Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мин үземә нәкъ кирәген эзләп таптым»

«Мин үземә нәкъ кирәген эзләп таптым»

«Мин үземә нәкъ кирәген эзләп таптым»

БӨТЕНДӨНЬЯ сәламәтлек саклау оешмасының (БССО) хәбәр итүенчә, бүген җир йөзендә 120 миллионнан артык кеше күңел төшенкелегеннән интегә. Ел саен 10—20 миллион кеше үз-үзен ничек кенә итеп булса да үтерергә маташа, ә менә бер миллионы үз максатына ирешә. Күңел төшенкелеге белән интеккән кешеләргә ничек ярдәм итәргә? Медик ярдәме газапны җиңеләйтә ала, әмма эмоциональ яктан булышу да мөһим. Моннан тыш, күңел төшенкелеге белән интегүчеләрнең кайберләре Изге Язмага нигезләнгән, Йәһвә Шаһитләре бастырып чыгарган әдәбияттагы гамәли киңәшләрдән өстәмә ярдәм чыганагы тапкан. Моны Франциядән килгән хаттан күреп була.

«Күптән түгел генә мин тормышның мәгънәсен күрми идем. Мин Алладан үләргә рөхсәт итүен сорый идем. Минем күңелемдә бушлык иде һәм үләр хәлгә җиткәнемне сизә идем. Җитәкчелек эзләп, мин Йәһвәгә тырышып дога кыла башладым. Мин шулай ук 2002 елда бастырылган «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» дигәнне укырга карар кылдым һәм аны өч көн эчендә укып чыктым. Бу минем күңелемне бик нык күтәрде һәм иманымны ныгытты дип әйтәсем килә.

Мин «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» дигән журналлар ярдәмендә кечкенә генә тикшерү үткәрдем һәм бик нык гаҗәпләндем! Мин ул журналларны һәрдаим унбиш елдан артык укып бардым, әмма беркайчан да андагы мәкаләләрнең шундый күңел күтәргеч һәм тәэсирле икәненә төшенми идем. Алар бүгенге көннәрдә бик тә сирәк очрый торган сыйфат — мәхәббәт белән сугарылган. Мин үземә нәкъ кирәген эзләп таптым».

Изге Язмада: «Боеккан йөрәклеләргә Ходай якын һәм рухлары төшенке булганнарны коткара»,— дип әйтелә (Мәдхия 33:19). Шик-шөбһәсез бар «боеккан йөрәклеләр» яки «рухлары төшенке булганнар» Изге Язмаларда таяныч һәм киләчәккә өмет таба ала. Йәһвә Шаһитләре, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр Алла тарафыннан рухландырылган юату чыганагын таба алсын өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны тарата.