Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен гафу үтенү шулкадәр авыр?

Ни өчен гафу үтенү шулкадәр авыр?

Ни өчен гафу үтенү шулкадәр авыр?

КАЛИФОРНИЯДӘГЕ (АКШ) законнар чыгара торган орган 2000 елның июль аенда закон кабул иткән. Бу закон бәрелешүдә катнашы булып та, җәрәхәт алганнарга мәрхәмәт күрсәткән кешеләрне җаваплылыктан коткару өчен билгеләнгән. Ни өчен закон кирәк булган соң? Бәрелешү җәрәхәт яисә зыян китергәндә, кешеләр еш кына гафу үтенергәме, юкмы дип икеләнә, чөнки бу судта гаебеңне тану кебек каралыр дип курка. Икенче яктан, минем алда кичекмәстән гафу үтенергә тиешләр дип уйлаучыларның кәефе бозылуы бар һәм зур булмаган вакыйга шактый зур бәхәскә әйләнүе мөмкин.

Әлбәттә, сез гаепле булмаган бәрелешү өчен гафу үтенергә кирәкми. Ә кайвакытта әйткән сүзләреңә карата игътибарлы булырга кирәк. Борынгы гыйбрәтле хикәядә: «Күп сөйләү гөнаһка китерер, ә телен тыйган акыллы булыр»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 10:19; 27:12). Шулай да, син ачык йөзле һәм ярдәмчел була аласың.

Күп кешеләрнең, хәтта суд процессының катнашы булмаганда да, гафу үтенмәүләре дөрес түгелмени? Өйдә хатын: «Минем ирем беркайчан да бернәрсә өчен дә гафу үтенми»,— дип зарлана ала. Эштәге мастер болай дияргә мөмкин: «Минем эшчеләрем үз хаталарын танымый һәм алар көчкә-көчкә генә, бик сирәк гафу итегез дип әйтә». Мәктәптә укытучы: «Балалар гафу итегез дип әйтергә өйрәнмәгән»,— дип белдерә ала.

Кешегә гафу үтенергә комачаулаган сәбәпләрнең берсе — аның гафу үтенүен кире кагарлар дип курку. Миңа аркасы белән борылырлар дигән уй белән борчылып, ул үзенең чын тойгыларын күрсәтмәскә мөмкин. Шуның өстенә, зыян күргән кеше, татулашуны үтә кыенлаштырып, рәнҗетүчесеннән бөтенләй качарга мөмкин.

Башка кешеләрнең тойгылары турында кайгыртмау — кайберәүләргә гафу үтенергә комачаулаучы тагы бер сәбәп. Алар: «Гафу үтенү мин инде эшләгән хатаны юкка чыгармас»,— дигән фикер йөртә ала. Хәтта, мөмкин булган нәтиҗәләр аркасында, мин гаепле дип әйтергә икеләнүчеләр дә бар. Алар: «Миңа җавап бирергә һәм акчалата түләргә туры килмәсме?» — дип курка. Әмма ләкин хатаны тануда иң зур тоткарлык — горурлык. «Мин гаепле»,— дип әйтер өчен бик горур булган кеше, чынында: «Хатамны танып, мин үземне түбәнсетергә теләмим. Бу минем дәрәҗәмне төшерәчәк»,— дигән нәтиҗәгә килүе мөмкин.

Сәбәбе нинди генә булмасын, күп кешеләргә гафу үтенү сүзләрен әйтүе авыр. Шулай да, чыннан да гафу үтенергә кирәкме? Гафу үтенү нинди файда китерә?

[3 биттәге иллюстрация]

«Балалар гафу итегез дип әйтергә өйрәнмәгән».

[3 биттәге иллюстрация]

«Минем эшчеләрем үз хаталарын танымый».

[3 биттәге иллюстрация]

«Минем ирем беркайчан да гафу үтенми».