Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Сүзен шәхси өйрәнүдә шатлык тап

Алла Сүзен шәхси өйрәнүдә шатлык тап

Алла Сүзен шәхси өйрәнүдә шатлык тап

«Синең бар эшләреңә өйрәнермен, Син кылган бөек эшләрең турында уйланырмын» (МӘДХИЯ 76:13).

1, 2. а) Ни өчен безгә уйлануга вакыт бүлеп куярга кирәк? б) Уйлану дигән сүз нәрсәне аңлата?

ГАЙСӘ МӘСИХ шәкертләре буларак, безне Йәһвә Алла белән мөнәсәбәтебез һәм Аңа хезмәт итүебезнең сәбәпләре тирән кызыксындырырга тиеш. Әмма ләкин бүген кешеләрнең күбесе шулхәтле эш белән мәшгуль ки, хәтта уйланыр өчен вакыт та таба алмый. Материализм, әйберләр сатып алу һәм күңел ачулар аларны тулысынча чолгап алган. Мондый максатсыз омтылулардан без ничек кача алабыз? Яшәүнең ашау белән йоклау кебек мөһим якларына аерым вакыт бүлеп куйган сыман, Йәһвә эшләре турында уйлану өчен дә һәр көн аерым вакыт табарга кирәк (Икенчезаконлык 8:3; Маттай 4:4).

2 Син берәр вакыт туктап уйланасыңмы? Һәм нәрсә ул уйлану? Бер сүзлек бу сүзне «берәр нәрсә турында тирән фикер йөртү» дип аңлата. Ягъни берәр нәрсә турында ашыкмыйча, җитди һәм тирән уйлау. Бу гамәлдә безнең өчен нәрсәне аңлата?

3. Рухи уңышлар турыдан-туры нәрсә белән бәйле?

3 Иң элек, бу рәсүл Паул хезмәттәше Тимутегә язганны исебезгә төшерергә тиеш: «Мин килгәнгә кадәр Изге язманы бердәмлек алдында уку, вәгазь сөйләү һәм өйрәтү белән мәшгуль бул. [...] Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән [«моның турында уйлан», ЯД], үзеңне шуларга багышла [«шулар белән мавыккан бул», ЯД]». Әйе, Тимутедән уңышлар көтелгән, ә алар, Паул сүзләреннән күренгәнчә, турыдан-туры рухи сораулар турында уйлану белән бәйле. Бу безнең көннәрдә дә дөрес. Рухи уңышларга шатланыр өчен, безгә Алла Сүзе белән бәйле булганнар турында «уйланырга» һәм «шулар белән мавыккан булырга» кирәк (1 Тимутегә 4:13—15).

4. Безгә Йәһвә Сүзе турында регуляр рәвештә уйланырга нәрсә ярдәм итә ала?

4 Уйлану өчен иң яхшы вакытны син үзең сайлыйсың һәм бу шулай ук гаиләңдәге тәртипкә бәйле. Күп кенә кешеләр Изге Язмаларның шигырьләре турында иртә белән «Һәр көн Язмаларны тикшерү» дигән брошюраны укыганда уйлана. Бөтен дөнья буенча 20 000 гә якын үз теләге белән Вефильдә хезмәт итүчеләр үз көннәрен Изге Язма шигыре турында 15 минутлык фикер алышудан башлый. Комментарийны һәр иртә Вефиль гаиләсеннән берничә кеше генә бирсә дә, гаиләнең башка әгъзалары әйтелгән һәм укылган турында уйлана. Башка мәсихчеләр Йәһвә Сүзе турында уйланыр өчен эшкә бару вакытын куллана. Алар Изге Язмалар, «Уяныгыз!» һәм «Күзәтү манарасы» язылган аудиокассеталар тыңлый. Мондый аудиокассеталар кайбер телләрдә чыгарыла. Өйдә генә утыручы күп хатын-кызлар бу кассеталарны өй эшләрен башкарганда тыңлый. Алар мәдхия җырлаучы Асафка охшарга тырыша дип әйтеп була. Ул: «Ходай эшләрен исемә төшерермен; Синең борынгы могҗизаларыңны исемә төшерермен. Синең бар эшләреңә төшенермен, Син кылган бөек эшләрең турында уйланырмын»,— дип язган (Мәдхия 76:12, 13).

Дөрес караш яхшы уңышларга китерә

5. Ни өчен Изге Язмаларны шәхси өйрәнү безнең өчен мөһим булырга тиеш?

5 Безнең көннәрдә — телевизор, видеомагнитофон һәм компьютерлар гасырында — китап я башка басмалар уку популяр түгел. Әлбәттә, мондый хәл Йәһвә Шаһитләре арасында булмаска тиеш. Чөнки Изге Язмаларны уку — бу Йәһвә белән безне элемтәдә тотучы яшәү юлы. Мең еллар элек Исраил җитәкчесе Муса урынына Ешуа Навин билгеләнгән булган. Йәһвә фатихаларын алыр өчен, аның үзенә Алла Сүзен укырга кирәк булган (Ешуа 1:8; Мәдхия 1:1, 2ЯД). Бу бездән дә таләп ителә. Ләкин белемнәре аз булганганлыктан, кайбер кешеләргә уку авыр яисә күңелсез күренә. Безгә Алла Сүзен уку һәм өйрәнү теләген үстерергә нәрсә ярдәм итә ала? Җавапны Гыйбрәтле хикәя 2:1—6 да язылган Сөләйман патша сүзләреннән табабыз. Изге Язмаларны ачып, бу шигырьләрне укыйк. Шуннан соң алар турында бергә фикер алышырбыз.

6. Алла турындагы белемнәргә безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?

6 Бу шигырьләр мондый үгетләү сүзләре белән башлана: «Улым! Әгәр дә син минем сүзләремне кабул итсәң һәм васыятьләремне үзеңдә сакласаң, шулай колагыңны акыллылыкка игътибарлы итсәң һәм йөрәгеңне зирәклеккә исәң...» (Гыйбрәтле хикәя 2:1, 2). Бу сүзләрдән без нәрсә беләбез? Безнең һәрберебезнең Алла Сүзен өйрәнү йөкләмәсе бар. Бу шигырьдәге шартка игътибар итик: «әгәр дә син минем сүзләремне кабул итсәң». Әйе, нәкъ менә «әгәр», чөнки кешеләрнең күпчелеге турында, алар Алла Сүзенә игътибарлы, дип әйтеп булмый. Алла Сүзен өйрәнүдә шатлык табар өчен, без Йәһвә сүзләрен әзерлек белән «кабул итәргә» һәм аңа югалтырга курыккан кыйммәтле хәзинәгә кебек карарга тиешбез. Көндәлек эшләр белән мавыккан булуыбыз безне читкә алып китәргә мөмкин һәм нәтиҗәдә без Алла Сүзенә ваемсыз, хәтта шик белән дә, карый башларга мөмкин. Шуңа күрә көндәлек эшләр белән мавыгуга юл куймаска кирәк (Римлыларга 3:3, 4).

7. Ни өчен безгә мөмкин булганча мәсихче очрашуларына килергә һәм игътибарлы булырга кирәк?

7 Алла Сүзе мәсихче очрашуларында аңлатылганда «колагыбызны... игътибарлы» итәбезме? (Эфеслеләргә 4:20, 21). Зирәк булыр өчен «йөрәгебезне... иябезме»? Бәлкем, чыгыш ясаучы бик тәҗрибәле дә түгелдер, ләкин ул Алла Сүзе белән чыгыш ясаганда, без аңа игътибарлы булырга тиеш. Әлбәттә, Йәһвә акыллылыгына игътибарлы булыр өчен, безгә мөмкин булганча мәсихче очрашуларында булырга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 18:1). Илленче көн бәйрәмендә, б. э. 33 елында Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә булган җыелышка килә алмаган кешенең үкенүен күз алдына китереп кенә карагыз! Безнең җыелышларыбыз 33 елдагы кебек күренекле булмаса да, анда Изге Язмалар, безнең төп китабыбыз, карала. Димәк, әгәр без чыгышны Изге Язмалар китабы буенча күзәтеп барсак, һәрбер очрашу безнең өчен фатиха булырга мөмкин (Рәсүлләр 2:1—4; Еврейләргә 10:24, 25).

8, 9. а) Изге Язмаларны шәхси өйрәнү бездән нәрсә таләп итә? б) Алтынның бәясен Алла турындагы төгәл белемнәрнең бәясе белән чагыштырыгыз.

8 Акыллы патша Сөләйман болай дип дәвам итә: «Әгәр дә аңлауны чакырсаң һәм акылга мөрәҗәгать итсәң...» (Гыйбрәтле хикәя 2:3). Бу сүзләр бездә нәрсә уятырга тиеш? Йәһвә Сүзен аңларга эчкерсез теләк! Сөләйман сүзләре, зирәклеккә ия булыр өчен һәм Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнен аңлар өчен, өйрәнергә әзер булуны күз алдында тота. Бу, әлбәттә, тырышлык таләп итә һәм Сөләйманның чираттагы сүзләре һәм ул китергән ачык мисал моны раслый (Эфеслеләргә 5:15—17).

9 Ул болай дип дәвам итә: «Әгәр дә аны [аңлауны] көмеш кебек эзләсәң һәм хәзинә кебек табарга тырышсаң...» (Гыйбрәтле хикәя 2:4). Бу тау куышында эшләүче кешеләрне искә төшерә, алар гасырлар дәвамында кыйммәтле дип саналган металлар — алтын белән көмеш — эзләгән. Алтын өчен кешеләрне үтергәннәр. Кайберәүләр, аны табарга тырышып, гомерләрен сарыф иткән. Әмма ул чыннан да шул хәтле кадерлеме? Әгәр чүлдә адашып сусаудан үлә язсаң, син нәрсәне сайлар идең: бер кисәк алтыннымы яисә бер стакан сунымы? Кешеләр нинди тырышлык белән алтын эзлиләр, ә шул ук вакытта аның кыйммәтлеге ясалма һәм гел үзгәреп тора *! Алланы һәм аның ихтыярын аңлауны, зирәклек белән акыллылыкны без никадәр күбрәк тырышлык белән эзләргә тиешбез! Ләкин мондый эзләүләрнең файдасы нәрсәдә? (Мәдхия 18:8—11; Гыйбрәтле хикәя 3:13—18).

10. Алла Сүзен өйрәнсәк, без нәрсә таба алабыз?

10 Сөләйман болай дип дәвам итә: «Шул чакта Ходайдан куркуны аңларсың һәм Алла турында белем табарсың» (Гыйбрәтле хикәя 2:5). Нинди искитеч фикер: без, гөнаһлы кешеләр, Галәмнең Хакиме, Йәһвә «Алла турында белем таба» алабыз (Мәдхия 72:28; Рәсүлләр 4:24). Фәлсәфәчеләр һәм дөньяда үзләрен акыл ияләре дип атаган кешеләр гасырлар дәвамында тормышның һәм Галәмнең серләрен аңларга тырыша. Әмма ләкин алар «Алла турында белем» табуда уңышсыз. Ни өчен? Меңәр еллар буе Алла Сүзендә, Изге Язмаларда, бу белем ачык булса да, алар аны бик гади дип кире кага һәм шуңа күрә аңлый да алмыйлар, кыйммәтлеген дә күрә алмыйлар (1 Көринтлеләргә 1:18—21).

11. Изге Язмаларны шәхси өйрәнүдән нинди файда бар?

11 Сөләйман тагын бер дәртләндерүче сәбәп китерә: «Ходай акыллылык бирә; аның авызыннан белем һәм аң» (Гыйбрәтле хикәя 2:6). Йәһвә акыллылык, белем һәм зирәклек эзләргә теләгән барлык кешеләргә аларны теләп һәм юмартлык белән бирә. Һичшиксез, Алла Сүзен шәхси өйрәнү бездән тырышлык, тәртип һәм корбаннар таләп итсә дә, аны кадерләр өчен безнең барлык сәбәпләребез дә бар. Ләкин, һәрхәлдә, безнең Изге Язмалар китабы бар һәм безгә аны борынгы замандагы кебек кулдан язарга кирәк түгел! (Икенчезаконлык 17:18, 19).

Йәһвәгә лаеклы булып яшәгез

12. Нинди максатлардан чыгып, безгә Алла турындагы белемнәргә омтылырга кирәк?

12 Шәхси өйрәнүебезнең чын максаты нинди булырга тиеш? Башкалардан яхшырак күренү? Күбрәк белемнәр белән мактану? Изге Язмаларның белем капчыгы булу? Юк. Безнең максатыбыз — яшәүдә, сөйләүдә, тәртибебездә мәсихчеләр булу, Гайсә Мәсихнең көч бирүче рухында башкаларга ярдәм итәргә һәрчакта әзер булу (Маттай 11:28—30). Рәсүл Паул: «Белем тәкәбберләндерә, ә мәхәббәт көч бирә»,— дип кисәткән (1 Көринтлеләргә 8:1). Шуңа күрә без Муса кебек басынкы булырга тиеш, ул Йәһвәгә: «Мин Синең турында белсен өчен, Синең алда илтифатлылыкка ирешер өчен, миңа Үз юлыңны ач»,— дип әйткәндә басынкылык чагылдырган (Чыгыш 33:13). Әйе, безгә белемнәрне кешеләрдә тәэсир калдырыр өчен түгел, ә Аллага яраклы булыр өчен теләргә кирәк. Без Алланың лаеклы, басынкы хезмәтчеләре булырга тиешбез. Ничек бу максатка ирешергә?

13. Аллага лаеклы хезмәтче булыр өчен нәрсә кирәк?

13 Паул, Аллага ничек яраклы булырга икәнен аңлатканда, Тимутегә мондый үгет-нәсихәт биргән: «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә» (2 Тимутегә 2:15). «Дөрес өйрәтүче» дигән гыйбарә — бу борынгы грек телендә баштарак «туры кисәргә» дигән мәгънә йөрткән катлаулы фигыльнең тәрҗемәсе («Kingdom Interlinear»). Кайбер комментаторлар, бу фигыльне тегүченең тукыманы өлге буенча кисүенә, игенченең басуны сукалавына һәм башка моңа охшаш эшләргә карата кулланып була, дип саный. Һәрхәлдә, нәтиҗәсе дөрес я төгәл булырга тиеш. Әгәр Тимуте, аның өйрәтүе, тәртибе хакыйкать сүзенә туры килсен өчен, «мөмкин булганның барысын эшләсә», бу очракта ул Алланың хуплаган һәм лаеклы хезмәтчесе булыр иде (2 Тимутегә 4:16).

14. Безнең эшләргә һәм сүзләргә шәхси өйрәнүебез ничек тәэсир итәргә тиеш?

14 Моңа охшаш фикерне Паул, Көлессәйдәге имандашларын, «һәр игелекле эшегез җимеш китереп... Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә барып», Йәһвәгә «лаеклы булып яшәгез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булыгыз», дип өндәгәндә чагылдырган (Көлессәйлеләргә 1:10). Монда Паул Йәһвәгә лаеклы булган тәртип «һәр игелекле эштә җимеш китерү» һәм шулай ук «Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә бару» белән бәйле икәнен күрсәтә. Башкача әйткәндә, Йәһвә өчен белемнәрне ни дәрәҗәдә кадерләвебез генә түгел, ә шулай ук Алла Сүзен тәртибебездә һәм сөйләшүебездә ни дәрәҗәдә төгәл тотуыбыз мөһим (Римлыларга 2:21, 22). Димәк, әгәр без Аллага яраклы булырга телибез икән, шәхси өйрәнүебез фикер йөртүебезгә һәм тәртибебезгә тәэсир итәргә тиеш.

15. Акылыбызны һәм фикер йөртүебезне ничек саклый һәм күзәтеп тора алабыз?

15 Иблис, уйларыбызның бер-берсенә каршы килүенә булышып, бүген ничек булса да рухилыгыбызны җимерергә карар иткән (Римлыларга 7:14—25). Шуңа күрә, Аллабызга, Йәһвәгә, лаеклы булыр өчен, без фикер йөртүебезне һәм акылыбызны сакларга һәм күзәтеп торырга тиеш. Безнең корал — бу «Алла турында белем» һәм ул «Мәсихкә итагатьле итү өчен һәр фикерне үзенә буйсындырырга» сәләтле. Моны белеп, без Изге Язмаларны һәр көн өйрәнүгә тагын да зуррак теләк белән игътибар бирәчәкбез, чөнки уйларыбыздан эгоистик, гөнаһлы фикерләрне юк итәргә телибез (2 Көринтлеләргә 10:5).

Аңлар өчен ярдәм

16. Йәһвәнең өйрәтүеннән без нинди файда ала алабыз?

16 Йәһвәнең өйрәтүе рухи һәм физик файда китерә. Ул гамәлдә кулланмаслык, абстракт дини теория гына түгел. Мәсәлән, без: «Мин Ходай, сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаң»,— дип укыйбыз (Исай 48:17). Файда китерүче юллар буенча Йәһвә безне ничек алып бара? Беренчедән, бездә аның Сүзе, Изге Язмалар, бар. Бу безнең төп китабыбыз һәм без аңа даими рәвештә мөрәҗәгать итәбез. Шуңа күрә мәсихче очрашуларында әйтелгәнне Изге Язмалардан ачып карап барсак, яхшы булыр иде. Рәсүлләр китабының 8 нче бүлегендәге Хәбәшстан түрәсе турындагы хәбәр моның нинди файда китерә икәнен күрсәтә.

17. Хәбәшстан түрәсе белән нәрсә булган һәм бу нәрсәне күрсәтә?

17 Хәбәшстан түрәсе яһүд диненә күчкән мәҗүси булган. Ул Аллага эчкерсез иман иткән һәм Изге Язманы өйрәнгән. Арбасында утырып барганда, ул Исай пәйгамбәр китабын укыган һәм шул вакытта аның кырыенда чабучы Филип аңардан: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сораган. Түрә нәрсә дип җавап кайтарган? «„Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?“ — диде ул һәм Филипкә үзе янына утырырга тәкъдим итте». Шуннан соң Филип изге рух җитәкчелегендә түрәгә Исай пәйгамбәр язганны аңларга ярдәм иткән (Рәсүлләр 8:27—35). Бу нәрсәне аңлата? Изге Язмаларны шәхси укуыбыз аны аңлар өчен җитәрлек түгел. Йәһвә, безгә Сүзен тиешле вакытта аңларга ярдәм итәр өчен, үзенең изге рухы аша ышанычлы һәм акыллы хезмәтчесе белән җитәкчелек итә. Ул моны ничек эшли? (Маттай 24:45—47; Лүк 12:42).

18. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» сыйныфы безгә ничек ярдәм итә?

18 Хезмәтче сыйныфы «ышанычлы һәм акыллы» дип сурәтләнсә дә, Гайсә бу сыйныф гөнаһсыз булачак дип әйтмәгән. Тугры майланган кардәшләрдән торган бу төркемне безнең көннәрдә дә камил булмаган мәсихчеләр тәшкил итә. Ниятләре яхшы булса да, беренче гасырдагы кардәшләре кебек, алар да хата эшләргә мөмкин (Рәсүлләр 10:9—15; Гәләтиялеләргә 2:8, 11—14). Ләкин аларның максаты саф һәм Йәһвә аларны куллана. Алар аша Йәһвә, Изге Язмаларны өйрәнер өчен, безне ярдәмлекләр белән тәэмин итә, алар Алла Сүзенә һәм Аның вәгъдәләренә иманыбызны ныгыта. Шәхси өйрәнү өчен төп корал — бу «ышанычлы һәм акыллы» хезмәтче тарафыннан бирелгән «Изге Язмаларның Яңа Дөнья Тәрҗемәсе». Ул хәзер өлешчә я тулысынча 42 телдә бар һәм берничә тапкыр бастырылган нөсхәләре 114 миллион данә тәшкил итә. Безнең шәхси өйрәнүдә аны ничек уңышлы кулланып була? (2 Тимутегә 3:14—17).

19. «Искәрмәләр белән Изге Язмаларның Яңа Дөнья Тәрҗемәсендә» безгә шәхси өйрәнүдә ярдәм итә алган нинди үзенчәлекләр бар?

19 Мәсәлән, «Искәрмәләр белән Изге Язмаларның Яңа Дөнья Тәрҗемәсен» карап чыгыйк. Анда «Изге Язмалар сүзләренең индексы», «Искәрмәдәге сүзләрнең индексы», шигырьләрнең бер-берсенә бәйле булуын күрсәтүче сылтама колонкалар һәм искәрмәләр бар, шулай ук, карталары, таблицалары булган һәм эчендә 43 тема җентекләп карала торган кушымта бирелгән. Изге Язмаларның бу искиткеч тәрҗемәсен әзерләр өчен кулланылган күп санлы чыганаклар турында «Кереш сүздә» әйтелә. Әгәр син аңлаган телдә бу тәрҗемә булса, аның бар булган үзенчәлекләре белән таныш һәм аларны куллан. Һәрхәлдә, өйрәнү өчен төп материал — бу Изге Язмалар, һәм «Яңа Дөнья Тәрҗемәсенең» өстенлеге шунда: ул Алла Патшалыгының идарә итүенә игътибар итә һәм Алла исеменең әһәмиятлегенә басым ясый (Мәдхия 149:1—9; Даниел 2:44; Маттай 6:9, 10).

20. Шәхси өйрәнү турында нинди сорауларга җавап алырга кирәк?

20 Изге Язмаларны аңлар өчен безгә тагын нинди ярдәм кирәк? Шәхси өйрәнү өчен ничек вакыт табарга? Ничек өйрәнүне уңышлырак итәргә? Безнең өйрәнүебез башкалар белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Безнең рухи яктан үсүебезнең бу мөһим яклары чираттагы мәкаләдә карала.

[Искәрмә]

^ 9 абз. 1979 елдан алтынның бәясе бик нык үзгәреп торган. Мәсәлән, 1980 елда аның бәясе 1 грамм өчен 27,33 доллар тәшкил итеп иң зуры булган, ә 1999 елда 8,13 доллар тәшкил итеп иң аскы ноктасына җиткән.

Сез хәтерлисезме?

• «Уйлану» дигән сүз нәрсәне аңлата?

• Алла Сүзен өйрәнүгә безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?

• Шәхси өйрәнүебезне нинди максатлардан чыгып алып барырга кирәк?

• Изге Язмаларны өйрәнүдә безнең нинди ярдәмебез бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Вефиль гаиләләренең әгъзалары, көнне Изге Язмалар шигырен карап чыгудан башлап, рухи яктан үзләрен ныгыталар.

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Берәр җиргә барганда Изге Язмалар яисә аңа нигезләнгән басмалар язылган аудиокассеталар тыңлап, без вакытны файдалы кулланабыз.

[22 биттәге иллюстрация]

Кешеләр алтын табар өчен күп һәм тырышып эшләгән. Алла Сүзен өйрәнер өчен син тырышлык куясыңмы?

[Чыганак]

California State Parks рөхсәтеннән, 2002 ел.

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмалар — бу мәңгелек тормышка юл ача торган хәзинә.