Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллага ышанып та аны белмәскә мөмкин

Аллага ышанып та аны белмәскә мөмкин

Аллага ышанып та аны белмәскә мөмкин

ГЕРМАНИЯДӘ яшәүче кешеләрнең өчтән икесе Аллага ышана. Шулай да аларның меңнән артыгыннан үзләре ышанган Алланы тасвирлап бирүне сорагач, һәрберсе диярлек үзенчә җавап биргән. «Һәрбер немец кешесе Алланы үзенчә күз алдына китерә. Бу күзаллаулар да кешеләр кебек үк күп төрле»,— дип әйтелә «Фокус» исемле иҗтимагый-сәяси журналда. Аллага ышану мактаулы булса да, аның нинди икәнен белмичә ышану кызганыч түгелмени?

Алланың нинди икәне яки аның шәхесе турындагы мондый билгесезлек Германиядә генә түгел, Европада да күзәтелә. Австрия, Британия һәм Нидерландта үткәрелгән сорашу күрсәтүенчә, Алла — ул «югары көч яки тасвирлап бирерлек булмаган сер», дигән фикер киң таралган. Бигрәк тә яшьләр өчен, хәтта үзләрен Аллага ышанучы дип исәпләгән яшьләр өчен, ул сер булып кала.

Сез Алланы беләсезме?

Кем турындадыр белү һәм кемнедер белү арасында бик зур аерма бар. Кем турындадыр — ерактагы патша, күренекле спортсмен яисә кино йолдызы турында — белү аның турында ниндидер мәгълүматка ия булып, тик аның барлыгын белүне генә аңлата. Ә кемнедер белү моннан шактый күбрәкне аңлата. Ул кешенең холкын, тәртибен, тойгыларын, аның нәрсә яратуын һәм нәрсә яратмавын, киләчәккә карата аның планнарын белеп торуны күз алдында тота. Кемнедер танып белергә тырышсак, бу безгә аның белән якын мөнәсәбәт үстерергә юл ачачак.

Йөзләрчә мең кешеләр, Алланы тонык кына күз алдына китерү, ягъни аның турында белү генә җитәрлек түгел, дигән нәтиҗәгә килгән. Алар Алла белән якыннан танышырга карар иткән. Бу аларга ниндидер файда китергәнме? Германиянең төньягында яшәүче, элек Алланы гомуми рәвештә генә күз алдына китергән Пауль исемле кеше Алланы яхшырак белергә карар иткән. Пауль болай дип сөйли: «Алланы яхшы танып белү өчен, вакыт һәм тырышлык кирәк, әмма моның файдасы бик зур. Барлыкка Китерүче белән якын мөнәсәбәт көндәлек тормышны күпкә яхшырта».

Алла белән якыннан танышыр өчен, вакыт бүлеп кую белән тырышлык куюдан файда бар микән? Рәхим итеп киләсе мәкаләне укыгыз.

[3 биттәге өстәмә сүзләр]

Кем турындадыр белү һәм кемнедер белү арасында бик зур аерма бар.