Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аерылышу өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бердәнбер сәбәп

Аерылышу өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бердәнбер сәбәп

Аерылышу өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бердәнбер сәбәп

ТАУДАГЫ вәгазендә Гайсә Мәсих болай дип әйткән: «Ата-бабаларыгызга: „Берәрсе хатынын аерып җибәрә икән, аңа аерылышу кәгазе бирсен“,— дип әйтелгән иде. Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, хатынының зина кылу [«уйнашлык», ЯД] сәбәбе булмый торып, аның белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Һәм аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла» (Маттай 5:31, 32). Шулай ук, Гайсә хатыннар белән аерылышырга Муса биргән рөхсәт «башта» булмаганын фарисейләргә аңлаткан һәм шуннан соң: «Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылу [«уйнашлык», ЯД] сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша һәм башкага өйләнә икән, ул зина кыла»,— дип әйткән (Маттай 19:8, 9). «Зина кылучы» һәм «уйнашчы» дигән сүзләр бүген, гадәттә, төрле мәгънә йөртә. «Уйнашчылар» — бу никахлашмаган, ләкин үз теләкләре белән каршы җенес белән җенси мөнәсәбәтләргә керүче кешеләр. «Зина кылучылар» — бу никахлашкан, ләкин җенси мөнәсәбәтләргә үз тормыш иптәше белән түгел, ә башка кеше белән үз теләкләре буенча якынлык кылучылар. Ләкин «уйнашлык» дигән сүз — бу грек телендә порни́а дигән сүзнең тәрҗемәсе. Бу сүз никахта булмаган кешеләрнең һәркайсы рөхсәт ителмәгән җенси мөнәсәбәтләрен күз алдында тота; никах Изге Язма таләпләренә туры килергә тиеш. Димәк, Маттай 5:32 дәге һәм 19:9 дагы Гайсә Мәсихнең сүзләре күрсәтүенчә, никахлашуны чын мәгънәдә өзә ала торган аерылышуга бердәнбер сәбәп — бу никахлашкан кешеләрнең берсенең порни́а кылуы. Бу очракта мәсихченең, әгәр ул теләсә, аерылышырга һәм үз имандашы белән яңа никахка керергә хокукы бар (1 Көринтлеләргә 7:39).

Әгәр никахтагы ир-ат башка ир-ат белән җенси мөнәсәбәтләргә керсә (гомосексуализм) — бу җирәнгеч һәм әшәке. Мондый эшләрдә тәүбә итмәгән кеше Алла Патшалыгын мирас итеп алмый. Һәм әлбәттә Изге Язмаларда, хайван белән җенси мөнәсәбәтләргә керү хөкем ителә (Левит 18:22, 23; Римлыларга 1:24—27; 1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Барлык бу җирәнгеч эшләр шулай ук порни́а дигән киң күләмле төшенчәгә керә. Шунысын билгеләргә кирәк: Муса Кануны буенча, ир-ат ир-ат белән я кеше хайван белән җенси мөнәсәбәтләргә керсә, ул үлемгә хөкем ителгән; аның гаепсез тормыш иптәшенә яңа никахка керү рөхсәт ителгән (Левит 20:13, 15, 16).

Гайсә Мәсих шулай ук: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була»,— дип әйткән (Маттай 5:28). Әмма Гайсә күңеленнән генә, ләкин чынлыкта эшләнмәгән зина кылу аерылышуга сәбәп бирә дип әйтмәгән. Гайсәнең сүзләре үз йөрәгеңне саф сакларга һәм уйларыңны бозык фикерләр һәм теләкләр белән тутырмаска кирәк икәнен күрсәтә (Филиппуйлыларга 4:8; Ягъкуб 1:14, 15).

Яһүдләрнең раввин кануннарында никахтагы җенси мөнәсәбәтләргә карата бурычка бик зур әһәмият бирелгән һәм хатын бала таба алмаса, иренә аның белән аерылышырга рөхсәт ителгән. Ләкин Изге Язмалар мәсихчеләргә бу сәбәп буенча аерылышырга рөхсәт итми. Ибраһимның хатыны Сара күп еллар бала таба алмаса да, Ибраһим бу хатынын ташлар өчен сәбәп дип санамаган; Исхак белән Рәбига, Ягъкуб белән Рәхилә, рухани Зәкәрия белән Элисабет очракларында да нәкъ шулай ук булган (Яшәеш 11:30; 17:17; 25:19—26; 29:31; 30:1, 2, 22—25; Лүк 1:5—7, 18, 24, 57).

Әгәр берәрсенең тормыш иптәше җенси бурычын үти алмаса, яисә аның акылы зәгыйфьләнсә, яки аның авыруын савыктырып булмаса, я ул берәр җирәнү уята торган авыру белән чирләсә — бу очракларда мәсихче аерылыша ала дигән күрсәтмәләр Изге Язманың бер җирендә дә юк. Мәсихчене аның яратуы мондый тормыш иптәше белән аерылышырга түгел, ә аның турында назлы кайгыртучанлык күрсәтергә дәртләндерәчәк (Эфеслеләргә 5:28—31). Әгәр тормыш иптәшең башка дин әгъзасы икән, Изге Язмалар, шулай ук, аерылышуга сәбәп бирми; киресенчә, иман итмәгән тормыш иптәше белән бергә калып, мәсихче аны чын иманга «алып килә» ала (1 Көринтлеләргә 7:12—16; 1 Петер 3:1—7).

Таудагы вәгазендә Гайсә: «Әгәр ир кеше, хатынының зина кылу [«уйнашлык», ЯД] сәбәбе булмый торып, аның белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Һәм аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла»,— дип әйткән (Маттай 5:32). Моның белән Гайсә Мәсих шуны күрсәткән: әгәр ир кеше үз хатыны белән «уйнашлык [порни́а] сәбәбе булмый торып» аерылыша икән, ул аңа киләчәктә зина кылыр өчен сәбәп бирә. Чөнки хатын үз иренә хыянәт итмәсә, аерылышу никахны тулысынча өзми һәм хатынга яңа никах төзергә һәм икенче ире белән җенси мөнәсәбәтләргә керергә хокук бирми. «Аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла»,— дигәндә, Гайсә ире белән «уйнашлык [порни́а] сәбәбе булмый торып» аерылышкан хатын белән никах хакында әйткән. Бу хатын ире белән закон буенча аерылышкан булса да, Изге Язмалар буенча ул аерылышкан дип санала алмый.

Маттай кебек, Марк та Гайсәнең фарисейләргә аерылышу турында әйткән сүзләрен язган: «Ир кеше, хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, ул чакта хатынына каршы зина кыла... Шулай ук, хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, иренә каршы зина кыла» (Марк 10:11, 12; Маттай 19:3—9). Моңа охшаш сүзләрне без Лүк 16:18 дә табабыз: «Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; һәм иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла». Әгәр бу шигырьләрне аерым карап чыксак, мәсихчегә нинди генә сәбәп булмаса да, гел дә аерылышырга ярамый кебек тоелырга мөмкин, яисә, һәрхәлдә, аерылышкан кеше башта тормыш иптәше булган кеше үлмичә яңа никах төзи алмый кебек тоелырга мөмкин. Әмма Марк белән Лүк язган Гайсә сүзләрен Маттайның җентекләбрәк язган сүзләре белән бергә карарга кирәк. Маттай сүзләрендә «уйнашлык сәбәбе булмый торып» аерылышу турында җитди өстәмә бар (Маттай 19:9, шулай ук 5:32 не карагыз). Бу өстәмә шуны күрсәтә: Марк белән Лүк язган сүзләр аерылышуга тормыш иптәшенең уйнашлыгы (порни́а) түгел, ә башка берәр сәбәп булган очракларга кагыла.

Әгәр зина кылуда гаепле булган тормыш иптәше тәүбә итә икән Изге Язма аерылышу мәҗбүри дип әйтми. Бу очракта мәсихче ир яисә хатын пәйгамбәр Осия кебек мәрхәмәт күрсәтә ала. Ул зина кылган хатынын кире кабул иткән. Шулай ук бу очракта мәсихче Йәһвә кебек мәрхәмәтлек күрсәтә ала: ул рухи зина кылуда гаепле булган Исраил тәүбә иткәннән соң аңа мәрхәмәт күрсәткән (Осия 3 нче бүлек).

Алланың иң баштан ук урнаштырган нормаларын кире кайтару. Әлбәттә, ап-ачык: Гайсә Мәсихнең сүзләре Йәһвә Алланың иң баштан ук никах өчен биргән югары нормаларын кире кайтаруга күрсәткән. Гайсә сүзләреннән аның шәкертләре булган кешеләр бу югары нормаларны нык тотарга тиеш икәне аңлашыла. Муса Канунының ташламалары ул вакытта рөхсәт ителсә дә, Гайсә Мәсихнең чын шәкертләре — аның Әтисенең ихтыярын үтәгән һәм Гайсә сүзләрен тоткан кешеләр — аларны кулланмаганнар һәм тормыш иптәшләренә карата рәхимсез булмаганнар (Маттай 7:21—29; 19:8). Алар Гайсә Мәсихнең чын шәкертләре, шуңа күрә Алланың башта куелган никах турындагы принципларын бозарга һәм тормыш иптәшләре белән «уйнашлык [порни́а] сәбәбе булмый торып» аерылышырга тиеш түгел иде.

Әгәр никахта булмаган кеше фәхеш хатын белән уйнаш кылса, ул бу хатын белән «бер тән» була. Нәкъ шулай ук зина кылучы үз тормыш иптәше белән түгел, ә җенси мөнәсәбәткә кергән әхлаксыз кешесе белән «бер тән» була. Шуның белән зина кылучы үз тәненә генә каршы түгел, ә шулай ук зина кылуга кадәр аның белән «бер тән» булган хатынына каршы гөнаһ кыла (1 Көринтлеләргә 6:16—18). Бу ни өчен Изге Язмалар зина кылу аерылышуга тулы сәбәп бирә икәнен күрсәтә. Зина кылу аркасында аерылышу дөньяви законнары буенча да һәм Изге Язмалар принциплары буенча да дөрес дип санала. Мондый аерылышу гаепсез тормыш иптәшенә яңа никахка керергә рөхсәт итә һәм бу никах югары бәяләнәчәк (Еврейләргә 13:4).