Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

● Изге Язмаларны өйрәнә башлаганчыга кадәр без хатыным белән аерылыштык, әхлаксызлык аркасында түгел, ә бер-беребез белән уртак тел таба алмаган өчен. Хәзер мин мәсихче. Изге Язмалар буенча, мин яңа никахка керә аламмы?

Сез тасвирлаган шартларда кешенең Изге Язмалар буенча яңа никахка керергә ирекле булуы Алла карашыннан чыгып караганда никах өзелгәнме, юкмы икәнлегенә бәйле.

Мәсихче булганчыга кадәр сез рәсми рәвештә, бәлки, үзара характерларыгыз туры килмәү кебек законда каралган сәбәп буенча, аерылышкан булгансыз. Хөкүмәт күзлегеннән чыгып караганда никах өзелгән. Ләкин сезне, мөгаен, Иң Югары Законнар Чыгаручы сезгә һәм элеккеге хатыныгызга әлегә кадәр «бер тәнгә» караган кебек карыймы икәне кызыксындырадыр (Яшәеш 2:22—24).

Моны аңларга безгә Гайсәнең сүзләре ярдәм итәчәк. Кешеләрнең төрле сәбәпләр аркасында аерылышканнарын таныганнан соң, ул: «Ир кеше, зина кылу (грек телендә порниа) сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша һәм башкага өйләнә икән, ул зина кыла»,— дип өстәгән (Маттай 19:9; 5:32). Димәк, Изге Язмалар буенча, яңа никахка керергә хокук бирә торган аерылышу өчен бердәнбер сәбәп — бу уйнашчылыкны һәм башка тупас җенси әхлаксызлыкны үз эченә алган «зина кылу» яки порниа.

Шулай итеп, әгәр дә хатыныгыз зина кылуда гаепле булган булса, сезнең аерылышу өчен Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәбегез булган булыр иде. Әгәр сез бу очракта — зина кылу аркасында яисә чынбарлыкка туры килгән башка законлы сәбәп буенча — аерылышсагыз, сез моннан ары аның белән «бер тән» булмаган булыр идегез. Һәм киресенчә, әгәр дә зина кылуда сез гаепле булган булсагыз, ә хатыныгыз сезне гафу итүдән баш тарткан булса һәм аерылышуга ирешсә, сез икегез дә Изге Язмалар буенча яңа никахка керергә ирекле булган булыр идегез.

Ләкин сез аерылышыр алдыннан әхлаксызлык булмады дип әйтәсез. Алай булгач, Гайсәнең сүзләрен күздә тотсак, аерылышканнан соң никах Алла каршында үзеннән-үзе өзелгән дип уйларга нинди сәбәп бар? Мәсихче юлына баскач, кеше элекке гөнаһлары өчен Алладан гафу итүен сорый алса да, бу аның үткәндәге бөтен бурычлары юкка чыга дигәнне аңлатмый (1 Яхъя 1:7; 1 Көринтлеләргә 6:9—11). Күз алдына китерегез: сез дустыгыздан бурычка акча алып торгансыз һәм аны өлешләп кайтарырга сөйләшкәнсез, ди. Шуннан соң сез мәсихче булгансыз. Бу сезнең бурычыгызны юкка чыгарган булыр идеме? Юк. Бурычларны бирүгә карата Алла карашын белгәннән соң, сез, мөгаен, үз бурычыгызга тагын да җитдирәк караган булыр идегез (Мәдхия 36:21; 14:4; 111:5). Никах турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Сез өйләнешкәч, Алла сезнең икегезгә «бер тәнгә» караган кебек карый башлаган. Шуңа күрә үзегездән сорагыз: ә хәзер Аллага безне «бер тән» итеп санамаска берәр нигез бармы?

Нигезнең булуы мөмкин. Сез аерылышканнан соң, Алла каршында никахны өзә алырлык нәрсәнеңдер килеп чыгуы ихтимал булган. Бу сорауны без Гайсәнең Маттай 19:9 дәге сүзләре яктылыгында карап, моның ничек булуы мөмкин икәнен аңларбыз. Әйе, элек сез әхлаксызлык кылмагансыз, ләкин, әгәр дә хатыныгыз сезнең белән аерылышканнан соң, сез зина кылган булсагыз, никах өзелгән дип саналыр иде. Ул сездән киткән һәм соңрак, сезгә «бер тәнгә» караган кебек карамас өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәп барлыкка килгән. Икенче яктан, аерылышудан соң «зина кылуда» хатыныгыз да гаепле була алган. Мондый шартларда Гайсә, никах Алла каршында өзелгән, дип санарга рөхсәт иткән, чөнки сез моңа тикле аерылышкансыз, ә хәзер сез, гаепле булмаган ир, элекке хатыныгызның әхлаксызлык кылганын ачыклагансыз.

Димәк, сез тасвирлаган очракта, аерылышудан соң нәрсә булганы я булмаганы, Алла каршында сез икегез һаман да «бер тән» булып каласызмы икәнне ачыклауда, хәлиткеч роль уйнавы мөмкин.

Әгәр сез Алла күзлегеннән чыгып караганда, Изге Язмалар буенча яңадан өйләнергә ирекле түгел икәнегезне ачыкласагыз, нәрсә эшли аласыз? Бер мөмкинлек — элекке хатыныгызга үзегез белгән Изге Язмалар хакыйкатен сөйләү. Бәлки, сез аңа Изге Язмалар кешене үзгәртергә һәм элек тормышлары кайгы белән тулы булган кешеләргә бәхет китерергә сәләтле икәнен күрергә ярдәм итә алырсыз. Һәм әгәр сез икегез дә яңадан бергә булырга карар итсәгез, гаилә союзыгыз барысы каршында да хөрмәтләнсен өчен, сез законлы рәвештә өйләнешергә тиеш (Еврейләргә 13:4).

Әгәр ул хәзерге вакытта килешергә теләмәсә, сез, мөгаен әлегә кадәр алып барган, әхлакый чиста тормыш рәвешегезне дәвам итегез (Ягъкуб 3:17; 1 Тессалуникәлеләргә 4:3—5). Рәсүл Паул, хатыны булмаган кешеләр үзләренең буш вакытын һәм үз иркен бик лаеклы итеп чын гыйбадәт кылыр өчен сарыф итә ала, дип аңлаткан * (1 Көринтлеләргә 7:29—35). Мәсихчеләр җыелышы белән даими рәвештә аралашу, вәгазьләүдә актив катнашу һәм Алла Сүзен өйрәтү белән мәшгуль булу бик күп канәгатьләнү һәм фатихалар китерәчәк.

Вак акчага уйнау зарарлымы?

Алла Сүзендә бу сорау тәфсилләп каралмый, шулай да анда барлык акчага уйнауларның да Изге Язма принципларына капма-каршы булуы тулысынча ачык әйтелә *. Мәсәлән, акчага уйнауның комсызлык уятуы безнең һәркайсыбызга ачык. Бу факт үзе генә дә мәсихчеләр өчен мөһим сәбәп, чөнки Изге Язмалар «комсызлар» Аллаһы Патшалыгына ия булмаячак дип әйтә һәм комсызлыкны потка табыну белән беррәттән куя (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Көлессәйлеләргә 3:5).

Отышлы уеннар шулай ук дан сөюгә китерә һәм начар ярышу рухы, җиңәргә көчле теләк уята. Рәсүл Паул: «Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән көнләшеп, дан сөюче булмыйк»,— дип язганда шул турыда кисәткән (Гәләтиялеләргә 5:26). Моннан тыш, отышлы уеннар кайберәүләрдә уңышка ышаныч уята. Уенда катнашучылар үз уңышларына тәэсир итәргә тырышып, төрле хорафатларга таяна. Бу кешеләр безгә тугрылыксыз исраиллеләрне хәтерләтә. Алар «уңышка табына һәм ялган язмыш алласына ышана башладылар» (Исай 65:11, Хәзерге тәрҗемә).

Кайберәүләр, туганнар һәм якын дуслар белән, аяусыз ярышмыйча, карта я өстәл өсте уены уйнаганда вак акча кую—зыянсыз күңел ачу, дип фикер йөртә ала. Дөрес, бәләкәй суммага уйнаган кеше үзен комсыз, дан сөючән, ярышучан, я хорафатка ышанучан, дип санамый. Шулай да, аның акчага уйнавы үзе белән бергә уйнаучыларга ничек тәэсир итә соң? Күп һәвәс уенчылар күңел ачу өчен генә вак акчага уйнаудан башлаган (Лүк 16:10). Зыянсыз булып күренгән уен-көлке аларны кайгылы нәтиҗәгә китергән.

Бу бигрәк тә балалар турында сүз барганда шулай була. Күп балаларны вак акча оту бик мавыктыра һәм алар күбрәк суммага кызыга башлый (1 Тимутегә 6:10). Отышлы уеннарга һәвәслек проблемалары белән шөгыльләнүче Аризона оешмасы Кушма Штатларда озак вакыт тикшерүләренең нәтиҗәләрен бастырып чыгарган. Бу нәтиҗәләр отышлы уеннарга бирелеп киткән күп кешеләрнең уеннары бала чактан ук, «спорт ярышлары турында акчага бәхәсләшүдән, я дуслары һәм туганнары белән карта уйнаудан» башланганын раслый. Икенче белдермәдә, «балалар отышлы уеннарны өйдә, гадәттә, гаиләсе һәм туганнары белән карта уйнаудан башлый», дип әйтелә. Анда «отышлы уеннар уйнаучы балаларның утыз проценты моны унбер яшькә тикле үк башлаган», дип өстәлә. Патологик һәм отышлы уеннарга хирыс булган уенчыларның проблемаларына багышланган тикшеренү буенча, күп үсмерләр үз хирыслыгын канәгатьләндерү өчен җинаятьчелек яисә әхлаксызлык белән шөгыльләнеп акча эшли. Башта зыянсыз кебек тоелган уенның нәтиҗәсе нинди фаҗигале!

Без болай да бик күп тозак һәм күңел аздыргыч нәрсәләр белән тулы дөньяда яшәгәнлектән, ни өчен үзеңне тагы бер куркынычка дучар итәргә? (Гыйбрәтле хикәя 27:12). Комарлы уеннар уйнау — балаларсызмы я балалар беләнме, кечкенә суммагамы я зургамы — безнең рухилыкка зыян китерә, шуңа күрә безгә аннан качу кирәк. Ял итәр өчен генә карта я өстәл өсте уеннары уйнаучы мәсихчеләргә исәпне язып бару, я уенны күңел ачу өчен генә, исәп алып бармый уйнау яхшырак булыр иде. Үзенең рухилыгы, шулай ук дусларының һәм гаиләсенең рухилыгы турында кайгыртучы акыллы мәсихчеләр акчага, хәтта вак акчага, уйнаудан кача.

[Искәрмәләр]

^ 11 абз. «Уяныгыз» дигән журналның (ингл.) 1972 ел 8 декабрь санының 5—8 битләрен, «Күзәтү манарасы»ның (ингл.) 1977 ел 1 май санының 264—268 битләрен һәм «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1996 ел 15 октябрь санының 10—14 битләрен карагыз.

^ 13 абз. Лотерея, карта һәм шакмак уеннары кебек отышлы уеннар уйнаганда, һәм шулай ук уенның, вакыйганың, я очракның нәтиҗәсе турында бәхәсләшкәндә акча куялар.