Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иңне иңгә терәп хезмәт итүегезне дәвам итегез

Иңне иңгә терәп хезмәт итүегезне дәвам итегез

Иңне иңгә терәп хезмәт итүегезне дәвам итегез

«Мин... халыкларга барысы да Ходай исемен чакырсын һәм Аңа бердәм [«иңне иңгә терәп», ЯД] хезмәт итсен өчен саф тел бирәм» (СОФОНИЯ 3:9).

1. Софония 3:9 дагы пәйгамбәрлек ничек итеп тормышка аша?

ҖИР йөзендә кешеләр якынча 6 000 телдә сөйләшә. Моннан тыш, ул телләрдән башка төрле җирле сөйләм яисә шивәләр бар. Кешеләр төрле телләрдә, кайсы Абхаз, кайсы Япон телендә сөйләшсә дә, Алла чыннан да искиткеч эш кылган. Ул барлык җирдәге кешеләр бер генә саф телне өйрәнә һәм шул телдә сөйләшә алуны булдырган. Моның белән Софония пәйгамбәр аркылы бирелгән вәгъдә тормышка аша: «Мин [Йәһвә Алла]... халыкларга барысы да Ходай исемен чакырсын һәм Аңа бердәм [«иңне иңгә терәп», ЯД] хезмәт итсен өчен саф тел бирәм» (Софония 3:9).

2. «Саф тел» нәрсәне аңлата һәм ул нәрсәгә ярдәм итә?

2 «Саф тел» — бу Алланың аның Сүзендәге, Изге Язмадагы, хакыйкате. Ул хакыйкать — барыннан да бигрәк, Йәһвәнең исемен изгеләндерәчәк, аның хакимлеген аклаячак һәм кешеләргә фатихалар алып киләчәк Алланың Патшалыгы турындагы хакыйкать (Маттай 6:9, 10). Саф телдә, җир йөзендәге бер генә рухи саф телдә, барлык милләтләр һәм расалар сөйләшә ала. Моның аркасында алар Йәһвәгә «бердәм», «иңне иңгә терәп» хезмәт итә ала.

Икейөзлелеккә юл куймаска кирәк

3. Йәһвәгә бердәмлектә хезмәт итү ни өчен мөмкин?

3 Мәсихчеләр буларак, безнең арада халыкара хезмәттәшлек булган өчен рәхмәтлебез. Без Патшалык турындагы яхшы хәбәрне күптөрле телләрдә вәгазьләсәк тә, Аллага бердәмлектә хезмәт кылып киләбез (Мәдхия 132:1). Бу барыбыз да, кайда гына яшәмәсәк тә, Йәһвәгә дан китереп бер генә саф телдә сөйләшкәнгә күрә мөмкин.

4. Ни өчен Алла халкы арасында икейөзлелек булмаска тиеш?

4 Алла халкы арасында икейөзлелек булырга тиеш түгел. Моны рәсүл Петер б. э. 36 елында яһүд булмаган гаскәр башлыгы Көрнили йортында вәгазьләгәндә ап-ачык аңлатып биргән. Ул: «Аллаһының кешеләрне аермавын [«икейөзле булмавын», ЯД] мин хәзер чынлап та аңлыйм. Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— дип әйтергә дәртләнелгән (Рәсүлләр 10:34, 35). Шунлыктан мәсихчеләр җыелышында икейөзлелеккә, ягъни берьяклылык күрсәтүгә яисә ниндидер кечкенә төркемнәргә бүленүгә урын юк.

5. Җыелышта бүленешләргә шарт булдыру ни өчен дөрес түгел?

5 Бер колледжның студенты Патшалык Залына барып кайткач, бу аңа нинди тәэсир калдырганын: «Гадәттә, чиркәүләргә билгеле бер расаның яки этник төркемнәрнең кешеләре килә. [...] Ә Йәһвә Шаһитләре исә бөтенесе бергә утырдылар һәм милләт буенча бүленү юк иде»,— дип белдергән. Ләкин борынгы Көринттәге җыелыш әгъзалары арасында бүленешләр булган. Ызгыш-талашлар тудырып, көринтлеләр Алланың бердәмлек белән тынычлыкка булышкан изге рухының тәэсиренә каршы төшкән (Гәләтиялеләргә 5:22). Әгәр дә без җыелышта төркемнәргә бүленсәк, изге рухның җитәкчелегенә каршы барабыз. Шунлыктан, әйдәгез, рәсүл Паулның: «Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: сез барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда төрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын»,— дип көринтлеләргә әйткән сүзләрен хәтеребездән чыгармыйк (1 Көринтлеләргә 1:10). Паул эфеслеләргә язган хатында да бердәмлекнең әһәмиятлегенә басым ясаган (Эфеслеләргә 4:1—6, 16).

6, 7. Ягъкуб икейөзлелек турында нинди киңәш биргән һәм аның сүзләрен ничек итеп кулланырга була?

6 Мәсихчеләрдән һәрвакыт һәркемгә бертигез итеп карау таләп ителгән (Римлыларга 2:11). Беренче гасырдагы җыелышларда кайберәүләр бай кешеләргә тигез карамаганлыктан, шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Имандашларым минем, иң бөек Раббыбыз Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр буларак, һәркемгә тигез карагыз. Әйтик, җыелышыгызга бай киенгән, алтын балдаклы кеше һәм шулай ук тузган кием кигән ярлы кеше дә килә, ди. Бай киенгән кешегә аерым игътибар биреп: „Менә монда, бу яхшы урынга утырыгыз“,— дип әйтсәгез, ярлыга исә: „Әнә тегендә бас“ яисә „Аягым очына утыр“,— дисәгез, үз арагызда бер-берегезне аерып карыйсыз һәм, начар фикерләргә таянып, хөкем итүче хаким кебек буласыз түгелме?» (Ягъкуб 2:1—4).

7 Әйе, җыелышка хакыйкатьне кабул итмәгән алтын балдаклы, затлы кием кигән бай, шулай ук тузган кием кигән ярлы кешеләр килсә, байларны аеруча хөрмәтләгәннәр. Аларны яхшы урынга утыртканнар, ә ярлы кешегә басып торарга кушканнар яисә кемнеңдер аяк очына җиргә утыртканнар. Ләкин Алла бар кешегә бертигез карый, ул Гайсәнең йолып ала торган корбанын байлар өчен дә, ярлылар өчен дә биргән (Әюп 34:19; 2 Көринтлеләргә 5:14). Шунлыктан, Йәһвәнең күңеленә хуш килергә һәм аңа имандашларыбыз белән иңне иңгә терәп хезмәт итәргә теләсәк, икейөзле яки «үз файдалары хакына ялагайланып йөрүчеләр» арасында булмаска тиешбез (Яһүд 4, 16).

Зарланучан булмагыз

8. Исраиллеләрнең зарлануы нәрсәгә китергән?

8 Бердәмлегебезне саклар һәм моннан ары да Алланың илтифатлылыгына ия булыр өчен, безгә Паулның: «Һәр эшне зарланмыйча... эшләгез»,— дигән киңәшенә колак салырга кирәк (Филиппуйлыларга 2:14, 15). Мисыр коллыгыннан азат ителгән имансыз яһүдләр Муса белән Һарунга, димәк, Йәһвә Аллага зарланган. Моның аркасында 20 яшьтәге һәм аннан олырак ир-атлар, тугры Ешуа белән Хәлиф һәм левитлардан башка, Вәгъдә ителгән җиргә кермәгән, ә Исраил халкы 40 ел чүл буенча сәяхәт иткән чакта үлгән (Саннар 14:2, 3, 26—30; 1 Көринтлеләргә 10:10). Зарланган өчен алар нинди кыйммәт бәһа биргән!

9. Зарланганы өчен Мәрьям нәрсәгә дучар ителгән?

9 Бу, бөтен халык зарлана башласа, моның нәрсә белән бетәчәген күрсәтеп тора. Ә менә зарланган аерым кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Әйтик, Мусаның сеңлесе Мәрьям һәм агасы Һарун: «Әллә Ходай Мусаның бер үзенә генә сөйләгәнме? Әллә безгә дә сөйләмәгәнме?» — дип зарланган. Белдерүдә тагын: «Һәм моны Ходай ишетте»,— дип өстәлә (Саннар 12:1, 2). Моның нәтиҗәсе нинди булган? Бу зарлануның, күрәсең, котыртучысы Мәрьям булганлыктан, ул Алла тарафыннан кимсетелгән. Ничек итеп? Махау авыруына дучар ителеп, ул, аннан савыкканчы, җиде көнгә станнан чыгып, читтә яшәргә тиеш булган (Саннар 12:9—15).

10, 11. Йөгәнләнмәгән зарлану нәрсәгә китерергә мөмкин? Мисал белән аңлатыгыз.

10 Зарлану кемнең дә булса дөрес эшләмәгән эш-хәрәкәте турында ризасызлык белдерү генә түгел. Һәрдаим зарланучылар, үзләренең тойгыларына яисә тоткан урыннарына күп әһәмият биреп, игътибарны Аллага түгел, үзләренә юнәлдерә. Әгәр дә мондый рухны йөгәнләмәсәк, ул рухи кардәшләр арасында ызгышлар уята һәм аларның иңне иңгә терәп Йәһвәгә хезмәт итәргә тырышуларына комачаулый. Сәбәбе: зарланучы кешеләр һәрвакыт башкалар каршында аларның теләктәшлеген табарга өметләнеп сукрана.

11 Мәсәлән, кемдер берәү өлкәннең җыелышта нотык белән чыгыш ясавын яки аның башкарган вазифасын тәнкыйтьләргә мөмкин. Әгәр андый кешенең сүзләрен даими тыңласак, без дә аның кебек уйлый башларга мөмкин. Бәлкем, йөрәгебезгә зарлану орлыгы эләккәнче, безне ул өлкәннең кылган-әйткәннәре борчымагандыр да. Әмма хәзер алар безне ярсыта. Ахырда, өлкәннең эш-хәрәкәтләре берсе дә күңелебезгә ятмый, аның турында зарлана башлавыбыз мөмкин. Мондый нәрсәләргә Йәһвә халкының җыелышында урын булмаска тиеш.

12. Зарлану Алла белән булган мөнәсәбәтебезгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

12 Алла көтүен көткән ир-атлардан зарлану аларны яманлый башлавыбызга китерүе ихтимал. Аларны яманлый торган зарлану яки яла ягу безнең Йәһвә белән булган мөнәсәбәтләргә зыян китерергә мөмкин (Чыгыш 22:28). Тәүбә итмәгән яман телле кешеләр Алла Патшалыгына ия булмаячак (1 Көринтлеләргә 5:11; 6:10). Шәкерт Яһүд, «Раббы хакимлеген инкяр итәләр, хәтта күкләрдәге шөһрәтле затларга», ягъни җыелыштагы җаваплы ир-атларга «яла ягалар», дип зарланучылар турында язган (Яһүд 8). Андый кешеләрне Алла хупламаган, шунлыктан аларның явыз юлыннан тайпылсак, акыллырак булыр.

13. Ни өчен барлык зарланулар да гаепкә алырлык түгел?

13 Ләкин Алла алдындагы барлык зарланулар да аның ачуын китерми. Ул Сәдүм белән Гамурадан зарлануның «ачы тавышын» кире какмаган һәм бозык шәһәрләрне юк иткән (Яшәеш 18:20, 21; 19:24, 25). Иерусалимда б. э. 33 елында үткән Илленче көн бәйрәменнән соң озак та тормыйча «грек яһүдләре, көндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренең тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, җирле яһүдләрдән ризасызлык белдерделәр». Шулчак «унике рәсүл», ризык өләшү хезмәтенә ышанычлы «җиде кешене» билгеләп, килеп чыккан хәлне җайга салган (Рәсүлләр 6:1—6). Хәзерге вакыттагы өлкәннәр дә хаклы зарланулардан «колагын томаламаска» тиеш (Гыйбрәтле хикәя 21:13). Шуңа күрә имандашларны тәнкыйтьләү урынына, өлкәннәргә аларның күңелен күтәрергә һәм аларга көч бирергә тырышырга кирәк (1 Көринтлеләргә 8:1).

14. Зарланудан арыныр өчен, аерата нинди сыйфатны үстерергә кирәк?

14 Зарланудан барыбызга да арынырга кирәк, чөнки канәгатьсезлек рухы рухилыгыбызга зыян китерә. Андый караш бердәмлегебезне бозар иде. Әйдәгез, шуңа күрә, һәрвакыт изге рухка бездә мәхәббәт үстерергә юл бирик (Гәләтиялеләргә 5:22). Мәхәббәт турындагы «Алла Патшалыгы канунын» үтәү Йәһвәгә кардәшләребез белән иңне иңгә терәп хезмәт итәргә ярдәм итәчәк (Ягъкуб 2:8; 1 Көринтлеләргә 13:4—8; 1 Петер 4:8).

Яла ягудан сак булыгыз

15. Гайбәт сату белән яла ягу арасындагы аерманы ничек аңлатыр идегез?

15 Зарлану гайбәт сатуга алып барырга мөмкин, шунлыктан абайлап-чамалап кына сөйләшергә кирәк. Гайбәт сату — кешеләр һәм аларның эшләре турында имеш-мимеш тарату. Ә менә яла ягу — башка берәүнең абруен төшерү максаты белән әйтелгән ялган мәгълүмат. Бу явыз һәм оятсыз шөгыль. Шуңа күрә Алла исраиллеләргә: «Үз халкың арасында таратучы булып [«яла ягу өчен», ЯД] йөрмә»,— дигән (Левит 19:16).

16. Паул имеш-мимеш таратучылар турында нәрсә дигән һәм аның киңәше безгә ничек кагыла?

16 Имеш-мимеш таратуның яла ягуга әйләнүе мөмкин булганлыктан, Паул аның белән шөгыльләнүчеләрне гаепләгән. Җыелышта ярдәм алырга лаеклы тол хатыннарны телгә алып киткәннән соң, ул кайбер тол хатыннар турында: «Алар өйдән-өйгә йөреп, эшлексез булырга күнегәләр һәм эшсез йөреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сөйләп, гайбәт саталар һәм кеше эшенә тыкшыналар»,— дип әйткән (1 Тимутегә 5:11—15). Әгәр мәсихче хатын үзендә яла ягуга китерүе мөмкин булган буш сөйләшүгә һәвәслек сизсә, ул Паулның «гайбәтче булмыйча, аек» булырга дигән сүзләренә колак салырга тиеш (1 Тимутегә 3:11). Әлбәттә, мәсихче ир-атларга да зарарлы имеш-мимеш сөйләүдән сакланырга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 10:19).

Хөкем итмәгез!

17, 18. a) Гайсә кардәшләрне хөкем итүгә бирелүчәнлек турында нәрсә әйткән? б) Гайсәнең әйткән сүзләрен без ничек куллана алабыз?

17 Һичкемгә дә яла якмасак та, безгә башкаларны хөкем итәргә бирелүчәнлек белән көрәш алып барырга туры киләдер. Гайсә андый фикер юнәлешен гаепләгән: «Берәүне дә хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс. Чөнки нинди хөкем белән хөкем итсәгез, сез дә шундый хөкем белән хөкем ителерсез; һәм нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер. Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? Үз күзеңдә бүрәнә булганда, син ничек туганыңа: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың? Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрең ачык күрер һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың» (Маттай 7:1—5).

18 Үзебезнең күзебездән безгә дөрес хөкем итәргә комачаулаган образлы «бүрәнәне» чыгармас борын, ничек инде без кардәшкә фәкать «чүпне» чыгар әле дип әйтә алабыз? Әгәр без чыннан да Алланың нинди мәрхәмәтле икәнен аңласак, рухи кардәшләребезне хөкем итәргә омтылыш булмас. Без аларны күктәге Атабыз аңлаган кебек яхшы итеп аңларлык хәлдә мени? Гайсәнең безне: «Хөкем итмәгез, үзегезне дә хөкем итмәсләр»,— дип кисәткәне шаккатырлык түгел! Үзебезнең камилсезлегебезгә дөрес бәһа бирү безне Алланың карашы буенча гаделсез нәтиҗәләр ясаудан саклар.

Тиз ватылучан, әмма махсус кулланышта

19. Имандашларыбызга карата нинди карашта булырга кирәк?

19 Аллага имандашларыбыз белән бергә иңне иңгә терәп хезмәт итәргә теләсәк, без башкаларны хөкем итүдән тайпылып кына калмыйбыз, ә бер-беребезгә беренче булып хөрмәт күрсәтәбез (Римлыларга 12:10). Үзебезнекен түгел, кардәшләрнең файдасын эзләп, без алар өчен куаныч белән күңелсез эшләрне дә башкарачакбыз (Яхъя 13:12—17; 1 Көринтлеләргә 10:24). Мондый искиткеч рухны ничек саклый алабыз? Аның өчен һәрбер имандашыбызның Йәһвә өчен кадерле икәнен һәм, тәннең һәрбер әгъзасы бер-берсенә кирәк булган кебек, без дә бер-беребезгә мохтаҗ икәнебезне онытмаска кирәк (1 Көринтлеләргә 12:14—27).

20, 21. 2 Тимутегә 2:20, 21 нче шигырьдәге сүзләрнең безнең өчен нинди әһәмияте бар?

20 Дөрес, мәсихчеләр — тиз ватылучан балчык савытлар гына һәм аларга искиткеч хәзинә — хезмәт — ышанып тапшырылган (2 Көринтлеләргә 4:7). Йәһвәгә бу изге эшне башкаруыбыз белән дан китерәсебез килсә, аның һәм Улы каршында хөрмәтле урын саклап калырга тиешбез. Үзебезнең әдәп-әхлак һәм рухи яктан чиста калу белән генә без Алла куллана торган хөрмәтле савытлар булып калырбыз. Моның турында Паул: «Зур йортта алтын һәм көмештән ясалган савыт кына түгел, бәлки агач һәм балчык савытлар да бар, һәм аларның кайберләре махсус тотыла торган, икенчеләре гадәти кулланышта. Шулай итеп, кем үзен явызлык кылудан чистартыр, ул — үзен Аллаһыга багышлаган, Йорт Хуҗасына яраклы, һәрбер игелекле эшкә әзер булган махсус кулланыштагы савыт булыр»,— дип язган (2 Тимутегә 2:20, 21).

21 Алла таләпләрен үтәмичә яшәүче кешеләр «гадәти кулланышта» булган савытлар кебек санала. Әмма ләкин Алла юлында тугры йөрсәк, без «һәрбер игелекле эшкә әзер булган махсус кулланыштагы [Йәһвәгә хезмәт итү өчен аерылган] савытлар булырбыз». Шуңа күрә үзебезгә: «Мин „махсус кулланыштагы савытмы“? Имандашларыма яхшы тәэсир итәмме? Мин җыелыштагы рухи кардәшләр белән иңне иңгә терәп хезмәт итүчеләрдәнме?» — дигән сораулар биреп китсәк була.

Иңне иңгә терәп хезмәт итүегезне дәвам итегез

22. Мәсихчеләр җыелышын нәрсә белән чагыштырырга була?

22 Мәсихчеләр җыелышы гаилә төзелешенә охшаш. Гаиләнең барлык әгъзалары Йәһвәгә гыйбадәт кылса, гаиләдә мәхәббәт, үзара аңлашучанлык хөкем сөрә һәм барысы да бер-беренә ярдәмгә килергә әзер тора. Гаилә һәркайсысының үз характеры булган берничә кешедән торырга мөмкин, ләкин һәрберсенең үзенең тоткан хөрмәтле урыны бар. Җыелышта да шуңа охшаш хәл. Барыбыз да аерылып торганга һәм камилсез булганга карамастан, Алла безне үзенә Мәсих аркылы якынайтты (Яхъя 6:44; 14:6). Йәһвә белән Гайсә безне ярата, без дә, әлбәттә, тату гаиләдә шикелле, бер-беребезне яратырга тиеш (1 Яхъя 4:7—11).

23. Нәрсәне хәтердән чыгармаска һәм тәвәккәллек белән нәрсәгә ниятләнергә кирәк?

23 Гаилә төзелешенә охшаш җыелышларда безнең шулай ук тугрылык табарбыз дип көтәргә хакыбыз бар. Рәсүл Паул: «Инде шуны телим: ир-атлар һәр җирдә рухи яктан саф булып, ярсымыйча вә бәхәсләшмичә, кулларын [«кулларын тугрылыкта», ЯД] күтәреп дога кылсыннар»,— дип язган (1 Тимутегә 2:8). Шулай итеп, Паул тугрылыкны мәсихчеләр җыелышкан «һәр җирдә» әйтелүче күмәк дога белән бәйләгән. Җыелыштагылар исеменнән Аллага тугры ир-атлар гына дога кылырга тиеш. Әлбәттә, Алла бездән аңа һәм бер-беребезгә карата тугрылык күрсәтүебезне көтә (Вәгазьче 12:13, 14). Шунлыктан, әйдәгез, кеше тәненең әгъзалары сыман, бергәләп, үзара килешеп эш итәргә тырышыйк. Шулай ук бер гаилә кебек Йәһвәгә бердәмлектә хезмәт итик. Барыннан да бигрәк, бер-беребезгә мохтаҗ икәнебезне һәм, Йәһвәгә имандашларыбыз белән иңне иңгә терәп хезмәт итсәк, Алланың хуплавына һәм фатихаларына ирешүебезне хәтердән чыгармыйк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә халкы нәрсә аркасында иңне иңгә терәп хезмәт итә ала?

• Ни өчен мәсихчеләр икейөзлелектән арыналар?

• Зарлану дөрес түгел икәнен сез ничек аңлатыр идегез?

• Имандашларыбызны ни өчен хөрмәтләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Петер «Аллаһының кешеләрне аермавын» аңлаган.

[16 биттәге иллюстрация]

Мәрьямнең Алла тарафыннан ни өчен кимсетелгәнен беләсезме?

[18 биттәге иллюстрация]

Тугры мәсихчеләр шатлык белән Йәһвәгә иңне иңгә терәп хезмәт итәләр.