Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кулларыгызны ныгытыгыз

Кулларыгызны ныгытыгыз

Кулларыгызны ныгытыгыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА кул дигән сүз якынча 1 800 тапкыр очрый. Яһүди телендә «кул» яисә «куллар» дигән сүзләрне үз эченә алган идиомалар төрле мәгънәдә кулланылган. Мәсәлән, чиста куллар гаепсезлекне белдерә (2 Патшалык 22:21; Мәдхия 23:3, 4). Кулны ачу юмартлык күрсәтүне белдерә (Икенчезаконлык 15:11; Мәдхия 144:16). Үз гомерен куркыныч астына куйган кеше турында үз җанын кулына салган дип әйтелә (1 Патшалык 19:5). «Хәлсезләнгән куллар» дигән сүз тезмәсе кешенең өметсезлеккә бирелүен аңлата (2 Паралипоменон 15:7). Ә менә «кемнеңдер кулын ныгыту» дигәне эш итү өчен ныгыту һәм көч бирүне белдерә (1 Патшалык 23:16, АМТ).

Бүгенге вакытта кулларыбызны ныгыту бик зарури. Без авыр «вакытларда» яшибез (2 Тимутегә 3:1). Нигездә, кеше авырлыкка юлыккач бирешә, өметсезлеккә бирелә. Бүгенгесе көндә балаларның мәктәпкә йөрмәве, ирләрнең гаиләсен, аналарның балаларын ташлап китүе гадәти хәлгә әйләнде. Безгә, мәсихчеләргә, Аллага хезмәт иткәндә очраган сынауларның барын да кичерер өчен, кулларыбызны ныгытырга кирәк (Маттай 24:13). Моның белән Йәһвәнең йөрәген куандырырбыз (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

Ничек кулларны ныгытып була?

Езра көннәрендәге яһүд халкына, Йәһвәнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәсен торгызып чыгар өчен, кулларын ныгытырга кирәк булган. Аларның куллары ничек ныгытылган? Язмада болай әйтелгән: «Алар Төче күмәч бәйрәмен җиде көн куаныч белән бәйрәм итте, чөнки Ходай аларны куандырды һәм Исраил Алласы, аларның кулларын Ходайның өен корырга ныгытыр өчен, Ассирия патшасының йөрәген аларга таба борды» (Езра 6:22). Күрәсең, Йәһвә, эш итүче көче аркылы, «Ассирия патшасына» исраиллеләргә ватанына кайтып китәргә рөхсәт итәргә этәргеч биргән. Шулай ук Ул исраиллеләрне башлаган эшләрен азагына кадәр җиткерергә дәртләндергән.

Соңрак, Иерусалимның диварларын төзәтергә кирәк булганда, Нихами ул эшкә имандашларының кулларын ныгыткан. Без Язмадан: «Мин аларга Алламның миңа игелек кылган кулы турында һәм патшаның миңа әйткән сүзләрен сөйләп бирдем. Шунда алар: „Төзибез“,— диде һәм яхшы эшкә кулларын ныгытты»,— дигәнне укыйбыз. Куллары ныгытылганнан соң, Нихами һәм башка яһүдләр 52 көн эчендә Иерусалимның диварларын төзәтеп тә чыккан (Нихами 2:18; 6:9, 15).

Бүген дә нәкъ шулай ук Йәһвә, Патшалык турында яхшы хәбәрне игълан итәр өчен, безнең кулларыбызны ныгытып тора (Маттай 24:14). Ул моны «үзенең ихтыярын үтәр өчен... һәр яхшы нәрсә белән тәэмин итә» (Еврейләргә 13:21). Ул кулыбызга иң югары сыйфатлы кораллар бирде. Бездә Изге Язма һәм аңа нигезләнгән китаплар, журналлар, брошюралар, трактатлар, аудио-видео кассеталар бар. Алар ярдәмендә яхшы хәбәрне бөтен җир йөзендә яшәүче кешеләргә җиткерә алабыз. Безнең басмалар 380 нән артык телдә бастырылып чыгарыла. Моннан тыш, Йәһвә, җыелыш очрашулары, өлкә һәм район конгресслары аша теократик белем биреп, безгә шул искиткеч әдәбиятны хезмәт иткән чакта ничек кулланырга икәнен өйрәтә.

Йәһвә, һәртөрле юллар белән кулларыбызны ныгытып торса да, безнең тарафтан да көч куеп тырышканны көтә. Сириялеләргә каршы көрәш алып барыр өчен ярдәм сорап килгән Иоас патшага Элиша пәйгамбәрнең нәрсә дип әйткәнен искә төшерик. Ул патшага, уклар алып, алар белән җиргә бәрергә кушкан. Изге Язмада бу вакыйга менә болай тасвирланган: «Ул өч тапкыр бәрде һәм туктап калды. Һәм Ходай кешесе аңа ачуланды һәм: „Биш яисә алты тапкыр бәрергә кирәк иде, шулчак син сириялеләрне бөтенләй юк итәр идең, ә менә хәзер сириялеләрне өч кенә тапкыр җиңәчәксең,— дип әйтте“» (4 Патшалык 13:18, 19). Иоас патша, бөтен тырышлыгын җикмәгәнлектән, сириялеләргә каршы көрәштә уңышка тулысынча ирешә алмаган.

Әгәр Йәһвә тапшырган эшнең азагына чыгасыбыз килсә, безгә дә шул мисалдан сабак алырга кирәк. Юлыбыздагы тоткарлыклар турында борчылу яки бирелгән йөкләмәне ничек башкарып чыгарбыз икән дип хафалану урынына, без көч-дәрт белән бар тырышлыгыбызны җигеп эшкә керешергә тиеш. Кулларыбызны ныгытырга һәм Йәһвәнең ярдәменә таянырга кирәк (Исай 35:3, 4).

Йәһвә безнең кулларыбызны ныгытачак

Йәһвәгә ышанырга була. Ул безгә аның ихтыярын башкару өчен ярдәм күрсәтә һәм кулларыбызны ныгытачак. Әлбәттә, Алла могҗиза кылмаячак һәм безнең өчен барын да эшләп бирмәс. Ул безнең тарафтан да бар тырышлыкны: Изге Язманы көн саен укуны, җыелышларга һәрдаим алдан әзерләнеп йөрүне, мөмкин булганча күбрәк вәгазьләү эшендә катнашуны һәм аңа һәрвакыт дога кылып торуны көтә. Әгәр тугрылык күрсәтеп, кулыбыздан килгәнне бар тырышлыгыбызны җигеп эшләсәк, Йәһвә безгә ул үзе бездән көткән нәрсәләрне башкару өчен көч бирәчәк (Филиппуйлыларга 4:13).

Бер ел эчендә хатынын да, әнисен дә югалткан кардәшнең мисалы өстеннән уйланыйк. Күңел газабы әле басылмаган, килене улын һәм хакыйкатьне ташлап киткән. Ул: «Мин үзебезгә сынауларны, шулай ук аларның вакытын һәм ешлыгын сайлый алмаганыбызны төшендем»,— дигән. Аңа нык булып калырга нәрсә ярдәм иткән? «Дога кылу һәм шәхси өйрәнү минем өчен котылу чарасы иде. Моннан тыш, рухи кардәшләрем зур юаныч булды. Тагын мин, авырлыклар килеп чыкканчы ук, Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәт үстерүнең никадәр мөһим икәненә төшендем»,— дигән ул.

Тормыш тәҗрибәбез нинди генә булмасын, Йәһвәгә тулысынча таянырга һәм, кулларыбызны ныгытыр өчен, аның барлык чараларыннан файда алырга тәвәккәл булыйк. Шулчак Йәһвәгә хезмәт итүебез иң югары сыйфатлы булачак һәм без аның кадерле исемен хөрмәтләрбез һәм данларбыз (Еврейләргә 13:15).

[31 биттәге иллюстрация]

Иоас патша, бөтен тырышлыгын җикмәгәнлектән, сириялеләргә каршы көрәштә уңышка тулысынча ирешә алмаган.