Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Соңгы көннәрдә мәсихчеләр битарафлыгы

Соңгы көннәрдә мәсихчеләр битарафлыгы

Соңгы көннәрдә мәсихчеләр битарафлыгы

«Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (ЯХЪЯ 17:16).

1, 2. Гайсә шәкертләренең дөнья белән мөнәсәбәте турында нәрсә әйткән һәм аның сүзләре нигезендә нинди сораулар барлыкка килә?

КАМИЛ кеше булып яшәвенең соңгы төнендә Гайсә шәкертләре алдында озак итеп догада Аллага мөрәҗәгать иткән. Догасында ул барлык чын мәсихчеләрнең тормышына кагылышлы сүзләр әйткән. Шәкертләрен исәптә тотып, ул болай дигән: «Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем. Дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:14—16).

2 Гайсә аның шәкертләре бу «дөньядан түгел» дип ике тапкыр әйткән. Моннан тыш, аларның бу дөньядан булмаулары киеренкелеккә китерергә тиеш — дөнья аларны нәфрәт итәчәк. Ләкин мәсихчеләргә куркыр өчен сәбәп юк; Йәһвә аларны саклаячак (Гыйбрәтле хикәя 18:10; Маттай 24:9, 13). Гайсәнең сүзләре мондый сораулар барлыкка китерергә мөмкин: ни өчен чын мәсихчеләр «дөньядан түгел»? «Дөньядан түгел» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Әгәр дөнья мәсихчеләрне нәфрәт итә икән, ул чагында аларның дөньяга карата карашы нинди булырга тиеш? Аерым алганда, аларның бу дөнья хөкүмәтләренә карашлары нинди? Бу сорауларга Изге Язмаларга нигезләнгән җаваплар табу бик мөһим, чөнки бу сораулар безнең барыбызга да кагыла.

«Без үзебез Аллаһыдан»

3. а) Дөньядан безне нәрсә аерып тора? б) Дөньяның «явыз иблис хакимлеге астында» булуына нинди дәлил бар?

3 Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребез — бу «дөньядан түгел» икәнебезнең бер сәбәбе. Рәсүл Яхъя: «Без үзебезнең Аллаһыдан булуыбызны, ә бөтен дөньяның исә явыз иблиснең хакимлеге астында булуын беләбез»,— дип язган (1 Яхъя 5:19). Яхъяның дөнья турындагы сүзләре бик дөрес. Бөтен җирләрдәге сугышлар, җинаятьләр, мәрхәмәтсезлек, җәберләүләр, намуссызлык һәм әхлаксызлык бу дөньяга Алла түгел, ә Иблис тәэсир итә икәненә дәлил булып тора (Яхъя 12:31; 2 Көринтлеләргә 4:4; Эфеслеләргә 6:12). Йәһвә Шаһите булгач, кеше инде бу явыз эшләрдә катнашмаячак яисә аларны хупламаячак һәм бу аның «дөньядан түгеллеген» аңлата (Римлыларга 12:2; 13:12—14; 1 Көринтлеләргә 6:9—11; 1 Яхъя 3:10—12).

4. Без «Йәһвәнеке» икәнлегебезне ничек күрсәтәбез?

4 Дөньядан аермалы буларак, мәсихчеләр «Аллаһыдан» дип әйткән Яхъя. Үзләрен Йәһвәгә багышлаган барлык кешеләр аныкы. Рәсүл Паул: «Әгәр яшибез икән — Раббы өчен яшибез, үләбез икән — Раббы өчен үләбез. Шуңа күрә, яшибезме яки үләбезме — без һәрвакыт Раббыныкы [«Йәһвәнеке», ЯД]»,— дип әйткән (Римлыларга 14:8; Мәдхия 115:6). Йәһвәнеке булганга күрә без аңа гына тугрылык күрсәтәбез (Чыгыш 20:4—6). Димәк, чын мәсихче тормышын нинди дә булса дөньяви эшкә багышламый. Һәм дәүләт символларын хөрмәт итсә дә, ул аларга берничек тә, хәтта эченнән дә, табынмый. Ул, шулай ук, спорт «йолдызларына» яисә бүгенге башка потларга табынмый. Әлбәттә, ул башкаларның моны эшләү теләкләрен хөрмәт итә, ләкин үзе Барлыкка Китерүчегә генә гыйбадәт кыла (Маттай 4:10; Ачылыш 19:10). Бу да аны дөньядан аерып тора.

«Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»

5, 6. Алла Патшалыгына буйсыну безне ничек дөньядан аера?

5 Мәсихчеләр Гайсә Мәсихнең шәкертләре һәм Алла Патшалыгы гражданнары һәм бу да аларны дөньядан аерып тора. Понтий Пилат алдында җавап тотканда Гайсә: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдләр кулына тапшырылмавым өчен көрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип әйткән (Яхъя 18:36). Патшалык Йәһвә исемен изгеләндерәчәк, аның хакимлеген аклаячак һәм аның ихтыяры күктә булган кебек җирдә дә үтәләчәк (Маттай 6:9, 10). Аллага хезмәт иткәндә Гайсә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм ул бу дөнья төзелешенең ахырына кадәр бу хәбәрне аның шәкертләре игълан итәчәк дигән (Маттай 4:23; 24:14). Ачылыш 11:15 тә: «Дөнья патшалыгы инде Раббыбызның һәм Аның Мәсихенең Патшалыгы булды. Раббы мәңге патшалык итәчәк»,— дип язылган сүзләр тулысынча 1914 елда үтәлгән. Күктәге бу Патшалык бик якын вакытта бары тик үзе генә кешелек өстеннән идарә итәчәк (Даниел 2:44). Бервакыт хәтта дөньяви җитәкчеләр дә аның хакимлеген танырга мәҗбүр булачак (Мәдхия 2:6—12).

6 Шулай итеп, безнең көннәрдә чын мәсихчеләр Алла Патшалыгы гражданнары һәм алар Гайсәнең «барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез» дигән киңәшен тоталар (Маттай 6:33). Бу алар яшәгән илләренә тугры түгел дигәнне аңлатмый, ләкин рухи мәгънәдә алар дөньядан аерылган. Беренче гасырдагы кебек, бүгенге мәсихчеләрнең төп йөкләмәсе — «Аллаһы Патшалыгы хакында» шаһитлек бирү (Рәсүлләр 28:23). Алла билгеләгән эшкә каршы торырга бер кеше хөкүмәтенең дә хокукы юк.

7. Чын мәсихчеләр ни өчен битарафлык саклый һәм алар моны ничек күрсәтә?

7 Йәһвә Шаһитләре — Йәһвәнеке, шулай ук алар Гайсә Мәсих шәкертләре һәм Алла Патшалыгының гражданнары, шуңа күрә алар ХХ һәм XXI гасырларда ил ара яисә гражданлык конфликтларында битарафлык саклаганнар һәм әле дә саклауларын дәвам итәләр. Бу конфликтларда алар бер якны да якламый, армияләрнең берсендә дә катнашмый һәм берәр дөньяви хәрәкәтләрдә дә катнашырга өндәми. Җиңеп чыга алмаслык кебек күренгән каршылыкларга карамастан, алар искиткеч иман күрсәтә һәм 1934 елда Германиянең нацист җитәкчеләренә язган хатында чагылган принципларны тота: «Без сәяси көрәштә катнашмыйбыз, ә Патшасы Мәсих булган Алла патшалыгына тулысынча буйсынабыз. Без бер кешегә дә зыян китерергә я явызлык эшләргә теләмибез. Без тынычлыкта яшәргә һәм, мөмкин булганча, барлык кешеләргә дә яхшылык эшләргә телибез».

Мәсихнең илчеләре һәм вәкилләре

8, 9. Йәһвә Шаһитләрен бүген нинди мәгънәдә илчеләр һәм вәкилләр дип атап була һәм бу ничек аларның башка халыклар белән мөнәсәбәтенә тәэсир итә?

8 Паул үзен һәм майланган мәсихчеләрне, имандашларын, «Мәсих урынына илчеләр» дип атый һәм «Алла Үзе безнең аша чакыра кебек» дип яза (2 Көринтлеләргә 5:20, ЯД; Эфеслеләргә 6:20, ЯД). 1914 елдан рух белән майланган мәсихчеләрне чыннан да Алла Патшалыгының илчеләре дип атап була һәм алар бу Патшалыкның «уллары» (Маттай 13:38, ЯД; Филиппуйлыларга 3:20; Ачылыш 5:9, 10). Моннан тыш, Йәһвә халыклардан «бихисап күп» «башка сарыклар» — җирдә мәңге яшәргә өметләнгән мәсихчеләрне җыя һәм алар аның майланган улларына «илчеләр» эшендә булышлык итә (Ачылыш 7:9; Яхъя 10:16). Бу «башка сарыкларны» Алла Патшалыгының «вәкилләре» дип атап була.

9 Илче һәм аның ярдәмчеләре үзләре хезмәт иткән илләрнең эшләрендә катнашмый. Шулай ук мәсихчеләр дә дөнья халкының сәяси эшләренә карата битарафлык саклый. Алар милләт, раса, җәмгыять яисә икътисади кызыксынуларны хуплаган бернинди дә төркем ягына басмыйлар (Рәсүлләр 10:34, 35). Киресенчә, алар «һәркемгә... игелек эшлиләр» (Гәләтиялеләргә 6:10). Йәһвә Шаһитләре битараф булганга күрә, бер кеше дә, Йәһвә Шаһитләре раса, милләт яисә кабилә каршы килүләрендә бу кешегә каршы булган якның кызыксынуларын яклый дип, аларның хәбәрләрен кире кага алмый.

Ярату белән аерылып торалар

10. Мәсихче өчен ярату ни дәрәҗәдә мөһим?

10 Мәсихчеләрнең дөнья эшләренә карата битараф булуларының тагы бер сәбәбе — аларның башка мәсихчеләр белән мөнәсәбәтләре. Гайсә шәкертләренә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйткән (Яхъя 13:35). Кардәшлекне ярату — бу мәсихчеләрне аерып торучы якның иң мөһиме (1 Яхъя 3:14). Чын мәсихченең Йәһвә, Гайсә һәм туганнары белән мөнәсәбәтләре якын булган кебек, башка мәсихчеләр белән дә мөнәсәбәтләре якын. Мәсихченең яратуы бары тик үз җыелышы белән генә чикләнми: ул «бөтен дөнья имандашларын» чолгап ала (1 Петер 5:9, ЯД).

11. Йәһвә Шаһитләре арасында булган ярату ничек аларның тәртипләренә тәэсир итә?

11 Безнең көннәрдә Йәһвә Шаһитләре, Исай 2:4 тә язылган сүзләрне тулысынча үтәп, кардәшлекнең яратуын күрсәтәләр: «Кылычларын яңадан чүкеп сабаннар ясаячаклар, ә сөңгеләреннән — ураклар: халык халыкка кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга башка өйрәнмәячәк». Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән чын мәсихчеләрнең Алла һәм бер-берсе белән мөнәсәбәтләре тыныч (Исай 54:13). Алланы һәм кардәшләрен яратканга күрә, алар өчен башка җирләрдәге кардәшләренә яисә һәркайсы кешегә каршы кул күтәрү акылга сыймаслык. Аларның тынычлыгы һәм бердәмлеге — бу аларның гыйбадәт кылуының әһәмиятле өлеше һәм аларда Алла рухы булуын һичшиксез күрсәтә (Мәдхия 132:1; Михей 2:12; Маттай 22:37—39; Көлессәйлеләргә 3:14, ЯД). «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә» икәнен белеп, алар «тынычлыкны эзлиләр һәм аны тоталар» (Мәдхия 33:15, 16).

Мәсихчеләрнең дөньяга карашы

12. Йәһвә Шаһитләре бу дөнья кешеләренә карата Йәһвәнең нинди карашына иярә һәм алар моны ничек башкара?

12 Йәһвә бу дөньяга тулысынча хөкем чыгарган, ләкин һәрбер аерым кешене әле хөкем итмәгән. Ул моны Гайсә Мәсих аша Үзе билгеләгән вакытта башкарачак (Мәдхия 66:4, 5; Маттай 25:31—46; 2 Петер 3:10). Әлегә ул кешелеккә бөек яратуын күрсәтә. Һәрбер кешенең дә мәңге яшәргә мөмкинлеге булсын өчен, ул хәтта үзенең бердәнбер Улын биргән (Яхъя 3:16). Мәсихчеләр буларак, без яратуда Аллага охшарга тырышабыз: Алланың кешеләрне коткарыр өчен кылган эшләрен башкаларга сөйлибез һәм моны хәтта алар безне еш кире каксалар да һәм тыңларга теләмәсәләр дә башкарабыз.

13. Дөньяви җитәкчеләргә карата безнең караш нинди булырга тиеш?

13 Ә дөньяви хакимнәргә карата безнең карашыбыз нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап биреп Паул болай дип язган: «Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чөнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган» (Римлыларга 13:1, 2). Кешеләрнең хакимлек итүе чагыштырмача урында тора (бер-берсеннән дәрәҗәләре белән югарырак яисә түбәнрәк, әмма ләкин Йәһвәгә караганда һәрвакыт түбән), чөнки Зур Кодрәтле аларга хакимлек итәргә рөхсәт итә. Мәсихче дөньяви хакимияткә буйсына, юкса ул Йәһвәгә буйсынмас иде. Ләкин Алла таләпләре белән кеше хөкүмәтенең таләпләре арасында каршы килү барлыкка килгәндә нәрсә эшләргә?

Алла һәм кеше хөкүмәтләренең кануннары

14, 15. а) Даниел буйсыну белән бәйле булган конфликттан ничек кача алган? б) Өч яһүди, буйсынуга кагылышлы конфликттан кача алмагач, үзләрен ничек тоткан?

14 Даниел һәм аның өч дусты кеше хөкүмәтләре белән Алла хакимлегенә буйсынуга нинди дөрес караш булырга тиешлегенә искиткеч үрнәк биргәннәр. Бу дүрт яһүди егете Бабыл әсирлегенә эләккәч, шул җирнең кануннарына буйсынган һәм озакламыйча алар махсус тәрбияләүгә бирелгән булган. Даниел бу тәрбияләүнең Йәһвә Канунына берәр нәрсә белән каршы килә алуын алдан ук күреп, моның турында алар өстеннән куелган кеше белән сөйләшкән. Нәтиҗәдә, бу дүрт яһүди егетенең вөҗданын исәпкә алып, үзгәрешләр кертелгән булган (Даниел 1:8—17). Йәһвә Шаһитләре Даниел үрнәгенә иярә — көтелмәгән проблемалардан качар өчен, хөкүмәт вәкилләренә әдәпле итеп үз карашларын аңлаталар.

15 Ләкин икенче тапкыр бу дүрт яһүди егете буйсынуга кагылышлы конфликттан кача алмаган. Бабыл патшасы Деир тигезлегендә зур пот куйган һәм бар булган хөкүмәт эшлеклеләренә, шул исәптән өлкә хакимнәренә, аның тантаналы ачылуына килергә кушкан. Ул көннәрдә Даниелның өч дусты Бабыл җиренең өлкәләрендә хакимнәр булып билгеләнгән булган һәм бу боеру аларга да кагылган. Бәйрәмнең билгеләнгән вакытында барлык җыелган кеше бу потка йөзтүбән егылырга тиеш булган. Ләкин яһүдләр моның Алла канунына каршы килә икәнен белгән (Икенчезаконлык 5:8—10). Шуңа күрә бар кеше дә йөзтүбән егылганда, алар үз урыннарында калган. Патша боеруын тыңламаган өчен аларны куркыныч үлем көткән һәм аларны бары тик могҗиза гына коткарган; ләкин алар үзләрен куркыныч астына куюны Йәһвәне тыңламаудан яхшырак дип санаган (Даниел 2:49—3:29).

16, 17. Вәгазьләмәскә дигән боеру ишеткәч, рәсүлләр нәрсә дип җавап биргән һәм ни өчен?

16 Беренче гасырда Гайсә Мәсихнең рәсүлләрен Иерусалимдагы яһүд җитәкчеләре каршына китергәннәр. Бу җитәкчеләр аларга Гайсә хакында вәгазьләмәскә кушкан. Нәрсә эшләргә шәкертләргә? Гайсә аларга барлык халыклардан, шул ук исәптән Яһүдиядә дә, шәкертләр әзерләргә боеру биргән. Ул аларга шулай ук Иерусалимда һәм барлык дөньяда минем шаһитләрем булырсыз дип әйткән (Маттай 28:19, 20; Рәсүлләр 1:8). Рәсүлләр Гайсәнең боеруы — бу Алла ихтыяры икәнен белгән (Яхъя 5:30; 8:28). Шуңа күрә алар: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дип әйткән (Рәсүлләр 4:19, 20; 5:29).

17 Рәсүлләр фетнәче булмаган (Гыйбрәтле хикәя 24:21). Әмма кеше җитәкчеләре аларга Алла ихтыярын үтәргә каршы килгәндә, алар бары тик: «Кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дип әйткәннәр. Гайсә без «кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирергә» тиешбез дип әйткән (Марк 12:17). Әгәр без кеше сүзен тыңлап Алла боеруын бозсак, без Алланыкын кешеләргә бирер идек. Ләкин без алай эшләмибез, без кайсарга аңа тиешлесен бирәбез, ләкин иң югары хакимият итеп Йәһвәнең хакимиятен таныйбыз. Ул Галәмнең Хакиме, Барлыкка Китерүче, хакимлек Чыганагы (Ачылыш 4:11).

Без нык торабыз

18, 19. Безнең күп кардәшләребез нык торуда нинди үрнәк бирделәр һәм без аларның үрнәгенә ничек иярә алабыз?

18 Безнең көннәрдә ил хөкүмәтләренең күбесе Йәһвә Шаһитләренең битарафлыгын таный һәм моның өчен без аларга рәхмәтлебез. Ләкин кайбер илләрдә Шаһитләр каты каршылыклар белән очрашканнар һәм очрашалар. ХХ гасыр буена кайбер кардәшләребезгә нык көрәшергә — рухи мәгънәдә «иман көрәшен каһарманнарча алып барырга» туры килгән һәм бу безнең көннәрдә дә дәвам ителә (1 Тимутегә 6:12).

19 Безгә, алар кебек нык торырга нәрсә ярдәм итә? Беренчедән, без истә тотабыз: без каршы килүне көтәргә тиешбез. Каршылыклар белән очрашканда бу безне шаккатырырга яисә аптырашта калдырырга тиеш түгел. Паул Тимутене болай дип кисәткән: «Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер» (2 Тимутегә 3:12; 1 Петер 4:12). Иблис хөкем сөргән дөньяда ничек инде без каршы килү белән очрашмыйбыз, ди? (Ачылыш 12:17). Без тугры булганда, «гаҗәпләнүче һәм... яманлаучы» кешеләр һәрчакта да табылачак (1 Петер 4:4).

20. Нинди көч бирүче хакыйкатьләр безнең искә төшерелә?

20 Икенчедән, без Йәһвә һәм аның фәрештәләре безгә таяныч бирүләренә ышанабыз. Пәйгамбәр Элиша бу турыда болай дип әйткән: «Безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк» (4 Патшалык 6:16; Мәдхия 33:8). Йәһвәнең, ниндидер максатны исәптә тотып, каршы килүчеләргә әлегә үз эшләрен дәвам итәргә рөхсәт итүе, ихтимал. Ләкин ул һәрчакта да безгә түзәр өчен кирәк булган көчне бирәчәк (Исай 41:9, 10). Кайберәүләр үтерелгән дә булган, ләкин бу безнең рухыбызны җимерми. Гайсә болай дип әйткән: «Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Бәлки күбрәк җәһәннәмдә җанны да, тәнне дә һәлак итә алучы Аллаһыдан куркыгыз!» (Маттай 10:16—23, 28). Бу дөнья төзелешендә без бары тик «вакытлыча яшәүчеләр» генә. Һәм монда яшәгәндә без «чын тормышка» — Алланың яңа дөньясындагы мәңгелек тормышка ирешергә омтылабыз (1 Петер 2:11, ЯД; 1 Тимутегә 6:19). Аллага тугрылык саклап яшәсәк, безне бер кеше дә бу бүләктән аера алмый.

21. Безгә нәрсәне һәрчакта исебездә тотарга кирәк?

21 Әйдәгез, безнең Йәһвә Алла белән кыйммәтле мөнәсәбәтебезне һәрчакта истә тотыйк. Гайсә Мәсихнең шәкертләре булу һәм Патшалык гражданнары булуның бәхетле мөмкинлеген һәрчакта да кадерләргә тиешлегебезне онытмыйк. Әйдәгез, чын күңелдән кардәшләрне яратыйк һәм алар күрсәткән яратуга һәрчакта шатланыйк. Ләкин барыннан да бигрәк, әйдәгез, мәдхия җырлаучының: «Ходайга ышан, батыр бул, һәм синең йөрәгең ныгысын һәм Ходайга ышан»,— дигән сүзләренә игътибарлы булыйк (Мәдхия 26:14; Исай 54:17). Шул чакта без, безгә кадәр булган бик күп мәсихчеләр кебек, өметебездә ышанычлы булып нык тора алабыз; шул чакта без мәсихче битарафлыгыбызны тугрылык белән саклый һәм бу дөньяныкы булмыйча кала алабыз.

Сез аңлата аласызмы?

• Безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтебез ничек безне дөньядан аерып куя?

• Ничек без, Алла Патшалыгы гражданнары, бу дөньяда битарафлык саклый алабыз?

• Кардәшләрне ярату ничек безне битарафлык сакларга һәм дөньядан аерылган булырга бурычлы итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Алла Патшалыгына буйсынуыбыз дөнья белән мөнәсәбәтебезгә ничек тәэсир итә?

[26 биттәге иллюстрация]

Хуту һәм тутси шатланып бергә эшлиләр.

[27 биттәге иллюстрация]

Яһүд һәм гарәб мәсихче кардәшләр.

[27 биттәге иллюстрация]

Сербия, Босния һәм Хорватия мәсихчеләренә бергә булу шатлык китерә.

[28 биттәге иллюстрация]

Җитәкчеләр Алла канунын бозарга дигән боеру биргәндә, нәрсә эшләү дөрес булыр?