Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Минем сүзләремне тотыгыз»

«Минем сүзләремне тотыгыз»

«Минем сүзләремне тотыгыз»

«Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз» (ЯХЪЯ 8:31).

1. а) Гайсә, күккә кире кайтканнан соң, җирдә нәрсә калдырган? б) Без нинди сораулар карап чыгабыз?

МӘСИХЧЕЛӘР диненә нигез салган Гайсә Мәсих, күккә кире кайтканнан соң, җирдә үзе язган китаплар да, төзегән һәйкәлләр дә яисә үзе җыйган мал-мөлкәт тә калдырмаган. Ул шәкертләр һәм шулай ук аның шәкерте булырга теләүчеләр өчен махсус таләпләр калдырган. Гайсәнең өч мөһим таләбен Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдән беләбез. Бу өч таләпне аның шәкерте булырга теләгән һәркайсы кеше үтәргә тиеш. Нинди таләпләр алар? Аларны үтәр өчен, без нәрсә эшли алабыз? Һәм без бүген чыннан да Мәсих шәкертләре булуыбызны ничек белә алабыз *?

2. Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Гайсә шәкерте булыр өчен мөһим таләп нинди?

2 Үлеменә алты ай калганда, Гайсә Иерусалимга килә һәм анда Чатыр кору бәйрәмен үткәрергә җыелган халыкка вәгазьли. Бер атна барган бәйрәмнең уртасына «халык арасында... күп кешеләр Аңа иман китерделәр». Гайсә вәгазьләвен дәвам итә, һәм бәйрәмнең соңгы көнендә тагын «күпләр Аңа иман китерделәр» (Яхъя 7:10, 14, 31, 37; 8:30). Шул вакытта Гайсә игътибарын яңа иман итүчеләргә туплаган һәм аның шәкерте булыр өчен мөһим таләп биргән. Аны рәсүл Яхъя: «Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз»,— дип язган (Яхъя 8:31).

3. Гайсәнең «сүзен тотар» өчен, кешегә нинди сыйфат кирәк?

3 Гайсәнең бу сүзләре аңа ышанган кешеләрнең иманнары аз дигән мәгънә йөртмәгән, юк. Ул бары тик шуңа басым ясаган: әгәр аның сүзләрен тотсалар, әгәр ныклык күрсәтсәләр, аларның чын шәкерт булырга мөмкинлекләре бар. Алар аның сүзләрен кабул иткәннәр, әмма хәзер бу сүзләрне инде тотарга кирәк булган (Яхъя 4:34; Еврейләргә 3:14). Гайсә, ныклык аның шәкертләре өчен шул хәтле мөһим сыйфат, дип санаган ки, хәтта рәсүлләре белән соңгы сөйләшүендә — бу Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә язылган — ул ике тапкыр: «Минем артымнан баруыңны дәвам ит»,— дип кабатлаган (Яхъя 21:19, 22, ЯД). Беренче мәсихчеләрнең күпләре нәкъ шулай эшләгән дә (2 Яхъя 4). Аларга нык калырга нәрсә ярдәм иткән?

4. Беренче мәсихчеләр нык булуны нәрсә ярдәмендә саклаган?

4 Җитмеш елга якын Гайсәнең тугры шәкерте булган рәсүл Яхъя бер мөһим якка басым ясаган. Тугры мәсихчеләрне мактаганда ул: «Сез көчле, Аллаһы сүзе сездә тора, һәм сез явыз иблисне җиңдегез»,— дип әйткән. Гайсәнең ул шәкертләре ныклык саклаганнар яисә Алла сүзен тотканнар, чөнки Алла сүзе аларда торган. Алла сүзе алар өчен бик кадерле булган (1 Яхъя 2:14, 24). Бүген дә нәкъ шулай ук: «ахырга тикле чыдар» өчен, Алла сүзенең бездә торганына инанган булу кирәк (Маттай 24:13). Без моны ничек эшли алабыз? Бу сорауга Гайсә сөйләгән ачык мисалда җавап бирелә.

«Сүзне ишетүче»

5. а) Гайсә ачык мисалларының берсендә туфракның нинди төрләре турында әйткән? б) Гайсәнең мисалында орлык һәм туфрак нәрсәне сурәтли?

5 Гайсә орлык чәчүче кеше турында ачык мисал китерә. Бу мисал Маттай, Марк һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә язылган (Маттай 13:1—9, 18—23; Марк 4:1—9, 14—20; Лүк 8:4—8, 11—15). Изге Язмаларның бу өземтәләрен укыганда син шуны күрерсең: бертөрле орлыклар туфракның төрле төренә төшә һәм төрле нәтиҗә китерә — бу ачык мисалның асылы. Туфракның беренче төре тапталган, икенчесе сай, ә өченче төрен күгән баскан булган. Дүртенчесе, бу өч төр җирдән аермалы буларак, «уңдырышлы» һәм «яхшы җир» булган. Гайсәнең аңлатуы буенча, орлык — бу Алла Сүзендәге Патшалык турында хәбәр, ә туфрак — төрле йөрәкле кешеләр. Төрле туфрак белән сурәтләнгән барлык кешеләрнең ниндидер охшаш ягы булса да, «яхшы җир» белән сурәтләнгәннәрне калган кешеләрдән аеручы як бар.

6. а) Гайсәнең ачык мисалында туфракның дүртенче төре калган өчесеннән нәрсәсе белән аерылып тора һәм ул кемгә күрсәтә? б) Гайсә шәкертләренә хас булган ныклыкны күрсәтер өчен, нәрсә кирәк?

6 Лүк 8:12—15 тәге сүзләрдән без шуны күрәбез: дүрт очракның һәрберсендә дә «кешеләр сүзне ишетәләр». Ләкин «яхшы күңелле» яисә яхшы йөрәкле кешеләр «сүзне ишетү» белән генә чикләнми. Алар — «ихластан... сүзне тотучы кешеләр» һәм, «түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр». Яхшы җир тирән һәм йомшак булганга күрә, орлыкның тамырлары тирән китә, орлык үсә һәм җимешләр бирә (Лүк 8:8). Нәкъ шулай ук, яхшы йөрәкле кешеләр Алла сүзен аңлыйлар, аны кадерлиләр һәм үзләрен Алла сүзен үтәүгә багышлыйлар (Римлыларга 10:10; 2 Тимутегә 2:7). Алла сүзе аларда «тора». Шуңа күрә алар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр. Шулай итеп, Гайсәнең шәкертләренә хас булган ныклыкны күрсәтер өчен, Алла Сүзен тирән һәм чын күңелдән кадерләү бик мөһим (1 Тимутегә 4:15). Ләкин ничек Алла Сүзен кадерләргә өйрәнә алабыз?

Йөрәкнең торышы һәм тирән уйлану

7. Яхшы я игелекле йөрәк нинди эшләр белән якын бәйләнештә?

7 Изге Язмаларда яхшы я игелекле йөрәк еш кына нинди эшләр белән бәйләнә икәненә игътибар итегез. «Тәкъва кешенең йөрәге җавап бирер алдыннан уйлана» (Гыйбрәтле хикәя 15:28). «Әй Ходаем, авызымның сүзләре һәм йөрәгемнең уйланулары Синең алда яраклы булсын» (Мәдхия 18:15). «Йөрәгемнең уйланулары — белем» (Мәдхия 48:4).

8. а) Изге Язмаларны укыганда, без нәрсә эшләмәскә һәм нәрсә эшләргә тиеш? б) Алла Сүзе турында дога кылып уйлансак, без нинди файда алабыз? («Хакыйкатькә нык тотынып торалар» дигән рамканы кулланыгыз.)

8 Изге Язмаларның бу язучылары кебек, безгә дә Алла Сүзе һәм Алланың эшләре турында, рәхмәт белдереп, дога белән уйланырга кирәк. Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны укыганда, без ашыккан туристлар кебек булырга тиеш түгел: алар бер матур урыннан икенчесенә чабалар, һәрнәрсәне пленкага төшерергә тырышалар, әмма рәтләп бернәрсә дә күрмиләр. Киресенчә, Изге Язмаларны өйрәнгәндә безгә туктарга һәм, күргәннәребез белән ләззәтләнер өчен, вакыт бүлеп куярга кирәк *. Укыган материал турында уйланганда, Алла сүзе безнең йөрәгебезгә тәэсир итә. Ул безнең хисләргә кагыла һәм фикер йөртүебезне формалаштыра. Ул шулай ук иң тирән фикерләребезне Аллага догада сөйләргә дәртләндерә. Нәтиҗәдә, Йәһвәгә тагын да ныграк якын булабыз, һәм Аллага карата яратуыбыз, хәтта авыр шартларга да карамастан, Гайсә үрнәге буенча яшәүне дәвам итәргә дәртләндерә (Маттай 10:22). Әгәр без ахырга кадәр тугры булып калырга телибез икән, Алланың әйткәннәре турында уйлану бик мөһим (Лүк 21:19).

9. Йөрәкләребезнең Алла сүзен кабул итәргә әзер булып калуын ничек тикшереп белә алабыз?

9 Шулай ук, Гайсә китергән ачык мисал орлыкның — Алла сүзенең — үсүенә берәр нәрсә комачауларга мөмкин икәнен күрсәтә. Шуңа күрә, тугры шәкертләр булып калыр өчен, безгә 1) ачык мисалда начар туфрак итеп күрсәтелгән комачаулыкларны танырга кирәк һәм 2) аларны җиңәр яисә алардан качар өчен чаралар күрергә кирәк. Шулай эшләсәк, йөрәкләребезнең Патшалык орлыгын кабул итәргә әзер булып калуын һәм җимеш китерергә дәвам итүен тикшереп белә алабыз.

«Юл буенда» — бу мәшәкатьләргә чумган кешеләр

10. Гайсәнең ачык мисалындагы туфракның беренче төрен сурәтләгез һәм аның мәгънәсен аңлатыгыз.

10 Туфракның беренче төре — бу «юл буендагы» туфрак. Аңа төшкән орлык «тапталган» булган (Лүк 8:5). Иген кырлары аша үткән юл буендагы туфрак бертуктаусыз йөргән кешеләр тарафыннан каты итеп тапталган (Марк 2:23). Дөнья мәшәкатьләренә көчләрен һәм вакытларын тартып алырга рөхсәт иткән кешеләр дә нәкъ шулай ук: алар шул хәтле бу мәшәкатьләргә чумган, хәтта Алла сүзе өчен рәхмәтләрен үстерә алмыйлар. Алар Алла сүзен ишетә, әмма аның турында уйланмый. Шуңа күрә йөрәкләре ваемсыз кала. Алар «сүзне» яратырга өлгерми, чөнки «иблис килә» һәм, алар «ышанып котылмасын өчен, аларның күңелләрендәге сүзне алып китә» (Лүк 8:12). Моңардан сакланып буламы?

11. Йөрәгебез каты туфрак кебек булмасын өчен, нәрсә эшли алабыз?

11 Йөрәгебез юл буендагы уңдырышсыз туфракка әйләнмәсен өчен, бик күп чаралар бар. Таптап бетерелгән һәм каты җирне сукаласаң һәм аның аша үткән кешеләрне башка җибәрмәсәң, аны йомшак һәм уңдырышлы итеп була. Йөрәк тә нәкъ шулай ук: Алла Сүзен уку һәм аның турында уйлану өчен вакыт бүлеп куйсаң, ул яхшы, уңдырышлы туфрак кебек була ала. Иң мөһиме — тормышның көндәлек эшләре белән чиктән тыш мавыккан булмаска (Лүк 12:13—15). Тормыштагы «мөһимрәк булган әйберләр» турында уйланырга синең вакытың бармы икәнен тикшереп чык (Филиппуйлыларга 1:9—11, ЯД).

«Ташлы урын» — куркуга бирелгән кешеләр

12. Гайсәнең ачык мисалындагы туфракның икенче төрендә үскән үсентенең кибүенең чын сәбәбе нинди?

12 Орлык, туфракның икенче төренә төшкәндә, беренче очрактагы кебек, өстә генә ятып калмый, ул тамырлар җибәрә һәм шытып чыга. Ләкин кояш, чыгып кыздыра башлагач, үсентене яндыра һәм ул кибә. Ләкин бер мөһим якка игътибар ит. Сабак кибүнең чын сәбәбе эсселек түгел. Яхшы туфракта үскән үсемлекне дә кояш кыздыра, ләкин ул шиңми, киресенчә үсеп китә. Ни өчен алар арасында шундый аерма? Үсенте «тирән ятмаганга күрә» һәм «дым булмаганлыктан» корый, дип аңлата Гайсә (Маттай 13:5, 6; Лүк 8:6). Туфракның астында гына булган «ташлы урын» үсемлеккә, дым табар өчен һәм җирдә нык торыр өчен, тирәнгә тамырлар җибәрергә мөмкинлек бирми. Туфрак тирән булмаганга үсенте кибә.

13. Нинди кешеләр тирән булмаган туфракка охшаш һәм аларның тәртибенең чын сәбәбе нинди?

13 Ачык мисалның бу өлеше Алла сүзен «шатланып кабул иткән» кешеләргә кагыла, алар «кыска вакыт» кына Гайсәнең ашкынучы шәкертләре булалар (Лүк 8:13). «Кайгы яки эзәрлекләүләрнең» кыздыручы кояшы астына эләккәннән соң, алар шул хәтле куркуга бирелә, хәтта шатлык һәм көчләрен югалталар һәм Мәсих артыннан бармыйлар (Маттай 13:21). Ләкин аларның куркуының чын сәбәбе каршы килү түгел. Чыннан да, бәла-казаларны Гайсә шәкертләренең миллионлаганы кичерә, әмма моңа да карамастан, алар тугры кала (2 Көринтлеләргә 2:4; 7:5). Кайберәүләрнең куркуларының һәм хакыйкатьне ташлауларының чын сәбәбе — бу йөрәкләренең таш кебек булуы, ул аларга рухи яктан үстерүче хакыйкатьләр турында тирән уйланырга мөмкинлек бирми. Нәтиҗәдә, аларның Йәһвәгә һәм аның сүзенә карата үстергән яратулары тирән түгел, көчсез һәм каршы килүләрдә җиңелә. Мондый хәлдән без үзебезне ничек саклый алабыз?

14. Йөрәк тирән булмаган туфрак кебек булмасын өчен, нинди адымнар ясарга кирәк?

14 Кешегә үз-үзен тикшереп шуны белергә кирәк: аның йөрәгендә тирән тамырлар җибәргән ачу, әле ачык күренмәгән үз-үзеңне ярату яисә моңа охшаш әлегә сизелмәгән начар тойгылар кебек «ташлар» барлыкка килмәгәнме. Әгәр йөрәгебездә мондый «ташлар» инде булса, Алла сүзенең көче аларны «вата» ала (Йәрәми 23:29; Эфеслеләргә 4:22; Еврейләргә 4:12). Ә дога кылып уйлану «Аллаһы сүзенә» кеше «йөрәгенең туфрагында» тирән тамырлар җибәрергә ярдәм итәчәк (Ягъкуб 1:21). Бу, кайгы-хәсрәткә чумган вакытларны кичерер өчен, көч һәм, сынауларга карамастан, тугры калырга батырлык бирәчәк.

«Күгәнлектә» — бүленгән йөрәкле кешеләр

15. а) Гайсә әйткән туфракның өченче төре ни өчен аеруча безнең игътибарга лаек? б) Туфракның өченче төре белән ахыр чиктә нәрсә булган һәм ни өчен?

15 Туфракның өченче төре — күгән баскан туфрак. Кайбер яклардан яхшы туфракка охшаш булганга күрә, ул аеруча безнең игътибарга лаек. Яхшы туфрак кебек, күгән баскан туфрак та орлыкка тамыр җибәрергә һәм шытып чыгарга мөмкинлек бирә. Туфракның бу ике төрендә үскән үсентеләр арасында башта аерма юк. Ләкин вакыт узу белән барысы да үзгәрә һәм ахыр чиктә үсемлек үсә алмый. Чөнки, яхшы туфрактан аермалы буларак, бу туфракны күгән баса. Үсә башлаганда яшь үсентегә аның белән бергә үскән «күгән куаклары» белән ярышырга туры килә. Берникадәр вакыт алар файдалы матдәләр, яктылык һәм урын өчен көрәшәләр, ләкин ахыр чиктә күгәннәр яшь үсентене җиңә һәм «басып китә» (Лүк 8:7).

16. а) Нинди кешеләр күгән баскан туфракка охшаш? б) Марк, Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, күгән нәрсә ул? (Искәрмәне карагыз.)

16 Нинди кешеләр күгән баскан туфракка охшаш? Гайсә болай дип әйтә: «Ә орлыкларның күгәнлеккә төшүе: кешеләр сүзне ишетә, ләкин тормыштагы төрле мәшәкатьләр, байлык һәм ләззәтләр аларны басып китә һәм андый кешеләрнең җимешләре өлгерми» (Лүк 8:14). Чәчкән орлык һәм күгәннәр бер үк вакытта үскән кебек, кайбер кешеләр Алла сүзен дә тотарга һәм шул ук вакытта «тормыштагы...ләззәтләрне» дә алырга тырышалар. Алла сүзендәге хакыйкать аларның йөрәкләренә чәчелә, ләкин анда аңа башка омтылышлар белән көрәшергә туры килә һәм, кешенең тормышында урын алыр өчен, хакыйкатькә алар белән ярышырга туры килә. Андый кешеләрнең символик йөрәкләре бүленгән (Лүк 9:57—62). Шуңа күрә аларның, Алла сүзе турында дога кылып тирән уйланыр өчен, җитәрлек вакытлары юк. Алар, үзләрен Алла сүзен үтәүгә тулысынча багышламаганга, аны бөтен йөрәктән кадерләмиләр, ә бу нык калыр өчен кирәк. Әкрен генә аларның рухи кызыксынуларын башка максатлар каплый һәм алар бу кешене хәтта «басып китәләр» *. Йәһвә Алланы бөтен йөрәге белән яратмаган кешеләр өчен нинди кызганыч ахыр! (Маттай 6:24; 22:37).

17. Гайсәнең ачык мисалындагы символик күгәннәр «басып китмәсен» өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

17 Материаль әйберләргә караганда рухилыкка бәйле булганны өстенрәк куйсак, бу дөньяның кайгы-хәсрәтләре һәм күңел ачулары безне «басып китә» алмый (Маттай 6:31—33; Лүк 21:34—36). Изге Язмаларны укуга һәм укыган турында уйлануга һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Мөмкин булганча үз тормышыбызны гадиләштерсәк, дога кылып тирән уйлану өчен күбрәк вакыт табачакбыз (1 Тимутегә 6:6—8). Образлы рәвештә әйткәндә, туфрактан күгәннәрне тамырлары белән йолкып ташлаган һәм шуның белән җимеш китерүче үсемлекләргә күбрәк файдалы матдәләр, яктылык һәм урын биргән Алла хезмәтчеләре Йәһвә фатихаларын ала. 26 яшьлек Сандра болай дип әйтә: «Хакыйкатьне белгәннән соң алган фатихаларым турында уйланганда, мин мондый нәтиҗәгә киләм: бу дөнья тәкъдим иткәннең берсе дә алар белән чагыштырырлык түгел!» (Мәдхия 83:12).

18. Ничек без Алла сүзендә «тора» алабыз һәм мәсихчегә хас булган ныклыкны күрсәтә алабыз?

18 Әгәр безнең барыбызда да — яшьләрдә дә, картларда да — Алла сүзе «торса», без Гайсәнең шәкертләренә хас булган ныклыкны күрсәтәчәкбез һәм Алла сүзендә «торачакбыз». Бу безгә ачык аңлашыла. Шуңа күрә, әйдәгез, символик йөрәгебезнең туфрагы беркайчан да катмасын өчен, ул сай һәм «күгәннәр» белән басылган булмасын өчен, ә йомшак һәм тирән булсын өчен, игътибарлы булыйк. Шул чакта без үзебезне Алла сүзен үтәүгә тулысынча багышлый алабыз һәм, «түземлелек күрсәтеп, җимеш бирергә» сәләтле була алачакбыз (Лүк 8:15).

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Бу мәкаләдә без бу таләпләрнең беренчесен карап чыгарбыз. Ә калганнары чираттагы мәкаләләрдә каралачак.

^ 8 абз. Изге Язмалардан укыган шигырьләр турында дога кылып уйланыр өчен, син үз-үзеңә, мәсәлән, мондый сораулар бирә аласың: «Бу материалда Йәһвә сыйфатларының берәрсе ачыкланамы? Ничек бу материал Изге Язмаларның темасы белән бәйле? Ничек мин моны үз тормышымда яисә башкаларга ярдәм итәр өчен куллана алам?»

^ 16 абз. Гайсәнең кинаяле хикәясе Марк, Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә китерелә. Орлыкны бу дөньяның ләззәтләре һәм кайгы-хәсрәтләре басып китә: «тормыш мәшәкатьләре», «байлыкка кызыгу», «башка теләкләр» һәм «тормыштагы... ләззәтләр» (Марк 4:19; Маттай 13:22; Лүк 8:14; Йәрәми 4:3, 4).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен безгә Гайсә сүзен «тотарга» кирәк?

• Алла сүзе йөрәгебездә «торсын» өчен, нәрсә кирәк?

• Гайсә әйткән дүрт төрле туфрак нинди кешеләргә күрсәтә?

• Алла сүзе турында уйланыр өчен, сез ничек вакыт таба аласыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге рамка/иллюстрация]

«ХАКЫЙКАТЬКӘ НЫК ТОТЫНЫП ТОРАЛАР»

ГАЙСӘ шәкертләре булып Аллага озак вакыт хезмәт иткән күп кардәшләребез елдан-ел «хакыйкатькә нык тотынып торуларын» исбат итә (2 Петер 1:12). Аларга ныклык сакларга нәрсә ярдәм итә? Менә алар үзләре нәрсә әйтә.

«Мин һәрбер көнемне Изге Язмалар укып һәм дога кылып тәмамлыйм. Шуннан соң мин укыганнарым турында уйланам» (Джин, суга чуму йоласын 1939 елда үткән).

«Шундый зур дәрәҗәгә ия булган Йәһвәнең тирән яратуы турында уйлану миңа тугры калыр өчен көч бирә һәм мин үземне тыныч хис итәм» (Патриция, суга чуму йоласын 1946 елда үткән).

«Изге Язмаларны өйрәнүнең яхшы тәртибе һәм фикерләремне „Аллаһының тирәнлекләренә“ туплау миңа Йәһвә Аллага хезмәт итүдә таяныч бирә» (1 Көринтлеләргә 2:10) (Анна, суга чуму йоласын 1939 елда үткән).

«Мин Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны йөрәгемне сынап чыгар өчен һәм ниятләремне белер өчен укыйм» (Зелда, суга чуму йоласын 1943 елда үткән).

«Саф һавада йөргәндә Йәһвә белән дога аша сөйләшүне, үз хисләремне аңа белдерүне — бу вакытны мин аеруча яратам» (Ральф, суга чуму йоласын 1947 елда үткән).

«Һәрбер иртә мин шушы көнгә бирелгән шигырьне карап чыгам һәм Изге Язмалар укыйм. Бу миңа, көн дәвамында уйлар өчен, яңа фикерләр бирә» (Мари, суга чуму йоласын 1935 елда үткән).

«Изге Язмаларның нинди дә булса китабының шигырьләре бер-бер атлы карап чыгылганда, мин үземдә көч тоям» (Дэниел, суга чуму йоласын 1946 елда үткән).

Алла сүзе турында дога кылып уйланыр өчен, син кайчан вакыт табасың? (Даниел 6:10б; Марк 1:35; Рәсүлләр 10:9).

[22 биттәге иллюстрация]

Рухи нәрсәләрне өстенрәк куеп, без, «түземлелек күрсәтеп, җимеш бирә» алабыз.