Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсих үлеменең искә алу Кичәсен ни өчен үткәрергә кирәк?

Гайсә Мәсих үлеменең искә алу Кичәсен ни өчен үткәрергә кирәк?

Гайсә Мәсих үлеменең искә алу Кичәсен ни өчен үткәрергә кирәк?

«Сезгә биргән күрсәтмәләрне мин Раббының Үзеннән алдым» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 11:23).

1, 2. Б. э. 33 елында Коткарылу бәйрәменең кичендә Гайсә нәрсә эшләгән?

ЙӘҺВӘНЕҢ бердәнбер Улы һәм аның белән «бар сынауларда» булган тагын 11 ир-ат бергә җыелган (Лүк 22:28). Бу б. э. 33 елының 31 марты, пәнҗешәмбе көненең киче иде. Иерусалим өстендәге тулы ай күкне матур итеп яктыртып торгандыр. Гайсә Мәсих һәм аның рәсүлләре әле генә Коткарылу бәйрәмен үткәрүне тәмамлаганнар. Хыянәтче Яһүд Искариотка чыгып китәргә боеру бирелгән, әмма башкаларга китәргә әле иртә. Ни өчен? Чөнки Гайсә бу кичне бик мөһим нәрсәдер эшләргә җыенган. Нәрсә эшләргә?

2 Яхшы хәбәрне язган Маттай анда булганга күрә, әйдәгез, аның язган сүзләрен карап чыгыйк. Ул менә нәрсә дип язган: «Алар ашаган чакта Гайсә, икмәк алып, шөкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. „Алып ашагыз, бу — Минем тәнем“,— диде Ул. Һәм, касәне алып, шөкрана итте һәм аны аларга бирде. „Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу — гөнаһлар кичерелсен өчен, күпләр өчен түгелә торган Минем каным. Ул — Аллаһы килешүен раслый торган кан“» (Маттай 26:26—28). Бу вакыйга бер тапкыр гына үтәргә тиеш булганмы һәм ул нәрсәне аңлаткан? Бүген безнең өчен ул берәр нәрсә аңлатамы?

Моны һәрвакыт эшләгез

3. Гайсәнең б. э. 33 елының 14 нисан кичендә эшләгәненең әһәмияте ни өчен зур булган?

3 Гайсә Мәсихнең б. э. 33 елының 14 нисан кичендә эшләгәне аның тормышында берәр әһәмиятсез мизгел генә булмаган. Бу вакыйга турында, 20 елдан соң, рәсүл Паул бу бәйрәмне билгеләп үткәрүче Көринт шәһәренең майланган мәсихчеләренә язган. Паул, б. э. 33 елында Гайсә һәм аның 11 рәсүле белән бергә булмаса да, бу кичтә булганнарны, һичшиксез, аларның берәрсеннән белгән. Ә бу вакыйганың үзенчәлекләре турындагы раслауны Паул, күрәсең, Алладан ачылыш аркылы алган. Ул болай дип язган: «Чөнки сезгә биргән күрсәтмәләрне мин Раббының Үзеннән алдым. Раббы Гайсә хыянәткә дучар булган төнне кулына икмәк алды һәм, шөкрана иткәннән соң, икмәкне сындырып болай диде: „Бу — сезнең өчен бирелгән тәнем; Мине искә алу өчен шулай эшләгез“. Шул рәвешчә, кичке аштан соң кулына касә алып әйтте: „Менә бу касә — Минем каным белән расланган яңа килешү. Моны эчкән саен, Мине искә алу өчен эчегез“» (1 Көринтлеләргә 11:23—25).

4. Ни өчен мәсихчеләр «Раббының кичке ашын» үткәрергә тиеш?

4 Гайсәнең: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— дип боерык биргәнен Яхшы хәбәрне язучы Лүк раслый (Лүк 22:19). Бу сүзләрнең шулай ук мондый тәрҗемәсен дә укып була: «Моны мине искә алыр өчен эшләгез» («Today’s English Version»). Гамәлгә кертелгән бу бәйрәм Мәсих үлемен искә алу Кичәсе дип атала. Паул моны шулай ук «Раббының кичке ашы» дип атый, бу бәйрәм кич оештырылган булганга бу исем бик урынлы (1 Көринтлеләргә 11:20). Шулай итеп, мәсихчеләр «Раббының кичке ашын» үткәрергә тиеш. Ләкин ни өчен бу бәйрәм гамәлгә кертелгән булган?

Искә алу Кичәсе ни өчен гамәлгә кертелгән

5, 6. а) Гайсәнең искә алу Кичәсен гамәлгә кертүенең беренче сәбәбе нинди? б) «Раббының кичке ашын» гамәлгә кертүнең тагын бер сәбәбен китерегез.

5 Гайсә үлемен искә алу Кичәсен гамәлгә кертүнең беренче сәбәбе Гайсә үлеме хезмәт иткән максатларның берсенә туры килә. Ул күктәге Атасының хакимиятен яклар өчен үлгән. Кешеләр Аллага бары тик үз ихтыяҗларыннан гына чыгып хезмәт итәләр дип, Иблис аларга яла яккан, ә Гайсә үз үлеме белән Иблис Шайтан ялганчы икәнен исбат иткән (Әюп 2:1—5). Гайсәнең Йәһвәгә тугры калып үлүе Иблиснең бу гаепләве ялган икәнен исбатлаган һәм Гайсә Аллага шатлык китергән (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

6 Гайсә үлемен искә алу Кичәсен гамәлгә кертүнең икенче сәбәбе — бу камил, гөнаһсыз кеше Гайсә «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын биргән» икәнен исебезгә төшерү (Маттай 20:28). Беренче кеше Аллага каршы гөнаһ эшләгәннән соң, ул камил кеше тормышын һәм бу тормышның бөтен булачак фатихаларын югалткан. Моңа карамастан Гайсә: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дип әйткән (Яхъя 3:16). Шуңа күрә «гөнаһ өчен әҗер — үлем, ә инде Аллаһының мәрхәмәт бүләге — Раббыбыз Мәсих Гайсәдә мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23). «Раббының кичке ашын» үткәрү Йәһвәнең һәм аның Улының безгә карата күрсәткән бөек яратуын исебезгә төшерә, бу яратуны алар Гайсәнең корбан үлеме аша күрсәткән. Бу ярату өчен без ничек рәхмәтле булырга тиешбез!

Аны кайчан үткәрергә?

7. Нинди мәгънәдә майланган мәсихчеләр һәрбер «саен» символлардан авыз итәләр?

7 «Раббының кичке ашы» турында Паул: «Бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез Раббы килгәнгә кадәр Аның үлемен игълан итәсез»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 11:26). Майланган мәсихчеләрнең һәрберсе үлеменә кадәр искә алу Кичәсендә куллана торган символлардан авыз итәчәк. Шулай итеп алар Йәһвә Алла һәм бу дөнья алдында Алла биргән Гайсәнең йолып алучы корбанына иман итүләрен кабат-кабат игълан итәләр.

8. Майланган мәсихчеләр төркеме «Раббының кичке ашын» кайсы вакытка кадәр үткәрергә тиеш?

8 Майланган мәсихчеләр төркеме искә алу Кичәсен кайсы вакытка кадәр бәйрәм итәчәк? «Раббы килгәнче»,— дип әйткән Паул. Аның бу сүзләре Гайсә патша булып хакимлек иткәндә майланган мәсихчеләрен — кире терелтеп — күккә алырга килгәнче, алар бу бәйрәмне үткәрергә тиеш дигәнне аңлата, күрәсең (1 Тессалуникәлеләргә 4:14—17). Бу шулай ук Гайсәнең 11 тугры рәсүленә әйткән сүзләре белән туры килә: «Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын өчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын» (Яхъя 14:3).

9. Гайсәнең Марк 14:25 тә язылган сүзләре нәрсәне аңлата?

9 Гайсә, «Раббының кичке ашын» гамәлгә керткәндә, шәраб касәсенә күрсәтеп, тугры рәсүлләренә: «Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәчәк көн җитми торып, Мин инде йөзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен»,— дип әйткән (Марк 14:25). Гайсә күктә шәрабны туры мәгънәдә эчәргә җыенмаганга, ул, күрәсең, шәраб белән кайвакыт символлаштырыла торган шатлыкны исәптә тоткандыр (Мәдхия 103:15; Вәгазьче 10:19). Патшалыкта бергә булу — бу шатлык һәм моны Гайсә белән аның шәкертләре бик нык көтә (Римлыларга 8:23; 2 Көринтлеләргә 5:2).

10. Гайсә үлемен искә алу Кичәсе ничә тапкыр үткәрелергә тиеш?

10 Гайсәнең үлемен аена бер тапкыр, һәр атна яисә һәр көн үткәрергә кирәкме? Юк. Гайсә «Раббының кичке ашын» үткәрүне Коткарылу бәйрәме узган һәм ул үтерелгән көнне гамәлгә керткән. Бу көн б. э. к. 1513 елда Исраилнең Мисыр коллыгыннан азат ителүен «искә алу көне» итеп үткәрелгән (Чыгыш 12:14). Коткарылу бәйрәме елына бер тапкыр гына — яһүдләрнең нисан аеның 14 нче көнендә генә — бәйрәм ителгән (Чыгыш 12:1—6; Левит 23:5). Шуңа күрә бу Гайсә үлемен искә алу Кичәсенең, Коткарылу бәйрәме кебек, һәр көн, атнасына яисә аена бер түгел, ә елына бер генә тапкыр үткәрелергә тиеш икәнен күрсәтә.

11, 12. Искә алу Кичәсен беренче тапкыр үткәрүләр турында тарих нәрсә ачыклый?

11 Шуңа күрә искә алу Кичәсен елына бер генә — 14 нисанда гына үткәрү дөрес булыр. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Кече Азия мәсихчеләре пасханы [Раббының кичке ашын] һәрвакыт 14 нисанда үткәргәнгә квартодециманнар [«ундүртлеләр»] дип аталган... Бу көн җомгага да һәм атнаның башка көненә дә туры килергә мөмкин булган» («The New Schaff-Herzog Encyclopedia of Religious Knowledge», 4 том, 44 нче бит).

12 Б. э. II гасыр гореф-гадәтләрен сурәтләгәндә, тарихчы Дж. Л. фон Мосхайм, ундүртлеләр «Мәсих үрнәге алар өчен закон дип санаганга» күрә искә алу Кичәсен 14 нисанда үткәргәннәр, дип әйтә. Икенче тарихчы болай дип яза: «Азиядә ундүртлеләр җыелышының тәртибе Иерусалим җыелышы тәртибе белән туры килгән. II гасырда бу җыелышлар йолымны 14 нисанга төшкән Пасха вакытында бәйрәм иткәннәр, бу йолым Мәсих үлеме аша мөмкин булган» («Studia Patristica», 5 том, 1962, 8 нче бит).

Икмәкнең мәгънәсе

13. Искә алу Кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә нинди икмәк кулланган?

13 Искә алу Кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә «икмәк алып, Аллаһыга шөкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде» (Марк 14:22). Гайсә сындырган икмәк шул ук кичтә — Коткарылу бәйрәмендә кулланылган икмәк булган (Чыгыш 13:6—10). Ачыткысыз пешерелгәнгә күрә, ул юка булган һәм аны сындырып бүлгәннәр. Гайсә могҗиза эшләп икмәкне меңләгән кешеләр өчен арттырганда, ул да юка һәм тиз сына торган булган, шуңа күрә ул аны сындырган һәм кешеләргә биргән (Маттай 14:19; 15:36). Шуңа күрә искә алу Кичәсендә икмәк сындыру дин йоласы итеп каралырга тиеш түгел.

14. а) Ни өчен искә алу Кичәсендә ачыткысыз икмәк кулланыла? б) Искә алу Кичәсендә кулланыр өчен нинди икмәк кыздырырга яисә сатып алырга була?

14 Искә алу Кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә икмәк турында: «Бу — сезнең өчен бирелгән тәнем»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 11:24; Марк 14:22). Икмәк юкка гына ачыткысыз булмаган. Ни өчен? Чөнки ачыткы явызлыкны, начарлыкны яисә гөнаһны сурәтли (1 Көринтлеләргә 5:6—8). Икмәк Гайсәнең камил һәм гөнаһсыз тәнен сурәтләгән һәм ул йолып алучы корбан итеп тәкъдим итәр өчен яраклы булган (Еврейләргә 7:26; 10:5—10). Йәһвә Шаһитләре моны истә тоталар һәм, искә алу Кичәсен үткәргәндә ачыткысыз икмәк кулланып, Гайсә гамәлгә керткән үрнәк буенча эшлиләр. Кайбер очракларда «маца» — йомырка һәм суган салынмаган яһүдләрнең ачыткысыз һәм тәмләткечсез пешерелгән икмәге кулланыла. Ачыткысыз икмәкне, шулай ук, онга (мөмкин булса бодай онына) әз генә су салып, ясарга була. Моның өчен камырны юка гына итеп җәяргә һәм шуннан соң аны әз генә май салынган табада, кипкәнче һәм сындырырлык булганчы кыздырырга кирәк.

Шәрабның мәгънәсе

15. Гайсә искә алу Кичәсен гамәлгә керткәндә, касәгә нәрсә салынган булган?

15 Икмәкне шәкертләренә биргәннән соң, Гайсә касәне алып «Аллаһыга шөкрана итте һәм аларга [рәсүлләренә] бирде. Барысы да аннан эчтеләр». Гайсә: «Бу — күпләр өчен түгелә торган Минем каным. Ул — Аллаһы килешүен раслый торган кан»,— дип аңлаткан (Марк 14:23, 24). Касәгә нәрсә салынган булган? Йөзем җимешенең согы түгел, ә әчеп җиткән, әзер булган шәраб. Изге Язмада шәраб дигән сүз кулланганда — беркайчан да йөзем җимешенең согы күздә тотылмый. Мәсәлән, Гайсә әйтүенчә «иске турсыкны» я иске күн капчыкны йөзем согы түгел, ә әчеп җиткән, әзер шәраб кенә ерта алган. Ә аның дошманнары аны «эчкече» дип гаепләгәннәр. Әгәр дә ул бары тик сок кына эчкән булса, мондый гаепләүләр мәгънәсез булыр иде (Маттай 9:17; 11:19). Шәрабны Коткарылу бәйрәме үткәргәндә эчкәннәр һәм Гайсә аны искә алу Кичәсен гамәлгә керткәндә кулланган.

16, 17. Гайсә үлемен искә алу Кичәсендә нинди шәраб кулланырга мөмкин һәм ни өчен?

16 Касә эчендәгесенең, ягъни Гайсәнең түгелгән канының, тиешле символы булып — фәкать кызыл шәраб кына хезмәт итә ала. Гайсә үзе: «Бу — күпләр өчен түгелә торган Минем каным. Ул — Аллаһы килешүен раслый торган кан»,— дип әйткән. Ә рәсүл Петер болай дип язган: «Чөнки сез [майланган мәсихчеләр] беләсез: ата-бабаларыгыздан бирелгән мәгънәсез тормыштан алтын-көмеш кебек фани нәрсәләр белән түгел, бәлки гаепсез һәм пакъ бәрән кебек булган Мәсихнең кадерле каны белән йолындыгыз» (1 Петер 1:18, 19).

17 Гайсә, искә алу Кичәсен гамәлгә керткәндә, һичшиксез, кызыл йөзем җимешеннән ясалган шәраб кулланган. Ләкин безнең көннәрдә чыгарылган кызыл шәрабларның кайберләрен кулланып булмый, чөнки аларның кайберсенә, катырак булсын дип спирт яисә коньяк салына, ә кайвакыт тәмле булсын дип үләннәр һәм тәмләткечләр өстәлә. Гайсә канының бәясе йолымның бәясенә тиң булган һәм аңа бернәрсә дә өстәргә кирәк булмаган. Шуңа күрә, берәр нәрсә салынган яисә өстәлгән шәраблар, мәсәлән, портвейн, херес я вермут, бу очракта кулланылырга тиеш түгел. Касәдә балландырылмаган һәм спирт кушылмаган кызыл шәраб булырга тиеш. Өйдә йөзем җимешеннән ясалган һәм балландырылмаган кызыл шәрабларны, шулай ук Бургундия яисә Бордода ясалган кызыл шәрабларны кулланып була.

18. Искә алу Кичәсендә кулланылган икмәк һәм шәраб белән Гайсә ни өчен могҗиза эшләмәгән?

18 Бу махсус кичке ашны гамәлгә керткәндә, Гайсә, бу символларны — шәраб белән икмәкне — үз тәне һәм каны итеп үзгәртмәгән һәм моның белән бернинди дә могҗиза эшләмәгән. Кеше тәне ашау һәм аның канын эчү — бу каннибализм һәм Алла законына каршы килү булыр иде (Яшәеш 9:3, 4; Левит 17:10). Өстәвенә, бәйрәмне гамәлгә керткәндә Гайсә әле үз тәнендә булган һәм аның каны әле түгелмәгән. Яһүдләр календаре буенча, аның тәне 14 нисанның икенче яртысында камил корбан итеп бирелгән һәм шул ук вакытта аның каны түгелгән. Шуңа күрә искә алу Кичәсендә кулланылган икмәк белән шәраб, асылда, Гайсә тәненең һәм канының символы булып хезмәт итә *.

Искә алу Кичәсе — аралашу ашы

19. Гайсә үлемен искә алу Кичәсендә ни өчен берничә савыт һәм касә кулланыла ала?

19 Гайсә искә алу Кичәсен гамәлгә керткәндә тугры рәсүлләрен бер касәдән эчәргә чакырган. Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр буенча: «[Гайсә] касәне алып, шөкрана итте һәм аны аларга бирде. „Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез“» (Маттай 26:27, 28). Бер өстәл артында 11 рәсүл генә булган һәм алар авыз итәр өчен символны бер-берсенә кыенлыксыз бирә алганнар, шуңа күрә бу очракта бер касәнең җитүе аңлашыла. Бу елда Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөнья буенча 94 000 нән артык җыелышларында искә алу Кичәсенә миллионлаган кеше җыелачак. Әлбәттә, искә алу Кичәсенә җыелган барлык очрашуларда шул ук бер касәне генә кулланып булмаячак. Шуңа күрә, зур җыелышларда символны бирү кыска вакыт эчендә үтсен өчен, берничә касә кулланылса да, бәйрәмнең мәгънәсе үзгәрмәячәк. Нәкъ шулай ук икмәк белән берничә савыт кулланыла ала. Изге Язмада касә берәр махсус төрдә булырга тиеш дип бер сүз дә әйтелми. Ләкин касә һәм икмәк өчен савыт искә алу Кичәсенә карата безнең хөрмәтебезне күрсәтергә тиеш. Шулай ук касәләргә шәрабны тутырып салу дөрес булмас иде: ул бер кешедән икенчесенә биргәндә түгелергә мөмкин.

20, 21. Ни өчен искә алу Кичәсен аралашу ашы дип әйтеп була?

20 Икмәк өчен берничә савыт һәм шәраб өчен берничә касә кулланылса да, искә алу Кичәсе — бу аралашу ашы. Борынгы Исраилдә ир-ат аралашу ашы үткәрә алган. Моның өчен ул корбанны Аллага гыйбадәт кылу йорты янына китереп чалган. Шуннан соң аның корбанының бер өлеше корбан яндыру урынында яндырылган, икенче өлеше — бу эшне үтәгән руханига, ә өченче өлеше Һарунның рухани булып хезмәт иткән улларына бирелгән. Корбан китергән кеше, аның гаиләсе һәм руханилар ашта катнашканнар (Левит 3:1—16; 7:28—36). «Раббының кичке ашы» — бу да аралашу ашы, чөнки анда катнашкан кешеләрнең бөтенесен уртак нәрсә берләштерә.

21 Йәһвә аралашу ашын гамәлгә керткән, шуңа күрә ул аның катнашучысы. Гайсә — корбан, ә майланган мәсихчеләр символларны авыз итү аша бу ашта катнашучылар була. Әгәр катнашучылар Йәһвә өстәленнән тукланалар икән, димәк, аларның Алла белән мөнәсәбәтләре тыныч. Шуңа күрә рәсүл Паул болай дип язган: «Без рәхмәт белдергән шөкрана касәсе Мәсих канына катнашу түгелме? Без сындырып алган икмәк Мәсих тәненә катнашу түгелме? Икмәк бер, һәм без, күп булсак та, бер тәнне тәшкил итәбез, чөнки бер икмәкне уртаклашабыз» (1 Көринтлеләргә 10:16, 17).

22. Без Искә алу Кичәсе турында нинди сораулар карап чыгарга тиеш?

22 Гайсә үлемен искә алу Кичәсе — бу Йәһвә Шаһитләре үткәргән бер генә дини бәйрәм һәм алар аны елына бер генә тапкыр үткәрә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки Гайсә шәкертләренә: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— дип әйткән. Искә алу Кичәсенә килгәндә, без Гайсә үлемен искә алабыз. Бу үлем Йәһвә хакимлеген яклаган. Без өстә әйтеп киткәнчә, бу аралашу ашында икмәк Гайсәнең корбан итеп китерелгән кеше тәнен символлаштыра, ә шәраб — аның түгелгән канын. Ләкин икмәк белән шәрабтан — символлардан — бик әз кеше авыз итә. Ни өчен? Икмәк белән шәрабтан авыз итмәгән миллион кеше өчен «Раббының кичке ашы» берәр мәгънә йөртәме? Һәм искә алу Кичәсе синең өчен нәрсәне аңлатырга тиеш?

[Искәрмә]

^ 18 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Изге Язманы аңлау» (ингл.) дигән китапның 2 нче томы, 271 нче битен кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен Гайсә «Раббының кичке ашын» гамәлгә керткән?

• Гайсә үлемен искә алу Кичәсе ничә тапкыр үткәрелә?

• Искә алу Кичәсендә кулланылган ачыткысыз икмәк нинди мәгънә йөртә?

• Искә алу Кичәсендә кулланылган шәраб нәрсә символы булып хезмәт итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге иллюстрация]

Гайсә «Раббының кичке ашын» гамәлгә керткән.