Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Басынкылык — мәсихчеләрнең аерылгысыз сыйфаты

Басынкылык — мәсихчеләрнең аерылгысыз сыйфаты

Басынкылык — мәсихчеләрнең аерылгысыз сыйфаты

«Басынкы... булыгыз» (КӨЛЕССӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:12).

1. Басынкылыкны нәрсә искиткеч сыйфат итә?

КЕШЕ басынкы булганда, аның белән бергә булу рәхәт. Әмма акыллы патша Сөләйман: «Басынкы тел сөякләрне сындыра»,— дип әйткән (Гыйбрәтле хикәя 25:15). Басынкылык — бер үк вакытта характерның йомшаклыгын да һәм рухның какшамаслыгын да үз эченә ала торган искиткеч сыйфат.

2, 3. Басынкылык белән изге рух арасында нинди бәйләнеш бар һәм бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгабыз?

2 Рәсүл Паул, Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә (ЯД) «рухның җимешен» сурәтләгәндә, басынкылыкны да әйтеп китә. Бу шигырьләрдә «басынкылык» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле шулай ук «йомшак» я «сөйкемле булу» дигән мәгънә йөртә. Шунсын әйтергә кирәк: башка телләрдә бу грек сүзенә аның мәгънәсен тулысынча аңлата торган сүз табу бик авыр, чөнки бу грек фигыле кешенең тышкы яктан йомшак булуын түгел, ә эчке яктан басынкы һәм игелекле булуын, аның үзен тышкы яктан тотуын түгел, ә йөрәгенең һәм акылының торышын сурәтли.

3 Басынкылыкның мәгънәсен һәм кыйммәтлеген тагын да тулырак аңлар өчен, әйдәгез Изге Язмалардагы дүрт мисалны карап чыгыйк (Римлыларга 15:4). Һәм без аның нинди сыйфат, аны ничек үзләштерергә һәм барлык эшләребездә ничек күрсәтергә икәнен белә алырбыз.

«Аллаһы каршында... бик кыйммәтле»

4. Йәһвә Алла өчен басынкылыкның кыйммәтле икәнен без кайдан беләбез?

4 Басынкылык Алланың изге рух җимешенең өлеше булганга күрә, ул турыдан-туры Алланың искиткеч шәхесе белән бәйле дигән нәтиҗә ясау дөрес булыр. Рәсүл Петер «басынкы һәм тыныч рух» «Аллаһы каршында... бик кыйммәтле» дип язган булган (1 Петер 3:4). Басынкылык — Йәһвә Аллага хас булган сыйфат, шуңа күрә ул аның өчен бик кыйммәтле. Бу үзе генә дә Алланың барлык хезмәтчеләренә бу сыйфатны үстерер өчен бер сәбәп булып тора. Ничек Галәмдә иң югары хакимияткә ия булган чиксез кодрәтле Алла басынкылык күрсәтә соң?

5. Йәһвә басынкылык күрсәткәнгә күрә, безнең нинди өметебез бар?

5 Беренче кешеләр, Адәм белән Хаува, Алланың яхшылык һәм яманлыкны танып белү агачыннан ашамаска дигән ачык боеруына буйсынмаганда, алар моны белеп эшләгән (Яшәеш 2:16, 17). Бу белеп эшләнгән тыңламаучанлык, нәтиҗәдә, аларның үзләренең һәм аларның киләчәк буыннарының гөнаһлы булуына, үлеменә һәм Алладан читләшүенә китергән (Римлыларга 5:12). Йәһвә, гөнаһлыларны хөкем иткәндә тулысынча хаклы эш итсә дә, ул кешеләрне инде бер дә үзгәртеп булмый, алар өметсез дип алардан мәрхәмәтсез рәвештә баш тартмаган (Мәдхия 129:3). Киресенчә, игелек һәм чиктән тыш таләпчән булмаска теләк — басынкылык күрсәтү — Йәһвәне гөнаһлы кешелеккә аңа якынлашырга һәм илтифатлылыгын алырга рөхсәт итәргә дәртләндергән. Без Алланың югары тәхете янына курыкмыйча якынлаша алсын өчен, Йәһвә безгә бүләк — үз Улының, Гайсә Мәсихнең, йолучы корбанын биргән (Римлыларга 6:23; Еврейләргә 4:14—16; 1 Яхъя 4:9, 10, 18).

6. Кабил белән мөгамәлә иткәндә, Алла ничек басынкылык күрсәткән?

6 Алланың басынкылыгы Гайсәнең җиргә килүенә кадәр күпкә алданрак күрсәтелгәнен карап чыгыйк. Бу Адәмнең уллары Кабил белән Һабил Аллага корбан китергән чакта булган. Аларның йөрәк торышын күреп, Йәһвә Кабилның корбанын кабул итми, ә Һабилга һәм аның корбанына «илтифат белән карый». Алланың тугры Һабилга һәм аның корбанына карата илтифатлы мөнәсәбәте Кабилның ачуын чыгара. «Кабилның бик нык кәефе бозылды [«ачуы чыкты», ЯД] һәм ул башын салындырды»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Йәһвә Алла моңа ничек караган? Кабилның начар караш күрсәтүе аны хурлаганмы? Юк. Ул Кабилдан йомшак кына итеп ни өчен синең ачуың чыкты дип сораган, ул хәтта аның ничек яхшы якка үзгәрә алуын аңлаткан (Яшәеш 4:3—7). Әйе, Йәһвә басынкылык күрсәтүдә камил үрнәк бирә (Чыгыш 34:6).

Басынкылык көч бирә һәм үзенә җәлеп итә

7, 8. а) Йәһвәгә хас булган басынкылык турында без ничек итеп күбрәк белә алабыз? б) Маттай 11:27—29 да язылган сүзләр Йәһвә Алла һәм Гайсә турында нәрсә ачыклый?

7 Йәһвәнең искиткеч сыйфатлары турында күбрәк белүнең иң яхшы ысулы — Гайсә Мәсихнең тормышын һәм Аллага хезмәт итүен өйрәнү (Яхъя 1:18; 14:6—9). Гәлиләядә, вәгазьләвенең икенче елында, Гайсә Хоразинда, Бәйтсайдада, Кәпәрнаумда һәм бу шәһәрләрнең өлкәләрендә бик күп куәтле эшләр башкарган. Кешеләрнең күпчелеге тәкәббер һәм ваемсыз булганга, аңа ышанмаганнар. Гайсә нәрсә эшләгән? Ул бу кешеләрне аларның тугры булмаулары нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында кисәткән һәм, шул ук вакытта гади һәм тыйнак кешеләрнең — ам-хаа́ретсларның кызганыч рухи хәлләре аны тирән борчыган (Маттай 9:35, 36; 11:20—24).

8 Гайсәнең соңыннан кылган эшләре аның «Атасын тулысынча» белә (ЯД) һәм аңа охшарга тырыша икәнен күрсәткән. Бөтен гади кешеләргә Гайсә мондый җылы чакыру белән мөрәҗәгать иткән: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз». Җәберләнгән кешеләр өчен бу сүзләр нинди зур юаныч һәм көч биргән! Бу сүзләр безгә дә бүген юаныч һәм көч бирә. Әгәр чын күңелдән басынкы булсак, без Гайсә үзенең Атасын «ачарга теләгән» кешеләр арасында булабыз (Маттай 11:27—29).

9. Басынкылык нинди сыйфат белән бәйле һәм бу яктан Гайсә ничек итеп иң яхшы үрнәк күрсәткән?

9 Басынкылык белән якын бәйләнештә тыйнаклык тора. «Басынкы күңелле» булганнарга басынкылык күрсәтү җиңел. Икенче яктан, горурлык үз-үзеңне югары куярга ирек бирә һәм еш кына башкалар белән каты һәм мәрхәмәтсез мөгамәлә итүгә китерә (Гыйбрәтле хикәя 16:18, 19). Гайсә җирдә хезмәт иткән вакытта һәрвакыт тыйнак булган. Үләргә 6 көн калганда, Иерусалимга килгәч, халык аны шатлык белән яһүдләрнең Патшасы итеп каршы алган, әмма моңа да карамастан, ул бу дөнья җитәкчеләреннән бик нык аерылып торган. Шулай итеп Зәкәрия пәйгамбәрнең Мәсих турында алдан ук әйткән сүзләре тулысынча үтәлгән: «Менә Патшаң сиңа килә. Ул юаш; ишәккә һәм тайга, камыт кигезелгән ишәк баласына атланган» (Маттай 21:5; Зәкәрия 9:9). Ә тугры пәйгамбәр Даниелгә Йәһвәнең хакимиятне үз Улына тапшыруы күренеш итеп бирелгән булган. Әмма алдарак әйтелгән пәйгамбәрлектә Гайсә «кешеләр арасында иң дәрәҗәсез» кебек итеп сурәтләнә. Әйе, басынкылык һәм тыйнаклык бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора (Даниел 4:14; 7:13, 14).

10. Ни өчен мәсихчеләрнең басынкылыгы көчсез булу дигәнне аңлатмый?

10 Йәһвә Алланың һәм Гайсәнең искиткеч басынкылыгы безгә аларга якынлашырга ярдәм итә (Ягъкуб 4:8). Әлбәттә, басынкы булу көчсез булу дигәнне аңлатмый, юк! Йәһвә — чиксез кодрәтле Алла, ул күп куәткә һәм бөек көчкә ия. Тәкъва булмау аның ялкынлы ачуын чыгара (Исай 30:27; 40:26). Гайсә дә, хәтта Иблис Шайтан аңа һөҗүм иткәндә дә, аның белән компромисска бармаска тәвәккәл булган. Ул үзенең замандашлары булган дин җитәкчеләренең законсыз сәүдә итүләренә түзеп тормаган (Маттай 4:1—11; 21:12, 13; Яхъя 2:13—17). Ләкин шәкертләре хата ясаган чакта, Гайсә басынкылык күрсәткән һәм аларның кимчелекләрен түземлек белән кичергән (Маттай 20:20—28). Изге Язма буенча белгечләрнең берсе: «Йомшаклыкка тимер ныклыгы хас»,— дип басынкылыкны төгәл сурәтләгән. Әйдәгез, без дә Мәсихкә хас булган сыйфатны — басынкылыкны күрсәтик.

Үз заманында иң басынкы кеше

11, 12. Мусаның тәрбиясен исәпкә алсак, аның басынкылыгын нәрсә искиткеч итә?

11 Өченче мисал — Мусаның мисалы. Әйдәгез, аның мисалын карап чыгыйк. Изге Язмаларда Муса «җирдәге бар кешеләрнең иң басынкысы» дип сурәтләнә (Саннар 12:3). Бу сүзләр Алла тарафыннан рухландырылган булган. Үзенең искиткеч басынкылыгы ярдәмендә Муса Йәһвәнең җитәкчелеген кабул иткән.

12 Муса тугры яһүдләр гаиләсендә туган, ләкин махсус тәрбия алган. Йәһвә, Муса мәкерлелек һәм кан кою белән тулы вакытларда исән калсын өчен, кайгыртучанлык күрсәткән. Бала чакларында Мусаны әнисе караган һәм ул тырышып Мусаны чын Алла, Йәһвә турында өйрәткән. Соңрак Муса туган өеннән бик нык аерылып торган урынга яшәргә алынган булган. «Муса мисырлыларның барлык гыйлемнәрен өйрәнгән»,— дип сөйләгән җәфа чиккән беренче мәсихче Эстефән. Ул «сүздә дә, эштә дә куәтле булган» (Рәсүлләр 7:22). Фиргәвеннең хезмәтчеләре Мусаның кардәшләренә, колларга, карата гаделсез эшләр эшләгәннәр һәм Муса моны күзәткәндә иман күрсәткән. Яһүд кешесен кыйнаган мисырлыны үтергән өчен, Мусага Мисырдан Мидьян җирләренә качарга туры килгән (Чыгыш 1:15, 16; 2:1—15; Еврейләргә 11:24, 25).

13. Мидьян җирләрендә 40 ел тору Мусага ничек тәэсир иткән?

13 Кырык яшьлек Мусага чүлдә үзе турында үзенә кайгыртырга туры килгән. Мидьян җирләрендә ул Рагуилның җиде кызын очрата һәм аларга әтиләренең зур көтүенә су эчерергә ярдәм итә. Өйләренә кайткач, бу кызлар Рагуилга, сокланып, «Мисырның ниндидер кешесе» безне рәнҗетүче көтүчеләрдән яклады дип сөйләгәннәр. Рагуилның чакыруын кабул итеп, Муса бу гаиләдә яши башлаган. Булган авырлыклар аны мәрхәмәтсез итмәгән һәм ул, яңа шартларга карап, үз тормышын үзгәртү сәләтен дә югалтмаган. Аның Йәһвә ихтыярын үтәргә тәвәкәллеге кимемәгән. Кырык ел дәвамында Муса Рагуилның сарык көтүен көткән, Сепфорага өйләнгән һәм ике угыл тәрбияләгән. Муса шушы барлык вакытны соңыннан аңа хас булачак сыйфатны үстерер һәм камилләштерер өчен кулланган. Әйе, авырлыклар кичереп, Муса басынкылыкка өйрәнгән (Чыгыш 2:16—22; Рәсүлләр 7:29, 30).

14. Муса Исраилдә башлык булганда басынкылык күрсәткән вакыйганы сурәтләгез.

14 Йәһвә Алла Мусаны Исраил халкының башлыгы итеп куйганнан соң да, ул басынкылык күрсәтүен дәвам иткән. Аның ярдәмчеләре итеп 70 өлкәнне билгеләгәндә, Йәһвә аларга үзенең рухын бирә, ләкин Елдад белән Модад, өлкәннәр белән бергә булмасалар да, исраиллеләр арасында пәйгамбәрләр булып йөриләр. Моның турында Мусага бер яшь кеше сөйли. Шуннан соң Ешуа Навин: «Хуҗам Муса! Аларны тый»,— дип әйткән. Әмма Муса: «Минем өчен көнләшәсеңме? Их, Ходай аларга Үзенең Рухын биргәндә, Ходай халкында барысы да пәйгамбәр булса иде!» — дип басынкылык белән җавап биргән (Саннар 11:26—29). Басынкылык киеренке хәлне бетерергә ярдәм иткән.

15. Камил булмавына карамастан, ни өчен Муса безнең өчен яхшы үрнәк булып тора?

15 Ләкин бер очракта Мусага, күрәсең, басынкылык җитмәгән. Меривада, Кадеш янында, ул Йәһвәне — Могҗизалар Эшләүчене данларга оныткан (Саннар 20:1, 9—13). Муса камил булмаса да, аның какшамас иманы аңа тормышының бөтен көннәрендә дә таяныч биргән, ә аның искиткеч басынкылыгы хәтта бүген дә безне сокландыра (Еврейләргә 11:23—28).

Тупаслык һәм басынкылык

16, 17. Набал белән Әбигыя мисалыннан без нинди кисәтү алабыз?

16 Кисәтүле мисалны Давыт яшәгән көннәрдән табып була. Бу вакыйга Алла пәйгамбәре Шамуил үлгәннән соң озак та үтмәстән була. Ул Набал һәм аның хатыны Әбигыя белән бәйле. Алар бер-берсеннән бик нык аерылып торган! Әбигыя «бик акыллы», ә аның ире «мәрхәмәтсез һәм явыз холыклы» булган. Давытның кешеләре, Набалның зур көтүләрен караклардан сакларга ярдәм иткәнгә күрә, Набал янына ризык сорап киләләр, әмма ул тупас рәвештә аларның үтенечләрен үтәүдән баш тарта. Давыт һәм аның кешеләре, бу гаделсезлектән ачулары чыгу сәбәпле, кылычларын тагып, Набал белән сугышырга китәләр (1 Патшалык 25:2—13).

17 Моның турындагы хәбәр Әбигыягә кадәр барып җиткәч, ул, тиз генә икмәк, шәраб, ит һәм йөзем белән инҗир бәйләмнәрен алып, Давыт каршысына чыга. «Минем хуҗам, минем өстә гөнаһ,— дип ялвара ул,— синең кол хатын-кызыңа сиңа сөйләргә рөхсәт ит һәм синең кол хатын-кызыңның сүзләрен тыңла». Әбигыянең басынкы үтенече Давытның йөрәген йомшарткан. Әбигыяне тыңлаганнан соң, Давыт болай дип әйтә: «Сине минем каршыма җибәргән Ходай, Исраил Алласы мөбарәк булсын, һәм синең акылың мөбарәк булсын, һәм син дә хәзер миңа кан коюга... юл куймаганың өчен мөбарәк бул» (1 Патшалык 25:18, 24, 32, 33). Набалның тупаслыгы һәм ачуы, ахыр чиктә, аны үлемгә китерә. Ә Әбигыянең искиткеч сыйфатлары аңа шатлык китерә: ул Давытның хатыны була. Аның басынкылыгы бүген Йәһвәгә хезмәт иткәннәрнең барысы өчен дә үрнәк булып тора (1 Патшалык 25:36—42).

Басынкылыкка омтыл

18, 19. а) Басынкылыкны «кигән» кеше нинди үзгәрешләр кичерә? б) Үз-үзебезне яхшылап сынап чыгарга нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Шулай итеп, басынкылык — бик кирәкле сыйфат. Ул бары тик башкалар белән үзеңне тотудагы йомшаклык кына түгел; ул — характерның бик ягымлы ягы, һәм ул безнең белән бергә булган башка кешеләргә көч бирә. Бәлки, элек безнең тупас сөйләшү яисә үзебезне явыз тоту гадәтебез булгандыр. Ләкин Изге Язмалардагы хакыйкатьне өйрәнеп, без үзгәрдек һәм аралашуда ягымлырак булып киттек. Мондый үзгәрешләр турында әйткәндә, Паул имандашларын: «Шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз»,— дип өнди (Көлессәйлеләргә 3:12). Изге Язмаларда мондый үзгәрү бүре, леопард, юлбарыс, аю һәм кобра кебек явыз ерткыч хайваннарның сарык һәм кәҗә бәтие, бозау һәм сыер кебек тыныч йорт хайваннары шикелле булып китүләре белән чагыштырыла (Исай 11:6—9; 65:25). Кешенең мондый үзгәрешләрен күргәннәр моңа могҗизага караган кебек карый. Әмма без мондый үзгәрешне Алланың изге рухы тәэсире белән аңлатабыз, чөнки басынкылык — изге рухның искиткеч җимеше.

19 Ләкин бу кирәкле үзгәрешләр ясаган һәм үзен Йәһвәгә багышлаган кеше басынкы булыр өчен башка көч куймаса да була дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк. Мәсәлән, яңа алган киемебез чиста һәм пакь булсын өчен, аңа игътибарлы булырга кирәк. Изге Язмаларны өйрәнү һәм аңардагы мисаллар турында уйлану безгә үз-үзебезгә объектив карарга мөмкинлек бирә һәм без башта игътибар итмәгән нәрсәләрне күрә алабыз. Ә синең турында бу көзге — Алла тарафыннан рухландырылган Сүз — нәрсә ачыклый? (Ягъкуб 1:23—25).

20. Басынкылык күрсәтер өчен, нәрсә таләп ителә?

20 Кешеләрнең характеры тумыштан төрле була. Алланың кайбер хезмәтчеләренә, башкалары белән чагыштырганда, басынкылык күрсәтү җиңел. Моңа да карамастан, барлык мәсихчеләргә үз эченә басынкылыкны алган Алла рухының җимешен үстерергә кирәк. Паул: «Тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл»,— дип, Тимутегә ярату белән үгет-нәсихәт биргән (1 Тимутегә 6:11). «Омтыл» дигән сүз көч кую кирәк дигәнне аңлата. Изге Язмаларның бер тәрҗемәчесе бу өндәү өчен татар теленә «иреш яисә казан» дигән сүзләр белән тәрҗемә итәрлек сүзне куллана (перевод В. Н. Кузнецовой). Алла Сүзендәге мисаллар турында уйланыр өчен тырышлык куйсак, бу мисаллар синең аерылмаслык бер өлешең булып исеңдә калачак. Алар сиңа тәэсир итәчәк һәм синең белән җитәкчелек итәчәкләр (Ягъкуб 1:21).

21. а) Ни өчен безгә басынкылыкка омтылырга кирәк? б) Чираттагы мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

21 Башкалар белән үзебезне тотудан басынкылыкны никадәр күрсәтәбез икәне күренәчәк. «Сезнең арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы,— дип сорый шәкерт Ягъкуб,— ул үзенең шундый икәнлеген игелекле тормышы белән, зирәк тыйнаклык [«басынкылык», ЯД] тудырган гамәлләре белән күрсәтсен» (Ягъкуб 3:13). Ничек без бу сыйфатны өйдә, Аллага хезмәт иткәндә һәм җыелышта күрсәтә алабыз? Чираттагы мәкаләдә файдалы киңәшләр карап чыгарбыз.

Кабатлау

• Басынкылык турында

• Йәһвә

• Гайсә

• Муса

• Әбигыя мисалыннан без нәрсә белдек?

• Ни өчен безгә басынкылыкка омтылырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Йәһвә Һабилның корбанына илтифат белән караган?

[21 биттәге иллюстрация]

Гайсә басынкылык һәм тыйнаклыкның бер-берсе белән бәйле икәнен күрсәткән.

[23 биттәге иллюстрация]

Муса басынкылыкның бик яхшы үрнәген күрсәткән.