Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бер-берегезне яратыгыз»

«Бер-берегезне яратыгыз»

«Бер-берегезне яратыгыз»

«Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (ЯХЪЯ 13:35).

1. Үлеме алдындагы кичтә Гайсә нинди сыйфатка басым ясаган?

«БАЛАЛАРЫМ!» (Яхъя 13:33). Мондый ягымлы сүз белән Гайсә үлеме алдындагы кичтә үзенең рәсүлләренә эндәшкән. Гайсә кулланган сүзнең туры мәгънәсе — «сабыйлар», һәм аның бу назлы сүзне моңа кадәр рәсүлләренә карата куллануы турында Инҗилдә хәбәр ителми. Ләкин ул махсус кичтә Гайсә бу сүзне аларга үзенең тирән яратуын күрсәтер өчен кулланган. Ул кичтә Гайсә яратуны якынча 30 тапкыр искә ала. Ни өчен ул бу сыйфатка шундый басым ясаган?

2. Нигә мәсихчеләр өчен ярату күрсәтү мөһим?

2 Гайсә яратуның ни өчен шул хәтле мөһим икәнен аңлаткан. «Бер-берегезне яратуыгыздан,— дип әйткән ул,— барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35; 15:12, 17). Гайсәнең шәкерте булыр өчен, кардәшләрне яратырга кирәк. Чын мәсихчеләрне махсус кием кию я аерым йолалар үтәү аша түгел, ә бер-берсенә күрсәткән җылы һәм назлы ярату аша танып була. Яратуның бу искиткеч төрен күрсәтү — бу Гайсә шәкертләренә куйган өч таләпнең икенчесе. Алар турында үткән мәкаләнең башында әйтелгән иде. Безгә бу таләпне үтәп яшәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

«Тагын да ныграк тырышыгыз»

3. Рәсүл Паул ярату турында нинди үгет биргән?

3 Бу искиткеч ярату, I гасырдагы Мәсих шәкертләре арасында булган кебек, бүген Гайсәнең чын шәкертләре арасында күренә. Беренче гасыр мәсихчеләренә рәсүл Паул: «Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язуның кирәге юктыр. Чөнки Аллаһы сезнең үзегезне бер-берегезне яратырга өйрәтте һәм, чынлап та, сез... барлык имандашларны яратасыз»,— дип язган. Әмма бу сүзләрдән соң Паул: «Тагын да ныграк тырышыгыз»,— дип өсти (1 Тессалуникәлеләргә 3:12; 4:9, 10). Безгә дә рәсүл Паулның үгетен чын күңелдән кабул итәргә һәм бер-беребезгә яратуны «тагын да ныграк» күрсәтергә кирәк.

4. Паул һәм Гайсәнең сүзләре буенча, без кемгә аеруча игътибар күрсәтергә тиеш?

4 Шул ук хатта Алла тарафыннан рухландырылган Паул имандашларын «кайгы-хәсрәтле җаннарны юатырга» (ЯД) һәм «хәлсезләргә ярдәм итәргә» өнди (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Икенче хатында ул шуны мәсихчеләрнең исләренә төшерә: «Без, көчлеләр, көчсезләрнең йөкләрен күтәреп йөрергә тиеш» (Римлыларга 15:1). Гайсә дә хәлсезләргә ярдәм итү турында күрсәтмәләр биргән. Аны кулга алган төнне, Петер аңардан ваз кичәчәк, дип Гайсә алдан ук әйтә һәм шуннан соң Петерга: «Кире килгәч, имандашларыңны ныгыт»,— дип өсти. Ни өчен ныгыт? Чөнки алар да Гайсәдән ваз кичәчәк, һәм шуңа күрә аларга да ярдәм кирәк булачак (Лүк 22:32; Яхъя 21:15—17). Шулай итеп, Алла Сүзе безне рухи яктан көчсез булган һәм мәсихчеләр җыелышыннан ераклашкан кешеләргә ярату күрсәтергә өнди (Еврейләргә 12:12). Ни өчен без моны эшләргә тиеш? Гайсә китергән ике ачык мисал бу сорауга җавап бирә.

Югалган сарык һәм югалган көмеш тәңкә

5, 6. а) Гайсә нинди ике кыска ачык мисал сөйләгән? б) Бу ике мисал Йәһвә турында нәрсәне ачыклый?

5 Рухи яктан адашкан кешеләргә карата Йәһвәнең карашын аңлатыр өчен, Гайсә тыңлаучыларына кыска гына ике ачык мисал китерә. Аларның берсе сарык көтүчесе турында. Гайсә болай дип сөйли: «Әйтик, берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен югалтты ди. Ул туксан тугызын болында калдырып, югалганын тапканчы эзләмәсме әллә? Ә инде тапкач, шатланып, аны җилкәсенә салып алып кайтыр; һәм өенә кайткач, дусларын һәм күршеләрен чакырып: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалган сарыгымны таптым“,— дияр. Сезгә шуны әйтәм: шул рәвешчә, тәүбә итәргә мохтаҗ булмаган туксан тугыз тәкъва кеше өчен шатлануга караганда, гөнаһлы бер кешенең тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар» (Лүк 15:4—7).

6 Икенче ачык мисал көмеш тәңкәсен югалткан хатын-кыз турында. Гайсә болай дип сөйли: «Ун көмеш тәңкәсе булган бер хатын, берсен югалтса, шәм яндырып, идәннәрен себереп, аны тапканчы җентекләп эзләмәсме әллә? Ә тапкач, үзенең дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым“,— дияр. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай ук шатланырлар» (Лүк 15:8—10).

7. Югалган сарык һәм югалган тәңкә турындагы мисаллардан без нинди ике гыйбрәт алабыз?

7 Бу ике кыска мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез? Алар безгә, беренчедән, рухи яктан хәлсезләнгән булганнарга карата без нәрсә хис итәргә тиеш һәм, икенчедән, аларга ярдәм итәр өчен без нәрсә эшләргә тиеш икәнне күрсәтә. Әйдәгез, бу ике гыйбрәтле мисалны карап чыгыйк.

Югалган, әмма кадерле

8. а) Көтүче һәм хатын-кыз югалтуларына ничек мөгамәлә иткән? б) Аларның бу мөгамәләсе безгә аларның югалганны ни дәрәҗәдә кадерләгәннәре турында нәрсәне ачыклый?

8 Мисалларның икесендә дә нәрсә булса да югалган, әмма аларның хуҗалары моңа үзләренең мөнәсәбәтен ничек күрсәткәненә игътибар итегез. Сарык көтүчесе: «99 сарыгым булганда, ни өчен миңа ул бер сарык? Мин ул сарыксыз да яши алам»,— дип әйтмәгән. Шулай ук хатын-кыз да: «Нәрсә бер тәңкә өчен кайгырырга? Мин миндә булган тугызы белән дә канәгать»,— дип әйтмәгән. Моннан тыш, көтүче, аның бары тик бер генә сарыгы булган кебек, югалган сарыкны эзләргә чыга. Һәм хатын-кыз да, аның башка акчасы булмаган кебек, югалган тәңкәсе турында кайгырган. Бу очракларның икесендә дә югалган әйбер хуҗалары өчен кадерле булып саналган. Бу нәрсәгә күрсәтә?

9. Көтүче һәм хатын-кызның борчылуы нәрсәне күрсәтә?

9 Гайсәнең ике очракта да ясаган нәтиҗәсенә игътибар итегез: «Шул рәвешчә... гөнаһлы бер кешенең тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар» һәм «Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай ук шатланырлар». Шулай итеп, көтүче һәм хатын-кызның борчылуы ниндидер бер дәрәҗәдә Йәһвә һәм аның күктәге затларының нәрсә хис иткәнен күрсәтә. Көтүче һәм хатын-кыз өчен югалган нәрсә кадерле булган кебек, Алла халкыннан читкә киткән кешеләр дә Йәһвә өчен кадерле булып калалар (Йәрәми 31:3). Мондый кешеләр, бәлкем, рухи яктан хәлсезләнгәндер, әмма аларның бу хәле алар Аллага буйсынмый дигәнне аңлатмый. Хәлсезләнгән булуларына да карамастан, алар кайбер яклардан Йәһвәнең таләпләрен үтиләр (Мәдхия 118:176; Рәсүлләр 15:29). Шуңа күрә, үткән заманнардагы кебек, Йәһвә «Үзе алдыннан аларны кире кагарга» теләми (4 Патшалык 13:23).

10, 11. а) Безгә җыелыштан читкә киткән кешеләргә ничек мөгамәлә итәргә кирәк? б) Гайсәнең ике мисалы буенча, кайгыртучанлыгыбызны аларга ничек күрсәтә алабыз?

10 Без дә, Гайсә Мәсих һәм Йәһвә Алла кебек, рухи яктан көчсезләнгән һәм мәсихче очрашуларыннан ераклашкан кешеләр турында тирән борчылабыз (Йәзәкил 34:16; Лүк 19:10). Без рухи яктан көчсезләнгән кешене өметсез дип санамыйбыз, безнең өчен ул — «югалган сарык». «Нәрсәгә көчсезләнгән кеше турында кайгырырга? Җыелышта ансыз да бик әйбәт»,— дип уйламыйбыз. Киресенчә, читкә киткән, әмма кире кайтырга теләгән кешеләргә без, Йәһвә Алла кебек, кыйммәтле ташларга караган кебек карыйбыз.

11 Ләкин алар турында кайгыртуыбызны ничек белдерә алабыз? Гайсәнең ике ачык мисалы моны күрсәтә. Беренчедән, безгә алар белән кызыксынырга кирәк, икенчедән, кайгыртучанлык белән эш итәргә һәм, өченчедән, тырышлык кирәк. Әйдәгез, аларның өчесен дә аерым-аерым карап чыгыйк.

Кызыксыныгыз

12. «Югалганны эзләргә барачак» дигән сүзләр көтүченең эчке торышы турында нәрсә әйтә?

12 Мисалның беренчесендә көтүче «югалганын эзләргә барачак» (ЯД) дип әйткән Гайсә. Көтүче кызыксыну күрсәтә һәм югалган сарыкны табар өчен аңлы рәвештә көч куя. Авырлыклар, куркыныч һәм ерак юл аңа комачауламый. Киресенчә, көтүче «югалганын тапканчы» эзли (Лүк 15:4).

13. Алланың борынгы заманда яшәгән тугры хезмәтчеләре көчсез кешеләрнең мохтаҗлыгы белән ничек кызыксынган һәм без аларның үрнәгенә ничек иярә алабыз?

13 Нәкъ шулай ук, таянычка мохтаҗ булган кешегә ярдәм итәр өчен дә, көчлерәк кешедән кызыксыну таләп ителә. Алланың борынгы заманнарда яшәгән тугры кешеләре моны аңлаган. Мәсәлән, Саулның улы Йонафан, дусты Давытка таяныч кирәк икәнен ишеткәннән соң, «күтәрелгән һәм Давыт янына урманга килгән һәм Аллага өмет итү белән аны ныгыткан» (1 Патшалык 23:15, 16). Берничә гасыр үткәннән соң, хакимче Нихами, яһүд кардәшләре таянычка мохтаҗ икәнен күргәч, шулай ук «күтәрелгән» һәм аларны «Ходайны истә тотарга» дәртләндергән (Нихами 4:14). Безгә дә бүген, көчсезләнгәннәрне ныгытыр өчен, шулай ук «күтәрелергә», ягъни кешеләр белән кызыксынырга кирәк. Ләкин җыелышта моны кем башкарырга тиеш?

14. Хәлсезләргә мәсихче җыелышында кем ярдәм итәргә тиеш?

14 Мәсихче өлкәннәр «хәлсезләнгән кулларны һәм калтранган тезләрне ныгытырга» һәм «кыюсыз җаннарга: нык булыгыз, куркмагыз дип әйтергә» тиеш, бу йөкләмә аеруча алар өстендә (Исай 35:3, 4; 1 Петер 5:1, 2). Ләкин шуңа игътибар итегез: Паулның «курка торганнарны дәртләндерегез, хәлсезләргә ярдәм итегез» дигән күрсәтмәләре өлкәннәргә генә түгел, ә «Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә» — җыелыштагыларның барысына да бирелгән (1 Тессалуникәлеләргә 1:1; 5:14). Шулай итеп, хәлсезләнгән кардәшләргә ярдәм итү — бу барлык мәсихчеләрнең бурычы. Мисалдагы көтүченеке кебек, һәрбер мәсихченең «югалганны тапканчы эзләргә» дәрте булырга тиеш. Һичшиксез, мондый тырышлыгыбыз, өлкәннәр белән бергә башкарылса, тагын да уңышлырак булачак. Җыелышыңдагы рухи яктан хәлсезләнгән кешегә син дә ярдәм итә аласыңмы?

Кайгыртучанлык белән эш итәргә

15. Көтүченең сарыкны күтәреп кайтканына, бәлкем, нәрсә сәбәп булгандыр?

15 Югалган сарыкны ниһаять тапканнан соң, көтүче нәрсә эшли? «Җилкәсенә салып алып кайта» (Лүк 15:5). Бу сүзләр күңелне дулкынландыра һәм бу бик тирән мәгънәле сүзләр! Сарык чит җирләрдә берничә көн адашып йөргәндер, бәлкем, ул юлбарыслар һөҗүме куркынычына дучар ителгәндер (Әюп 38:39, 40). Әлбәттә, ашавына җитмәгәнгә ул хәлсезләнгән. Аның, кире көтүгә кайтыр өчен, бар булган авырлыкларны үзе генә җиңәрлек көче юк. Шуңа күрә көтүче, иелеп, сарыкны ипләп кенә күтәрә һәм аны барлык комачаулаган авырлыклар аша көтүгә алып кайта. Көтүче күрсәткән кайгыртучанлыкны без ничек күрсәтә алабыз?

16. Ни өчен безгә көтүче адашкан сарыкка күрсәткән назны күрсәтергә кирәк?

16 Җыелыштан читләшкән кеше рухи яктан хәлсезләнгәндер. Мондый кеше, бәлкем, көтүчедән аерылган сарык кебек, бу дошман булган дөньяда максатсыз адашып йөргәндер. Ул, мәсихчеләр җыелышы — «көтү» биргән яклаусыз, Иблиснең һөҗүмнәренә аеруча дучар булган, чөнки Иблис «үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Петер 5:8). Өстәвенә, ул рухи ризык җитмәвеннән хәлсезләнгән. Димәк, ул җыелышка кире кайту юлында очраткан авырлыкларны ярдәмсез, үзе генә, җиңә алмый. Шуңа күрә безгә, образлы рәвештә әйткәндә, иелергә, аны ипләп кенә күтәрергә һәм кире алып кайтырга кирәк (Гәләтиялеләргә 6:2). Без моны ничек эшли алабыз?

17. Көчсезләнгән кешеләргә килеп-киткәндә без ничек рәсүл Паул үрнәгенә иярә алабыз?

17 «Һәр зәгыйфь янында мин дә зәгыйфьләнмимме?» — дип сораган рәсүл Паул (2 Көринтлеләргә 11:29; 1 Көринтлеләргә 9:22). Ул кешеләрнең, шул исәптән хәлсезләнгән кешеләрнең, кайгысын уртаклашкан. Безгә дә хәлсезләнгән кардәшләребезгә кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Рухи яктан хәлсезләнгән мәсихчегә килеп-киткәндә, аңа ул Йәһвә Алла өчен кыйммәтле һәм аны җыелышта бик нык көтәләр икәнне белдерегез (1 Тессалуникәлеләргә 2:17). Шулай ук, имандашларның аңа ярдәм бирергә әзер икәнен аңлатыгыз һәм алар аның өчен «бәхетсезлек вакытында туган абые кебек килергә» телиләр дип ышандырыгыз (Гыйбрәтле хикәя 17:17; Мәдхия 33:19). Чын күңелдән әйтелгән бу сүзләр аны назлы итеп һәм ипләп кенә «күтәрә», һәм ул кире җыелышка кайта ала. Ә аннан соң нәрсә эшләргә? Югалган көмеш тәңкәсен эзләгән хатын турындагы ачык мисал бу сорауга җавап бирә.

Тырышыгыз

18. а) Ни өчен ачык мисалдагы хатын-кызның тәңкәне табарга өмете бар? б) Хатын-кыз нинди тырышлык куя һәм моның нәтиҗәсе нинди була?

18 Акча югалткан хатын шуны белә: хәл бик авыр булса да, бер дә өметсез түгел. Әгәр тәңкә куе куаклар баскан зур болында яисә ләмле тирән күлдә югалган булса, хатын-кыз аны табарга өметләнмәс дә иде. Ләкин тәңкәнең өенең кайсыдыр урынында булганын белеп, ул бөтен җирне кармалап тырышып эзли башлый (Лүк 15:8). Иң беренче итеп ул, өйдә якты булсын өчен, яктырткыч яндыра. Шуннан соң, тәңкәнең яңгыраган тавышы ишетелмәсме дип, идәнне себерә башлый. Ахыр чиктә, көмеш тәңкә ялтырамасмы дип, өйдәге һәрбер почмакны яктырткыч белән карап чыга. Һәм... аның тырышлыгы уңышлы була!

19. Хәлсезләргә ярдәм итүдә тәңкә югалткан хатын-кыз мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

19 Ачык мисалдагы бу җентеклелек хәлсезләнгән мәсихчеләргә ярдәм итү буенча Изге Язмаларга нигезләнгән бурычыбызны үтәү безнең көчтән килә икәнен исебезгә төшерә. Шул ук вакытта без беләбез: бу тырышлык таләп итә. Рәсүл Паул Эфес өлкәннәренә: «Тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк»,— дип әйткән (Рәсүлләр 20:35а). Исегездәме: хатын-кыз, тәңкәне эзләп, өйне бары тик тегеннән-моннан гына күзәтеп чыкмаган. Ул, тәңкәне тапканчы, тырышып, җентекләп эзләгәнгә күрә, уңышка ирешкән. Нәкъ шулай ук, рухи яктан хәлсезләнгән кешегә ярдәм итергә тырышканда, безгә тырышчан һәм максатлы булырга кирәк. Без моны ничек эшли алабыз?

20. Хәлсезләнгән кардәшләргә ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләп була?

20 Рухи яктан хәлсезләнгән кешегә иманын ныгытырга һәм хакыйкать өчен рәхмәтен үстерергә ничек ярдәм итәргә? Бәлки, мәсихчеләрнең тиешле басмалары ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнү генә кирәк булыр. Чыннан да, рухи яктан хәлсезләнгән мәсихче белән Изге Язмаларны өйрәнү безгә аңа тиешле һәм эзлекле ярдәм бирүне мөмкин итә. Кирәкле ярдәмне кем бирә ала икәнен, бәлкем, хезмәт күзәтчесе билгели алыр. Ул нинди темаларны өйрәнергә һәм нинди басма иң уңышлысы икәнен әйтә ала. Ачык мисалдагы хатын-кыз тәңкәне табар өчен тиешле кораллар кулланган кебек, бүген дә безнең Алла биргән йөкләмәне — хәлсезләнгән кардәшләргә ярдәм итүне — үтәр өчен кирәкле коралларыбыз бар. Ике яңа китап бу эшне башкарыр өчен аеруча файдалы булырга мөмкин. Бу — «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» һәм «Йәһвә Аллага якынлаш» дигән китаплар *.

21. Хәлсезләнгән кардәшләргә ярдәм итү ничек барысы өчен дә фатихалар китерә?

21 Хәлсезләнгән имандашларга ярдәм итү барыбызга да фатиха китерә. Ярдәм алучы чын дуслары белән яңадан берләшкәненә шатлана, ә без биргәндә генә кичерелә торган бәхетне хис итәбез (Лүк 15:6, 9; Рәсүлләр 20:35а). Җыелышның һәрбер әгъзасы кардәшенә ярату күрсәткәндә, тулаем җыелыш та бу яктан үсә. Ләкин барысыннан да бигрәк, бу безнең кайгыртучан Көтүчеләребезгә, Йәһвә Аллага һәм Гайсә Мәсихкә, дан китерә, чөнки алар кебек, без дә хәлсезләнгән кардәшләргә ярдәм итәргә телибез (Мәдхия 71:12—14; Маттай 11:28—30; 1 Көринтлеләргә 11:1; Эфеслеләргә 5:1, ЯД). Шуңа күрә, бер-беребезне яратырга дәвам итәр өчен, бу — бик җитди сәбәпләр!

[Искәрмә]

^ 20 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган (рус).

Сез ничек аңлатыр идегез?

• Ни өчен безнең һәрберебезгә дә ярату күрсәтергә кирәк?

• Ни өчен без яратуны хәлсезләнгән кешеләргә дә күрсәтергә тиеш?

• Югалган сарык белән югалган тәңкә турындагы мисаллардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

• Хәлсезләнгән кешегә ярдәм итәр өчен, нинди адымнар ясап була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Хәлсезләнгән кардәшләргә ярдәм иткәндә, без кызыксыну күрсәтергә, кайгыртучанлык белән эш итәргә һәм тырышлык куярга тиешбез.

[25 биттәге иллюстрация]

Хәлсезләнгән кардәшләргә ярдәм итү барыбызга да фатиха китерә.