Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә үлемен искә алу Кичәсе синең өчен нәрсәне аңлата?

Гайсә үлемен искә алу Кичәсе синең өчен нәрсәне аңлата?

Гайсә үлемен искә алу Кичәсе синең өчен нәрсәне аңлата?

«Шулай итеп, кем дә кем, бу йолага хөрмәт күрсәтмичә, икмәкне ашаса һәм Раббының касәсеннән эчсә, Аның тәне вә канына каршы гөнаһ кылуда гаепле булыр» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 11:27).

1. Нинди вакыйга 2003 елда иң мөһиме булачак һәм кем аны ничек итеп гамәлгә керткән?

КОЯШ батканнан соң, 2003 елның 16 апрелендә, шул елның иң мөһим вакыйгасы үтәргә тиеш. Бу көннең кичендә Йәһвә Шаһитләре Гайсә үлемен искә алу Кичәсенә җыелачак. Бу бәйрәм шулай ук Раббының кичке ашы дип атала. Аны, б. э. 33 елының 14 нисанында үзенең тугры рәсүлләре белән Коткарылу бәйрәмен үткәргәннән соң, Гайсә гамәлгә керткән. Бу турыда үткән мәкаләдә әйтелгән иде. Искә алу Кичәсендә кулланылган ачыткысыз икмәк һәм кызыл шәраб Мәсихнең гөнаһсыз тәненең һәм түгелгән канының символлары булып хезмәт итәләр, бу тән һәм кан — кешелек мирас итеп алган гөнаһтан һәм үлемнән йолып алырга сәләтле булган бердәнбер корбан (Римлыларга 5:12; 6:23).

2. 1 Көринтлеләргә 11:27 дә нинди кисәтү язылган?

2 Искә алу Кичәсендә икмәк белән шәрабтан авыз итүче кешеләр моны хөрмәт күрсәтеп эшләргә тиеш. Моның турында рәсүл Паул борынгы Көринт шәһәренең мәсихчеләренә язган хатында аңлата, чөнки бу мәсихчеләр Гайсә үлеменең искә алу Кичәсен тиешенчә үткәрмәгән (1 Көринтлеләргә 11:20—22). Паул: «Шулай итеп, кем дә кем, бу йолага хөрмәт күрсәтмичә, икмәкне ашаса һәм Раббының касәсеннән эчсә, Аның тәне вә канына каршы гөнаһ кылуда гаепле булыр»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 11:27). Бу сүзләр нәрсәне аңлата?

Кайберәүләр искә алу Кичәсен хөрмәт күрсәтмичә үткәрә

3. Көринт мәсихчеләренең күпләре искә алу Кичәсендә үзләрен ничек тоткан?

3 Көринт мәсихчеләренең күпләре искә алу Кичәсендә хөрмәт күрсәтмичә катнашкан. Алар арасында бүленүләр булган. Ә кайберләре, һәрхәлдә берникадәр вакыт дәвамында, ашларын үзләре белән алып килеп, аны очрашу алдыннан я аны үткәргән вакытта ашап утырган һәм еш кына чамасыз эчкәннәр һәм ашаганнар. Алар рухи яктан да һәм физик яктан да уяу булмаган. Бу аларны Гайсәнең «тәне вә канына каршы гөнаһ кылуда гаепле» иткән. Ә кичке ашларын ашап килмәгән кешеләр ач булган һәм уй-фикерләрен туплый алмаган. Әйе, күпләр бу вакыйганың җитдилеген тулысынча аңламыйча һәм аңа хөрмәт күрсәтмичә катнашкан. Аларның хөкемгә лаек булганнарына шаккатасы юк! (1 Көринтлеләргә 11:27—34).

4, 5. Искә алу Кичәсендә символлардан һәр ел авыз иткән кешегә ни өчен үзен сынап чыгу мөһим?

4 Һәр ел, искә алу Кичәсе якынлашкан чакта, гадәттә символлардан авыз иткән кешеләргә үз-үзләрен сынап чыгарга кирәк. Бу аралашу ашында тиешенчә катнашыр өчен, алар рухи яктан сәламәт булырга тиеш. Аралашу ашында тиешенчә чистарынмыйча корбан итен ашаган кеше Алла «халкыннан юк ителгән» кебек, Гайсә корбанын хөрмәт итмәгән һәм хәтта аңа кимсетеп караган һәркайсы кешене дә шул ук җәза көтә (Левит 7:20; Еврейләргә 10:28—31).

5 Паул искә алу Кичәсен борынгы Исраилдәге аралашу ашы белән чагыштырган. «Раббының кичке ашыннан» авыз иткән кешеләрнең Мәсихкә «катнашулары» турында әйткәч, ул болай дип өстәгән: «Раббы касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмассыз. Бер үк вакытта Раббының да, җеннәрнең дә аш табынында катнашучылар була алмассыз» (1 Көринтлеләргә 10:16—21). Искә алу Кичәсендәге символлардан авыз итүдә һәр ел катнашкан кеше җитди гөнаһ эшләсә, аңа Йәһвә алдында гөнаһын танырга кирәк һәм шулай ук җыелыштагы өлкәннәрдән рухи ярдәм эзләргә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 28:13; Ягъкуб 5:13—16). Әгәр ул чын күңелдән тәүбә итсә һәм эшен тәүбә итүенә туры китереп алып барса, ул искә алу Кичәсендә хөрмәт күрсәтми торган катнашучы дип саналмый (Лүк 3:8).

Хөрмәт белән күзәтүчеләр

6. Искә алу Кичәсендә символлардан авыз итү мөмкинлеген Алла кемгә биргән?

6 Мәсихнең 144 000 кардәшенең калдыгына яхшылык эшләгән кешеләр искә алу Кичәсендә символлардан авыз итәргә тиешме? (Маттай 25:31—40; Ачылыш 14:1). Юк. Алла бу искиткеч мөмкинлекне изге рухы белән майлаган кешеләргә генә биргән; ул аларны «Мәсих белән» мирасчылар иткән (Римлыларга 8:14—18; 1 Яхъя 2:20). Алай булса Патшалык җитәкчелегендә җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? (Лүк 23:43; Ачылыш 21:3, 4). Гайсә белән мирасчылар булып күктә яшәргә өметләре булмаганга күрә, алар искә алу Кичәсендә хөрмәт белән күзәтүчеләр булып катнаша (Римлыларга 6:3—5).

7. Беренче гасыр мәсихчеләре аларга искә алу Кичәсендә символлардан авыз итәргә кирәклеген ничек белгән?

7 Беренче гасырда чын мәсихчеләр изге рух белән майланган булган. Аларның күбесенең, төрле телләрдә сөйләшү сәләте кебек, рух биргән бер яисә берничә могҗизалы сәләте булган. Шуңа күрә алар өчен үзләренең рух белән майланганмы һәм аларга искә алу Кичәсендә символлардан авыз итәргә кирәкме икәнен билгеләү авыр булмаган. Ләкин безнең көннәрдә моны Изге Язмаларда язылган сүзләргә нигезләнеп билгеләргә була, мәсәлән, мондый сүзләр ярдәмендә: «Аллаһы Рухы йөрткән кешеләрнең һәммәсе дә — Аллаһы балалары. Чөнки сез, коллыкка төшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: „Абба, Әти“,— дип Аллаһыга мөрәҗәгать итәбез» (Римлыларга 8:14, 15).

8. Маттай китабының 13 нче бүлегендә әйтелгән «иген» һәм «тиле бодай» кемнәрне сурәтли?

8 Гасырлар дәвамында майланган чын мәсихчеләр «тиле бодай» — ялган христианнар — баскан басудагы «иген» кебек үскән (Маттай 13:24—30, 36—43). 1870 елдан «иген» тагын да күбрәк «тиле бодайдан» аерыла башлый һәм берничә дистә елдан соң майланган мәсихче күзәтчеләренә мондый күрсәтмәләр бирелә: «Өлкәннәр... [искә алу Кичәсенә] җыелган кешеләр алдына мондый таләпләр куярга тиеш: 1) [Мәсихнең] коелган канына иман итү; 2) Үзеңне Раббыга багышлау һәм үзеңне үлемгә кадәр тулысынча изге хезмәткә бирергә әзер булу. Шуннан соң бу таләпләргә туры килгән һәм үзләрен тулысынча Аллага багышлаган кешеләрне Раббы үлемен искә алу Кичәсендә катнашырга чакырырга кирәк» («Studies in the Scriptures», VI том, «The New Creation», 473 нче бит) *.

«Башка сарыкларны» эзләү

9. 1935 елда «бихисап күп кеше» турындагы хакыйкать ничек ачыкланган булган һәм искә алу Кичәсендә символлардан авыз иткән кешеләрнең кайберләренә бу ничек тәэсир иткән?

9 Вакыт узу белән Йәһвәнең оешмасы Мәсихнең майланган шәкертләренә өстәлгән башка кешеләргә игътибар итә башлады һәм 1930 елларның урталарында моңа бәйле бик мөһим вакыйга булып үтте. Моңа кадәр Алла халкы Ачылыш 7:9 да күрсәтелгән «бихисап күп кешене» икенче дәрәҗәле рухи сыйныф дип исәпләгән, алар Мәсих кәләшенең дуслары я иптәшләре булып, күктә терелткән 144 000 майланган мәсихчеләр белән бергә булачак дип уйлаганнар (Мәдхия 44:15, 16; Ачылыш 7:4; 21:2, 9). Ләкин 1935 елның 31 маенда Вашингтон шәһәрендә үткән конгресстагы нотыкта, Изге Язмага нигезләнеп, «бихисап күп кеше» — бу ахыр вакытында яшәгән «башка сарыклар» дип аңлатыла (Яхъя 10:16). Бу конгресстан соң, башта искә алу Кичәсендә символлардан авыз иткәннәрнең кайберләре моны башка эшләми башлаган, чөнки алар күктә түгел, ә җирдә яшәргә өметләре бар икәнен аңлаган.

10. Безнең көннәрдәге «башка сарыкларның» өметен һәм йөкләмәләрен сез ничек сурәтләр идегез?

10 1935 елдан башлап булачак «башка сарыкларны» табар өчен аеруча көч куела. Алар йолып алучы корбанга иман итәләр, үзләрен Аллага багышлыйлар һәм майланган «кечкенә көтүгә» Патшалык турында вәгазьләүдә ярдәм итәләр (Лүк 12:32). Бу «башка сарыклар» җирдә мәңге яшәргә өметләнә, ләкин башка яклардан алар бүгенге Патшалык мирасчыларының калдыгына охшаш. Йәһвәгә гыйбадәт кылган һәм Муса Канунына буйсынган борынгы Исраилдәге килмешәк халык кебек, бүгенге «башка сарыклар» мәсихчеләр эшен башкара: рухи Исраилнең әгъзалары белән яхшы хәбәрне вәгазьли (Гәләтиялеләргә 6:16). Әмма бернинди дә килмешәк Исраил патшасы я рухание була алмаган кебек, «башка сарыклардан» булган беркем дә Патшалыкта идарә итүче я рухани булып хезмәт итә алмый (Икенчезаконлык 17:15).

11. Ни өчен кешенең суга чуму йоласын үткән көне һәм елы ул майланган мәсихчеләрнең калдыгына керәчәкме яисә юкмы икәненә тәэсир итә ала?

11 1930 елларда аңлашыла башлаган иде: күк сыйныфының зур өлеше инде сайланган. Хәзер дистәләгән еллар дәвамында җирдә мәңге яшәргә өметләнгән «башка сарыкларны» эзләү дәвам ителә. Әгәр берәр майланган мәсихче тугрылыгын сакламаса, шул чакта аның 144 000 мәсихче арасындагы урынын Аллага күп еллар тугры хезмәт иткән «башка сарыкларның» берәрсе алачак дип уйлау дөрес булыр.

Ни өчен кайберәүләр ялгыша

12. Нинди очракларда искә алу Кичәсендә символлардан авыз иткән кеше кабат моны эшләмәскә тиеш һәм ни өчен?

12 Майланган мәсихчеләр аларның күктә яшәргә өметләре барлыгына тулысынча ышана. Ә мондый өмете булмаган кеше искә алу Кичәсендә символлардан авыз итсә, нәрсә була ди? Андый кешеләр беркайчан да күктә яшәргә өметләре булмаганын аңлагач, һичшиксез, аларның вөҗданнары символлардан авыз итмәскә дәртләндерәчәк. Әгәр кеше, күктә патша һәм рухани булып хезмәт итәргә өмете юклыгын аңлап та, үзен мондый өмете булган кебек тотса, Алла бу кешене хупламаячак (Римлыларга 9:16; Ачылыш 20:6). Йәһвә, үз-үзенә чиктән тыш ышанып, Һарун руханилыгын таләп иткән левиле Корахны юк иткән (Чыгыш 28:1; Саннар 16:4—11, 31—35). Әгәр берәр мәсихче искә алу Кичәсендә символлардан ялгыш авыз иткәнен аңласа, аңа кабат моны эшләмәскә һәм, Йәһвәдән кичерү сорап, басынкы рәвештә дога кылырга кирәк (Мәдхия 18:14).

13, 14. Ни өчен кайберәүләр күк өметебез бар дип ялгыш нәтиҗәгә килергә мөмкин?

13 Ни өчен кайбер кешеләр күктә яшәргә өметләре бар дип ялгыш нәтиҗә ясарга мөмкин? Тормыш иптәшенең үлүе я башка кайгылар аркасында кешенең җирдәге тормышка кызыксынуы бетәргә мөмкин. Яисә якын дусларының күктә мәңге яшәргә өметләре булганга күрә, аларда да мондый теләк туарга мөмкин. Алла берсен дә майланган мәсихчеләр санын тутырырга кушмаган дип әйтергә кирәк. Һәм берәрсен Патшалык мирасчысы итеп билгеләгәндә, ул аңа күктән тавыш биреп хәбәр итми.

14 Яхшы кешеләрнең барысы да күккә бара дигән ялган дин тәгълиматының тәэсире аркасында, кайберәүләр аларның күктә яшәргә өметләре бар дип уйларга мөмкин. Димәк, безгә, элекке дөрес булмаган карашлар я башка берәр нәрсә безне юлдан яздырмасын өчен, сак булырга кирәк. Мәсәлән, кайберәүләр үз-үзләренә мондый сораулар бирә ала: «Минем хисләремә тәэсир итә торган дарулар кулланмыйммы? Дөрес аңламавым мөмкин булган көчле хисләр минем өчен гадәти түгелме?»

15, 16. Ни өчен кайберәүләр, үзләрен майланган мәсихчеләр дип уйлап, ялгыш нәтиҗәгәгә килергә мөмкин?

15 Башкалар үз-үзләренә мондый сорау бирә ала: «Мин югары дәрәҗәгә омтылмыйммы? Мин дан казанырга яратмыйммы, хәзер яисә киләчәктә Мәсих белән мирасчы сыйфатында хакимияткә ия булырга хисләнеп йөрмимме? Беренче гасырда Патшалык мирасчылары итеп билгеләнгән кешеләрнең барысы да җыелышларда җаваплы урыннарда тормаган. Өстәвенә, күктә яшәргә өметләре булган кешеләр үзләренә дәрәҗәле урын эзләми һәм алар майланган мәсихчеләр дип мактанмый. Алар «Мәсихнең уй-ниятләренә» ия булган шәхесләрдән көтелә торган басынкылык күрсәтәләр (1 Көринтлеләргә 2:16).

16 Кайберәүләр, Изге Язмалардан белемнәре күп булганга күрә, күктә яшәргә өметләре бар дип уйларга мөмкин. Ләкин рух белән майланган булу ул бернинди дә аерым аңлау бирми, мәсәлән, Паул майланган мәсихчеләрнең кайберләрен үгетләгән һәм аларга киңәш биргән (1 Көринтлеләргә 3:1—3; Еврейләргә 5:11—14). Алла үзенең барлык халкына рухи ризык таратыр өчен махсус канал билгеләгән (Маттай 24:45—47). Шулай итеп, беркем дә майланган мәсихчеләргә башка мәсихчеләргә караганда күбрәк акыл бирелгән дип уйларга тиеш түгел. Изге Язма сорауларына җавап бирү, вәгазьләү яки Изге Язмаларга нигезләнгән нотык белән чыгыш ясау сәләте — бу изге рух белән майланган булуның билгесе түгел әле. Моны җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр дә яхшы башкара.

17. Рух белән майланган булу кемнән тора һәм нәрсәгә бәйле?

17 Әгәр берәр мәсихче күктә яшәү өмете турында сораса, өлкән яисә башка тәҗрибәле мәсихче бу сорау буенча аның белән сөйләшә ала. Ләкин беркем дә башка кеше өчен моны карар итә алмый. Күктә яшәргә өмете булган кешегә, бу чыннан да шулаймы, дип башкаларның ризалыгын сорыйсы юк. Майланган кешеләр «фани орлыктан түгел, бәлки фани булмаган орлыктан, Аллаһының тере һәм мәңгелек сүзе аша, яңадан тудырылган» (1 Петер 1:23). Үз Сүзе һәм рухы аша Алла аларга яңа «орлык» урнаштыра һәм аларны күктә яшәргә өметләре булган «яңа зат итә» (2 Көринтлеләргә 5:17). Кемне сайларга икәнен Йәһвә үзе хәл итә. Майланган булу «кемнеңдер теләгенә яки тырышлыгына түгел, бәлки шәфкать күрсәтүче Аллаһыга бәйле» (Римлыларга 9:16). Кешегә аның күктә яшәргә өмете барлыгына нәрсә ышаныч бирә?

Ни өчен аларның ышанычлары бар

18. Ничек Алла рухы майланган мәсихчеләр «рухы белән бергә» шаһитлек бирә?

18 Алла рухының шаһитлеге майланган мәсихчеләрне аларның күктә яшәргә өметләре бар дип ышандыра. «Үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез,— дип язган Паул,— Һәм Аның белән: „Абба, Әти“,— дип Аллаһыга мөрәҗәгать итәбез. Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да — без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чөнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз» (Римлыларга 8:15—17). Изге рух шулай тәэсир итә ки, майланган кешеләрнең рухы я өстенлек итүче торышлары аларны Изге Язмада Йәһвәнең рухи балалары турында әйтелгәнне үзләренә кулланырга дәртләндерә (1 Яхъя 3:2). Алланың рухы аларны үзенең уллары дип ышандыра һәм аларда искиткеч өмет тудыра (Гәләтиялеләргә 4:6, 7). Әйе, дуслар һәм гаилә әгъзалары арасында камил кешеләр булып җирдә мәңге яшәү — бу искиткеч, ләкин бу Алла тарафыннан майланган мәсихчеләргә бирелгән өмет түгел. Үз рухы аша ул аларда күктә яшәр өчен шулхәтле нык өмет урнаштыра ки, хәтта алар җирдәге бар өметләрен һәм шатлыкларын калдырырга әзер (2 Көринтлеләргә 5:1—5, 8; 2 Петер 1:13, 14).

19. Майланган мәсихчеләр тормышында яңа килешү нинди роль уйный?

19 Майланган мәсихчеләрнең күктә яшәү өметләренә һәм алар белән яңа килешү төзелгәненә ышанычлары нык. Искә алу Кичәсен гамәлгә керткәндә Гайсә бу килешү турында болай дип әйткән: «Менә бу касә — Минем сезнең өчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү» (Лүк 22:20). Яңа килешү Алла һәм майланган мәсихчеләр арасында төзелгән (Йәрәми 31:31—34; Еврейләргә 12:22—24). Гайсә килештерүче булып тора. Аның коелган каны белән гамәлгә кертелгән яңа килешүгә яһүдләрдән дә, шулай ук башка халыклардан да кешеләр килә башлый, алар барысы Йәһвә исеменә багышланган халыкны тәшкил итә һәм алар Ибраһим «орлыгының» өлеше булалар (Гәләтиялеләргә 3:26—29; Рәсүлләр 15:14). Бу «мәңгелек килешү» ярдәмендә барлык рухи исраиллеләрне күктә терелтеп торгызуга һәм аларга үлемсез булуга мөмкинлек ачыла (Еврейләргә 13:20).

20. Майланган мәсихчеләр белән Мәсих нинди килешү төзегән?

20 Майланган мәсихчеләр үз өметләрендә ышанычлы. Алар белән өстәмә килешү — Патшалык турында килешү төзелгән. Аларның Мәсих белән берлеге турында Гайсә болай дип әйткән: «Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез. Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм» (Лүк 22:28—30). Мәсих һәм аның белән патшалык итүчеләр арасындагы килешү мәңгегә төзелгән (Ачылыш 22:5).

Искә алу Кичәсе алдындагы вакыт — бу искиткеч вакыт

21. Искә алу Кичәсе алдындагы вакыт безгә күбрәк файда китерсен өчен нәрсә эшләп була?

21 Искә алу Кичәсе алдындагы вакыт күп фатихалар алып килә. Бу көннәрдә Изге Язмаларның укырга билгеләнгән бүлекләрен укып файда алабыз. Шулай ук, бу вакыт — махсус догалар кылу вакыты, шулай ук Гайсәнең җирдәге тормышы һәм үлеме турында уйлану һәм Патшалык турында вәгазьләү вакыты (Мәдхия 76:13; Филиппуйлыларга 4:6, 7). Искә алу Кичәсен үткәрү Йәһвә Алла белән Мәсихнең, йолым корбаны аша, безгә карата күрсәткән яратуларын исебезгә төшерә (Маттай 20:28; Яхъя 3:16). Аларның безнең өчен эшләгәннәре безгә өмет һәм юаныч бирә; бу шулай ук Мәсих юлы белән барырга тәвәккәлегебезне ныгытырга тиеш (Чыгыш 34:6; Еврейләргә 12:3). Искә алу кичәсе шулай ук безгә Аллага багышлануыбыз буенча яшәр һәм аның кадерле Улының тугры шәкертләре булыр өчен көч бирергә тиеш.

22. Алланың кешелек өчен биргән иң зур бүләге нинди һәм аңа үз рәхмәтебезне күрсәтер өчен нинди мөмкинлегебез бар?

22 Нинди искиткеч бүләкләр бирә безгә Йәһвә! (Ягъкуб 1:17). Бездә аның Сүзеннән җитәкчелек, аның рухының ярдәме бар. Шулай ук, мәңгелек тормышка өметебез бар. Алланың иң зур бүләге — бу Гайсә корбаны. Ул майланган мәсихчеләр һәм иман итүче башкаларның гөнаһлары өчен бирелгән (1 Яхъя 2:1, 2). Ә синең өчен Гайсә үлеме нинди мәгънә йөртә? 2003 елның 16 апрелендә кояш батканнан соң Гайсә үлемен искә алу Кичәсен үткәрер өчен рәхмәтле кешеләр җыелачак. Син алар арасында буласыңмы?

[Искәрмә]

^ 8 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган булган, әмма хәзер бастырылмый.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Искә алу Кичәсендәге символлардан кем авыз итәргә тиеш?

• Ни өчен «башка сарыклар» искә алу Кичәсендә бары тик ихтирамлы күзәтчеләр генә булып катнаша?

• Майланган мәсихчеләр искә алу Кичәсендә үзләренең икмәк белән шәрабтан авыз итәргә тиешлеген кайдан беләләр?

• Искә алу Кичәсе алдындагы вакытны нинди эшләр өчен куллану яхшы?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге диаграмма/иллюстрацияләр]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Кичәдәге кеше саны

МИЛЛИОН

15 597 746

15

14

13 147 201

13

12

11

10

9

8

7

6

5

4 925 643

4

3

2

1

878 303

63 1461

1935 1955 1975 1995 2002

[14 биттәге иллюстрация]

Син быел Гайсә үлемен искә алу Кичәсенә киләсеңме?

[17 биттәге иллюстрацияләр]

Искә алу Кичәсе алдындагы вакыт — бу Изге Язмаларны күбрәк уку һәм Патшалык турында вәгазьләү эшендә катнашу өчен бик уңайлы вакыт.