Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Беренче мәсихчеләр һәм муса кануны

Беренче мәсихчеләр һәм муса кануны

Беренче мәсихчеләр һәм муса кануны

«Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды» (ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ 3:24).

1, 2. Муса канунын төгәл үтәгән исраиллеләр нинди файда алган?

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 1513 елда Йәһвә Алла Исраил халкына законнар җыентыгы биргән. Йәһвә аларга, әгәр алар аның тавышын тыңласалар, үзенең фатихасын бирәчәген һәм аларның бәхетле, канәгатьлек китерүче тормыш белән ләззәтләнәчәкләрен әйткән (Чыгыш 19:5, 6).

2 Муса кануны я кыскача «канун» дип аталган ул законнар җыентыгы «изге... гадел һәм яхшы» булган (Римлыларга 7:12). Ул игелеклелек, намуслылык, әхлаклылык һәм кешеләрне ярату кебек искиткеч сыйфатлар үстерергә дәртләндергән (Чыгыш 23:4, 5; Левит 19:14; Икенчезаконлык 15:13—15; 22:10, 22). Канун шулай ук яһүдләрне бер-берсен яратырга өндәгән (Левит 19:18). Моннан тыш, яһүдләргә Канунга буйсынмаган һәм яһүд булмаган халык арасыннан хатын алу яисә бу халык белән аралашу тыелган (Икенчезаконлык 7:3, 4). Яһүдләрне яһүд булмаган халыклардан аерып торучы Муса кануны, стена кебек, Алла халкын, пакьләнүләре бозылмасын дип, мәҗүсиләрнең фикер йөртүеннән һәм гореф-гадәтләреннән саклаган (Эфеслеләргә 2:14, 15; Яхъя 18:28).

3. Канунны тулысынча беркемнең дә тота алмаганын исәпкә алсак, ул ни өчен бирелгән булган?

3 Ләкин хәтта иң намуслы яһүдләр дә Алла канунын тулысынча тота алмаган. Йәһвә алардан бик күпне таләп иткәнме? Юк. Канунның Исраилгә бирелү сәбәпләренең берсе — бу «җинаятьләрне ачык итү» (Гәләтиялеләргә 3:19, ЯД). Канун эчкерсез исраиллеләргә аларның Йолып Алучыга мохтаҗ икәнен аңлаткан. Бу Йолып Алучы килгәч, тугры яһүдләр шатланган. Аларның гөнаһ белән үлем каһәреннән азат ителүе якынлашкан! (Яхъя 1:29).

4. «Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче» дип, нинди мәгънәдә әйтеп була?

4 Муса кануны закон итеп вакытлыча бирелгән булган. Имандашларына язганда, рәсүл Паул аны «Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды» дип сурәтли (Гәләтиялеләргә 3:24). Борынгы заманда тәрбияче балаларны мәктәпкә озаткан һәм мәктәптән озата кайткан. Ул укытучы булмаган, ул бары тик балаларны укытучы янына гына озаткан. Нәкъ шулай ук Муса кануны Алладан куркып яшәгән яһүдләрне Мәсих янына китерер өчен билгеләнгән булган. Гайсә исә үз шәкертләре белән бу «дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт» булам дип вәгъдә иткән (Маттай 28:20). Шуңа күрә, мәсихчеләрнең җыелышы оештырылганнан соң, «тәрбияче» — Муса кануны — инде башка кирәк булмаган (Римлыларга 10:4; Гәләтиялеләргә 3:25). Ләкин яһүдләрдән булган кайбер мәсихчеләр бу мөһим хакыйкатьне тиз генә үзләштермәгән. Нәтиҗәдә, алар Канунның кайбер өлешләрен, хәтта Гайсәнең терелүеннән соң да, үтәүләрен дәвам иткәннәр. Ләкин башкалар үзләренең фикер йөртүен үзгәрткән һәм шуның белән безнең өчен яхшы үрнәк калдырганнар. Әйдәгез вакыйгаларның ничек булганын карап чыгыйк.

Мәсихчеләр тәгълиматы белән бәйле искиткеч үзгәрешләр

5. Күренештә Петер нинди күрсәтмәләр алган һәм ни өчен бу аны шаккатырган?

5 Б. э. 36 елында рәсүл Петер искиткеч күренеш күрә. Күктән килгән тавыш аңа Канун буенча хәрәм дип саналган хайваннарны һәм кошларны суеп ашарга куша. Петер шакката! Аның «беркайчан да шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганы булмаган». Ләкин күктән килгән тавыш аңа: «Аллаһы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә»,— дип әйткән (Рәсүлләр 10:9—15). Канун таләпләрендә каты тору урынына, Петер үз карашын үзгәрткән. Һәм бу аны Алла ниятләре турындагы искиткеч ачылышка китергән.

6, 7. Петергә хәзер яһүд булмаган халыкларга вәгазьли алам дигән нәтиҗә ясарга нәрсә ярдәм иткән һәм ул, бәлки, тагын нинди нәтиҗәләргә килгәндер?

6 Шуннан соң Петер туктаган йорт янына өч ир-ат килә һәм аны Алладан куркып яшәүче сөннәткә утыртылмаган Көрнили исемле мәҗүсинең өенә барырга чакыралар. Петер аларны йортка чакыра һәм кунак итә. Күренешнең мәгънәсен аңлап, икенче көнне Петер бу өч ир-ат белән бергә Көрнили йортына китә. Монда ул Гайсә Мәсих турында җентекләп шаһитлек бирә. Һәм болай дип әйтә: «Аллаһының кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та аңлыйм... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль». Көрнили, аның туганнары һәм якын дуслары да Гайсәгә иман иткәннәр һәм «тыңлаучыларның барысына да Изге Рух» иңгән. Моны Йәһвә Алла эшләгәнен танып, Петер «аларны Гайсә Мәсих исеменә чумдырырга әмер биргән» (Рәсүлләр 10:17—48).

7 Петергә Муса канунына буйсынмаган яһүд булмаган халыклар хәзер Гайсә Мәсих шәкертләре була ала дигән нәтиҗә ясарга нәрсә ярдәм иткән? Рухи зирәклек. Алла, сөннәткә утыртылмаган яһүд булмаган халыкларга изге рухын биреп, аларны хуплый икәнен күрсәткән. Моны күргәч, Петер бу халыклар суга чуму йоласын үтә алалар дигән нәтиҗәгә килгән. Шул ук вакытта Петер, күрәсең, Алланың яһүд булмаган мәсихчеләрдән, суга чуму йоласын үтәр өчен, Муса канунын үтәргә таләп итмәгәнен аңлаган. Әгәр син шул көннәрдә яшәсәң, Петер кебек фикер йөртүеңне үзгәртергә әзер булыр идеңме?

Кайберәүләр «тәрбиячегә» иярүен дәвам итә

8. Иерусалимдагы кайбер мәсихчеләр сөннәткә утырту турында Петернең карашыннан аерылып торган нинди карашны хуплаган һәм ни өчен?

8 Көрнилинең йортыннан киткәч, Петер Иерусалимга бара. Сөннәткә утыртылмаган яһүд булмаган кешеләрнең «Аллаһы сүзен кабул итүләре» турындагы яңалык җыелышларга инде барып җиткән һәм яһүд булган кайбер шәкертләргә бу бик ошамаган (Рәсүлләр 11:1—3, ЯД). «Сөннәткә утыртуны яклаган» кешеләр, мәҗүсиләрнең Гайсә шәкерте була алуын танысалар да, яһүд булмаган кешеләр котылыр өчен Канунны тотарга тиеш дип таләп иткән. Икенче яктан, мәҗүсиләрнең дине өстенлек иткән, һәм яһүди мәсихчеләрнең саны аз булган өлкәләрдә сөннәткә утырту турында бәхәсләр, бәлкем, әз булгандыр. Бу ике караш 13 ел дәвамында сакланган (1 Көринтлеләргә 1:10). Беренче мәсихчеләр өчен, аеруча яһүдләр яшәгән өлкәләрдә көн күргән башка халыклардан булган мәсихчеләр өчен, бу бик каты сынау булгандыр!

9. Ни өчен сөннәткә утырту соравын хәл итү бик мөһим булган?

9 Б. э. 49 елында рәсүл Паул вәгазьләгән Сурия өлкәсендәге Антиухеягә Иерусалимда яшәүче мәсихчеләр килгәннән соң, хәл тагын да авырая. Алар яһүд булмаган мәсихчеләр Канун буенча сөннәткә утыртылырга тиеш дип өйрәтә башлаган. Бу сорау буенча бу мәсихчеләрнең һәм Паул белән Барнабның арасында хәтта күп бәхәсләр туган! Әгәр бу сорау хәл ителмәсә, ул яһүд булган һәм яһүд булмаган кайбер мәсихчеләр өчен киртә булыр иде. Шуңа күрә, Паул һәм тагын берничә кеше Иерусалимга барсын өчен һәм мәсихчеләрнең җитәкче оешмасыннан бу сорауга карар чыгаруны сорасын өчен, тиешле чаралар күрелә (Рәсүлләр 15:1, 2, 24).

Бәхәстән соң берләшү!

10. Яһүд булмаган кешеләр өчен таләпләр турындагы сорауны хәл итәр алдыннан, җитәкче совет нинди якларга игътибар иткән?

10 Оештырылган җыелышта кайберәүләр, күрәсең, сөннәткә утырту кирәк, ә калганнары кирәк түгел дип чыгыш ясаган. Ләкин хисләргә ирек бирелмәгән. Озак вакыт бәхәсләшкәннән соң, рәсүл Петер һәм Паул Йәһвәнең башка халыклар арасында кылган эшләре турындагы күренешләрне сурәтләп биргәннәр. Алланың сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләргә ничек итеп үзенең изге рухын биргәнен сөйләгәннәр. Асылда, алар: «Алла хуплаган кешеләрне мәсихче җыелышы кире кага аламы?» — дигән сорау күтәргәннәр. Шуннан соң Ягъкуб шәкерт Изге Язмадан өземтә укыган һәм бу өземтә җыелыштагыларның барысына да бу сорау буенча Алланың ихтыярын аңларга ярдәм иткән (Рәсүлләр 15:4—17).

11. Сөннәткә утырту соравын хәл итүгә нәрсә тәэсир итмәгән, һәм Йәһвә Алланың бу карарга фатихасын биргәне нәрсәдән күренә?

11 Барысы да хәзер җитәкче совет кулында булган. Үзләре яһүд булганга күрә, алар сөннәткә утыртуны хуплый торган карар чыгарырлармы? Юк. Бу тугры ир-атлар үз эшләрен Изге Язма буенча алып барырга һәм Алланың изге рухының җитәкчелеге буенча эш итәргә тәвәккәл булган. Эшкә кагылышлы барлык чыгышларны тыңлаганнан соң, җитәкче совет мондый карар чыгарган: яһүд булмаган мәсихчеләрне сөннәткә утыртуның кирәге юк һәм алар Муса канунын тотарга тиеш түгел. Кардәшләр, бу карарны ишеткәннән соң, шатланганнар һәм «көннән-көн иман итүчеләрнең саны арта барган». Анык теократик күрсәтмәгә буйсынган мәсихчеләр Изге Язмага нигезләнгән җавап алганнар (Рәсүлләр 15:19—23, 28, 29; 16:1—5). Әмма әле тагын бер мөһим сорау җавапсыз калган.

Яһүди мәсихчеләр

12. Нинди сорауга җавап бирелмәгән булган?

12 Җитәкче совет яһүд булмаган мәсихчеләргә сөннәткә утыру кирәкми икәнен анык итеп аңлаткан. Ә яһүди мәсихчеләргә моны эшләргәме? Җитәкче советның карарында моның турында бернәрсә дә әйтелмәгән булган.

13. Коткарылу өчен Муса канунын тоту кирәк дигән раслау ни өчен дөрес булмаган?

13 «Канунны бик тырышып яклаучы» кайбер яһүди мәсихчеләр үз балаларын сөннәткә утыртуын дәвам иткән һәм Канунның кайбер таләпләрен үтәгән (Рәсүлләр 21:20). Кайберләре тагын да ераграк киткән: алар яһүди мәсихчеләргә, коткарылыр өчен, Канунны тулысынча үтәргә кирәк дип тә әйткән. Моның белән алар зур хата эшләгән. Мәсәлән, ничек мәсихче гөнаһ гафу ителсен өчен хайван корбаны китерә ала ди? Гайсә корбаны мондый корбан китерүне гамәлдән чыгарган. Яисә яһүдләр Муса канунының мәҗүсиләр белән якын аралашудан читләшергә дигән таләбен ничек үтәргә тиеш ди? Ашкынып вәгазьләгән мәсихчеләр өчен, бу таләпне үтәп, мәҗүсиләрне Гайсә өйрәткән барлык нәрсәләргә өйрәтү бик авыр булыр иде (Маттай 28:19, 20; Рәсүлләр 1:8; 10:28) *. Бу сорауның җитәкче советның берәр җыелышында каралуы турында хәбәр юк. Әмма бу әле җыелышлар ярдәмсез калган дигәнне аңлатмый.

14. Паулның Алла тарафыннан рухландырылган хатлары Канун турында нинди җитәкчелек бирә?

14 Әмма җитәкчелек җитәкче советның хаты төрендә түгел, ә рәсүлләрнең Алла тарафыннан рухландырылган хатлары төрендә килгән. Мәсәлән, рәсүл Паул Римда яшәүче яһүдләргә һәм яһүд булмаганнарга хат җибәргән. Бу хатында ул «эчке яктан яһүд булган гына чын яһүдтер... Рух китергән, йөрәк түрендә булган сөннәт кенә чын сөннәттер» дип аңлаткан (Римлыларга 2:28, 29). Шул ук хатында Паул мәсихчеләрнең башка Муса канунын тотарга тиеш түгеллеген күрсәтер өчен ачык мисал китергән. Ул хатын-кыз бер үк вакытта ике ирдә кияүдә була алмый дип аңлата. Әмма ире үлсә, ул кияүгә чыга ала. Шул мисалны кулланып, Паул мәсихчеләр Муса канунын да тотып һәм шул ук вакыт Мәсихнеке дә була алмыйлар дигән нәтиҗә ясый. Мәсих белән берләшкән булыр өчен, алар «Муса кануны» өчен «үлгән» булырга тиешләр (Римлыларга 7:1—5).

Яңа хакыйкатьне аңлау белән бәйле авырлыклар

15, 16. Ни өчен кайбер яһүди мәсихчеләр Канунны тотмаска дигән таләпне үзләштермәгән һәм бу рухи яктан уяу калуның кирәклеге турында нәрсәне күрсәткән?

15 Паулның Канун турында әйткәннәре бәхәссез булган. Ни өчен алай булгач кайбер яһүди мәсихчеләр Канунны тотмаска дигән таләпкә буйсынмаган? Сәбәпләрнең берсе — бу рухи яктан зирәклек җитешмәве. Мәсәлән, алар каты рухи ризык белән тукланырга кирәклеген мөһим дип санамаган (Еврейләргә 5:11—14). Алар шулай ук җыелыш очрашуларына регуляр йөрмәгән (Еврейләргә 10:23—25). Тагын бер сәбәп Канунның үзе белән бәйле булырга мөмкин. Канунның нигезендә күзгә күренә торган, тотып карап була торган һәм сизелә торган әйберләр — мәсәлән, гыйбадәтханә һәм руханилар булган. Мәсихчеләр дине принципларының нигезендә күренмәгән нәрсәләр булган, шуңа күрә, рухилык җитмәгән кешеләргә, яңа диннең тирән принципларын кабул итү урынына, Канунны кабул итү җиңелрәк булган (2 Көринтлеләргә 4:18).

16 Рәсүл Паул гәләтиялеләргә язган хатында мәсихчеләрнең кайберләренең Канунны тотарга омтылуының тагын бер сәбәбен күрсәтә. Паул бу кешеләр күпләр кабул иткән динне тотып хөрмәтле гражданнар булырга тырышалар дип аңлаткан. Башка кешеләрдән аерылып тормас өчен, алар һәркайсы ташламалар ясаган, Алла хуплавына караганда, җәмгыять хуплавын өстенрәк куйган (Гәләтиялеләргә 6:12).

17. Муса канунын үтәү буенча дөрес караш кайчан ачык итеп аңлашыла башлаган?

17 Паул һәм башкаларның Алла тарафыннан рухландырылган хатларын өйрәнгән зирәк мәсихчеләр Канун турында дөрес нәтиҗә ясаганнар. Ләкин б. э. 70 елы үткәч кенә, Муса канунына дөрес караш барлык яһүди мәсихчеләр өчен ачык итеп аңлашыла башлаган. Бу елны Алла Иерусалимны, аның гыйбадәтханәсен һәм руханиларның шәҗәрә язмаларын юк итәргә рөхсәт иткән. Шуңа күрә Канунның бөтен таләпләрен инде беркем дә тулысынча үти алмаган.

Без нәрсәгә өйрәнә алабыз

18, 19. а) Рухи яктан сәламәт калыр өчен, безгә үзгәрешләргә карата нинди карашны кабул итәргә, ә нинди караштан качарга кирәк? б) Җаваплы кардәшләрнең күрсәтмәләрен үтәү ни дәрәҗәдә мөһим икәне турында Паулның үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнәбез? (16 нче биттәге рамканы кара).

18 Үткән вакыйгаларны карап чыкканнан соң, синдә, бәлкем, мондый сораулар барлыкка килгәндер: әгәр мин ул көннәрдә яшәсәм, Алла ихтыярының акрын гына ачылуына ничек карар идем? Мин һичнәрсәгә карамастан гадәткә кергән таләпләрне үтәр идемме? Яисә хакыйкатьне дөрес аңлау ачыкланганчы түзәр идемме? Һәм хакыйкатьне дөрес аңлау бирелгәч, мин аны тулысынча кабул итәр идемме?

19 Әгәр без ул көннәрдә яшәсәк үзебезне ничек тотар идек? Әлбәттә, моны төгәл итеп әйтеп булмый. Әмма безнең һәрберебез үз-үзенә мондый сорау бирә ала: бүгенге көннәрдә, Изге Язмаларны аңлау акрын гына ачыкланганда, мин аны ничек кабул итәм? (Маттай 24:45). Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр бирелгәндә, мин аларны кулланырга тырышаммы? Аны төгәл үтәргә генә түгел, ә шулай ук аның мәгънәсен аңларга тырышаммы? (1 Көринтлеләргә 14:20). Озак вакыт җавап ала алмаган сорауларга һаман җавап килмәгән кебек тоелганда, мин түземлек белән Йәһвәне көтәмме? «Туры юлдан чыкмас өчен», бүгенге көндә бирелгән рухи ризыкны яхшы итеп үзләштерү бик мөһим (Еврейләргә 2:1). Йәһвә үзенең Сүзе, рухы һәм җирдәге оешмасы аша безгә күрсәтмәләр биргәндә, әйдәгез, аларны игътибар белән тыңлыйк. Әгәр дә без шулай эшләсәк, Йәһвә безгә бәхетле һәм шатлыклы мәңгелек тормыш бирәчәк.

[Искәрмә]

^ 13 абз. Петер, Суриядәге Антиухеягә килгәннән соң, яһүд булмаган имандашлар белән якын аралашкан. Әмма Иерусалимнан яһүди мәсихчеләр килгәч, Петер «сөннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып, яһүд булмаганнардан кача һәм читләшә башлаган». Хөрмәт ителгән рәсүл алар белән бергә ашаудан баш тартканнан соң, моның яһүд булмаган яңа мәсихчеләрне никадәр рәнҗеткәнен күз алдына китереп була (Гәләтиялеләргә 2:11—13).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Муса кануны нинди мәгънәдә «Мәсих килгәнгә кадәр... тәрбияче» булган?

• «Сөннәткә утыртуны яклаган» кешеләрнең һәм Петернең хакыйкатьне аңлаудагы үзгәрешләргә төрлечә мөгамәлә итүләрен сез ничек аңлатыр идегез?

• Йәһвәнең бүген хакыйкатьне ачыклавы турында сез нәрсә белдегез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге рамка/иллюстрация]

Паул сынауны басынкылык белән каршы алган

Миссионер сәяхәтен уңышлы гына тәмамлаган Паул б. э. 56 елында Иерусалимга килә. Монда аны сынау көтә. Аның Муса кануны гамәлдән чыккан дип өйрәтүләре җыелышка ирешә. Өлкәннәр куркып китәләр: Паулның Канун турындагы сүзләре әле генә мәсихчеләр динен кабул иткән яһүдләр өчен киртә булмасмы һәм мәсихчеләр Йәһвә Алланың әйткән сүзләрен санга сукмыйлар дигән нәтиҗәгә китермәсме. Җыелышта нәзер, бәлкем насаралы булырга нәзер, биргән дүрт мәсихче яһүд булган. Барысын да бирелгән нәзер буенча үтәр өчен, аларга гыйбадәтханәгә барырга кирәк булган.

Өлкәннәр Паулга шул мәсихчеләр белән бергә гыйбадәтханәгә барырга һәм аларның чыгымнарын үз өстенә алырга сораганнар. Канун таләпләрен үтәү коткарылу өчен кирәк түгел дип, Паул, ким дигәндә, Алла тарафыннан рухландырылган ике хат язган. Ләкин ул башка кешеләрнең вөҗданын да исәпкә алган. Баштарак ул мондый сүзләр язган булган: «Муса канунын тотучыларны Аллаһыга китерү өчен... алар алдында канун астындагы кебек булдым» (1 Көринтлеләргә 9:20—23). Өлкәннәрнең әйтүе буенча эшләп, Паул Изге Язманың бернинди дә мөһим принцибын бозмаячагын аңлаган (Рәсүлләр 21:15—26). Аның бу эшендә бернинди дә дөрессезлек булмаган. Нәзер бирү Изге Язмаларга каршы булмаган, һәм гыйбадәтханә дә потлар өчен түгел, ә саф гыйбадәт кылу өчен кулланылган. Беркемгә дә киртә булмас өчен, Паул өлкәннәрнең таләбен үти (1 Көринтлеләргә 8:13). Һичшиксез, моны үтәр өчен, Паулдан басынкылык таләп ителгән, шуңа күрә аңа карата хөрмәтебез тагын да тирәнәя.

[15 биттәге иллюстрация]

Берничә ел дәвамында мәсихчеләр арасында Муса канунына карата төрле карашлар булган.