Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син яхшы хәбәргә иман итәсеңме?

Син яхшы хәбәргә иман итәсеңме?

Син яхшы хәбәргә иман итәсеңме?

«Аллаһы Патшалыгы якынлашты! Тәүбә итегез һәм Яхшы хәбәргә иман итегез!» (МАРК 1:15).

1, 2. Марк 1:14, 15 тәге сүзләрне сез ничек аңлатыр идегез?

БУ БЕЗНЕҢ эраның 30 елы иде. Гайсә Мәсих Гәлиләядә үзенең бөек хезмәтен башлый. Ул «Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне» вәгазьли һәм аның: «Вакыт җитте! Аллаһы Патшалыгы якынлашты! Тәүбә итегез һәм Яхшы хәбәргә иман итегез!» — дип әйткән сүзләре Гәлиләядә яшәүчеләрнең күпләрен дулкынландыра (Марк 1:14, 15).

2 Гайсә өчен хезмәтен башларга, ә халык өчен Алланың хуплавын алып килүче карар кабул итәргә «вакыт җитте» (Лүк 12:54—56). «Аллаһы Патшалыгы якынлашты», чөнки Гайсә, билгеләнгән Патша, халык арасында иде. Гайсәнең вәгазьләве эчкерсез кешеләрне тәүбә итәргә дәртләндергән. Әмма алар «Яхшы хәбәргә иман итүләрен» ничек күрсәткән һәм ничек безгә моны күрсәтергә?

3. Яхшы хәбәргә иман итүләрен кешеләр ничек күрсәткән һәм бүген ничек күрсәтәләр?

3 Гайсә кебек, рәсүл Петер дә кешеләрне тәүбә итәргә өндәгән. Б. э. 33 елының Уңыш бәйрәмендә Иерусалимда җыелган яһүдләргә мөрәҗәгать итеп, Петер: «Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез һәм сез Аллаһының бүләген — Изге Рухны кабул итәрсез»,— дип әйткән. Меңләгән кешеләр тәүбә иткән, суга чуму йоласын үткән һәм Гайсә шәкертләре булган (Рәсүлләр 2:38, 41; 4:4). Б. э. 36 елында башка халыклардан булган тәүбә итүче кешеләр нәкъ шулай ук эшләгән (Рәсүлләр 10:1—48). Безнең көннәрдә дә яхшы хәбәргә иман итү меңләгән кешеләрне гөнаһларында тәүбә итәргә, үзләрен Аллага багышларга һәм суга чуму йоласын үтәргә дәртләндерә. Алар коткарылу турында яхшы хәбәрне кабул иткән һәм Гайсәнең йолым корбанына иман итә башлаганнар. Моннан тыш, алар тәкъва тормыш алып бара һәм Алла Патшалыгы ягында тора.

4. Нәрсә ул иман?

4 Ләкин нәрсә соң ул иман? Рәсүл Паул болай дип язган: «Иман ул — без өметләнеп көткәннәрнең тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу [«күренмәсә дә, бар булганның үзен ачык күрсәтүе», ЯД]» (Еврейләргә 11:1). Алла үз Сүзендә вәгъдә иткән бар нәрсә дә инде үтәлгән дип санарга була — безнең иманыбыз моңарга ышандыра. Безнең милеккә хокукыбызны раслый торган документыбыз бар кебек. Иман шулай ук — «бар булганның үзен ачык күрсәтүе»нә яисә күзгә күренмәгән нәрсәнеңдер барлыгына инанган булыр өчен нигез. Без аны күрмәсәк тә, акылыбыз һәм рәхмәтле йөрәгебез аның чынлыкта булуына ышандыра (2 Көринтлеләргә 5:7; Эфеслеләргә 1:18).

Без иманга мохтаҗ!

5. Ни өчен иман шул хәтле мөһим?

5 Без рухи ихтыяҗлар белән туганбыз, ә иман белән түгел. Моннан тыш, «бар кешеләр дә иман итмиләр» (2 Тессалуникәлеләргә 3:2). Ләкин Алла вәгъдәләрен мирас итеп алыр өчен, мәсихчеләрнең иманы булырга тиеш (Еврейләргә 6:12). Иман иткән кешеләрнең күп мисалларын китергәннән соң, Паул болай дип язган: «Безнең тирә-ягыбызда шаһитләр шулкадәр күп! Шуңа күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк, безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһларны калдырыйк һәм үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтик. Гайсәдән — иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк» (Еврейләргә 12:1, 2). «Безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһ» нәрсә ул? Бу имансыз булу яисә булган иманны югалту. Нык иманлы булыр өчен, без Гайсәдән «күзебезне һәрдаим алмый торырга» һәм аның үрнәгенә иярергә тиеш. Безгә шулай ук әхлаксызлыкны кире кагырга, «кешелек табигатенең эшләре» белән көрәшергә кирәк һәм мал-мөлкәт җыюдан, дөньяви фәлсәфәләрдән, Изге Язмаларга нигезләнмәгән гореф-гадәтләрдән качарга кирәк (Гәләтиялеләргә 5:19—21; Көлессәйлеләргә 2:8; 1 Тимутегә 6:9, 10; Яһүд 3, 4). Өстәвенә, Алла безнең белән икәненә һәм аның Сүзендәге киңәшләр чыннан да файдалы икәненә ышанырга тиешбез.

6, 7. Иман сорап дога кылу ни өчен дөрес?

6 Без иманны ихтыяр көче белән генә үстерә алмыйбыз. Иман — ул Алланың изге рухы яисә эш итүче көче җимешенең өлеше (Гәләтиялеләргә 5:22, 23, ЯД). Ә иманыбыз ныгытуга мохтаҗ булса, нәрсә эшләргә? Гайсә: «Сез... балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк»,— дип әйткән (Лүк 11:13). Әйдәгез, изге рух сорап дога кылыйк, чөнки ул бездә Алла ихтыярын, хәтта бик авыр шартларда да, үтәргә кирәк булган иманны барлыкка китерә ала (Эфеслеләргә 3:20).

7 Күбрәк иман сорап, Аллага дога кылу — бу дөрес. Гайсә бер малайдан җенне куар алдыннан, аның әтисе: «Ышанам! Ышанычым аз булганга күрә, миңа ярдәм ит!» — дип Гайсәдән ялварып сораган (Марк 9:24). «Безнең иманыбызны арттырчы»,— дигән Гайсәнең шәкертләре (Лүк 17:5). Шуңа күрә, әйдәгез, Алланың җавап бирәчәгенә ышанып, аңа иман сорап дога кылыйк (1 Яхъя 5:14).

Алла Сүзенә иман итү бик мөһим

8. Алла Сүзенә ышану безгә ничек ярдәм итә ала?

8 Гайсәгә үз тормышын корбан итеп китерергә аз гына вакыт калганда, ул шәкертләренә: «Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз»,— дип әйткән (Яхъя 14:1). Мәсихчеләр буларак, без Аллага һәм аның Улына иман итәбез. Ә Алла Сүзенә без ышанабызмы? Әгәр без аны өйрәнәбез һәм аның иң яхшы үгет-нәсихәт белән җитәкчелек бирә икәненә тулы ышаныч белән андагы сүзләрне тормышта кулланабыз икән, Алла Сүзе безнең тормышка нык яхшы тәэсир ясарга сәләтле (Еврейләргә 4:12).

9, 10. Ягъкуб 1:5—8 дә иман турында әйтелгәнне сез ничек аңлатыр идегез?

9 Камил булмаган кешеләрнең тормышы кайгы-хәсрәтләр белән тулы. Әмма Алла Сүзенә ышану безнең өчен чын ярдәм була ала (Әюп 14:1). Мәсәлән, берәр авырлыкны ничек хәл итәргә белмибез икән ди. Алла Сүзе безгә мондый киңәш бирә: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә. Ләкин сез иман белән, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чөнки шикләнүчеләр, җил куып йөрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар. Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырмын дип уйламасын. Мондый кеше — икеләнүчән, үзенең кылган гамәлләрендә нык тормаучан» (Ягъкуб 1:5—8).

10 Йәһвә Алла, безнең акыллылык булмаган өчен һәм аны сорап аңа дога кылган өчен, безне әрләми. Ул безгә булган сынауларга дөрес карарга ярдәм итәчәк. Туры килгән шигырьләрне безгә имандашлар күрсәтә ала яисә, Изге Язмаларны өйрәнгән вакытта, без аларны үзебез күрәбез. Я Йәһвәнең изге рухы безнең белән икенче төрле җитәкчелек итәргә мөмкин. Әгәр без Алладан «иман белән, инанып, һич тә шикләнмичә сорасак», күктәге Атабыз безгә сынауларны кичерер өчен кирәк булган акыллылыкны бирәчәк. Әмма без җил куып йөрткән диңгез дулкыннары кебек булсак, Алладан берәр нәрсә алырга өметләнә алмыйбыз. Ни өчен? Чөнки бу догаларыбызда яисә башка икенче яктан, хәтта Аллага иман итүдә дә, икеләнәбез һәм нык түгелбез икәнне аңлата. Шуңа күрә безгә Алла Сүзенә һәм ул биргән җитәкчелеккә нык ышанырга кирәк. Алла Сүзе ничек ярдәм итә һәм ул ничек юл күрсәтә? Әйдәгез, моңа берничә мисал карап чыгыйк.

Яшәү өчен кирәге һәм иман

11. Алла Сүзе көндәлек мохтаҗлыгыбыз турында нинди ышандыру бирә?

11 Әгәр бу көннәрдә безгә авырлыклар кичерергә яисә фәкыйрьлектә яшәргә туры килсә, нәрсә эшләргә? Алла Сүзенә иман итү безгә мондый ышанычлы өмет бирә: Йәһвә Алла көндәлек мохтаҗлыгыбыз турыда кайгыртачак һәм, ахыр чиктә, аны яратканнарның барысына да бөтен нәрсәне мул итеп бирәчәк (Мәдхия 71:16; Лүк 11:2, 3). Йәһвәнең Ильяс пәйгамбәрне ачлык вакытында ничек тукландырганы турында уйлансак, бу мисал безгә көч бирә ала. Соңрак Алла бер хатын-кызның, аның улының һәм Ильясның тормышын саклаган: ул, оннары белән майлары бетмәсен өчен, могҗизалы рәвештә аларны өстәп торган (3 Патшалык 17:2—16). Нәкъ шулай ук бабыллар Иерусалимны чолгап алганнан соң, ул Йәрәми пәйгамбәр турында кайгырткан (Йәрәми 37:21). Йәрәми белән Ильясның ризыклары күп булмаса да, Йәһвә алар турында кайгыртучанлык күрсәткән. Ул аңа иман иткән кешеләргә дә бүген моңа охшаш итеп ярдәм итә (Маттай 6:11, 25—34).

12. Акча эшләп табарга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

12 Изге Язмаларның принципларына иман итү һәм аларны тормышта куллану, безне материаль яктан бай итмәсә дә, яшәр өчен акча эшләп табарга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, Изге Язмалар безгә намуслы, оста, эшчән кешеләр булырга киңәш бирә (Гыйбрәтле хикәя 22:29; Вәгазьче 5:17, 18; 2 Көринтлеләргә 8:21). Әгәр безне яхшы, эшчән дип атыйлар икән, моның әһәмиятлелегенә тиешле игътибар бирү кирәк. Хәтта яхшы түләүле эшне табарга авыр булган урыннарда да намуслы, оста һәм эшчән булган хезмәтчеләр башка кешеләргә караганда зуррак бәяләнә. Мондый хезмәтчеләр материаль яктан бай булмаса да, аларда кирәк булганның барысы да бар. Өстәвенә, алар, үзләре эшләп алган ризыкны ашаганга күрә, канәгатьлек хисе тоялар (2 Тессалуникәлеләргә 3:11, 12).

Иман кайгыларны кичерергә ярдәм итә

13, 14. Ничек иман кайгыны кичерергә ярдәм итә?

13 Яраткан кешебез үлгәндә, кайгы кичерү табигый икәнен күрсәтә Алла Сүзе. Ыруг башлыгы тугры Ибраһим, яраткан хатыны Сара үлгәннән соң, бик нык елаган (Яшәеш 23:2). Улы Абессаломның үлгәнен ишеткәннән соң, Давыт та нык кайгырган (2 Патшалык 18:33). Хәтта камил кеше булган Гайсә дә, дусты Лазар үлгәннән соң, елаган (Яхъя 11:35, 36). Яраткан кешенең үлеме аркасында без бик зур кайгы кичерергә мөмкин, ләкин Алла Сүзендәге вәгъдәләр бу кайгыны кичерергә ярдәм итә ала.

14 «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип, алар кебек үк, мин дә Аллаһыга өмет баглыйм»,— дип әйткән Паул (Рәсүлләр 24:15). Безгә Алланың бик күп кешеләрне яшәр өчен кире терелтү ниятенә иман итәргә кирәк (Яхъя 5:28, 29). Терелтелгән кешеләр арасында Ибраһим белән Сара, Исхак белән Рабига, Ягъкуб белән Лия булачак, алар хәзер үлем йокысы белән йоклый һәм Алланың яңа дөньясында булачак терелтелүне көтәләр (Яшәеш 49:29—32). Үлем йокысыннан безнең яраткан кешеләр монда, җирдә, яшәр өчен уянгач, бу нинди шатлык булачак! (Ачылыш 20:11—15). Иман барлык кайгыруларыбызны хәзер үк юк итмәсә дә, әмма ул Алла белән кайгыны кичерергә булыша торган якын мөнәсәбәтләрне сакларга ярдәм итәчәк (Мәдхия 120:1—3; 2 Көринтлеләргә 1:3).

Иман боеканнарга көч бирә

15, 16. а) Аллага иман иткән кешеләрнең дә кайгы-хәсрәткә очравы яңа түгел дип, ни өчен әйтә алабыз? б) Боеклык белән көрәшүне алып барырга нәрсә ярдәм итә ала?

15 Аллага иман иткән кешеләр дә боегырга мөмкин икәнен күрсәтә Алла Сүзе. Әюп, каты сынау вакытларында, Алла аны ташлаган дип уйлаган (Әюп 29:2—5). Иерусалимның ташландык хәле һәм җимерек стеналары Нихамины күңелсезләндергән (Нихами 2:1—3). Петер, Гайсәдән ваз кичкәннән соң, шул хәтле кайгырган, хәтта «бик каты елаган» да (Лүк 22:62). Паул Тессалуникә җыелышындагы имандашларын «кайгы-хәсрәткә баткан җаннарны юатырга» өндәгән (1 Тессалуникәлеләргә 5:14, ЯД). Шуңа күрә бүгенге иман итүчеләрнең боеккан хәлдә булулары гаҗәеп түгел. Әмма боеклык белән ничек көрәшергә?

16 Боегуның сәбәбе — бу без бер үк вакытта очраткан берничә җитди проблема булырга мөмкин. Ләкин аларны бер зур бәла итеп күргәнче, Изге Язмаларның принципларын кулланып, бәлки, аларны берәм-берәм хәл итә алырбыз. Һәм бу боеклыкны киметергә ярдәм итә ала. Өстәвенә, эшебезне тотнаклык белән башкару һәм тиешле ял итү шулай ук файдалы булырга мөмкин. Ләкин шунсында шикләнмәскә кирәк: Аллага һәм аның Сүзенә иман итү рухи яктан иминлек бирә, чөнки Алла чыннан да безнең турыда кайгыртканына ышанычыбызны ныгыта.

17. Йәһвәнең безнең турыда кайгыртканын кайдан беләбез?

17 Петер безгә мондый юатучы ышандыру бирә: «Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:6, 7). Мәдхия җырлаучы: «Егылырга торганнарның барсына да Ходай таяныч бирә, түбән егылганнарның барсын да торгыза»,— дип җырлаган (Мәдхия 144:14). Без бу сүзләргә ышанырга тиеш, чөнки алар Алла Сүзеннән алынган. Боеклыгыбыз үтмәсә дә, без бар булган борчылуларыбызны күктәге Атабызга тапшыра алабыз икәнне белү иманыбызны ныгыта!

Иман һәм башка сынаулар

18, 19. Ничек иман авыруны җиңәргә һәм авыру имандашларыбызны юатырга ярдәм итә?

18 Үзебезнең яисә якын кешеләребезнең нык авыруы иманыбызга зур сынау булырга мөмкин. Изге Язмаларда Эпафрудит, Тимуте һәм Трофим кебек мәсихчеләрнең могъҗизалы рәвештә савыктырылуы турында әйтелмәсә дә, шунсы, һичшиксез: Йәһвә аларга авыруларын кичерер өчен ярдәм биргән (Филиппуйлыларга 2:25—30; 1 Тимутегә 5:23; 2 Тимутегә 4:20). Моннан тыш, «ярлы кеше турында кайгырткан» һәркайсы кеше турында мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Чирләп яткан урында Ходай аңа таяныч бирер. Син аның яткан бар урынын аның чирендә үзгәртерсең» (Мәдхия 40:2—4). Мәдхия җырлаучының сүзләре авырган имандашларны юатыр өчен, безгә ничек ярдәм итә ала?

19 Авырганнарга рухи яктан ярдәм бирер өчен, алар белән бергә яисә алар өчен дога кылып була. Алладан берәрсен могҗизалы рәвештә савыктыр дип сорамасак та, без Алладан, аларга авыруларын кичерергә ныклык бир, дип сорый алабыз һәм, шулай ук, мондый авыр вакытларны кичерер өчен, аларны рухи яктан ныгыт, дип дога кыла алабыз. Йәһвә аларга таяныч бирәчәк, ә аларның иманнары «яшәүчеләрнең берсе дә: „мин авыру“,— дип әйтмәс» көннәрне көтү белән ныгытылачак (Исай 33:24). Терелтелгән Гайсә Мәсих аша һәм Алла Патшалыгы ярдәмендә тыңлаучан кешеләрнең гөнаһтан, авырулардан һәм үлемнән мәңгегә азат ителәчәген белү — бу зур юаныч! Бу искиткеч мөмкинлек өчен «бар чирләрдән савыктыручы» Йәһвә Аллага рәхмәтләребезне әйтәбез (Мәдхия 102:1—3; Ачылыш 21:1—5).

20. Иман картлыкның «авыр көннәрен» кичерергә ярдәм итә дип, ни өчен әйтеп була?

20 Иман шулай ук сәламәтсез, көчсез картлыкның «авыр көннәрен» кичерергә ярдәм итә (Вәгазьче 12:1—7). Шуңа күрә, карт мәдхия җырлаучы: «Чөнки Син, Ходай Алла минем өметем... Картайгач та, мине ташлама; көчем кими башлагач, мине калдырма»,— дип дога кылган кебек, өлкән яшьтәге мәсихчеләр дә шулай дип дога кыла ала (Мәдхия 70:5, 9). Мәдхия җырлаучы Йәһвә таянычына мохтаҗ икәнен аңлаган һәм моны Аллага күп еллар хезмәт иткән һәм хәзер инде картайган күп кардәшләребез дә аңлый. Аларның иманнары бар, шуңа күрә аларга шикләнмәскә була: Йәһвәнең «мәңгелек куллары» аларга үзгәрмәс таяныч бирәчәк (Икенчезаконлык 33:27, ЯД).

Алланың Сүзенә иманыгызны саклагыз

21, 22. Иманыбыз булса, ул Алла белән мөнәсәбәтебезгә ничек тәэсир итә?

21 Яхшы хәбәргә һәм Алла Сүзенә тулысынча иман итү безгә Йәһвәгә тагын да якынрак булырга ярдәм итә (Ягъкуб 4:8). Әйе, ул Хөкемдарыбыз, ләкин ул шулай ук Барлыкка Китерүчебез һәм Атабыз (Исай 64:8; Маттай 6:9; Рәсүлләр 4:24). «Аллам, Син минем Атам, һәм мине коткара торган кыям»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы (Мәдхия 88:27). Йәһвәгә һәм аның Сүзенә иман итсәк, без дә аны «коткара торган кыябыз» дип саный алачакбыз. Бу безнең өчен зур хөрмәт һәм безне шундый шатландыра!

22 Рух белән майланган мәсихчеләр һәм аларның җирдә мәңге яшәргә өметләнгән юлдашлары өчен Йәһвә — Әти (Римлыларга 8:15). Ә күктәге Атабызга иман итү беркайчан да өметсезлеккә китерми. Давыт болай дип җырлаган: «Атам да анам да мине ташлады, әмма Ходай мине кабул итәчәк» (Мәдхия 26:10). Моннан тыш, безнең мондый ышандыру бар: «Ходай Үзенең бөек исеме хакына Үз халкын калдырмаячак» (1 Патшалык 12:22).

23. Йәһвә белән мөнәсәбәтләр нык булсын өчен, бездән нәрсә таләп ителә?

23 Әлбәттә, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез нык булсын өчен, безгә яхшы хәбәргә ышанырга һәм Изге Язманы Алла Сүзе итеп, ә ул чынлыкта да Алла Сүзе, кабул итәргә кирәк (1 Тессалуникәлеләргә 2:13). Безгә Йәһвәгә тулысынча ышанырга һәм аның Сүзенә «юлыбызны» яктыртырга рөхсәт итәргә кирәк (Мәдхия 118:105; Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Алланың безнең кайгыбыз белән уртаклашуына, шәфкатьлегенә һәм ярдәменә ышанып, аңа дога кылганда безнең иманыбыз ныгый.

24. Римлыларга 14:8 дә юаныч бирүче нинди фикер бар?

24 Иман безне Аллага үзебезне мәңгелеккә багышларга дәртләндергән. Нык иманыбыз булганда, хәтта үлсәк тә, без — Алланың үзләрен аңа багышлаган хезмәтчеләре — терелтүгә өмет белән үләбез. Әйе, «яшибезме яки үләбезме — без һәрвакыт» Йәһвәнеке (Римлыларга 14:8). Бу юатучы фикер күңелләребездә калсын. Әйдәгез, Алла Сүзенә ышанычыбызны саклыйк һәм яхшы хәбәргә иман итүне дәвам итик.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Нәрсә ул иман һәм ни өчен ул безгә кирәк?

• Яхшы хәбәргә һәм Алла Сүзенә тулысынча ышану ни өчен мөһим?

• Иман безгә төрле сынауларны кичерергә ничек ярдәм итә?

• Иманны сакларга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә Йәрәми белән Ильяска ярдәм биргән, чөнки аларның иманнары булган.

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Әюп, Петер һәм Нихаминең иманы нык булган.

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә белән мөнәсәбәтләр нык булсын өчен, бездән яхшы хәбәргә иман итү таләп ителә.