәсүлләр 20:35). Рәсүл Паул бирү рухы мөһим икәнен мондый сүзләр белән ачыклаган: «Үзебез икърар иткән өметкә нык тотыныйк, чөнки безгә вәгъдә биргән Зат тугрылыклы. Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торасыз» (Еврейләргә 10:23—25).

7, 8. Ничек без җыелыштагы һәм башка илләрдәге кардәшләребезгә бирергә әзерлегебезне күрсәтә алабыз?

7 Җыелыш вакытында комментарийлар биреп я очрашу программасының башка төрләрендә катнашып, без өметебезне җыелышта «икърар итәбез». Бу тырышлыклар, һичшиксез, безнең кардәшләребезне дәртләндерә. Шулай ук җыелыш башланганчы һәм беткәннән соң безнең алар белән аралашуыбыз, аларга дәрт өсти. Бу хәлсезләргә — көч, боекканнарга — таяныч, ә авыруларга юату бирү вакыты була ала (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Эчкерсез мәсихчеләр андый көч, таяныч, юату бирү ягыннан юмарт, менә ни өчен очрашуыбызга беренче тапкыр килгән кешеләрнең күпләренә мәсихчеләр арасында булган ярату тәэсир итә (Мәдхия 36:21; Яхъя 15:12; 1 Көринтлеләргә 14:25).

8 Ләкин безнең яратуыбыз җыелыш белән генә чикләнми. Бу ярату бөтендөнья кардәшлегенә дә тарала. Моны һәрбер Патшалык Залындагы «Патшалык Залы төзү фонды» дигән, акча иганәләре җыяр өчен куелган тартма күрсәтә. Без кулланган Патшалык Залы яхшы сыйфатлы булса да, башка илләрдәге меңләгән имандашларыбызның очрашулар үткәрер өчен яраклы урыннары юк икәнен беләбез. «Патшалык Залы төзү фонды»на акчалар салганда, бу кардәшләребезне күреп белмәсәк тә, аларга ярату күрсәтәбез.

9. Йәһвә Шаһитләренең бер-берсен яратуының нинди төп сәбәбе бар?

9 Ни өчен Йәһвә Шаһитләре бер-берсен ярата? Чөнки Гайсә үзе моны эшләргә әмер биргән (Яхъя 15:17). Һәм алар арасында булган ярату Алла рухының аларның һәрберсенә һәм тулаем кардәшлеккә тәэсир иткәненә дәлил булып хезмәт итә. Ә мәхәббәт исә изге рух җимешенең өлеше (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Йәһвә Шаһитләре «явызлык көчәйгәнлектән, күпләрнең мәхәббәте суынган» дөньяда яшәсәләр дә, Изге Язмаларны өйрәнгәнгә, мәсихче очрашуларына йөргәнгә һәм Аллага даими рәвештә дога кылганга күрә, мәхәббәт аларның аерылгысыз сыйфатына әверелә (Маттай 24:12).

Дөнья белән мөнәсәбәтләр

10. Бу дөньяга карата безнең нинди бурычыбыз бар?

10 Паулның өметебезне «икърар итү» дип әйткән сүзләре шулай ук башка бурычыбызны искә төшерә. «Икърар итү» — бу әле безнең мәсихче кардәшләребез булмаган кешеләргә яхшы хәбәр вәгазьләүне үз эченә ала (Маттай 24:14; 28:19, 20; Римлыларга 10:9, 10, 13—15). Мондый вәгазьләү эше — бирүнең тагын бер мөмкинлеге. Вәгазьләү вакыт, көч, хәзерләнү, өйрәтү һәм материаль чыгымнар таләп итә. Ләкин менә нәрсә дип яза тагын Паул: «Мин греклар һәм вәхшиләр, зирәкләр һәм наданнар алдында да бурычлымын. Шуңа күрә, мин сезгә, Римда яшәүчеләргә дә, Яхшы хәбәрне белдерергә атлыгып торам» (Римлыларга 1:14, 15). Бу «бурычны» түләгәндә, безгә дә Паул кебек, саранланмаска кирәк.

11. Дөньяга карата булган мөнәсәбәтләребездә Изге Язманың нинди ике принцибын җитәкчелек итеп кулланабыз, ләкин нәрсәне таныйбыз?

11 Имандашларыбыз булмаган кешеләргә карата башка бурычларыбыз бармы? Һичшиксез. Без, әлбәттә, «бөтен дөньяның исә явыз иблиснең хакимлеге астында булуын» таныйбыз (1 Яхъя 5:19). Һәм, шулай ук, Гайсәнең үз шәкертләре турында: «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел»,— дип әйткән сүзләрен дә беләбез. Ләкин без бу дөньяда яшибез, яшәргә акча булсын өчен эшлибез һәм бу дөнья бирә торган уңайлыклардан файдаланабыз (Яхъя 17:11, 15, 16). Шулай итеп, бу дөнья алдында безнең дә бурычларыбыз бар. Нинди бурычлар? Моңа җавапны рәсүл Петер биргән. Иерусалим җимерелер алдыннан Петер Кече Азиядәге мәсихчеләргә хат язган һәм шул хатның бер өлеше безгә бу дөнья белән дөрес мөнәсәбәткә ия булырга ярдәм итә.

12. Ни өчен мәсихчеләрне «килмешәкләр һәм вакытлыча яшәүчеләр» дип атап була һәм шуңа күрә аларга нәрсәдән качарга кирәк?

12 Иң башта Петернең: «Сөеклеләрем! Сездән, килмешәкләрдән һәм мосафирлардан [«вакытлыча яшәүчеләрдән», ЯД] үтенәм: җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән читләшегез»,— дип әйткән сүзләренә игътибар итик (1 Петер 2:11). Чын мәсихчеләр, рухи мәгънәдә, «килмешәкләр һәм вакытлыча яшәүчеләр», чөнки аларның тормышлары — рух белән майланган мәсихчеләр өчен күктә, ә «башка сарыклар» өчен җирдә булачак оҗмахтагы мәңгелек тормыш өметенә тупланган (Яхъя 10:16; Филиппуйлыларга 3:20, 21; Еврейләргә 11:13; Ачылыш 7:9, 14—17). Ә «гөнаһлы теләкләр» нәрсә ул? Бу — бай булырга һәм җәмгыятьтә атаклылык теләү, әхлаксыз җенси теләкләр һәм «көнчелек» белән «комсызлык» (Көлессәйлеләргә 3:5; 1 Тимутегә 6:4, 9; 1 Яхъя 2:15, 16).

13. «Гөнаһлы теләкләр» безнең «җанга каршы» ничек көрәшә?

13 Мондый теләкләр чыннан да безнең «җанга каршы көрәшәләр». Алар Алла белән мөнәсәбәтебезне җимерә һәм шуның белән мәсихче өметебезне (безнең «җаныбызны» яисә яшәвебезне) куркыныч астына куя. Мәсәлән, әгәр берәр әхлаксызлыкка кызыксыну үстерсәк, ничек без үз-үзебезне «тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итә» алабыз, ди? Әгәр без мал-мөлкәт җыю тозагына эләккән булсак, «барыннан да бигрәк, Аның [Алланың] Патшалыгын» эзли алырбызмы? (Римлыларга 12:1, 2; Маттай 6:33; 1 Тимутегә 6:17—19). Иң яхшысы Муса пәйгамбәр үрнәгенә иярү: бу дөнья тәкъдим иткәнне кире кагу һәм Йәһвәгә хезмәт итүне үз тормышыңда беренче урынга кую (Маттай 6:19, 20; Еврейләргә 11:24—26). Бу — дөнья белән дөрес мөнәсәбәткә ирешүнең мөһим ягы.

«Моннан ары... тәртибегез үрнәк булсын»

14. Ни өчен без, мәсихчеләр, тәртибебез үрнәк булуына омтылабыз?

14 Петернең чираттагы сүзләрендә яшәү өчен мөһим булган тагын бер җитәкчелек бар: «Мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк көндә Аны данласыннар өчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз [«моннан ары халыклар арасында тәртибегез үрнәк булсын», ЯД]» (1 Петер 2:12). Мәсихчеләр буларак без үрнәк булырга тырышабыз. Мәктәптә тырышып укыйбыз. Эш урыныбызда, хәтта хуҗабыз дөрес эшләмәгән кебек тоелса да, эшчән һәм намуслы булып калабыз. Әгәр гаиләдә ир яисә хатын гына мәсихче булса, ул мәсихче принципларын тотар өчен аеруча тырышлык куя. Бу һәрчакта да җиңел түгел, ләкин без үрнәк тәртибебез Йәһвәгә шатлык китерүен һәм Йәһвә Шаһите булмаган кешеләрдә яхшы тәэсир калдыра алуын беләбез (1 Петер 2:18—20; 3:1).

15. Без Йәһвә Шаһитләренең югары нормалы тәртибе киң танылган икәнен кайдан беләбез?

15 Күп Йәһвә Шаһитләренең тәртипнең югары нормаларын тотуда уңышлы булулары еллар дәвамында алар турында язылганнардан күренә. Мәсәлән, Италиянең «Темпо» дигән газетасында болай дип язылган булган: «Йәһвә Шаһитләре белән бергә эшләгән кешеләр аларны намуслы хезмәтчеләр, үз иманнарында нык инанган кешеләр итеп сурәтлиләр һәм хәтта алар үз иманнары белән бик нык мавыккан кебек тоела; ничек кенә булмасын, алар әхлакый сафлыклары өчен хөрмәткә лаек». Буэнос-Айреснең (Аргентина) «Геральд» дигән газетасында: «Йәһвә Шаһитләре елдан-ел үзләрен эшчән, җитди карашлы, сакчыл һәм Алладан куркып яшәүчеләр итеп күрсәтәләр»,— дип язылган булган. Россия галиме Сергей Иваненко болай дип яза: «Бөтен дөньяда Йәһвә Шаһитләре законга тел тидермәслек рәвештә буйсынулары һәм, аерым алганда, бөтен тиешле салымнарны түләүләре белән билгеле». Йәһвә Шаһитләре Зимбабведә конгресс үткәрер өчен кулланган бинаның менеджеры болай дип әйткән: «Мин Йәһвә Шаһитләренең төшкән кәгазьләрне җыеп йөрүләрен һәм бәдрәф җыештыруларын күрәм. Сездән соң тирә-як элеккегә караганда күпкә чистарак. Сезнең яшьләрегез инсафлы. Бөтен дөньяда Йәһвә Шаһитләренең күбрәк булуын телим».

Мәсихчеләр буйсынуы

16. Дөньяви хакимият белән без ничек мөгамәлә итәбез һәм ни өчен нәкъ шулай?

16 Петер шулай ук безнең дөньяви җитәкчеләр белән мөнәсәбәтебез турында әйтә. Ул болай дип яза: «Раббы хакы өчен кешеләрдә урнаштырылган тәртипкә, яисә барсыннан өстен булган патшага, яисә җинаятьчеләрне җәзаларга, игелек кылучыларга әҗерен бирергә аның тарафыннан куелган идарәчеләргә күндәм булыгыз. Чөнки Аллаһының ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән акылсыз һәм надан кешеләрнең авызын томалагыз» (1 Петер 2:13—15). Без Закон үтәлешен күзәтүче хөкүмәтләрнең безгә китергән файдалары өчен рәхмәтле һәм Петернең кушуы буенча, без аларның законнарына буйсынабыз һәм салымнар түлибез. Шул ук вакытта, без хөкүмәтләргә Алла тарафыннан закон бозучыларга җәза бирү хокукы бирелгәнен таныйбыз, әмма ләкин иң беренче дөньяви хакимияткә «Раббы хакы өчен» буйсынабыз. Бу Алла ихтыяры. Моннан тыш, безнең, явызлык эшләгән өчен җәза алып, Йәһвә исеменә хурлык китерәсебез килми (Римлыларга 13:1, 4—7; Титуска 3:1; 1 Петер 3:17).

17. «Надан кешеләр» безгә каршы чыкканда, безгә нәрсәдә шикләнмәскә була?

17 Кызганычка каршы, хакимнәр арасындагы кайбер «надан кешеләр» безне эзәрлекли һәм, башка төрле мөмкинлекләр кулланып, безгә каршы килә, мәсәлән, безнең оешмага кара ягучы кампанияләр оештыра. Ләкин Йәһвәнең билгеле көнендә аларның яла ягулары ачыкланачак һәм аларның «авызлары томаланачак». Моны безнең мәсихче тәртибебез ярдәмендә барлыкка килгән репутациябез ачык күрсәтә. Менә ни өчен хөкүмәтнең намуслы эшлеклеләре безне яхшылык эшләгән өчен еш мактыйлар (Римлыларга 13:3; Титуска 2:7, 8).

Алла коллары

18. Мәсихчеләр буларак безгә ирегебез белән дөрес кулланмауның нинди якларыннан качарга кирәк?

18 Петер: «Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү өчен файдаланмагыз; Аллаһының коллары кебек яшәгез»,— дип кисәтә (1 Петер 2:16; Гәләтиялеләргә 5:13). Безнең көннәрдә Изге Язмалар хакыйкатен белүебез безне ялган дин тәгълиматларыннан азат итә (Яхъя 8:32). Моннан тыш, безнең ихтыяр ирегебез бар һәм без үзебез сайлый алабыз. Ләкин без ирегебезне белеп кулланабыз. Кем белән аралашырга, ничек киенергә һәм бизәнергә, ничек күңел ачарга икәнен һәм хәтта эчемлек белән ризык сайлаганда да чын мәсихчеләр үзләрен канәгатьләндерүне түгел, ә Алла коллары икәнен исендә тоталар. Без «табигый теләкләребезнең» я бу дөнья холыксызлыгының коллары булырга я аның тәртибенә иярү урынына Йәһвәгә хезмәт итүне сайлыйбыз (Гәләтиялеләргә 5:24; 2 Тимутегә 2:22; Титуска 2:11, 12).

19—21. а) Дөньяви хакимнәргә карата безнең карашыбыз нинди? б) Кайберәүләр ничек «имандашларга ярату» күрсәтә? в) Безнең нинди мөһимрәк бурычыбыз бар?

19 Петер болай дип дәвам итә: «Һәммә кешеләрне хөрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшаны хөрмәт итегез» (1 Петер 2:17). Йәһвә Алла кешеләргә хакимлек итүнең югары дәрәҗәләрен алырга рөхсәт иткәнгә күрә, без бу кешеләргә тиешле хөрмәт күрсәтәбез. Хезмәтебезне тынычлыкта һәм Аллага тугры калып үткәрер өчен, без хәтта бу хакимнәр өчен дога да кылабыз (1 Тимутегә 2:1—4). Ләкин шул ук вакытта без «имандашларны яратабыз». Без мәсихче кардәшләребезгә зыян китерер өчен түгел, ә аларга файда булсын өчен һәрчакта хезмәт итәргә тырышабыз.

20 Мәсәлән, Африкадагы бер ил этник сугышлар аркасында бүленгән чакта, Йәһвә Шаһитләренең мәсихче тәртипләре аерылып торган. Швейцариянең бер газетасы болай дип язган: «1995 елда, „Африкалыларның хокуклары“ дигән оешма... [конфликтта] Йәһвә Шаһитләреннән башка бөтен дин оешмаларының да катнашуын исбат итте» («Reformierte Presse»). Африкадагы фаҗигале вакыйгалар турында хәбәр бөтен дөньяга таралганнан соң, Европада яшәүче Йәһвә Шаһитләре сугыш барган илләрдә яшәүче кардәшләренә һәм башка кешеләргә тоткарлыксыз азык-төлек белән дарулар җибәргәннәр (Гәләтиялеләргә 6:10). Алар Гыйбрәтле хикәя 3:27 дә язылган сүзләрне кулланган: «Хәлеңнән килгәндә мохтаҗларга игелек күрсәтүдән баш тартма».

21 Ләкин безнең дөньяви хакимнәргә хөрмәт күрсәтү бурычыннан һәм хәтта безнең кардәшләргә ярату күрсәтү бурычыннан да мөһимрәк тагы бер бурычыбыз бар. Нинди бурыч? Петер: «Алладан куркыгыз»,— дип әйткән. Һәркайсы кешегә караганда без күбрәк Йәһвәгә бурычлы. Ни өчен? Һәм без ничек Аллага бурычлы булу белән дөньяви хакимнәргә бурычлы булу арасындагы уртаклыкны таба алабыз? Чираттагы мәкаләдә без бу сорауларга җавап алырбыз.

Сезнең исегездәме?

• Гаиләдә мәсихчеләрнең нинди йөкләмәсе бар?

• Без җыелышларда бирергә әзерлегебезне ничек күрсәтә алабыз?

• Безнең дөньяга карата бурычларыбыз нинди?

• Тәртибебезнең югары нормалары нинди файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләр гаиләсе ничек зур шатлык чыганагы була ала?

[20 биттәге иллюстрацияләр]

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре бер-берсен ярата?

[20 биттәге иллюстрацияләр]

Без кардәшләр белән шәхси рәвештә таныш булмасак та, ничек аларга яратуыбызны күрсәтә алабыз?