Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Соңгы тиенгә кадәр бирергәме?

Соңгы тиенгә кадәр бирергәме?

Соңгы тиенгә кадәр бирергәме?

«СЕЗ мине соранып теңкәгә тиюче дип атасагыз да, миңа барыбер. Мин бит Гайсә өчен соранып йөрим». Протестант рухание әйткән бу тәэсирле сүзләрдән диннәрне акчалата тәэмин итү соравына килгәндә нинди бәхәсләр бара икәнен аңларга мөмкин. Танылган диннәр шактый зур акчалата ярдәм кереп барганда гына яшәп киләчәк кебек тоела. Хезмәт хакын түләргә кирәк, гыйбадәтханәләр төзергә, аларны яхшы хәлдә тотарга кирәк, миссионерлар эшчәнлеген акча белән тәэмин итәргә кирәк. Боларның барысына да кайдан акча табарга?

Күп чиркәүләр бу сорауның хәл ителүен уннан бер өлеш җыюда күрә *. «Уннан бер өлеш җыю — ул Алланың җирдә үз Патшалыгын акчалата тәэмин итү юлы,— дип раслый евангелист Норман Робертсон.— Ул Алланың хуҗалык алып бару системасы. Моның ярдәмендә Яхшы Хәбәрне вәгазьләргә мөмкинлек туа». Чиркәүгә килеп йөрүче кешеләргә иганәләр бирү бурычы турында исләренә төшерергә оялмыйча, ул болай дип басым ясый: «Уннан бер өлешне сез мөмкинлегегез булган өчен генә бирмисез. Моның белән сез тыңлаучанлык күрсәтәсез. Уннан бер өлеш бирмәү — ачыктан-ачык Алла әмерләрен бозу. Бу — башканыкына кул сузу» («Tithing—God’s Financial Plan»).

Мөгаен, сез акчалата иганә бирү мәсихченең бурычына керүе белән ризалашырсыз. Ләкин, чиркәүләрнең катгый рәвештә иганә бирергә чакырулары сезне борчымыймы яисә хәтта ачуыгызны китермиме? Бразилиянең дин белгече Инасью Стридер чиркәүләрне алар уннан бер өлешкә «үзләренең эчке проблемаларын чишү» чарасы кебек караганнары өчен гаепли һәм мондый «законсыз һәм хурлыклы» эш итүләрне «дин тәгълиматыннан читкә тайпылыш» дип атый. Ахырда, аның әйтүе буенча, «эшсезләр, тол хатыннар, җимерек өйләрдә яшәүчеләр һәм гомумән эчкерсез кешеләр Алла аларны калдырган һәм алар руханигә шулкадәр күп бирергә мәҗбүр, хәтта үз гаиләләре ачлы-туклы яшәячәк дигән нәтиҗәгә килә».

Сез болай дип сорый аласыз: уннан бер өлеш түләргә мәҗбүр иткән чиркәүләр Изге Язманы дөрес кулланамы? Кайбер диннәр, чиркәүгә йөрүчеләрне ялангач калдырыр өчен, аларны Алланың җәза бирүе белән куркытмыйлармы? Чыннан да, Алла бездән соңгы тиенгә кадәр бирүебезне көтәме?

[Искәрмә]

^ 3 абз. Уннан бер өлеш кешенең барлык кеременең уннан бер өлеше дип билгеләнә.