Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык» күрсәтегез

«Бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык» күрсәтегез

«Бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык» күрсәтегез

«Бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп... игътибарлы булырга [кирәклеген иман итүчеләрнең исләренә төшер]» (ТИТУСКА 3:1, 2).

1. Басынкылык күрсәтү ни өчен һәрвакытта да җиңел түгел?

«МИН Мәсихтән үрнәк алган кебек,— дип язган рәсүл Паул,— сез дә миннән үрнәк алыгыз» (1 Көринтлеләргә 11:1). Бүген Алланың барлык хезмәтчеләре дә бу үгеткә игътибарлы булыр өчен бөтен көчләрен куялар. Дөресен генә әйткәндә, бу җиңел түгел, чөнки без Адәм белән Хаувадан эгоистик теләкләр мирас итеп алганбыз, ә бу теләкләр Гайсә Мәсих үрнәген тулысынча тотарга мөмкинлек бирми (Римлыларга 3:23; 7:21—25). Моңа да карамастан, әгәр тырышлык куйсак, безнең барыбыз да басынкылык күрсәтә ала. Ләкин ихтыяр көченә генә таянып моңа ирешеп булмый. Тагын нәрсә кирәк?

2. Ничек без «бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык» күрсәтә алабыз?

2 Аллага ошаган басынкылык — изге рух җимешенең өлеше. Без Алланың эш итүче көченең тәэсиренә күбрәк буйсынган саен, бу җимеш бездә күбрәк беленәчәк. Шул вакытта гына без һәрбер кешегә «һәрнәрсәдә басынкылык» күрсәтә алачакбыз (Титуска 3:2). Без ничек Гайсәгә охшарга тырыша алабыз һәм, безнең белән аралашкан кешеләр «көч тапсын» өчен, безгә үзебезне ничек тотарга кирәк икәнен карап чыгыйк (Маттай 11:29, ЯД; Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

Гаиләдә басынкылык күрсәтү

3. Бу дөньяның рухы гаиләләргә ничек тәэсир итә?

3 Басынкылыкны күрсәтү бик мөһим булган бер өлкә — гаилә тормышы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләвенчә, гаиләдәге көч куллану хатын-кызларның сәламәтлегенә китерә алган зыян малярия белән юл фаҗигаләре китерә алган зыяннан зуррак. Мәсәлән, Англиядәге Лондон шәһәрендә көч куллану белән теркәлгән барлык җинаятьләрнең дүрттән бер өлеше гаиләдә эшләнә. Полиция «кычкыру, яман тел» белән үз хисләренә ирек биргән кешеләрне еш очрата. Тагын да начаррагы — кайбер гаиләләрнең «ачуга»үз мөнәсәбәтләренә тәэсир итәргә юл куюы. Мондый тәртип — «бу дөнья рухының» кызганыч чагылышы һәм мәсихчеләрнең гаиләсендә мондый хәл булырга тиеш түгел (Эфеслеләргә 4:31; 1 Көринтлеләргә 2:12).

4. Басынкылык гаиләдәге тормышка ничек тәэсир итә?

4 Дөньяда хөкем сөргән рухка каршы торыр өчен, безгә Алла рухы кирәк. «Раббы Рухы булган җирдә — азатлык» (2 Көринтлеләргә 3:17). Ярату, игелек, үз-үзеңне кулда тоту һәм сабырлык камил булмаган хатын белән ирнең никах бәйләнешләрен ныгыта (Эфеслеләргә 5:33). Басынкылык өйдәгеләрне шатлыклырак итә, һәм мондый гаиләдәге тормыш күп гаиләләрнең ызгыш-талаш белән тулган бәхетсез тормышыннан аерылып тора. Кешенең нәрсә әйткәне мөһим, ләкин әйткән сүзләренең нәтиҗәсе аның моны ничек әйтүенә бәйле. Басынкылык белән белдерелгән куркулар һәм борчылулар киеренкелекне йомшарта. Акыллы патша Сөләйман: «Йомшак җавап ярсуны баса, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгата»,— дип язган (Гыйбрәтле хикәя 15:1).

5. Гаиләдә берәрсе Йәһвә Шаһите булмаса, басынкылык ничек ярдәм итә ала?

5 Гаиләдә берәрсе Йәһвә Шаһите булмаса, басынкылык аеруча мөһим. Әгәр басынкылык яхшы эшләр белән бергә күрсәтелсә, бу каршы килгән кешеләрне Йәһвәгә җәлеп итәргә ярдәм итә ала. Петер мәсихче хатыннарга мондый киңәш биргән: «Ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез. Сезнең матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр, купшы киемнәр кию кебек тышкы матурлык түгел, ә чын йөрәктән чыккан, басынкы һәм тыныч рухның мәңге сулмас эчке матурлыгы булсын. Аллаһы каршында менә шул бик кыйммәтле» (1 Петер 3:1—4).

6. Басынкылык балалар һәм ата-аналар арасындагы бәйләнешне ничек ныгайта?

6 Кайвакыт ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт бик начар булырга мөмкин, бу хәл аеруча Йәһвәгә карата ярату булмаганда гадәти. Ләкин мәсихчеләрнең гаиләсендә барысы да басынкылык күрсәтергә тиеш. Паул аталарга мондый киңәш бирә: «Ә сез, аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез» (Эфеслеләргә 6:4). Гаиләдә басынкылыкны барысы да күрсәтсә, балалар һәм ата-аналар арасындагы бәйләнеш тагын да ныгаячак. Биш балалы гаиләдә үскән Дэн әтисен мондый сүзләр белән исенә төшерә: «Әти басынкы кеше иде. Мин аның белән, хәтта яшьүсмер чагымда да, бәхәсләшкәнемне исемә төшерә алмыйм. Күңеле булмаганда да, ул һәрвакыт басынкы иде. Гаепле булган очракларымда, ул миңа бүлмәмдә утырырга куша иде яисә мин яраткан күңел ачуларны рөхсәт итми иде. Ләкин без беркайчан да бәхәсләшми идек. Ул безнең әти генә түгел, ул шулай ук безнең дустыбыз да иде. Һәм без аңа беркайчан да кайгы-хәсрәт китермәскә тырыша идек». Басынкылык ата-аналар һәм балалар арасындагы бәйләнешне тагын да ныгайта икәнен күрәбез.

Аллага хезмәт иткәндә басынкылык күрсәтү

7, 8. Ни өчен вәгазь эшендә басынкылык күрсәтү бик мөһим?

7 Басынкылыкны күрсәтергә бик мөһим булган тагын бер өлкә — вәгазь эшебез. Яхшы хәбәрне башкаларга сөйләгәндә, без төрле кәефле кешеләрне очратабыз. Кайберләре без алып килә торган өмет бирүче хәбәрне шатлык белән тыңлый, икенчеләре, төрле сәбәпләр аркасында, моңа усаллык белән мөгамәлә итә. Менә шунда басынкылык безгә, дөньяның читенә кадәр барып җитеп шаһитләр булырга дигән йөкләмәбезне башкарыр өчен, зур ярдәм булып хезмәт итә дә инде (Рәсүлләр 1:8; 2 Тимутегә 4:5).

8 Рәсүл Петер болай дип язган: «Әмма йөрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыгыз» (1 Петер 3:15). Мәсихне үз йөрәкләребездә үрнәк итеп тотканга күрә, без үзләрен тупас тоткан кешеләргә бар көчебез белән басынкылык һәм хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Һәм бу еш кына искиткеч нәтиҗәләргә китерә.

9, 10. Вәгазь вакытында басынкы булуның мөһимлеген күрсәтүче мисалны сөйләгез.

9 Бер вакыт ирле-хатынлы яшәгән бер гаилә фатирының ишегенә шакыйлар. Хатыны ишек ачырга бара, ә ире, аның исеме Кит, бүлмәдә кала. Килгән кешенең Йәһвә Шаһите икәнен белгәннән соң, аның хатыны, Шаһитләр балалар белән мәрхәмәтсез мөгамәлә итәләр дип, аларны ачу белән гаепли башлый. Йәһвә Шаһите тыныч кына тыңлап торган. Шуннан соң басынкы гына җавап биргән: «Сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегезне мин аңлыйм. Сезгә Йәһвә Шаһитләренең нәрсәгә ышанганын күрсәтергә рөхсәт итәрсезме?» Аларның сөйләшүләрен ишеткән Кит ишек янына килеп сөйләшүне бүлгән.

10 Соңрак бу ир белән хатын Йәһвә Шаһите белән үзләрен шундый тупас тотканнарына үкенгәннәр. Аның басынкылыгы аларга бик нык тәэсир иткән. Ләкин бер атнадан соң, аларны шаккатырып, кардәшебез аларга кабат кереп чыккан, һәм Кит белән аның хатыны аңа Изге Язмаларга нигезләнеп үзенең ышануларын аңлатырга рөхсәт иткән. «Шуннан соң ике ел дәвамында без башка Йәһвә Шаһитләре белән күп сөйләштек»,— дип әйтәләр Кит белән аның хатыны. Алар Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан һәм, ахыр чиктә, Йәһвәгә багышлануларын символлаштырып, суга чуму йоласын үткәннәр. Кит һәм аның хатынына беренче тапкыр килеп-киткән Шаһитнең тырышлыгы юкка булмаган! Берничә елдан соң ул аларны очраткан һәм хәзер аларның аның кардәшләре икәнен белгән. Басынкылык яхшы җимешләр китергән.

11. Ничек басынкылык берәрсенең мәсихчеләр хакыйкатен кабул итүенә юл сала ала?

11 Солдат булып хезмәт иткәндәге барлык кичергәннәре Харолдне мәрхәмәтсез кеше иткән һәм ул Алланың барлыгына шикләнүче кешегә әверелгән. Өстәвенә, машинаны исерек килеш йөртүче кеше аркасында, ул инвалид булып калган. Йәһвә Шаһитләре аның янына килгәч, Харолд аларга башка килмәсеннәр дип әйткән. Ләкин бер көнне Билл исемле Шаһит кызыксынган кешегә килеп-китергә дип килгән. Кызыксынган кеше Харолд яшәгән йорттан соң икенчесендә яшәгән, ә Билл ялгыш Харолднең ишегенә шакыган. Ике таягына таянган Харолд ишеген ачкач, Билл шунда ук гафу үтенгән һәм якындагы өйгә шакырга җыенганын аңлаткан. Ә Харолд нәрсә эшләгән? Ул күптән түгел генә яңалыкларда Йәһвә Шаһитләренең кыска вакытта яңа Патшалык Залы төзүләре турында репортаж караган икән. Күп кешеләрнең бергәләп эшләве Харолдкә нык тәэсир иткән һәм ул Йәһвә Шаһитләре турында үз фикерен үзгәрткән. Биллның гафу үтенүе, үзен басынкы һәм игътибарлы тотуы Харолдкә бик нык ошаган, һәм ул Шаһитләрнең аңа килеп-китүенә ризалашкан. Ул Изге Язмаларны өйрәнгән, үзгәрешләр ясаган һәм, нәтиҗәдә, суга чуму йоласын үтәгән Йәһвә хезмәтчесе булып киткән.

Җыелышта басынкылык күрсәтү

12. Мәсихчеләр җыелышының әгъзалары дөньяның нинди гадәтләренә каршы торырга тиеш?

12 Басынкылыкны күрсәтергә бик мөһим булган өченче өлкә — мәсихчеләр җыелышы. Бүгенге җәмгыятьтә каршылыклар еш очрый. Тормышка бу дөнья карашыннан чыгып караган кешеләр өчен бәхәсләр, талаш-кычкырышлар гадәти хәлгә әверелгән. Кайвакыт дөньяның мондый гадәтләре сиздермичә генә мәсихчеләр җыелышына үтеп керә һәм бу бәхәсләрдә һәм сүз көрәштерүләрдә күренә башлый. Мондый хәлләрне җайга салу кирәклеге чыкканда, җаваплы абыйларыбыз бик нык кайгыра. Ләкин Йәһвәгә һәм имандашларына карата ярату аларны хата эшләгәннәрне төзәтергә тырышырга дәртләндерә (Гәләтиялеләргә 5:25, 26).

13, 14. «Өйрәтүләргә карышучыларга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирүнең» нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

13 Беренче гасырда Паул һәм аның хезмәттәше Тимуте җыелыш әгъзаларының кайберләре аркасында авырлыклар кичергән. Рәсүл Паул Тимутене «гадәти кулланыштагы» савытлар белән чагыштырылган кардәшләрдән саклан дип кисәткән. «Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел,— дип әйткән Паул,— әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга, оста итеп өйрәтүче һәм сабыр булырга, өйрәтүләргә карышучыларга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш». Берәр нәрсәгә риза булмаган кешеләр белән, хәтта киеренке шартларда да, үзебезне басынкы тотсак, бу аларны еш кына үз карашларын кабат карап чыгарга дәртләндерә. Паул шунда ук дәвам итеп язганча, Йәһвә «аларга хакыйкатьне танып белүгә алып килә торган тәүбә бирә» ала (2 Тимутегә 2:20, 21, 24, 25). Шуңа игътибар итегез: Паул басынкылыкның ягымлылык һәм сабырлык белән бәйле икәнен күрсәтә.

14 Паул тормышын үзе әйткән сүзләр буенча алып барган. Көринт шәһәре җыелышында «гадәттән тыш бөек рәсүлләр» аркасында авырлыклар пәйда булгач, Паул кардәшләренә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «Арагызда тыйнак, ә инде читтә сезнең өчен кыю булган мин, Паул, Мәсих басынкылыгы һәм эчкерсезлеге белән сезгә мөрәҗәгать итәм» (2 Көринтлеләргә 10:1; 11:5). Паул чыннан да Гайсәнең үрнәгенә ияргән. Аның кардәшләренә «Мәсих басынкылыгы» белән мөрәҗәгать иткәненә игътибар итик. Ул тәкәббер һәм боеручан рәвештә сөйләшмәгән. Аның үгете, һичшиксез, җыелыштагы эчкерсез йөрәкле кешеләргә тәэсир иткән. Паул җыелыштагы киеренке мөнәсәбәтләрне «йомшарткан», бердәмлеккә һәм тынычлыкка нигез салган. Бу барыбыз да иярергә тиеш булган үрнәк түгелме? Аеруча өлкәннәргә үзләрен Мәсих һәм Паул үрнәге буенча тотарга кирәк.

15. Киңәш бирүдә ни өчен басынкылык мөһим?

15 Безнең башкаларга ярдәм итү йөкләмәсе җыелышның тынычлыгы һәм бердәмлеге куркыныч астына куелган вакыт белән генә чикләнмәскә тиеш. Кардәшләр киеренке мөнәсәбәтләр барлыкка килгәнче күпкә алдарак яратучы җитәкчелектә мохтаҗ. «Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гөнаһ кылганда тотыла икән [«дөрес булмаган адымны, аны аңлаганчыга кадәр эшләсә», ЯД], сез, рухлы кешеләр, аны... төзәтегез»,— дип үтенгән Паул. Ләкин моны ничек эшләргә? «Басынкылык белән төзәтегез; тик вәсвәсәгә бирелмәс өчен һәрберегез үз-үзен дә күзәтсен» (Гәләтиялеләргә 6:1). Төзәтүдә басынкылык рухы саклау һәрчакта да җиңел түгел, чөнки барлык мәсихчеләр, шул ук исәптән билгеләнгән ир-атлар да, гөнаһлы теләкләргә бирелүчән. Моңа да карамастан, басынкылык ярдәмендә, хата ясаган кешене төзәтү җиңелрәк үтәчәк.

16, 17. Киңәшне кабул итәргә теләмәүне җиңәргә нәрсә ярдәм итә ала?

16 Грек теленнән «төзәтергә» дип тәрҗемә ителгән сүзне сынган сөякләрне туры китерүнең авыртулы процедурасын сурәтләр өчен дә кулланырга мөмкин. Сынган сөякләрне үз урыннарына утыртканда, кеше хәленә керүче табиб бу эшнең файдасы турында әйтә. Аның тыныч тавышы юаныч бирә. Алдан ук әйтелгән сүзләр авыртуны басарга ярдәм итәләр. Рухи яктан төзәтү дә авыртулы булырга мөмкин. Ләкин басынкылык бу төзәтүне җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, ә бу шатлыклы мөнәсәбәтләрне кире кайтаруга һәм хата эшләгән кешегә үз тәртибен үзгәртүгә юл ача. Башта киңәшкә хәтта каршылык күрсәтелсә дә, ярдәм иткән кеше ягыннан күрсәтелгән басынкылык Изге Язманың акыллы үгетен тотарга һәркайсы теләмәүне «сындыра» ала (Гыйбрәтле хикәя 25:15).

17 Башкаларга төзәлергә ярдәм иткәндә, һәрвакыт куркыныч бар — киңәш тәнкыйть кебек кабул ителергә мөмкин. Изге Язманың бер белгече моны болай дип аңлата: «Башкаларны төзәткәндә үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык туарга мөмкин, шуңа күрә басынкылык бик кирәк». Тыйнаклыктан барлыкка килгән басынкылык киңәш бирүче мәсихчегә үзенә чиктән тыш ышанганлыктан качарга ярдәм итәчәк.

«Бар кешеләргә карата»

18, 19. а) Ни өчен мәсихчеләргә кайвакыт дөньяви хакимиятләргә карата басынкылык күрсәтү авыр? б) Мәсихчеләргә хакимиятләргә карата басынкылык күрсәтергә нәрсә ярдәм итәчәк һәм бу нинди яхшы җимешләр китерергә мөмкин?

18 Күп кешеләргә басынкылык күрсәтергә авыр булган бер өлкә — бу дөньяви хакимиятләр белән бәйләнеш. Кайбер башлыкларның эш итүләре бик тупас һәм күп кешеләр аларга кайгыртучанлык җитми икәнен таный (Вәгазьче 4:1; 8:9). Әмма Йәһвәгә карата яратуыбыз безгә аның югары хакимиятен танырга ярдәм итәчәк һәм дәүләт хакимиятләренә тиешле буйсынуны күрсәтергә булышачак (Римлыларга 13:1, 4; 1 Тимутегә 2:1, 2). Хәтта югары вазифа башкаручы хакимнәр Йәһвәгә барлык халык алдында хезмәт итүебезгә чикләр куерга тырышканда да, данлау корбанын китерер өчен, без рөхсәт ителгән мөмкинлекләрне теләк белән эзлибез (Еврейләргә 13:15).

19 Без бернинди шартларда да дошманлык хисенә юл куймыйбыз. Без акыллы булырга тырышабыз һәм шул ук вакытта тәкъва принципларны тотабыз. Бөтен дөнья буенча 234 илдәге кардәшләребез нәкъ шулай итеп Аллага уңышлы хезмәт итүләрен дәвам итә. Без Паулның: «Башлыкларга, хакимлеккә буйсынырга һәм аларны тыңларга, һәртөрле яхшы эшләргә һәрвакыт әзер торырга... Шулай ук беркемне дә яманламаска, бәлки бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, тыныч һәм игътибарлы булырга»,— дигән үгетен кабул иттек (Титуска 3:1, 2).

20. Басынкылык күрсәткәннәр нинди бүләк алачак?

20 Басынкылык күрсәткән барлык кешеләрне мул фатихалар көтә. «Басынкылар бәхетле,— дип әйткән Гайсә,— чөнки алар җирне мирас итеп алачак» (Маттай 5:5, ЯД). Мәсихнең майланган кардәшләре, басынкылык күрсәткәнгә күрә, бәхеткә ия булалар һәм җир өстеннән идарә итәргә махсус мөмкинлек алалар. Ә «башка сарыкларның» «бихисап күп» саны шулай ук басынкылык күрсәтә һәм монда, җирдәге Оҗмахта яшәүләрен бик көтәләр (Ачылыш 7:9; Яхъя 10:16; Мәдхия 36:11). Алда нинди искиткеч киләчәк! Әйдәгез, Паулның Эфес шәһәрендәге мәсихчеләргә әйтелгән сүзләрен һәрвакыт истә тотыйк: «Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. Һәрвакыт тыйнак, басынкы... булыгыз» (Эфеслеләргә 4:1, 2).

Кабатлау

• Гаиләдә

• Аллага хезмәт иткәндә

• Җыелышта

• басынкылык күрсәткән кешеләр нинди фатихалар алалар?

• Басынкы булган кешеләрне нинди бүләкләр көтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Гаиләнең берәр әгъзасы Йәһвә Шаһите булмаса, басынкылык аеруча мөһим.

[25 биттәге иллюстрация]

Басынкылык гаилә бәйләнешләрен ныгыта.

[26 биттәге иллюстрация]

Хакыйкатьне басынкылык һәм тирән ихтирам белән яклагыз.

[28 биттәге иллюстрация]

Хата эшләгән кешегә басынкылык белән бирелгән киңәшне кабул итү җиңелрәк.