Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Күп җимеш китерегез»

«Күп җимеш китерегез»

«Күп җимеш китерегез»

«Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз» (ЯХЪЯ 15:8).

1. а) Гайсә, рәсүлләре белән сөйләшкәндә, шәкертләре үтәргә тиеш булган нинди таләпне искә ала? б) Үз-үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

БУ ГАЙСӘ үләсе кич алдыннан булган. Рәсүлләренең рухын күтәрер өчен, Гайсә алар белән озак вакыт эчкерсез сөйләшеп утыра. Инде төннең уртасы да үткәндер, әмма ярату Гайсәне якын дусларына сөйләвен дәвам итәргә дәртләндерә. Сөйләшүнең уртасында ул, рәсүлләре аның шәкерте булып калсын өчен, аларның тагын нинди таләпне үтәргә тиеш икәнен искә ала. «Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр»,— дип әйткән ул (Яхъя 15:8). Гайсәнең шәкертләре өчен бирелгән бу таләпне без үтибезме? «Күп җимеш китерегез» дигән сүз нәрсәне аңлата? Бу сорауларга җавап алыр өчен, әйдәгез, шул кичтәге сөйләшүне карап чыгыйк.

2. Үлеме алдындагы кичне Гайсә җимеш китерү турында нинди ачык мисал сөйләгән?

2 Җимеш китерегез дигән үгет Гайсә рәсүлләренә сөйләгән ачык мисалның бер кисәге булган. Ул болай дип әйткән: «Мин — чын йөзем агачы, ә Минем Атам — Йөзем үстерүче. Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта. Сезгә сөйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз. Миндә торыгыз [«минем белән бердәмлектә калыгыз», ЯД], һәм Мин сездә торырмын [«мин дә сезнең белән бердәмлектә калырмын», ЯД]. Йөзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз. Мин — йөзем агачы, ә сез — ботаклар. [...] Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр. Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә торыгыз... Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз» (Яхъя 15:1—10).

3. Җимеш китерер өчен Гайсәнең шәкертләре нәрсә эшләргә тиеш?

3 Бу ачык мисалда Йәһвә Алла — Йөзем үстерүче, Гайсә — йөзем агачы, ә бу мисалны тыңлаган рәсүлләр — йөзем агачының ботаклары. Рәсүлләр Гайсә белән «бердәмлектә калырга» тырышканда, җимеш китерерләр иде. Шуннан соң Гайсә: «Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз»,— дип рәсүлләренең бу мөһим бердәмлекне ничек саклый алганын аңлаткан. Соңыннан моңа охшаш сүзләрне имандашларына рәсүл Яхъя язган: «[Гайсәнең] әмерләрен үтәүче Аңарда тора [«аның белән бердәмлектә кала», ЯД * (1 Яхъя 2:24; 3:24). Димәк, Мәсихнең әмерләрен үтәп, аның шәкертләре аның белән бердәмлектә тора, ә бу бердәмлек үз чиратында аларны җимеш китерергә сәләтле итә. Безгә җимешнең нинди төрен китерергә кирәк?

Үсү өчен мөмкинлек

4. Йәһвә җимеш китермәгән һәрбер «ботакны кисеп ташлый» дигән факттан без нәрсәгә өйрәнәбез?

4 Йөзем агачы турындагы ачык мисалда Йәһвә «җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый». Бу сүзләр безне нәрсәгә өйрәтә? Барлык шәкертләрдән дә җимеш китерү таләп ителә икәненә һәм яшәгән шартларга, кимчелекләргә карамастан, аларның моны эшләргә көчләре җиткәненә өйрәтә. Гайсә шәкертенең берәр эшне башкарырга көче булмаса, Йәһвә, яратучы Алла, аны моның өчен «кисеп» ташламас иде, ягъни аны кире какмас иде бит (Мәдхия 102:14; Көлессәйлеләргә 3:23; 1 Яхъя 5:3).

5. а) Гайсәнең ачык мисалы без җимеш китерүдә уңышлы була алабыз икәнне ничек күрсәтә? б) Без җимешнең нинди ике төрен карап чыгабыз?

5 Шулай ук, Гайсәнең йөзем агачы турындагы ачык мисалы без тагын да үсер өчен — мәсихче эшен киңрәк җәер өчен — мөмкинлекләр эзләргә тиешбез икәнне күрсәтә һәм без моны, яшәгән шартларыбыз мөмкин иткәнчә, эшләргә тиеш. Гайсәнең: «[Алла] Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта»,— дигән сүзләре моңа ничек күрсәткәненә игътибар итегез (Яхъя 15:2). Бу ачык мисалны тәмамлаганда, Гайсә шәкертләрен «күп җимеш» китерергә өндәгән (Ях 15:8 нче шигырь). Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Шәкертләр буларак, без үз-үзебездән бик канәгать булмаска тиешбез (Ачылыш 3:14, 15, 19). Киресенчә, безгә, җимешләр китерүдә уңышлырак булыр өчен, мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Ләкин безгә җимешнең нинди төрен күбрәк китерергә тырышырга кирәк? Җимешнең беренче төре — бу «рух җимеше», ә икенче төре — бу Патшалык җимеше (Гәләтиялеләргә 5:22, 23, ЯД; Маттай 24:14).

Мәсихче сыйфатларының җимеше

6. Рух җимешенең беренче булып торган өлешенә Гайсә ничек басым ясаган?

6 «Рух җимешенең» өлешләре арасында беренче булып мәхәббәт тора. Алланың изге рухы мәсихчеләрдә ярату үстерә, чөнки алар Гайсә биргән әмергә буйсыналар. Ул, җимеш китерүче йөзем агачы турында сөйләр алдыннан, рәсүлләренә: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз»,— дип әйткән (Яхъя 13:34). Җирдә яшәгән соңгы төнендә рәсүлләре белән сөйләшеп утырганда, Гайсә, ярату сыйфатын күрсәтегез дип, кабат-кабат аларның исләренә төшергән (Яхъя 14:15, 21, 23, 24; 15:12, 13, 17).

7. Җимеш китерүнең Мәсихкә хас булган сыйфатларны чагылдыруга бәйле икәнен рәсүл Петер ничек күрсәткән?

7 Бу төндә Гайсә белән бергә булган Петер шуны аңлаган: Мәсихнең чын шәкертләре яратуда Гайсәгә охшаш булырга тиеш һәм яратуга бәйле башка сыйфатларны күрсәтергә тиеш. Еллар узганнан соң, Петер мәсихчеләрне үз-үзеңне кулда тоту, кардәшләрне ярату һәм мәхәббәт кебек сыйфатларны үстерергә дәртләндергән. Шулай эшләсәк, без «файдасыз һәм уңышсыз калмыйбыз» дип өстәгән (2 Петер 1:5—8). Нинди генә шартларда булсак та, без рух җимешенең сыйфатларын күрсәтә алабыз. Шуңа күрә, мәхәббәт, игелек, юашлык һәм Гайсә Мәсих үрнәк итеп калдырган башка сыйфатларны тулырак күрсәтергә тырышыйк, чөнки бу сыйфатларга «каршы бернинди канун» яисә чик юк (Гәләтиялеләргә 5:23). Әйдәгез, «күбрәк җимеш» китерик.

Патшалык җимешен китерү

8. а) Рух җимеше һәм Патшалык җимеше арасында нинди бәйләнеш бар? б) Нинди сорау безнең игътибарга лаек?

8 Матур һәм пешкән җимешләр агачны бизи. Ләкин җимешләрнең кыйммәтлеге иң беренче булып матурлык белән билгеләнми. Эчендә орлыгы булган җимешләр үсемлекнең үрчүендә бик мөһим роль уйный. Нәкъ шулай ук, рух җимеше бары тик мәсихче шәхесен матурлау белән генә чикләнми, аның мәхәббәт һәм иман кебек өлешләре Алла Сүзендәге Патшалык хәбәренең орлыкларын таратырга дәртләндерә. Рәсүл Паулның бу бәйләнешкә ничек басым ясаганына игътибар итик. Ул: «Без дә иман итәбез [иман — рух җимешенең өлеше] һәм шуңа күрә сөйлибез»,— дип әйткән (2 Көринтлеләргә 4:13). Шулай итеп, Паул үзенең башка хатында аңлатканча, без «Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерәбез», ягъни «авыз җимеше» (ЯД). Бу — без китерергә тиеш булган җимешнең икенче төре (Еврейләргә 13:15). Безнең, «күп җимеш» китереп, Алла Патшалыгының уңышлырак вәгазьләүчесе булыр өчен мөмкинлекләребез бармы?

9. Җимеш китерү шәкертләр әзерләү дигәнне аңлатамы? Төшендереп бирегез.

9 Бу сорауга дөрес җавап бирер өчен, безгә, беренчедән, Патшалык җимешен нәрсә тәшкил итә икәнен аңларга кирәк. Җимеш китерү шәкертләр әзерләү дигәнне аңлата дисәк, дөрес булырмы? (Маттай 28:19). Без Йәһвәнең суга чуму йоласын үткән хезмәтчесе булырга ярдәм иткән кешеләр бар ди. Безгә китерергә кирәк булган җимеш, күбрәк очракта, шул кешеләрме? Юк. Әгәр бу дөрес булса, Патшалык хәбәренә, гомумән алганда, ваемсыз кешеләр яшәгән җирләрдә еллар буе тугры хезмәт иткән кадерле кардәшләребез өчен бу бик аптырарлык хәл булыр иде. Чыннан да, без китергән Патшалык җимеше бары тик яңа шәкертләр генә булса, тырышлык белән хезмәт иткән Шаһитләр Гайсәнең ачык мисалындагы җимешсез ботаклар кебек булыр иде! Әлбәттә, бу алай түгел. Алайса, Аллага хезмәт итүебездә китергән Патшалык җимеше нәрсә соң ул?

Патшалык орлыгын тарату аша җимеш китерәбез

10. Гайсәнең чәчүче һәм төрле туфрак төрләре турындагы ачык мисалы Патшалык җимешенең нәрсә икәнен һәм нәрсә түгеллеген ничек күрсәтә?

10 Гайсәнең чәчүче белән төрле сыйфатлы туфрак турындагы ачык мисалы — бу бик үк уңдырышлы булмаган җирдә вәгазьләгән кардәшләрне юатучы җавап. Орлык — бу Алла Сүзендәге Патшалык турындагы хәбәр, ә туфрак кешеләрнең образлы йөрәкләрен сурәтли, дип әйткән Гайсә. Кайбер орлыклар «яхшы җиргә төшкән һәм, үсеп китеп,... уңыш китергән» (Лүк 8:8). Нинди уңыш? Бодай сабагы җирдән үсеп чыкканнан соң һәм ныгыгач, «җимешләр» бирә: бодай сабакларын түгел, ә яңа орлыклар китерә. Нәкъ шулай ук, мәсихче китергән җимеш тә яңа шәкертләр генә түгел, ә Патшалыкның яңа орлыклары.

11. Патшалык җимешенә нинди билгеләмә биреп була?

11 Димәк, бу очрактагы җимеш яңа шәкертләрне дә, мәсихчеләрнең сыйфатларын да сурәтләми. Чәчелгән орлык Патшалык хакындагы сүз булганга күрә, аның җимеше күп кенә үзе кебек орлык булырга тиеш. Бу очракта җимеш китерү Патшалык турында вәгазьләүне аңлата (Маттай 24:14). Без нинди генә шартларда булсак та, безнең өчен Патшалыкның мондый җимешен китерү, ягъни Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү, мөмкинме? Әйе! Шул ук ачык мисалда Гайсә моның ни өчен мөмкин икәнен аңлаткан.

Алланы данлар өчен иң яхшысын бирәбез

12. Патшалык җимешен барлык мәсихчеләр дә китерә аламы? Аңлатыгыз.

12 «[Орлыкның] уңдырышлы җиргә чәчелгәне,— дип әйткән Гайсә,— җимеш бирә һәм уңышы йөзләтә, алтмышлата һәм утызлата була» (Маттай 13:23). Басуда чәчелгән орлыкның уңышы төрле шартларга бәйле булырга мөмкин. Нәкъ шулай ук яхшы хәбәрне вәгазьләүдә, шартларыбызга карап, эшебез төрле булырга мөмкин һәм Гайсә моны аңлаганын күрсәткән. Кемнеңдер моны башкарыр өчен мөмкинлекләре күбрәк, икенчесенең сәламәтлеге яхшырак һәм көче күбрәк. Шулай итеп, көчтән килгән эшебез, башкалар белән чагыштырганда, күбрәк яисә әзрәк булырга мөмкин, әмма Йәһвәгә үзебездә булганның иң яхшысын биргәндә, ул канәгать (Гәләтиялеләргә 6:4). Хәтта олы яшьтә булуыбыз я көчсез калдыра торган авыруыбыз вәгазь эшендә безне чикләсә дә, кайгыртучан Атабыз, Йәһвә, һичшиксез, безне «күп җимеш китерүчеләр» арасында дип саный. Ни өчен? Чөнки без аңа чын күңелдән хезмәт итәбез һәм «булганнарның барысын» аңа бирәбез * (Марк 12:43, 44; Лүк 10:27).

13. а) Патшалык «җимешен» барып бирүебезнең беренче сәбәбе нинди? б) Ваемсыз кешеләр яшәгән җирдә вәгазьләгәндә, җимешләр китерергә безгә нәрсә ярдәм итә ала? (31 нче биттәге рамканы карагыз).

13 Патшалык җимешен ни өчен китергәнебезне истә тотсак, бездә көчебездән килгәнчә «барып җимеш бирергә» теләк булачак (Яхъя 15:16). Гайсә бу эшне башкарыр өчен иң мөһим сәбәпне әйтә: «Күп җимеш китереп,... моның белән Минем Атам данланыр» (Яхъя 15:8). Әйе, безнең вәгазьләү эшебез Йәһвә исемен барлык халыклар алдында изге итә (Мәдхия 108:30). Онор исемле 75 яшьлек тугры Йәһвә Шаһите: «Кешеләр яхшы хәбәргә ваемсыз булса да, Иң Югары Шәхеснең вәкиле булу — зур хөрмәт»,— дип әйтә. 1974 елдан ашкынып Аллага хезмәт иткән Клаудиодан, кешеләрнең ваемсыз булуына карамастан, яхшы хәбәрне вәгазьләвен ни өчен дәвам итә, дип сорагач, ул Яхъя 4:34 не өземтә итеп китергән. Анда без Гайсәнең мондый сүзләрен укый алабыз: «Минем ризыгым — Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү». Клаудио: «Гайсә кебек, мин дә Патшалыкны игълан итүче эшемне башларга һәм тәмамларга телим»,— дип өстәгән (Яхъя 17:4). Бөтен дөньядагы Йәһвә Шаһитләре бу сүзләр белән ризалаша. (31 нче биттәге «Ничек түземлелек күрсәтеп җимеш бирергә» дигән рамканы карагыз.)

Вәгазьләргә һәм өйрәтергә

14. а) Яхъя Чумдыручы һәм Гайсә Мәсихнең эше нинди икеләтә максат үтәгән? б) Бүгенге мәсихчеләрнең эшләрен сез ничек сурәтләр идегез?

14 Инҗил китаплары буенча, Патшалык турында беренче вәгазьләүче Яхъя Чумдыручы булган (Маттай 3:1, 2; Лүк 3:18). Аның иң беренче максаты «шаһитлек бирү» булган, һәм ул бу эшне тирән иман белән башкарган һәм «барысы да иман китерәчәк дип» өмет баглаган (Яхъя 1:6, 7). Чыннан да, Яхъянең вәгазен тыңлаган кешеләрнең кайберләре соңыннан Мәсихнең шәкертләре булып киткән (Яхъя 1:35—37). Шулай итеп, Яхъя вәгазьләүче дә, шәкертләр әзерләүче дә булган. Гайсә дә вәгазьләүче һәм өйрәтүче булган (Маттай 4:23; 11:1). Шуңа күрә, Гайсәнең шәкертләренә Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләргә дә, хәбәрне кабул иткән кешеләргә аның шәкертләре булырга ярдәм итәргә дә боерык биргәне гаҗәпләндерми (Маттай 28:19, 20). Бүген без дә вәгазьлибез һәм өйрәтәбез.

15. Кешеләрнең б. э. I гасырында һәм безнең көннәрдәге вәгазь эшенә мөгамәләсе нәрсәсе белән охшаш?

15 Б. э I гасырында Паулның вәгазен һәм өйрәтүен ишеткән кешеләрнең «кайберләре аның сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар» (Рәсүлләр 28:24). Бүген дә хәл шундыйрак. Кызганычка каршы, Патшалыкның күп орлыклары уңдырышлы булмаган туфракка төшә. Ләкин, Гайсәнең алдан әйтүенчә, кайбер орлыклар яхшы туфракка төшә, тамырланып үсеп китә. Чыннан да, һәр ел бөтен дөнья буенча атнасына якынча 5000 кеше Гайсәнең чын шәкерте була! Бу яңа шәкертләр «сүзләргә инандылар», шул ук вакытта кешеләрнең күпчелеге «ышанмадылар». «Инанганнарга» Патшалык хәбәрен кабул итәргә нәрсә ярдәм иткән? Еш кына Йәһвә Шаһитләренең бу кешеләргә карата күрсәткән эчкерсез кызыксынулары зур роль уйный, алар, образлы әйткәндә, яңа утырткан орлыкка «су сибәләр» (1 Көринтлеләргә 3:6). Ике мисалны карап чыгыйк.

Эчкерсез кызыксыну мөһим роль уйный

16, 17. Аллага хезмәт иткәндә очраткан кешеләргә карата кызыксыну күрсәтү ни өчен бик мөһим?

16 Бельгиядә яшәүче Каролина исемле яшь Йәһвә Шаһите олы яшьтәге бер хатын-кызга вәгазьләгән, ләкин бу хатын Патшалык хәбәренә ваемсыз калган. Бу хатынның кулы бәйләнгән булганга күрә, Каролина һәм аның юлдашы аңа үзенең ярдәмен тәкъдим иткәннәр, әмма бу хатын ярдәмне кабул итмәгән. Ике көннән соң бу Шаһитләр хатын-кызның йортына кабат килгән һәм хәлен сорашканнар. «Бу сүзләр барысын үзгәртте»,— дип әйтә Каролина. «Ул аңа чын кызыксыну күрсәтүдән бик нык гаҗәпләнгән иде, ул безне өенә чакырды һәм без Изге Язмалар өйрәнүен башладык».

17 Кушма Штатларда яшәүче Йәһвә Шаһите Сэнди вәгазьләгән кешеләренә шулай ук эчкерсез кызыксыну күрсәтә. Ул газетта кешеләрне туган балалары белән котлау сүзләрен карый да, яңа ата-анага «Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым» дигән китап белән килеп китә *. Яшь әни, гадәттә, өйдә булганга күрә, ул шатлык белән баласын кунакларга күрсәтә һәм еш кына сөйләшү башлана. «Мин ата-аналарга уку аша яңа туган бала белән мөнәсәбәтләр төзү мөһим икәнен аңлатам,— дип сөйли Сэнди.— Шуннан соң бүгенге җәмгыяттә балаларны үстерү ни дәрәҗәдә авыр икәнен әйтәм». Күптән түгел генә мондый килеп-китүләрнең нәтиҗәсе булып, бер әни һәм аның 6 баласы Йәһвәгә хезмәт итә башладылар. Аллага хезмәт итүебездә эчкерсез кызыксыну һәм инициатива күрсәтеп, без дә моңа охшаш шатлык кичерә алабыз.

18. а) «Күп җимеш китерү» таләбен үтәү безнең барыбызның көченнән килә дип, ни өчен әйтеп була? б) Гайсәнең шәкерте булу өчен, без Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә әйтелгән нинди өч таләпне үтәргә тәвәккәл?

18 «Күп җимеш китерү» таләбен үтәү көчебездән килә икәнне белү безне рухландыра! Яшьме без яисә картмы, сау-сәламәтме яисә авырумы, кешеләр безне тыңлыймы яисә юкмы — бәйсез, безнең барыбыз да күп җимеш китерә ала. Ничек итеп? Без моны рух җимешен үз тормышыбызда тагын да күбрәк күрсәтеп һәм Алла Патшалыгы турындагы хәбәрне мөмкин булганча тырышыбрак таратып эшли алабыз. Шул ук вакытта без Гайсәнең «сүзләрен тотарга» һәм «бер-беребезне яратырга» тырышабыз. Әйе, шәкерт булыр өчен, Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә әйтелгән өч мөһим таләпне үтәп, без «чыннан да... [Гайсә Мәсихнең] шәкертләре» икәнебезне исбат итәбез (Яхъя 8:31; 13:35).

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Гайсәнең йөзем агачының ботаклары турындагы ачык мисалы аның рәсүлләренә һәм Алланың күк Патшалыгында мирасчылар булачак башка мәсихчеләргә генә кагылса да, бу мисалда аның бүгенге барлык шәкертләре дә файда алырлык хакыйкатьләр бар (Яхъя 3:16; 10:16).

^ 12 абз. Карт я авыру булганга өйдә генә утырган кешеләр дә, хатлар язып, телефон аша (бу рөхсәт ителгән булса) шалтратып я өйләренә килгән кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләп, шаһитлек бирә ала.

^ 17 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Кабатлау өчен сораулар

• Безгә җимешнең нинди төрен күп итеп китерергә кирәк?

• «Күп җимеш китерү» безнең көчтән килә дип, ни өчен әйтеп була?

• Без Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдәге шәкертләр өчен нинди өч мөһим таләпне карап чыктык?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге рамка/иллюстрация]

НИЧЕК «ТҮЗЕМЛЕЛЕК КҮРСӘТЕП, ҖИМЕШ БИРЕРГӘ»?

ПАТШАЛЫК хәбәренә кешеләр, гомүмән алганда, ваемсыз булган җирләрдә вәгазьләүне тугры рәвештә дәвам итәргә нәрсә ярдәм итә ала? Бу сорауга җавап итеп, аста файдалы киңәшләр китерелә.

«Кешеләр безне тыңласа да, тыңламаса да, Гайсәнең безгә тулысынча таяныч икәнен белү оптимизм бирә һәм нык булырга ярдәм итә» (Харри, 72 яшь, 1946 елда суга чуму йоласын үтәгән).

«2 Көринтлеләргә 2:17 дә язылган сүзләр миңа һәрчакта да көч бирә. Бу шигырьдә без «Аллаһы каршында Мәсих исеменнән» хезмәт итәбез дип әйтелә. Аллага хезмәт иткәндә ике иң яхшы дустым минем белән бергә» (Клаудио, 43 яшь, 1974 елда суга чуму йоласын үтәгән).

«Чынлап кына әйткәндә, вәгазьләү минем өчен бик авыр. Ләкин мин Мәдхия 17:30 да язылган сүзләрнең дөрес булуын күрәм: «Аллам белән стенага күтәреләм» (Джерард, 79 яшь, 1955 елда суга чуму йоласын үтәгән).

«Аллага хезмәт иткәндә Изге Язмалардан бары тик бер генә шигырь укысам да, шатланам: кемнеңдер йөрәге Изге Язмалар аша сыналган икәнне аңлата бит бу» (Элеонора, 26 яшь, 1989 елда суга чуму йоласын үтәгән).

«Мин кешеләргә вәгазьләгәндә сөйләшүне төрлечә башларга тырышам. Мондый сөйләшүләрне башлау алымнары шул хәтле күп, мин хәтта калган тормышымда аларның барысын да кулланырга өлгерә алмаячакмын» (Пол, 79 яшь, 1940 елда суга чуму йоласын үтәгән).

«Мин кешеләрнең рәнҗетеп әйткән сүзләренә үпкәләмим, алар белән дусларча сөйләшергә тырышам, мин алар белән аралашам һәм аларның әйткән сүзләрен тыңлыйм» (Дэниел, 75 яшь, 1946 елда суга чуму йоласын үтәгән).

«Кайвакыт мин суга чуму йоласын яңа гына үткән кардәшләр белән очрашам, алар, минем вәгазьләвем аларның Йәһвә Шаһите булуына өлеш керткән, дип сөйли. Миңа таныш булмаган кардәшләр соңрак алар белән Изге Язмаларны өйрәнгән һәм аларга рухи яктан үсәргә ярдәм иткән. Хезмәтебездә барлык кардәшләрнең өлеше бар икәнен белү миңа зур шатлык китерә» (Джоан, 66 яшь, 1954 елда суга чуму йоласын үтәгән).

«Түземлелек күрсәтеп, җимеш бирергә» сиңа нәрсә ярдәм итә? (Лүк 8:15).

[28 биттәге иллюстрацияләр]

Рух җимешен тормышыбызда күрсәтеп һәм Патшалык хәбәрен вәгазьләп, без күп җимеш китерәбез.

[32 биттәге иллюстрация]

Рәсүлләренә: «Күп җимеш китерегез»,— дип әйткәндә, Гайсә нәрсәне исәптә тоткан?