Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иманың ни дәрәҗәдә нык?

Иманың ни дәрәҗәдә нык?

Иманың ни дәрәҗәдә нык?

«Сез иманыгыз белән нык торасыз» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 1:24).

1, 2. Ни өчен безнең иман булырга тиеш һәм аны ничек ныгытып була?

ЙӘҺВӘ хезмәтчеләре аларның иманы булырга тиеш икәнен белә. «Иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый» (Еврейләргә 11:6). Шуңа күрә изге рух һәм аның үзенә җәлеп итә торган җимешенең өлеше — иман турында дога кылу акыл белән эш итүне аңлата (Лүк 11:13; Гәләтиялеләргә 5:22, 23, ЯД). Иманыбызны шулай ук башка мәсихчеләрнең иманнары үрнәгенә ияреп ныгыта алабыз (2 Тимутегә 1:5; Еврейләргә 13:7).

2 Әгәр Алла Сүзе барлык мәсихчеләргә күрсәткән юл буенча ныклык белән барсак, иманыбыз тагын да көчлерәк булачак. Иманны шулай ук Изге Язмаларны һәр көн уку, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бирелгән басмалар ярдәмендә Изге Язмаларны тырышып өйрәнү ныгыта (Лүк 12:42—44; Ешуа 1:7, 8). Мәсихче очрашуларына, район һәм өлкә конгрессларына регуляр рәвештә килеп, без бер-беребезнең иманы белән дәртләнәбез (Римлыларга 1:11, 12; Еврейләргә 10:24, 25). Аллага хезмәт иткән чакта кешеләр белән сөйләшкәндә безнең иманыбыз шулай ук ныгый (Мәдхия 144:10—13; Римлыларга 10:11—15).

3. Иман турында әйткәндә, яратучы мәсихче өлкәннәр нинди ярдәм бирә?

3 Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр һәм рухландыручы сүзләр әйтеп, яратучы мәсихче өлкәннәр безгә иманда ныгырга ярдәм итәләр. Алар рәсүл Паул күрсәткән рухны чагылдыра. Ул Көринт шәһәрендә яшәгән мәсихчеләргә: «Куануыгызны теләп, без сезнең белән бергә хезмәт итәбез, чөнки сез иманыгыз белән нык торасыз»,— дип язган (2 Көринтлеләргә 1:23, 24). Бер тәрҗемәдә: «Сезне шатландырыр өчен без сезнең белән хезмәт итәбез, чөнки сезнең иманыгыз нык»,— дип әйтелә («Contemporary English Version»). Тәкъва кешеләр иманнары булганга яши. Әлбәттә, беркем дә безнең өчен иман итә алмый, яисә беркем дә безне тугрылык белән сафлык саклаучылар итә алмый. Бу яктан «һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш» (Гәләтиялеләргә 3:11; 6:5).

4. Изге Язмада язылган Алланың тугры хезмәтчеләре турындагы хәбәрләр ничек иманыбызны ныгытырга ярдәм итә ала?

4 Изге Язмаларда иманнары булган кешеләр турында күп мисаллар бар. Бәлки, без аларның искиткеч эшләре белән таныштыр, әмма аларның озын гомер буе һәр көн күрсәткән иманнары турында беләбезме? Безнең хәлгә охшаш булган шартларда алар иман буенча үзләрен ничек тоткан? Моның турында уйлану иманыбызны ныгытырга ярдәм итә ала.

Иман безгә батырлык бирә

5. Алла сүзен батырлык белән игълан итәр өчен, иман безне ныгыта. Моның турында Изге Язмада нинди дәлилләр бар?

5 Алла сүзен батырлык белән игълан итәр өчен, иман безгә көч бирә. Ханух Алла хөкеменең үтәлүен кыюлык белән алдан әйткән. «Менә,— дип әйткән ул,— Раббы барысы өстеннән хөкем итү өчен, аларның кылган барча имансыз гамәлләре һәм бөтен гөнаһлы имансызларның Раббыга каршы сөйләгән барлык оятсыз сүзләре өчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә» (Яһүд 14, 15). Аның бу сүзләрен ишеткәннән соң, Ханухның имансыз дошманнары аны, әлбәттә, үтерергә теләгән. Ләкин ул курыкмыйча иман белән сөйләгән һәм Алла «аны алган»: күрәсең, үлемнән җәфаланырга бирмичә, аны үлем йокысы белән йоклаткан (Яшәеш 5:24; Еврейләргә 11:5). Безнең хакка моңа охшаш могҗизалар эшләнмәсә дә, Йәһвә, без аның сүзен иман һәм батырлык белән игълан итә алсын өчен, догаларыбызга җавап бирә (Рәсүлләр 4:24—31).

6. Алла биргән иман һәм батырлык Нухка ничек ярдәм иткән?

6 Иман аркасында Нух «гаиләсен коткару өчен көймә төзегән» (Еврейләргә 11:7; Яшәеш 6:13—22). Ул, замандашларына Алла кисәтүен батырлык белән сөйләп, шулай ук «тәкъва тормышны вәгазьләүче» булган (2 Петер 2:5). Замандашлары аның киләчәк Туфан турындагы сүзләреннән, бәлки, көлгәннәрдер. Бу дөнья төзелешенең озакламыйча юк ителәчәге турында Изге Язмалардан дәллиләр китергәндә, кайбер кешеләр бүген дә шулай ук көлә (2 Петер 3:3—12). Ләкин Ханух белән Нух кебек, без дә бу хәбәрне Алла биргән иман һәм батырлык ярдәмендә вәгазьли алабыз.

Иман безне түземле итә

7. Ибраһим һәм башкалар иман белән түземлелекне ничек күрсәткән?

7 Безгә аеруча хәзер, бу явыз дөньяның ахырын көткәндә, иман һәм түземлелек кирәк. «Иманлы вә түземле булулары белән үзләренә вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр» арасында Алладан куркып яшәгән ыруг башлыгы Ибраһим да булган (Еврейләргә 6:11, 12). Иман аркылы ул уңайлыклары булган Ур шәһәрен калдырган һәм аңа Алла вәгъдә иткән чит җирдә килмешәк булган. Исхак белән Ягъкуб шул ук вәгъдәнең мирасчылары булганнар. Әмма аларның барысы да, «үзләренә вәгъдә ителгәннәрне кабул итмичә», «иманнарын саклап үлгәннәр». Иман белән «алар әйбәтрәк илгә — күк иленә омтылганнар». Һәм Алла «алар өчен шәһәр әзерләп куйган» (Еврейләргә 11:8—16). Әйе, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб, шулай ук аларның Алладан куркып яшәүче хатыннары, түземлелек белән Алланың күк Патшалыгын көткәннәр, шул Патшалык җитәкчелегендә җирдә яшәр өчен, алар кире терелтелгән булачак.

8. Нәрсәгә карамастан, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб иман белән түземлелек күрсәткәннәр?

8 Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб иманнарын югалтмаган. Алар Вәгъдә ителгән җиргә ия булмаганнар һәм Ибраһим орлыгы аша бар халыкларның ничек фатиха алачагын да күрмәгәннәр (Яшәеш 15:5—7; 22:15—18). Алла тарафыннан төзелгән шәһәр барлыкка килгәнче, күп гасырлар үтәргә тиеш булган, һәм, моңа да карамастан, бу ир-атлар иман белән түземлелекне тормышларының барлык көннәрендә күрсәткән. Хәзер күктә Мәсих Патшалыгы урнаштырылган һәм бездән дә шундый ук тормыш алып бару таләп ителә (Мәдхия 41:6, 12; 42:5).

Иман безнең алда иң югары максатлар куя

9. Иман максатларга һәм омтылышларга ничек тәэсир итә?

9 Тугры ыруг башлыклары беркайчан да Ханаан халкының бозык тормыш рәвешен үзләштерергә тырышмаган, аларның максатлары һәм омтылышлары күпкә югарырак булган. Нәкъ шулай ук иман безнең алда да рухи максатлар куя, алар безгә явызның, Иблис Шайтанның, хакимлегендә яткан бу дөнья белән берләшүдән сакланырга мөмкинлек бирә (1 Яхъя 2:15—17; 5:19).

10. Йосыфның бу дөньяда күренекле урын алу максатыннан югарырак максат эзләгәнен кайдан беләбез?

10 Алла җитәкчелеге буенча, Ягъкубның улы Йосыф Мисырда ризык бүлүдә баш булып хезмәт иткән, ләкин аның бу дөньяның бөек кешесе булу максаты булмаган. Йәһвә вәгъдәләренең тулысынча үтәлүенә иман итеп, 110 яшьлек Йосыф абыйларына болай дип әйткән: «Мин үләм, ләкин Алла сезгә игътибарын юнәлдерәчәк һәм сезне бу җирдән Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка ант иткән җиргә чыгарачак». Аны Алла вәгъдә иткән җирдә җирләсеннәр, дип сораган Йосыф. Үлгәннән соң аны бәлзәм белән эшкәрткәннәр һәм Мисырдагы табутта тотканнар. Исраиллеләр Мисыр коллыгыннан азат ителгәннән соң, Йосыфның сөякләре Вәгъдә ителгән җирдә җирләнгән булсын өчен, Муса аларны үзе белән алган (Яшәеш 50:22—26; Чыгыш 13:19). Йосыфның иманына охшаш иман безне дөньяда күренекле урын алу максатыннан күпкә югарырак максатлар куярга дәртләндерергә тиеш (1 Көринтлеләргә 7:29—31).

11. Муса аның максатлары рухи икәнен ничек исбат иткән?

11 Муса, Мисыр патшасы гаиләсенең яхшы белемле әгъзасы булып, «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күргән» (Еврейләргә 11:23—26; Рәсүлләр 7:20—22). Моның өчен ул дөнья абруен казануны кире каккан. Һәм, бәлкем, Мисырның берәр атаклы төрбәсендә, матур итеп бизәлгән табутта, бай итеп үткәрелгән җирләүдән баш тарткандыр. Әмма Муса «Алланың кешесе», Канун васыятенең килештерүчесе, Йәһвәнең пәйгамбәре һәм Изге Язмалар язучысы булган, бу өстенлекләрне аның калдырганнары белән чагыштырып буламы әллә? (Езра 3:2). Син бу дөньяда «карьера» ясарга телисеңме яисә иманың синең алда югарырак рухи максатлар куямы?

Иман тормышта канәгатьлек китерә

12. Рәхәбнең тормышына иман ничек тәэсир иткән?

12 Иман кешенең алдында иң югары максатлар да куя һәм канәгатьлек тә китерә. Әрихә шәһәрендә яшәүче Рәхәб уйнашчы хатын булган һәм, бәлки, тормышының мәгънәсен күрмәгәндер. Ләкин иман иткәннән соң, ничек кискен рәвештә үзгәрә аның тормышы! Ул Исраил «хәбәрчеләрен сыендырып һәм аларга», Ханаан дошманнарыннан котылыр өчен, «башка юлдан качарга ярдәм итеп», иман аркасында «кылган гамәленә карап Аллаһы тарафыннан» тәкъва дип игълан ителгән (Ягъкуб 2:24—26). Йәһвәне чын Алла дип танып, Рәхәб уйнаш хатын тормышыннан баш тарткан һәм шуның белән иман итүен күрсәткән (Ешуа 2:9—11; Еврейләргә 11:30, 31). Ул Ханаанның динсез кешесенә түгел, ә Йәһвә хезмәтчесенә кияүгә чыккан (Икенчезаконлык 7:3, 4; 1 Көринтлеләргә 7:39). Рәхәб зур хөрмәткә лаек булган — ул Мәсих шәҗәрәсе җебенең бер буыны булып киткән (1 Паралипоменон 2:3—15; Рут 4:20—22; Маттай 1:5, 6). Араларында әхлаксыз тормышларын калдырганнар да булган башка кешеләр кебек, Рәхәб тә тагын бер бүләк алачак: оҗмах җирендә яшәр өчен үлемнән терелтү.

13. Давыт Бирсабия белән нинди гөнаһ эшләгән, әмма нинди караш күрсәткән?

13 Уйнашчы тормышын калдырганнан соң, Рәхәб, күрәсең, тәкъва тормыш алып барган. Ләкин Аллага инде озак вакыт багышланган булган кешеләрнең кайберләре авыр гөнаһ эшләгәннәр. Мәсәлән, Давыт патша Бирсәбия белән зина кыла, аның ирен сугышта үтерсеннәр өчен, хәйлә кора һәм соңыннан Бирсәбияне хатын итеп ала (2 Патшалык 11:1—27). Нык кайгырып үкенгәндә, Давыт Йәһвәгә: «Үзеңнең Изге Рухыңны миннән алма»,— дип ялвара. Давыт Алла рухыннан мәхрүм ителмәгән. Мәрхәмәтле булганга күрә, Йәһвә гөнаһтан боеккан һәм «кайгылы йөрәкне кире какмый». Давыт бу сүзләрнең дөрес икәненә ышанган (Мәдхия 50:13, 19; 102:10—14). Давыт һәм Бирсәбиянең иманнары бүләкләнгән: алар Мәсих шәҗәрәсе җебенең бер буыны булып киткәннәр (1 Паралипоменон 3:5; Маттай 1:6, 16; Лүк 3:23, 31).

Алланың ярдәменә ышандыру иманны ныгыта

14. Гидеон нинди ышандырулар алган һәм моның турындагы хәбәр безнең иманга ничек тәэсир итә?

14 Иман белән йөрсәк тә, безгә кайвакыт Алланың ярдәменә ышандыру кирәк. Мондый ышандыруга «иман белән патшалыкларны буйсындырган» кешеләрнең берсе хаким Гидеон да мохтаҗ булган (Еврейләргә 11:32, 33). Мадианлылар һәм аларның союзниклары Исраилгә кергәннән соң, Гидеонны Алла рухы чолгап алган. Алланың аның белән булганына ышандыру алыр өчен, ул ындырда кичтән җәеп куелган сарык тиресе белән сынау үткәргән. Беренче тапкыр чык сарык тиресе өстендә генә булырга, ә җирдә булмаска тиеш булган. Икенче тапкыр Гидеон моның киресенчә булуын сораган. Бу ышандырулар белән ныгытылганнан соң, сак кеше Гидеон иман белән эш иткән һәм Исраил дошманнарын тар-мар китергән (Хакимнәр 6:33—40; 7:19—25). Берәр карар кабул иткәндә, ярдәмгә ышандыру эзләсәк, бу безгә иман җитми дигәнне аңлатмый. Берәр карарлар кабул итәр өчен, Изге Язмага, мәсихчеләр басмаларына мөрәҗәгать иткәндә һәм догада изге рухның җиткәчелеген сораганда, без чынлыкта иман күрсәтәбез (Римлыларга 8:26, 27).

15. Баракның иманы турында уйлану безгә ничек ярдәм итә ала?

15 Хаким Баракның иманы башкача ныгытылган булган. Ул ярдәмгә ышандыруны гайрәтләндерү аша алган. Дебора исемле пәйгамбәр хатын Баракны Исраил халкын Ханаан патшасы Иавин золымыннан азат итүдә баш булырга дәртләндергән. Барак иман белән, Алла ярдәменә ышандыру алып, 10 000 гаскәрине Иавин гаскәрләренә каршы күтәрә. Баракның начар коралланган гаскәриләре саны буенча зуррак булган Сисара җитәкчелегендәге Иавин армиясен җиңә. Бу җиңүне Барак белән Дебора дулкынландыручы җырда мактаганнар (Хакимнәр 4:1—5:31). Дебора Баракны Исраилнең Алла билгеләгән җитәкчесе сыйфатында чыгарга дәртләндергән һәм ул иман белән «чит ил гаскәрләрен качарга мәҗбүр итүче» Алла хезмәтчеләренең берсе булган (Еврейләргә 11:34). Әгәр Йәһвәгә хезмәт иткәндә берәр катлаулы йөкләмәне үтәргә тәвәккәллегебез җитмәсә, Алланың Баракка иман эшләре өчен ничек фатиха биргәне турында уйлану безне эш итүгә дәртләндерергә мөмкин.

Иман татулыкка ярдәм итә

16. Ибраһим, Лут белән тыныч яшәргә тырышып, нинди яхшы үрнәк калдырган?

16 Иман, Аллага хезмәт иткәндә катлаулы йөкләмәләрне үтәргә ярдәм иткән кебек, тынычлыкка һәм башкалар белән тату яшәүгә дә ярдәм итә. Олы яшьтәге Ибраһим абыйсының улына — аңардан яшьрәк булган Лутка — үзенең көтүләре өчен яхшырак урын сайларга мөмкинлек биргән. Көтүчеләре талаша башлаганга күрә, Ибраһим аларга бүленергә кирәк икәнен күргән (Яшәеш 13:7—12). Бу проблеманы чишәр өчен, ул, күрәсең, Аллага ярдәм сорап иман белән мөрәҗәгать иткән. Ул үз ихтыяҗларын беренче урынга куймаган, бу проблеманы тату гына чишкән. Әгәр мәсихче кардәшебез белән безнең арада бәхәс туган икән, әйдәгез, иман белән дога кылыйк һәм, Ибраһимның яратып эш итүен истә тотып, «тынычлык эзлик» (1 Петер 3:10—12).

17. Паул һәм Барнаб белән Марк арасында булган читләшү, күрәсең, тынычлык белән хәл ителгән дип, ни өчен әйтеп була?

17 Мәсихче принципларын иман белән кулланып, ничек татулыкка булыша алуыбызны карап чыгыйк. Паул, икенче миссионер сәяхәтенә җыенганда, Барнабны Кипр һәм Кече Азия җыелышларына кереп чыгарга чакыра һәм тегесе ризалаша. Ләкин Барнаб бу сәяхәткә үзенең ике туган абыйсы Маркны алырга тели. Марк Памфулия шәһәрендә аларны ташлап киткәнгә күрә, Паул бу тәкъдим белән ризалашмый. «Җитди каршылык туа» һәм бу бәхәс Паул белән Барнабның аерылышуына китерә. Барнаб Маркны үзе белән Кипрга ала, ә Паул Силасны үз юлдашы итеп сайлый һәм «бердәмлекләрне ныгытып, Сурия һәм Киликия өлкәләре аша үтә» (Рәсүлләр 15:36—41). Күрәсең, Паул белән Барнаб бер-берсеннән читләшкән, әмма вакыт узу белән бу читләшү беткән, чөнки Марк Паул белән бергә Римда булган һәм рәсүл аның турында илтифат белән сөйләгән (Көлессәйлеләргә 4:10; Филимунга 23, 24). Якынча б. э. 65 елында Паул, Рим төрмәсендә утырганда, Тимутегә болай дип язган: «Маркны үзең белән алып кил, чөнки хезмәтемдә ул миңа ярдәм итә ала» (2 Тимутегә 4:11). Паул, күрәсең, Барнаб һәм Марк белән мөнәсәбәтләре турында иман белән дога кылган һәм бу «Аллаһы иминлеге» белән бергә булган тынычлыкка китергән (Филиппуйлыларга 4:6, 7).

18. Әүдия белән Сүнтүхия ахыр чиктә нәрсә эшләгән?

18 Камил булмаганга күрә, әлбәттә, «без барыбыз да төрлечә абынабыз» (Ягъкуб 3:2). Мәсәлән, ике мәсихче хатын арасында киеренкелек барлыкка килгән. Рәсүл Паул моның турында болай дип язган: «Әүдия белән Сүнтүхиянең икесе дә Раббыныкы булганга күрә бер үк фикердә булуларын үтенәм... Бу хатыннарга ярдәм ит, чөнки алар... минем белән Яхшы хәбәр тарату хакына көрәштеләр» (Филиппуйлыларга 4:1—3). Бәлкем, Аллага хезмәт иткән бу хатыннар проблемаларын, Маттай 5:23, 24 тәге киңәшкә охшаш булган киңәш кабул итеп, тыныч кына хәл иткәннәрдер. Изге Язма принципларын иман белән кулланып, без дә бүген татулыкка бик нык ярдәм итә алабыз.

Иман безгә барысын да кичерергә мөмкинлек бирә

19. Нинди авыр вакыйга Исхак белән Рәбига иманын какшатмаган?

19 Иман безгә, шулай ук, авырлыкларны кичерергә ярдәм итә. Гаиләбезнең суга чуму йоласын үткән әгъзасы, Аллага тыңламаучанлык күрсәтеп, имандаш булмаган кешегә өйләнгән булса, бу безне, бәлки, бик борчыйдыр (1 Көринтлеләргә 7:39). Уллары Эсау үзенә имансыз хатыннар алганга, Исхак белән Рәбига бик нык кайгырган. Эсауның Хеттей халкыннан булган хатыннары алар өчен «җан газабы» булган, һәм хәтта Рәбига: «Бу Хеттей кызлары аркасында Минем яшисе дә килми. Әгәр Ягъкуб бу җирнең кызларыннан, болар кебек, Хеттей кызларыннан хатын алса, ни өчен миңа яшәү дә?» — дип әйткән (Яшәеш 26:34, 35; 27:46). Шулай да, мондый авыр шартлар Исхак белән Рәбиганың иманын какшатмаган. Әйдәгез без дә, авыр шартларга эләккәндә, нык иман саклыйк.

20. Нагомия белән Рут безгә ничек иман үрнәге калдырган?

20 Өлкән яшьтәге Нагомия исемле тол хатын яһүд халкыннан булган, һәм ул Мәсих шәҗәрәсендә ыру башлыклары булачак угылларны яһүд хатын-кызларының берәрсе табачагын белгән. Шуңа күрә, аның уллары нәсел калдырмыйча үлгәннән соң һәм инде ул үзе дә бала табарга карт булганга күрә, аңа гаиләсенең Мәсих шәҗәрәсенең берәр буыны булуы мөмкин түгел кебек күренгән. Әмма тол калган килене Рут карт Богазга кияүгә чыккан, аңа ир бала тапкан һәм шуның белән Рут Гайсә Мәсих шәҗәрәсе җебенең бер буыны булган! (Яшәеш 49:10, 33; Рут 1:3—5; 4:13—22; Маттай 1:1, 5). Нагомия белән Рутның иманнары авырлыкларны кичергән һәм аларга шатлык китергән. Әгәр авырлыкларга карамастан, иманыбызны сакласак, безне дә зур шатлык көтә.

21. Иман безгә нәрсә бирә һәм без нәрсәгә тәвәккәл булырга тиеш?

21 Киләчәк көн безнең һәрберебезгә нәрсә китерәчәген алдан ук белмәсәк тә, без иман белән һәркайсы авырлыкларны кичерә алабыз. Иман безне батыр һәм түземле итә. Ул безнең алда иң югары максатлар куя һәм тормышта канәгатьлек китерә. Иман безнең башкалар белән мөнәсәбәтләргә яхшы тәэсир итә һәм авырлыкларны кичерергә ярдәм итә. Шуңа күрә, әйдәгез, «иманда торган һәм коткарылачак» кешеләр арасында булыйк (Еврейләргә 10:39). Әйдәгез, яратучы Аллабыз Йәһвәдән алган көч ярдәмендә аны данлар өчен нык иман күрсәтүне дәвам итик!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Иман безгә батырлык бирә икәнен Изге Язмалар ничек күрсәтә?

• Иман тормышта канәгатьлек китерә дип, без ни өчен әйтә алабыз?

• Иман ничек татулыкка ярдәм итә ала?

• Иманның авырлыкларны кичерергә мөмкинлек биргәненә нинди дәлилләр бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрацияләр]

Иман Нух белән Ханухка Йәһвәнең хәбәрен батырлык белән игълан итәргә ярдәм иткән.

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Мусаның иманына охшаш иман рухи максатларга омтылырга дәртләндерә.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Алланың ярдәменә ышандыру Барак, Дебора һәм Гидеонның иманын ныгыткан.