Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әхлак нормаларын саклауда булышлык

Әхлак нормаларын саклауда булышлык

Әхлак нормаларын саклауда булышлык

Ике мең беренче елның азагында Мозамбиктагы дәүләт радиосы аша түбәндәге белдерү тапшырылган булган:

«Республика президенты Йәһвә Шаһитләренең Мапутудагы филиалына барган. Ул аларны гаиләдә әхлак нормаларын саклауга һәм олы яшьтәге кешеләрне укый-яза белергә өйрәтүгә юнәлдерелгән эшчәнлекләрен көчәйтергә чакырган. Бу өйрәтү инде якынча 10 000 кешегә ярдәм иткән. Президент Чиссано әйткәнчә, мондый башлангычлар мактаулы, чөнки алар элеккечә, безнең илебездә мәгариф өлкәсендә очрый торган кыенлыкларны чишүдә ярдәм итеп, җәмгыятькә зур файда китерә».

Аннан соң президентның нотыгыннан өземтә яңгыраган: «Күп кенә кешеләрнең укырга һәм язарга өйрәтүгә карата булган кызыксынуын күрү шатлыклы. Бу халыкның киң катлау әгъзаларының безгә укый-яза белмәүне бетерүдә булышлык итәргә теләүләрен күрсәтә. Шуның өчен Йәһвә Шаһитләренең кешеләрне төрле телләрдә укырга һәм язарга өйрәтергә дәвам итүләрен бик теләр идем. Иң мөһиме — кешеләр укый-яза белсен, аларга аралашу җиңел булсын һәм аларның белемгә карата кызыксынуы үссен иде».

Мозамбикта Йәһвә Шаһитләре, кешеләрне мөстәкыйль рәвештә Алла Сүзен укырга өйрәтү максаты белән, 850 җирдә укырга-язарга өйрәнү курслары үткәрә. Моннан тыш, алар атна саен бушлай өйдә 50 000 гә якын Изге Язма өйрәнүләре үткәрә. Болар барысы да — хәзергесе вакытта 235 илдә алып барылган бөтен дөньяда Изге Язмаларның аң-белемен тарату эшенең бер өлеше (Маттай 24:14). Сез дә бу программадан файда таба аласыз. Рәхим итеп үзегез яши торган җирдәге Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез.